Соңгы туранчы (ахыры)
ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ
Атласиның Казан чоры
Казанга күчкәнче, 1934 елның гыйнварында, Һади Атласи башта Уфада була,
анда да эш мәсьәләсен белешеп карый. Бишмунча авылы кешесе Кыям Кадыйров-
Иманкулов белән алар Уфада атна буе яшиләр, Үзәк Диния нәзарәтендә булалар,
Атласи мөфти-казыйлар белән сөйләшүләр алып бара. Кызганычка каршы, Атласиның
Уфага бу сәфәре турында без бары тик сорау алу (допрос) беркетмәләреннән генә
беләбез, башка истәлекләр, мөгаен, тентүләр вакытында юк ителгәндер. 1936 елның
14 ноябрендә сорау алган вакытта Кыям Кадыйров-Иманкулов Атласины «буржуаз-
милләтче, пантюркист, фашизм тарафдары, советларга каршы кеше», дип атый,
ягъни, органнарга ни кирәк – шуны сөйли. Бәлки, чекистлар бу беркетмәләргә үзләренә
кирәкне өстәп тә куйганнардыр, алар Атласи һәм аның тарафдарларын башта ук шушы
«милләтче-пантюркист» кысаларына куып кертергә тырышканнар.
Иманкуловның җавапларыннан күренгәнчә, алар башта мәчет ишегалдында
яшәгән казыя Мөхлисә Бубый квартирасында төн куналар. Иртәнге чәй вакытында
Атласи Мөхлисә Бубыйдан Диния нәзарәтендәге хәлләр турында сорый. «Бубинская
ответила в таком духе, что положение в ЦДУ тяжёлое, муфтии и многие казыи
ведут полуголодный образ жизни, что в ЦДУ диктаторствует Таржиманов
Кашаф, который работает безконтрольно, живёт хорошо и ни перед кем не
отчитывается». (Атласиларның шәхси архивыннан.) Атласи биредә казыйлар Зыя
Камал, Җиһангир Абызгилдин, Мәһди Мәһкул(м)ов, Шәһәр Шәрәф белән очраша. Бу
урында беркетмәгә әллә кайдан Туран оешмасы турында сүз килеп керә, моны сорау
алучылар үзләре өстәп куйганлыгы күренеп тора. «Кто-то из присутствующих
задал Атласову вопрос: «Была ли в действительности организация Туран?»
Атласов ответил утвердительно». (Шунда ук.) Ягъни, Диния нәзарәтенә җыелган
казыйлар, дин әһелләре Атласидан, Туран оешмасы чынлап та бармы, дип сорыйлар,
ул әйе, дип җавап бирә.
Аннан соң Атласи юлдашы Иманкуловны мөфти Ризаэддин Фәхреддин бүлмәсенә
алып керә. Имеш, монда да милләтнең ике бөек шәхесе Бишмунча кешесе алдында зур
сәясәт турында сөйләшеп утырган икән. Имеш, совет властеның язмышы, аның дингә
карашы һәм киләчәге турында гәп корганнар. Бу да ышандырып бетерми, Атласины
совет властена каршы итеп күрсәтү өчен, махсус шулай язылган кебек. «Муфтий
Фахретдинов задал Атласову 2 вопроса: 1) Будет ли в дальнейшем существовать
Советская власть? 2) Будет ли уничтожена религия?» (Атласиларның шәхси
архивыннан.) Таныш түгел кеше алдында һәм тирә-юньдә «озынколаклы шымчылар»
мыжлап торуын белгән Ризаэддин Фәхреддиннең мондый «политический» сораулар
биреп утыруы ышандырмый, әлбәттә. Болар барысы да протокол өчен махсус язылганга
охшаган.
Иманкуловның әләгеннән күренгәнчә, Атласи бу сорауларга бик ачык итеп,
Ахыры. Башы 8, 10 нчы саннарда.
157
«милләтче-пантюркист» буларак җавап бирә, аны хөкем итү өчен шушы да җиткән
булыр иде. Имеш, халыкның хәлен җиңеләйтерлек чын революция әле булмаган, һәм
тиздән совет власте бәреп төшереләчәк икән. Имеш, акыл ияләре дин белән фәнне
бергә алып барырга чакыралар икән, шул сәбәпле марксизм-ленинизм фикере дә ялгыш
икән... «На первый вопрос Атласов ответил так: «В России ещё нет и не было
действительной революции, могущей обеспечить интересы рабочих и крестьян, и
поставила их в тяжёлое положение. Высказывая эту мысль, Атласов сослался на
мыслителя-революционера Каутского». На второй вопрос Атласов ответил так:
«Великие учёные осознали неверность теории несовместимости религии с наукой,
поэтому они встали на защиту религии, приблизили её к государству и религия
там торжествует. Поняли несостоятельность марксизма-ленинизма. Исходя
из этого нельзя даже допускать мысли об уничтожении религии. Ответами
Атласова Фахрутдинов остался доволен». (Атласиларның шәхси архивыннан.)
Бу сүзләрнең кайсы ялган, кайсы чын икәнлеген аеру кыен, дин турындагылары
дөрес булырга да мөмкин. 1937 елның 10 маенда Иманкулов белән кара-каршы
очраштыру (очная ставка) вакытында Атласи аның сөйләгәннәренең бер өлешен
кискен рәвештә кире кага. Әйтик, Уфада казыйлар алдында «Известия» газетасыннан
Кытайда Синь-Цзянь мөселман дәүләте төзелгәнлеге турында хәбәрне укып, Атласи
аны «Бөек Туран дәүләте төзелүнең башы», дип бәяләгән. Имеш, бу эшкә Төркия
дә катнашкан булырга тиеш, чөнки киләчәктә ул да Туран дәүләтенә керергә тиеш
икән. Ул гына да түгел, бу яңа дәүләт СССРның көнчыгышындагы милли төбәкләр
аерылып чыгу хисабына киңәйтеләчәк икән. Кадыйров-Иманкулов бу күрсәтмәләрен
раслый, ә Атласи, андый сөйләшү булмады, дип кире кага. Имеш, Бубыйлар шушы
Бишмунча кешесе барында Атласига бәйсез төрки-татар дәүләте белән идарә итәрлек
кадрлар әзерләүләре турында сөйләп тора икән... Шулай ук, имеш, Үзбәкстанда шушы
төрки-татар дәүләте төзү буенча контрреволюцион оешма бар икән. Әлбәттә, Атласи
боларның барысын да кире кага, ә Иманкулов раслый.
Кара-каршы очраштыру вакытында Уфада барган тагы ниндидер яшерен
сөйләшүләр, серле хатлар, шикле эшләр турында да ишарәләр бар. Имеш, Атласи
мөфти Ризаэддин Фәхреддингә ниндидер хат күрсәткән, тегесе бик шатланган икән.
Имеш, Атласи бу Бишмунча кешесенә үз идеяләренә ахыргача тугры булуы, яшерен
эш алып барырга кирәклеге турында әйткән, Диния нәзарәтендә дә серләр күпләргә
билгесез икән, ә менә Бубыйлар һәм Атласи биредә ышанычлылардан санала икән.
Әлбәттә, Атласи боларның барысын да кире кага, ә Иманкулов раслый.
Әле 1936 елның 14 ноябрендә үк, үзеннән сорау алганда, Кыям Кадыйров-
Иманкулов Атласиның хакимияткә каршы яшерен эшчәнлегенә ишарәләр ясый.
«Вопрос: Говорил ли Вам Атласов в эту поездку в Уфу и при последующих с
ним встречах об организованной его к-то работе?
Ответ: Атласов об организованной к-р работе как своей, так и других мне
прямо не говорил, но о наличии такого рода работы намекал. Это я сужу из
следующих конкретных фактов:
1. Однажды в данную поездку в г.Уфу в беседе со мной Атласов сказал: «Наше
дело очень большое и строго секретное. Наши дейтвуют на строгих началах
конспирации, работают дружно».
2. Он говорил примерно так: «Я за свою идею и за свою партию отдал всю свою
жизнь и никогда никому не продавался. Ведь если бы я продался, мне бы заплатили
большим золотом, но я предан своей идее». (Атласиларның шәхси архивыннан.)
Бу сорау алуларны г/б лейтенантлары Мозаффаров һәм Әхмәтов алып баралар.
Җаваплар ни дәрәҗәдә дөрес булуын һәм дөрес язылуын хәзер исбатлап булмый,
әмма Атласига каршы эш башта ук аны контрреволюцион эшчәнлектә гаепләүгә
юнәлдерелгән була.
Инде тагы 1934 елга әйләнеп кайтыйк. Атласи Уфада эшкә урнаша алмый, әмма
элеккеге дуслары белән аралашып, рухланып кайтып китә. Ул гына да түгел, сорау алу
беркетмәләреннән күренгәнчә, Уфадагы дин әһелләре дә Атласи белән очрашудан бик
канәгать калалар, аларда киләчәккә ниндидер өмет уяна. «Кыям Кадыйров-Иманкулов
158
сүзләренә караганда, галимнең килүе һәм әңгәмәләре ярым ач казыйларны һәм
мөфтиләрне терелтеп җибәрә, – дип яза тарихчылар. – Ул, оптимист буларак,
дусларына күңел күтәренкелеге биргән, рухларын, киләчәккә өметләрен уяткан».
(Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи.
– Казан, 2007, Б.42.)
Атласи Бөгелмәдә дә, Уфада да эш таба алмый, төрмәдән кайткан карт милләтчегә
күпләр шикләнеп карый, һәркем үзе өчен курка. 1934 елда Атласи ишле гаиләсе
белән Казанга күчеп китәргә мәҗбүр була, әмма биредә дә шактый вакыт эшсез йөри.
«Казанда әтинең танышлары Яңа бистәдә квартира табарга булыштылар, – дип яза
улы Угыз Атласов. – Казанда да әти бер елдан артык эш таба алмады. Аптырагач,
күрәсең, Сталинга хат яза. Үзен гаиләсе белән Төркиягә җибәрергә рөхсәт сорый.
Җавап булмый, ләкин 1935 елның көзендә 12нче мәктәпкә немец теле укытучысы
итеп алалар. Озак вакыт та узмый, 1936 елның башында мәктәптән куалар». (Угыз
Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.64.)
Бу урында кайбер даталарга төгәллек кертү сорала. Атласи тормышын махсус
өйрәнгән галимә Алсу Мөхәмәтдинова, мәсәлән, архив материалларына нигезләнеп,
аның 12нче мәктәпкә немец теле укытырга урнашуын яза, бу – 1934 елның көзе булырга
тиеш. «1935 елның мартында Һ.Атласи сәяси ышанычсызлык сәбәбе белән эшеннән
чыгарыла, – дип яза тарихчылар. – Илдә сәяси репрессияләр дулкыны көчәя. Бөтен
Россия буенча халык дошманнарының советка каршы эшчәнлеген фаш иткән
эшләр ачыла. Куркынычсызлык органнары Һ.Атласи өстеннән күзәтүне яңадан
көчәйтә. ...Соңгы ел ярымда Һ.Атласи эшсез торган. Аның тирәсендә кабат «кара
болытлар» куера. 1936 елның 28 июлендә Һ.Атласи кабат кулга алына». (Алсу
Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б.42-43.)
Ягъни, Атласи Казанга күчкән елының көзендә эшкә керә, ә киләсе елның язында
инде эшсез кала, 1935 елның 3 февралендә эштән чыгарыла, дигән мәгълүмат та бар.
Угыз Атласовның истәлекләрендә ул даталар башкачарак. Эшкә урнаша алмагач,
Атласи Совнарком рәисе Абрамовка керергә тырышып карый, әмма кабул итүгә ирешә
алмый. Соңгы чик итеп, Сталинга хат яза. Алдарак телгә алынган әлеге хат 1935
елның 22 маенда языла. Бу хат турында мәгълүматны Алексей Литвинның «Операция
«националисты» дип аталган мәкаләсеннән табарга була, ул аның «Запрет на жизнь»
китабында басылып чыккан:
«В мае 1935 г. он обращается с письмом к Сталину: «Теперь я без работы,
голоден, по моему адресу делается ряд незаслуженных издевательств». Атласов
просил Сталина помочь ему устроиться на работу, дать пенсию, не мешать детям
получить образование, или разрешить «выезд на постоянное жительство с семьей
в Турцию». Ответа он не получил». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.58.)
