Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИРИН БАТЫРШИННЫҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ

Иң элек шундый сорау туа: бу әсәр каян табылды? Ни өчен шушы көнгә кадәр ул
билгесез булды? Ни өчен матбугатта аның турында бер генә мәгълүмат та чыкмады?
Җавап шундый: Сириннең бу автобиографик повесть-истәлегенең каралама
кәгазьләре аның туган авылы Кәрәкәшледә, шагыйрьнең бертуган энесе Мәхәсиннең
улы Батыршин Рифгатьтә сакланган. Бүгенге көндә Рифгать абый шагыйрь Сирин
туып-үскән нигездә яши. Шагыйрьне дә беркадәр хәтерли: Сириннең сөргеннән
кайтып, колхоз умарталыгында эшләп йөргән вакытларында Рифгать абыйга җиде
яшьләр чамасы булган. Аның әйтүе буенча, әгәр Сириннән аның тормышы турында
сорашсаң, ул гадәттә: «Һи-и, минем күргәннәрем бер китапка да сыеп бетмәс», – ди
торган булган. Әйе, шагыйрь башыннан ниләр генә узмаган да, ниләр генә кичермәгән
ул! Һәм үзе дә, язучы буларак, кул кушырып кына утырмаган, ә башыннан үткәннәрне
киләчәк буыннарга да калдыру хәстәрен күргән, аларны кәгазьгә дә төшергән икән.
Бу язмалар Сириннең туган нигезендә сакланган. Берничә ел элек Рифгать абый
аларны: «Менә, Сирин абыйның язмалары», – дип, миңа китереп бирде. Бу – саргаеп-
таушалып, кайберләре ерткаланып, баш-башлары теткәләнеп беткән кәгазьләр
җыелмасы иде. Аларда Сирин үзенең туганнан алып 1940 елда сөргеннән кайтканга
кадәр башыннан үткән хәл-вакыйгалар турында сөйли. Әдип буларак, аларны әдәби
тел белән, сәнгатьчә сурәтләү чаралары кулланып бәян итә. Шуңа күрә истәлекләрне
бер дә икеләнмичә автобиографик повесть дип атарга мөмкин.
Шагыйрьнең тормыш юлындагы этаплардан чыгып, алар түбәндәге бүлекләргә
бүленгән:
1. Балачак хатирәләре.
2. Дөнья матур ул, аны «аклар» гына ямьсезли...
3. Казанда яшәгәндә.
4. Сөргендә.
5. «Син сөйләмә әле, мин сөйлим!»
Шунысына игътибар итик: беренче һәм икенче бүлекләрнең берничә тексты
бар. «Балачак хатирәләре» бүлеге безнең көннәргә машинкада басылган ике
текстта килеп җиткән. Сирин аны бер генә түгел, ә ике тапкыр кемгәдер әйтеп
торып бастырган булса кирәк, чөнки ике текст ике төрле машинкада басылган:
шрифтлары аерыла. Беренче текст (ул 18 биттән тора) аеруча иске, саргаеп-
таушалып һәм баш-башлары ерткаланып беткән кәгазьләргә язылган. Аларда
соңыннан Сириннең үз кулы белән төзәткән урыннар да бар. Монысын төп текст
итеп алырга кирәк. Ә икенче текст тулы түгел, барлыгы дүрт бит. Аның да
кәгазьләре иске, әмма алар чагыштырмача яхшы сакланган. Бусы беренче текстны
кабатлап, Сирин төзәткәнчә итеп язылган.
«Дөнья матур ул, аны «аклар» гына ямьсезли» бүлегенең безнең көннәргә хәтта биш
тексты – кулъязмада (Сириннең үз кулы) өч һәм машинкада басылган ике данә тексты
килеп җиткән. Без аларны үзара чагыштырып, берсендә булмаганны икенчесеннән
алып өстәп, тулы текстын барлыкка китердек. Ә калган 3нче, 4нче һәм 5нче бүлекләр
Сириннең үз кулы белән язылган бер генә данә текстта килеп җиткәннәр. Шулай
итеп, укучыларга Сириннең «Тормыш хатирәләре» дигән автобиографик повесте
тулы, беренче ике бүлекнең берничә текстын үзара чагыштырып эшләнгән вариантта
тәкъдим ителә.
