Чукрак (ахыры)
РОМАН
Мифтах, сулы чиләген көч-хәл белән өстерәп тау астыннан күтәрелде дә,
чиләгендәге суын чайпалдыра-чайпалдыра, ярты суын чалбар балагына түгә-
түгә, идарә баскычын юып ятучы әнисе Гөлйөзем янына килеп басты. Беләге
белән тирләгән маңгаен сөртеп алганнан соң: «Булдырдыммы?! Тау астындагы
иң ерак чишмәдән үзеңә су алып кайтып бирдемме!» – дип, биленә таянды.
Мактау сүзе өмет итеп, әнисенә карады.
Капкадан Батырҗан килеп керде. Капкага арты белән иелеп идарә баскычын
юган Гөлйөземнең арт санын күреп тынсыз калды. Бераз гына капка баганасына
сөялеп өнсез торганнан соң, түзмәде, сак кына килеп, Гөлйөземне кочаклап
алды. Гөлйөзем куркып катып калды. Борылыргамы, әллә борылмаскамы...
Ул көткән кешеме? Ходайдан үтенеп сораулары әллә тормышка аштымы?
Әллә чыннан да ул көткән кеше исәнме? Капкадан атлап керде дә Гөлйөземне
куенына алдымы?! Әллә сабыен аталы, бәхетле итмәк булдымы?.. Каршысында
басып торган улына күзе төште. Мифтахның күзләрендә, карашында нәфрәт
тоеп, кинәт артына борылды. Каршында берән-сәрән исән калган, саргаеп
беткән тешләрен ыржайтып, нурсыз йөз елмая иде. Гөлйөзем кулындагы
пычрак сулы мунчаласы белән Батырҗанның йөзенә китереп сукты.
– Нишлисең, җирбит! Хайван!
– Гафу ит, Гөлйөзем. Үз-үземне белештермичә, онытылып кителде. Зинһар,
гафу ит. Яратуыма чыдый алмый ялгыштым.
– Ә син нәрсә катып калдың?!
Мифтах алып кайткан суны Батырҗанның өстенә каплады да чиләкне
улына ыргытты.
– Мә! Су алып мен! – Батырҗанга борылып: – ә син, кайтып, анаң Сафура
түтәйне кочакла! – дип кычкырды.
Батырҗан йөзенә килеп бәрелгән суга тончыгып, тын алалмыйча, көчкә-
көчкә сулыш алып:
– Мыскыл итмә инде, Гөлйөзем, – диде.
Ахыры. Башы узган санда.
58
– Башка миңа кулыңны сузасы булма. Атамны үтердегез! Үземә пычрак
аттыгыз! Аларны сөрдегез! Миннән тагын ни кирәк?! Тимәгез миңа! Зинһар,
тимәгез! – дип ыңгырашты Гөлйөзем.
– Минем бер гаебем дә юк. Арслан, барысын да Арслан оештырды. Синең
өчен генә яшим бит мин, Гөлйөзем.
– Кичә төнлә син идеңме ул безнең тәрәзә төбендә?
– Юк, Гөлйөзем, валлаһи, мин түгел идем.
– Алдашма!
– Анам белән ант итәм, мин түгел идем. Гөлйөзем, бул минеке?!
– Беркайчан да!
– Аны көтәсең?!
– Көтәм!
– Кайтмый ул. Анда киткәннәрнең берсенең дә кайтканы юк.
– Ул кайта!
– Теге дөньядан әлегә берәүнең дә кайтканы юк. Минеке бул! Минем дә
бәхетле булырга хакым бардыр, – дип ялварды Батырҗан.
– Мин үз бәхетемне көтәм. – Ярымачык капкадан сөмсере коелган улының
карашын тоеп, – мин баламның атасын көтәм. Мин улымның атасын көтәм,
– диде Гөлйөзем.
– Кайтмый ул! Исән булса да кайтмый. Бу җир аны үзенеке итә алмый.
Югалганына инде ничәмә-ничә еллар! Атасының бәхиллеген алалмаган кеше
гомерендә дә рәхәт күрми! Гөлйөзем, малаеңны аякка бастырасы, егет итәсе
бар. Синең дә тормышың күз алдында. Ал да гөл генә түгел, мин дә сиңа сүз
әйтергә, сүз катарга оялып, картаеп барам. Әнкәй дә урын өстенә менде... –
Батырҗан ничек тә Гөлйөземне күндерергә азаплана иде.
– Мин барыбер синеке булмаячакмын.
Ачык капкадан Арслан күренде.
– Нәрсә турында гәпләшәләр болар, пар күгәрченнәр?!
– Юк, менә идән юып бетергәнен көтә идем. Таптап керәсем килмәде.
– Ә син кереп торма! Пычак калганмыни сиңа ул кәнсәләрдә?! Әнә бар,
хәзер үк җәйләүгә – «Марҗа чокыры»на чап! Теге дуңгыз Галимҗанның
маллары таралган, ди. Үзен чыбыркы белән сыйлап кайт. Җелегенә төш. Бер
генә сыерына берәр нәрсә булса да, икегезне дә Себергә сөрәм!
Болай да Арсланның вакытсыз кергәненә ачуы чыккан Батырҗан, бар ачуын
Галимҗаннан алу теләге белән:
– Хәзер. Ну, селәгәйнең кирәген бирәм! – диде.
Һәм абына-сөртенә, кая басканын белештермичә, капкага ташланды.
Батырҗан теге чакта Сталин портретын әйләндереп куюы белән төзәтеп
булмаслык ялгышлык ясавын, үзен-үзе Арслан җәтмәсенә мәңгелеккә илтеп
тыкканын аңлаганга күрә, Арсланның һәр сүзен, һәр җөмләсен закон итеп
кабул итә, аның күләгәсеннән дә куркып яши иде.
Арслан Мифтахны култык астыннан эләктереп алды да югарыга күтәрде.
– Егет урыны биредә түгел. Егет урыны – ат өстендә! Әйдә, мин сине атка
атландырам, – дип урамга алып чыгып китте. – Бар! Тузан туздырып, малай-
шалайларны көнләштереп, бер урам әйлән, – дип, атка атландырды да атының
арт санына уч төбе белән сукты. – Әйдә, малкай! Бу селәгәйне урам әйләндер!
Күзле бүкән кебек карап тормасын, – дип, борын астыннан мыгырданды.
Бу минутларда малайга анасы да, сулы чиләк тә кирәкми, аның җилкәләрендә
канат иде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
59
Арслан ишегалдына керде. Капканы япты да шудырмасын тартты. Гөлйөзем
янына килде. Бөтереп алып куенына тыкты, үбәргә үрелде.
– Сагындым үзеңне, асылым!
Гөлйөзем, җен ачуы белән, бар көченә аны этеп җибәрде.
– Яныма киләсе булма! Каберем якын булмасын!
– Нәрсә булды сиңа? Ник кәҗәләнәсең?
– Син, барысына да син гаепле!
– Аңламыйм.
– Син миннән теге вакытта уйнашчы ясадың!
– Көнләштем! Ни өчен әле мин сине аңа бирергә тиеш идем?! Ул – мулла
баласы, мин батрак баласы булгангамы? Син минем өчен туган. Минем өчен
яшәргә тиешсең дә! Син – минеке! Аңладыңмы, минеке!
– Син – минем атамны үтерүче!
– Ялгышма! Синең атаңның башына чабата киндерәсе җитте. Нуриәхмәт
ярдәм итте. Мин гомерем буе, сабый чактан алып, алардан көнләштем. Алар
абыйлы-энеле авыз тутырып икмәк ашаганда, мин алабута ашадым. Алар
ефәкне кигәндә, мин киндер киеп үстем. Алар абыйлы-энеле синең арттан
йөргәндә, мин, читән ярыгыннан карап, гарьлегемнән үксеп-үксеп елый идем.
Ниһаять, минем көн килде. Үчен алдым. Әйткән сүземдә тордым!
Гөлйөземне беләгеннән эләктереп, йолкып алып күкрәгенә кысты. Гөлйөзем
бар көченә чәбәләнде:
– Кагыласы булма! Кычкырам!
– Теләгең! Ачтан үләсең килсә, кычкыр! Тик уйла! Уйла... Мотавалларга
тешем үткәнне, сине генә чәйнәп төкерермен.
– Нигә газаплыйсың син мине? Минем ни гаебем бар...
– Синең беренче гаебең шул: тирә-якта сиңа җиткән чибәр юк. Икенче
гаебең, чабатачы Мостафа кызы гына булсаң да, аларны хуп күрдең. Бай
тормышка килен булып төшмәкче идеңме?! Уйла! Син халык дошманыннан
тапкан малай үстерәсең.
Кочаклап үпте. Гөлйөзем, көч-хәл белән аннан аерылып, кеше-фәлән карап
тормагае, дип, капка артынарак китеп, сыдырылып менгән итәген төшерде,
чәчләрен рәтләде, шуып төшкән яулыгын төзәтеп бәйләде.
– Җитәр инде. Кеше-фәлән килеп керсә.
– Күрсеннәр! Кемнән куркыйм? Берәүдән дә курыкмыйм. Алар миннән
куркырга тиеш! Үзем – мулла, үзем – староста, үзем – рәис! Кич кунарга
киләм, көт! – Арслан, гайрәтләнеп, арлы-бирле йөренде.
– Юк, кирәкми! Килмә! Малайдан уңайсыз.
– Беренче тапкыр түгел. Өйрәнеп килә. Син нәрсә, бүген гел кирегә сукалыйсың?
Бу сүзләрне әллә сиңа теге надан бригадир аламасы өйрәтеп чыгып киттеме? Белеп
тор һәм аң бул! Синең тормышыңның иң усал дошманы – ул! Ул Нуриәхмәтне
тегендә озатты. Мин түгел, мин чиста! Ул пычак кадады. Мин түгел! Аң бул! Әгәр
мин әйткәнне әйтсәң, нәрсә буласын яхшы беләсең! Син – халык дошманының
хатыны! Ә хәзер бар, кайт! Абзар артыңа, кычыткан арасына он ташлап калдырдым,
кара аны, күреп калмасыннар. Кичкә таба аш пешер! Мәе – миннән.
– Арслан, малай үсеп җитте бит, оят...
– Беләсең ич инде. Ул селәгәйгә ат биреп, атка атландырып урам
әйләндерсәң, дөньясын оныта. Әйткәнне эшлә! Әйтергә онытып торам. «Кызыл
байрак» колхозының мәктәп директоры югалган иде бит. Кичә төнлә шуның
хатынын алып киткәннәр.
ЧУКРАК
60
– Безнең нинди гаебебез бар соң?
– Районда сүз гел шул турыда. Халык дошманнарының хатыннарын, бала-
чагаларын гына түгел, нәсел-ыруларына кадәр җыярга, дигән карар бар, – дип
масайды Арслан, корсагын киереп.
– Дөньясы да чәнчелеп кенә китми! Авылдашлар булып авылдашлар да
үземне әйләнеп узалар… – дип еламсырады Гөлйөзем.
– Мин әйләнеп узмыйм бит. Мин барында курыкма! Ялгызың бик кунарга
тырышма! Мин яныңда булганда, сиңа чебен дә тия алмас.
– Хатының, балаларың алдында оят. Рәшидәңнең нинди гаебе бар?
– Рәшидәнең кабер кадәрле авызы, шул авызын тутырып ашарга икмәге,
җылы өе, йомшак урын-җире, итәк тулы мин ясаган балалары бар. Тик ятсын!
Рәхәтенә чыдый алмаса, түремә сине алып кайтып утыртырмын! Вәт шул. Бар,
әйткәнне үтә! – Гөлйөземнең арт санына сугып алганнан соң, тиле кеше кебек
көлә-көлә, капкага атлады.
***
Арслан үзе теләгән, кызыгып йөргән кешесенә – Гөлйөземгә өйләнә
алмады. Районда, тирә-як авылларда иң данлыклы кешеләрнең берсе – райком
секретаре белән бер табактан ашый торган күрше Наратбаш авылы Маркс
колхозы рәисе – Мәмлиев гаиләсендәге балаларның иң өлкәне – кияве үлеп
бер баласы белән тол калган кызы белән шаярып, корсак ясап, үзеннән җиде
яшькә олы Рәшидәгә өйләнергә мәҗбүр булды.
Мәмлиевнең бер малае шәһәрдә – обком тирәсендә, икенчесе – райкомда,
бүген, иртәгә Куйбышевка партия мәктәбенә укырга китәргә йөри, өченчесе
авыл хуҗалыгы институтында агроном булырга әзерләнә иде.
Кызы Рәшидә генә, нәселдә булмаганча, кеше куркырлык ямьсез, кушаматы
да «Каберавыз» иде. Аяк – кырык дүртенче размер. Өстәвенә кәкре. Куллар –
көрәк. Тешләре чабатадай олы авызына сыялмыйча тырпаеп тора. Җитмәсә,
озын гәүдәсен кечерәйтер өчен, бөкрәеп йөри. Шулай булса да, Арсланның
артка чигәр юлы юк. Рәшидәнең тылы аны куркыта иде.
Иярә килгән бала, атасы Фәтхуллага охшап, бик акыллы, чамадан тыш
сабыр, исеме дә – Өмет. Исемне аңа атасы алдагы гомерен, картайган көнен
уйлап, таянычым, булышчым, нәсел дәвамчым булыр, дип куйдырган иде.
Гомере генә кыска булды. Рәшидәгә өйләнеп өч ел да тормады, кичтән
колхозның печәнлегендә билдән кар ярып, кар астыннан печән каерып
кайтты да, иртәнгә Өмете белән Рәшидәсен калдырып, мәңгелеккә китеп
барды.
Рәшидә Арсланнан тагын дүрт ир бала тапса да, шул биш баласы арасында
иң өметлесе, иң акыллысы – иярә килгән баласы – Өмете булды.
Арсланның анасы Мәликә дә, үз каны, үз малаеның баласы булмаса да,
башка оныкларына караганда Өметне яратарак төште. Башкалар белән өстәл
артына утырырга да ярамаган сабыйны үзе белән кар көрәргә, мал асты
чистартырга, печән кертергә ияртеп йөрде. Арслан күрмәсен дип, печән астына
яшереп куйган стаканга кәҗәсен савып, кесәсеннән сынык икмәген чыгарып,
сабыйны ашата иде. Кәҗәләре ташланган вакытта, бәрәнле сарык сөтеннән
авыз иттерде, кетәклектән берәр йомырка арттырды.
Арсланның дөньяда иң яратмаган беренче кешесе Рәшидә булса, икенчесе
Өмет иде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
61
***
Арслан идарә капкасыннан чыгып барганда, чак кына маңгайга маңгай
Шәмсия әби белән бәрелешмәде.
– Син икәнсең әле, җен корткасы!
– Үзебез дип торабыз, – дип, үз-үзенә генә ишетелерлек итеп, борын
астыннан мыгырданды да, Арслан киткән якка карап: – Сүрәбәт! Сасы тәкә!
– дип, җиргә төкереп калды.
Гөлйөзем, үз-үзен кая куярга белмичә, сулы чиләктән мунчаласын алды.
Мунчаладан итәккә аккан су тәнгә үтеп кергәч кенә уйларыннан арынып.
– Исәнме, Шәмсияттәй?! – диде.
– Әйтмә инде, аяз көнне яшен сукты.
– Нәрсә булды, Шәмсияттәй?
– Галимҗан хараплар булган. Үзе генә көтүгә чыккан ди. Исереп йоклап,
маллары таралган. Алты сыеры бике басуына кереп күбенеп үлгән! Үзе «Марҗа
чокыры»ндагы имәнгә асылынмакчы булган. Ярый әле, эскерт куючы хатыннар
күреп, кисеп төшергәннәр.
– Исән калган диме соң?
– Исән, ди. Җир тырмап елый, ди.
***
Батырҗан Галимҗан янына килеп җиткәндә, ул, башын түбән иеп, чирәмдә
утыра иде.
– Нәрсә булды, ахир?
– Башка сыймаслык хәлләр монда. Беттем мин, Батырҗан. Харап булдым.
– Нишләргә уйлыйсың?
– Белмим. Нишләргә дә белмим.
– Кач!
– Кая?!
– Дөнья киң.
– Юк шул. Дөнья бик тар икән шул ул.
– Кач, дивана!
– Язмыштан качып булмый. Мин качсам, әнкәйне нишләтерләр?
Ерактан чыбыркы шартлаган тавыш ишетелде.
– Әнә үзе – Арслан килә. Мин ирек биргәндә – кач!
– Юк, качмыйм.
– Алайса, миңа үпкәләмә!
Арслан килеп җитте дә күбенеп яткан сыерларга озак кына карап торганнан
соң, сызгырып:
– Әйе! Ишкәнсең син монда ишәк чумарын! – дип, Галимҗанга чыбыркысы белән
китереп сыдырды. – Мә, дуңгыз, ал кирәгеңне! – Тагын сыдырды. – Мә, сволочь!
– Үтерегез мине. Мин, мин гаепле. Тик өтермәгә генә озатмагыз. Үз
авылымда, үз нигеземдә үләсем килә, – дип, Галимҗан еларга тотынды.
Арслан чыбыркы сабы белән Галимҗанның иңсәсенә китереп сукты.
– Син алты сыерга түгел, сасыган кәҗә тәкәсенә дә тормыйсың. Мине шушы
сыерлар аркасында эштән кудырмакчы идеңме?
Галимҗан Арслан алдына тезләнде.
– Тизрәк үтерегез! Чит-ят җирдә җан тәслим кыласым килми. Үтерегез,
үтер! Тик азапламагыз гына.
ЧУКРАК
62
– Кара син аны, үлеп котылмакчы була, – дип, Арслан аңа тагын чыбыркы
белән сыдырды. – Мә, Нуриәхмәт көчеге! – Тагын сыдырды. – Мә, Нуриәхмәт
куштаны! – Җирдә яткан Галимҗанны типкәләп: – Батырҗан, нәрсә карап
торасың! – дип акырды.
– Арслан, җитте, үтерәсең.
– Шул кирәк аңа. Дөмексен!
– Җитте, җитте, Арслан. Җитәрлеген алды. Аның закун алдында җавап
тотасы бар. Самасуд ясаган өчен баштан сыйпамаслар, – диде Батырҗан.
Арслан чыбыркысын Галимҗан өстенә ыргытты.
– Батырҗан, бар! Минем атка атланып кайт та районга шылтырат! Милиция
җибәрсеннәр.
– Була ул!
Арслан Галимҗан янына килде.
– Селәгәй! Хәзер Нуриәхмәт дустың янына озатабыз.
– Монда мин генә гаепле түгел. Минем атна-ун көн йоклаганым юк. Арслан,
мин сиңа үземне алыштырырга көтүче сорап күпме ялындым.
– Алдашма! Ник алдыйсың. Мин сиңа алмашчы бирмәкче идем. – «Юк!
Миңа акча кирәк! Мин йокыны савым вакытында, сыерларны утарга япкач
та йоклыйм», – дидең. Минем бер гаебем дә юк. Син үтергән сыерлар өчен
нишләп әле мин җавап тотыйм, ди.
Бераздан көтүлекне авыл халкы сырып алды.
– Мин гаепле түгел, шулай бит, авылдашлар? Шулай бит, Нурислам абзый,
Мөхәррәм, Мофаззал туган?
– Шулай, шулай.
– Тынычлан, олан, тынычлан.
– Мине придсидәтеллектән алырга хаклары юк, шулай бит, авылдашлар?
– Шулай, шулай.
Артта астыртын гына мыек астыннан елмаеп торган Шәрифулла:
– Шулаен шулай да... «Ну»сы бар бит әле аның, егетләр, – диде.
– Нәрсә?! «Ну»сы бар?
– Бу күбенгән сыерлар өчен район хуҗалары алдында көтүче җавап тотмый.
Придсидәтел җавап тота. Менә мин үзем, ундүртенче елда, герман сугышында...
– Шәрифулла, әллә сугышта көтү көткән идеңме?..
– Көтсәм нәрсә әйтерсең, Мофаззал? Армияне дә ашатырга ит кирәк, сөт кирәк.