Ул хатның караламаларын соңгы тентүләр вакытында алып чыгып киткәннәр.
Күргәнебезчә, Атласи соң чиккәчә золым иленнән котылырга омтыла, бу хакта хәтта
тиранның үзенә хат язырга мәҗбүр була, нәтиҗәдә, аннан йөрәгенә кургаш ядрә ала...
Хатның Солтангалиев турындагы өлешен без инде язмабызда файдаланган идек,
Атласи Бакуда кулга алынгач, азәрбайҗан сәясәтчеләренең Сталинга мөрәҗәгатен
дә искә алган идек, биредә аларны кабатлап тормыйбыз. Атласиның Сталинга язган
хатының бер өлешен укучыларыбызга тәкъдим итәбез:
«Атласов, 1935 елның 22 мае.
Мин, төрки-татар дөньясының карт җәмәгать һәм фән эшлеклесе, революционер,
шушы өлкәдә узган гасырның соңгы елларыннан бирле эшлим. ...Мин – беренчеләрдән
булып урыс самодержавиесенә һәм мөселман руханиларына каршы сугыш
ачканнарның, беренче булып татар мәктәпләрендә география, табигать белеме,
физика һәм астрономия кебек фәннәрне укыта башлаучыларның, аз санлы татар
революционерларының берсе.
Җәмәгать эшләрендә шактый дәрәҗәле урыннар биләдем. II Дәүләт Думасы
әгъзасы булдым һәм анда эсерлар фракциясендә тордым. Бу партиядә 1905 елдан 1918
елга кадәр әгъза булдым. Алардан китүемнең сәбәпләре – Брест килешүе һәм сугыш
мәсьәләләре буенча социаль революционерлар белән карашларыбызның туры килмәве.
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
159
1906 елда язган брошюрам һәм революцион эшчәнлегем өчен 1909 елда мине
крепостька ябарга хөкем иттеләр һәм шул елны эшемнән кудылар. 1908 елдан 1917
елга кадәр полиция күзәтүе астында яшәдем һәм хокукларымнан мәхрүм ителгән
идем». (Алексей Литвин. «Милләтчеләр» эше // Һади Атласи, 2007, Б.373.)
Әйткәнебезчә, Сталинның Атласига бернинди ярдәме дә булмый, ул Төркиягә
дә китә алмый, эшкә дә урнаша алмый, үзен сырып алган шымчылар арасында
бу хәлләрнең ахырын көтеп яшәргә мәҗбүр була. Атласи белми – әле 1934 елның
язында ук Казанга Мәскәүдән әмер килә – мөселманнар тагын Туран дәүләте турында
хыяллана башлаганнар икән, аларның үзәген табарга һәм юк итәргә. Әлбәттә, ул
үзәк – Казанда, ә аның җитәкчесе – Атласи булырга тиеш була. Шулай итеп, карт
милләтчене чекистлар алдан әзерләп куйган мәкерле кысаларга куып кертәләр һәм
туранчы татарларны гаепләү буенча зур эш башлана.
«В апреле 1934 года из Москвы в национальные республики была направлена
разработка ОГПУ о том, что мусульмане возобновили агитацию за создание
независимого «Туранского государства», что необходимо найти, разоблачить и
ликвидировать центр по созданию такого государства. Казанские гэпэушники
решили, что настал их час отличаться: «центр» находится в Татарии и во главе
его – Атласов». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.57.)
Мондый шартларда Атласиның иртәме-соңмы кулга алыначагы котылгысыз була.
Сталинга хатны да ул шуны сизенеп язгандыр, әмма тиранга бер татар зыялысының
үткәндәге хезмәтләре дә, бүгенге тормышы да кирәкми. Гомумән, Солтангалиевтән соң
татарларга карата җене котырган Сталин җай чыккан саен алардан үч ала, сөргеннәргә
сөрә, аларны җир йөзеннән юк итү турында хыяллана. Ә Мәскәү даирәләрендә, бигрәк
тә чекистлар арасында Атласига Мирсәет Солтангалиев эшен астыртын дәвам итүче
куркыныч милләтче итеп карыйлар, алар өчен аның язмышы инде хәл ителгән була.
Кулга алынганчы, Һади Атласи Казанда татар зыялылары белән аралашырга
тырышып карый, аны бигрәк тә яшьләр якын итәләр, чөнки Атласи алар өчен тере
легенда була. Патша заманында ук милләт өчен төрмәләрдә утырган, татар халкының
күзен ачкан тарихи әсәрләрен язган, Идел-Урал бәйсез татар дәүләте төзибез, дип,
Милләт Мәҗлесләре оештырып йөргән, Соловкиларның үзендә зинданнарда яткан
атаклы Һади Атласи бит ул! Яшь язучылар, шагыйрьләр, журналистлар Атласи
тирәсендә кайнаша, ул аларга киңәшләрен бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Атласи
бигрәк тә Сирин Батыршин исемле яшь шагыйрьгә зур өметләр баглый.
«Сирин: прерванный взлёт» дигән мәкаләсендә Булат Солтанбәков, ОГПУ
архивындагы материалларга таянып, бер шымчының түбәндәге хәбәрен искә
ала: «1935 елның февралендә Сирин Һади Атласи фатирында, үзенең башка
әсәрләре белән беррәттән, Сталинга язган эпиграммасын да укыган. Эпиграмма
тексты безгә килеп җитмәгән, әмма Б.Солтанбәков аның эчтәлеген китерә. Анда
«Сандугачым, һәр җырыңда син Сталинны мактап җырла. Шул чагында сине
күреп алырлар һәм сиңа «СССРның атказанган сандугачы» исемен бирерләр», дигән
сүзләр була. Бу инде, әлбәттә, репрессияләр кайнап торган бер заманда Сириннең
башка сыймас кыюлыгы, утны турыдан-туры үзенә юнәлтүе». (Әнвәр Шәрипов.
«Горур башым түбән иелмәс...» // Мәйдан, 2015, №12, Б.94.)
Атласи фатирында советка каршы шигырьләрен укыган шагыйрь Сиринне
1935 елның августында кулга алалар, 1938 елның февралендә аны биш елга
Себер төрмәсенә сөрәләр, ул аннан тәмам ватылып, сынып чыга. Бу вакытта инде
язучыларны, галимнәрне кулга алулар, төннәрен килеп алып китүләр башланган була,
ышанычсызлар исемлегендә йөргән Атласи да күзәтү астына алына. Һади Атласины
исә, әйткәнебезчә, 1936 елның июлендә, 60 яшьлек юбилеена бер ай кала кулга алалар
һәм 1938 елның 15 февралендә атып үтерәләр. Атласи тирәсендәге шымчылар өере
арасында аның якын туганы, олы кызы Сәлмәнең ире Җиһанша Дунаевның булуы да
бик аяныч. Ул – Каменка туберкулёз больницасының баш врачы булган, Атласилар
гаиләсе өчен ышанычлы кеше саналган, аннан серләрен яшермәгәннәр.
«НКВД органнарына Һ.Атласиның кияве Җ.Дунаев та хәбәр җиткереп
торган, – дип яза тарихчылар. – Ул органнарга Һ.Атласиның сәяси фикерләре,
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
160
теге яки бу мәсьәләгә карашлары турында мәгълүмат биреп барган. Менә, мәсәлән,
1936 елның 25 декабре көнне булган сорау алу вакытында Дунаев Һ.Атласиның
«коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең милли мәсьәләдәге сәясәте
– патша хөкүмәтенең шул ук урыслаштыру сәясәте инде ул. Рус милләте элек
тә бөекдержавачыл иде, хәзер дә шундый», дигән сүзләрен хәбәр итә һ.б.» (Алсу
Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б.43.)
Атласиның бу сүзләрендә бернинди ялгыш юк, Рәсәйдә нинди хакимият булса
да, ул башка милләтләрне урыслаштыруга кайтып кала. Әмма Атласиның милли
мәсьәләдә коммунистлар партиясен патша хөкүмәте белән тиңләштерүе, шулай итеп,
гасырларга сузылган урыслаштыру сәясәтен ачып салуы совет властена ярамый, карт
татар милләтчесен дошман дип игълан итәргә сәбәп була.
Һади Атласины кулга алганда, Хөсникамал абыстай өйдә булмый, улы Угыз белән
шул шымчы кияүләренә киткән була. Бәлки, органнар үз агентлары белән килешеп
шулай эшләгәннәрдер, болай ул җинаятьнең шаһитлары да, тоткынга ярдәм итүче дә
юк бит. Бу хәлләр турында Угыз Атласов менә ниләр язып калдырган: «1936 ел. Җәй.
Без әни белән – апаларда, Каменка санаториенда. Ире Дунаев Җиһанша анда баш
табиб. Беркөнне көндезен, әтине кулга алдылар, дигән хәбәр килде. Кайтсак, Сылу
апа елый: «Төнен әтине алып киттеләр», – диде. Тентү ясаганнар, хатларын,
Соловкида алып барган ике калын тышлыкта көндәлек дәфтәрләрен дә алып
киткәннәр. Нинди вәхшилек, кешене үзен генә түгел, аның хәтерен дә бетерергә
тырышалар». (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б.66.)
Әйе, Һади Атласины соңгы тапкыр кулга алалар, соңгы тапкыр аның архивын,
кулъязмаларын юк итәләр, соңгы тапкыр ирегеннән, гаиләсеннән, милләтеннән
аералар... Аннан – ел ярым буе төрмә газаплары, кыйный-кыйный сорау алулар, судлар
һәм атып үтерелү – Мәңгелеккә күчү... Ә хәзергә гаиләсе, Хөсникамал абыстай, яралы,
ялгыз аккош кебек, аны эзли, бөтен Казан төрмәләре, органнар буенча, сөекле ирен –
Мөхәммәтһадиен эзли... Аның ире белән аралашкан кешеләрнең күбесе инде шулай
юкка чыккан, кайда икәнлекләрен дә белмиләр, кулга алынмаганнар бар нәрсәдән,
хәтта аралашудан да курка.
«Тем временем тучи над головой Хади Атласова сгущались, – дип яза тарихчылар.
– В недрах НКВД спешно прорабатывались новые операции, призванные
задушить любые проявления инакомыслия в обществе. Особенно усилились
они после загадочного убийства Кирова, использованного как «детонатор» для
нового витка репрессий. Важную роль в этой системе террора против своего
народа играли операции, направленные на ликвидацию многих представителей
национальной интеллигенции тюркских народов и, в первую очередь, татарской,
как наиболее развитой и многочисленной. Волей судьбы Хади Атласов оказался
одним из немногих оставшихся в стране крупных татарских интеллигентов,
выдвинувшихся на авансцену общественно-политической деятельности еще до
1917 года. Поэтому к нему и Ильясу Алкину было приковано сугубое внимание
«органов». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков,
С.Ю.Малышева. Тригические судьбы. – Казань, 1996, С.93-94.)
