ХИКӘЯЛӘР
Ул
Ул биредә шактый озак басып тора иде инде. Вак кына яңгыр сибәли, һава
да салкынча. Ләкин аның моңа исе китми. Тау битендәге өрәңге янында шулай
басып торырга ярата ул. Өрәңге инде карт, яфраклары да коелып беткән, шуңа
да ябалдашы аны яңгырдан ышыклый алмый. Әмма урыны әйбәт. Моннан
тау астында агып ятучы елга, аръяктагы үзәнлекләр яхшы күренә. Кояшлы
җәй көннәрендә җиләс җил бирегә ерактагы болыннардан төрле үлән һәм
чәчәкләрнең исен алып килә иде. Тик хәзер ямансу көз, пыскак яңгыр, шыксыз
кырлар өстен соры пәрәвез урап алган сыман. Кисәк-кисәк кенә әшәке җил
исеп куя.
Ләкин ул күптән инде мондый вак-төяккә игътибар итми иде. Тормыш
зилзиләләре каккан кешене мондый җил генә куркыта аламыни... Тәкъдир
аны гомере буена сынады. Туганнан бирле.
Ул үзе дә көз ахырында туган кеше. Әнисе шулай дигән иде. Туган көнен
төгәл белүче юк, туу турында таныклыгын соңрак, гаиләгә килгән бәла-казалар
басылгач кына алганнар.
Аның әтисе тирә-юньдә могтәбәр хәлфә иде. Яшьлегендә патша армиясендә
хезмәт иткән, атаклы мәдрәсәдә белем алганнан соң, күпмедер вакыт авылда
муллалык вазифасын башкарган. Хуҗалык эшенә дә бик оста булган ул, шуңа
да гаиләсе мохтаҗлык күрмәгән. Андыйларны элек атлы-тунлы дияләр иде.
Үз хезмәте белән казганып яшәргә килгән сала кешесендә ни булырга тиеш,
ул да шуларга ия иде. Абзарда сыерлар мөгри, ат кешни, алма бакчасындагы
оялары тирәсендә умарта кортлары гөжли.
Гаиләләре зур иде – ул заманнарда гадәтләнгәнчә, балалар бер-бер артлы
туа торды. Әниләре мулла кызы, шәригать кануннары нигезендә тәрбияләнгән,
белем алган. Аз сүзле, көчле холыклы: ул гүя туры сүзле, самими, кешегә
ышанучан хәләлен тәгаен кысада тотар өчен яралган... Әйе, әтиләрендә хәйлә
дигән нәрсәнең эзе дә юк иде шул.
Алар икесе дә балаларында Китапка хөрмәт тәрбияләделәр. Кече яшьтән
үк һәрберсенең кулында китап булыр иде.
Егерменче еллар ахырында авыл танып булмаслык үзгәрде. Дөрес, үзгәреш
инде ун еллар элек башланган иде. Ә хәзер авылга күмәкләштерү дигән афәт
килеп керде.
Ул менә шул вакытта – егерме тугызынчы елның көзендә дөньяда пәйда
булды. Шатлыктан күңеле ташкан әтисе аңа пәйгамбәребезнең исемен кушты.
Тик туу турында таныклык алырга гына өлгермәде – малай туганның икенче
көнендә үк авылның ярым исерек активистлары – гидайлар бәреп керде
һәм аларның өен, ихатасын авыл ярлылары файдасына тартып алынуын
белдерде. Болар аның мәдрәсәсендә әлифне таяк дип танырга өйрәнүчеләр
иде. Көйләнгән хуҗалыкка гаиләсе ачтан үләргә җитешкән бер булдыксыз
зимагур ия булды.
Мулланың гаиләсен, яңа туган улы белән бергә, өйләреннән куып
чыгардылар һәм теге зимагурның кетәклек кадәр генә алачыгында яшәргә
куштылар. Ләкин бер атнадан соң авылның рәтле кешеләре күтәрелеп чыкты,
мулланы гаиләсе белән бергә кире үз өенә кайтарып куйдылар. Таланган малын
да җыйнаштырып кайтардылар. Арбада төрле йорт кирәк-ярагы арасында
биләүгә бәйләнгән төпчек тә бар иде.
