Җилкәннәрне сыный чор җилләре
Галиәсгар Камал театрында – «Җилкәнсезләр» спектакле
Кәрим Тинчурин иҗаты турында язылган фәнни хезмәтләр, мәкалә-истәлекләр бик күп, пьесаларына театрларыбыз кайтып-кайтып мөрәҗәгать итә. Галим-язучыларны да, режиссёр-актёрларны да әлеге фаҗигале язмышлы талантның уңышы нидә соң дигән сорау еш борчый. Заманында әдәби тәнкыйтьчеләр һәм вакытлы матбугатка язышучылар тарафыннан шактый кыйналган, чор афәте – репрессия корбаны булган Тинчуринның бүгенге көнгә иң популяр классик драматург сыйфатында килеп җитүенең серен мин әдипнең үз мәкаләсендә ачтым. Ул болай ди: «Миссионерлар яңа туып килгән драматургия сәнгатен игътибарсыз калдырмады. Аларның, татар драматургиясе идеологиясен үз кулларында калдыру өчен, мәсәлән, «Чистай комедиясе»н (соңгы тикшеренүләрдән бу пьесаның әби патша язган «О, время» дигән пьесасыннан тәрҗемә ителгәне аңлашылды) кулланма, күчергеч итеп дөньяга чыгарулары – хәзер ачык мәсьәлә. Әлеге әсәрнең, кәләпүш киертелеп, татар матбугатына чыгарылуы иттифакый бер эш булмаганлыгын түбәндәге мисал ачык күрсәтә.
1905 елгы революциядән соң туган реакция чорында берәр оригиналь татар пьесасын бастыру яки сәхнәгә куяр өчен рөхсәт сорап Петербургка барганда, цензор Смирнов, рөхсәт бирү түгел, әсәрнең язучысын арестовать итү белән янап, өркетеп кайтарып җибәрә, оригиналь татар пьесалары язмаска, бәлки Рыжковның яисә берәр мәгънәсез водевильне русчадан тәрҗемә итәргә мәслихәт күреп киңәш бирә иде. Бу хәл XIX йөздәге миссионерлар методының ХХ йөздә дә кулланылганын ачык күрсәтә. Шуның белән бергә, эксплуататорлар файдасын күзәткән татар пьесаларын бастырып таратырга, әлбәттә, рөхсәт ителә иде».
Өзектән күренгәнчә, татар сәхнә әдәбиятының башында торган барлык драматурглар диярлек, цензура янавына буйсынып, «оригиналь татар пьесалары» язудан бигрәк, йә тәрҗемә белән, йә «эксплуататорлар файдасын күзәткән татар пьесаларын бастырып таратырга» мәҗбүр була. Озакламый илдә башланып китәчәк революцион күтәрелешләр, колхозлашу, яңа җәмгыять төзү барышы күп драматургларны, милләт язмышыннан бигрәк, җәмгыятьтә барган вакыйгаларның фотокүчермәсен сурәтләп калдыруга этәрә, репрессия еллары исә Тинчурин атаган сәбәпләрнең каһәрле дәвамы була.
Әлеге һәм башка каршылыкларны исәпкә алганда, милләтнең ачы язмышын күрсәтеп биргән сәхнә әсәрләре язу мөмкин булмастай хәл кебек күзаллана. Туган халкының җан авазын үзенең астарлы җөмләләре, этнография, фольклор элементлары, символлары арасына гади күз белән күреп булмас рәвештә яшерә алган, наданлыкка, хөсетлеккә, капкорсаклыкка сатира рәвешендә яңгыраган көлкеле ситуацияләр куелыгында «адаштырган» Кәрим Тинчурин моңа ирешә – аның төрле чорларда актуаль калачак фикерләренең сере дә шундадыр.