Шулай итеп, Атласины «СССРны җимереп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә
җыенган, шушы максатлардан, контрреволюцион оешма оештырган, илдә шпионлык
эшләре алып барган, чит илләрдәге агентлары ярдәмендә диверсияләр әзерләгән»
террор төркеменең җитәкчесе итеп «билгелиләр». Бер караганда, кеше ышанмаслык
сүзләр, кеше ышанмаслык гаепләүләр, дәлилләр булмау сәбәпле, бу җинаять эше
башлану белән туктатылырга тиеш кебек иде. Әмма – Россия бит бу, кешесе булса
– статьясы табылыр. Атласины кулга алуны һәм өендә тентүләр оештыруны «үз
татарымыз», чекист Әхмәтов башкарып чыкса да, алга таба эшкә Мәскәү чекистлары
Айзенберг һәм Ратнер килеп кушыла. Атласидан «җиң сызганып» сорау алулар
башлана, бөтен татар милләтен фаш итәрлек, башын идерерлек, азатлык хыялыннан
мәңгегә баш тарттырырлык хөкем әзерләнә…
Ул арада аның гаиләсе, якыннары берни белми, аны таба алмыйлар. Бу хакта
Атласиның улы Угыз абый менә нәрсәләр язып калдырган: «Әни 4 ай чамасы төрле
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
6. «К. У.» № 11 161
органнарга йөрсә дә, эзен табалмады. Күршеләр әнигә, йөрмә, үзеңне дә утырталар,
дисәләр дә, тыңламады, эзләде. Октябрь аенда гына үзенә әйттеләр, «Черек күл«гә
передача алып килергә рөхсәт бирделәр. Өч айга бер мәртәбә передача бирергә рөхсәт
ителә иде. Миндә бердәнбер «Черек күл«дән язган хаты саклана. Шулай безнең гаиләгә
яңадан өметсез көннәр башланды». (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б.66.)
Әйе, Атласи гаиләсе өчен тагы кара көннәр башлана... Казанда кеше почмагында
яшиләр, бөтен милекләре – ишек төбендәге агач сәке, төнлә анда ана, ике бала
йоклый, көндез шунда утырып ашыйлар. Ә ашарга юк, дияргә мөмкин, Угыз абыйның
истәлекләреннән күренгәнчә, ул аш ашаганнарын хәтерләми, килька балыгы белән
ипи булса – шуңа да сөенгәннәр. Кайвакыта тагы шул мәрхәмәтле Хәлимә апалары
коткарган – Иж-Бубыйдан ара-тирә посылкалар җибәргәләп торган. Балаларын ачка
үтермәс һәм урамда калмас өчен, Хөсникамал абыстай аптекада җыештыручы булып
эшләгән. Шушы керемнән әле төрмәгә дә анысын-монысын алып барырга кирәк,
балаларны укытырга, утын сатып алырга, квартирага түләргә...
«Нинди генә авырлыклар кичерергә туры килмәсен, теләнеп йөрмәдек, ярдәм сорау
юлына басмадык, әти исеменә тап төшермәдек, – дип искә ала Угыз абый. – Шунысын
да әйтим: без яхшы укыдык, әнигә, хәзер аңладым, укуыбыз белән рухи тынычлык,
киләчәгебезгә өметләр өстәгәнбездер инде». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.66.)
Атласиның дүртенче төрмәсе һәм мәңгелеккә күчүе...
Чекистлар Атласины тиз генә сындыра алмый, ул аларга да үзенең тормыш
фәлсәфәсен сөйли, каушап-куркып төшми, киңәшләрен дә бирә. Башта шулай була.
Әмма чекистларга аның контрреволюцион оешма төзүен, СССРны җимереп, совет
властен бәреп төшереп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә җыенуын тануы кирәк,
«әйе, мин чит ил шпионы», дип әйтүе кирәк. Әлбәттә, Атласи боларга уңай җавап
бирми, әмма төркиче-пантюркист булуын, эволюцион юл белән, ягъни, СССР үзе
җимерелгәч, бөтен төркиләр өчен бер бәйсез дәүләт төзергә хыяллануын яшерми. Ул
Мәскәүдә, 1923, 1926 елларда Төркия илчелегендә булуын, аларга илдәге вазгыятьне
аңлатуын, үзенең дә соңрак Төркиягә күчеп китәргә теләвен ачыктан-ачык әйтеп бирә.
Һәм, әлбәттә, боларның барысын да соңыннан аның үзенә каршы боралар.
«1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр 16 тапкыр сорау алу һәм
күзгә-күз очраштыру үткәрелгән, – дип яза тарихчылар. – 1936 елның декабреннән
1937 елның мартына кадәр Бөгелмәдәге кайбер укытучылар һәм руханилар кулга
алына. Аларның барысын да Атласов революцион оешмасына кертеп карыйлар.
Хөкем ителүчеләр басым астында «үзләренең контрреволюцион акцияләрдә
катнашуларын» танырга мәҗбүр була. Ләкин Атласи, гаепсезлеген әйтеп, үз
дигәнендә тора һәм гаепләрне кире кага». (Алсу Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән
хезмәт, Б.43-44.)
Әмма соңга таба, кыйнауларга һәм каты газапларга түзә алмыйча, Атласи да кайбер
булмаган гаепләрен, кылмаган гамәлләрен үз өстенә ала. Әйтик, Шәфиев Габдрахман
(Шәфи Алмаз) белән «контрреволюцион элемтәдә торуын» таный, һәрхәлдә, ул аны
1923 һәм 1926 елда нибары берничә тапкыр Мәскәүдә, Төркия илчелегендә генә
күргән була. Шулай ук үз тирәсендәге милли хисле кешеләрне, аерым эшкәртеп,
контрреволюцион оешма төзүен дә «танырга» мәҗбүр була, әмма ул оешма белән бары
тик үзенең генә җитәкчелек итүен әйтә. Бу беркетмәләрдә сорау алучы чекистлар кулы
уйнаганлыгы да сизелә – алар Атласи исеменнән, үзләреннән өстәп, аны батырырлык
күп нәрсәләр өстәгәннәр. Әйтик, Атласиның бөтен якыннарын-тарафдарларын шушы
яшерен оешма исемлегенә керткәннәр, имеш, аларны ул үзе санап чыккан, ул үзе аларга
халык арасында бәйсез төрки-татар дәүләте идеяләрен таратырга кушкан. Әлбәттә,
Атласи үзенең якыннарын мондый куркыныч хәлгә куймас иде, бу үлем исемлегенең
чекистлар тарафыннан алдан әзерләнгәне күренеп тора.
Бу урында Һади Атласидан сорау алу беркетмәләреннән кайбер урыннарны
укучыларга тәкъдим итәр идек, чөнки ул аның ахыргача гаделлеген, үз-үзенә ныклы
ышанычын, максатчанлыгын күрсәтә.
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
162
«1937 елның 2 маенда сорау алу беркетмәсеннән:
(Һади Атласиның 1923 елда Мәскәүдә, Төркия илчелегендә илче Мохтар-бәй белән
очрашуы турында.)
ВОПРОС: Изложите сущность Ваших переговоров с Мухтар-Беем?
ОТВЕТ: Мои переговоры с Мухтар-Беем выразились в следующем:
Я в начале переговоров дал Мухтар-Бею в подробной форме информацию о
политико-экономическом и культурном состоянии тюрко-татарских народов,
населяющих СССР.
Конкретно, в своей информации я, насколько мне теперь помнится, говорил:
1. Советская власть разрушила тюрко-татарские медресе, разрушила религиозные
учреждения, т.е. то, что имеет существенное значение для роста тюрко-татарского
народа.
2. Что тюрко-татарская деревня в условиях Советской действительности
находится в тяжёлом экономическом положении.
3. В условиях Советской действительности тюрко-татары ассимилируются,
вырождаются.
И дальше я высказал Мухтар-Бею сомнение в возможности дальнейшего
существования Советского государства.
В заключение этой, контрреволюционной по содержанию информации, я высказался
перед Мухтар-Беем о том, что тюрко-татарскому народу необходимо создать своё
самостоятельное государство и при этом просил его (а в его лице Турции) оказать
нам – тюрко-татарам соответствующую помощь.
Мухтар-Бей внимательно выслушал мою информацию, после чего стал
расспрашивать меня подробно о дислокации тюрко-татарских областей в СССР.
Численности в них коренного населения, их экономике и т.п. На все эти вопросы я
дал Мухтар-Бею исчерпывающие справки со статистическими и фактическими
данными, что тут же записывал присутствующий при этом секретарь посольства
Анас-Бей». (Атласиларның шәхси архивыннан.)
Шушы ук көнне Атласидан «контрреволюцион оешмасының» программасы
турында да җентекле сорау алалар. Әлбәттә, андый оешма да, аның программасы
да булмый, әмма Атласи үзенең бу хакимият турындагы уй-фикерләрен, татар
халкының авыр хәле турында программа рәвешендә сөйләп бирә.
«ВОПРОС: Сообщите программу Вашей контрреволюционной организации.
ОТВЕТ: Написанной программы организация не имела, но я, как руководитель её,
исходил в работе организации из следующих программных установок:
1. Политика Коммунистической Партии и Советского Правительства в
национальном вопросе не обеспечила полного уничтожения неравенства между
тюрко-татарами и русскими (великороссами).
2. Что в силу этого русская нация с ее инстинктом господства над другими
нациями и в условиях Советской действительности продолжает оставаться
великодержавной нацией, находясь в более привилегированном положении по
сравнению с тюрко-татарами.
3. Тюрко-татары в условиях Советской действительности в вопросе языка
остаются неравными по сравнению с русскими, ибо их язык не имеет достаточно
полного применения у государства.
4. В вопросах национальной культуры тюрко-татары лозунг Коммунистической
Партии и Советского Правительства «культура национальная по форме,
социалистическая по содержанию» не обеспечивает сохранения и роста национальной
культуры тюрко-татар в её подлинно-национальном облике. Поэтому и в противовес
ему выдвигался другой лозунг: «Культура национальная и по форме и по содержанию».
5. Что в силу вышеуказанных факторов в условиях Советской действительности
происходит процесс ассимиляции тюрко-татар в направлении их русификации, что
ведёт к их вырождению.
Плюс к этому в программных установках организации имели отражение ещё
следующие моменты:
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
6* 163
1. В условиях Советской действительности в экономическом отношении тюрко-
татары не имели и не имеют роста в силу таких явлений, как сокращение посевов,
сокращение животноводства, применение продовольственной развёрстки в годы
военного коммунизма, а в последующие годы – коллективизации сельского хозяйства.
2. Национальные традиции во всей её разновидности и религия тюрко-татар в
условиях Советской действительности уничтожаются.
Исходя из этих основных предпосылок в программных установках организации
делался вывод, что тюрко-татары в условиях Советской действительности
продолжают вырождаться, вымирать, что для предотвращения этого необходима
борьба за независимость – для достижения конечной цели – объединения тюрко-
татар в независимое, тюрко-татарское государство с буржуазно-демократическим
государственным строем.
Это тюрко-татарское государство проектировалось образовать в следующих
территориальных пределах: Татария, Башкирия, Узбекистан, Туркменистан,
Казахстан с присоединением к ним Восточного Туркестана.
Образование этого государства мыслилось ко времени крушения Советского Союза
в престоящей войне со стороны капиталистических государств». (Атласиларның
шәхси архивыннан.)
Менә бу сүзләр Атласиныкы булырга охшаган, чөнки ул аны гомере буе шулай
сөйләгән – илдә руслар белән татарлар тигез хәлдә түгел, татарлар үз дәүләтләре
булганда гына милләт буларак исән калачак. Ә алга таба чекистлар өстәгән текст
булырга да мөмкин, имеш, Атласи совет власте белән көрәшү өчен шушы оешмасын
төзегән, моның өчен чит илләр белән элемтәгә кергән, аларның СССРга каршы
сугыш башлавын гына көтеп торган һәм башкалар, һәм башкалар... Атласи боларга
да уңай җавап биргән, әмма бу дөреслеккә охшамаган, йә бу сүзләрне аннан кыйнап
әйттергәннәр, йә үзләре өстәп куйганнар.
Шушы ук көннең беркетмәләрендә Атласидан Гаяз Исхакый, аның чит илдә
бәйсез Идел-Урал дәүләте төзергә әзерләнүе турында да сораулар бар, ул моңа да уңай
җавап бирә. Кайвакытта Атласи бу сүзләрне сорау алучылар өчен түгел, ә киләчәккә –
безгә төбәп, махсус әйтеп калдырган кебек тоела. Әйе, ул да, чит илләрдәге мөһаҗир
татарлар да үз бәйсез дәүләтләрен төзү турында хыялланганнар, шуңа омтылганнар,
булдыра алганча, шушы юнәлештә хәрәкәт иткәннәр. Һәм шушы изге максатны
безгә дә васыять итеп әйтеп калдырганнар. Бу очракта, төрмәдә сорау алу-допрос
беркетмәләре аша булса да...
