Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ДӘРЬЯЛАРЫ КИҢ АНЫҢ

РАВИЛ ШӘФИГУЛЛИНГА 75 ЯШЬ
Очрашкан саен туган ягым, ямьле Чирмешән
буйларын искә төшерүче дустым, шагыйрь Равил Хасият
улына да быелның 1 декабрендә 75 яшь тулды. Сугыш
башланган кышта ул атаклы Парау авылында дүртенче
бала булып туган. Ата назын, ата йөзен күрмичә үскән
сугыш чоры балаларының берсе инде ул. Шул сәбәпле
дә аның күңеле моңлы, зарлыдыр. «Мәктәптә уку
елларында ук әниемнең моңлы итеп мөнәҗәт әйтүләрен
тыңлап үстем. Соңрак ул мөнәҗәтләрнең күбесенең
авылдашыбыз Габделҗаббар Кандалый шигырьләре
икәнлеген белдем: «Парау илендә төш күрдем, / Ки бер
кош тотдым, ук атдым. / Парау илендә бер матур өчен
/ Йокымны югалтдым...»
Шагыйрә Иделбикә дә Равилнең яшьли шигьрият
дөньясына тартылуын әнисе йогынтысыннан күрә.
«Дини белемле әнисенең сөйләмендә Г.Кандалый,
Г.Тукай, Һ.Такташ сүзләрен ишетеп, халкының рухи йогынтысын, катлаулы тормыш
гамен аңына, йөрәгенә сеңдереп үскән», дип яза. Мәктәптә укыган елларында ук Равил
кичәләр оештырышуда катнаша, сәхнәдән шигырь сөйләргә ярата. Шул сәләтен истә
тотып, урта мәктәпне тәмамлагач та, аны 1959 елда авыл җитәкчеләре клуб мөдире итеп
билгелиләр. Бер үк вакытта диярлек ул утыз чакрым ераклыктагы район үзәге Мәләкәс
каласында (хәзерге Димитровград шәһәре) авыл хуҗалыгы техникумында укый,
икътисадчы дипломына ия була, хәрби хезмәт юлы үтә. Ә күңеле аны Казанга тарта.
Туган авылына бер кайткан вакытта университет профессоры Ибраһим Нуруллин да
аңа Казанга барып укырга киңәш иткән була. Әмма язмыш аны икенче якка алып китә.
Сугыштан соңгы авыр елларда Сахалинга барып төпләнгән өлкән апасы чакыруы
буенча ул шунда китә. Биредә нефть һәм газ җитештерү оешмасында икътисадчы,
аннары мең кешедән артыграк хезмәткәре булган оешманың кадрлар бүлеге мөдире
һәм партком секретаре вазифаларын уңышлы башкара. «Сахалин тоткыныннан 1994тә
генә котыла алдым. Хәзер исән булган улым белән кызым шунда үстеләр. Күңел
юанычым фәкать Казаннан килеп торган «Казан утлары», «Азат хатын» журналлары
булды», дип искә ала Равил.
Димитровград шәһәренә кайтып урнашкач, ул өлкә үзәгендә яңарак чыга башлаган
«Өмет» газетасының иң актив авторларының берсе була. Казан вакытлы матбугаты белән
дә элемтә урнаштыра. Аның шигырь үрнәкләре 2006, 2008 елларда «Казан утлары»
журналында чыкты. Кайбер шигырь һәм хикәяләре «Сөембикә» журналы, «Ватаным
Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталары битләрендә дөнья күрде, «Күңел дәрьялары»
(2007), «Серле Парау» (2008), «Теге ярда» (2012), «Якты юлда» (2013) исемле китаплары
чыкты. Бөтендөньяга таралып, Татарстаннан читтә яшәүче иҗатташларга багышлап
Казанда нәшер ителгән «Кайда да йөрәктә» (2012) китабына да Равил якташымның
шигырьләре кергән. Шуннан элегрәк ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән иде.
«Йөрәккә – дәрт, / Җанга – тыйнаклык, / Күңелләргә – тапсыз саф акыл», – дип,
шагыйрьнең үз сүзе, үз теләге белән тәмамлыйм бу язмамны. Бүгенге көндә аның
Ульян өлкәсендә яшәүче язучыларның җитәкчесе булуын да билгеләп үтү кирәктер.