– Күкәй, йомыркалар да кирәк. Син сыер белән кәҗәне бутама инде,
Шәрифулла, – дип авыз ерды Арслан.
– Мин бутамам, Арслан. Менә хәзер син бутама инде. Синең җавап тотасың
бар. Бәлки, ул сыерлар карданы җимереп чыгып, басуга үзләре кергәндер.
Аларның карда җимергәнен бер-ике-өч кеше күреп тә калганнардыр.
– Күрми торсыннар әле.
– Нигә алай дисең? Сез бит Галимҗан белән – агылый да тагылый. Атай
тапкан мал түгел, калхузныкы жәл түгел, дисез дә...
– Дими торыйк әле. Миннән дә котыласың киләме? Котылмый тор әле. Тиз
генә төрмәгә озатыр идең бугай!
***
Галимҗанны ул көнне алып китмәделәр. Колхозның каравыл йортына
бикләделәр.
Каравыл йорты дигәне – кечкенә генә, ярым җиргә чокып эшләнгән, мүкәләп
Д А Н И Л С А Л И Х О В
63
үк булмаса да шактый иелеп керә торган, салам түбәле, ел әйләнәсенә бер кочак
утын күрмәүдән, салкыннан, бәстән акшарлары коелып, урыны белән бармак
сыярлык тишекләр хасил булган кечкенә генә мичле, куш йодрык сыярлык
тәрәзәле, кырыйда, бер як стенага терәп, ышкыланмаган тактадан эшләнгән
булса да, язын-көзен бирегә җыелган ир-атларның каешланган бушлат,
сырмаларыннан шомарып ялтыраган сәкеле, стеналарына, түшәм такталарына
кадәр тәмәке, махорка исе сеңгән, сасы, тынчу һавалы, идәнсез бер йорт...
Галимҗан, мин беркая да качмыйм, минем качар урыным юк, дип ялынса
да, авылның яңа гына мыек чыгып килә торган ике яшүсмер-җилбәзәген сакка
куйдылар.
Арслан, эш кырган, дөнья җимергәндәй, кичкырын, караңгы төшкәч кенә
өенә кайтып, ишегалдында атын тугарды да арбасына бәйләп, солы салды.
Өенә керде. Ишек катындагы сәкегә утырып, көне буе аягыннан төшмәгән
кирза итеген салырга дип, уң итегенең үкчәсен икенче аягындагы итеге очына
гына терәгән иде, балалары кайсы каян йөгереп чыгып, аталарының итегенә
ябыштылар.
‒ Китегез әле, эт себергән нәрсәләр! Болай да аякны аякка куярлык та хәлем
юк, сез аякка асылынасыз, ‒ дип, балаларын тибеп очырды.
Мич артында сулыш алырга да куркып торган хатыны:
‒ Шул сабыйларны күралмадың инде. Мине каһәрләсәң дә, анда бит синең
дә өлешең бар. Мин генә тудырмаган лабаса аларны... – дип дәште.
Арслан, кабалана-кабалана, көч-хәл белән уң итеген салып, хатыны тавышы
килгән якка – мич арасына ыргытты.
‒ Ат тугару, ат җигү – әнә тегендә күзле бүкән кебек басып торган мөртәтең,
бирнә булып килгән малаеңныкы булса, итек салдыру, аякны юу – синең эш!
Бәреп үтергәнче итекне тарт!
Рәшидә итекне салдырды. Өйгә әчкелтем ис таралды. Мәликә, килене
кулыннан итекне алып, җиңе белән итек йөзен сөртә-сөртә, киптерергә куярга
дип, мич арасына алып кереп китте. Арслан сәкенең түренә – өстәл кырыена
күчеп утырды. Мәликә, мич арасыннан чыгып, мичтән чүлмәк чыгарды да
улына аш салды. Күкрәгенә терәп, икмәк кисте. Агач кашык сузды.
‒ Ул баланы берәр ничек коткарып буладыр... Галимҗанны әйтүем. Үз
теләге белән кылган гамәле түгел – язмыш!
‒ Синнән сораган кеше юк! Үз эшеңне бел!
‒ Дуслар идегез. Бергә үстегез.
‒ Ярар, булды! Телеңә салынма! Тынычлап ашыйм әле! ‒ дип акырды
Арслан, алагаем капкан икмәген көч-хәл белән чәйнәп. ‒ Бар да акыллы! Мин
генә дивана!
Мич башыннан аның авызына карап, ул капкан икмәкне чәйнәмичә дә
йотардай булып, күзләрен мөлдерәтеп торган ач сабыйларына күтәрелеп тә
карамыйча, бер түгәрәк икмәк белән ярты чүлмәк ашны ашап куйганнан соң,
литр ярым кәҗә сөтен күтәреп чөмерде дә:
‒ Сиңа әйтәм! Рәшидә! Минем артка сырмамны ыргыт әле?! – диде.
Аркасына килеп бәрелгән сырмасын сизүгә, сәкегә ауды. Бераздан кечкенә
йортның кечкенә тәрәзә пыяласы гырлау авазына кушылып зыңлый башлады.
Күпме йоклагандыр, «Галимҗан качкан!» дигән тавышка сискәнеп, күзләрен
ачты. Тавыш кабатланырмы, юкмы дип, тын алырга да кыймый ятты. Кабат
ишетелгән тавышка торып, шул якка борылды. Тәрәзәдән күренгән йөзләрне
күреп, күгәренде, чырае качты. Аннан соң хатынына акырды:
ЧУКРАК
64
‒ Сиңа әйтәм! Итекне китер!
Галимҗанны кемнәр генә эзләмәде дә, каян гына килеп эзләмәделәр. Һәр
йортның чормасын, кура-каралтысын, базын, мунчасын тикшерделәр. Авыл
янәшәсендәге урманның һәр метрын, һәр агач төбен җентекләп актардылар.
Табалмадылар. Әйтерсең лә Галимҗанны җир йотты! Аның кайдалыгын бер
Кәҗә Шәрифулласы гына белә, ул гына Галимҗан белән көн дә күрешеп, көн
дә сөйләшеп, аралашып тора, имеш... Кичә, кичкырын, ул аны урмандагы
«Дәүләт чокыры»нда күрсә, бүген... янәсе, фермада күргән.
Арслан, Кәҗәнең һәр сүзе ялганнан гына торганын белсә дә, аның бу
сүзләрендә өлешчә хаклык булырга да мөмкин, дип, сыер савучыларның
Галимҗан качканнан бирле сыерларының сөтләре кимү зарын ишетеп туйганга
күрә, төнен, качып, ферманы сакларга булды. Ферманың түренә, сыерлар
бәйләнмәгән өлешенә, улакка салам түшәп кереп ятты. Төнге икеләр тирәсендә,
«булмады бу, килмәде бу» дип, кайтырга гына җыенган иде, капка шыгырдады.
Арслан янәдән улакка сузылып ятты. Ярымкараңгы фермага бер адәм керде
дә, як-ягына каранып, ферма эчен күзәтеп, тикшереп алганнан соң, бер
сыерның кырыена килеп утырды. Бармак арасыннан саркып, сыгылып чыккан
сөт агымы, буш чиләкнең төбенә бәрелеп, сыерларның күшәгән, мышнаган
авазларына кушылып, үзенә генә хас көй чыгарды. Фермага сөт исе таралды.
Арслан торып басты. Янәшәсендә тирескә кадап куелган сәнәкне алып, әкрен
генә тегенең янына килде. Сәнәкне тегенең аркасына терәде.
‒ Үтәли тишкәнче торып бас!
Ярымкараңгыда шәүлә курка-курка гына торып басты һәм Арсланга
борылды. Арслан куркуыннан артка чикте, катып калды. Озак кына телсез
торганнан соң, тотлыгып:
‒ С... с... ин?! – диде.
Бу – Галимҗан түгел иде...
***
Галимҗан өч-дүрт көн дәвамында урманда үлән тамырлары ашап
ашказанын алдарга тырышса да, ачлык үзенекен итте. Күзен йомса,
йортында, мич авызында, анасының майланып, ысланып каралган чуен
чүлмәгендә, чемер-чемер, сүлпән генә чыпырдап кайнап утырган ашы күз
алдына килде.
Түзмәде, кара төн уртасында калын урманның уч төбе кадәрле кечкенә
генә бер аланында пошиларга дип әзерләнгән печән чүмәләсеннән чыгып,
авылга юл тотты. Авыл читендәге сыер абзарына килеп бәрелүгә, борынын
кытыклаган сөт исе фикерен үзгәртте. Урамга керү үзе өчен бер хәтәр булса,
бусагасын атлап керү – икеләтә, анасы өчен дә куркыныч янаганын аңлаган
качкынның уендагы чуен чүлмәге, эреп, сыер имчәгенә әверелде.
Галимҗан сак кына абзар ишеген ачты. Абзарның ишек катында, сыер
астына чүгәләп утырган Мәликә карчык, бармаклары арасыннан гына
саркытып, чиләккә моң, үзенә генә хас муллык, хөрлек, ач кеше өчен хөррият
көе итеп, сөт агыза иде.
Ике ачның карашы очрашты. Галимҗан абзар ишеген япмакчы, Мәликә
урыныннан тормакчы булды. Катып калдылар. Йөзләрдә – агарыну, күзләрдә
яшь иде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
3. «К. У.» № 12 65
***
Галимҗан качканнан соң ай ярым тирәләре үткәч, Арсланның тәрәзәсен
шакыдылар.
‒ Кем бар анда?
Тыштан аңлаешсыз тавыш ишетелде:
‒ Сүзем бар. Чыккач күрерсең.
Анасының үзенә текәлгән сораулы карашына:
‒ Каян белим! Син дә минем белән бергә утырасың лабаса! Тавышыннан
кем икәнен таныдыңмы соң?! – дип акырды.
‒ Чыга күрмә! Бу вакытта юньле кеше йөрми, – диде анасы.
‒ Синнән сорап торырмын! Йокла!
Арслан чыгып китүгә, Мәликә аяк очларына гына басып бусагага килде
дә, ишекне аз гына ачып, колагын ишек ярыгына куймакчы булды. Тыштан
Арслан бар көченә ишеккә типте, Мәликә аздан гына башын алып өлгерде.
‒ Җенле! Дивана! Тугач та мендәр каплыйсы нәрсә! – дип мыгырданды
карчык, коты чыгып.
Тышта ике ир-атның ара-тирә аңлашылып, ара-тирә өзелеп киткән өзек-өзек
бәхәсләшкән тавышлары ишетелде.
Мәликә күпме генә икенче кешенең кем икәнлеген белергә тырышса да,
белә алмады.
Бераздан тавыш тынды. Малае да, ят тавыш та юкка чыкты.
Ана төне буе йоклый алмады. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, улын көтте. Арслан
кермәде.
Шәрифулла Арсланга, төн уртасында Галимҗанның үз нигезенә кереп
киткән, хәбәрен җиткерергә килгән иде.
Таңга Галимҗанның ихатасын районнан килгән милиционерлар чорнап,
әйләндереп алган иде инде. Арсланның иртәнге таң тынычлыгын бозып
акырган тавышына көтү куарга дип торган халык, берәм-берәм, Галимҗан
нигезенә җыела башлады.
‒ Галимҗан, кулларыңны күтәр дә үз теләгең белән чык! Юкса!
Йортның чормасыннан Галимҗанның башы күренде:
‒ Нәрсә?! Юкса!.. Нәрсә эшләтерсең?! Мин дә синең кырын эшләреңне
бик яхшы беләм, Арслан!
‒ Нәрсә беләсең, нәрсә беләсең?! Селәгәй!
‒ Төннәрен колхоз фермасында нинди эшләр майтарганыгызны халыкка
сөйләсәм, синең эшләр минекеннән дә куркынычрак.
‒ Сөйлә! Әллә куркыр дисеңме?!
‒ Юк инде. Сине кызганмасам да, аларны кызганам. Мин синең кебек
кансыз түгел. Миңа ул балаларның зыяны тигәне юк.
‒ Нинди балалар турында сөйлисең син, имгәк?!
‒ Шаярма! Диванага сабышма! Бик яхшы беләсең.
Районнан килгән милиция капитаны Шәмсиев пистолетын чыгарып һавага
атты.
‒ Гаепләнүче! Хәзер үк үз теләгегез белән кулыгызны күтәреп бирегә
чыкмасагыз, без сезгә турыдан-туры һөҗүм ясаячакбыз.
‒ Кемгә?! Миңамы?!
Галимҗан мылтыгын корып, аякларын иңсәсе киңлегендә аерып, чормадан
өйалды түбәсенә чыгып басты. Уң кулындагы ике көпшәле ау мылтыгын күккә
ЧУКРАК
66
төзәп атып җибәрде. Каты шартлаудан куркып, Исрафиллар карамасына кунган
карга көтүе кара болыт булып авыл өстен каплады.
‒ Кемгә атасыз?!
Күкрәгенә акбур белән ясалган кеше сурәтенә күрсәтеп:
‒ Линингамы?! ‒ Арты белән борылып, аркасына ясалган кеше сурәтенә
күрсәтеп: ‒ Сталингамы?! Сайлагыз! Һәм атыгыз! Көтәм! Ник атмыйсыз?!
Җыелган халык сезнең хөкемегезне көтә! Кулыгыз калтыраса, алтатарыгызны
Арсланга бирегез! Арслан, ат! Бу мәсьәләдә синең кулың калтырамый. Син
бит – Сталин мәсьәләсендә азау теше чыгарган кеше! – дип кычкырды.
Районнан килгән милиционер Шәмсиев, алга ук чыгып:
‒ Яхшы. Димәк, үз теләгең белән бирелмисең. Тудырган анаңны кулга
алам! – дип акырды.
‒ Кирәкми! Кирәкми, биреләм!
Галимҗан түбәдән төште. Ике милиционер, ике яктан килеп, аның кулларын
каерып тоттылар.
‒ Сау булыгыз, авылдашлар! Минем карт анамны какмагыз! Мин сезгә зыян
салган булсам да, аның сезгә тырнак очы кадәрле дә начарлыгы тигәне булмады.
Озак яшәмәс. Адәм рәтле җирләгез. Йорт-каралтысы бер кәфенлек кенә булыр
әле. Сау булыгыз! – дип кычкырды ул, абына-сөртенә артына борылып карап.
***
Батырҗан, көне буе үзенә урын табалмыйча, үз-үзен кая куярга белмичә, караңгы
төшкәнен түземсезлек белән көтте. Арсланның Гөлйөземгә булган мөнәсәбәте,
Галимҗанны җиңел генә төрмәгә озатуы аны тәмам чыгырыннан чыгарган иде.
Ул Гөлйөзем белән аңлашырга дип, йә «юк», йә «бар!» дигән сорауга җавап эзләп,
караңгы төшкәч, Гөлйөземнең тәрәзәсе янына килде. Сак кына тәрәзә шакыды.
‒ Кем бар анда?
‒ Мин идем әле бу, Гөлйөзем.
‒ Төн уртасында нишләп йөрисең?
‒ Ни бит… Теге… Йомышым бар иде. Ишегеңне ач әле.
‒ Көндез, яктыргач килерсең.
‒ Бик ашыгыч йомыш иде. Ач инде!
‒ Ачмыйм. Улымны йокыдан уятасың.
‒ Ач инде, Гөлйөзем!
‒ Соң инде. Без йоклыйбыз.
‒ Ач инде, Гөлйөзем!
‒ Ачмыйм! Шакыма да, ачмыйм!
‒ Ач инде.
Шулчак ишектә ап-ак эчке киемнәрдән, ярсыган, ачулы Арслан күренде.
Арслан, биленә таянган килеш:
‒ Ачам мин сиңа хәзер! Исән чакта бу ишегалдыннан үкчәләреңне күтәр!
Юкса!.. – дип ысылдады.
‒ Син?! Арслан!
‒ Әйе, мин!
‒ Өркетәсең?
‒ Күп телеңә салынма. Сиңа гына тешем үтәр!
‒ Менә син нинди икәнсең!
‒ Нинди?
‒ Аңлашылды...
Д А Н И Л С А Л И Х О В
67
‒ Аңлашылса, кайт та анаңның сәләмә юрганы астына кереп ят!
‒ Ашыкма! ‒ Итек балтырыннан пычак чыгарды. ‒ Мин сиңа Нуриәхмәт
белән Галимҗан гына булып калмам. Мин синеме, мин сине...
‒ Нишләрсең?! Бер генә адым атла. Иртәгә үзеңне нишләтергә кирәген
белермен!
‒ Нуриәхмәттән котылдың, Галимҗанны үлгәнче кыйнап озаттың, хәзер
минме?!
‒ Синең чират! Сталин, Сталин портретын онытма. Юкса…
‒ Ах, син шулаймы?
Ай яктысында пычагы ялтырады.
‒ Арслан, сак бул! Кулында пычагы бар!.. – дип, ачыргаланып кычкырып
җибәрде Гөлйөзем.
Батырҗан кадамакчы булды, Арслан, койма аша сикереп, урамга чыгып
чапты. Гөлйөзем Батырҗанның биленнән кочаклап тотып калды.
‒ Батырҗан, акылыңа кил. Ташла пычагыңны!
Батырҗан Гөлйөземне төртеп җибәрде. Гөлйөзем баскыч төбенә егылып
китте.
‒ Ах, син, себерке! ‒ Очып янына барды, чәченнән тотып сөйрәп торгызды. ‒
Сиңа мин ярамадыммы?! Сиңа өйләнгән, күп балалы Арслан кирәк булдымы?!
Сиңа иреңнең башына җиткән Арслан кирәк булдымы?! Мә, фахишә! Мә,
себерке! – дип, Гөлйөземнең аркасына пычак кадады. Бераз аңсыз басып
торганнан соң, һушына килеп, алпан-тилпән атлап чыгып китте.
***
Гөлйөземне Арслан аты белән тиз арада район хастаханәсенә озаттылар.
Пычак умырткасына эләккәнлектән, хәле бик авыр булу сәбәпле, район
хастаханәсендә озак тотмыйча, калага күчерделәр. Өч айдан соң, бүтән аягына
басалмаячак, дип, авылына кайтардылар. Шул өч ай эчендә Мифтах, Мәсрүрә
гаиләсендә, Ислах белән тарткалаша-тарткалаша ашап, күзгә күренерлек булып
үскән, Ислах белән туганлашып беткән иде. Кайчакларда матур гына уйнаган
җирләреннән бәргәләшеп тә алалар. Кайчан гына карасаң да, Мифтах – өстә,
Ислах, үкерә-үкерә елап, аста ятар иде. Мәсрүрә аларны аерып, икесен ике тез
башына утыртып тынычландыра, артларыннан чәбәкләп сөя, үгетли...
‒ Әй улым, улым, Ислахетдинем. Җиңәме? Җиңәдер шул. Ул бит башка
орлыктан, ә син... Әниеңә орлык сайларга бирмәделәр шул. Комы коелган,
шәлперәйгән картка көчләп бирделәр. Ә бу – алпавыт...
Мифтахны арт саныннан сөеп:
‒ Тутырган тавык, әй лә, әтәч... Суйган да каплаган, төшләремә кереп
газаплаган, күзем йомсам, күз алдында басып торган нәкъ үзе инде, – ди.
Мәсрүрә Гөлйөземне ташламады. Нигәдер үз итте. Әллә Гөлйөзем
Мотаваллар «килене» булганга, әллә үзе яшьтән Мотавал малайларына гыйшык
тотып, бигрәк тә Галиәхмәткә мөкиббән булгангамы, Мифтахны күрүгә,
Галиәхмәткә охшатса да, минем Мотавалым кайткан, дип, кечкенәдән алдына
утыртып сөя торган булды.
‒ Мотавал өендә генә рәхәттә, оҗмахта яшәдем мин. Ул гына мине өрмәгән
урындыкка да утыртмады. Мотавал өендә генә туйганчы икмәк ашадым мин.
Үлгән булса, урыны – җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Догамнан
аны да, килендәшем Мөсәгыйдә абыстайны да калдырганым юк. Анысы да,
көндәшем, дип тормады, үз баласыдай күрде, – дип сөйли иде.