«ВОПРОС: Известно ли Вам контрреволюционная работа татарской, белой
эмиграции в лице Гаяза Исхакова и других по подготовке создания так называемого
независимого тюрко-татарского государства «Идел-Урал«?
ОТВЕТ: Да, известно. [...]
ВОПРОС: Как реагировали Вы, как руководитель контрреволюционной организации
на эту контрреволюционную работу татарской белой эмиграции?
ОТВЕТ: Реагировал положительно, так как цели и задачи образования независимого
тюрко-татарского государства, как у организации, мною возглавляемой, так и у
татарской белой эмиграции, в лице ГАЯЗА ИСХАКОВА и других – одинаковы.
ВОПРОС: Значит, работа Вашей организации по подготовке образования тюрко-
татарского государства явилась частью указанной выше общей работы зарубежной
контрреволюции в лице татарской белой эмиграции?
ОТВЕТ: Да, выходит так.
ВОПРОС: Была ли известна контрреволюционная работа Вашей организации
по подготовке создания указанного тюрко-татарского государства заграницей, в
частности татарской белой эмиграции в лице ГАЯЗА ИСХАКОВА и других?
ОТВЕТ: Вероятно была известна, так как об этой нашей работе знал ШАФЕЕВ
АБДРАХМАН, который, как мне известно, был связан с ГАЯЗ ИСАКОВЫМ и другими
представителями татарской белой эмиграции.
ВОПРОС: Из Ваших показаний видно, что возглавлявшаяся Вами
контрреволюционная организация, по общей контрреволюционной работе по
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
164
подготовке создания так называемого независимого тюрко-татарского государства,
представляла собой филиал контрреволюционной работы белой эмиграции в СССР.
Признаёте ли Вы это?
ОТВЕТ: Да, признаю». (Атласиларның шәхси архивыннан.)
Беркетмәләрдән күренгәнчә, бу көнне Һади Атласидан озак һәм бик җентекле
сорау алганнар, чөнки моның җитди сәбәбе бар. Эш шунда: Атласины сак астында
тоту вакыты инде 1937 елның 13 апрелендә үк чыккан була, ә эшне судка тапшыру
өчен ул гаебен һаман тулысынча танымый. Һәм шул елның 27 мартында УГБ НКВД
АТССР, Һади Атласиның сак астында булу вакытын 1937 елның 13 июненә кадәр
озайту соравы белән, Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. НКВД карарыннан күренгәнчә,
бу эш буенча инде кырыкка якын кеше кулга алынган була һәм кайберләре белән
Атласины күзгә-күз очраштыралар. Ни кызганыч, ахрысы каты кыйналулар сәбәпле,
Атласиның кайбер якыннары аңа каршы күрсәтмәләр бирә, контрреволюцион оешма
булганлыгын, Атласиның совет властен бәреп төшереп, бәйсез татар дәүләте төзергә
теләвен, боларны да шуңа котыртуын таный.
Инде тагы 1937 елның 2 май сорау алу беркетмәләренә килик, аңа НКВД комиссары
Рудь һәм УГБ лейтенанты Мозаффаров кул куйган, димәк, допросны да алар алган.
Сорау алуның азагында Атласи барысын да кире кага башлый, аңа «Вы говорите
неправду!», «Неправда!», «Это не всё!», «Вы продолжаете говорить неправду!»
дип акыралар, болар да беркетмәгә язылган. Атласидан, чит илдәге татарлар безгә
монда бәйсез дәүләт төзергә ярдәм итте, дип әйттерергә тырышалар, ул моны кире
кага. Чекистлар шулай ук 1929 елны Төркиягә качкан Әхмәт Тимер (Яруллин)
төркемен һәм кача алмыйча калган Атласов Габделбәр белән Фәттахов Зәкәрияне
искә төшерәләр, «аларны чит илдәге татар эмиграциясе белән контрреволюцион
элемтәләр урнаштырырга сез җибәрдегезме», диләр, Атласи моннан баш тарта. Алга
таба Атласины 1936 елда чит илгә качарга җыенуда гаепләргә тырышалар, имеш, сорау
алганда, Исхаков Касыйм шулай дип әйткән, Атласи моны кире кага.
Шушындый провокацион сораулар арасында «бәйсез төрки-татар дәүләте»
турында бик җитди сорау да куела, имеш, Атласи да аңа бик җитди, канцелярия телендә
җавап бирә. Беркетмәнең бу өлешен, Атласины ахыргача батыру өчен, чекистлар
үзләре өстәгәндер, дип тә уйларга мөмкин, чөнки ул, тәҗрибәле сәясәтче, болай җавап
бирмәс иде. Органнарның ничек мәкерле эшләүләрен күрсәтү өчен, беркетмәнең әлеге
өлешен дә язып үтәбез:
«ВОПРОС: В чём конкретно заключалась работа Вашей контрреволюционной
организации по подготовке создания так называемого тюрко-татарского
государства?
ОТВЕТ: Практическая работа организации заключалась в агитации и пропаганде,
направленной:
1. На создание недовольства Советской властью и Компартией в национальном
вопросе.
2. На разжигание националистических настроений среди тюрко-татар.
3. На разжигание национальной розни между тюрко-татарами и русскими.
4. На популяризацию идеи борьбы за объединение тюрко-татар в самостоятельное
государство с буржуазно-демократическим государственным строем.
5. На подготовку кадров-организаторов дальнейшего движения по созданию
указанного независимого, тюрко-татарского государства.
Другой контрреволюционной деятельностью наша организация не занималась.
ВОПРОС: Это не всё! Вы скрываете от следствия остальную контрреволюционную
деятельность Вашей организации.
ОТВЕТ: Другой контрреволюционной деятельностью организация не занималась».
(Атласиларың шәхси архивыннан.)
Алга таба, «Туйкиннар һәм башкалар әйтте», дигән яла белән, Атласины татар
авылларында баш күтәрүчеләр әзерләүдә гаепләргә тырышалар, имеш, сугыш
башланса, алар совет дәүләтенә каршы көрәшергә тиеш булганнар. Атласи бу гаепләүне
дә кире кага. Аны шпионлык итүдә, 1934 елда оешма әгъзасына Казанның дары заводы,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
165
Госбанкы, Татарстанның промышленносте һәм авыл хуҗалыгы буенча шымчылык
мәгълүматы тупларга кушуда гаеплиләр – Атласи моны кире кага. Уфадагы Үзәк
Диния нәзарәтен, инде вафат булган Ризаэддин Фәхреддинне дә контрреволюцион
оешма белән бәйләргә тырышалар – Атласи моны да кире кага...
«ВОПРОС: Следствию известно, что Ваша организация состояла в
контрреволюционной связи с Центральным Духовным Управлением мусульман?
Признаетёсь ли в этом?
ОТВЕТ: Нет, не признаюсь, так как такой связи не существовало.
ВОПРОС: Вы говорите неправду! Вы, как показали выше, вовлекли в свою
организацию муфтия ФАХРУТДИНОВА РИЗУ. Вы посещали несколько раз ЦДУМ, где
вели с его руководителями разговоры на политические темы. К Вам приезжал член
ЦДУМ СУЛЕЙМАНОВ АБДУЛЛА, с которым Вы вели контрреволюционные разговоры.
Эти факты и ряд других, которыми располагает следствие, подтверждают наличие
указанной связи между Вашей организацией и Центральным Духовным Управлением
Мусульман. Предлагаем признаться!
ОТВЕТ: Повторяю, указанной связи между нами не было.
ВОПРОС: Вы продолжаете говорить неправду. Вам зачитываются показания
участника Вашей организации БИКБОВА КАМИЛЯ: «Наша организация имела в
контрреволюционных целях связь с Центральным Духовным Управлением Мусульман…
Связь осуществовалась АТЛАСОВЫМ Гади и ЯРУЛЛИНЫМ Рашидом… Через
Центральное Духовное Управление Мусульман наша организация использовала мулл
для ведения контрреволюционной агитации против Советской власти. Признаетесь
ли Вы теперь?
ОТВЕТ: Нет. Вновь повторяю: указанной связи не существовала». (Атласиларның
шәхси архивыннан.)
Беркетмәләрдән күренгәнчә, шушы урында нидер булып ала. Моңа кадәр күпчелек
гаепләүләрне кискен рәвештә кире кагып барган Атласи кинәт кенә үзгәрә һәм бу
ялаларны үз өстенә ала. Гадәттә, сорау алулар төнлә барган, бик озакка сузылган,
ахырга таба Атласины кыйнап, булмаган гаепләрен үз өстенә алырга мәҗбүр
иткәннәрдер. Бу хәлне башкача аңлатып булмый.
«ВОПРОС: Из Ваших показаний видно, что Вы создали и руководили
контрреволюционной организацией, которая на протяжении целого ряда лет
вела организованную контрреволюционную работу по подготовке создания
так называемого независимого, тюрко-татарского государства, с буржуазно-
демократическим государственным строем. Вы в этой контрреволюционной работе
состояли в неофициальной, контрреволюционного характера связи с представителями
иногосударства, давали им сведения, могущие быть использованными ими в ущерб
Советского государства. Признаёте ли Вы себя в этом виновным?
ОТВЕТ: Да, виновным себя целиком и полностью признаю.
Я – старый, убеждённый националист, пантюркист. Я – бывший эсэр,
участник 2-й Государственной Думы. Дважды судимый Советской властью за
контрреволюционную деятельность.
Имея такое политическое прошлое, я в действительности почти с первых же дней
существования Советской власти встал на путь организованной борьбы с Советской
властью, которую я вёл на протяжении многих лет – за осуществление основной
идеи, вытекающей из моих пантюркистских убеждений, идеи тюрко-татарского
объединения в самостоятельного буржуазно-демократического типа, государство.
Ответы, на поставленные мне вопросы записаны правильны, мне зачитаны, в чём
и подписуюсь – Г.Атласов». (Атласиларның шәхси архивыннан.)
Кулга алынганнан соң, шушы ун ай вакыт эчендә Һади Атласидан менә шулай
газаплап, дистәләрчә тапкыр сорау алына. Атласи үзе тиз генә бирешмәсә дә,
көрәштәшләренең аңа каршы биргән күрсәтмәләрен нигез итеп алып, карт милләтчене
әкренләп үлем карарына әзерлиләр.
Менә тагы бер сорау алу беркетмәсе, аңа 1937 елның 4 апреле датасы куелган, ул
Атласиның ни дәрәҗәдә дөньякүләм масштабта фикер йөртүен күрсәтә:
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
166
«ВОПРОС: Ваша контрреволюционная организация, прежде всего в Вашем лице,
занималась германо- и японофильской агитацией. Подтверждаете ли Вы это?
ОТВЕТ: Отрицаю.
ВОПРОС: Неправда! Вы, среди целого ряда лиц своего окружения, неоднократно
занимались указанной агитацией. Признайтесь.
ОТВЕТ: Вновь отрицаю.
ВОПРОС: Вы продолжаете врать! Вам зачитывается показание известного
Вам УРАЗМАНОВА Сабира, уличающее Вас во лжи: «…в разговоре, происходившем
между мною и АТЛАСОВЫМ Гадыем в январе месяце 1936 года, он – АТЛАСОВ
Гады – восхвалял Германию и Японию как могущественные государства, которые
уничтожат Советский Союз». Признаёте ли Вы теперь?
ОТВЕТ: Да, подтверждаю.
ВОПРОС: Вам зачитывается показание другого, также Вам хорошо известного
человека, а именно ИСХАКОВА Касыма:
«…в одну из встреч с АТЛАСОВЫМ Гадыем, в период с 1934 по 1936 год, в
разговоре со мной АТЛАСОВ Гады высказал своё явно контрреволюционное отношение
к существующему Советскому строю. Говорил…, что Германия выступит против
Советского Союза и захватит его».
