Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҖНҮНГӘ ДӘ ҮЗ ДӘҮЛӘТЕ КИРӘК

НУР ӘХМӘДИЕВКӘ 70 ЯШЬ
Күренекле шагыйрь һәм прозаик Нур Әхмәдиевнең татар әдәбиятында үз эзе,
лаеклы урыны бар. Аның тәүге әсәрләре матбугатта җитмешенче еллар башында
басыла. Шигърияттә дә, хикәя-повесть жанрларында да ул иркен иҗат итә. Нур
Әхмәдиев – шигырьләрендә хис һәм фикер калыпларын бердәм камил үрә алган,
ил, милләт, туган халкы язмышы өчен борчылучы шагыйрь ул; чәчмә әсәрләрендә
исә, булсын балалар өчен язылганнары, булсын өлкәннәргә тәгаенләнгәннәре,
яшәү ямен, тормыш мәгънәсен эзләүче гади җир кешесен, аның күңел халәтен
ачып биргән прозаик. Бу мәкалә исә әдипнең шигърият гөләндәме булган аерым
китабына багышлана.
Нур Әхмәдиевнең «Мәҗнүнлектә миңа тиңнәр юк» исемле китабында аның
«Ыру башы – Ак бүре» шигыре иң беренче итеп урнаштырылган. Башында Ак
бүре торган ыруы өчен шагыйрьләрчә горурлану да, шуңа тиң булмаган бүгенге
яшәешебез өчен борчылу да чагыла анда.
Никадәрле мактансак та,
Чынбарлыкта әле дә
Язмышыбыз капкындагы
Соры бүре хәлендә, –
дип яза шагыйрь. Алай ук түгел лә инде, дип бәхәсләшәсе килә аның белән.
Чөнки беләбез, без аста, кысылуда, ирексезлектә дип уйлаган саен сулышларыбыз
иркенәйми, тын алулар җиңеләйми, шуңа күрә кайчак үз хәлебезне таныйсыбыз
килми.
Шагыйрь ясап биргән сурәтебезне ни белән капларга соң? Мөмкинме
бу? Ул да һәммәсен кара күзлек киеп язмый лабаса, димәк, бу очракта да
чынбарлыктан ерак тормый. Зәгыйфь кенә бер юанычыбыз бар-барын:
Татарстан белән чагыштырганда, бик күпкә зуррак хокуклы Союздаш
республика булып яшәгән Үзбәкстаннар, Таҗикстаннар, «бөек Русь иле
мәңгегә туплаган» Союздан төшеп калгач, ягъни тулы мөстәкыйльлек алгач,
алга бармыйча, кирегә чигенделәр генә түгелме? Никадәр үзбәк һәм таҗик
кардәшләр, авыр шартларга һәм иң кара эшләргә дә риза булып, Россиягә
килде, килә! Үз илләрендәге рәхәт, иркен, «капкынсыз» тормыштан түгел
инде бу. Мөстәкыйльлекнең «капкындагы» кадәреннән файдаланып та, алар
үз кирәкләрен эләктерде анысы, инде кайберләренең балалары гына түгел,
эш эшләргә өлгермәгән оныклары да Рәсәйнең иң бай кешеләре исемлегендә
йөри. Суверенлык өчен көрәш максатлары шул гына булган мәллә? Үзбәк,
115
таҗик илләрендә дә бардыр «алтын саклап утыручы Кащей патшалар». Тик
халык кына, бездәге һәм Россиянең теләсә-кайсы бүтән өлкәсендәге кебек,
уртак малны бүлешкәндә, буш ваучер тотып калгандыр. Инде азрак иркенәя
башлады дигән тормышыбыз кабат кысылуга юл алды. Үзләштерелгән,
читкә ташылган, сабый оныклары исеме астына яшерелгән маллары дәүләт
казнасына җитәрлек салым да бирмидер, күрәсең, шунлыктан ил кысык билне
тагы да кысыбрак бәйләтү исәб енә җан сакларга азапланадыр.
Такташ язган коммунизм кыры
Күренде дә бик тиз чигенде.
Кая коммунизм?!
Рухы сынган халык
Ачтан үлмәгәнгә сөенде, –
дип яза Нур Әхмәдиев «Вәгъдә, иман, вөҗдан – бер чылбыр» шигырендә.