ЧУКРАК
68
***
Әгәр сугыш чыкмаган булса, төрмә Нуриәхмәтнең башына җиткән булыр
иде. Аның гомерен, бәлки, сугыш саклап калдыргандыр да. Имгәнгән аягы
аркасында сугышка – алгы сызыкка, штрафбатка җибәрә алмаганга, хөкем җәзасын
җиңеләйтеп, аны төрмәдән оборона заводына эшче көчләр җитмәгәнгә күрә, эшкә
озаттылар. Ул анда тимер кырды. Ачлыктан кешеләр үлгәндә, аның кулында паёк
иде. Сугыштан соң, хөкем җәзасы беткәннән соң гына, авылына кайтып егылды.
Теге вакытта, Нуриәхмәт Себергә озатылганда, узып барган товар вагонының
әз генә ябылып бетмәгән ишек ярыгыннан сәер карашны тоеп, өнсез
калып, ачыргаланып:
– Әткәй! – дип кычкырган сүзләре, атасы утырган поездның аңа бәрелеп
диярлек каршысыннан узып китүе, вакытлар үткән саен, аңа сәер булып тоелды.
Ул – Себергә! Ә атасы кай тарафка китте соң?! Бәлки, абыйсы Галиәхмәт
теләгән, хөрмәле яккадыр?
Шул вакытта атасын утырткан поездга ияреп ник чапмаска?! Ул поездны куып
тоталмаса да, сакчының ядрәсе аны куып тотар, атасы аны үз куллары белән
җирли алмаса да, күңеле белән, бәхиллеген биреп, ясин чыгып җирләр иде бит!
Атасы Мотавал белән анасы Мөсәгыйдә авылдан сөрелгәч, кайда яшәгәннәр,
үзләрен кем алып кайтып җирләгән, Галиәхмәтләре кая, кайда җирләнгән?..
Шул сорауларга җавап табалмыйча, дөреслекнең йөзенә карый алмыйча,
кыйналып, тапталып, куылып, себерелеп, сөргеннәргә сөрелгән, үз канаты астына
алып, яманат күтәртмим, уйнаштан бала тапты, дигән исемен чыгартмыйм, дип,
күзенә генә карап торган Гөлйөземенең дә гомере буе Галиәхмәт чыгып киткән
якка карап тилмергәнен, сулганын күреп Нуриәхмәт сөйләшмәс булды. Аның
сөйләшер, сер сыяр кешесе юк иде. Шуңа ул үзе теләп телсез-чукракка әйләнде.
***
Урау юллар үтеп, илле өчнең караңгы, кар катыш яңгырлы көзендә авыл
урамына култык таягында, аркасына капчык аскан, сыңар аяклы Галимҗан да
кайтып керде. Ул төрмәдән штраф батальоны белән сугышка эләкте. Менә-менә
сугыш бетә, дигәндә генә, Берлин янында яраланып, аягын өздерде. Аннары
– унбер ай буе госпитальдә. Калганын башкаларга сөйләргә курка, яшерә иде.
Сугышка эләккәннән соң, өч көн дә сугышмыйча әсир төшүен, аннан качып
теләсә кайда кача-поса, айдан артык ачлы-туклы салам өеме төпләреннән
тычкан тотып, шуның белән җан асрап, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләр
ягына эләгүен, сорау алулар, кыйналуларны, кабаттан штраф батальоны
белән сугышка керүен авылда бер генә кешегә – Нуриәхмәткә, чукрак түгел
икәнен белсә дә, «чукрак»ка сөйлим дип, курыкмыйча, шикләнмичә, бүтәнгә
чыкмаячагына тәмам ышанып сөйли иде.
Шул ачы язмышы, әсирлеккә төшүе аркасында, гомере буе пенсия күрмәде.
Тугызынчы май – Җиңү көннәрендә фронтовикларны бәйрәм мәҗлесләренә
чакырганда, ул аларны, таягына таянган хәлдә, яшьле күзләрен мөлдерәтеп,
бугазына утырган төерен йотарга да кыймыйча, койма ярыгыннан карап озатып
кала иде.
Алар кайтканда, ул инде берәр кешенең ташландык абзарында йә булмаса
колхозның каравыл йортында, тимерче алачыгында исереп аунап ятар,
бәйрәмнән соң авылдашларының: «Син кичә нигәдер бәйрәмдә күренмәдең?»
– дип, авырткан җирен чеметергә теләп биргән сорауларына, сөялләнгән
бәгыреннән чыгарып:
Д А Н И Л С А Л И Х О В
69
‒ Сез бәйрәм итеп йөргәндә, мин Берлинны алып йөрдем, ‒ дип шаярткан
була иде.
Чыннан да, ул – авылның сугыш чоңгылында кайнаган, үлем белән
якалашкан бердәнбер фронтовигы иде. Авылга кайтканчы, кечкенә генә бер
шәһәрнең тимер юл вокзалында, яраларының сызлавына чыдый алмыйча бер
ярты аракыга саткан күкрәк билгесен генә күрсәләр дә, авылдашлары аның
хакында нәрсә уйларлар иде микән?!
Шулай, Галимҗан авылына илле өчнең карлы-яңгырлы караңгы көзендә,
көн төнгә авышып килгәндә кайтып керде.
Нигезендә аны җир астыннан очлары гына тырпаеп чыгып торган идән
асты бурасы, бураның берничә кара бүрәнәсе һәм салкын җил белән көрәшеп,
сызгырып утырган корыган алабута, кычыткан таяклары гына каршы алды.
Галимҗанның күзе яшьләнде. Бугазына төер утырды. Күз алдына сабый
чагы килеп басты. Әнә түбәндәрәк, ихатаның аскы өлешендә, уң яктарак –
абзарлары. Әнисе Мөнәвәрә кәҗәләрен сауган да чыгып килә. Кулындагы
сөтле савытын аңа суза. Әнә Батырҗан атасының малларына сүгенеп акырган
тавышы ишетелеп китә. Алар – Галимҗаннардан өч кенә өй аша.
Ул бүрәнәгә утырды. Махорка төрде. Уйга батты. Нигә кайтты ул?.. Нәрсә
өчен?.. Шушыларны күрергәме?.. Үзен күрсәтергәме?.. Үзен кызгандырыргамы?..
Үзенең барып чыкмаган тормышын сөйләргәме?..
Бәлки, кеше-фәлән күргәнче, китеп өлгерергәдер. Бу караңгы карлы-
яңгырлы төндә сыңар аяк белән станциягә кадәр ничек сөйрәлергә...
Тәүге тапкыр елап аваз салган авылыңда баш очыңа салып ятарлык салам
мендәрең дә, тупсасына башыңны төртеп йоклап чыгарлык чыбык очы туганың
да булмый торып, нигә кайтырга, нигезеңдә шушы тырпаеп торган бүрәнәгә
асылынырга бил каешың да булмый торып, нигә яшәргә иде?
Яшәү үлемнән көчлерәк. Батырҗанны күрү, аларда куну нияте белән, шулар
нигезенә атлады. Әмма анда аны Батырҗаннарның ярым ишелергә торган,
тәрәзәләренә аркылы такта сугылган йортлары гына каршы алды. Бәгырьләргә
үтеп кергән рәхимсез салкын җил, озак басып торырга ирек бирмичә, аны
Арслан ишек төбенә алып килде. Ишек шакыды. Ишек ачылып, өйалдына
чыккан хуҗаның:
‒ Караңгы, шыксыз төндә нинди көтелмәгән кунак?! – дип мыгырдаган
тавышы ишетелде.
Галимҗан үзенә таныш тавыш ишетеп, шатлыгыннан, кабыгыннан чыгардай
булып:
‒ Мин, мин әле бу, Галимҗан! – дип кычкырды.
‒ Мин андый кешене белмим.
‒ Ничек белмисең, ничек?! Бу – мин, Галимҗан!
Арслан:
‒ Юк, юк! Мин бернинди дә Галимҗанны белмим. Капканы ябып чык! ‒
диде дә кереп китте.
Галимҗанның: «Арслан, Арслан!» – дигән тавышы ишегалдында бүленеп
калды.
Аның соңгы өмете дә чәлпәрәмә килде. Аңа хәзер, ничек кенә булса да ышык
урын табып, таңга кадәр баш төртергә, төн уздырырга, таң белән станциягә
китәргә кирәк иде.
Таңга җир өстен кар каплаган иде. Мәсрүрә, торып, кәҗә-сарыкларының
тиресен чистартып чыгарды да, малларына печән биргәнче дип, көянтәсенә
ЧУКРАК
70
чиләкләрен асып, турыдан гына – Арсланнар тыкрыгыннан чишмәгә юл тотты.
Арсланнарның абзарына җитәр-җитмәс...
‒ Шушы сәнәк белән чәнчегәнче күземнән югал! Мин бернинди дә
Галимҗанны белмим! Минем өчен Галимҗаннар, Батырҗаннар юк! Минем
өчен алар үлде, бетте! Күземнән югал! Тапкан кая кереп йокларга! Җылыга,
сарыклар янына кереп яткан! Бар, бар, үкчәләреңне күтәр! Кеше-фәлән, күрше-
күлән күреп калса... Башны Себер җибәрерсең, – дигән тавыш ишетелде.
Мәсрүрә, үзен күрмәгәйләре дип, абзар артына ышыкланды. Абзардан,
тыйтак-тыйтак атлап – Галимҗан, ә артыннан, сәнәк тотып, Арслан чыкты.
‒ Әйдә, әйдә, агай-эне! Синең белән алыш-биреш өзелгән! Юлыңда бул! Әнә
Ходай Тәгалә үзеңә ак юл теләп, ак җәймә җәеп куйган. Кәбестә ашагандай,
ак карны шыгырдатып, тыйтак-тыйтак атлавыңны бел!
Галимҗан бер сүз дә дәшмәде. Абзар түбәсеннән кар алып, бер-ике тапкыр
битен уды да, караңгыдан чыгып ап-ак карда чагылган күзләрен яшерер
өчен баш киемен батырыбрак киеп, урамга чыкты. Арслан капкасын япты.
Галимҗан, озак кына барыр юлына карап торганнан соң, гәүдәсе белән
борылмыйча, башын аз гына уң як иңсәсенә борып:
‒ Тегеләр исәнме? – дип сорады.
‒ Исән!
‒ Барысы дамы?
Арсланның тәне эсселе-суыклы булып, маңгаена тир бәреп чыкты. Тиз
арада үзен кулга алып, мактанырга теләп:
‒ Бишесе дә!
Галимҗан сукмак буйлап тау астына төшеп китте. Арслан, ул киткән якка
карап, үз-үзенә:
‒ Исән. Бишесе дә исән. Әнкәй генә – әбиләре генә үлде. Нинди егет!.. Нинди
кеше иде!.. Типсә тимер өзәрдәй, барыбызны, бөтереп, бер тишеккә тыгардай
егет иде. Гаепләмә, туган, гаепләмә. Алдыңны-артыңны карап яшәмәсәң, бу
дөньяда аягыңны гына түгел, башыңны да югалтасың, – дип сөйләнде.
Мәсрүрә, Арсланның кереп киткәнен генә көтеп торды да, яшеренгән
җиреннән чыгып, көянтә-чиләкләрен эләктереп, чишмәгә йөгерде. Чиләкләрен
тутырып су алды да, бөгелә-сыгыла, арт санын уйнатып, турыдан гына
кистереп, Галимҗан алдына килеп басты. Танымаганга салышып:
‒ Безнең авылда нинди таныш түгел кеше йөри? – дип сорады.
‒ Мин – күрше авылдан. Сезнең авыл аша тимер юл вокзалына юл тотам,
– диде Галимҗан, тамагын кыргалап.
‒ Башта, миңа сугылып, чәй эчеп чыгар идең.
‒ Рәхмәт! Барыр юлым шактый. Аннары, буран да чыгарга тора.
Мәсрүрә, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгына инангач:
‒ Юк инде, Галимҗан абзый. Мондый, сугыштан соң ирләрне чыра яндырып
эзләп тә табып булмый торган авыр чорда, өстеңә ябынып ятарлыгы да калмаган
кырыкмаса кырык ямаулы хәерче бушлатын да чыгарып ыргытырга жәлли
торган кытлык заманда, синдәй кешене кулдан ычкындыраммы соң?! – диде.
‒ Син кем соң?
‒ Әллә танымыйсыңмы, Галимҗан абый? Бу – мин! Мотавал хәзрәтнең
яшь бичәсе, авылыгызның яшь абыстае, Миркасыйм өчен карт хатын булсам,
Арслан өчен сөяркә идем. Синең алыштыргысыз хатының булырмын, – диде.
‒ Минем белән нишләмәк буласың?
‒ Ябынып ятмак булам.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
71
Галимҗан, сул аягы урынындагы агач түмәренә карап:
‒ Ябынырлыгым калгандыр дип уйлыйсыңмы? – дип көрсенде.
‒ Дөньясына үч итеп, Арсланнар көнләшерлек итеп яшәрбез. Мин сине
өрмәгән урынга да утыртмам. Сиңа тәрбия кирәк. Хатын-кыз тәрбиясе.
– Минем әни карчык кай тарафкарак җирләнде икән?! Укый белмәсәм
дә, күңелдә булганнарны бушатып, баш киемемне салып, күрсәткән кайгы-
хәсрәтләрем өчен гафу үтенеп китәр идем.
– Алып барырмын. Чәйләп алырбыз да алып барырмын.
Мәсрүрә, кайтып керешкә, Галимҗанның каткан сырмасын салдырып, мич
башына киптерергә җәйде. Аяк киемен салдырды. Агач түмәреннән ясалган
протезына ябышты. Галимҗан, салмаска тырышып, җан-фәрман карышса да,
хуҗабикә ничек итсә итте, хәйләләде, ачуланды – түмәрне салдырды. Протез асты
чеп-чи ит, кап-кара кан иде. Мәсрүрә курыкмады, чирканмады, тубыктан өстә
киселгән аякны кочаклап, Галимҗанның күзләренә мөлдерәтеп карап, яшь аралаш:
– Борчылма, борчылма, җаным! Без аны синең белән рәткә кертәбез. Мин
синеме?.. Мин сине... – диде.
Галимҗан алдына табак китереп куйды. Мич артындагы казаннан су
салып, үз терсәген тыгып, суның җылылыгын тикшерде. Исән аягын шул суга
тыкты. Мәсрүрәнең кул бармаклары Галимҗанның аяк бармаклары арасына
кереп адашты. Галимҗанның күзеннән яшь атылып чыкты. Гәүдәсен каз
тәне каплады. Уң кулы белән, астымны юешләдем бугай, дип, чак кына ят
җиренә үрелмәде. Күңеле тулды. Гомерендә беренче тапкыр үз тәнендә чит
кеше – хатын-кыз кулының җылысын, назын тоеп, кайбер җире уянгандай
булды. Үкереп, үксеп елыйсы килде. Елый алмады. Каткан бәгыре еларга ирек
бирмәде. Күзендә – яшь, йөзе – көләч иде. Читтән карап торучыга ул тиле
кешене хәтерләтте. Мәсрүрә кунагының аягын юганнан соң сәкесенә сузып
яткырды, бил каешын ычкындырып, балагыннан тартып, чалбарын салдыра
башлады. Кунак карышмады. Чалбар төбе тезгә җиткәч, чөйдән чүпрәк алып,
кунагының оят җиренә каплады. Аяк юган суны мич арасындагы чиләккә түкте,
табакны чайкап, өзелгән аяк астына куйды. Мич арасыннан кер сабыны алып
чыгып, мич алдындагы комганнан су агызып, аякны сабынлап юды.
– Түз, түз, җаным! Син мондый авыртуларга күп түзгәнсеңдер инде. Хәзер
мин синең яраңа сырганак мае сөртәм. Ялап ала ул синең яраңны. Түз, түз,
җаным! – дип сөйләнеп, мич арасыннан йомшак чүпрәк алып чыгып яхшылап
корытканнан соң, ярага май сөртте.
– Батырҗанның хәбәре бармы? Исән микән? – дип сорады Галимҗан,
каушаудан көч-хәл телен әйләндереп.
– Батырҗан абыйны алып киткәннән соң, хәбәре дә, кайтканы да булмады.
Суга төшеп югалгандай юк булды. Сафурәттәй генә – анасы – акылдан
шашардай булып, гомере буе тилмереп көтсә дә, улын башка күрә алмады.
Мәрхүмәне: «Үзе ачка катып үлсә дә, чоланыннан капчык-капчык ярма,
поты-поты белән он чыкты, киптерергә эленгән дару үләннәре генә дә уфалла
арбасына төярлек иде», – дип сөйләделәр. Кергән бер кешегә: «Дөнья хәлен
белеп булмый, Батырҗаным, сугышка кереп, ранен булып кайтса, менә бу үлән
белән ярасын бәйләрмен. Үги ана яфрагы бу. Файдасы бик тия. Тын юлына
салкын тидереп кайтса, менә кипкән мәтрүшкәм бар. Минем бурсык маем да
бар әле. Күкрәген ышкырга. Менә монысы ‒ гөлҗимеш. Әнкәй мәрхүмә, тын
юлларына бик яхшы, дия торган иде. Кибеткә тары кайтканы юк. Батырҗаным
көйләдә тарткан тары оныннан тәбикмәк ярата. Кайтып керсә, нишләрмен?
ЧУКРАК
72
Мөнәвәрәнең тарысы бар микән? Шуннан алып торырмын микән? Биреп
торыр микән?.. – дип сөйләргә ярата иде. Синең анаң Мөнәвәрәттәй белән,
бер-берсеннән көнләшеп, үлән киптерделәр, ярма, он җыйганнар. Төенчеккә
төрелгән йодрык кадәрле генә тары ярмасы гомерләренең соңгы көннәренә
кадәр әле берсендә, әле икенчесендә йөрде. Үлемнәре хакында беләсеңдер
инде... – диде Мәсрүрә, ризык хәстәрен күрә-күрә.
Галимҗанның бар көченә кысылган йодрыгында – учакта дөрләп янган
нарат шыртлавы, йөзендә – кып-кызыл ялкын шәүләсе, тәнендә күмер
кайнарлыгы иде. Кысылган йодрыктан, тартылган мускуллардан богауланган
тамырларындагы кан, кая агарга белмичә, ярасыннан саркый иде.
Галимҗанның анасы Мөнәвәрә белән Батырҗанның анасы Сафураны
кырдагы эскерт төбеннән яз көне, җирләр ачылгач кына табып, авыл
зиратына җирләделәр. Сугыштан соң Кушкаен авылын гына түгел, тирә-якны
тетрәндергән вакыйга иде бу. Сафура белән Мөнәвәрә, кәҗәләренә ашарга
беткәч, яңа ел алдыннан, билләренә бау бәйләп, чүмәлә, эскерт төбе эзләп
юлга чыкканнар. Алар артыннан ук буран кузгалган. Атна-ун көнгә сузылган
гыйнвар бураны кырлардагы калкулыкларны, вак-төяк куакларны, чүмәлә,
эскерт төпләрен тигезләгәннән соң, буран тынгач, авыл халкы, бу ике ятимәне
күпме генә эзләсәләр дә, таба алмаганнар. Күпләр, ул еллардагы бүреләрнең
күплеген истә тотып, бүреләр ашагандыр, дип, өметләрен өзсә, картаеп,
аяк-куллар тузса да, тел тузмый, дигәндәй, яткан сәкесеннән – мич арасына
– чиләккә, чиләктән – ятагына – сәкесенә көчкә аягын сөйрәп кыймылдаган
Шәрифулла гына, үзләрен тимер юл станциясендә очратып, билет алып,
поездга утыртып, малайларын эзләргә озатып калган, имеш. Тик каршы гына
ала алмады. Үзе дә алардан соң озак тормыйча, шулар үлеме белән, кырык
градуслы салкын төндә Мофаззалның капка төбендә катып үлде.
