ШАЯН МОНОЛОГЛАР
Аерма
Бәрәкалла! Палатабызга адәми зат шуышып кереп килә түгелме?! Кеше бит,
җәмәгать, валлаһи, кеше! Әй, энем, кая шуышасың болай? Әйе, бишенче каттагы
икенче палата шушы була. Сине дә шушында җибәрделәрме? Ярар, түргә уз,
алайса! Нигә шулай шатланасың? Икенче көн шуышам, дисеңме?! Кичә ярты
юлда «скурый» машинасының бензины бетте? Бара тор, куып җитәрбез, диделәр?
Дөрес, энем, беркемнең дә «скурый»да җан тәслим кыласы килми шул. Куып
җитә алмадылармы? Аннан соң тәгәрмәче җибәргән? Их, каһәр суккыры! Бер
уңмаган юлга чыксаң, шулай була шул, энем: каршы килә дә тора!
Алай да бә-әк нык кеше икәнсең, тешеңне кысып булса да бульнис ишеге
төбенә килеп егылгансың. Мулудис, энем! Хәзерге заманда үзең селкенмәсәң,
башкалар кымшанып та карамас. Врачларга рәхмәт әйт, баскыч төбеннән
өстерәп алып кергәннәр үзеңне. Әпиндисең шартлаган, диделәр? Тик нишләп
сине монда арба белән алып менмәделәр соң? Ә-ә, дөрес, энем, лифте дигән
нәрсәләре инде ел ярым эшләми, диләр. Ул чагында арба белән сине бишенче
катка ничек алып менсеннәр?! Әкренләп үзең мен, алайса, диделәрме?
Шулайдыр, энем, тагын нәрсә әйтсеннәр инде алар?..
Әгәр шулхәтле яшисең килә икән, уз энем, уз! Унбиш кеше сыйганны,
уналтынчысы гына сыярбыз. Сугыш вакытында бер землянкәдә йөзгә якын
кеше яткан чакларыбыз булды. Иту түздек!
Карале, энем, кулыңдагы төенчегеңдә мина-фәлән түгелдер? Дошман
танкысы астына ташланырга җыенган солдат шикелле шуышасың... Пычак,
энә, җепләр? Мулудис, аператси ясарга кирәк нәрсәләрне алгансың. Хәзерге
заманда бульнискә үз кирәк-ярагыңны кыстырып баруың хәерле. Тик ярар
микән синең ул әйберләрең? Мин үзем, бүсереңне алу өчен корсагыңны
ярырга пычак кирәк булыр, дигәч, авылга кайтып, пычакны чалгыдан ясатып
килгәнием – ошатмадылар. Безгә медисинский пычак кирәк, диделәр. Менә
шулай, энем, аларга ярап та булмый. Аннары тегәргә кәтүк җебе дә ярамый
икән. Хайван эчәгесеннән ясаганы кирәк, диделәр. Нишлисең, авылга кайтып
сарык суярга туры килде. Шуның эчәгесен телгәләп киптердек. Анысы ярады...
Алай да өметеңне өзмә, энем, аператси ясый торган көннәрдә кирәкле
струмитларны башка бульнистән дә алып торгалыйлар. Тик чират җиткәнче
үлмәскә генә тырыш, аператсига тикле түзә алсаң, яшисең дә яшисең аннары!
Тик аператсидан соң нинди дарулар кирәген белешеп куй: туган-тумачаларың
эзли торсын. Шуларны тапмасалар, Алла сакласын, каравыл кычкырып
ятарсың. Яраң да төзәлмәс, өеңә шул тишек корсагың белән кайтып китәрсең.
Туктале, энем, тукта, нишләвең бу?! Куй минем банканы урынына! Соң,
эчәсе килә, дип, шуны эчәргә дигәнме?! И-и, җүләр, ниткән сыра булсын? Кил
монда, мин сиңа сок бирәм. Эчеп җибәр әле рәхәтләнеп. Хәер, туктале, энем,
сиңа эчәргә дә ярамыйдыр әле. Врачлар килгәч, иртәгә алардан сорарсың.
Бүгенме? Бүген кайтып киткәннәрдер инде.
Хәер, белмәссең, берәрсенең килеп чыгуы да бар. Кайчакта кергәли алар.