ОТВЕТ: Такого разговора с моей стороны не было.
ВОПРОС: Вы продолжаете врать! В подтверждение этому Вам приводится
показание известного Вам САТУЛЛИНА Хамида:
«…в 1936 году, кажется осенью, АТЛАСОВ Гады в разговоре со мной заявил:
«Сейчас во всём мире и в особенности в Германии проходит кампания гордости за
свою нацию, а у нас в России (так он всегда называл СССР) гордость своей нацией
относится только к русским… и дальше больше, он говорил – самая высшая культура
в мире – это немецкая культура… а дальше АТЛАСОВ Гады говорил – скоро над
Россией (Советским Союзом) будет хозяином Япония… Признаёте ли Вы этот
факт?
ОТВЕТ: Признаю частично, а именно: восхваление немецкой культуры. В
остальном отрицаю.
ВОПРОС: В распоряжении следствия имеются показания целого ряда других
лиц, целиком и полностью подтверждающие то, что Вы, Ваша контрреволюционная
организация систематически занимались германо- и японофильской агитацией.
Следствие, указывая на бесполезность отрицания, предлагает Вам еще раз – признать
откровенно эту сторону практической, контрреволюционной деятельности.
ОТВЕТ: Я являюсь старым германо- и японофилом, поэтому, не исключаю
того, что в отдельных случаях занимался германо- и японофильской агитацией».
(Атласиларның шәхси архивыннан.)
Атласидан сорау алу беркетмәләре белән танышканда, күп кенә тарихи шәхесләрнең
исемнәрен очратырга мөмкин – чекистлар аннан Гаяз Исхакый турында да, Ризаэддин
Фәхреддин, Садри Максуди, Шәфи Алмаз, Галимҗан Идриси, Галимҗан
Шәрәф, Әкъдәс Нигъмәти, Зәки Вәлиди, Мирсәет Солтангалиев, Бубыйлар
турында сорашалар. Атласи 1926 елда Мәскәүдә, Төркия илчелегендә төрек мәгариф
инспекторы Сафган-бәй белән очрашкан була, 1936 елның 20 ноябрендә сорау алу
беркетмәләрендә бу хакта да хәбәр бар:
«…САФГАН-БЕЙ спрашивал моё мнение о личностях татаро-башкирских белых
эмигрантов: МАКСУДОВЕ Садри, ВАЛИДОВЕ Заки и ИСХАКОВЕ Гаязе. На это я
сообщил ему следующие характеристики в отношении этих эмигрантов.
1. О МАКСУДОВЕ Садри я сказал, что он имеет хорошее образование, бывший
кадет, но не революционер. О том, что он бывший кадет я сказал после того, как
САФГАН-БЕЙ специально спросил меня об этом.
2. О ВАЛИДОВЕ Заки я сказал, что он хороший, крепкий учёный, имеющий глубокие
познания в области исторических наук и что в политическом отношении вполне
устойчивый человек.
3. Об ИСХАКОВЕ Гаязе я сказал, что он известный, сильный татарский писатель,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
167
бывший революционер, но политически неустойчивый человек». (Атласиларның шәхси
архивыннан.)
Һади Атласи башта Казан шәһәренең Дзержинский урамындагы «Черек күл»
төрмәсендә утыра, аннан аны халык телендә «Пләтән төрмәсе» дип аталган
төрмәгә күчерәләр. Аның төрмәдән язган бер генә хаты сакланган, ул 1936 елның
ноябрендә язылган, Атласи анда инглиз телендә партия тарихы китабын сораган һәм
балаларына үгет-нәсихәт биргән. Әйе, галим төрмә шартларында да укуын, гыйлем
алуын ташламаган, даими үз өстендә эшләгән. Бу урында мин Атласи белән бер
вакыттарак «Черек күл» төрмәсендә утырган Павел Аксёнов һәм Пләтән төрмәсендә
утырган Ибраһим Салаховның истәлекләре белән уртаклашасым килә. Дөрес, алар
Атласиның үзен күрмәгәннәр, әмма аның турында төрмәдә күп ишеткәннәр һәм язып
та калдырганннар.
«Көтмәгәндә мин эчке төрмәнең (Дзержинский урамында) 3 нче камерасына
эләктем, – дип яза Аксёнов. – ...Миңа кадәр бу камерада шактый вакытлар профессор
Атласов ябылып тотылган икән. Мин яңа танышларымнан Атласов һәм аның эше
турында сөйләүләрен сорадым. (Бу урында Атласиның Соловкидагы төрмә чоры
тасвирлана, аны алда биргән идек.)
...Соловкида утыру срогы тәмамлангач, Атласов иреккә чыгарыла һәм ул, калган
гомерен тыныч кына үткәрү өчен, туган Татарстанына кайта. Элеккечә Совет
властеның кан дошманы булып калса да, ул көрәштән баш тарта, үзенең тормышын
мәдәни-агарту эшчәнлегенә багышлый. Ничек кенә булса да, 1936 елның азагындамы,
1937 елның башындамы аны яңадан кулга алып, төрмәгә ябалар. Элегрәк судларда
аның «кылган гамәлләре» ялгыз җинаятьченеке итеп кенә карала, хәзер ул зур
контрреволюцион оешманың җитәкчесенә әверелә. Һәм судны да аңа аерым киңәшмә
түгел, революцион трибунал ясарга тиеш була.
Суд алдыннан эчке төрмәнең кизү торучы башлыгы Атласовка, кул куйдырып,
гаепләү карарын тапшыра. Бу гаять куркыныч һәм дәлилләргә нигезләнмәгән
документ була. Аны укыганда, профессор Атласов еш кына: «Ах, нинди хәсисләр
болар!», «Хыялыйлар да соң, бәдбәхетләр дә соң!», «Бу юриспруденция түгел, бу бит
кретинлык», – дигән ачулы репликалар ташлый.
Суд тикшерүе барышында Атласов үзенә ялган гаеп тагучылардан: «Сезне
ялганларга нәрсә мәҗбүр итте, сорау алган вакытларда сезне нык кыйнадылармы
һәм восстание әзерләү турында кеше ышанмаслык гайбәтне гаепләнүче үземе, әллә
тикшерүче уйлап чыгардымы?» – дип сорый. Гаепләнүчеләр аска карап дәшмиләр,
аларның кайберләре генә нәрсәдер мыгырдый, тик сүзләре аңлашылмый. Судья
белән прокурор исә Атласовны батыручыларга ярдәмгә килеп, аларны җавап бирү
вазифасыннан азат итәләр.
Судья һәм прокурор белән әңгәмәсе вакытында Атласов түбәндәгеләрне сөйли:
– Сез совет властен бәреп төшерүне оештыруны миңа сылтап калдырасыз.
Әмма мондый оешма өчен армия, командирлар, корал һәм башка күп нәрсәләр кирәк.
Боларның барысы да кайда? Янәшәмдә утырган, тикшерү барышында газаплар
кичергән, куркытылган бәхетсез кешеләрнең баш күтәрүчеләр армиясенең үзәге
диюгә кем ышаныр? Әлеге мескен кешеләр армиянең йөк олауларын алып бару өчен
дә эшкә яраксызлар бит.
Камерада утыручы иптәшләре белән суд процессының барышы турында тәэсирләр
белән уртаклашканда, Атласов үзен атарга хөкем итүләре мөмкин, дигән фикерне әйтә.
Ул, мине мондый язмыш куркытмый, ди. Әмма үзеннән үч алу ни өчен бернинди гаепсез
күп кенә кешеләрне юк итү юлы белән башкарылырга тиеш, дип, аптыравын белдерә.
Атласовны һәм тагын берничә кешене атулары, күп кенә кешене озак сроклы
хезмәт белән төзәтү лагерьларына хөкем итүләре турында төрле төрмәләрдә
шактый булганнан соң гына ишеттем». (Павел Аксёнов. Күрсәтелгән хезмәт, Б.161.)
Бу истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи нинди шартларда да югалып калмый,
вазгыятькә аек акыл белән бәя бирә, үзен нәрсә көткәнен белә һәм аңа әзер була.
Әйе, аның белән бергә хөкем ителүчеләр дә, аңа каршы күрсәтмә бирүчеләр дә, аның
белән бергә атып үтерелүчеләр дә бик нык газапланган, кыйналган, куркытылган була.
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
168
Медицина белешмәләреннән күренгәнчә, имам Рәшит Яруллинның нибары өстәге
ике теше генә калган була, димәк, калганнарын бәреп сындыралар. Җинаять эшендә
сакланган фотодан күренгәнчә, имам Касыйм Исхаковның (Гаяз Исхакыйның
туганы) чигәсендә – кан оешып каткан яра... Атласи үзе дә табиб тикшергәндә аягында
чак басып тора, чайкалып, тигезлеген югалта, әмма рух ныклыгын ахыргача саклый.
Ибраһим Салахов Пләтән төрмәсенә 1937 елның октябрь аенда китерелә. Үзе
истәлекләрендә язганча, бу вакытта инде анда татарның күренекле шәхесләре
Галимҗан Нигъмәти, Гыйлем Камай, Гомәр Гали, Алкин, Сөббух Рафиков, Сәләх
Атнагулов һәм башкалар утыра, күрше камераларда Галимҗан Ибраһимов үлем көтеп
ята, Атласовлар төркеме дә монда икән, алар турында шомлы хәбәрләр йөри. Алда
китереләчәк өзектә вакыйга Пләтән төрмәсендә, Ибраһим Салахов утырган камерада
бара, ул шунда 1937 елның көзендә ишеткән хәлләрне язып калдырган:
«...Бераздан ишек ачылып, таныш булмаган берәүне керттеләр. (...) Бераздан
Алкин, аның янына килеп:
– Син кайдан, иптәш? Нинди яңалык? – дип сүз башлады.
– Яңалык чамалы, – диде егет, теләр-теләмәс кенә башын күтәреп. – Бүген төнлә
мин бер укытучы белән утырдым. Әлмәттән. Аны Атласов төркемендә судлыйлар
икән.
– Нәрсә, инде суд та башланганмы?
– Инде икенче көн. Менжинский клубында трибунал хөкем итә ди. Ябык суд.
Берәүне дә кертмиләр. Клуб солдатлар, этләр белән саклана. Менә шул укытучы
гаҗәпләнеп, хәвефләнеп сөйләде.
Мин дә, башкалар да, югары сәкеләрдән төшеп, крагилы егет янына өерелдек.
Сөббух «күз«не капларга басты.
– Һади Атласов, инде алтмышның аръягында булуына карамастан, таза, нык,
җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Ул инде бер срок утырып кайткан. Соңгы елларда
Бөгелмәдә укытучы булып эшли иде, ди. Үзе бик нәзакәтле, тәрбияле, югары белемле
галим. Француз, немец, инглиз телләрендә яхшы сөйләшә, китаплар тәрҗемә итә
иде, ди.
– Әйе, әйе, беләбез, – диде Камай ага, – талантлы кеше. Шуннан...