Мөнәвәрә белән Сафураны күрше авылның ат караучы Нигъмәт дигән
кешесе, колхозның ат торагыннан йөз, йөз илле метр ераклыктагы бер салам
эскертенең төбеннән берсенең әз генә чыгып торган аягын күреп, авыл
халкына хәбәр итте. Авыл җитәкчеләре районнан милиция чакыртып саламны
ачуга, мәетләрнең кабыргалары арасында күселәр утырганын күреп, күпләр
аздан гына аңнарын югалтмадылар. Беррәттән кабер казып, икесен дә авыл
зиратына җирләделәр. Авыл картлары, икесенең дә каберләрен бергә кертеп,
каен такталарыннан чардуган корып куйдылар.
***
Гөлйөзем тормышында да тетрәндергеч хәл булды. Кояш югарыга күтәрелеп,
өйлә вакыты җитеп килгәндә, бандероль күтәреп, авылның почтальон кызы
Әнисә килеп керде.
‒ Гөлйөзем апа, сиңа бандероль бар, ‒ диде ул, бияләен сала-сала.
Гөлйөзем, карават башына тотынып, шуыша-шуыша, гәүдәсен өскәрәк
күтәрә төште.
‒ Нәрсә?! Нәрсә соң ул?
Әнисә, шәлен иңсәсенә шудырып:
‒ Бандероль! Кемдер почта аркылы сиңа әйбер җибәргән, – диде.
‒ Каян? Кем?!
‒ Белмим. Адресын да, исемен дә куймаган.
‒ Юк, юк! Берүк алып китә күр! Минем читтә беркемем дә юк. Аллам
сакласын, – дип калтыранды Гөлйөзем.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
73
‒ Мин алай эшли алмыйм. Мин бу бандерольне хуҗасына – сиңа тапшырырга
тиешмен.
‒ Әй, Ходаем! Нәрсә икән инде монысы тагын?
‒ Нигә куркасың?! Кулыңны гына куй да, ачабыз да карыйбыз.
‒ Кызым Әнисә, кулларым калтырый. Пинсия алгандагы кебек, үзең генә куй инде.
‒ Ярар! Моны үзең генә ачасыңмы, булышыйммы?!
‒ Булыш, булыш. Рәтен дә белмим, ача да белмим, – диде Гөлйөзем, каушап.
Әнисә, ашыкмыйча гына, бандерольне өстәл өстендә сүтте. Бандероль
эченнән ап-ак ирләр күлмәге килеп чыкты. Гөлйөзем сискәнеп китте. Дистә
еллар ятагыннан кузгалмый, мендәр сөяп кенә утырта торган хаста Гөлйөзем,
үзе дә сизмәстән, торып утырды. Күлмәккә үрелде. Күлмәкне уч төпләренә
салып, озак кына карап торганнан соң:
‒ Аның күлмәге! – дип ыңгырашты.
Күлмәкне йөзенә, битенә китерде, иснәде.
‒ Аның исе! Галиәхмәтем исе!
Күлмәкнең түш кесәсеннән Гөлйөземнең үз кулы белән чиккән кулъяулык
чыкты. Гөлйөзем кулъяулыкны алып, таратмакчы булды. Кулъяулыкның бер
почмагы төйнәлгән иде. Калтыранган, ябык, хәлсез бармаклары белән чишә
башлады. Шулчак Нуриәхмәт килеп керде.
***
Ислах әлифне таяктан аермаганга күрә, моннан барыбер рәт чыкмаячак, дип,
мәктәптән куып чыгарылгач, башта хуҗалык көтүе көтте, аннары, исәя төшкәч,
балигъ булып, яше тулгач, колхоз фермасына маллар карарга, сыерлар асты
чистартырга керде. Ә Мифтахны мәктәпне тәмамлаганның икенче көнендә үк
ферма мөдире итеп билгеләделәр. Ислах өчен бу аяз көнне яшен суккандай
булды. Мифтахның сөйгәне ‒ Хөллиясенә күз атып, ничек тә аны үзенеке
итү теләге белән янып яшәгән Ислахның йокысы качты. Ничек тә Мифтахны
яндыру, үч алу планы белән яши башлады.
Көннәрдән бер көнне, мал астына салам кирәк, дигән сылтау белән, Арслан
фермага менде. Мифтах янына барып тормыйча, туп-туры, ат арбасыннан тирес
бушаткан Ислах янына килде. Дәшми-нитми озак кына карап торганнан соң,
Ислахта үз чалымнарын тоеп, үз канының тирес арасында газапланганын күреп:
‒ Нихәл, улым! Хуҗаң, Мифтах янына барып тормыйча, туп-туры синең
яныңа килдем әле, – диде.
‒ Хуҗа?! Тапкансың хуҗа!
‒ Хуҗа инде, хуҗа! Сиңа мал асты карата, тирес, тизәк түктерә икән,
димәк – хуҗа! Бергә, бер класстан башлаган идегез бугай... Бу – Кыяметдин
белән Гыйльменисаның кызы Хөллия дә сезнең белән укыдымы соң әле? ‒
Бу сүзләрне Арслан тиккә кулланмый, мәкерле планын тормышка ашырыр
өчен җирлек әзерли иде. ‒ Аларның нәселе шундый. Атасы Нуриәхмәт тә,
бабасы Мотавал да хуҗа булырга, кеше эшләтергә яраттылар. Ә безнең нәсел
буйсына торганнардан түгел. Мин үзем аларга буйсынмадым. Үзем аларны
буйсындырдым! Атаң Галимҗан бер дә күренми, авырмыйдыр бит?
‒ Картая-картая акылың чыга башладымы?! Нишләп ул минем әти булсын!
‒ Картлык. Гафу ит. Картлык. Синең атаң...
‒ Азапланма! Минем атам Миркасыйм да түгел!
– Алай икән. Димәк... ‒ Уң кулы белән сакалын сыпырып, – димәк, барысын
да беләсең! – диде.
ЧУКРАК
74
– Беләм!
– Белгәч! Нигә ник туганыңа үкенеп яшисең?! Суксаң – үтер, тотсаң – өз!
Селәгәй булып яшәмә! Син аларга буйсынырга тиеш түгел! – диде Арслан,
зәһәрләнеп.
Ислах, Арсланны бугазыннан эләктереп:
– Муеныңны борганчы, исән чагында югал күз алдымнан! Синең көнең
бетте! – дип кычкырды.
– Ялгышасың. Минем көнем башлана гына әле.
– Имеш, мыскыл итә. Тирес түгәсеңме?! Син түктерәсең ул тизәкне миңа!
Син, син аны фермага бригадир итеп куйдырдың!
– Чү, чү, улым. Акыллы бул. ‒ Кулларын бугазыннан көчкә алып: ‒
Килешмәгәнне. Тинтәк син! Өстәвенә, аңгыра! Ферманы яндырып була, тизәккә
каткан сәнәкне яндырып булмый, – дип ысылдады.
***
Эңгер-меңгер төшеп килгәндә, Арслан Мифтахлар тәрәзәсенә чиртте.
Гөлйөзем, ятагыннан күтәрелә төшеп:
– Кем бар анда? – дип сорады.
Тыштан Арсланның:
– Энекәш, Мифтах, чык әле, – дигән тавышы ишетелде.
– Теге этең – карт бүрең килгән. Бүген тагын тынычлыгыбыз югала.
Кылкындырганчы эчертеп, исертеп китә икән, – дип ыңгырашты ана.
– Телеңә салынма! Сез ике имгәкне караудан гайре файдагызны күргәнем
юк әле. Ул миннән кеше ясады, – дип кычкырды Мифтах.
– Харап икән! Ике көн ферма мөдире булып эшләгәнсең икән. Моңарчы
менә шушы мич арасында утырган гарип картның пенсиясе белән анасының
кул эшеннән кергән акчага яшәгәнен оныткан.
Мифтах мыгырдана-мыгырдана чыгып китте дә бераздан, кереп, стакан
белән кабымлык алып, тагын ишек катына юнәлде.
– Арслан абзыкай түгел ул, Галимҗан абый, – дип алдап, ишекне тышкы
яктан япты.
Артыннан анасының:
– Алда! Галимҗанның намазга басуын, инде авызына бер тамчы да аракы
алмаганын белми идек, – дигәне ишетелде.
Мифтах үз-үзен белештермәслек булып исерде.
– Арслан абзыкай, син бит – минем атамнан да якынрак кешем, – дип
мыгырданды ул, телен көч-хәл белән әйләндереп.
– Ярар инде, Мифтах энем, ярар. Моны белүеңә рәхмәт, кәнишне.
– Әйдәле, синең исәнлегеңә күтәрик әле.
Мифтах стаканны Арсланга сузды.
– Җитте, энем, җитте. Яшь чак түгел. Яшь шактый, үзең беләсең, исерермен.
Син тот, тот. Сезгә, яшьләргә, килешә ул. Мин аны яшь чагында бер утыруда
бер литрны берүзем сындыра идем, – дип үртәде Арслан, егетне ныграк
исертергә теләп.
– Исерсәң, өйгә керерсең дә аварсың. Син безнең өйдәге үз урыныңны
беләсеңдер әле. Әллә оныттыңмы?! Күптәннән кергәнең юк шул. Ә мин
онытмадым. Сабый чактагылар онытылмый ул, Арслан абзыкай, онытылмый.
Әнкәйнең, Гөлйөземеңнең урыны һаман да шунда – түрдә аның.
– Исереп киттең.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
75
– Юк, мин сиңа рәнҗемим. Син булмасаң, без әнкәй белән күптән үлгән,
беткән идек. Син икмәк ташып ашатып үстердең мине.
– Нишлисең. Атаң тиешле кеше, Нуриәхмәтне әйтәм, юньле кеше булып
чыкмады.
– Беләм. Бик яхшы беләм. Хәзер менә монысы, тере мәет булып, ничәмә-
ничә еллар урында, хасталанып, минем җилкәмне кимереп ята. Катмый да!
– дип елады Мифтах, селәгәйләрен агыза-агыза.
– Анаң турында алай сөйләмә. Анаңа алай ук каты кагылма. Озак гомере
калмагандыр, – диде Арслан, яхшатланып.
– Башта мин катам әле. Ул кала. Хватит миннән! Иртәгә үк картлар йортына
олактырам. Хөкүмәт карасын! – дип йодрык төйнәде Мифтах, йодрыгы белән
башта борынын сөртеп.
– Түзәргә кирәк, энекәш. Түзәргә!
– Сиңа кадерле ул. Төннәрен сине җылытты шул ул. Мин – идәндә, сарык
бәрәннәре белән, пумуй чиләген баш астына мендәр итеп салып йоклап үстем.
– Кызма әле, энекәш. Мә, мә, тотып куй әле.
Мифтах эчеп куйды да суган капты.
– Ә теге ата мәчесе аркасында гомерем буе эт типкесендә, халык дошманының
малае булып кагылдым. Барыбер үстем.
– Үстең, энекәш, үстең, – диде Арслан, борын астыннан мыгырданып, – бар
ялгышың да шунда.
– Синең аркаңда! – Мифтах, елый-елый, Арсланны кочаклады. – Бары тик
синең аркада. Рәхмәт сиңа, Арслан абзыкай! Өшкерде мине тормыш, өшкерде!
Үзем генә беләм.
Нуриәхмәт килеп керде. Утын өеменә килеп, кулына утын түмәрләре өя
башлады. Арслан күз кырые белән генә аны күзәтеп, вакытсыз кергәненә
үртәлеп, борын астыннан мыгырданып:
– Моның керүе кирәкми иде. Моның керүе начар. Бу бит, чукрак булса
да үтәли күрә, – диде дә, Мифтах ишетерлек итеп, – моны әйтәм әле, атаң
Нуриәхмәтне. Сыңар аягын өстерәп, ничәмә-ничә елдан соң Себер булып
Себердән кайтты бит, ә? Һаман да булса яши, диген? – диде.
– Кайтты. Пычагым да Себердә булмаган ул. Бер завутта тимер кырып
яткан. Рәте беткәч, шәһәрдә урын тапмагач, койрыгын бот арасына кыстырып,
стададан куылган шакал кебек, аягын сөйрәп, барыр җире калмагач кайтты.
Ну миннән яхшылык көтмәсен! Шымчы! Бәреп үтергәнче күземнән югал!
Нуриәхмәт, чайкала-чайкала, ашык-пошык кына берничә утын түмәре
эләктерде дә кабалана-кабалана чыгып китте. Абзарның ачык ишегеннән
Мифтахның бар көченә:
– Чукрак тәре! – дип акырганы өй эченә кадәр ишетелде.
Гөлйөзем, ятагыннан башын күтәреп, Мифтах Нуриәхмәтне кыйный, дип
уйлап, җан авазы белән:
– Кагылма, кагылма аңа! Атаң бит ул синең! – дип кычкырды.
Абзардан Мифтахның мөгрәп җырлаганы ишетелде.
Бардым күлгә,
Салдым кармак,
Безгә балык эләкми шул...
Йөгереп китәрдәй булам да...
ЧУКРАК
76
Гөлйөземнең, бусаганы атлап керергә азапланган Нуриәхмәтен күрүгә, кан
качкан йөзе тагы да агарып:
– Син, барысына да син үзең гаепле! Син безне ташлап качтың да мәңгелек
газапка салдың. Син үзең мине Арслан тозагына ташлап киттең! Мин нәрсә
эшли ала идем? Ничәмә-ничә еллар халык дошманының хатыны булып газап
чиктем. Ул баланың күргәннәрен син күрсәң, син дә... Мин, мин шул баланы
үстерер өчен, бер уч икмәк өчен, үз-үземне корбан иттем. Ник дәшмисең?! Ник
дәшмисең?! Ишетәсең син! Беләм бит, беләм, ишетәсең! – дип, ямьсез үксеп,
мендәргә капланды. Бераздан башын күтәрде. ‒ Бер уч икмәк... Ай ул бер уч
икмәк! ‒ дип көрсенде. ‒ Ул елларда кемнәрнең генә башына җитмәде. Төрмәдәге
бер учлыларны тезеп, шуларга сабыйларын ияртсәң, күз күреме генә ераклыкка
җитмәсләр иде. Дөньясыннан туйдым, бауга менәр идем, итәгемнән шушы сабыем
тартты. Әй сабый, сабый... Үсеп җитте дә хәзер мине вакытсыз кабергә өстери.
Гөлйөземнең Арслан тырнагыннан котылмакчы булып, мыскыл итүеннән
туеп, исәеп килгән улының йөзенә карарга, багарга оялып, төнен колхозның
амбарына барганы хәтеренә төште. Урам яктан амбарның бура астын бармаклары,
тырнаклары белән казыды. Кечкенә тишектән арыш бүселде. Хатынның
калтыранган куллары арышка үрелде. Шулчак иңсәсендә чит кеше
кулы тоеп, катып калды. Сулышы бүленде. Эсселе-суыклы булып, курка-курка
гына артына борылды. Ай яктысы Арсланның йөзен яктырта иде. Гөлйөзем
төзәтә алмаслык ялгышлык эшләгәнен аңлап, өнсез калды... Бүгенге көндә дә
шуларны уйлады, әмма бәгыре каткан иде, елый алмады.
***
Күңеле сизде Хөллиянең, төн буена керфек какмады. Уңга-сулга боргаланды.
Мендәрен бер төшерде, бер күтәрде. Таң алдыннан гына йокыга изрәгәндә,
капкаларын шакыдылар. Хөллия тиз генә торып, ятагы башыннан халатын
алып киде дә, ишек катындагы фуфайкасын җилкәсенә элеп, капка ачарга дип
чыгып китте. Өйалды ишеген ачуга, аны капка артыннан ишетелгән, күрше
хатыны Мөгалимәнең, ачыргаланып:
– Нәрсә йоклап ятасыз?! Атаң белән анаң кая?! Торыгыз! Колхозның
фермасы, савым сыерлары яна бит! – дигән сөремле тавышы каршы алды.
Хөллиянең өстенә кайнар су сипкәндәй булды. Катып калды. Әти-
әнисенә хәбәр итәргә дип, ишек тоткасына үрелде. Кыяметдин абзый белән
Гыйльмениса түтинең күрше авылга – бертуган апаларына киткәнен исенә
төшереп, янәдән катып калды. Күз алдына ут капкан сыерлар, алар арасында
ялкын эчендә йөгереп йөрүче Мифтахы килеп басты. Үз-үзен белештермичә,
ярымъялангач килеш чыгып йөгерде. Тәненә, күкрәгенә килеп бәрелгән салкын
һавадан айнып, капкага җитәрәк туктап калды. Кире борылып керде дә, үксеп,
мендәргә капланды.
Пожар каланчасы каршысына җыелган халыктан читтәрәк баскан Арслан
янәшәсендә торган каенэнесе – Куйбышев партия мәктәбен тәмамлап кайтып,
яңа гына Кушкаен авылындагы «Коммуна» колхозында партоешма секретаре
булып эшләгән Мәмлиевнең колагына:
– Җиңел котылдың. Ярый әле колхозның берничә сыеры белән абзары гына
янды. Озаграк эшләсә, партиягә кереп, синең дә арт саныңа ут төртә иде. Синең
урынга утыра икән, дигән сүзләр йөри башлаган иде, – диде дә, җилферди-
җилферди, карт гәүдәсен чак-чак кына тотып, икенче якка чыгып басты.
Мәмлиев, әтәчләнеп, алга – уртага атылып чыкты. Чәй өстәле артында
Д А Н И Л С А Л И Х О В
77
җизнәсе Арсланның Мифтахлар нәселе хакындагы нотыгын исенә төшерә-
төшерә, тиз-тиз тезеп китте:
– Җәмәгать! Тарих кабатлана. Кайчандыр шушы урыннан безнең авылның
картлары Совет хөкүмәтенең дошманы Мотавалны сөргенгә сөргәннәр.
Бүгенгесе көндә шушы Мотавалның оныгы Мифтах нәрсә эшли?! Колхоз
фермасының януына сәбәпче була! – дип акырды.
Арслан, янәшәсендә басып торган Сөләй Сабирына колагын куеп:
– Колакка «Арслан» дигән сүз керде. Нәрсә ди ул? – дип сорады.
– Әле дә исәнме, катмадымыни, ди.
– Минеме?!
– Әйе. Колагым дөрес ишеткән булса, син диде бугай!
– Ай рәхмәт! Ашыкмыйм әле мин. Әле сезнең җеназагызны укып, соңгы
юлга озатасым бар.
– Тфү! Тфү!!! Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! Аллам сакласын! Син җен
картыннан, зират каргасыннан, барысын да көтәргә була, – дип, курка-курка,
Сабир читкәрәк китте.
Арслан, тамак кырып:
– Кем... Исемең кем атлы әле? Ходайның ачы каһәре төшкере, хәтерем юк,
– дип мыгырдады.
Халык арасыннан берничә кешенең, кабат-кабат:
– Соң, Арслан абзый, каенэнең ләбаса, каенешең! – дигән тавышларына,
колагын тегеләр ягына куеп, диванага сабышып: ‒ Кем?.. Каенлыктанмыни?..–
дип сорады.
– Каенешең! Мәмлиев! Исемен генә белмибез.
– Ә, әйе. Мәмлиев энем... – Бу минутларда Арслан инде тәмам тилегә
сабышкан иде.
– Минем синең авылыңда эшем юк! Каенлыктанмы син, Имәнлектәнме?..
Анысы – синең эш! Әмма шуны беләм. Ферманың януында Мифтахның бер
катнашы да юк. Ферма тирәсендә кемнәр эшли, кемнәр күбрәк йөри, шуларны
тыңлап караргадыр! – дип кычкырды.
Арадан берәү:
– Әйе шул. Әнә Ислах һәрвакыт маллар янында, фермада. Эчми, тартмый,
күзе үткер, – диде.
Икенче берәү:
– Сүзгә кеше кесәсенә керми... – дип тә өстәде.
Ислах күзе белән халык арасыннан Арсланны эзләде. Касыгына килеп
бәрелгән Арслан терсәгеннән сискәнеп, янәшәсендә басып торган ата тиешле
кешенең күзенә карады. Арсланның мәкерле күзләре: «Мин имәнне аудардым.
Сиңа чикләвекләрен генә җыясы калды, миңа үпкәләрлегең юк. Дәвам ит!
Калганы – синеке», – дип елмая иде.
Ислах сабыр гына сүз алды.