Нигә чыраеңны сыттың, энем, бик авыртамы? Кычкырмас өчен, син
авызыңа яулык йомарлап кап! Безнең баштан үткән нәрсә инде ул. Вакыт
җитмичә үлеп булмый – түзәргә кирәк. Әлбәттә, Ходай өмет дигән нәрсәдән дә
аермасын! Элегрәк түзүе ансатрак ие: бик авырта башласа, укол кадыйлар иде
дә, хәтта йоклап китә иең... Ә хәзерге заманда кайдан алсыннар ул даруларны?
Моннан ундүртенче караваттагы ирне күрәсеңме? Әйе, китап укып ята.
Менә өмет нишләтә кешене! Үлгән дип, мурыгка чыгарып аткан булганнар
мескенне. Ә ул, өч көн, өч төн шунда яткач, ыңгырашып куйган. Ышанмаганнар,
әлбәттә. Ныграк ышану өчен шунда тагын ике көн яткырганнар. Ул кычкыра
ук башлаган! Алып менделәр аннары. Ә хәзер әнә, үзең күрәсең... Укымаган
нәрсәсе юк! Көнен дә укый, төнен дә. Төнен хәтта утсыз укый! Мурыгта
караңгыга ияләшкән. Бәхете дә бар икән үзенең. Мурыгның суыткычы ватылган
чакка туры килгән! Әгәр шул эшләгән булса, катып үлгән булырые...
Ике көн, бер төн шуыша-шуыша хәлең дә беткәндер. Ә-ә-нә моннан
уналтынчы карават синеке булыр. Ят та ял ит, көч җый, сабыр әйлә! Сөенергә дә
онытма: бездә дәвалау бушлай бит, энем! Әгәр син шартлаган әпиндисең белән
Әмрикә бульнисенә керсәң, беләсеңме, күпме акча түләгән булырыең? Ә бездә
– Ходай кушып, исән калсаң, – бер тиен дә түләмисең! Сизәсеңме аерманы?
Бар, энем, бар, авызыңа яулыгыңны йомарлап кап та ял ит!..
Каян белә диген!
Хатын-кызның бер дә белмәгән нәрсәсе юк! Мин үзем ничәнче размерлы
туфли киюемне дә белмим, хатынымнан сорыйм. Баш киеме алырга кирәк
булганда да: «Оныта күрмә, илле җиденче размерлыны киясең син!» – дип, кат-
кат тукып чыгара. Җитмәсә: «Кара аны, бүрек урынына Гулливер ботинкасы
алып кайтма тагын!» – дип кала. Монысы былтыргы хәлгә ишарә инде...
Былтыр аягыма алырга чыкканда, ул әйткән размерны онытып, ялгыш
күлмәк размерын әйткәнмен. Сатучының күзе маңгаена менде:
– Үзегезгәме соң ул?!
Минем дә ирлегемне күрсәтәсем килде: «Миңа булмый, кемгә булсын?!» –
дидем. Шулай дигәч, ул да сүз куертып тормады, иң зуры шушы, дип, кулыма
бер тартма төртте. Кайткач ачып карасак, кырык сигезенче размерлы ботинка!
«Син аны киеп карамадыңмыни?» – диде хатын. Менә ничек: әйберне киеп
карап алырга кирәклеген дә белә бит алар!
Шушы арада хатыннан тагын бер яңалык ишеттем. Шулай беркөнне ул
мине базарга бәрәңгегә дип җибәрде. Карыйм – юк яхшы бәрәңге! Бер-ике
җирдә чикләвектәй бәрәңге генә саталар. Кая андыйны аласың инде?! Хатының
шул бармак башы хәтлеләрне әрчеп утырсынмы? Дәлше киттем. Күрәм, берәү
чөгендер сатып утыра. Чөгендерләре баш хәтле! Менә, мин әйтәм, боларны
әрчүе үзе бер рәхәттер. Алып кайттым шуларны бәрәңге урынына. Менә шунда
әйтте ул миңа теге яңалыкны. Бер чөгендергә, бер миңа карап:
– И-и, җаныем, быел сиңа алтмыш тула түгелме соң инде! – диде.
– Син нәрсә, – мин әйтәм, – ниткән алтмыш ди әле?!