Быелгы театр сезонында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә кире кайткан «Җилкәнсезләр» спектакле дә заманыбыз вазгыятенә аваздаш фикерләргә шактый бай. Узган гасырда татар театры сәхнәләрендә кат-кат уйналып, рус театрында да уңышлы гына барган «Җилкәнсезләр»не бу юлы Камалда Омск дәүләт академия драма театрының баш режиссёры, безгә 2004 елда премьерасы булган «Ханума» спектакле аша таныш Георгий Цхвирава куйды. Ул Кәрим Тинчурин «комедия» дип билгеләгән пьесаның жанрын «киләчәк турында искә төшерү» буларак үзгәртеп тәкъдим итте.
Чыннан да, әсәрнең жанры бәхәсле. Төрле чор галимнәре, театр белгечләренең фикерләре дә әлеге мәсьәләдә икегә аерыла. Мәсәлән, Совет чоры тәнкыйте Тинчуринны большевистик идеологияне алга сөрүче, кадимчелек һәм аның тарафдарларын кискен кире кагучы, алардан мыскыллы көлүче дип атый. Инде бүгенге заман күзлегеннән карасак, фикер шактый үзгә. Персонажларның күңел дөньясына, ягъни аерым күренешләрдәге эчке конфликт үзенчәлекләренә игътибар итсәк, драматургның шәхес мәнфәгатьләрен күз уңында тотып язганлыгына төшенербез. Совет чоры җәмәгатьчелеге көлкеле тискәре геройлар дип таныган Нуретдин (спектакльдә – Рамил Вәҗиев), Мисбах хаҗи (Искәндәр Хәйруллин), Батырхан (Эмиль Талипов) һәм Фәттахларның (Раил Шәмсуаров) асылында фаҗига ята, «...алар да, иң беренче, кеше, шәхес, җан иясе. Яңа тәртипләрнең урнашуы һәм ныгый баруы аларга фаҗига гына китерә. Менә ни өчен әсәрдә көлү генә өстенлек итми, монда сатира һәм фаҗига аралашып килә. ...Шуңа да ул, ...жанр төре буларак, «трагикомедия».
Жанр мәсьәләсендәге икеяклы карашларны аңлаган хәлдә, режиссёр «комедия» ягына да, «трагикомедия» тарафына да авышмый – алтын урталыкны сайлый.
Ә ник менә нәкъ «киләчәк турында искә төшерү» соң? Бу сорау шулай ук фәлсәфи уйлануларга китерә. Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов язганча, «яңа хакимиятне кабул итә алмыйча, «тормыш төбендә» яшәүчеләрнең, шулай ук йорт-җирләрен, туган илләрен ташлап китүчеләрнең эш-гамәле артында күпләрнең ачы фаҗигасе ята. Әлеге адашып калган «җилкәнсезләрне» аңларга теләүче, ярдәм итүче юк. Үз иленең гражданнарын (бәреп төшерелгән сыйныф вәкиле булсалар да) шундый шартларга куйган, бик авыр хәлгә калдырган властьны ничек дип атарга? Пьесаның субъектив эчтәлегендә әнә шулар ачыла. Тексттагы зур булмаган репликалар да җитди уйлануларга этәрә. Мисал өчен, 1920 елларның икътисади сәясәте турында нэпман Зәйнетдин (Алмаз Сабирҗанов) болай ди: «Сез бай чакта сезнең милләтегез булган. Ә без, каенатай, интернационал, ха-ха-ха!.. Бездә милләт тә, чёрт та юк».
Драматург Кәрим Тинчурин җиткергән әлеге фикерләр, тематик киңлек режиссёр Георгий Цхвирава тарафыннан урынлы тотып алынган. Бер гасыр элек (әсәрдә 1910-1924 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә) ил язмышын үтәли тишеп узган Беренче Бөтендөнья сугышы, инкыйлаблар, Гражданнар сугышы, НЭП чоры бүген илләр арасында, гомумән, дөньякүләм барган яшерен сугышларга, икътисади тотрыксызлыкка, «милләт тә, чёрт та» икенче планга күчеп барган кешелек җәмгыятенең өстенлек алуына кайтаваз булып яңгырый. Менә шуңа да режиссёр идеясе, Кәрим Тинчуринның бер гасыр узгач кабатланачак вакыйгаларны алдан тоемлавын исәпкә алып, «киләчәк турында искә төшерү» рәвешендә формалаша.