– Трибунал аны, Бөгелмәдә контрреволюцион оешма төзеп, Совет хөкүмәтен
җимерүгә әзерләнүдә гаепли. Бу оешманың актив членнары дип, Бөгелмәдән, аның
тирәсендәге авыллардан алтмыштан артык мулла, мөәзин, укытучыларны кулга
алганнар. Минем янымда утырган укытучы да шул исәптән икән. «Дөресен әйткәндә,
Һади аганы судта гына күрдем», – ди үзе. Атласов судта менә ничек сөйләде, ди:
«Бөек Ленин вафат булганнан соң, бигрәк тә соңгы елларда, Сталин милли сәясәтне
Маркс-Энгельс тәгълиматларыннан ераклаштыра бара. Милли кадрларның үсүенә,
аларның мөстәкыйль фикер йөртүләренә киртә куя. Совет илендәге көнчыгыш
халыкларының гарәп алфавитыннан латинга күчүләрен алкышлап, Владимир Ильич:
«Бу тарихи вакыйга – көнчыгыш халыкларын бөтен дөнья культурасына алып чыгуда
күпер», – дигән иде. Ләкин ул бу бөек борылышны үз күзләре белән күрә алмыйча
калды. Әмма көнчыгыш халыклары, аның васыятьләрен истә тотып, аңа рәхмәт
укыйлар һәм латин хәрефләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә – укытырга көч
салалар. Ә Сталин, һичбер нигезсез рәвештә, тагын алфавит алыштыру мәсьәләсен
күтәрде һәм инде мәҗбүри рәвештә тормышка ашыра. Бер кеше гомерендә совет
көнчыгыш милләтләре инде өченче алфавитка күчәләр. Безнең халыкның күбесе
болай тиктомалдан надан калачак. Шулай ук Сталинның телләрнең тууы, үсеше
турындагы соңгы тезислары Маркс тәгълиматына капма-каршы», – дигән. Бу урында
Атласов, немец һәм инглиз телләрендә Маркс хезмәтләреннән цитаталар китереп,
үз фикерләрен дәлилләгән.
– Молодец, – диде кемдер урта сәкедән.
Сөйләүче аңа игътибар итмәде, дәвам итте:
– Ахырда ул сүзен болай тәмамлаган: «Әгәр иптәш Сталинның кайбер фикерләре
белән килешә алмау җинаять икән, мин сезнең хөкемдә. Әмма мин Совет дәүләтен
җимерергә әзерләнмәдем һәм контрреволюцион оешма булдыру нияте белән мавыгу
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
169
җүләрлегенә барып җитмәдем. Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкүмәтне урынлаштыру
өчен көрәштем, корал белән чехларга каршы сугыштым. Тарих – шаһит».
– Дөрес, Атласов Колчак тылында безнең өчен эшләде һәм бик кирәкле данныйлар
бирде, – диде комиссар Имәнкулов.
– Бүлмәгез әле! Шуннан?
«Әгәр дә, – дигән Һади ага, өстәл артындагы трибунал членнарына карап, –
әгәр дә, уйдырма гаепләү актыгызда күрсәтелгәнчә, мин контрреволюцион оешма
торгызырга, Совет хөкүмәтен җимерергә уйлаган булсам, – тагын кабатлыйм, андый
ният миндә булганы юк, – кемнәргә, нинди көчләргә таянган булыр идем? Гафу итегез,
ярты ел нахакка төрмәдә утыруыма да карамастан, мин әле үз акылымда. Әгәр ул
кара юлга бассам, сез алдыма китереп бастырган мулла-мунтагайларга түгел, яшь
көчләргә таянган булыр идем. Шуның өчен бу акылга-аңга сыймый торган уйдырма
төркемне миңа бәйләмәгез. Мин аларны белмим, белергә дә теләмим». Ул укытучыны
бүген тагын судка алып киттеләр. […]
Кичке аш алдыннан торбаны шакыдылар. Алкин «Бестужев әлифбасы«на күчте,
идәнгә чүгеп, торбага колагын куйды һәм аннан килгән хәбәрне иҗекли башлады.
Сулышны өзеп, Алкинга төбәлдек:
– Три-бу-нал Ат-ла-сов-лар төр-ке-мен... – хәбәрне тапшыручы, бу җиргә җиткәч,
пауза эшләде... Әллә инде «күз» комачауладымы. – Атласовның үзен дә а-тар-га хө-
кем ит-кән...
Алкин, хәбәрне әйтеп бетерер-бетермәс, идәнгә утырды. Электр тогы суккандай
катып калдык. «Күз» чайкалды. Ачылды. Кан баскан ачулы бәбәк карый.
Йөрәк тибүдән туктады сыман. Күзләремә яшь килеп тыгылды.
– Йа Алла, бу нинди бәйрәм бу?
Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәйләп, дүрт күз белән көткән
бөек бәйрәм – Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте. Ашыгыч
процесслар, атулар, көне-төне туктаусыз сорау алулар, кыйнаулар, гарипләндерүләр,
мәсхәрәләүләр белән узды...» (Ибраһим Салахов. Колыма хикәяләре. – Казан, 1989,
Б.52-55.)
Әлбәттә, Ибраһим Салахов Атласи турында бу хатирәләрне исендә калганнар
буенча язган, бәлки, инде ул елларда күренә башлаган язмаларга да нигезләнгәндер.
Ул дөреслеккә туры килә, әмма бераз төгәлсезлекләр дә сизелә. Әйтик, Атласи
суд башланганда инде ел ярым төрмәдә утырган була, ярты ел түгел. Әсәрдә телгә
алынган Алкин мәсьәләсе дә сораулар уята – әгәр сүз Ильяс Алкин турында барса,
энциклопедияләрдә ул 1937 елның 27 октябрендә Мәскәүдә үлгән, дип язылган,
Ибраһим Салаховта вакыйга Казан төрмәсендә нәкъ шул көннәрдә бара. Хәер, ничәмә-
ничә төрмәләрне үтеп, кыйналып һәм имгәтелеп гомере үткән Ибраһим абый кайбер
детальләрне онытырга яки бутарга да мөмкин, әмма ул үзенең әсәрендә Һади Атласи
турында яхшы язган, аның якты образын тудыра алган, рәхмәт аңа!
Инде әйткәнебезчә, «Атласовчылар – Атласовщина» дип аталган бу җинаять эше
буенча 107 татар кулга алына, шуларның алтмыштан артыгына төрле вакытларда
суд була. Чекистлар башта эшне бик зурдан кубып башласалар да, татарлар СССРны
җимереп, бәйсез Туран-Татар дәүләте төзергә телиләр, дип бөтен милләтебезне хөкем
итәргә җыенсалар да, бу эш киң яңгыраш ала алмый. Әйе, татарларның хыялларында
мондый максат булган, тик аны тормышка ашырырлык шартлар булмаганга күрә, алар
әлеге юнәлештә гамәл кылмаганнар. Әмма чекистларга бу милләтче татарларны хөкем
итү, аларга җәза бирү бик кирәк булгач, сорау алу беркетмәләрендә кәгазь-дәүләт чүпрә
кебек кабара, аның географик чикләре, эчке төзелеше, сәяси юнәлеше, хәтта ил башы да
билгеле була, ул – Һади Атласи, әлбәттә, моны сорау алу вакытында башка тоткыннар әйтә.
Тоткын татарларның мондый мәкерле эшләрдә тәҗрибәсезлеге, артык ихлас һәм
беркатлы булулары күп вакыт аларның үзләренә каршы эшли. Һади Атласи да башта,
бик гадел һәм дөрес сүзле кеше буларак, иректә кемнәр белән аралашуын ачылып
сөйли, ә чекистлар аларның барысын да үзләре уйлап чыгарган контрреволюцион
оешма исемлегенә кертеп куялар. Соңыннан бу кешеләрне берәм-берәм бөтен ил
буенча чүпли башлыйлар, Атласиның баҗасы Рәшит Яруллинны – Дагыстаннан,
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
170
аларның хатыннарының туганнары Фәттаховларны Урта Азиядән тотып алып кайталар.
Бу эш буенча тоткыннардан сорау алганда, сезне Һади Атласов сатты, исемлекне ул
бирде, диләр, аларны кыйнап һәм куркытып, Атласига каршы күрсәтмәләр бирергә
мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә Атласи 1937 елның октябрендә, Хәрби трибунал судында,
кайберәүләргә карап: «Мин боларны белмим! Минем коем тирән, болар минем
коемнан су эчәрлек кешеләр түгел!» – ди.
Шулай итеп, 1937 елның 23-28 октябрендә, Казан шәһәренең НКВД клубында Һади
Атласига һәм аның тарафдарларына соңгы суд була. Әйткәнебезчә, эшне гадәти суд түгел,
ә Идел буе хәрби округының Хәрби трибуналы карый, анда башкаларны кертмиләр, хәтта
яклаучыларны да катнаштырмыйлар. «23-28 октября 1937 г. выездная сессия Военного
трибунала Приволжского военного округа под председательством бригвоенюриста
Микляева, членов: военюриста I ранга Тулина, военюриста Кутушева, секретаря-
военюриста Княшевского на закрытом судебном заседании в Казани рассматривала
дело Атласова и еще 24 «подельщиков». Судили татар, в основном, учителей, в
качестве переводчика был вызван 3-й секретарь Бауманского райкома ВКП (б)
Улунбеков. (…) Дело слушалось без участия обвинения и защиты, с вызовом наиболее
важных свидетелей. Их было 16, они были напуганы и подготовлены следствием –
все обвиняли и разоблачали подсудимых». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.44.)
Һади Атласиның судта соңгы сүзен без инде бу язмабызда өзек-өзек кулланган
идек, аларны кабатлап тормыйбыз. Аның белән бергә 24 кешене хөкем итсәләр дә,
бу суд, нигездә, Атласига була, күбрәк ул сөйли, сорауларга да ул җавап бирә. Әйе,
ул җәзасыз котыла алмасын аңлый, шуңа күрә, кайбер гаепләүләрне өстенә дә ала,
әмма СССРны җимерергә теләү, шпионлык итү, чит илләргә сатылу, диверсияләргә
хәзерләнү кебек гаепләрне кискен рәвештә кире кага. Хәрби трибунал әгъзаларының
күңеле булсын, дипме, совет властен мактап та ала, урысларга да алай артык каты
кагылмый, әмма татар халкының үз милли дәүләтенә, үз телендә сөйләшергә, үз динен
тотарга хокуклары булуын кат-кат искәртә. Ул соңгы сүзендә, соңгы сулышында
да бәйсез төрки-татар идеясеннән баш тармый! Бу урында Атласиның чын
мәгънәсендә «СОҢГЫ СҮЗ»ен бирәбез, ул 27 октябрь көнне, кичке сәгать җиде белән
сигез арасында яңгырый, ә икенче көнне инде аларга хөкем карары укыла... АТАРГА!
«Подсудимый АТЛАСОВ сказал:
Я человек бывший, а не настоящий: бывший педагог, бывший эсер, бывший
член государственной думы, бывший историк. Я член и председатель управы и
член национального собрания и преподаватель школы 2-й ступени. Я человек,
безусловно, с определённым сознанием и идейный.
Я, революционер, националист и пантюркист. Целью моей было – создание
единого тюрко-татарского независимого государства, но к этому я хотел прийти
только путём эволюции. Почему я был сторонником создания независимого тюрко-
татарского государства? Я – историк, я изучал положение тюркских народов, их
историю, их вырождение и вымирание через угнетение их русским народом. Я не
отрицаю, что социализм не противоречит возрождению наций, но возрождение
это я мыслил по-своему.
Я обвиняюсь по статьям 58-2, 58-6, 58-10 и 58-11. По ст. 58-6 я не виновен,
правда, я имел переписку с НИГМАТОВЫМ Агдас. Я имел дважды связь с послом
Турции. О чём я с ним говорил и что я ему сообщил, я уже показал в своих
показаниях, но хочу предупредить, что делал я это не с контрреволюционной
шпионской целью, а и в этом случае, главной моей целью было – ускорение и искание
способов к созданию большого тюрко-татарского независимого государства. Кроме
того, я встречался с представителем министерства просвещения Турции и был
в связах с курьером Турецкого посольства ШАФЕЕВЫМ Абдрахманом. Вот и весь
круг иностранцев, с которыми я имел связь. С Гаяз ИСХАКОВЫМ я не был связан. Я
считал его первоклассным татарским писателем, но не политическим деятелем.
Некоторые свидетели на суде дали более или менее правильные показания о
моей националистической деятельности, но некоторые из них – ложны.
Я себя считаю виновным по ст. 58-10-11. В части подготовки вооружённого
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
171
восстания против Советской власти виновным себя не признаю, так как этого не
было. Я противник восстания. Шпионской деятельностью я тоже не занимался
и в этом себя считаю чистым, если суд считает мой разговор с турецким
послом и другими иноподданными, как передачу сведений о Советском союзе
представителям другого государства – то это неверно. Шпионских целей я не имел.