Бәхәс чыкты. Шунда ул миңа кайчан өйләнешкәнебезне, кызларыбыз Гөлзадә
белән Светлананың кайчан тууларын, кайчан кияүгә чыгуларын, оныкларыбыз
Руслан, Эльдар һәм Даниска ничә яшь булуларын тезеп китте! «Кайдан белә
икән ул боларны?!» – дип терәлдем дә каттым! Ахырда паспортымны алып
килеп күрсәтте. Аның кайда ятканын да белә икән! Карасам, әгәр паспортка
дөрес язган булсалар, миңа, чыннан да, төп-төгәл алтмыш тула икән шул! Ә
мин һаман үземне кырыкта дип йөрим...
Кыскасы, хатынга ышанырга туры килде. Алай да бу турыда шауламаска
куштым. Чөнки безнең халык кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмәү
ягында. Җир җимертеп йөргәндә, нинди алтмыш ди әле?!
Аркистыр, имеш!
Халык ялкауланды, хәйләкәргә әйләнде. Кая ул хәзергеләрдә элеккеге
тырышлык! Әле менә беркөн, Казанга кунакка килгәч, малаем аркистыр
кансиртына алып барды. Кызык нәрсә икән ул аркистыр дигәннәре: андагы
кеше! Безнең авыл клубы хәтле сәхнә тулып утырдылар! Ике мәртәбә санарга
тырышып та очына чыга алмадым. Барысының да кулында ниндидер уен
коралы, ә күтәрергә авыр дигәннәрен идәнгә куйдылар. Андагы иструминтлар
исемен артислар үзләре дә белеп бетермидер...
Утырыштылар. Шуннан соң кулына кечтеки генә таяк тоткан берәү
каршыларына чыгып басты. Прафиссыр, диделәр. Әнә шул прафиссыр дигәннәре
таягын селтәп җибәрүе булды, дөбер-шатыр килеп уйнап та җибәрүләре булды,
купты тавыш, купты тавыш! Стеналар селкенә! Куркуымнан түшәмгә карап
куйдым. Шушы тавышка менә шушы люстыра килеп төшсә, мин әйтәм, бездән
юеш урын гына кала, сөякләрне дә җыеп алалмаслар. Хәвеф-хәтәрләрдән саклый
күр, Ходаем!.. Бераздан тынычландым: килеп төшәрлек итеп эләләрме соң?
Аркистырда уйнаучыларны күзәтәм. Булдыралар, тырыша-тырыша уйныйлар,
ә теге, аларның каршысына баскан прафиссырның кызуы җиткән – таягы
белән генә түгел, инде кулы белән дә селтәнә башлады. Кайчак йодрыгын да
күрсәткәләп алган шикелле. Барыгыз да уйнагыз, диюедер, мөгаен.
Туктале! Карыйм, барысы да уйнамый бит! Кайберсе кулындагы
иструминтына онытылганда бер генә кагылып ала. Ә үзләре, уйнаган атлы
кыланып, әллә кызыклы журналмы, әллә китапмы укыштыргалап утыра. Менә
сиңа аркистыр, мин әйтәм! Кешедән акча җыеп, җүләр сатып утыралар! Ачуым
килмәгәе, андагы иллеләп кешенең яртысы шәләй-вәләй генә уйный бит! Халык
алдына чыккансың икән, бөтен күңелеңне биреп, намус белән уйнарга кирәк!
Эш урыннары чиста, бөтен җир ялт-йолт итеп тора. Шунда да хәйләгә
керешәләр. Их, мин әйтәм, шундый яхшы эшләренең кадерен белмиләр.
Кызларына резин итек кидереп, бер генә көн безнең фермада сыерлар саудырасы, ә
ир затларына абзар чистарттырасые боларның! Йә көзге пычракта бер генә мәртәбә
безнең авыл урамыннан уздырасы! Шуннан соң белерләрие эшләренең кадерен!
Нибуч, алларына күзәтүче прафиссыр бастырып куймыйча да уйнарларые.
Нигә шулхәтле кеше чыгарырга? Заманында, Ленин бабабыз кушканча, аз
булсын, яхшы булсын, дип яши идек. Монда да тырыш, үз эшен чын күңелдән
яратканнарын гына сайлап аласы югыйсә. Юк, күп кеше җыелгач, яхшы була,
дип уйлыйлар бугай. Алай түгел шул. Хәзер, гомумән, коллектив хезмәттән
баш тарта башладык бит инде. Чөнки хезмәт убшый булганда, ялкаулар үрчи.
