Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ХАЛӘТ ТОЕП ОЧА КҮҢЕЛ...

«Испания дәфтәре«ннән
***
Күзне йомсам – Аккош күле,
Ап-ак дөнья, кар-буран,
Күзем ачсам – Урта диңгез
Бер – өнем, бер – төш сыман.
Күзне йомсам – җылы хисләр –
Нурлы Казан күңелдә,
Күзем ачсам – кояш балкый
Барселона күгендә.
Күзне йомсам – Аккошта – кыш,
Зәмһәрир суыклары...
Күзем ачсам – яшел пальма,
«Монах» тутый кошлары...
Бер йомам да бер ачамын
Күзләрне, шулай итеп,
Истәлекләр җылысында
Сагышларны эретеп.


Киләчәккә карап уйлану
Килер вакыт. Безнең чорлар
Калыр тарих төпкелендә.
Һәй, андагы өстәгеләр,
Бу төпкелдән кем күренә?
Бармы руслар йә татарлар
Сез укыган әсбапларда,
Бармы этруск*, һуннардан соң
Бер-бер эзләр анналларда?
Бушка түгел бу сораулар
Бүген чәчрәп кайнаганда,
Рус дөньясын, Татар илен
Меңьяшәр дип уйлаганда.
Шул ук уйлар биләгәндер
Кельтларны* да, готларны* да,
Безнең кебек, мәңгелек дип,
Корганнардыр йортларын да.
Кыпчаклар да, болгарлар да,
Яши, дибез, безнең канда,
Әмма кайда ул халыклар,
Исеме кайда, йорты кайда?
Адәм өчен җир мәңгелек,
Җир күзеннән адәм – нокта.
Халык туа, бар кешелек –
Нокта-нокта яктылыктан.
Җир өчен ул бер яктылык,
Җир өчен ул бер күренеш,
Халык булу, яшәп калу –
Сирәкләргә тигән өлеш.
Һәй, андагы өстәгеләр,
Укыйсызмы бу язманы?
Димәк, дөрес яшәгәнбез,
Югалмаган безнең халык.
Татар телен канат итеп,
Нигез итеп Идел-йортны,
Үскән халык, горур халык,
Яңа татар – сәлкеш халкы!..
...Бу – бер хыял, сез күрәсез,
Кемнәр сүнгән, кемнәр исән?
Кайнаганда бүген өстә,
Чыгармагыз шуны истән!..
* Этруск, кельт (кәлтә), гот (кот) – Европада бүгенге Испания, Италия, Бөекбритания, Франция, Алмания
җирләрендә төпләнеп яшәгән халыклар.
66
***
...Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы,
җан иясе кебек син миңа,
дулкын яллы атлар табуныдай,
бер ыргыла диңгез, бер тына...
Күңел-байтал сиңа тартыла...
Кыя-ташка бәрелеп чәчрисең дә
комлы ярга килеп ятасың,
серле дөнья, серле дәрья – диңгез,
сер сандыгың кемгә ачарсың?
Комлы ярда ниләр сызасың?
Синең тиңең, диңгез – текә таулар,
ә мин сиңа сәер бер балык,
яр буенда каләм тибрәтүче,
аңлап түгел, тоеп, сокланып...
Төпсез төпкелләрдә югалып...
Сине, диңгез,
мин бер аңлармын да,
җан
җиһанда тамчы булганда,
Син һәм Җиһан – Мин һәм Синең кебек,
мин аңлармын ...күктә туганда...
...Бер тамчыдан хасил туганнар...
***
Испан иле. Калаонда. Диңгез.
Күз алдында чынга ашкан рәсем!
Черемоя, авакада* пешкән
тауларында
Җәннәт биләмәсе...
Үтеп керә һәрбер күзәнәккә
Һава тәме – тәндә, җанда, аңда,
Юк бәйләми, били бар дөньяны,
Биләве дә озын – таңнан-таңга.
Шундый халәт – гүя сүзләр эри,
Сүзләр эри, тиеп хисләр өне.
Ә ничек соң сүрелмәслек итим
Бу дөньяга гашыйк халәтемне?!
Әни белән телефоннан сөйләшеп алгач...
«Бер кар ява ишеп, буран дулый,
Яңгыр явып үтә шулар арасында», –
Бу безнең ил, монда безнең тормыш,
Иле кебек, халкы кебек һавасы да...