– Авылдашлар! Мин авылда әлләкем түгел. Гади бер скотник! Миңа бүгенгесе
көндә, бу минутларда сезнең барыгызга караганда да авыррак. Мифтах
– минем сабакташым, классташым, партадашым! Нәрсә генә булмасын, ферма
янган. Факт! Ә ферма өчен кем җаваплы?.. Минем гел бишкә генә укыган
сабакташым, классташым, партадашым Мифтах. Мин Мифтахны бик яхшы
беләм. Аның, кулына шырпы алып, фермага ут төртмәгәнен дә беләм. Әмма
ләкин мин кайтып барганда, көчкә-көчкә генә атлап, шыр исерек килеш
фермага кереп киткәнен күрсәм дә, күрдем, дип әйтә алмыйм.
ЧУКРАК
78
***
Мифтах, төрмәдән чыгып, авылына кайткач, атна-ун көн баш күтәрми
эчкәннән соң, башының чатнап авыртуына түзалмый уянып китте. Өйдәге
бушаган шешәләрне тикшереп чыкканнан соң, анасы Гөлйөземне уятып, акча
даулый башлады. Анасыннан акча алып булмаячагын аңлагач, сатарлык әйбер
эзләп, өй эчен тентеде. Чормага менде. Бераздан, бармак калынлыгы тузан
каткан, бабасы заманындагы самавырны күтәреп төште дә, әштер-өштер генә
сөрткәләп, ишек төбенә җәелгән арыш капчыгына тыгып, җилкапкадан урамга
чыкты. Кая барырга икән дип, алан-йолан каранып торганнан соң, җитез-
җитез атлап, тыкрыкка кереп югалды. Бераздан ул Нургата карт оныгы, әлеге
дә баягы сабакташы, спекулянтка әверелгән, «төнен сатар» Ислахның кызыл
кирпичтән салынган ап-ак калай түбәле йорты баскычында, капчык авызыннан
самавырының бер кырыен чыгарып, өстендәге сырмасының каешланган җиңе
белән ышкып ялтыратып утыра иде.
Шыгырдап ачылган ишектән башта – кап-кара мәче, аның артыннан йорт
хуҗасы килеп чыкты да иркенләп киерелде, иренеп кенә:
– Нинди йомыш, – диде, чәйнәлеп тә бетмәгән коймагының мыегына
сыланган маен ялап.
Мифтах, кабалана-кабалана, капчыктан самавырны чыгарды.
– Менә! Менә күрәсең, настоящий реликвия! Тарих! Җиз самавыр. Хәтта менә
медальләре дә бар. Күпмегә аласың? – дип, эчә-эчә эренләп, шешенеп беткән
чепи күзләрен баскычның югары катында басып торган өй хуҗасына төбәде.
Керәсе мал тешне сындырып керә, дигәндәй, Ислах узган атнада гына
каланың бер кибетендә мондый самавырларның бәяләрен күреп, ис-акылы
китеп, шаккатып кайткан булса да, бер дә исе китмәгәндәй:
– Әнә тегендә – почмакка ыргыт. Бер яртылык алырсың, – диде.
– Син нәрсә, Ислах?! Бу бит – җиз самавыр! Бу бит, беләсеңме, ничәнче
гасыр?!
– Белмим! Белергә дә теләмим. Самавыр, кирагаз заманы узды. Һәр кешедә –
газ, электр. Эт пес иткәнче, чәйнектәге суың кайный да чыга. Тузаны юк, исе юк,
күмер салып, көл түгәсе юк. Пычагымамыни бу самавыр миңа! Бу самавырдан
акча ясар өчен, агай-эне... Башта әле аны, машинага егерме литр ягулык салып,
калага алып барып, кача-поса йә булмаса милиция аркылы җиденче бабаңа кадәр
тикшерелеп, антиквар җыючы абыеңа тапшырырга кирәк. Күпмегә ала. Әле
аламы. Аннан егерме литр ягулык салып кайтасы... Беләсеңме хәзерге вакытта
ягулыкның – бензинның күпме торганын?! Туда – егерме, сюда – егерме, менә
сиңа – кырык! Мае, дегете, ашханәсе, трансмиссиясе, амортизациясе... Менә
сиңа мә! Бу самавырыңнан бер чиреклек тә калмый.
– Алай итмә инде, күрше, сабакташ. Һич югы бер литрлык бир!
– Теләгең. Телисең икән калдырасың, теләмисең икән алып китәсең. Анысы
– синең эш.
Ачуыннан еларга җитешкән Мифтах, апрель кояшының җылысына
ләззәтләнеп, мырлый-мырлый аягына уралып бөтерелгән мәчене тибеп
очырды.
– Кит әле! Ичмасам, син нервымда уйнама! Алай ярамый инде, Ислах.
Баедым, дигәч тә...
– Нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын белгәч, нигә миңа килдең? Үзең
генә илтеп тапшыр. Уч тутырып акча алырсың. Кайчандыр сөргенгә сөрелгән
Д А Н И Л С А Л И Х О В
79
бабаларыңны да исеңә төшерерләр. Сине өйрәтәсе юк. Син закуннарны яхшы
беләсең. Милициядәгеләр – синең үзеңнекеләр. Спекуляция өчен ничәнче
статья әле? – диде дә өенә кереп китте.
Кабат өй ишеге ачылды. Ишектән, мәче савыты кадәр кечкенә генә савытка
салынган аш күтәреп, калтырана-калтырана, Хөллия, аның артыннан Ислах
чыктылар. Ислах, нәрсә әйтергә дә белмичә басып торган хатынына астыртын
елмаеп:
– Нәрсә өнсез калдың?! Әнә бит, миңа кияүгә чыкканчы артыңнан йөргән
ухажорың төрмәдән кайткан! Хәер сорап килгән. Бабасыннан ядкарь булып
калган соңгы самавырын сата. Аш бир үзенә. Бик бетерешкән. Ябагасын
коялмый азаплана, – дип ыржайды.
Мифтах белән Хөллиянең күзләре очрашты. Мифтахның тәне эсселе-
суыклы булып, тәненә каз тәне чыкты. Башын түбән иде. Исәнме, дияргә дә
теле әйләнмәде.
– Нәрсә?! Күзләрегез белән... Биш ел сөешкәнегез җитмәгән, хәзер минем
нигездә, минем бусагамда каш сикертәсезме?!
Ислах, Мифтах кулыннан самавырны тартып алып, югарыга – кояшка
күтәрде:
– Ялтырыймы?! Ялтырый! Аһ, ничек матур ялтырый, – диде, самавырны
кулында бөтереп. – Кара син моны, ничек ялтырый. Тырышкан! Минем бабай
ничек тырышкан! Кара, минем бабай ничек ялтыраткан! – Кан сауган күзләре
белән Мифтахка карап: – Ә син аша-аша, тартынма. Дөнья куласа, бер әйләнә,
бер баса. Бер ялтырый, бер калтырый! – дип, самавырны, болгап, урамга
ыргытты. Шаркылдап көлеп, кесәсеннән акча чыгарып, Мифтахка сузды.
– Хәзер ялтырамый. Юк. Хәзер ялтырамый. Мә, сабакташ! Мә, мә, яшьтәш!
Мә, авылдаш! Ал, ал, сабакташ. Ал, күрше! Акча бу. Биш самавырлык акча.
Алмыйсың?! Дөрес эшлисең. Бар, бар, сабакташ, бар, күрше, бар, авылдаш,
юлыңда бул. Иртәгә шул самавырыңны ялтыратып алып килсәң, ун самавырлык
акча бирәм! – дип кычкырды.
Хөллиянең кулындагы кайнар ашы өстенә акты. Тәненә үтеп кергән кайнар
ашка айнып, аптыраган хәлдә, бер – алга, бер артка атламакчы булды. Күзләре,
тирән уйга батып, карашы төпсез киңлеккә төбәлгән Мифтахка төште:
– Килешмәгән эшләр эшлисең. Күз алдында череп, юкка чыгып барасың.
Бүтән капкамны ачып керәсе булма!.. – дип иңрәде.
Мифтахның күзе яшьләнде. Бугазына төер утырды. Хөллия артыннан
ябылырга да өлгермәгән ишеккә борылып:
– Миңа гына түгел, нәселгә төшкән каһәр, каргыштыр бу! – дип, бугазындагы
төерне йотмакчы булды. Авызыннан буталып, боламыкка әверелеп чыккан
соңгы җөмләсен исән калган ярымчерек биш-алты теше белән чәйнәп, имгәтеп,
һавага төкерде.
Күз төбенә бәреп чыккан яшен җиң очы белән сөртеп, карашын еракка-
еракка төбәп, тирән уйга батты.
Реликвия... Гасыр... Ә ул белә микән? Юк, ул белә микән Ислахның
Миркасыйм атлы «атасының», Мифтахның бабасы Мотавал муллага ялланып,
самавырчы малай булып, шушы җиз самавырны ничә тапкыр кайнатып, күмер
салып, төннәрен сукыр лампа яктысында киез ката балтырыннан кисеп алынган
киез белән ялтыратып утырганын?!
Юк шул... Мифтах та, Ислах та боларны имеш-мимешләрдән ишетеп
белсәләр дә, күз алдына китерә алмыйлар иде.
ЧУКРАК
80
***
Мифтах өенә кайтып керде. Гөлйөзем, гадәттәгечә, аның исереп, тузынып
кайтачагын, өйнең астын-өскә китереп, икесен дә утлы табага бастырачагын
белгәнгә күрә, өстәлгә башланмаган аракы утырттырган иде.
Мифтах шешәне алып әйләндергәләп торды да, башта – ятактагы хаста
анасына, аннары мич арасында утырган ата тиешле кешегә – Нуриәхмәткә
озак кына карап торганнан соң, шешәне алып, ишегалдына чыкты. Абзарга
керде. Чөйдән бау алды. Бауга элмәк ясады. Элмәкле бауны абзарның өрлегенә
бәйләде. Элмәк астына ит чаба торган бүкәнне китереп, шуның өстенә утырды
да тирән уйга батты. Аның колагында, әле сәгать- сәгать ярым элек кенә, сөйгәне
Хөллиянең: «Күз алдымда череп югаласың бит», – дигән сүзләре зыңлый иде.
Шушы кыска гына – күз ачып йомган арада, күз алдыннан сабый чаксыз, үсмер
чаксыз, сагынып искә төшерерлек шатлыкларсыз узган гомеренең кайгы-
хәсрәтләре,
тапталган, кыйналган, нахакка рәнҗетелгән, кояшсыз, болытлы
көннәре тәгәрәп узды. Рәнҗетелүләргә түзә алмыйча, якыннарына
кылган усал
гамәлләре... Нахакка утырып, биш елын Түбән Тагилда калдырып кайткан яшь
гомере, авыл капкасын атлап керүгә, беренче мәхәббәтенең, көянтәсенә буш
чиләген асып, килен булып төшкән Ислах нигезеннән чыгып, аңа очравы...
Буш чиләк... Әйе. Авыл капкасыннан, Ислах нигезеннән каршы алган буш
чиләк!
Мифтах шешәне әйләндергәләп торды да, утырган җиреннән, шешә
борынына элмәк кидерде. Утырган урыннан торып, элмәк астындагы бүкәнгә
уң аягын куйды.
– Йә – син, йә – мин! – дип, бүккәнне тибеп аударды. Асылынып калган
аракылы шешә абзарның нәкъ уртасында, Мифтах гомеренең соңгы сәгатенә,
соңгы минутына кадәр асылынып, эленеп торды. Аңа беркемнең дә кагылырга
хакы юк иде... Мифтахны җирләп кайтканнан соң гына, авыл яшьләре ул
бичара шешәне баудан азат итеп, баш киемен салдырып, өч ягына утырып
«ясин чыктылар».
***
Бу көн – Мифтах тормышында икенче борылыш алган, аны иманга китергән,
намазлыкка бастырган, картаеп, соңгы сәгатенә-минутына кадәр авызына
хәмер алудан ваз кичтергән көн иде.
Мифтах авылда беркемнең дә сүзен колагына элмәсә дә, нинди генә исерек
чакларында да Шәмсия карчыкны тыңлый иде.
Аның нигезендә, өендә тугангамы, әллә кендек әбисе булгангамы, бабасы
Мостафа үлгәнче, әнисе белән шуның ышыгында сыеныр урын тапкангамы,
әнисе Гөлйөземнең Шәмсия әбигә булган изге карашын тоепмы, бабасы
Мостафа йортыннан үз, нәселе нигезенә – Мотаваллар ишегалдына салынган
«Кияү йортына» кайтып тәпи атлап киткәч тә, җан асрарга ризык эзләп, тимер
кружкасын күтәреп, алпан-тилпән көчкә атлап, Шәмсия әбисенең кәҗә имчәген
бүлешергә, сөт чөмерергә йөргән чагын искә төшерепме, әбекәйнең әрәмәлектә
сабын чәчәге, зәңгәр кыңгыраулар астында пешкән бармак башы кадәрле җир
җиләкләрен өзеп каптырган чагынмы, бәлки, уфалласына төялгән печәне өстенә
утыртып кайткан сабый чакларын исенә төшерептерме, ул аны хөрмәт итә иде.
Күзен йомса, күз алдында – савыттан кайнар ашы итәгенә аккан, мөлдерәмә
күзләрен тутырып караган Хөллиясе басып тора иде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
81
Мифтах шул көннән «әүлия»гә әйләнде. Җомга намазларын калдырмады.
Өендә тәртип урнашты. Өйләнде. Хатыны – түбән урамның Чүрәкәй
Гарифының уртанчы кызы Әкълимә иде. Хөллия белән бергә сабакка йөргән,
бер парта артында сигез ел белем алган дуслар иде. Мифтах белән Әкълимә
бергә кушылганнан соң, әйтерсең лә бу ике дус арасыннан кара мәче йөгереп
узды. Әкълимә Хөллиянең яшьлек мәхәббәте – Мифтахка кияүгә чыккач
та, алар арасындагы ярату хисләре сүрелмәгәнлеген сизеп, Хөллия белән
сөйләшмәс булды. Ислах өчен дә бу кулай иде. Мифтах белән Ислах берсеннән
берсе уздырып дөнья көтсәләр, хатыннары ярыша-ярыша бала тапты. Мифтах
соңга калып өйләнгәнгә күрә, аның беренче баласы Нурбәк Ислахның өченче
баласы Лилия белән бер елгы иде. Мифтахның дүрт кызы, бер малае, Ислахның
дүрт малае, бер кызы туды.
Нурбәк белән Лилияне авылда Таһир – Зөһрә яки Ләйлә – Мәҗнүн дип
йөрттеләр. Төскә-биткә дә, буй-сынга да матурлар, Лилия – коеп куйган анасы
Хөллия, Нурбәк нәкъ атасы Мифтахка охшаган. Бер мәктәптә, бер сыйныфта
бишлегә генә укыдылар. Ата-аналарының сүзенә колак салмыйча, җиденче
сыйныфтан җитәкләшеп йөри башладылар. Хөллия белән Мифтахның
яшьлеген белгән авылдашлары аларның мәхәббәтен Хөллия белән Мифтах
мәхәббәтенең дәвамы дип атыйлар иде. Тик бергә булуларына гына ата-
аналары, иң элек Әкълимә каршы булса, Ислах Мифтахны кодасы итеп түренә
утыртуга мең тапкыр риза бәхил түгел: «Әгәр бусагамнан Мифтах атлап керсә,
әнә баш очымда балта! Йә – ул, йә – мин!» – дия иде.
Лилия унны бетергәч, Казанның икътисад, Нурбәк Новосибирскиның аграр
институтына укырга керделәр. Баштагы елларда Казан – Новосибирск юлын
таптасалар да, соңга таба, өченче, дүртенче курсларга җиткәч, очрашулар
сирәгәйде. Институтта Лилия артыннан чабучы егетләр күп булса, Нурбәкнең
дә теләсә нинди кызга бер борылып елмаюы җитә иде. Ана буласы, бала
сөясе, кияүгә чыгасы килү табигатьтән салынган кыз бала өчен Нурбәкнең
аспирантурада укуын дәвам итәргә теләвен ишетү авыр булды, ике якның
да ата-аналарының каршы булуларын да истә тотып, Лилия үзеннән өч курс
алда укып бетергән, Казанның олы гына бер түрәсенең малаена кияүгә чыкты.
Тирә-якта булмаган, күрелмәгәнчә бай итеп, Казанда да туй ясадылар. Туйга
ярты авылны чакырдылар. Кияүнең, кодаларының байлыгын, кемнәр белән
туганлашканнарын күрсәтер өчен дип, Ислах, иң беренчеләрдән итеп, чакыру
билетын Мифтахларга илттертте. Мифтах та, бераз гына үзеннән кушып, янәсе,
малае Нурбәк институтны тәмамлап аспирантурага кергән, киләчәктә зур галим
буласы икән, шул хөрмәттән институтның ректоры аларга чакыру җибәргән,
иртәгесен поездга утырып Новосибирскига юл тотабыз, дип җавап кайтарды.
Мифтахның Новосибирск дигәне күрше авылдагы дусты Гарифулланың
умарта бакчасы булып чыкты. Өч-дүрт көн дә үтмәде, битен биш-алты кортка
чактырып, шешенеп, авыл халкы уянганчы дип, бакча артлатып кына авылына
кайтып егылды.
Нурбәккә дә егет булып йөрергә күп язмаган иде. Ул институттан чыгып,
тулай торагына кайтырга дип трамвайга утыруга, трамвайның урта ишеге
ачылып, ишектән ике гүзәл эчкә үттеләр. Берсенең икенчесенә:
– Синең бүген ничә пар иде? – дигән җөмләсе, икенче кызның – озын кара
юан толымлысының:
– Ике! – дип җавап кайтаруы барысын хәл итте.
Ерак Себердә, урыс шәһәрендә туган телен ишетү Нурбәк өчен әйтеп
ЧУКРАК
82
аңлатмаслык могҗиза, бәхет иде. Ул тизрәк кызлар янына елышты. Кызлар төскә-
биткә, чибәрлеккә дан булмасалар да, татарча сөйләшүләре белән Нурбәкне
әсир иттеләр. Каш астыннан серле елмаеп, егетне үтәли тишкәне – Әнисә. Җиде
яше тулар-тулмас әти-әнисе белән Әлмәт якларыннан Себергә нефть чыгарырга
күчеп киткән гаиләдән. Атасы Шәйдулла – Новосибирск шәһәрендә «Газпром
нефть» ачык акционерлык җәмгыятенең олы бер түрәсе, әнисе Зәлия – шәһәрнең
үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары, эчке авырулар табибы, терапевт.
Әнисә унберенче сыйныфны тәмамлагач та, шәһәрнең нефть-газ университетына
укырга керде. Татар җанлы Шәйдулла, теләсә-теләмәсә дә, хатыны
сүзеннән, үгетеннән туеп, кызын бәхетле итү теләге белән колагын урыс
егете Сергейдан тешләтте. Егетнең әти-әниләре гаилә дуслары иде. Өстәвенә
Сергейның атасы Василий Михайлович – Шәйдулланың төп хуҗасы да.
Ике якта озакламый кода, кодагый булабыз, бары тик балаларның укуларын
бетерүен генә көтәбез, тиздән туй ясыйбыз, дип хыялланалар, чөнки фатир,
икесенең дә машинасы бар, тормыш башларга – ак көнгә дә, кара көнгә дә
акча салынган иде.
Беренче очрашуда ук Нурбәк белән Әнисәнең күзләре бик тиз аңлаштылар.
Кызның күз карашы – егет йөрәгенә, Нурбәкнеке Әнисә йөрәгенә ук булып
кадалды. Ике йөрәк бергә сулкылдый, бергә тибә иде. Нурбәк, бар дөньясын
онытып, үз тукталышын узып, кызларга ияреп, трамвайдан төште. Дөньяның
кайсы якка барганын аңлаган Әнисәнең иптәш кызы тукталыштан сулга
каермакчы иде, Әнисә аны туктатты. Читкә алып китеп, берничә минут
сөйләшкәннән соң, кызлар, култыклашып, Нурбәк янына килделәр.