Безнең колхозда моны күптән аңладылар. Шуңа күрә кооператив дигән нәрсә
оештырып куйдылар. Элек барыбыз да колхозныкын урладык, хәзер уртак эш
өчен, элек урлаганнарны кооперативка вакытлыча биреп торабыз. Кем атын,
кем арбасын, кем сукасын, кем көрәген... Бөтенләй аяктан егылмас өчен.
Шунсыз кая китәсең... Булган техника тузды, тузмаганын сатып эчтеләр...
Аркистрда да шулай кирәк. Әйтик, син эскрипкәдә уйныйсыңмы? Бик
яхшы. Чык та уйна, күрсәт үзеңне! Кешегә салынмыйча гына. Ә син кәкре-
бөкре торбада уйныйсыңмы? Бик хуп, чык, уйна! Өр күркәдәй кабарынганчы!
Күрсәт кемлегеңне! Һәрберсе әнә шулай ялгызы гына чыгып уйнаса, барысы
да ниндидер җаваплылык сизәрие. Ә болай...
Аннары ул чиертеп уйный торган иструминтларның яртысы да бик җиткән,
барыбер ишетелми бит убшый уйнаганда.
Аркистырга кушылып җырлауларын әйт тагын. Җүнле кеше аркистырга
түгел, гармунга кушылып җырлый! Моңы да бар, җыры да ишетелә. Ә монда
– бака туе! Тавыш кына җитмәгән, өстәвенә барабан кагалар! Әйтерсең, без
папуаслар... Карале, әнә теге кара мыеклы егеткә селтәнеп китереп суга,
сискәнеп-сискәнеп китәсең. Самавыр капкачы белән поднос кагып утыручыны
күр тагын! Тора-тора да китереп ора. Ялгыш орып җибәрәме, куллары белән
тотып, шундук тавышын да бетерә. Суккансың икән, нигә бетерәсең аны?
Бәлки, шул тавышны яратучылар да бардыр...
Аркистыр, имеш! Ә үзләренең хадавай иструминтлары юк! Әйе, гармунны
әйтәм. Гармунсыз аркистыр буламы инде?! Их, егетләр, егетләр... Китереп
утыртасые менә шунда безнең Борһан малае Гыйльманны! Күрсәтерие сезгә
аркистырның ничек булырга тиешлеген! Берүзе кыл чиертеп утыручы егерме
кешегезне алыштыра ул! Бераз салып та бирсәң – бөтен аркистырыгызны.
Прафиссырыгыз белән бергә. Аны алдында таяк селкеп куркытып торасы
юк. Үзе белеп уйный. Кеше сүзен, гомумән, яратмый... Хупҗамал малаеның
туенда Чүкеч Хәнәфиен тәрәзәдән ничек тотып атты! Муенына ике кат рамны
киеп чыкты, мескен! Аягы белән кабыргасы сынып, игә килә алмыйча, ике ел
урын өстендә ятты. Хәзер туйга чакырырга килсәләр, куркуыннан өстәл астына
кача торган булып калды. «Яшьлегемә кире кайтыр идем»не уйнама, имеш...
Аркистырлы кансиртны карап утырганда, менә шуларны уйладым. Бу
аркистыр мәсьәләсендә эшлисе дә эшлисе әле! Бәлки, тиешле кешеләр аны
гармун белән алыштырырга кирәк дигән дөрес фикергә килерләр. Гармун үзе
бер аркистыр бит ул! Әле минем сәхнәгә чыккан бер генә гармунчының да
кеше өстенә салынганын күргәнем юк. Үзе уйный! Хәрәмсез!
Аннары финаныс дигән ягы да бар бит әле. Бер гармунчыны тоту
кыйммәтме, әллә йөзгә якын аркистырчынымы? Шулай шул менә...
Хәбибулла хастасы
Әле генә подъезд төбендәге эскәмиядә үз ишләре белән сөйләшеп утырган
Хәбибулла абзыйга әллә нәрсә булды: күршесе Рәхимҗанның яңа машина
сатып алу хәбәрен ишетүгә, кулы белән йөрәген тотып, өенә кереп китте.