Такташны вәгъдәсезлектә гаепләве түгел аның, Аллам сакласын, шагыйрьләрнең
Такташлар чорында яшәгәне дә, туксанынчы еллар канатландырганы да – түрәләргә
ышанып халыкны уятышкан да алданган корбан гына. Шагыйрь җиңел ышана,
яхшыга өметләнә, рухи хөрлеккә, матурлыкка, камиллеккә тартыла, мәхәббәттә
мәҗнүнләнә, кайвакыт аңа рәшә дә чынбарлык булып күренә. Хисле җаннар өчен
гаеп саналмыйдыр болар. Кайберләренең көрәш мәйданнарына чыгып ачлык тотуы
да шул ихласлыктан киләдер.
Шома башлар ниләр уйламас та,
Сөяксез тел ниләр сөйләмәс.
Вәгъдәләрне күпме бирсәләр дә,
Читләр килеп безне көйләмәс, –
ди Нур шул ук шигырендә.
Читләр килгәч, ни булганын китаплардан укып бераз беләбез инде анысы.
Килгәннәр, талаганнар, чапканнар-кискәннәр, дәүләтен җимергәннәр, кит...
Юк, китмәгәннәр, Казанны үзләренеке иткәннәр дә җиңүче хуҗа буларак яшәп
калганнар. Исән калган татарларны шәһәрдән читкә сөргәннәр, Казанда таш мәчет
салырга да рөхсәт итмәгәннәр. Шагыйрь Нур Әхмәдиев, «Пискарёв зиратында»
дигән шигырь язып, милләтнең берничә гасыр сызлаган ярасына тоз сибә. Тапкан
янәшә куеп сурәтләрлек ике күренеш!
Биредә кемнәр юк!
Баш ия
Бабайлар, аталар, оныклар.
Фашистлар үтергән кешегә
Немецлар куялар веноклар.
«Немецның чәчәкләр куюы – / Бу аның ярлыкау соравы» – дип шигырен дәвам
иттерә шагыйрь. Инде менә бүтән күренеш: «1552. Октябрь. Иделдә су түгел, кан
ага». Монысына кем, кайчан, кемнән кичерү сорар? Хәер, җиңүченең җиңелүчедән
гафу соравын тарих та белмидер. Шагыйрь дә аңа өметләнми: «Булмастыр, /
Мәскәүдән һаман да / Җилләр гел шом салып исәләр. / Баш кисү җитмәгән, күрәсең,
/ Татарның телен дә кисәләр».
Кистергәч, кисәрләр шул, диясе килә аңа. Үзебез дә булышабыз. Ул чор
вакыйгаларыннан татар үзе дә гыйбрәт һәм сабак алмады түгелме? Ханнар
МӘҖНҮНГӘ ДӘ ҮЗ ДӘҮЛӘТЕ КИРӘК
116
белән халыкның мәнфәгатьләре уртак булмау, бердәмлек җитмәү җиңелдергән
ләбаса безнең ерак бабайларны. Шушыңа охшаш сәбәпләр менә тагын күп
елларга татарны мөстәкыйль дәүләтсез калдырды. Бу җиңелүебездә кемнең
гафу соравын көтәсе?
Хаталардан бәндә хали түгел,
Үкенечләр буса – нишләрсең?
Башка халыкларның,
белмим, ничек,
Татар акылы, диләр, төштән соң, –
дип ачынып әйтә шагыйрь.
Исеменнән аңлашылганча, Нур Әхмәдиевнең бу китабы, нигездә, мәхәббәт
шигырьләреннән тупланган. Мәҗнүн шагыйрь өчен мәхәббәт – бар дөнья,
бөтен галәм, ай, кояш, йолдызлар, язылган һәм языласы законнар, яланаяк
йөрерлек киң сәхрәләр, йөзеп кичәрлек диңгезләр, ханнар, патшалар. «Син
кояш та идең, аем да», – дип яза ул бер шигырендә. Нур Әхмәдиевнең
мәхәббәт шигырьләре, «мәҗнүнләнеп» язылсалар да, һәрьяктан камилләр.
Аның «Карлы чыршылар»ы көйгә салыну белән, җырчылар галәмендә уннарча
тавышка яңгырый башлады. Бу китабына нилектәндер кертелмәгән ул, мөгаен,
инде болай да әлеге җырны белмәгән татар юк, дип уйлаганнардыр. Аның
каравы, үзеннән-үзе көйгә килеп, җырлап торган шигырьләре ошбу китапта
йөзәрләп исәпләнәдер.
Көзләр узар, кыш та, яз да килер,
Таң чыклары үбәр эзеңне.