Әлеге истәлекләрнең эчтәлегенә килгәндә, ул безгә үзенең документальлеге,
1910-1940 елларда аерым кеше (бу очракта шагыйрь Сирин) кичергән вакыйгаларны
ничек булган – шулай, фантазиягә бирелмичә, бизәмичә тасвирлап бирүе белән
129
кыйммәтле. Укучы күрер, анда моңа кадәр матбугатта яктыртылмаган шактый
күп материал бар: 1917 елгы инкыйлабка кадәрге Бәйрәкә мәдрәсәсендәге тормыш,
1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы чорында Бөгелмәдәге халык хәрәкәте, Бәйрәкә
төбәгендә гражданнар сугышы вакыйгалары, 1920-1930 елларда Казанда иҗат
әһелләрен репрессияләү күренешләре һ.б. Бу повесть-истәлекнең тагын бер яңалыгы
– анда Сталин лагерьларындагы әсирләр тормышы, аларның кеше ышанмаслык газап
чигүләре сурәтләнә. Бу яктан караганда, Сирин истәлекләре Ибраһим Салаховның
«Колыма хикәяләре» әсәре белән аваздаш һәм анда тасвирланган тоткыннар
тормышы күренешләрен дәвам да иттерә шикелле.
Тагын шунысы да бар: Сириннең бу автобиографик повесте белән бер үк вакытта
диярлек минем кулга шагыйрьнең бары шигырьләрдән генә торган архивы да килеп
керде. Мин, әлбәттә, иң башлап аның шигъри мирасын өйрәнергә тотындым, ә аның
прозасы бераз читтәрәк калып торды.
Шагыйрьнең шигъри архивы нишләп һәм кайчан нәкъ минем кулга килеп керде соң?
Аның тарихы болай. Озак авырудан соң Сирин Батыршин 1969 елның 23 ноябрендә
якты дөнья белән хушлаша. Шул ук көнне Баулыда аны күмү комиссиясе төзелә. Аның
составына район хакимияте вәкиле Абдулла Вәлиев, ВЛКСМ райкомы вәкиле Сирин
Нәбиуллин һәм язучы Рафаэль Төхфәтуллиннар керә. Шагыйрьне җирләгәч, алар
25 ноябрь көнне Сириннең архивын, акт төзеп, кабул итеп алалар. Архивны комиссиягә
шагыйрьнең хатыны Фәһимә Батыршина тапшыра. Бу архив (ике папка каралама
кәгазьләр) Әлмәт язучылар оешмасына китерелә һәм озак еллар буе шунда саклана.
Гәрчә Сирин Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь
карары белән реабилитацияләнгән булса да, аңа әле һаман «репрессияләнгән шагыйрь»,
«халык дошманы» кебек кара исемнәр ябышып торгангамы (аның хәтта исемен дә
әйтергә курыкканнар!), әллә башка сәбәплеме – аның бу архивы белән кызыксынучы
кеше булмаган: ул шул көе ята биргән. 1968-1972 елларда Әлмәт язучылар оешмасының
җитәкчесе булып Равил Фәйзуллин эшләде. Шул чакта Равил Фәйзуллин миңа (без аның
белән Казан дәүләт университетында бергә, бер төркемдә укыдык) Сирин архивының
Әлмәт язучылар оешмасында икәнлеге һәм аның белән беркемнең дә кызыксынмавы
турында әйтте. Мин үз чиратымда аңа шагыйрь Сириннең минем авылдашым гына
түгел, ә әтиемнең туганнан-туган абыйсы икәнлеген дә белдердем һәм аңардан ул
архивны үземә бирүен үтендем. Шулай итеп, беркадәр вакыттан соң Сирин архивы
минем карамакка күчте. Мин аны өйрәнә башладым. Шундый игелекле эше өчен мин
Равил Фәйзуллинга әлегә кадәр чиксез рәхмәтлемен.
Нәрсәләр бар соң аның әлеге архивында? Комиссия төзеп алынган архивта
барлыгы 16 пункт күрсәтелә. Шунысы хак: комиссия әгъзалары шагыйрьдән калган
кәгазь-дәфтәрләрне системага салып тормаганнар, кулга ничек эләкте – шулай
терки барганнар. 16 пунктның 4сендә берәр битле шигырьләр, 3сендә өч мәкалә,
9ында шигырь дәфтәрләре, җыентыклар, төрле каралама кәгазьләр теркәлгән. Алар
өч төрле имлада – гарәп, латин һәм кириллицада язылганнар. Мин аларны өйрәнә
башладым. Дөресен әйтергә кирәк, шагыйрь әсәрләрен тәртипкә салу, аларның
хронологик тәртиптә исемлеген төзү, архивта булмаган, әмма 1920-1930 елларда
төрле газета-журналларда дөнья күргән шигырьләрен табу-барлау эше озакка
сузылды. Сириннең шигъри мирасын өйрәнгәннән соң гына миңа аның прозасын да
текстологик яктан эшкәртә башларга мөмкинлек туды. Шулай итеп, Сириннең әлеге
автобиографик повесте укучыларга бары тик шагыйрьнең тууына 120 ел тулган
көннәрдә генә тәкъдим ителә. Халкыбыз әйтмешли, «Соң булса да, уң булсын!»