Шуннан бирле, инде бишенче көне, урын өстендә ята. Тамагына да капмый,
дару да эчми, сөйләшми дә. Күзе – түшәмдә. Хәлен белеп чыгыйм, мин әйтәм,
су кранын да төзәтте, ишегебезгә йозак та куйган иде...
– Авырып киттекмени, Хәбибулла абзый? – дим.
Дәшми. Хәтта күзен түшәмнән дә алмады.
– Әйе, бәла аяк астында гына йөри... – дидем аннары, сүз юктан сүз булсын
дигәндәй. – Кеше мәңге яшәрлек булып дөнья куа-куа да... Әнә син «олигарх»
дип йөргән Валентинны... Кичә атып үтергәннәр...
Хәбибулла абзый, башын борып, миңа карап алды.
– Тән сакчылары да коткара алмаган! Шушы көннәрдә генә кәттиженә дә
кызыл әтәч җибәргәннәр дип ишеттем.
Хаста җанланып китте.
– Яхшы иткәннәр! – диде ул, башын күтәреп. – Ходай барысын да күрә!
Хәрәм акчага салалар...
– Дөрес, аның тагын өч йорты булган икән...
Хәбибулла абзыйның әле генә елмаю йөгергән йөзен янә болыт басты.
Шунда артыгын әйтеп ташлавымны төшенеп алдым.
– Берсен тыюлыкта салган булган да, хәзер сүттермәкче булалар ди...
– Шул кирәк андыйларга! – диде хаста, тагын җанлана төшеп. – Булдыра
алсалар, айда да кәттиж салдырып куярларые!
– Ә бишенче каттагы Хикмәтулла абыйларның... Беләсең син аны...
Бездельниклар, һаман подъезд төбе саклап утырасыз, дип бәйләнә иде...
Шуларның фатирын басканнар...
– Димәк, подъезд төбен түгел, өен дә саклый алмаган! – Хәбибулла абзый
урынына ук торып утырды. – Кешегә акыл өйрәтеп йөрсәң, шулай була ул!
Нәрсәләрен алганнар?
– Өч миллионлык әйберләрен чистартканнар.
– Күпме яңалык! – диде йөзенә елмаю җәелгән Хәбибулла абзый, аягына
тапочкасын кия-кия. – Ә мин урын өстендә ятам! Юк, энем, болай яту эш түгел
бу! Әйдә, урамга чыгыйк әле...
Күрче бу маймылларны!
Рәсәй депутатларын әйтәм, Дума кәнәфиенә чумып өлгермиләр, дөнья
гизәргә тотыналар. Чит илләрнең парламентлары, хөкүмәт төзелешләре,
законнары белән танышалар, янәсе! Баралар, йөриләр, карыйлар да, кайтып
үзара якалаша, чәч йолкыша башлыйлар... Хәзер телевизордагы Дума
утырышы – халык арасында иң популяр, иң көлке тапшыру! Караганда, көлә-
көлә эчләр катып бетә! «Вокруг смеха»ны нигә бетерделәр, дип йөри идем,
бетермәгәннәр, аны шул утырышлар белән генә алыштырганнар икән. Дөрес
эшләгәннәр: бер үк эчтәлекле ике тапшыруның нигә кирәге бар?
«Хайваннар дөньясында» дигән тапшыруны да бетерергә була.... Дума
депутатларын тәҗрибә алыр өчен Африка джунглиларына җибәрәсең дә... Анда
«алтын йонлы» маймыллар яши икән. Менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк безнең
депутатларга! Дөрес, бу маймылларның Югары Совет, Дәүләт Советы, Дума,
парламент дигән нәрсәләре юк. Президентлары да, хәтта премьер-министрлары
да юк. Чөнки аларда акча да юк! Хосусыйлаштыру чеклары да юк! Анда бары
тик тәртип дигән нәрсә генә бар!
Президентлары да, хөкүмәтләре дә булмагач, алар белән кем идарә итә? Иң
олы, иң абруйлы ак сыртлы маймыл аларның лидеры. Бер гаиләдәге йөзләп
маймыл тормышын әнә шул башлык алып бара. Берүзе! Бер «пом»сыз, бер
«зам»сыз! МВДсыз, Генпрокуратурасыз, судсыз! Бездә аны губернатор яисә
президент дип йөртерләр иде. Аларда аны бөтен джунгли хөрмәт итә.