Тик бу хәлләр алар күрәсе бәлаләрнең башы гына булган икән. Утызынчы
еллар килде. Ул инде нәни чактан ук гаиләләре өстендә куерган кара
болытларны шәйли башлаган иде. Әтисенең дус-ишләрен, фикердәшләрен
алып китүләре турында хәбәрләр отыры ешайды, өйдә самими мөсәхабәләр
торган саен сирәгәя барды, һәм менә 1936 елның декабрь төнендә аның да
әтисен алып киттеләр. Аңа – әтисенең төпчек улына – ул чакта җиде яшь иде,
һәм ул әтисен бүтән беркайчан да күрмәде.
Баштарак ул аны көтте әле, авылга керәсе юлга күзен алмый еш карап тора
иде. Еллар үткәч, язмышына күнекте, әтисенең беркайчан да кайтмасына ул
инде эчтән ышанды. Ә Ил көнен дә, төнен дә бер кешенең исемен туглады,
мәдхияләр укыды. Малай әтисенең фаҗигасен дә, үзенең аянычлы язмышын
да шул кешенең исеме белән бәйли белде һәм аңа булган нәфрәтен тагын да
эчкәрәк яшерде. Иң төп дошманга уянган шул ачы да, чарасыз да нәфрәт башта
аның тынын кыса, суларга мөмкинлек бирми иде, әмма бераздан ул аның белән
яшәргә өйрәнде. Яшәргә кирәк иде.
Ятимлек – бик авыр бәхетсезлек, ләкин «халык дошманының улы» дигән
тамганы йөртү шул бәхетсезлектән дә аянычлырак. Әлеге кара мөһер аны
гомере буена эзәрлекләде. Шәхес культын гаепләделәр, янәсе «җепшекләнде»,
аннары «торгынлык» дип аталган еллар килде, ләкин ул һаман үзенә ышанып
бетмәүләрен сизде, үзенең аерым, үзгә булуын аңлап газапланды. Ә яшәргә
кирәк иде – ул институт тәмамлады, диссертация яклады. Озак вакытлар
архивларда, китапханәләрдә утырып, темасының төбенә төшеп, зур хезмәт
бәрабәренә яклады. Тик гаҗәп хәл – аның уңышына көнләшкән, шөһрәтенә
эче пошкан берәр кем даими рәвештә тормышында пәйда була иде. Төп
дошманының шәүләсеннән ул гүяки арына алмый: әләк һәм яла, хыянәт,
битарафлык аның һәрвакыттагы юлдашлары, алар элеккечә... Бер генә аерма
бар – хәзер алып китеп атып үтермиләр, тик киң сулыш белән яшәргә дә ирек
бирмиләр.
Әмма ничек булса да яшәргә кирәк иде...
Озак еллар үткәч, «үзгәртеп кору» дигән нәрсә башлангач, ул әтисенең 1937
елның февраль башында атып үтерелгәнен белде. Шул турыда рәсми кәгазьне
кулга алгач, ул сулкылдап елап җибәрде. Күз яше белән бергә күңелгә гомер
дәвамында җыелган өмет, әрнү, кызгану хисләре дә сулкылдап-сулкылдап
дөньяга чыкты, һәм гаҗәпләнүенә күрә ул күңелендә җиңеллек тойды. Аллага
шөкер, әтисен озак җәзаламаганнар, җәлладлар аяк астында ул бер генә ай
интеккән. Бу да бер юану. Аннары тагын бер нәрсә күңеленә тынычлык өстәде
– әтисе үз гаебен дә танымаган, бүтәннәргә дә яла якмаган. Әтисе соңгы
мизгеленә кадәр кеше булып калган икән!
Күңелендә зур фаҗига йөртсә дә, ул тормышта үз урынын таба алды. Матур
гаилә корды, акыллы һәм чибәр хатыны белән ике бала үстерделәр.
Алар да инде тормышта үз урыннарын тапты. Әйе, шөкерана кыласы гына...
Шулай да бер уй аңа беркайчан да тынгы бирмәде – утыз җиденче ел булмаса,
аның язмышы нинди юлдан китәр иде икән?
Әтисе төшкә еш керә иде. Нәкъ шул килеш – җиде яшьтә истә калганча...
Кайчакта ак чәчәккә күмелгән алмагач төбендә утыра ул, кайчакта аны да
итәгенә ала, мыегы белән аның яңагын кытыклап сабагын сораша. Ә бер
тапкыр, төшендә, әтисе борынгы бер җыр җырлады... аннары йөзен сөлге
белән каплап елап җибәрде. Бакый дөньяда да нинди сагыш җанын борчыды
икән? Әллә хушлаштымы ул кем беләндер...