Сагынуларым – сары яфракларда,
Йөрәккәем, түз син, түз инде, –
дип яза ул «Түз инде» шигырендә. Әсәрләрендә еш кына җаннарны әле утка, әле
суга салырлык әрнүле гыйшык хәлләрен язса да, мәҗнүнлегенә үкенми дә, аннан
зарланмый да ул. Чөнки Мәҗнүн икәнсең, синең Ләйләң дә бар, дигән сүз. Гашыйк
җанга шул да бәхет түгелмени? Ләйләсез генә бер Мәҗнүн дә, Галиябанусыз гына
бер Хәлил дә, Мәйсәрәсез генә бер Булат та булмаган, була алмаган. Һәм киресенчә:
Ләйлә булсын өчен, Мәҗнүннең булуы кирәк.
Тагын кем бар сөю дөньясында
Яшен ташы булып атылган?
Син дөньяның соңгы Ләйләседер,
Мин соңгысы – Мәҗнүн затыннан, –
ди шагыйрь. Чын гашыйклар һәммәсе дә үзләрен шулай бердәнберләр дип
уйлыйлардыр, кичерик аларның гөнаһсыз алдануын.
Әмма Мәҗнүнлекнең дә, чиге үк дип әйтмим, бер үре, үзгәреш сызыгы,
гашыйкларның күктән җиргә төшү, уйлану чоры буладыр. Төшкән җирең үз
ата-бабаларыңныкымы, анда бүген кем хуҗа, кешеләр кайсы телдә сөйләшә,
көй-моңнары нинди, балаңның беренче сүзе кайсы телдә булыр? Бу сораулар иң
элек Мәҗнүн күңелендәме, Ләйләнекендәме туар? Хәтта шулары да мөһим хәзер:
ананың балага йогынтысы атаныкыннан, һичшиксез, зуррак лабаса. Чөнки әнисе
балага күкрәк сөтен имезә, бишек җырлары көйләп йоклата. Баланың теле әнә шул
җырлардагы тел белән ачылачак. Бу чордагы ялгыш бик авыр төзәлә яисә баланың
Р Ә Ф Ы Й К Ш Ә Р Ә Ф И Е В
117
гомере буена да төзәлмәскә мөмкин. Көенечебезгә, без моны соңлап аңлыйбыз.
Әле Мәскәүнең бер телеканалыннан сөйләделәр: рәсми мәгълүматлар буенча гына
да, илдә 600 мең (!) бала ялгыз әти тәрбиясендә яши, ди. Әниләре ташлап киткән,
ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тагын әллә ниләр... Хатын-кызлар, аналар азган
җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр? Ана назын, тулы гаилә җылысын белми үскән
китек күңелле ул балалардан нинди әниләр һәм әтиләр чыгар?
«Баланың теле» дигән төшенчә күңелебезгә килгәч, ул яшәячәк, аның телен,
динен, иреген саклаячак, күп хокукларын гарантиялиячәк дәүләт кирәклеге дә
исебезгә төшә, әлбәттә. Бармы безнең шундый дәүләтебез? Бу сорауга җавап эзләп,
без кабат Нур Әхмәдиевнең күзәтү башында телгә алынган яки шулар рухындагы
шигырьләренә кайтырга тиеш булырбыз:
Татар халкы төшеп калган түгел,
Башкалардан кимме сәләте...
Газиз телем чәчәк атсын өчен,
Әүвәл кирәк аның дәүләте.
Бүген үз дәүләтебез булса, мәктәпләр, үзебезнең мәгариф кануннарына таянып,
балаларга татарча белем бирсә, өметебез дә өзелмәс иде. Өзелеп бетте, дигәндә дә
иң азактан шагыйрьләрдә, милләтне әйдәүчеләрдә сау калсын ул. Югалтуларыбыз
болай да хәттин ашты: ирегебез, хөр дәүләтебез... Әдәп-әхлагыбыз белән телебез
ярты-йортыга калды.
Ничек тыныч йоклый алсын шагыйрь,
Милләтеңә уклар атылгач?
Ирек турындагы хыяллары
Челпәрәмә килеп ватылгач;
Алтыннардан өстен моңлы телем,
Бакыр бәясенә сатылгач, –
ди Нур Әхмәдиев бөек Тукайдан эпиграф куеп язылган «Шомлы җилләр»
шигырендә. Әйе, без туксанынчы елларның милли күтәрелешеннән артык
күпне, булмастайны өмет иткәнбез, ансат җиңү көткәнбез. Кайбер шигырьләрдә
гаҗизлек халәте сизелеп-сизелеп алу – шул өметләребезнең акланмавыннан
гынадыр. Мәҗнүн булып Мәҗнүн җанында да күпчелек милләттәшләр гаме
кайнаша икән, тәмам өметсезлеккә бирелергә, сыгылып төшәргә, шөкер, сәбәп
юк, дигән сүз әле.