Логотип Казан Утлары
Шигърият

СУЛАР АГА – КОМНАР КАЛА...

Сыенам, җирем, сиңа
Көчле имәннәрнең дә бит
Көчсез чаклары була.
Тынычлыктан арып, диңгез
Бер болгана, бер тына.
Иректә йөргән болытның
Тулып ташканы була.
Иң биек тауларның да
Табаны җирне тоя.
Нинди каты һәм нык булган
Корыч бер шартлап сына.
Аргач-талгач, көч җыярга
Сыенам, Җирем, сиңа.
***
Синең хәлләреңне беләм –
Ә син мине аңлыйсыңмы?
Әллә тиккә генә рәнҗеп,
Уйларыңда кайныйсыңмы?
Синең уйларыңны сизәм –
Минем хәлне беләсеңме?
Уйламыйча әйтеп аткан
Авыр сүзең өзә җанны.
Яра саркый, яра әрни
Җәрәхәте – телем-телем.
Җан ярамны ялгар идем,
Табып бирер булсаң җилем...

***
Наратлар үрмәли күккә,
Аяк астында ылыс.
Нарат ылыслары кебек
Яшәү чәнчүле, кырыс.
Урман һавасы саф, җиләс,
Агачка үлән сарган.
Сарылган да тирә-юньне
Сихри бер ямьгә манган.
Күл өстендә – пар үрдәкләр,
Күл буенда – гашыйк пар.
Күл янында тирәлектә
Моңлы бер тынычлык бар.
Искән җилгә яшел үлән
Назланып башын ия.
Туган ягым, табигатең
Яшәр өчен көч бирә.


Тау иленә
Тау астында – авыл, тау битендә – урман,
Тирә-юньдә – кырлар, болыннар.
Таудан агып чыккан елга бормалана,
Берсен-берсе куа дулкыннар.
Тау башында – һава, аның зәңгәрлеге
Зәңгәрләтә суның өсләрен.
Офыклардан узып агып китә елга,
Кая илтә тауның серләрен?
Тау буенда – күлләр. Аның ярларында
Зифа булып үсә камышлар.
Тау ягыннан искән җилгә кушылып алар
Серләшәләр төрле тавышка.
Тау өстендә – болыт. Уйнаклыйлар җилләр,
Юлларында юктыр киртәләр.
Биек тауның битен, чал чәчләрен сыйпап
Сәлам биреп узып китәләр.
Тау артыннан ямьле, җәйге аяз таңда
Кояш калкып сибә нурларын.
Сылу каеннардан төшкән күләгәләр
Колачлыйлар иркен кырларны.
«Тау ягыбыз», – диеп, ямьле бу җирләрне
Халык атый сөеп электән.
Тау ягы хакында буыннан-буынга
Хикәятләр халкым йөреткән.
Тау астында – авыл. Бүген аның халкы
Бәйрәм итә әрәмәлектә.
Яшәү дәрте бөркеп Сабан туе гөрли,
Уен-көлке, җырлар һәр җирдә.
Елга суы, урман, күлләр, болыннары
Тауның көчен безгә тапшыра.
Биек таудан алган бәрәкәтле байлык
Мәңгелек көч бирсен халкыма.
Ф Ә Ү З И Я С О Л Т А Н
127
***
Кар-боз эри – кояш ала.
Сулар ага – комнар кала.
Агач яна – көлләр кала.
Тирә-юньне җылы ала,
Коеп яуган яңгыр туктый.
Үтеп киткән болыт кайтмый.
Җәрәхәткә вакыт дәва,
Мәңгелеккә эзе кала.
Кайгы китә – чәч агара.
Кеше китә – нәселе кала.
Вакыт җиткәч, бар да китә,
Бу дөньядан ни соң кала?
***
Кайчак күңелдә давыл куба,
Зилзилә, буран уйный.
Хисләр диңгезе кайный, ташый,
Ярларга сыймый башлый.
Килә китәсе әллә кайларга,
Кыргый тауларга, шомлы тайгага.
Үтәсе килә котып суыгын,
Экваторны һәм чүлләр кызуын.
Менәсе килә күккә – Галәмгә.
Нигә соң канат юк бу адәмдә?
Уйлар, хыяллар гизә дөньяны
Тик үтәп кенә булмый хыялны.
Шулай хисләнеп гомер дә үтә –
Җан мәңгелеккә калдырып китә.
***
Сәйләннәрдәй исемеңне тезәм,
Колач җәеп хыялымда йөзәм.
Болыт арасыннан кояш көтәм,
Әллә инде сөюеңне сизәм?!
Коеп яуган яңгырга йөзем куям,
Бозлы ук яндыра битем – тоям.
Янсын озак, сүрелмәсен хисем – тыям.
Давыллардан сакланырдай бул, кыям!