Әйе, аларда суд та юк, чурт та, милиция дә юк, КГБ да юк! Алар тәртип
бозуның, безнең депутатлар кебек үзара сугышуның ни икәнен дә белмиләр.
Кеше маймылдан чыккан, дип исбат итәләр. Нигә без «алтын йонлы»
маймыллардан түгел икән?!
Рәшәткә
Сигезенче катка күтәрелеп, лифт ишегеннән чыксам!.. Йа Алла! Тәннәрем
чымырдап китте. Уңга карасам да, сулга баксам да – тимер рәшәткә. Һәрберсе
– юан-юан арматурадан! Алары артында янәдән кат-кат тимер челтәрләр.
Һәрберсендә ат башы кадәр йозак! Төрмәме соң бу, әллә зоопаркмы? Зоопарк
дисәң, киек-арысланнары юк, төрмә дисәң, богаулы ристаннары күренми.
Коточкыч шомлы тынлык!
Ялгыш килеп эләктем, ахрысы, дип шыпан-шыпан артка чигенә башлаган идем,
шунда кинәт, күңелне сискәндереп, шалтыр-шолтыр иткән тавыш ишетелде, яман
чыелдап, ике катлы рәшәткә артындагы авыр тимер ишекләрнең берсе ачылып
китте дә, аннан болай ярыйсы гына кыяфәтле кеше килеп чыкты. Ул, ишеген
бикләде дә, кесәсеннән бер бәйләм ачкыч алып, башта беренче, аннары икенче
рәшәткәне ачты. Үзе чыгу белән аларын да ашыга-кабалана бикләп куйды.
– Сезгә кем кирәк? – дип сорады ул, миңа шикләнеп карап торганнан соң.
– Мин ни... Кырык алтынчы фатирга, Маһинур апаларга дип килгән идем
дә... Әллә ялгыштым, әллә өйдә юклар...
– Шакыгыз, чыгарлар, – диде ул, тынычлана төшеп.
Рәшәткәне дөбердәтә башладым. Ишетәм, шалтыр-шолтыр килеп ишек
ачылды да, аннан Маһинур апабыз үзе килеп чыкты.
– Исәнме, Маһинур апа! Сезгә танксыз кереп тә булмый икән хәзер!
– Кем соң әле бу?! Ә-ә, синмени, Сәлимҗан энем? – диде Маһинур апа,
тагын бер эчке рәшәткәле ишекне ача-ача.
– Хәлегезне белешеп чыгыйм дигән идем...
– Рәхмәт инде, энем, рәхмәт, – дип сөйләнә-сөйләнә, ул мин басып торган
рәшәткә янына якынлашты. – Карале, чыннан да, синме соң бу?! Исәнме, энем,
исән-сау гына йөрисеңме?
Ул, күрешергә дип, рәшәткә аша кулын сузды.
– Яхшы гына әле, Маһинур апа, йөрибез әкертенләп, – дидем мин, аның
рәшәткә аркылы сузылган кулын кысып.
Күрешкәннән соң ул, кесәсеннән ачкычлар бәйләме чыгарып, чалтыр-
чолтыр итеп кирәклесен сайлый башлады һәм, аны табып, ат башы хәтле
йозак тишегенә тыкты. Тик, нидер исенә төшкәндәй, шундук икеләнеп калды.
– Синең берәр дакуминтың бармы соң, энем? Чыннан да Сәлимҗан
буласыңмы син?
– Сәлимҗан булмый, кем булыйм, Маһинур апа?! Әллә танымыйсыңмы?
– Тануын таныйм да... Алай да паспортыңа карап алсам, мишәйт итмәс.
Хәзер әнә нинди заман!.. Адым саен үтереш, талаш. Туганың кыяфәтенә
керергә дә күп алмыйлар... Парик-фәлән кию дисеңме...
– Әллә шаяртуыңмы, Маһинур апа? Син мине курчак хәтле чагымнан
беләсең түгелме соң?!
Ш А Я Н М О Н О Л О Г Л А Р
182
– Шаяра торган заман түгел шул, Сәлимҗан энем. Әнә өченче көн күрше
йортта ун карчыкны талап чыкканнар, ди! Йә, бармы дакуминтың, юкмы?
