ҖАНЫМДА ИЛАҺИ ТЫЛСЫМ
Чәчтем – җыям
Чәчтем – җыям уйларымны,
Сүттем – җыям.
Көйсезен дә, көйлесен дә
Бергә куям.
Минем уйлар – минем язмыш –
Үрелеп бара.
Асыллары тыйнаграк,
Чүбе сара...
Башсыз җайдак чагым була –
Көчсез чагым.
Йомычкадай алып китә
Көчле агым.
Ишкәкләрне – уйларымны
Кулга алсам,
Офыкларны күреп алып
Ишәм тагын.
Мин – иясе уйларымның,
Мин – хуҗасы.
Ничек сызсам сызымымны –
Шул буласы.
Болай гына уфтану
Бездә тукталмый икән лә –
Уза икән ул гомер.
Уза икән... Туза икән
Тән генә түгел – күңел...
Көмешләнгән чәчләр ни лә,
Маңгайдагы сырлар ни –
Күңел көзгесе тоныграк
Күрсәтәме әллә дим?..
Юл буенда өзелеп яткан
Чәчәкләрне сизми ул,
Яралы кошчыкны күрми,
Хыял иңләп йөзми ул...
Тупаслана, тутык баса,
Бурсый башлый ич күңел.
Без бит андый түгел идек,
Без һич тә андый түгел!
Бала чакның ал күзлеге
Кайчан салынды икән?
Күңел бакчасына кайчан
Кырау кагылды икән?..
Томан аша ни күренә?
Томан аша ни күренә?
Кемгәдер
Якты көнне томалаган
Төн күренә.
Кемнеңдер
Йөрәгенә кармаланып
Шом үрелә.
Томан аша ни күренә?
Кемгәдер
Табигатьнең зәңгәр күзләрендә
Элпә белән яшеренгән
Моң күренә.
Кемнеңдер
Хыял аланында
Иртәнге чык тамчысына
Сер төренә.
Томан аша ни күренә?
Кемгә дә
Киләчәккә-күрәчәккә
Юл күренә.
Кемнәрнеңдер
Язмышының арбасына
Чор эленә.
Шул арбаның
Тәгәрмәче асларында
Кемнәрнеңдер
Уй-хыялы – чәлпәрәмә...
Томан аша ни күренә? –
Кемгә – ни...
***
Җаным – Җәннәт бакчасы ул,
Тәмуг та.
Илаһи тынычлык анда
...һәм ут та.
Уем белән уям өлге,
Калыплар.
Тын алырга авыр кайчак –
Калып тар.
Уем белән Күк капусын
Ачкан бар:
Сөю канаты иңнәрдә,
Тиңем – яр.
Җанымда илаһи тылсым,
Моң барда,
Галәм кендегеннән күчәр
Сер анда.
Уйлар күңелең төрлесен...
Кылдан нечкә күңел кылың
Бер тартыла, бер тына:
Кемдер тән ярасы сала,
Кемдер сүз йөге сона.
Илаһи көйне табалсаң,
Тартылган чакта кылың,
Сабыр канатлары сузган
Җандашка илтер юлың.
Кылдан нечкә күңел кылың
Уйнар көйнең төрлесен.
Тик озакка тынмасын ул
Отып көйнең керлесен...
Терелсен!
Нигә сүзләр?!
Каләмемне алдым, куйдым бүген…
Куйдым… алдым…
Телем – ярлы.
Вакламасмы хисләрем, дип,
Уйга калдым.
Үҗәт акыл дилбегәне йомшартты да –
Сулу алдым –
Дөнья шулкадәрле гүзәл икән!
Хәйран калдым!
Сөю көен көйли җаным –
Нигә сүзләр?!
Күңел багым уртасында –
Синең эзләр.
Керфегемә инде Төн эленгән
Керфегемә инде Төн эленгән...
Айдан төшкән
Өлгер Зөһрә-кыз
Бер әкият сөйли моңлы көйгә.
Ул әкият –
Сөю турындагы –
Синең турындагы татлы төш.
Бүген Көнем
Синсез төссез иде,
Төнем якты итте тулган Ай:
Йолдызларны
Бераз читкә этеп,
Күктән сукмак салып
Килгән ул
Һәм Төш элгән керфек очына.
...Бер тамчы яшь
тәгәрәде биттән.
Сөенечкәдер ул –
Очынам...