Соңгы елларда әтисе төшкә еш керә башлады шул. Йөзе һәрвакыт якты,
күзләре якын итеп карый. Ул үзе берни дә әйтми, ләкин аңардан бөркелгән
ниндидер сәмави нур улына да күчә – ул күчкән бакый дөнья инде алай ук
куркытмый, һәм бу дөньяның гаделсезлекләренә каршы көрәшәсе килү теләге
дә кими бара...
Ул карт өрәңге янында шактый озак басып торды. Шул вакыт ул моннан
ерак түгел шәһәр мәйданында кемнәрнеңдер әвеш-тәвеш килүен күреп алды.
Ак япма капланган бер нәрсә янында кайнашалар. Кайсыларының кулында
чәчәкләр. Әнә нәни оркестр да килде. Бөек көрәшләргә өндәгән музыка
яңгырады. Кешеләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр иде. Әмма әле бик нык
күренәләр. Нидер сөйлиләр, кулларын селкиләр. Менә, ниһаять, кайсыдыр ак
тукыманы тартып төшерде.
Бу – ул иде. Гафу ителмәслек гамәлләр кылган Ерткыч, әлмисакка тикле
каргалган Бәндә – аның төп дошманы. Шул ук әз генә кысылган күзләр, шадра
йөз, дәү борын астында кабарып торган мыек...
Төп дошманын кул сузымында гына күреп, ул бөтен гәүдәсе белән тетрәнеп
куйды. Бөтен асылын биләгән нәфрәткә лаек әлеге сурәт белән күзгә-күз калыр
өченме күпме гомер сөрелгән, күпме вакыйгалар кичерелгән?.. Вакыт аерым
кешеләрнең аһ-зарына да, фаҗигасенә дә искиткеч битараф. Яраларны вакыт
төзәтә, диләр. Төзәтә. Тик ул яра эзләре әрнүдән дә, сызлаудан да туктамый.
Шәһәргә акрын гына эңгер төште. Тагын да салкынайтты. Кара-соры
болытлар куерып күк гөмбәзенә тупланды, буазланып кабарды, һәм бераздан
һавада эре кар бөртекләре бөтерелә башлады.
Мәйдан тиз арада бушап калды. Анда кайнашкан кешеләр шималь җиленнән
качып өйләренә таралды.
Алар гына икәү урыннарыннан кузгалмады. Кар бөртекләре аларның
бронза йөзләренә битараф кына төшүләрен белде. Аларның кеше хисләрендә,
кичерешләрендә эшләре юк – җиргә төшәр вакытлары җиткән, бары шул гына.
Иртәнгә инде кечкенә шәһәр кар көртләре астында калыр, ике бронза һәйкәл
генә кар өстендә калкып торыр...
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе
Кайту
– Килгәнеңә үкенмисеңме? – Ул игътибар белән күзләремә карады, мин
дәшмәгәч, кабат сорады: – Син канәгатьме?..
Ләкин башымда, күңелемдә соңгы көннәрдә купкан өермәне мин берничек
тә «канәгать» яки башка бер сүз эченә сыйдыра алмас идем.
– Миңа рәхәт. Мине монда язмыш үзе алып килде. Бу миңа күптән кирәк
булган. Ләкин моны аңламыйча яшәгәнмен...
Ул талпынып алды, күрәсең, кулымнан тотмакчы булды, ләкин үзен тыйды.
Яшел күзләре белән генә гүя сыйпап алды...
Алда, офыкны каплап, таулар өелеп тора. Иң артта – күз ышанмаслык
биеклектә ап-ак кар каплаган, мәңге кеше аягы басмаган иң биек тау башлары
күренә. Миңа – татар табигате кочагында үскән, урман-басуларга ияләнгән
кешегә – бу манзара чынбарлык түгел, ә ниндидер реаль булмаган әкияти,
параллель дөнья булып күренә.
Монда инде өченче көнемне яшим. Бу өч көндә кичергән хисләрем, күргән-
аңлаганнарым берничә елга җитәрлек. Бирегә килүем язмыш тарафыннан хәл
ителгән булган, ләкин өйдән шушы ерак сәер сәфәргә чыгып китүем, миңа
калса, очраклы хәл.
Ничәмә-ничә еллар ял иткәнем булмады. Эштән җәй саен ял алып та шул
санаулы көннәрне гел өйдә уздыргач, нинди ял инде ул?.. Акчасы да җитмәде,
өй мәшәкатьләреннән дә арынып булмады, бүтән төрле сәбәпләр дә булды –
шулай гомер уза торды.