1926 елда иҗат ителгән, әүвәл «Ишкәксезләр», аннан соң «Җилкәнсезләр» атамасын алган пьесаның исем символикасына игътибар итик. ХХ гасыр башы татар әдәбиятында, заман болганышлары аркасында, үз юлын таба алмаган, киң дәрьяда «ишкәксез, җилкәнсез калган», кыйбласын җуйган, кайсы тарафка авышса, алданмаячагын абайламаган образ-персонажлар бик күп. Чоры өчен хас типик геройлар алар. Бер гасыр узгач, нәрсә үзгәрде?! ХIХ гасыр, Совет чоры әдәбиятында «ялтыраган» идеаль яки кырт тискәре заман героен, ХХ йөз башында булмаган кебек үк, бүген дә табып булмый – җәмгыятьтә ишкәксезләр өстенлек итә.
Драматург һәм режиссёрның әлеге фикерен тормышка ашыруда спектакльдәге музыкаль бизәлеш тә (музыкаль бизәлеш авторы – Фуат Әбүбәкеров) зур роль уйный. Сәхнә ачылганда ук яңгыраган, халкыбызның фаҗигале язмышының кайтавазы булган, илдәге хаотик хәлне гәүдәләндергән «Ком бураны» көе аерым күренешләрне биргәндә даими кабатланып килә, көчәйтелә. Гомумән, спектакльдә җырларның һәм музыканың диапазоны бик киң. Төрекчә, русча, инглизчә, немецча музыка-җырлар яңгырау, «Галиябану», «Җизнәкәй», «Ахырзаман» җырлары, «Кызыл Армия маршы» халыкның күңел халәтенең, җәмгыятьнең, илнең һәрьяктан чуар булуын, тотрыксызлыгын бар тулылыгында ачарга ярдәм итә.
Әлеге музыка-җырлар спектакльнең хронотобына бәйле рәвештә кулланыла. Георгий Цхвираваның шактый күләмле пьесадан җыйнак спектакль барлыкка китерүе кызыклы. Кәрим Тинчуринның сигез картинадан (бүленеш режиссёр тәкъдим иткәнчә еллап түгел) торган «Җилкәнсезләр»е ике пәрдә, алты күренештән (1910 ел, 1916 ел, 1917 ел, 1919 ел, 1922 ел, 1925 ел) гыйбарәт сәнгать әсәре булып оеша. Спектакльдә әлеге чор вазгыяте бар тулылыгында ачыла. Сәхнәдә еллап барган күренешләр экранда күрсәтелгән тарихи кинохроника белән башлана. Елларга бүленеш һәм кинохроник материал әсәрне фильмнарга хас эпизодик характерга китерә. Режиссёрның, шул рәвешле, «артык» мизансценалардан, реплика-монологлардан котылып, пьесаны җыйнак спектакль итеп оештыра алуының уңышы һәм сере шунда.
Күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге, форма яңалыгы, шулкадәр дә күп тарихи вакыйгаларны хроникальлек һәм эскизлылык «куркынычыннан» йолып кала алу, һәммәсенең үз ихтыяҗлары булган төрле катлам вәкилләре – ике дистәдән артык персонажның, шәхси йөзен җуймаган хәлдә, камил эшләнешен саклау ягыннан «Җилкәнсезләр» – уникаль әсәр.
Спектакль тәрәккыйпәрвәр, бай сәүдәгәр Нуретдин гаиләсе тирәсендәге вакыйгаларны сурәтләүдән башлана. Аның гимназияне тәмамлаган Дилбәр (Ләйсән Фәйзуллина) исемле чибәр кызы үзенең киләчәк язмышын инде тәгаенләп куйган: иркә кыз бары тик балда-майда гына йөзә торган бай бичә булырга тиеш. Үз максатына ирешү өчен, ул барына да риза – властька советлар килеп, Мисбах хаҗида хезмәтче вазифасын үтәгән Зәйнетдин баеп киткәч, аңа кияүгә чыга, Германиядә гомер кичерә. Соңрак сыйнфый дошманнарына әйләнгән әтисен, якыннарын туган йортыннан куып чыгарып, ире Зәйнетдин белән биредә склад ясаудан да тартынмый.