Для меня организация существовала. По своему эту организацию я называл
революционной для татарского народа. Другие подсудимые о существовании этой
организации могли только догадываться. Я им не говорил открыто, что, мол, я
вас вербую в организацию. Я был бы дураком, если бы так делал.
1929 г. меня привлекли к ответственности за принадлежность к
султангалиевщине, но я к этой организации не примыкал. Для меня организация
Султан ГАЛИЕВА не была авторитетом. Я сам руководил своей организацией,
татарское государство мною мыслилось только после крушения Советской
власти, во что, правда, я верил.
Я достаточно наказан. Все эти преступления я совершил до своего ареста,
т.е. до 1929 года. По прибытии из ссылки, я этой деятельностью не занимался,
я жаловался, ворчал на своё материальное положение, так как жил я в убогих
условиях, но деятельности контрреволюционной я не вёл.
Я совершил преступление с сознанием и должен понести наказание.
В 20 ч. 00 мин. объявлен перерыв до 10 ч. 00 мин. 28.X.37 г.
В 10 ч. 00 мин. 28.X. Судебное заседание продолжается». (Атласиларның шәхси
архивыннан.)
1937 елның 28 октябрендә Хәрби трибунал хөкем карары чыгара – аларны «совет
властен юк итеп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә җыенуда, шул максаттан шпионлык
һәм диверсия эшләре алып баруда, чит илләр белән элемтәдә торуда» гаеплиләр. Урыс
судьялары 9 татарны, шул исәптән төркем башлыгы Һади Атласовны да атып үтерергә,
дип карар чыгаралар, калганнарын төрле елларга төрмәләргә озаталар.
Атырга хөкем ителгәннәрнең якыннары, шул исәптән Һади Атласиның хатыны
Хөсникамал абыстай да, алар өчен ярлыкауны (помилование) сорап, Мәскәүгә кассация
жалобалары язалар, әмма аларның өметләре акланмый. 1938 елның 11 февралендә
СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Казан судының үлем карарын үз көчендә
калдыра, аңа Камерон, Лернер, Миляновский кул куя. 1938 елның 15 февралендә
гаепләнүчеләр (Һади Атласи (тарихчы) – 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы)
– 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) – 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) – 1887-
1938; Кәбир Туйкин (укытучы) – 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) – 1892-
1938; Барый Фәттахов (имам) – 1875-1938; Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр) – 1910-
1938; Рәшит Яруллин (имам) – 1880-1938) атып үтерелә.
«1938 ел. Әнине «Черек күл» төрмәсенә чакыралар, әтинең тунын, бүреген
кайтарып бирәләр, – дип искә ала Угыз Атласов бу көннәрне. – Олылар әтине атканнар
инде дип сөйләшсәләр дә, без ышанмадык. (...) НКВД аны сындыра алмаган. Төрмәдә
дә бүтән тоткыннарга рухи үрнәк булып, милләтенә тугры булып калган. Шулай ук
үзенең актык көннәре икәнлеген аңлаганы да күренә. Б.Солтанбәков аларны атучы
белән очрашкан. «Бернәрсә кычкырмады, әйтмәде, үлемен тыныч кына каршы алды»,
– дип искә алган атучы. Милләтнең горур улының гомерен НКВД төрмәсендә өзделәр».
(Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б.67-68.)
...Һади Атласиның кабере билгесез... Рухы, мөгаен, хатыны, балалары янындадыр,
алар барысы да Казанның татар зиратына күмелгән. Атласиның исеме – халык телендә,
әсәрләре – милләт тарихында... Дин-милләт өчен корбан булган бу каһарманнар ахирәт
көнендә шәһитләр дәрәҗәсендә булсыннар иде! Амин!
Атласиның милләткә кайтуы
Җинаять эшләүдә гаебе булмау сәбәпле, 1958 елның 27 маенда СССР Югары
Суды тарафыннан Һади Атласи тулысынча аклана. Аның белән бергә атып үтерелгән
татарлар да, гаепләре булмау сәбәпле, тулысынча акланалар. Әмма бу әле Атласиның
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
172
һәм аның көрәштәшләренең якты исемнәре милләткә кире кайтты, дигәнне аңлатмый,
моның өчен әле тагы утыз-кырык ел вакыт кирәк була... Хәер, Атласины пычратырга
тырышучылар әле аның исеме аклангач та була. Мәсәлән, 1981 елда Казанда, Бөгелмә
тарихына багышланган «Город счастливой судьбы» дип аталган китап басылып чыга,
анда рус авторлары Атласины Колчак заманында төбәктәге татар укытучыларын
астырып-кистереп йөрүче итеп күрсәтәләр, имеш, ул шундый исемлек төзегән
икән. Моннан тыш та Татарстанда басылып чыккан кайбер фәнни хезмәтләрдә Һади
Атласины «татарларның канлы палачы» итеп күрсәткән урыннар була, монысын инде
«үз татарларымыз» яза.
Бу хәтле кара ялганны-яланы Һади Атласиның балалары күтәрә алмый, Габделбәр
һәм Угыз Атласовлар Мәскәү һәм Казан Кремльләренә, СССР һәм Татарстан
җитәкчеләренә төрле хат-шикаятьләр яза башлыйлар. Хатлар шулай ук төрле
дәрәҗәдәге судларга, прокуратураларга да языла. «До каких пор будет продолжаться
клевета на Х.М.Атласова, казнённого в 1938 г. (реабилитирован посмертно. Справка
Военного трибунала Приволжского В.О. №108 от 11.08.58), кому это нужно и кто
приостановит эту гнусную травлю?» – дип яза Угыз Атласов 1985 елның 8 октябрендә
СССР Югары Советы Президиумына. Шундый ук эчтәлекле хатны, тагы да киңәйтеп
һәм җентекләп, төрле оешмаларга Атласиның олы улы Габделбәр Атласов яза. «В то
время как осквернители праха лихо и безнаказанно (пока!) обливают безымянную
могилу Атласова зловонными нечистотами, решение органов советского правосудия
по его реабилитации скрыто в недрах архивов и неизвестно широкой общественности.
Поистине, добрая слава лежит, а худая – бежит.
Эту порочную ситуацию считаю нетерпимой и противоречащей социалистической
законности, и на основании ст.57 Конституции СССР требую принятия официального
акта в защиту имени Атласова от безнравственных посягателей на его честь и
достоинство, дабы неповадно было нечестивым клеветникам продолжать своё
подлое дело», – дип яза сугыш һәм хезмәт ветераны Габделбәр Атласов 1985 елның
15 декабрендә Мәскәү Кремленә.
«Мой отец до конца отдал свою жизнь за идеалы просвещения татарского
народа, за его культуру, – дип яза Угыз Атласов 1986 елның 5 мартында Мәскәү
һәм Казан Кремльләренә. – Поэтому моральный долг Науки – защищать честь и
достоинство своих представителей и оградить их память от надругательств и
издевательств». (Бу хатлар 2007 елда Казан шәһәрендә басылып чыккан «Һади
Атласи» җыентыгыннан алынды, Б.252-263.)
Улларының ярсып яклавы, дөньяларның үзгәрә баруы, татар җәмәгатьчелегенең
Атласи ягында булуы аңа чын мәгънәсендә милләтенә әйләнеп кайтырга ярдәм
итә. 1985 елның 14 гыйнварында Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе
Әнвәр Баһаветдинов Һади Атласиның улы Габделбәргә рәсми хат җибәрә, ул анда
бу мәсьәләнең Президиум тарафыннан җентекле өйрәнелүен хәбәр итә, алга таба
Атласиның тормышы һәм иҗаты яңа күзлектән өйрәнелә башлаячагын яза. Һәм ул
шулай була да. Әнвәр Баһаветдинов катнашы һәм тәкъдиме белән, татар галимнәре
Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров һәм Яхъя Абдуллин, яңа тарихта беренче
буларак, Атласи турында уңай мәкалә язалар һәм ул «Казан утлары» журналының
1986 елгы 11нче санында басылып чыга. Аннан галимнәр Әбрар Кәримуллин,
Сәлам Алишев, Булат Солтанбәков, Алексей Литвин, төбәк тарихын өйрәнүче
журналистлар Дамир Гарифуллин, Дамир Асылов һәм башкалар Атласиның тормышын
һәм иҗатын яңа яктан яктырткан язмалар белән матбугат битләрендә чыгыш ясыйлар.
Бер-бер артлы Һади Атласиның китаплары дөнья күрә, аның турында фәнни хезмәтләр
языла, Бөгелмәдән Алсу Мөхәмәтдинова тарих буенча кандидатлык диссертациясе
яклый.
Бөгелмә шәһәрендә Атласины бигрәк тә күтәреп алалар, чөнки аның кече улы
Угыз Атласов ул чагында Бөгелмәдә яши һәм әтисенең абруйлы исемен яңадан
милләткә кайтару өчен гаять күп эшләр башкарып, бакыйлыкка күчә. Шулай ук
Бөгелмә шәһәрендә 1994 елдан бирле Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды эшләп
килә, озак еллар аның рәисе булып Угыз Атласов тора. Алар һәр елны милләтебезнең
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
173
танылган шәхесләренә «Мәгърифәтче» исемен бирәләр. 15 февраль – Һади Атласи
һәм аның тарафдарлары атып үтерелгән көнне «Хәтер көне» дип, җыеннар җыеп,
бары тик Бөгелмәдә генә билгеләп үтәләр. Угыз Атласовның тырышлыгы белән Һади
Атласи укыткан мәктәпнең диварларына 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән 9
татарның исеме уеп язылган мәрмәр такта куелган. Хәтер исән, берни онытылмады
һәм онытылмас та! Бөгелмәдәге татар гимназиясенә шәһәр хакимияте карары белән
Һади Атласи исемен бирү – бу Атласи идеяләренең җиңүе, дөреслекнең тантана итүе
түгелмени? Бүгенге көндә гимназиядә Һади Атласи музее эшләп килә, анда Атласи
белән бәйле бик күп кадерле ядкәрләр саклана, аларны карарга Татарстаннан гына
түгел, чит төбәкләрдән дә укучылар килә. Атласи башлаган изге эшләр дәвам итә...
Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яшәүче милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт
үзенең туган йортында Атласи музее һәм китапханәсе ачты, анда да халык сукмагы
өзелми. Музейның түрендә рәссам Мөдәррис Минһаҗевның «Атласиның кайтуы» дип
аталган панорама-картинасы тора, анда Атласи тарихы гына түгел, бөтен милләтебез
тарихы тасвирланган.
Бу урында Һади Атласиның үз нәселе – балалары һәм оныклары турында да бераз
мәгълүмат биреп үтик. 1907 елда Әлмәттә туган олы кызлары Сәлмә гомер буе гаиләсе
белән Казанда яши, укытучы булып эшли, аларның Җиһанша белән дүрт балалары була,
икесе яшьтән үлә. Сәлмә 2001 елда үлә. Кабере – Казан шәһәренең татар зиратында,
әмма әнисе Хөсникамалдан бераз читтәрәк, ире янәшәсенә күмелгән, чөнки Җиһанша
Дунаевның Атласи өстеннән шымчылык итүен нәсел онытмаган. Габделбәр Атласов
– 1911 елда Әлмәттә туган, 1994 елда Мәскәүдә үлгән, хатыны – рус милләтеннән,
иренең мәетен крематорийда яндырып, көлен тартма белән Казанга кайтарганнар,
әнисе Хөсникамал янәшәсендә күмгәннәр.
Габделбәр – шактый авыр тормыш юлы үтә, 1929 елда Төркиягә качканда, чик
буенда тотылып, төрмәләрдә утыра, башта аны Мәскәү һәм Ленинград институтларына
алмыйлар, чит илгә укырга да җибәрмиләр. «Әтинең гомерен өзсәләр дә, гаиләсен
тынычлыкта калдырмадылар, – дип яза Угыз Атласов. – Сугыштан соң Габделбәр
абыемны академик Бардин институтына – Институт сталига алдылар. Берничә
елдан соң үзен эш буенча Казанга җибәрәләр. Казан университетында Арбузов
үзенең квартирасына алып бара. Анда аны танышлары, күрәсең, КГБ кешеләре күрә.