Ләкин вакыты җиткән, күрәсең, – беркөн минем күңелемдә күптән яшәгән
бер уй, дөресрәге – теләк калкып чыкты да бөтен хәятемне биләп алды. Шул
теләгемнең ихтыярына буйсынып яши башлаган көннән тирә-юнемдәге
кешеләр, дусларым миңа сәерсенеп карый башладылар, хәтта турыдан-туры
«акылыңны җуйдыңмы әллә?» дип сораучылар да булды.
Ләкин йөрәгемдәге яра сызлый иде, нидер эшләргә кирәк иде, иң мөһиме
– аңларга: теге фаҗига нидән килеп чыкты соң безнең тормышыбызда?..
Язмышның әшәкелегеме бу? Минем мәгънәсезлекме? Үземне гафу итәрлек
сәбәп табып булырмы? Табасым киләме?..
...Кечерәк кенә аэропорт бинасыннан тышка чыктым. Еракта таулар
сузылып ята, җиңел генә яңгыр сибәли. Җылы, якты көн. Каршымда тезелешеп
таксилар тора, хуҗалары кызыксыну вә өмет белән миңа карый. Җирле халык
инде күптән багажларын алып өйләренә кайтып киткән. Мин исә, тирә-якка
ХИКӘЯЛӘР
106
каранып, бар нәрсәгә исем китеп, авызымны ачып торам. Төс-кыяфәтемнән
дә күренә ки, мин монда чит кеше, үзебезнең гадәт буенча юлга чалбар кигән
идем, башым да яулык белән капланмаган...
Таксистларның акчаны күбрәк каерганын белсәм дә, сатулашып тормадым,
чөнки монда да эшсезлек. Әйдә ярар, шундый горур халыкның ирләрен йөз
сум акча өчен бөгәргә кирәкмәс.
Тору урынымны интернет аша алдан ук сайлап, хуҗасы белән телефоннан
сөйләшеп куйган идем. Подъезд төбендә фатир хуҗасы көтеп тора иде инде.
Буйга минем белән бер чамадарак бераз томса чырайлы урта яшьләрдәге ир.
...Уникенче каттан бөтен җиһан ачылып ята... дисәм, ялгыш булыр, –
дөньяны чикләп, еракта таулар тезелешеп тора. Йа Раббым, шушы гүзәллекне,
бөеклекне күрмичә, моңарчы ничек яшәгәнмен?! Күздән яшьләр акты, мин
рәхәтләнеп еладым. Юк, бу бушану түгел иде, шундый матур манзараны күрү
бәхетеннән еладым.
...Ул кыш ахырында, һич көтмәгәндә кайтып керде. Өй ачкычын алып
китмәгәнгә күрә, урамнан ук кычкырды. Беравык аңышмыйча тордым,
аннан балконга атылып чыктым да аска карадым. Анда... Ул – битен сакал-
мыек баскан, ябыккан, ләкин елмаеп басып тора. Исән-сау, куллары-аяклары
урынында. Йа Хода, Синең рәхмәтең белән яшибез, ташлый күрмә, берүк!..
Аннан башка мин бөтенләй башка дөньяда яшәдем. Элеккеге тормыш
ваклыклары: кирәкмәгән ыгы-зыгы, акча мәсьәләсе, кем кемгә нинди нахак
сүз әйткән – болар барысы да коелып калды. Минем бөтен белгәнем – хәбәр
каналлары, сәяси прогнозлар, сугыш кыры яңалыклары, махсус операцияләр,
үтерелгәннәрнең саны...
Ә хәзер бетте, болар барысы да минем өчен бетте. Чөнки кайтты бит, исән
бит!..
Беренче көн, беренче атна шатлыклары узды, гадәти тормыш янә бугаздан
тотты. Элеккеге хәл ителмәс булып күренгән мәсьәләләр инде юк иде, ләкин...
Нидер булды, нидер булган... Күзләре моңсу, кәефе төшенке, кулына бер эш
ябышмый. Бирелгән ялын өйдән чыкмыйча, телевизор каршында футбол,
хоккей карап уздыра. Элек тә әллә ни ачылып сөйләшмәгән кеше хәзер
бөтенләй йомылды. Кайчан карама, авызында – тәмәке, йөзендә – хәсрәт... Ни
булды соң анда, бәлки, сөйләрсең, дип, бер әйтеп тә карадым. Ул: белмәвең
хәерлерәк, дип кырт кисте, мин бүтән сорамадым. Ах, ялгышканмын шул,
сорыйсы, ялварып булса да, эчендә ни барын, йөрәген ни телгәләгәнен беләсе
булган... Ах, җитмәде акыл, җитмәде күңел көче. Ярар, дидем эчемнән генә,
шулай булсын, тормыш болай да җиңел түгел, монысын да күтәрә алмам,
дидем...