– Без кайтып җиттек, – диде Әнисә. – Исемегезне белсәк, китәр идек.
– Үрдәк! Әй лә, Нурбәк, – дип, кулын сузды егет. Аның һәрвакыт шулай
шаярта торган гадәте бар иде.
Кызлар рәхәтләнеп көлгәннән соң, Әнисә дә кулын сузды.
– Син үрдәк булсаң, мин – әнисе, то есть, Әнисә!
Көлү дәвам итте. Егетнең Әнисә бакчасына кереп барганын сизгән Зинаида
да йоклап тормады. Нурбәк алдында боргаланды, сыргаланды, кулын сузды.
– Татарстаннан! Зәй шәһәреннән.
Әнисә иптәш кызының дуэльга чакырганын аңлап-сизеп, көйдерә, яндыра
торган сихри күзләре белән үтәли тишәрлек итеп, Нурбәккә карады. Күңел
түрендә моңлы аһәң, сихри сүз, кирәкле тембр тудырып, егет күңеленә сары
май булып ятарлык итеп:
– Пока, Нурбәк! – диде.
Нурбәк Әнисәнең аккош мамыгына манып сыйпаган, назлаган, изрәткән,
оеткан сүзләреннән айнып, Зинаиданың кулын алды.
– Алай килешерме соң, Әнисә? Минем җанымда – давыл, гарасат! Хисләрем
менә-менә ярыннан чыгарга тора. Ашыкма. Тынычлансын ул йөрәк. Бер-
беребездән аерылсак, харап булабыз, – диде.
– Аның өчен нишләргә кушасың, егет?
– Бергә атларга, Әнисә, бергә! Ахыр көнгәчә бергә атларга!
– Кая?!
– Ярга! Без гомер итәсе ярга!
Егет кулын кызга сузды. Әнисәнең бармаклары Нурбәкнең учына кереп
оялады.
Нурбәкнең беренче тапкыр Әнисә тупсасын атлап кергән көнне дә һич
онытырлык түгел, хикәя итеп язарлык иде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
83
Әнисә фатирларының кыңгырау төймәсенә басуга, әнисе Зәлия ханым
елмаеп ишекне ачты. Артта ят егет басып торганын күреп, йөзе үзгәрде,
сөмсере коелды. Әнисә эшнең кай тарафка барганын бик тиз чамалап,
тукталышта Зинаида белән корган сценарий буенча:
– Әни, таныш бул, Нурбәк! Зинаида, нәрсә карап торасың, таныштыр!.. –
диде.
– Ә, әйе. Зәлия Фәтхуловна! Таныш булыгыз! Бу егет – минеке, минем... То
есть, безнең якташыбыз, Татарстаннан, татар егете – Нурбәк! – дип елмайды
Зинаида.
Хуҗабикәнең йөзе яктырды:
– Ишек катында басып тормагыз! Әйдәгез, түргә узыгыз! Кызым, аякларына
кияргә тапочка бир, – диде һәм, елмаеп, Зинаиданың бит алмасыннан яратып
тотып, – алайса, минеке, синеке, Татарстаннан, дигән буласың! Ах сине! –
дип, эчкә кереп китте. Ерактан ишетелгән: «Кулларыгызны юыгыз да марш
аш бүлмәсенә!» – дигән сүзләре фатирның зурлыгын, анда кемнәр яшәгәнен
чамаларга мөмкинлек бирә иде.
Алар, кулларын юып, аш бүлмәсенә кергәндә, алъяпкычтан, олы яшьтәге
ханым аш өстәле кырыенда кайнаша иде. Ул керүчеләргә борылды. Нурбәкне
күреп, катып калды. Кулындагы итле савыты идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде.
Иреннәре кысылды. Кысылган иреннәр аша көчкә-көчкә генә ике сүздән
торган җөмлә сытылып чыкты: «Син кайттың...» Тез буыннары калтырап, арык
гәүдәсен күтәрә алмагандай идәнгә ауды. Зәлия күпме генә аңына китерергә
тырышса да, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәнче, хуҗабикә кулында
җан бирде. Бу бичара карчык – аларның ашчысы, асраулары Зөлхиҗә иде.
Кем иде ул?.. Каян иде ул?.. Кемнәре бар? Кай тарафтан бу якларга, Себергә
килеп чыккан? Биредә туган, дисәң, сөйләшүе чиста, нәкъ Казан арты сөйләме.
Аның хакында үзеннән башка беркем дә берни дә белми иде.
Шәйдулла аны, Әлмәттән бирегә күчеп килгәч, чеп-чи урыс шәһәрендә
кечкенәсе Әнисәсе үз телен – ана телен онытмасын, дип, шәһәр картлар
йортының элеккеге директоры, якын дусты Степанов Николай Иванович
тәкъдиме белән, үзләренә асрау, өй хезмәтчесе итеп алып кайткан иде. Шул
көннән башлап, Зөлхиҗә апа аларда яшәде. Акылы, сабыр, зирәк холкы белән
үз кешеләренә, туганнарына әверелде. Аңарда ниндидер үзенә генә хас зәвык,
аристократларча затлылык бар иде. Алман һәм инглиз телләрен шома белүе,
мандолина һәм рояльдә искитмәле уйнавы затлы гаиләдә тәрбияләнүен сиздерә
иде. Кеше сүзенә кысылмады. Ярты ел саен, үз теләге белән, хастаханәгә барып,
миннән шикләнмәсеннәр, сабый үстерәләр, дип, тикшерелеп кайта иде.
Каян килеп картлар йортына эләккән?! Чыгышы, нәсел-нәсәбе каян?!
Зөлхиҗә апа үзе турында беркайчан да берни дә сөйләмәде.
«Син кайттың?..» Нәрсә әйтергә теләде ул?.. Нурбәкне кем белән бутады?..
Кемгә охшатты?! Туганынамы?.. Әллә баласынамы?.. Моны беркем дә аңлата
алмый иде. Бу сорауга җавапны ул үзе белән мәңгелеккә алып киткәндер, дип
уйладылар.
Шәйдулла, шәһәрнең картлар йорты, өлкә архивларын актартып, тикшертеп
караса да, аның хакында бернинди дә мәгълүмат таба алмады. Еллар үткәч
кенә Нурбәк, очраклы рәвештә, Зөлхиҗә карчыкның серенә азмы-күпме төшенә
башлады.
Көннәрдән бер көнне Нурбәк, Әнисәсе белән телевизор карап утырганда,
экранда Икенче Бөтендөнья сугышы вакытындагы балалар концлагерен
ЧУКРАК
84
күрсәттеләр. Әнисәнең теленә җан керде. «Шулай берчак, – диде ул, – ул
чакта миңа ничә яшь булгандыр, хәтерләмим, дүрт-биш яшь булды микән,
Зөлхиҗә апа белән телевизор карап утырабыз – экранда нәкъ шушындый
кадр: балаларны товар поездына төяп, Германиягә озаталар иде. Ачык вагон
ишегеннән шыплап тутырылган балалар күренде. Иң алда сөяктән генә торган,
коточкыч ябык бер кыз бала, ачлыктан йөзе зәңгәрләнеп, күз төпләре эчкә
баткан нәни энесенме, әллә башка берәүнеме кочаклап басып тора иде. Зөлхиҗә
апа, ачыргаланып: «Мөхәммәтҗан!» – дип, экранга капланды. Идәнгә ятып
бөгәрләнә-бөгәрләнә, йодрыкларын тешли-тешли үксеп елады. Әйе, әйе, җиңү
бәйрәмен каршы алган көннәр иде ул. Бишенче май – әтинең туган көне. Кичен
безгә кунаклар – Василий Михайлович һәм Николай Ивановичлар хатыннары
белән килгәннәр иде. Тынычлана төшкәч, Зөлхиҗә апа бу турыда беркемгә дә
сөйләмәвемне үтенде».
***
Өй ишеге киерелеп ачылып, бүрегенең бер колакчыны төшкән, икенчесе
өскә таба бөтереп күтәреп куелган, сул аягындагы киез итегенә галош
кидерткән, таякка таянган Галимҗан килеп керде. Ишекнең төбенә кадәр
киерелеп ачылуына, ишекне тотып калалмаганына үртәлеп, үз-үзен битәрләп:
– Эчергән кул! Ишек тотып калырлык та хәлеңнән килмәгәч, нигә яшәргә?!
Мишәр әйтмешли, избагызга салкын кертеп тутырдым! – диде.
Көне буена кеше күрергә тилмергән Гөлйөзем:
– Өе җылыныр. Менә күңел суынмасын! Исәнлек-саулыкмы? – дип
җаваплады.
– Соң... Күрмисеңмени? Әнә ич. Ишек тыңлатырлык та хәлем калмаган.
Мәңгелек йортыңа китәргә вакытың җитте, төшеп ят, дисәләр, белмим, тибеп
кенә төшермәсәләр, төшеп ятарлык хәлем булыр иде микән?.. Мин дөнья
башланганда туган кеше бит инде. Арслан кайткан. Күрдегезме әле?
– Юк! Күрәсебез дә килеп тормый.
– Урамда, капкасы төбендә очрады. Сүзләрен көч-хәл белән аңлата. Әллә
авызы чалшая башлаган. Селәгәе агып тора. «Киленгә түзеп була, малайга
түзеп булмый. Малай талый. Малай начар, – ди. – Авылга кайттым. Аларда –
шәһәрдә яшәп булмый. Өмет, Өметкәем вакытсыз китеп харап итте. Ул исән
булса, мин мондый көнгә калмый идем», – дип, иярә килгән малаен исенә
төшереп азаплана.
– Күрә әле ул. Кеше каргышы җирдә ятмый. Ул, бердәнбер исән калган
төпчеге, ничек итеп аналары Рәшидәнең, әбиләре Мәликә түтинең газап
чиккәннәрен оныткандыр дип уйлыйсыңмы?! Сабый чак мизгелләре
онытылмый. Ул сабыйларның күргәннәре... Ярый әле, бәхетенә тегеләре үлде.
Ул башкисәрләре исән булса, күрмәгәнен күрсәтәләр иде әле аның! Теге баласы
кем атлы иде әле? – дип, яткан урынына җайлашты карчык.
– Кайсын әйтәсең, Гөлйөзем?
Баш астындагы мендәрен өскәрәк күтәреп:
– Иң өлкәнен, иярә килгәнен беләм, Өмет! Тегесе... Иң беренчесе. Өметтән
соңгысы. Уртак балалары? – диде.
– Тапкансың сорар кеше! Мин кайчакларда үз исемемне дә онытам,
Гөлйөзем, – диде Галимҗан, сызлаган аягын уа-уа.
Арсланның иң беренче баласы Габдуллаҗан исемле иде. Мәктәпне әлле-
мәлле генә көч-хәл белән бетерде дә, кешедән күрмәкче, бик тиз байыйм, дип,
Д А Н И Л С А Л И Х О В
85
читкә чыгып китте. Ярты ел чамасы югалып торганнан соң, өтек хәлдә авылына
кайтып төште. Кайтып өч көн дә тормады, атасы белән пычакка-пычак килеп,
канга батып сугышып, кичкырын, кояш батканда авылдан чыгып югалды.
Атна-ун көн дә үтмәде, янәдән авылына кайтты. Бу юлы аның кулында затлы,
кыйммәтле зур-зур бүләкләр тутырылган чемодан, кесәсе тулы акча, өстендә
затлы кием иде.
Кайтып төшкән көнне үк авыл егетләрен сыйлап, кибеткә кергән һәрбер
кешегә кибет шүрлегеннән нәрсә дә булса сатып алып бүләк иткәннән соң,
үзенең энеләре белән өерелеп сугышып, кыйналып, клуб баскычына исереп
ауды.
Арслан улының атна-ун көн эчендә баеп кайтуына шикләнә иде. Ул аны
үз бусагасыннан атлатасы килмәсә дә, нишләсен, Өметнең сүзләренә каршы
килалмады. Өмет: «Без агай-энеләре була торып, авыл халкыннан көлдереп,
туганыбызны урамда, клуб баскычында аунатабызмыни?! Нәрсә генә дисәң
дә, ул бит – безнеке, үзебезнең кан», – дигәч, ризалашты.
Габдуллаҗанның кинәт баеп кайтуы авыл халкында да шик уятты. Авылның
үткен телле кешеләре, Арсланны күрүгә, көлеп: «Күчеп китәсез икән, дип
ишеттем, кай тарафларга юл тотасыз, Себергәдер инде», – дигән сорауларына,
Арслан: «Себердә миңа бетем калганмыни?! Ашыксаң, үзең бара тор», –
дип җавап кайтара иде. «Себер» сүзен ишетүгә, ул эсселе-суыклы булып,
куркып, калтыранып китә, күз алдына үзе төрмәләргә озаттырган Мотаваллар,
Нуриәхмәт, Галиәхмәт, Галимҗан, Батырҗан, Мифтахлар килеп баса, Себерне
ул башкача күз алдына китерә алмый, «Себер» сүзе аның өчен «төрмә» сүзе
белән бер иде.
«Арсланның ышпанасы Себердә нефть вышкасы сатып алган, Арсланның
башкисәре Себердә алтын приискасы сатып алган икән», – дигән мыскыллы
сүзләрне ишетмәс өчен, ата кеше өеннән чыкмас булды. Авылның кыяк
телле, әйткән бер сүзе белән кистереп, өздереп, өтеп ала торган кайберәүләре,
мыскыллап: «Арслан Мотавал чакыруы буенча Себергә китә икән. Хәзрәт аңа
үз шахтасында бер вакансия саклый, үзен самавырчы малай итеп алмакчы,
шуның өчен Арсланның улын атасын алып килергә, кодаларга дип, күп акчалар
тоттырып, киендереп кайтарып җибәргән, Габдуллаҗан атасы башына кайткан
икән», – дип сөйләделәр.
Габдуллаҗанның гына бу гайбәтләргә бер дә исе китмичә: «Бер атна эчендә
ничек бик тиз баеп кайттың?» – дигән сорауга: «Ярты ел шахтада эшләгән
акчамны Әгерҗе саклык кассасыннан алып кайттым», – дип җавап кайтара
торды.
***
Көтүче чишмәсеннән әллә ни ерак түгел иңкү урынны үткәч, бер чокыр бар.
Авыл көтүен көтәргә ялланган күрше авыл марилары – Степан белән Николай,
уйсу җирдә үлән күбрәк, куерак дип, малларын шунда куарга булдылар.
Чокырга килеп җитәрәк, алдан киткән берничә сыерның чокыр төбенә төшеп,
түгәрәк ясап, бер-берсенә карап, койрыкларын өскә күтәреп сөзәргә әзерләнгән
кыяфәттә, шул җирне, чокыр төбен иснәүләрен күреп, гаҗәпкә калдылар.
Карт мари Николай янәшәсендә телен асылындырып, арт аякларына утырып
торган этенә «фас!» дип кычкыруга, кечкенә генә эт чәң-чәң килеп чокырга
тәгәрәде. Сыерлар эттән өркеп читкә чәчелделәр. Эт алгы аяклары белән җирне
чокыды да, авызына ниндидер чүпрәк кабып, артка тарта, чүпрәкне тартып
ЧУКРАК
86
чыгармакчы булып тартыша башлады. Степан бу хәлне күреп, кызыксынып,
чокырга төште. Төшүе булды, эт авызыннан чүпрәк өзелеп, маэмай артына
тәгәрәде. Степан чүпрәкне тартып чыгармакчы булып иелде. Борынына сасы
ис бәрелде. Чүпрәкне тартуы булды, җир астыннан адәм кулы килеп чыкты.
Степан агарынып катты. Куркудан, ашыга-ашыга, өскә үрмәләде. Иптәшенә
карап: «К-к-к... күрдеңме», – сүзенең «к» хәрефе генә авызыннан өзелеп чыкты.
Тегесе суларга да куркып, чокыр төбендә терсәгенең өске өлешеннән
югарыга – җир өстенә чыккан кулның бер бармагы бөгелеп: «Кил монда!
Минем янга!» – дигәндәй тоелып:
– Юк, юк! Не надо! – дип, борын астыннан мыгырданып алганнан соң,
Степанга:
– Әйдә! Тизрәк башны алып качыйк моннан! – диде.
Степан каршы төште.
– Тизрәк авылга хәбәр итәргә кирәк, – диде ул.
– Кирәкмәс! Без үтергән диярләр. Бәласеннән башаяк! Күмик тә куйыйк.
Степан аның белән ризалашмады.
Урманнан бер күтәрәм чытыр урлап тотылып, биш ел гомерен төрмәдә
утырып кайткан Николай, сорау алуларның нәрсә икәнен белгәнгә күрә,
«Кирәкми! Ялгышасың! Башны харап итәсең!» – дип Степанга ялынса да,
Степанның үз туксаны туксан иде. Ул читтә чирәм чемченеп йөргән атына
таба йөгерде.
Бераздан ул авыл урамына очып диярлек килеп керде дә, авыл өстендә тузан
өермәсе калдырып, кантор каршысына килеп туктады. Контор бакчасындагы
сәрби куаклары белән янәшә, колхоз рәисенең ат бәйләү җайланмасына
бәйләнгән, тарантаска җигелгән күк айгырын күреп: «Әһә, ул монда икән», –
дип, җәһәт кенә атыннан сикереп төште дә, атын да бәйләп тормыйча, идарә
урнашкан йортка кереп китте.
Озак та үтмәде, күзе-башы тонган Степан контордан атылып чыкты. Чыкты
да, мондагы галәмәтләргә исе китмәгәндәй, солы тирәсендә иснәнеп, кияү
егетеннән качып йөргән биясен эләктереп алып, менеп атланды. Атының арт
санына тезгене белән каты итеп сыдырды. Җирән бия арт аякларына басты.
Алга ыргылды. Бераздан пожар каланчасы урнашкан югары урамга кереп
югалды.
Авылда чаң каккан тавыш яңгырады. Степан трактор чылбырларын бер-
берсенә ялгый торган кырык-кырык биш сантиметр озынлыгындагы йомры
тимер кисәге белән пожар каланчасы кырыендагы баганага эленгән сабан
төрәненә ярсып-ярсып сукты.
Каланча урнашкан югары урамнан авыл үзе дә, тирә-ягы да уч төбендәге
кебек күренеп ятканга күрә, авыл читендәге басуда чөгендер утап яткан
авыл халкының карты да, яше дә, бала-чагасы да чаң тавышына авылга
йөгергәннәрен, авылдагыларның кулларына чиләкләр, багор, көрәк ише ут
сүндерергә яраклы әйберләр күтәреп, капкаларыннан чыгып, каушап, башта
кай тарафка барырга белмичә аптырап калуларын да күрергә мөмкин иде.
***
Мәетне казып алып, ат арбасына салып, авылның су саклагычы янына
кайтарып туктаттылар. Мәет ир затыннан иде. Буен, чәченең төсен әйтеп
булса да, йөзен танырлык түгел, озак ятудан сөягеннән ите аерыла башлаганга
күрә, бала-чагаларны, олы яшьтәге кешеләрне, хатын-кызларны, куркырлар,
Д А Н И Л С А Л И Х О В
87
дип, мәет тирәсенә китермәделәр. Районнан килгән милиционерлар авыл ир-
атларын берәм-берәм мәет яныннан уздырдылар. Чират Габдуллаҗанга җитте.
Ул мәет кырыена җитүгә, җирәнеп, җиргә төкерде. Бу – районнан килгән
милиция капитаны Бәшәровка бер дә ошамады:
– Фамилиягез?! – дип сорады ул.
– Нигә? Габдуллаҗан! Отчествам да кирәкмиме?! Арслан атлы кеше улы
булам!
– Бу кешене белми идегезме?! – дип өстәде капитан.
– Бу бит – кеше түгел, үләксә, мәет! Мин әлегә мәетләр белән таныш түгел,
тегендә баргач танышырмын, – дип, Габдуллаҗан борынын тотып алга атлады.
Бәшәров янына милиция машинасы килеп туктады. Машина ишеге ачылып,
кабинадан районның милиция начальнигы Хәбипов төште. Алар Бәшәров
белән үзара бер-ике кәлимә сүз алыштылар да, Хәбипов:
– Иптәшләр! Соңгы атна-ун көндә, әйтик, берәр ай элек авылга читтән
кайтучылар булдымы? – дип сорады.
