Логотип Казан Утлары
Публицистика

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

МӨСЕЛМАН АЙ КАЛЕНДАРЕ БУЕНЧА 1438-1439 ҺИҖРИ ЕЛЛАР
29 март – мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу
айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле
көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.
31 март – Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич – Рәгаиб кичәсе дип атала.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә
алу кичәсе дә.
24 апрель – Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән
Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә – Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган
могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.
11 май – Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар,
изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге
гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең
язмышы турында карар кабул итә.
21 май – Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн
(310нчы һиҗри, 922нче милади ел).
27 май – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле
кичә – Кадер кичәсе (22 июнь).
25, 26, 27 июнь – Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.
31 август – Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә
тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.
1 сентябрь – Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Мөселманнарның иң зур бәйрәме.
Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3
көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл
төс белән билгеләнгән.
2, 3, 4 сентябрь – Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар, фарыз намазларын
укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.
21 сентябрь – 1439 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн.
Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.
30 сентябрь – Гашура бәйрәме. Сөнниләр – Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә
күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар, Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали
хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнен мөбарәк, изге вә хөрмәтле
санап, ураза тота.
16 ноябрь – Сәфәр ае башланган көн.
1 декабрь – Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең
туган көне. Әлеге изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр
укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм
фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.
Төзүче-мөхәррир –
Хаҗи Абдулла ДУБИН.