* Җиләк-җимеш атамалары
Җ Ә Ү Д Ә Т С Ө Л Ә Й М А Н
3.* 67
Табигатьнең үз дөресе – дөрес,
Син – табигать кызы, беләсеңдер, әни.
Ил – бүген ил, халык та үзгәрә,
Син һаман яшь, әни,
Син бар, син бер – әни!..
***
Бер талпынам күккә карап, бер сүреләм,
Бер тагам да бер салам канатларны,
Күңел һаман тынычланмый, и талпына,
Һаман тарта, тарта әле күк катлары.
Әмма шунда сүреләм дә тынычланам,
Ә соң җирдә әзме серләр, тукта, кара,
Оныкларым, минем серле йомгакларым,
Үзләре бер дөнья булып үсеп бара.
Шул дөньялар хәзер минем җирем, күгем,
Шул дөньялар илтә мине еракларга,
Канатларны салып куеп, каурыйлардан
Тырыша-тырыша канат сиплим оныкларга.
***
Бу матурлык – хисләр кайнатырлык,
Пумалаңны ман да сыз гына,
Бу табигать күзләр, күзәнәкләр аша
Зиһенеңне били, сызыла.
Пикассоны шуннан аңлыйм кебек,
Хисләр кайный, таша, чуала,
Матурлыктан шашып Пикассо да
Кыйпылчыклар йөзен сырлаган.
Табигатьтән сүр катына качып,
Иҗат иткән Сальвадор Дали,
Кабатланмас тере матурлыктан
Ваз кичүгә җиткән ул даһи.
Иҗатларын аңлыйм, димим, белмим,
Әмма керәм рәссам хәленә, –
Табигатьне киндер эчләренә
Сыйдырырлык Рәссам бер генә...
***
Офыклардан мине күзләмәгез,
Мин күренмәм таныш сукмаклардан,
Фани дөнья арбасында мин – юк,
Юллар инде бакыйлыкка таба...
Күк капусы бер ачыла, беләм,
Шул мизгелне күрә белү кирәк.
Бу – шул мизгел, күк капусы – ачык!
Аръякларга гомер күчте, кинәт...
ЯҢА ХАЛӘТ ТОЕП ОЧА КҮҢЕЛ...
68
Күкләр ачык, килде яңа халәт,
Сәер халәт – җан иректә, ирек!
Тән дә исән! Җан – тән белән,
Аучы-ханнан аерылмас лачын кебек!
Күңел – тулпар, канатларын җилпи,
Яңа җилләр, яңа дөнья тоя!
...Фикер-хисләр-нәфес арбаларын
Яңабаштан сипләп сүтеп җыям.
...Юк, көтмәгез, элеккеге Җәүдәт
күренер дип, кайтыр бер тәгәрәп,
Бу гомердә – инде башка тормыш,
Үткән тормыш – тулы бер түгәрәк.
...Мин югалмам кинәт, эзләр кала,
Тамга булып, йөргән юлларымда.
Сөләйман бар, яши Әдип Әлмир –
...Мин дә шунда – шигырь-җырларымда.
Югалмадым – дөнья алмашынды,
Дөнья башка, мин дә – үзгәрәк,
Әйтерсең лә кичә курчак идем,
Бүген инде очам... күбәләк...
Мин югалмам, мин булырмын тамга –
Юл чатында киңәш көткәннәргә,
Мин килермен җылы җилләр булып
Моңга манма күңел-җилкәннәргә.
Дөньяң алмашулар – янә туу,
Тән тиресен салу гына түгел,
Әйтерсең лә тышчаларын ташлап,
Яңа халәт тоеп оча күңел...
Алмагачлар шуны кичерәдер,
Шул ук халәт, шул ук аның сере,
Гади бөреләрдән чәчкә-яфрак
Яралганда, язгы җилләр өреп.
...Күңел тышчалары катлы-катлы,
Үрелгән дә хисләр, бәйләнгән дә...
Сүтеп кара, гомер үргән хисләр
Бәгырь җепләренә әйләнгәндә.
Бәгырьләргә тия аерылу,
Җан-бәгырьнең җепселләрен тетә,
Иң авыры... Иң авыры... Белмим,
Иң авыры, бәлки, алда көтә...
...Күзләмәгез мине офыклардан,
Мин күренмәм таныш сукмаклардан,
Фани дөнья арбасында мин – юк,
Юллар инде бакыйлыкка таба...