Соңыннан, еллар узгач, инде эш беткәч, гел уйладым: бу хисчән, нечкә
күңелле авыл баласы ниләр күргән дә ниләр кичергәндер?.. Кайчак ир кеше
дә күргәннәрен күтәрә алмаслык була бит...
Үзе гел «таулар», диде, ялга да барып кайтты ак башлы таулар арасына.
Шунда төшкән рәсемнәрен вакыт узгач та тыныч күңел белән карый алмадым
– ул елмая, артында мәгърур кыялар. Ләкин шул таулар безнең болай да җиңел
булмаган тормышыбызны ябып, каплап куйдылар. Мин тауларны яратмый
идем, миңа бир син җылы диңгезне! Ул «тау» дигән саен, сискәнеп китә идем.
Шул салкын-шыксыз тауларның ни кызыгы бар инде?..
Г Ә Ү Һ Ә Р Х Ә С Ә Н О В А
107
Көчле йөрәк тә көннәрдән бер көнне бирешә икән. Эчендәге хәсрәтләр,
уйлар, ашкынып та тормышка ашыра алмаган хыяллар, вак-төяк күңелсезлекләр
– барысы да аны эчтән кимерделәр һәм бу дөньядан алып киттеләр...
Син юк инде. Үзеңне тауларсыз, ләкин гомерең буена син яраткан инеше,
су буйлары, урманы булган авылыңа кайтардык. Авылыңның иң биек җире –
инешнең теге ягындагы тау бите. Без анда кайткан саен менә идек, балаларны
да гел шунда өстерәдек. Өстән авыл шундый матур күренә, тирә-яклар да
искиткеч гүзәл манзара булып ачылып ята...
Син юк инде, ә синең тауларга булган мәхәббәтең миңа күчкән булып
чыкты. Шашу дәрәҗәсендә яратуга әйләнде. Ләкин бу тартылу – тауларның
матурлыгы аркасында гына түгел. Вакыт узган саен, күбрәк төшенә бардым –
ул таулар сине миннән тартып алганнар. Син минем яныма ярты күңелең белән
кайткансың. Икенче яртысын тауларда калдыргансың. Хәер, аны син, бәлки,
үзең дә тоймагансыңдыр. Миңа аңарчы да күңелеңне тулысынча ачмадың,
мине анда кертмәдең... Моны аңладым, кабул иттем – ир кеше хатын-кызны
күңел түренә кертмәскә тиеш, ул аны көчсез итә, киләчәктә башына җитәрлек
бәла чыгарырга мөмкин...
Ләкин таулар мине үзенә тартты, саташтырды. Барасым килде, үз күзем
белән күрәсем, аңлыйсым килде: ни булды соң безгә? Гаебем булдымы минем?
Әллә күңел көчем җитмәдеме сине үземә кире кайтарырга?..
...Мине монда китергән максатларымны беркемгә дә әйтмәдем. Кирәк түгел
иде. Монда да – һәркемнең үз фаҗигасе, үз тарихы. Танышкан, сөйләшкән
кешеләрем барысы да – чын кешеләр: горур, матур, тормыш ваклыкларына
бирешми торганнар. Узган тарихның аларга карата булган вәхшилекләре
хакында бик ачылып сөйләмиләр. Бәлки, мин чит милләт кешесе булгангадыр,
бәлки, артык сүз сөйләргә яратмаганнандыр. Фатир хуҗасы беренче көнне
үк, минем таулар күрәсе килгәнемне белгәч, анда алып барырга сүз бирде.
Әйберләремне урнаштырып, чәйләр куйгач, бүлмәдәге зур шкафны ачып
карадым – хатын-кыз бит, беләсе килә – кемнәр яшәде икән бу матур өйдә?
Хатын-кыз эзе бар микән? Шкаф эчендә ирләр киеме генә эленеп тора иде.
Арасында хәрби кием дә бар. Күзгә тагын яшь килде – безнең өйдә дә андый
киемнәр күп калды...
Кичкырын хуҗа кеше шалтыратып, берәр нәрсә кирәк түгелме, дип
сорады. Мин, татарларга хас гадәт буенча, юк, борчылмагыз, дидем дә Казан
күчтәнәчләре белән чәй эчәргә чакырдым.