Җыелган халыкның күзе Габдуллаҗанга төште. Габдуллаҗан, эшнең кай
тарафка тәгәрәгәнен сизеп, ипләп кенә артка чигенде, халыктан аерылып,
янәшәдәге урманга карады. Күзе белән тирә-якны барлап чыкканнан соң,
үзеннән ерак түгел чирәм ашап йөргән җигүле атны күреп, шунда йөгерде.
Йөгереп барган уңайга дилбегәне эләктереп алды. Ат арбасына сикереп менеп,
йөгәне белән атны камчылады. Ат, кушаяклап, урман тарафына чапты.
Вакытсыз дөньядан киткән кеше – солдат, моряк хезмәтеннән соң,
Владивостокта балык тотучылар артеленә ялланып, өч ел эшләп, туган
авылына, ялгыз әнисе янына кайтып баручы, күрше район егете Әнвәр булып
чыкты.
***
Әнвәр утырган поезд Әгерҗе тимер юл вокзалына кичкырын, кояш баер
алдыннан килеп туктады. Ул, авыр чемоданнарын күтәреп, вокзал мәйданына,
перронга төште. Армия хезмәтенә киткәндә – бер, җиде елдан соң икенче
тапкыр аяк баскан бу вокзал аның өчен таныш түгел, һәр куагы, үскән агачы,
йортлары чит, хәтта, татар телендә сөйләшсәләр дә, үз теле, ана теле күңеленә
якын булса да, колагына сәер тоела иде.
Әгерҗе аның өчен чит. Әгерҗедә аның сүз катар, кереп сыеныр кешесе юк.
Аның теләге – ничек тә авылына кайту. Тик ничек?
Вокзал мәйданчыгындагы эскәмиядә утырган, гомере буе берәр чемодан
алтын йә булмаса акча табу хыялы белән яшәгән Габдуллаҗанның күзләре
перрондагы авыр чемоданнарга төште. Тик ничек?.. Күзе вокзалның арткы
ишегенә килеп туктаган атның арбасыннан исерек бер адәмнең, алпан-тилпән,
ящикларны эчкә – вокзал буфетына ташыганын күреп, аның янына килде.
Исерек белән бер-ике сүз алышканнан соң, ящик күтәреп, ул да эчкә кереп
китте. Озак та тормады, чыгып, Әнвәр янына килде.
Әнвәр сүзгә саран булса да, сүзгә-сүз иярә, сүзгә-сүз тагыла дигәндәй, җиде
елдан артык туган җиренә кайтмаган, туган җирен сагынган кешенең телен
ачу, телен чишү Габдуллаҗан өчен авыр булмады.
Бераздан алар, исерекнең атына утырып, Әгерҗе читендәге урманга кереп
баралар иде инде...
ЧУКРАК
88
***
...Габдуллаҗанны атна буе тота алмадылар. Авылның актарылмаган сарае,
мунча, каралтылары, өй түбәләре, кар базлары калмады. Хәтта коеларга
кадәр тикшерделәр. Басулардагы эскерт, чүмәлә өемнәрен берәмтекләп карап
чыктылар. Шәһәр гарнизоныннан солдатлар чакыртып, милиция хезмәткәрләре
белән бер рәткә тезеп, урманның аркылысын буйга җентекләп актарсалар да,
аның эзенә төшә алмадылар.
Иң авыры Рәшидәгә иде. Тугыз ай буе йөрәге янында йөртеп, ашатыр
ризыгы булмаганлыктан, чираттагы баласына авырга узып та, ул баласын
тапканчы, күкрәгендә сөте кипкәнче имезгән, азапланып, холыксыз иреннән
качып, кычыткан, карлыган куаклары, лапас түбәләрендә кача-поса, ачлы-
туклы шушы яшенә кадәр үстергән баласының кеше үтерүе ана өчен әйтеп
аңлатмаслык авыр газап иде. Ире Арсланның атна буе сорау алучылар кулыннан
кыйналып, сугылып, Мотавал өендә газап чиккәннән соң бауга менүе
Рәшидәне тәмам аяктан екты.
Арслан сорау алучыларның эзәрлекләүләренә, кыйнауларына түзә алмады,
алар чыккан арада, Мотавал өенең түр бүлмәсендәге түшәмгә тишеп эшләнгән,
Нуриәхмәт белән Галиәхмәтнең сабый чактагы тал бишекләрен элгән элмәк
турысына урындык китереп куйды да менеп басты. Бил каешын чалбарыннан
суырып чыгарып, элмәккә бәйләде. Икенче башыннан муенына салды. Урындыкны
тибеп аударды. Тик элмәк түшәм сайгагыннан суырылып чыгып, Арслан гөрселдәп
идәнгә егылды. Ярсып, ачынып, идән тактасын тырный-тырный үксеп елады.
Шул ук көнне аны районга алып киттеләр.
***
Нуриәхмәт иртә таңнан торып урманга җыенды. Аның бу эшен Гөлйөзем
сизеп:
– Син кая болай?! Иртә таңнан кая җыендың? Урмангамы?! Арслан баласын
эзләргәме? Ике аягыңның берсен атлыйсы булма! Башкисәр ул! Синең башыңа
җитәргә дә күп сорамас, – дип ялварды.
Нуриәхмәт дәшмәде. Аягына чолгау урады. Күн итеген киде. Кичә генә
мичтән чыккан түгәрәк икмәкне күкрәгенә куеп кисте дә өстәлгә чүпрәк җәйде.
Икмәкне төрде. Мич башыннан яньчелеп беткән, үзе белән бергә картайган,
гражданнар сугышыннан кайткан солдат фляжкасы алып, ишек бусагасы
кырыенда, җиләсрәк җирдә – идәндә, балчык кувшинда сакланган кәҗә сөтен
шунда салды. Биленә бау бәйләде. Икмәк белән фляжканы куенына тыкты. Мич
арасына кереп чыкты да Гөлйөземнең: «Әгәр минем сүзләремне тыңламасаң,
бәхиллегемне бирәсем юк», – дип кычкырып калуына да игътибар итмичә,
ишекне тышкы яктан япты.
Нуриәхмәт Габдуллаҗанның кайда качып ятканын чамалый иде.
Капкасыннан чыгуга ук урманга борылды. Урман эчләп ага торган киң елганың
сөзәк ярлары буйлап ярты көн чамасы баргач, карт бер имән төбенә утырды.
Икмәк төрелгән киндер чүпрәген җиргә җәйде. Сөтле фляжканы чыгарды.
Итек балтырыннан чүпрәккә төрелгән пычак чыгарып, икмәкне телемнәргә
телеп, чүпрәккә куйды.
– Улым, Габдуллаҗан, чык!
Ничә еллардан соң авызыннан беренче тапкыр чыккан бу сүзләр аның үзенә
дә сәер булып тоелды.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
89
– Габдуллаҗан, улым, чык! Мин беләм, син биредә.
Яр читендә качкынның йөзе күренде.
– Кил! Тамагыңны ялгап ал! Менә икмәк, сөт!
Габдуллаҗан гаҗәпләнгән хәлдә өскә үрмәләде. Курка-курка гына, як-ягына
карана-карана, Нуриәхмәт янына килде.
– Син!..
– Әйе, мин!
– Син сөйләшәсең?!
– Әйдә. Тамагыңа аша да, кайтабыз.
Габдуллаҗан чүпрәк өстендәге икмәк телемен алып авызына тутырды.
Кабалана-кабалана, фляжканың капкачын ачып, сөтне авызына койды. Сөтле
икмәкне авызыннан чәчә-чәчә:
– Нуриәхмәт абзыкай, мин кайтмыйм! Минем бернинди дә җинаять
эшләгәнем юк! Мин үтермәдем аны. Аңлыйсыңмы, мин үтермәдем! Анам, атам
белән ант итәм! Менә шушы икмәкнең чыраен күрмим! – дип пышылдады.
– Ярар, ярар. Мин ышанам сиңа. Милицияләргә дә шулай дип аңлатырсың.
– Алар мине аңламаячаклар. Мин аларны беләм. Алар кешегә ышана
торганнар түгел. Нуриәхмәт абзый, Нуриәхмәт абзыкаем, син мине теге
авылдан чыгып киткәннән соң ярты ел кайда йөргән, кайда яткан, дип
уйлыйсың соң?! Шулар, шул кабахәтләр ябып яткырды мине. Ни өчен
диген?.. Нәрсә өчен?! Үз теләгем белән түгел. Ачлыктан, ачлыктан бит. Бер
хатынның кулындагы сумкасын тартып алдым. Шуның өчен ярты ел бит, ярты
ел! Мин үтермәдем аны. Мин үтермәдем! – дип ярсып-ярсып елый, авызына
дыңгычлый-дыңгычлый икмәк тутыра, сөт катыш икмәге, авызыннан бүселеп
чыгып, ирен кырыеннан түшенә тәгәри иде.
– Атаңны үтерәләр! Анаң кайгыдан егылды. Кайтабыз! Кайтабыз, улым.
Атаң-анаң хакы бар. Син кылган эш түгел икән, аңлатырсың, аңларлар.
Бу – Нуриәхмәтнең авызыннан чыккан иң соңгы сүзе, соңгы җөмләсе иде.
«Аңлатырсың, аңларлар!..»
Нуриәхмәт белән Габдуллаҗанның урамга килеп кергәнен күреп, кайберәүләр
күзгә-күз очрашырга, күзгә бәрелергә теләмичә, качып-посып, читән,
койма ярыкларыннан карап калсалар, мәнсезрәкләре, кызык эзләп, берәм-берәм
капкаларыннан чыгып, бала-чагалар белән аларга иярделәр.
Габдуллаҗанның авызында һаман бер сүз.
– Нуриәхмәт абзый, Нуриәхмәт абзыкай, мин үтермәдем, мин үтермәдем
аны! Минем чыпчык та үтергәнем юк! – дип, ярсып-ярсып елый иде.
***
– Исемә төште, – диде Гөлйөзем, түшәм тактасына карап яткан хәлдә. –
Тинтәкләр! Соң бит ул чокырны бүгенге көнгә кадәр «Габдуллаҗан чокыры»
дип йөртәбез. Олы баласының исеме Габдуллаҗан иде. Кеше үтереп, үзен
төрмәгә алып киткәннән соң шактый еллар узгач, бер тапкыр төнен кайтып
киткән, Арслан бәхиллеген бирмәгән икән, дип сөйләделәр. Хәтерләсәгез,
аналары Рәшидә балалары кайгысыннан акылдан шашкач, урам буйлап,
яланаяк, иңсәсенә бик матур зәңгәрсу шәлен салып, кибет янына килә иде
дә шәлен болгый-болгый йөзеп биеп китә, аннары туктый алмыйча, шашып,
авызыннан күбекләр килеп, кибет каршына ава, диләр иде. Ул шәл – шул төнне
улының анасына бүләк иткән шәле икән, дип сөйлиләр иде.
Икенче улы – Ибраһим атлы иде...
ЧУКРАК
90
– Анысын хәтерлим. Укуын, мәктәбен бетергәч, ике ай чамасы минем белән
фирмедә эшләде әле ул. Таналар карадык. Шуннан армия хезмәтенә китте.
Алама егет түгел иде ул. Эшкә нык, кыяфәте белән суйган да каплаган – нәкъ
анасы Рәшидә иде инде, – дип сүзгә кушылды Галимҗан.
– Ул гәүдә дисеңме – алып! Аяк – кырык дүртенче размер. Авыз Рәшидәнеке
төсле, мулдан. Куллар – көрәк. Анасыныкы төсле озын гәүдәсен кечерәйтер
өчен, бөкрәеп йөри иде. Армиядә авырлыкка түзалмый асылынган, дип
сөйләделәр. Минем ышанасым килмәде. Авырлыктан курка торган бала түгел
иде ул. Асканнардыр аны. Холкы белән атасына охшап, үҗәт иде шул. Үз
туксаны туксан булды гел.
– Галимҗан, хәтерем ялгышмаса, өченчесе – Гарифҗан – калхуз идарәсендә
баш хисапчы ярдәмчесе булып эшләде, ахрысы. Күрше авылның кибетен
басып, ике ящик аракы алып чыгып, ирегеннән мәхрүм ителгәч, өч елга якын
төрмәдә утырып чыкканнан соң, авылга кайтып ай ярым да тормады, уникенче
басуда салам эттергәндә, «Беларусь»ы белән артка – Марҗа чокырына мәтәлеп
төшеп үлде, – дип хатирәләрен дәвам итте Гөлйөзем.
– Нинди хисапчы булсын, ди инде ул, Гөлйөзем. Аларга тагын хисапчы!
Арсланнар – нәселләре белән аңгыралар бит алар. Әрсезлек, нахаллык бар,
белем – юк. Арсланы да бит аның, кулына тоттырган кәгазьнең кайсы башы,
кайсы ахыры икәнен белмичә, биш-алты тапкыр әйләндерсә әйләндерде,
әмма, укый-яза белмим, дип әйтмәде. Аңа тагын хисапчы ярдәмчесе! Арслан
аңгырасы да хисапчы ярдәмчесе булса, башкаларга нишләргә?.. Анасының
абыйлары – Мәмлиевләр читават итеп куйдырган иде. Ике ящик аракы өчен
кибет басып азапланмады ул. Безгә әйтелгәне генә ике ящик. Кешегә чыкмасын
инде. Калхузның акча саклый торган сейфын басып эләкте. Әлеге дә баягы, шул
райондагы агай-энеләре – Мәмлиевләр җайлады. Ул вакытта Мәмлиевләрнең
төпчек кызлары райпо складында җитәкче иде. Өстенә бик зур сумма чыккан,
диделәр. Имеш, кичтән күрше авылның кибетенә райподан товар кайтарып
тутырганнар да, иртәнгә басканнар. Аннан алдагы төнне Арслан баласы
Гарифҗан сейф баса. Төннәрне алмаштыралар. Ул балага нәрсә?.. Сейф басса
да, кибет басса да – төрмә. Янәсе, Гарифҗан берничек тә сейфны басалмый.
Сейф баскан көнне ул, кибет басуда гаепләнеп, район изоляторында булган.
Чын җинаятьчене – кибет басучыны нигә табарга? Аны тотсалар, дөреслек
ачыла. Милицияләргә дә җайлы. Кибет басучыны эзләп торасы юк. Җинаятьче
бар – Гарифҗан. Дело ябык. Сейф хакында җинаять эшен туктату авыр түгел.
Сейфтан алынган акча – Арсланнар кесәсендә. Колхозны әлегә тикшерергә
җыенучы юк. Тикшерергә килсәләр, Мәмлиевләр, Арсланнар кесәсендәге
акчаны сейфка салу авыр түгел. Аңынчы, тикшерүче килгәнче, берәр җае чыгар
да әле. Шулай килеп чыкты да. Ярты елдан соң, аракыдан башын ала алмаган
Вәрисне – Саескан Сәлисәсе белән Шадра Мәхмүтнең улын, калхуз сейфын
баскансың, дип, исерек килеш фермада сыерлар астына җәяргә дип керткән
салам өстендә аунап, исереп йоклап яткан җиреннән кулга алып, өч елга
ирегеннән мәхрүм иттеләр. Сез нәрсә?! Сейф аның кулы иде дип уйлыйсызмы
әллә? Пүчтәк! Ул бала эше түгел иде ул.
– Яшьли үлгән Фәтхулланың, картлык көнемдә үземне тәрбияләүче өметем
булыр, дип өметләнеп исем куштырган Өмете, картайган көнендә Арсланның ныклы
терәге, сыеныр почмагына, иң яраткан баласына, өрмәгән урынга да утыртмый
торган, мунчада әйләндерә-әйләндерә чабып, баштанаяк юындырып тәрбияли
торган ышанычлы кешесенә әйләнгән иде дә, гомере генә кыска булды. Ярты ел элек
Д А Н И Л С А Л И Х О В
91
кинәт кенә каты авырып үлеп китте. Арслан бердәнбер исән төпчеге – Мансурында
калды. Мансурның төс-кыяфәте дә, холкы да атасыннан ерак китмәгән. Ике көннең
берендә үзара ызгышып, Арслан, өенә кайта алмыйча, шәһәр паркында йә булмаса
вокзалда, подъездда гомерен уздыра, өендә куна алмаган көннәре дә булгалый
икән, – диде Гөлйөзем, сөйли-сөйли, тамагы карлыга башлап.
Нуриәхмәт авыр сулыш алды.
– Авыр сулама! Авыр сулама! Нәрсә әйтергә теләгәнеңне беләм. Син үзең дә
гаепле, димәкче буласың. Мин аның хатынына да, балаларына да һичкайчан да
начарлык теләмәдем. Мин аның үзенә – бары тик аңа – шушы көннең килүен
теләп яшәдем. Аның ялгышын көтеп яшәдем. Һәм ул ялгышты. Яшьлегемдә,
балам белән куркытып, миннән кол ясаса, картлыгында үзе баласының колына
әверелде. Барысы да мин уйлаганча бара! – дип, Гөлйөзем, хәлсезләнеп,
күзләрен йомды.
Галимҗан, урындык алып, мич алдында олтан салып маташкан Нуриәхмәт
янына килеп утырды.
– Нуриәхмәтнең «ә»се дә, «җә»се дә юк инде аның. Бер ноктага баккан
да, эшли дә эшли. Көн эшли, төн эшли, ничек туймый? Картайдык, яшьти,
картайдык. Кабер якадан алды. Сезгә килгәнче, бишәр-алтышар тапкыр туктап
ял итәм. Тын бетә. Күрсәтте дөнья! Барысын да күрсәтте. Алдын да, артын да
ачып күрсәтте: төрмәсе дә калмады, сугышы, штрафной батальоны да. Күрде
егет башлары! Ярый әле, без синең белән аяксыз, телсез булсак та – кайттык.
Ә менә Батырҗан эзсез, хәбәрсез югалды. Җир йоттымыни үзен! Әнә Арслан
мәләдис! Сәвит законы белән барыбызны да төп башына утыртып, төрлебезне
төрле якка өтермәгә озатып, үзе сугышка да бармыйча, бездән калган хатыннар
белән типтереп, калхуз икмәген ашап яшәде.
Гөлйөзем үзенә килеп кадалган кылчыклы җөмләгә җавап йөзеннән:
– Харап икән. Нәрсә?! Сүз берләштегезме?! Әнә хәзер, селәгәен агызып,
үз авылында күршесенең капкасын, ишеген ачарга, тупсасын атлап керергә
дә куркып, тилмереп йөри! – дип кычкырды.
Галимҗан, кирәкмәгәнрәк җөмлә әйтүен аңлап, сүзне икенчегә борырга
теләп:
– Бу синең Мифтахың да, аракысын ташлагач, бик тиз киңәеп, баеп китте
әле, – диде.
– Төпчеге – Нурбәге тугач иркенәйде. Мифтахым атасына охшаган, бабасы
Мотавал ягына тарткан. Эш ярата. Суйган да каплаган – атасы, – Гөлйөземнең
шатлыгы сизелеп тора иде.
– Төс, кыяфәт белән Нуриәхмәткә охшаган, дип әйтмәс идем.
– Нишләп Нуриәхмәткә охшамасын? Авыл халкы, Галиәхмәтнең миңе
булмаса, Нуриәхмәттән аерып алала идеме соң?! Аларны аналары Мөсәгыйдә
абыстай аералгандыр да, мин генә аера ала идем. Суйган да каплаган – атасы
Галиәхмәт инде Мифтахым. Соңгы елда – Себердә, киленебез Әнисәбезнең
атасы Сабир кодабыз, Нурбәгебезнең бабасы кул астында нефтянникларда
эшләп кайтты бит.
Галимҗан, Галиәхмәт исемен ишетүгә, башта аптырап, аннары көлемсерәп,
борын астыннан мыгырданып, әллә дөрес, әллә ялгыш ишеттем, дип, кабат
сорарга батырчылык итмичә, хисләреннән арынып:
– Әйтсәм әйтим инде, Себергә ике-өч тапкыр барып, ничек итеп мәчет
салырлык акча юнәтеп була торгандыр ул? Тегеннән, җил тегеннән исә. Авылга
мәчет салдырырга йөри, диме?.. – дип сорады.