Кәрим Тинчурин күтәргән, ә Георгий Цхвирава тотып алган тагын бер уңышлы һәм бүгенге көн өчен актуаль «киләчәк турында искә төшерү» бар. Ул – җәмгыятьнең, тормышның киләчәк язмышы Зәйнетдин кебек уку-язу да танымаучы, шулай булса да әле илнең икътисады, сәясәте белән идарә итәргә омтылучы ялчылар, хәерчеләр кулына калуы. Ул – зыялы, ләкин болганчык елларда шулай ук үз киләчәген, язмышын фараз кыла алмаган Батырханның «Их, менә шулай ятып йокыга китсәң иде дә йөз елдан уянсаң иде» репликасы. Һәммәсе дә бүген актуаль бит! Ярлы-ябага, белемсез адәмнәр төзегән строй җимерелде, йөз ел элек «йокларга» мәҗбүр ителгән зыялыларның, байларның нәселе кабат ата-бабалары асылына кайтты. Алмаз Сабирҗанов белән Эмиль Талипов әлеге заман геройларын бар тулылыгында ачып бирде.
Әсәрдә Дилбәрнең бертуганы, бөкре, зәгыйфь Рөкыя (Айгөл Абашева) образы да аерым репликалар аша әһәмиятле вазифалар башкара. «Сүнгән йолдызлар»дагы Мәхдүм кебек үк, ул да «мин дә кеше бит, минем дә кешечә яшәргә, сөяргә хакым бар» фәлсәфәсен уздыра.
Р ө к ы я. ...Дилбәргә өйләнергә уегыз бармы, дим?
Б а т ы р х а н. Булса соң?
Р ө к ы я. Ә миңа? Минем байлыгым Дилбәрнекеннән бер дә ким түгел бит.
Атасы тарафыннан һәрдаим мыскылланган зәгыйфь Рөкыяның артык сүз боткасы куертучыларга да талканы коры. («Һаман сүз дә сүз, ә күмер юк!») Ул мәсьәләгә реаль якын килә һәм, ни өчендер, автор әсәрнең финал аккордын нәкъ менә җәмгыятьнең гарип вәкиленнән әйттерә. («Ишектә кешеләр бар... Керделәр!..») Шул рәвешле, гарип, кимчелекле саналган чынбарлык тормыш юкка чыгарыла.
Шулай ук «җилкәнсез» Давыт (Ришат Әхмәдуллин) белән Сөнгать (Илнур Закиров) тә үз язмышларына үзләре хуҗа түгел. Атасы бай сәүдәгәр Нуретдин белән барлык авырлыкларны кичкән Давыт спектакль ахырында, идән тактасын ачып, Батырхан (соңрак исемен Батырҗанга алыштырып, башка кешегә әйләнергә тырышса да) белән берлектә, җир өсте тормышыннан гаип була. Сөнгать исә яңа җәмгыять вәкиле булып киткән хәлдә дә бәхетсез – элекке танышлары – байлар, милләтчеләрне фаш итеп йөрергә мәҗбүр. Үз язмышы да әлегә ачык кала.
Тагын бер персонаж – элекке Хәрби шура вәкиле, офицер, инде сәрхушкә әйләнгән Сәхипгәрәй (Илдус Габдрахманов) язмышы гыйбрәтле. «...Соңгы көннәрнең соңгы сәгатьләрен аракыга батырабыз... Мин гомеремдә аракыны авызыма алган кеше түгел... Таза, сау, шат булып дөньяда торасым килде... а вон поди, большевик үтермәкче була... Нигә ул мине үтерә! Мин бит гимназист чагымда социалистлар кружокларында эшләдем. Прокламацияләр тараттым, комитетларга, съездларга сайландым. Мин бит монархист түгел!.. Мин укыдым, мин тырыштым, мин ватанга, патшага, халыкка хезмәт итәргә тиешме, түгелме?.. Кара халыкның миңа баш булуын каным күтәрә алмый». Шул рәвешле, Илдус Габдрахманов үзе бер җырлы-биюле миниспектакльгә әйләндергән әлеге сәрхуш персонаж мизансценасы – спектакльнең идея-тематик яңгырашында аерылгысыз өлеш.