Шәһәрдә инде бераз йөреп кайткан идем, исем китеп шуны мактадым,
күргәннәремне сөйләдем, кешеләрнең матурлыгына сокландым: горур ирләр,
чибәр хатыннар. Күзләрендә – тормыш дәрте чагылып тора, безнең кебек
тонык, басынкы түгел. Узганнарыгыз – коточкыч, ләкин киләчәгегез өметле,
дип сөйләндем...
Хуҗа күпсүзле түгел иде. Моңсу яшел күзләр, салмак хәрәкәтләр артында
ниндидер тышауланган көч... Нинди тарих бар артыңда? Нинди югалтулар?..
Узган сугышлар турында сорамадым – курыктым... Ярасына кагыласым
килмәде. Шулай да сүз иярә сүз шуңа килеп чыкты. «Сугыш тагын булыр,
ахры, – диде. – Булса, катнашмыйча булмас... Үтерерләр инде бу юлы...»
Бу хәсрәт катнаш елмаю, бу сагыш миңа таныш бит!.. Аңлыйм бит мин
сине, бүтәннәргә караганда күбрәк аңлыйм...
ХИКӘЯЛӘР
108
Шәһәр артта калды, басулар башланды. Ноябрь ае булганлыктан, машина
тәрәзәсеннән генә аңлашылып та бетми – бу басулар чәчелгәнме йә булмаса
ташландыкмы? Көтү генә йөри торган җирләрме?.. Алда, еракта, таулар
дәшеп тора, чакыра. Без шуларга таба җилдерәбез. Юл кырыенда ике-өч
зират калды. Туктамадык, максатыбыз – караңгы төшкәнче тауларга барып
җитү иде. Зиратлары бөтенләй икенче төрле – агач та юк, чардуганнары да
күренми. Кайбер кабер өстендә – озын колга. Мәгънәсен сорадым – шәһит
киткән кешеләргә куела икән. Йа Алла, шәһитләр бик күп булган...
Ноябрь көне кыска, таулар итәгенә килеп җиткәндә, кояш байый иде инде.
Таулар караңгы урман белән капланган, түбәләрендә болытмы, томанмы
чолганып эленеп калган. Бормалы юл буйлап эчкә кереп киттек. Вак яңгыр
сибәли башлады, ераккарак киткән саен, тирә-юнь дәһшәтлерәк күренә. Ләкин
бу минем күп еллар дәвамында күрәсем килгән чын таулар иде. Чит кеше өчен
караңгы, куркыныч, ләкин шунда яшәгән халкы өчен – яраткан, матур, җылы
туган Җир. Монда белмичә кереп исән калган кешеләр күп булмагандыр.
Исән калганы йөрәгендә ниләр алып чыккандыр... Күк елады, мин дә еладым.
Кайтарып булмаслык көннәр, хисләр, хыяллар күз яше булып акты. Янымда
утырган ир миңа сәерсенеп карады, ләкин дәшмәде. Мин барыбер аңлата алмас
идем. Үзем дә мәңге аңламам: бер бәхетсезне җиргә бирдем, икенче шундый ук
бәхетсез янымда утыра... Безнең кылган гамәлләребезнең мәгънәсе нидә соң?..
...«Яратам» сүзен миңа әйтмәде. Аның телендә андый сүз юк икән. Хәер,
мин ул сүзне үз телемдә дә еш ишетмәдем. Татарда матур сүзләр күп, ләкин
сиңа барысы да язмаган икән... Миңа сүз кирәк тә түгел иде. Туң йөрәгем
кузгалды, тибә башлады... Күптән көтеп алган назда коендым, һәрбер күзәнәгем
гүя елмая иде: яшисе килә, яшисе килә!..
Мин тауларга сине эзләп килдем, бәгърем. Мин сине югалткан идем. Синең
җаныңның бер өлеше шушында калган шикелле иде. Таптым микән аны? Әллә
үземне таптыммы мин? Мине шушындый боҗра ясарга язмыш этәрдеме?
Яратуны җуйган йөрәккә юл күрсәттеме?.. Әллә мин үзем дә белмәгән
әҗәтемне бирдемме бу җиргә?..
– Без тагын күрешербезме? – яшел күзләр миңа текәлеп, таләпчән карый иде.
Ах, мондый караш, мондый тавыш шундый таныш миңа, тансык...
– Күрешербез, җаным... Тауларсыз инде яши алмам... Җанымның бер өлеше
монда мәңгегә калды...