Мәскәүдән кайткач, күп тә узмый, институттан куып чыгаралар». Гаять талантлы
егет Мәскәү институтында барыбер химия буенча югары белем ала, әмма аңа зур
фәнгә юл ябылган була. Марҗа хатыныннан бер кызы була, хәзер аның үз балалары
бар, әмма алар урыс инде.
Сылу – 1922 елда Бөгелмәдә туа, 2001 елда Бөгелмәдә үлә, кабере Казан шәһәренең
татар зиратында, әнисе Хөсникамал абыстай белән янәшә. Сылу – югары белемле
медик, терапевт, әмма аңа да Казанда фән дөньясына юлны ябалар. «Сылу апам
мединститутны бетергәч, профессор Адо аны үзенең ординатурасында калдыра, –
дип искә ала Угыз абый. – Бер еллап вакыт узгач, ординатурага обком секретареның
кызын алалар, апаның темасын ябалар, апам ординатурадан китәргә мәҗбүр була».
Сылу башта Үзбәкстанда яши һәм эшли, аннан барыбер Ленинградта ординатура
тәмамлый. Сылуны Калининград шәһәренә чакыралар, ул шунда больницада эшли,
әнисе Хөсникамал апаны да үз янына алдыра. Хөсникамал апа соңгы елларында
кызы тәрбиясендә Калининградта яши һәм 1967 елның декабрь азагында, 77 яшендә
инсульттан шунда үлә, аны Казанның татар зиратына алып кайтып күмәләр. Сылуның
бердәнбер кызы Фәридә яшьтән үлә, нәселе калмый. Ул соңыннан Казанга күчеп кайта,
авырый башлагач, Угыз абыйлар аны Бөгелмәгә, үз яннарына алалар, ул шунда үлә
һәм Казанда, әнисе янында күмелә.
Угыз абый – төпчек бала, ул 1927 елда Бөгелмәдә туа, 2003 елда Бөгелмәдә үлә,
кабере – Казанның татар зиратында, әнисе янында. Армиядән кайткач, Свердловскига
эшкә китә, анда механика институтына читтән торып укырга керә, югары белем ала.
Әнисен Сылу апасы Калининградка алып киткәч, егет туган ягы Бөгелмәгә күчеп кайта,
монда 1968 елда Муфуаза исемле татар кызы белән гаилә корып җибәрә. Аларның
1970 елда – Әлфия исемле кызлары, 1980 елда Һади исемле уллары туа. Әлфия Казан
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
174
дәүләт университетының ВМК факультетын тәмамлый, хәзер Бөгелмә шәһәрендә
яши, югары белемле программист, 15 яшьлек Әмир исемле улы бар. Һади – Төркиядә
Измир шәһәренең Эгей университетын тәмамлый, журналист белгечлеге ала, әмма
хәзер аның буенча эшләми. Яшь Һади Атласов гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши,
хатыны Юлия – Кемерово өлкәсеннән телеут кызы, аларның 6 яшьлек Көнтимер
һәм 4 яшьлек Угыз исемле уллары үсә. Болар – Атласи нәселен дәвам итүчеләр. Һади
Атласи гомер буе төрки халыкларны берләштерү хыялы белән яши, күрәсез, бу хыял
аның үз нәселендә тормышка ашкан. Бабалары Мөхәммәтһади Атласиның бөек һәм
фаҗигале тормыш юлын һәм аның тарихи әсәрләрен дә белсеннәр иде, бу мирасны
кадерләп сакласыннар иде, дигән теләктә калам!
«Үз халкын өзелеп яраткан, гел аның ирекле, бәхетле булуын теләгән олы
йөрәкле, мәгәр нахакка җәберләнгән фаҗигале галим; вә ата рухы алдында, аның
намуслы исемен аклау юлында үз бурычларын үтәгән, соңгы көннәренә кадәр шушы
юнәлештә тырышкан тугрылыклы уллары истәлекләре алдында тез йөгенеп
башымны иям!» – дип яза Миркасыйм Госманов «Һади Атласи» китабына кереш
сүзендә.
Мин исә ирен дүрт тапкыр төрмәгә озаткан, аны атып үтергәч тә, дүрт баласын күз
карасыдай саклап калган, иң авыр шартларда да аларның барысына да гүзәл тәрбия,
югары белем биргән, үлгәч тә аларның барысын да үз янына туплый алган Бөек Ана,
Татар хатыны Хөсникамал абыстай рухына дога кылам... Сабырлыгы, тугрылыгы,
тырышлыгы, мәгърифәтле-мәрхәмәтле булганы өчен, Аллаһ ахирәт көнендә аңа карата
да мәрхәмәтле булсын иде!
Инде язмабызга йомгак ясар вакыт та җитте. Кем ул – Һади Атласи? Киләчәк
буын аны КЕМ буларак искә алачак? Әйе, ул тормышын дин әһеле буларак башлаган,
әмма ахыргача шушы юлда калмаган, еш кына бу мәсьәләдә каршылыклы фикерләре
дә булган. Әмма ислам диненә авырлыклар килгәндә, ул аны яклап беренчеләрдән
булып амбразурага ташланган, иң кирәк вакытта үз сүзен әйткән. Әйе, ул – беренче
татар тарихчыларыннан, әмма ул ахыргача бу юлын дәвам итмәгән, бу мәсьәләдә
дә каршылыклы фикерләре булган. Әмма татар тарихына авырлык килгәндә, аны
түбәнәйткән вакытларда, ул беренче булып татар өчен утка кергән, төрмәләрдән
башы чыкмаган. Әйе, ул – татар бәхете өчен көрәшүче милли сәясәтче, бәйсез
төрки-татар дәүләте тарафдары, төрки берлек – туранчылык идеологы. Менә бу
мәсьәләдә ул беркайчан да фикерен үзгәртмәгән, ахыргача бәйсез төрки-татар дәүләте
өчен көрәшкән, үлемнең күзенә карап та шуны әйткән – ТАТАРЛАР ҮЗ БӘЙСЕЗ
ДӘҮЛӘТЛӘРЕ БУЛГАНДА ГЫНА МИЛЛӘТ БУЛАРАК ИСӘН КАЛАЧАКЛАР!
ТӨРКИ МИЛЛӘТЛӘР ТУРАН ИЛЕНДӘ БЕР ДӘҮЛӘТ БУЛЫП ЯШӘРГӘ ТИЕШЛӘР!
Шуңа күрә без Һади Атласины – ТАТАРНЫҢ МИЛЛИ АЗАТЛЫК КӨРӘШЧЕСЕ, дип
әйтә алабыз. Ул – мөселман булганы хәлдә, милләтебезнең бәйсезлеге, азатлыгы өчен
шәһит киткән кеше. Милли каһарман. Соңгы туранчы... Һәм төрки-татар тарихына
ул шулай кереп калыр да...
Файдаланылган хезмәтләр:
1. Аксёнов П. Соңгы ышаныч // Казан. –
1993. – №1.
2. Алишев С. Татар тарихчылары. – Казан,
2006.
3. Алишев С., Галләмов Р.. Ут эчендә
калган күгәрчен // Һади Атласи. Тарихи-
документаль җыентык. – Казан, 2007.
4. Алишев С.Х. Татар тарихчысы Һади
Атласи // Себер тарихы. Сөенбикә. Казан
ханлыгы. – Казан, 1993.
5. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр. 1 том. –
Казан, 2009.
6. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр. 2 том. –
Казан, 2010.
7. Атласи Һ. Себер тарихы. Сөенбикә.
Казан ханлыгы. – Казан, 1992.
8. Атласи Һ. Тарихи-документаль җыентык.
– Казан, 2007.
9. Атласов Һ. Сөембикә. – Казан, 1992.
10. Атласи – бөек шәхесләрдән. – Бөгелмә,
2012.
11. Атласов У. Әтием турында хатирәләр //
Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык.
– Казан, 2007.
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
175
12. Әбелгазый Баһадир хан. Шәҗәрәи
төрек. – Казан, 2007.
13. Әхмәрев Г. Тарихи-документаль
җыентык. – Казан, 2000.
14. Бәйрәмова Ф. Кырык сырт. – Казан,
2005.
15. Валеев Р. Признаю себя невиновным.
– Казань, 2007.
16. Вәлиди З. Сөенбикә // Сөембикә. –
1914. – №4-5.
17. Габаши Хасан-Гата. Всеобщая история
тюркских народов. – Казань, 2009.
18. Гаффарова Ф.Ю. Татар мөһаҗирләре.
– Казан, 2004.
19. Гибадуллина Э.М., Хайруллин Р.М.
Азан в Бугульме: прошлое и настоящее. –
Казань, 2011.
20. Госманов М. Яңа сыйфатлар ачыла
бара // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том.
– Казан, 2010.
21. Госманов М. Авыр тарихның моңлы
кайтавазы // Һади Атласов. Сөембикә. – Казан,
1992.
22. Дәүләт Н. Милләт Мәҗлесе. – Казан,
2008.
23. Исхаки А. Идель-Урал. – Париж, 1933.
24. Кадыйров Р.Р., Акчурина Р.Ф. Игелекле
бай. – Бөгелмә, 2015.
25. Кәримуллин Ә. Һади Атласи һәм аның
«Сөен-бикә«се // Шәһри Казан, 1991.
26. Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул
Шариф и его время. – Казан, 2005.
27. Литвин А.Л. Запрет на жизнь. – Казань,
1993.
28. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи
әхвали Казан вә Болгар. – Казан, 1989.
29. Мөхәмәтдинова А. Һади Атласиның
тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи.
Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009.
30. Мухаметдинова А.Х. Хади Атласи:
общественный деятель и историк. – Казань, 2004.
31. Похлебкин В.В. Татары и Русь. 360
лет отношений. 1238-1598 гг. – Москва, 2000.
3 2 . П р о г р а м м н ы е д о к у м е н т ы
мусульманских политических партий 1917-
1920 гг. – Оксфорд, 1985.
33. Салахов И. Колыма хикәяләре. – Казан,
1989.
34. Солтангалиев М. Сайланма хезмәтләр.
– Казан, 1998.
35. Сөембикә ханбикә. Җыентык. – Казан,
2001.
36. Султанбеков Б.Ф., Малышева С.Ю.
Трагические судьбы. – Казань, 1996.
37. Тагиров И.Р. История национальной
государственности татарского народа и
Татарстана. – Казань, 2000.
38. Татарская энциклопедия. 1 том. –
Казань, 2002.
39. Татар энциклопедиясе сүзлеге. – Казан,
2002.
40. Тимер А. Возвращение. – Казань, 2012.
41. Урманче Ф. М.Херасковның «Россияда»
поэмасында – Сөембикә // Сөембикә ханбикә.
– Казан, 2001.
4 2 . Ус м а н о ва Д . Х а д и Атл а с и в
Государственной Думе // Һади Атласи. –
Казань, 2007.
43. Файзрахманов Г. История сибирских
татар. – Казань, 2002.
44. Фәхреддинев Р. Болгар вә Казан
төрекләре. – Казан, 1993.
45. Фәхретдин Р. Казан ханнары. – Казан,
1995.
46. Хәтер китабы. Книга Памяти. – Казан,
2000.
47. Худяков М. Очерки по истории
Казанского ханства. – Москва, 1991.
48. Шәрипов Ә. «Горур башым түбән
иелмәс...» // Мәйдан. – 2015. – №12.
49. Хезмәттә шулай ук Атласиларның
шәхси архивыннан, Татарстан Республикасы
М и л л и а р х и в ы н н а н , Һ а д и Ат л а с и
музейларыннан алынган материаллар, төрле
елларда басылып чыккан газета-журнал
материаллары файдаланылды.