Булмаса, кереп китәм. Хуш, сау бул!
– Туктале, Маһинур апа, ашыкма! Паспортым үзем белән...
– Күптән шулай диләр аны! Белмәгән кеше белән ләчтит сатып тора торган
заманмыни?! Теге атнада күрше йортта... Килеп кергән ди шулай парик кигән
бер ачәрвах. Керә-керешкә күрше карчыкны тотып ашамакчы икән, аждаһа!
Ярый әле теше үтмәгән, тегесенең тиресе калын булып чыккан, рәхмәт төшкере.
Паспортымны рәшәткә аркылы Маһинур апага суздым. Ул, аны ачып, озак
кына бер миңа, бер андагы сурәткә карап-карап алды.
– Чыннан да, син икәнсең шул, Сәлимҗан энем, – диде ул, тикшерә торгач. – Тик,
бигайбә, ача алмыйм. Чит кешене фатирга кертү түгел, хәзер үз балаларыңнан да
Алла сакласын! Теге атнада менә бу яктагы йортта, туңдырмага акча бирмәгән өчен,
ике кечкенә бала әзмәвердәй әтиләрен ауната-ауната тукмаган! Ике кабыргасын, бер
кулын сындырганнар бичараның... Рәшәткә аркылы гына сөйләшеп торыйк. Хәзер
Җиһангир абыең кайтырга тиеш, кибеткә генә чыгып китте...
Бер сәгать чамасы сөйләшә-сөйләшә басып торгач, лифттан Җиһангир
җизни килеп чыкты.
– Әй-й, кунак бар икән ләбаса! – диде ул, кулларын җәеп. – Исәнме, энем!
Нәрсә, кертмиләрме? Шулайдыр шул, шулайдыр. Заманасының асты өскә
килде бит хәзер. Беркемгә дә ышана торган түгел. Әнә, ике генә атна элек,
күрше урамдагы бер фатирга дүртәү килеп кергәннәр... Аяклары сыерныкы
кебек ярык тояклы ди. Эз калдырмас өчен инде, ягъни мәсәлән. Әмма да ләкин
йөнтәс койрыклары чалбар төпләрен күпертеп тора ди...
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Җиһангир җизни, кесәсеннән ачкыч чыгарып,
йозакны ачты. Әле монысы дүрт фатирга уртак рәшәткә икән, эчтә ике фатир
өчен тагын бер кат рәшәткәләр бар. Анысын да үттек... Шалтыр-шолтыр килеп,
башта тимер, аннан соң агач ишекләр ачылды. Фатирга кердек.
– Нигә үзегезне тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алдыгыз?! Караклар
кызыгырлык алтын хәзинәгез юктыр лабаса! – дим.
– Әйбер чепуха ул, энем. Баш кадерле, баш! Хәзерге явызлар элек үтерә,
аннары гына карый әйберләреңне. Вәйт бит эш нәрсәдә! Әгәр дә шундый
рәшәткәң булмаса?.. Әле әнә узган атнада гына Арча кырында...
Шулчак ишектән бик эшлекле кыяфәттә, кабалана-кабалана, күрше фатирда
яшәүче туксан дүрт яшьлек Гарифулла бабай килеп керде.
– Карале, Җиһангир, чәнечкеле тимерчыбыкка дип акча җыялар анда.
Шуның белән өйне урап алмакчылар. Бирәбезме? – диде ул, исәнләшеп тә
тормыйча.
– Күпмешәр? – дип сорады Җиһангир җизни, эшлекле кыяфәт белән.
– Фатир башыннан кырыгар мең, диделәр...
– Җан хакына акча жәлләп булмас, күрше. Шушы көннәрдә пенсия дә
алабыз, Алла боерса! Шуларны да кушып, ничек тә җыярга тырышырбыз.
Ничек бирмисең? – дип куйды Маһинур апа.
– Дөрес, анасы! Бирмибезме соң! – дип җөпләде аны Җиһангир җизни. –
Җан кадерле. Яшисе килә бит әле...
Редакциядән:
Бу көннәрдә каләмдәшебез Әхәт Сафиуллинга 80 яшь тулды. Без Сезгә озын-озак иҗат
гомере телибез. Гел шулай шат күңелле, үткен телле язучы булып калыгыз!