Лашман, үзбәк Голам әкә (Ирек Кашапов) образы да пьесада һәм спектакльдә очраклы түгел. Төркия белән булган киеренкелекләргә бәйле мәгълүм мәсьәләләр нәкъ менә ул катнашкан күренештә ачыла.
Мәхәллә имамы булган Хәзрәт (Фәннүр Мөхәммәтҗанов) образы, ни өчендер, артык комиклаштырылган, ясалмарак кебек тоела. Сәхнәдә япь-яшь артистның мәхәллә имамы образын тудырырга теләү, инде 1920 елларда икенче планга күчеп барган диннең шундый хәлгә калуын гәүдәләндерергә омтылыш дип кабул итик моны.
Әлбәттә, спектакльнең үзәк баганасы – Нуретдин (Рамил Вәҗиев) белән Мисбах хаҗи (Искәндәр Хәйруллин). Алар – заманында дөнья терәге булган, инде тарих арбасыннан төшеп калырга мәҗбүр трагик шәхесләр. Кәрим Тинчурин әлеге геройларын пьеса башында ук көлкегә калдырып фаш итми, ә әсәр дәвамында сүзрепликалары, эш-гамәлләре аша җайлап кына сатирик тәнкыйть утына тота. «Җан хәрәкәте» аркылы ача ул аларны. Пьесаны әнә шул җанлы итә, курчак образларның асылын ача-ача, әлеге бурыч гыйбрәтләре белән тамашачы күңелендә кайтаваз таба. Тинчурин, шул рәвешле, вульгар социологизм дигән әшәке гадәтләре белән әсәрне коры лозунгка әйләндерә торган (димәк ки, көнлекче әсәр булудан коткарып калучы) афәтләрдән аралаучы иҗат үрнәген мәйданга куюга ирешә. Мин моны болганчык, буталчык заманда иҗат батырлыгы дип атар идем»4 .
Режиссёр да авторның шул үзенчәлеген спектакльдә өстен чыгарды. Мәгънәсез дәгъвалары, чәлпәрәмә килгән, гамәлгә ашмас хыяллары белән ахырда сатирик типларга әйләнгән Нуретдин һәм Мисбах хаҗиның драматик, гыйбрәтле бер диалогы автор идеясен бар тулылыгында яктырта.
М и с б а х (сәләмә киемнән. Кулында сыңар киез ката, черек киез кисәге һәм иске читек балтырлары). Кем, Нуретдин, болар сиңа батмыймы? ...Без бай чагында бөтен дөнья тук иде. Дөньясы чәкмәрә килде. Үлеп тә булмый. Булмаса, боларны да алып кал, читек балтырларын, дим.
Н у р е т д и н. Боларга бит өр-яңа башлар кирәк...
М и с б а х. Әйе, яңа башлар кирәк шул, яңа башлар... Иһи-һи-һи!.. Заманында болар да кәҗүл булганнар бит...
Бу инде чарасызлык. Давылга каршы йөгереп, аны туктатырга азаплану, ләкин замана гарасатында үзең һәлак булу, Рөкыянең соңгы репликасы – «Керделәр!» – тудырган чарасызлыкка аваздашлык. Шулай да спектакльнең ахыры күңелдә тирән оптимизм уятты. Нуретдин, Давыт белән Батырхан гамәлен кабатлап, идән астына чуммады, ул, гәрчә пьесада бу булмаса да, идән асты капкачы өстенә намазлык җәеп, гыйбадәт кылырга оеды. Болганчык еллар алып килгән чор фаҗигаләренең чишелеш юлын режиссёр иман юлында тапты.