ЧУКРАК
92
– Мифтах авылга мәчет салдыруын салдыра алмас, сүзләрем фәрештәләрнең
«амин» дигән чагына туры килеп, улы Нурбәк салдырса гына! Аллаһы боерса,
бабасы Галиәхмәтнең исемен дә куштырыр!
– Бабасы?!
– Әйе, бабасы Галиәхмәт исемен!
– Бирсен Ходай. Тик торганда гына чишмә буенда пар каен үсеп чыкмады...
Нуриәхмәтнең дә безнең белән җомгага йөрмәве аңлашыла.
Гөлйөзем, ятагына җайлашыбрак:
– Чукрак бит ул, – диде.
– Чукрак түгел... Чукрак түгел ул...
Кулындагы таягын идәнгә төшерде.
– Әнә! Башы тавыш килгән якка борылды. Беләм. Сизәм. Чишмә буендагы
пар каеннар – атасы Мотавал абзый белән Мөсәгыйдә абыстай каберенә
утыртылган каеннар. Шунда кача-поса барып, җомга саен Коръән чыкканын
да беләм.
– Булмаганны, тузга язмаганны сөйләп тә карыйсың инде, Галимҗан.
Аларны бит сез үзегез Себергә озаттыгыз!
– Озаттык шул, озаттык... Сезгә килүемнең дә сәбәбе шул. Минем беләсем
килә. Гөлйөзем, бәлки, минем сезнең бусагагызны соңгы тапкыр атлап
керүемдер. Яшермә, әйт: Мотавал абзый белән Мөсәгыйдә абыстай шунда
җирләнгәнме?! Берәүгә дә әйтмәм. Китәр вакытым җитте. Мин дә, барып,
алар өстендә Коръән чыгар идем. Тешләде мине дөнья! Имгәтте! Җанымны,
бәгъремне имгәтте. Тегендә барасым бар! Алар каршына барасым бар! Җавап
тотасым бар!
***
Галимҗан пар каен төбенә намазлык җәя алмады. Гөлйөземнәр капкасын
ябып чыкканның иртәгесендә, таң алдыннан, күзен йомды. Шул ук көнне аны
җир куенына салдылар. Соңгы юлга озатучылар күп булмаса да, Арсланның
Мансуры кайткан иде. Атаның моңа ачуы чыкты.
– Нәрсә?! Минем хәлемне белергә кайтканың юк, бу аксак үлгәч, ояңнан
куптың?!
– Әби, әбекәй әманәтен, васыятен үтәргә кайттым, – диде төпчек. – Нигәдер
ул безгә һәрвакыт Галимҗан абзыйга игътибарлы булырга куша иде. Вакыты
җитеп, соңгы юлга – җир куенына салганда, кайда гына булсагыз да, нинди
генә эшегез булса да, озатырга кайтыгыз! Хәер өләшегез! Дога укытканда,
аның исемен атамый калдырмагыз! Миңлемөхәммәт бабай улы Галимҗан
абзый рухына, диярсез, дип әйтә иде. «Ни өчен?! Нәрсә өчен аңа шундый
хөрмәт?» – дигән сораудан һәрвакыт кача иде.
Ишегалдыннан кемнеңдер:
– Ләхет такталары юк бит, егетләр. Ләхет такталары әзерләнмәгән! – дигән
оранына, Арслан, башын түбән игән хәлдә, хәлсез тавыш белән, улына:
– Чормада әзерләп куелган ләхет такталары бар. Алып төшеп бир, – диде дә,
кеше булмаганрак җиргә, читкә китте. Күз алдында, бер якта ир-ат киеменнән
сыер астында имчәк тартып утырган шәүлә – анасы Мәликәнең: «Нишлим?!
Кая барыйм?! Оныкларым – балаларың ачтан шешенә бит!» – дигән ялварулы
карашы булса, икенче якта Галимҗанның: «Барысы да исәнме?..» – дигән
сораулы карашы иде.
Анасы Мәликә түти, үз ятагында да йоклый алмый теләсә кемнең идәнендә,
Д А Н И Л С А Л И Х О В
93
лапас түбәсендә, карлыган араларында сабыйлары белән төннәрен уздырды.
Хатыны кыйналулардан, улларының авыр хәсрәтеннән тилереп, Богады
урманында адашып үлде.
Арсланның сузылып ятып, үксеп-үксеп елыйсы килде. Елар да иде,
авылдашларыннан оят. Авылдашлары карап тора. Кычкырып-кычкырып
җырлар иде, моңын аңлаучы булмас. Далага чыгып, бүре булып улар иде,
койрыгы бот арасында. Үз ыруын каһәрләгән адәм! Вожак була алмады...
Тамагына килеп тыгылган төерен йоталмыйча:
– Бетте! Барысы да бетте! – дип ыңгырашты.
***
Мифтахлар капка төбендә затлы машиналар җыелган иде. Нуриәхмәт
корткасы Гөлйөзем бик авыр хәлдә, бүген-иртәгә үләргә мөмкин, Себердән
кайтасы оныгын – Мифтахның төпчеге Нурбәкне генә көтеп ятмый микән,
дигән хәбәр авылга таралды.
Чыннан да, Гөлйөзем Нурбәкне көтте. Мифтахның биш баласы арасында
бердәнбер ир бала булып туган Нурбәк – аның аеруча яраткан оныгы –
Галиәхмәтенә охшаган иде.
Гөлйөзем үз янында Нурбәкне генә калдырырга әйтте. Күз карашы белән
оныгыннан үзен сөяп утыртуын сорады. Оныгы аны ястыкка сөягәч, ымлап,
үзе янына утырырга кушты. Озак итеп оныгына карап торганнан соң:
– Галиәхмәтем минем! Каян, ерактан кайттыңмы, олан?! – диде.
– Себердән кайттым, дәү әни.
– Ниндирәк җир инде ул – безнең гомер буе бәгырьләргә төшкән җир?
– Бик матур җирләр, дәү әни. Бигрәк тә язын.
– Шуңа кайтмагандыр инде.
– Шуның өстенә бик салкын.
– Туңып, катып үлде микән?.. – Мендәр астыннан кулъяулык чыгарып,
хәлсез бармаклары белән кулъяулык почмагындагы төенне сүтте. Калтыранган
бармаклар арасыннан, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына манылып, күз явын
алырдай, чәнти бармак очы кадәр зурлыктагы асылташ Нурбәк алдына тәгәрәде.
– Бәхетле бул, балам! Дүрт кыз туганыңның терәге бул, олан! Гыйбадәт кылган
йортыңның гөмбәзе, шушы асылташ кебек, тирә-ягыңны яктыртып, балкытып,
нур сибеп торсын. Минем шушы теләкләрем фәрештәләрнең «Амин» дигән
чагына туры килсен. Бәхил бул, балам, – диде пышылдап Гөлйөзем.
***
Чишмә тавындагы кабергә кем яки нәрсә җирләнгәнен озак еллар беркем дә
белә алмады. Ир белән хатын күп очракларда бер-берсеннән калып озак яшәми,
диләр, хактыр. Дөреслекнең йөзен ачарга теләгәндәй, ярты ел чамасы үтүгә,
Чишмә тавында икенче кабер дә барлыкка килде. Озак та үтмәде, каберләр
өстендә каеннар үсеп чыкты. Еллар үткән саен, алар үсте, юанайды. Халык
телендә чишмә тавы – «Хәзрәт тавы»на, чишмә – «Изгеләр чишмәсе»нә,
Мотавалларны яратмаганнар телендә – «Хәсрәт тавы», «Хәсрәт чишмәсенә»,
«хәзрәт» белән «хәсрәт» сүзенең мәгънәсен дә аңларга, ишетергә теләмәгән
Арслан кебекләр өчен «Колын тавы», «Колын чишмәсе»нә әверелде.
Бу өч яклы исемгә, Нуриәхмәт асылынып үлгәннән соң, оныклары чик
куйды.
Кайсы кабердә карт әбисе Мөсәгыйдә йә булмаса Мотавал бабасы ятканын
ЧУКРАК
94
төгәл генә белмәгәнгә күрә, өч каберне дә бер чардуган эченә кертеп, өчесенең
дә исемнәрен яздырып уртак таш кую теләге белән, Нурбәк, Әнисәсен һәм
дүрт яшьлек улы Инсафны машинасына утыртып, Чишмә тавына төште.
Машинасыннан чыкмыйча, руль өстенә терсәкләрен куеп, кулы белән яңагын
тоткан хәлдә, озак кына үзе утырткан каенга карап торды һәм, машинасыннан
төшеп, карт каен кырыена килеп чүгәләде. Инсафын үз янына чакырып, тезенә
утыртты.
– Улым, – диде ул. – Бу нинди агач?
– Биёза, – диде малай, борын астындагы юешеннән телен шудырып.
– Берёза түгел, улым. Ка-ен! Каен бу.
– Кайн, – дип кабатлады урыс акценты белән теләр-теләмәс кенә, атасы
сүзен кабатларга өйрәтелгән, чит урынны үзенеке итәргә дә өлгермәгән сабый,
күзләре белән тирә-якны күзәтеп.
– Бу урын, бу каеннар – синең һәм минем бабаларым җирләнгән изге урын.
Менә бу карт каен астына безнең әбиебез – минем дәү әнием, синең өчен
өчләтә дәү әни, өчәү ничек була әле ул? – дип улының бармакларын бөгә-бөгә
санатып: – Өчәү! Мөсәгыйдә дәү әниебез җирләнмәде микән, дигән уем бар.
Нуриәхмәт бабаң да якты дөньядан котылу юлын нәкъ менә шушы каен төбендә
дип уйлаган. Ни өчен?! Нигә?! Димәк, ул анда кем ятканын белгән. Яшәгән
чорының корбаны булып, дөньяда дөреслекне табалмый, кыйналып, тапталып,
рәнҗетелеп, яклаучысыз калгач, арып-талып, үзенә сыеныр урын эзләп, бирегә
– каен төбенә килгән. Каен ботагына үлем бишеге асып, үз гомерен шунда
салган... Аның бу фатихасыз гөнаһ бишеген анасы Мөсәгыйдә тирбәтер,
җаныма тынычлык, рәхәтлек алырмын, дип, мәңгегә күзен йомгандыр. Әнә
теге каен – Мотавал бабаңныкы! Ә менә монысын мин утырттым. Мин үлгәч,
минем каберемә ак каенны син утыртырсың! – диде.
Әнисә сабыен, атасы тезеннән алып, күккә чөйде.
– Ашыкма! Әле мине үстерәсең бар, әти, дип әйт, улым!
Нурбәк, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп:
– Улым! Бу күк, бу җиһан – синең өчен! Бу кырлар, бу аланнар, бу чишмәләр
– синең өчен! Бәхетле бул, балам! – дип кычкырды.
Аның тавышында киң даланы яңгыратып кешнәгән ат, елкы тавышы да,
иксез-чиксез далаларда кылганнарны тараган дала җиле, урман шавы, чәчәкләр
исе, җиләк тәме дә бар иде.
Нурбәк урыныннан торды. Улын җитәкләп, машинасына алып килде.
Багажнигын ачып, көрәк, берничә чөй, олы чүкеч чыгарып, каеннар арасына
куйды. Улының кулына биш литрлы буш савыт тоттырып:
– Әйдә, егет! Су алып менәбез, – дип, улын күтәреп, Әнисәсен җитәкләп
чишмәгә төшеп китте.
Алар, төшеп, битләрен салкын чишмә суында юып ятканда, машина килеп
туктаган тавыш ишетелде. Әнисә дә, Нурбәк тә тавыш килгән якка күтәрелеп
карадылар. Үгез кадәрле кап-кара япон машинасының алгы ишеге ачылып,
рульдән хатын-кыз төште. Арткы ишеген ачты. Ачык ишектән өч-дүрт яшьлек
кыз бала чирәмгә басты.
Нурбәк сискәнеп, эсселе-суыклы булып китте. Бөтен тәне буйлап кайнарлык
йөгерде. Чүгәләгән җиреннән бер торырга, бер тормаска белмичә, аптырап
калды. Бит алмалары кызарып, маңгаена тир бәреп чыкты. Әнисә, эшнең
нәрсәдә икәнен аңлап, Инсафын җитәкләде.
– Нурбәк, уяу бул! Йоклап торма! Кулыңнан ычкындыра күрмә!
Д А Н И Л С А Л И Х О В
95
Ничә еллардан соң беренче тапкыр күргән беренче мәхәббәте алдында
югалып калган Нурбәк, Әнисәсенә нәрсә әйтергә белмичә:
– Син нәрсә инде, Әнисә, – дип авызын ачуга, Әнисәсе:
– Юк! Син уйлаган нәрсәне әйтмим!.. Савытыңны ычкындыра күрмә! Агып
китә күрмәсен, улагыңа кара, дим. Әйдә, улым! Бабаңнар янына! Безгә монда
рәт бетте! – диде.
Шундук Нурбәккә үтәли тишеп чыгарлык итеп карап:
– Әйдә, әйдә, улым! Атаңның сүзен онытмыйк! Син әле – кемгәдер каен
утыртасы кеше. Нәсел дәвамчысы! – дияргә дә онытмады.
«Каян белгән? Белеп төшкәнме, белми төшкәнме?.. Ул аны танырга
өлгердеме? Әллә танымадымы?.. Бәлки, таныр да кире борылып китәр. Күрә
ич. Хатыны, баласы белән икәнен дә күрә...» Секунд эчендә шундый сораулар
яшен тизлегендә Нурбәк башыннан узды.
Чишмәнең аргы ярыннан, җитәкләшеп, Инсафы белән Әнисәсе үргә –
югарыга атласалар, икенче ягыннан Лилия, кызын җитәкләп, чишмәгә төшә иде.
Инсаф әллә кечкенә кызны күреп, әллә атасыннан аерыласы килмичә, анасы
кулыннан ычкынып:
– Әти, әти! – дип, аска – атасы янына, тау астына чишмә тарафына йөгерде.
Әнисә, улы төшеп киткән якка борылып та карамыйча, атлавын дәвам итте.
Инсаф белән кунак кызы чишмә басмасында борынга-борын төртелделәр.
Бер-берсенең күзенә карап бөтерелгәннән соң, кыз чишмә йортына йөгереп
керде. Аның артыннан – Инсаф. Бераздан чишмә йортының бусагасында
Лилия басып тора иде.
Нурбәк белән Лилия озак кына бер-берсенә сүз катарга кыймыйча басып
торганнан соң, Нурбәк кыз алдына чүгәләде.
– Чишмә йортына нинди күбәләк очып кергән, дип уйлаган идем, синең
күбәләгең икән. Улым, ычкындырма мондый күбәләкне.
– Юк! Булмый! Ычкындыра. Мотавалныкылардан булмый, – диде Лилия,
көлеп.
– Шулай дисеңме, Лилия?!
– Шулай дим, Нурбәк.
Бу сүзләрне әйткәндә, аларның йөрәк тибешләре бергә кушылып, сулыш
алулары ешаеп, күз кабаклары, керфекләре бер-берсенекенә охшарга тырышып
хәрәкәт итә, иреннәрендә генә аерма сизелә: Лилиянең чиядәй кызыл иреннәре
беренче мәхәббәтенә – Нурбәккә булган эчкерсез тойгыларын сиздереп,
энҗедәй ап-ак тешләре өстендә үзенә урын табалмый тыпырчына, калтырана
иде.
– Әллә бу күбәләк тә анасына охшаганмы?
– Уздыра! Анасын да уздыра.
– Улым, алайса чыгарып җибәр! Күңел тәрәзәңә кунып, йөрәк кылларыңа
басып сайрар да башкага барып кунар. Безгә баш бирә торганнардан түгел
алар, – дип, улына караса, шаккатты, Инсаф белән күбәләктән җилләр искән,
алар тау башында сап-сары тузганак – җонлыбаш чәчәкләре җыеп йөриләр иде.
Лилия белән Нурбәк чишмә басмасына чыгып бастылар.
– Матурлагансың син «Мотавал» чишмәсен. Бу тауга менә торган тимер
баскычларны да, синең кул, диләр.
Чыннан да, чишмә өстенә күз явын алырлык җыйнак кына йортны,
янәшәсендәге утыргычларны, тау битеннән югарыга үрмәләүче бизәкле тимер
баскычны ул ясатты.
ЧУКРАК
96
– Бердән, «Мотавал чишмәсе» түгел, «Хәзрәт чишмәсе», икенчедән, бу тау
түгел, «Мотаваллар тавы»на менә торган тимер баскычларны әйтәсеңме? –
дип өстәде Нурбәк.
Авыл халкының күпчелеге, хәзрәт белән абыстайны бер-берсеннән аермау,
өстәвенә Нуриәхмәтнең дә шушында җирләнүен истә тотып, чишмәгә «Мотавал
чишмәсе» дип язып куярга дигән тәкъдим белән чыксалар да, яшь кенә булуына
карамастан, тирәннән фикер йөртә торган Нурбәк моңа каршы килде. Ничек
итеп авыл халкының борын-борыннан – ата-бабасыннан килгән, мал асраган,
җан асраган, яшәешен алып барган тереклек чыганагына – чишмәгә – басма
итеп сыңар такта да салмаган Мотавал исемен куштырасың?! Нәселләрен
яратмаучылар исән чагында «Мотавал» исеменнән качарга кирәклеген яхшы
аңлаган онык чишмәгә «Хәзрәт чишмәсе» дип кушарга дигән тәкъдим белән
чыкты.
– Минем кул түгел, бабамның атасы Мотавал куйдырды.
– Шулайдыр. Сине бик тиз баеп китте, диләр, – дип төрттерде Лилия.
– Бабайлар тегеннән – шахтадан – акча җибәреп торалар.
– Алтынны Себердә чыга, диләр. Әллә алтын приискалары да бармы?.. Һич
уйламаганда, Казанга укырга барабыз, дип вәгъдәләшкән җирдән җәһәннәмгә
– Новосибирскига китеп олактың! Район үзәгендә дә, авылда да кибетләр
салдыргансың. Кибетләреңнең берсенә «Төнбоек» дип кушкансың. Берәр
мәгънә салып куштыңмы?.. Хәзер мәчет төзергә җыенып ятасың дип ишеттем,
аңа нинди исем куярга җыенасың?
– Безнең, Мотавалларның, кешечә түгел. Хыянәтчеләр исемен кушабыз.
Мәчеткә дә иленә, туган җиренә, авылдашларына хыянәт итеп, сөргенгә
сөрелгән бабам Галиәхмәт исемен кушмакчы булам.
– Хыянәтче, дисең инде... – Бу сүзләрне әйткәндә, аның карашы тау өстендә
чәчәк җыеп йөргән кызы белән Инсафта иде. Лилиянең күзенә яшь тыгылды.
– Исеме ничек?
Яшьлек хыялларына кереп чумган Нурбәк кинәт айнып китте.
– Нәрсә? Нәрсә дидең? Ишетми калдым.
– Улыңның исеме ничек, дим?
– Инсаф!
– Үзеңә охшаган.
– Ә синең күбәләгеңнең исеме?
– Алия!
– Матур исем. Үзең генә кайттыңмы?
– Ә мин кем белән кайтырга тиеш идем?
– Ирең белән.
– Ирең белән... Бу сүзне әйтү сиңа җиңелме?
– Юк! Юк, җиңел түгел.
Шулвакыт тау битеннән ике йомгак аска – чишмә буена тәгәрәде. Лилия
кызының кулындагы сары чәчәкләрне күреп, алдына чүгәләде.
– Кирәкми, кызым! Ташла бу чәчәкләрне. Сагыш чәчкәләре алар. Кайчандыр
миңа да шушы тау сыртыннан бу сары чәчәкләрне җыеп бүләк иткәннәр иде.
Мин ул чәчәкләрне, шиңмәсеннәр, озын гомерле булсыннар дип, шушы чишмә
суына утырттым...
Беренче китап тәмам.