Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Шигырь тәсбихенең бисмилласы..."

Тукай турында истәлекләр шактый теркәлгән. Аңа бәйле хатирәләрнең яңаларын «әби сөйләгәннән», «бабайдан ишеткәннәр» кебегрәк башламнар белән әле дә сөйләштергәлиләр. Ышандырган истәлекләр дә бар, бөтенләй тузга язмаганнары да юк түгел. Нишлисең, талантлар тирәсендә сүзләр куе, күпертелгән була, талантка һәркем якынаерга тырыша… Алай да язганнары һәрвакыт бик нык ышандыра дип атарлык шәхесләр дә юк түгел. Шуларның берсе – татар халкының талантлы баласы Сәйфи Кудаштыр.

С.Кудашның әдәби эшчәнлеге, үзе таныганча һәм язып калдырганча, Г.Тукай һәм М.Гафуриларның көчле йогынтысы астында башлана. Ул үз буынын нәкъ менә әлеге ике әдип «туган илне, туган телне, әдәбиятны һәм халыкны яратырга» өйрәтте, дип белдерә. Димәк, Тукай белән Гафури мираслары Кудаш каләменең таяныч нокталары булган, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. С.Кудашның Тукай күтәргән проблема-темаларга ияреп иҗат иткән тәүге шигырьләре 1913-1914 елларда Уфада «Тормыш» газетасында һәм Оренбургтагы «Кармак» журналы битләрендә басыла. Инкыйлаб чорында, беренче чиратта, шагыйрь милли азатлык, социаль тигезлек идеяләре белән сугарылган әсәрләр яза. Аның Тукайга якынлыгы үз чорының катлаулы, каршылыклы чынбарлыгын киң планда һәм күптөрле формаларда җиңел рәвештә сәнгатьчә чагылдыра алуында күренә. Ул татар вакытлы матбугатында Тукай каләме белән активлашкан фельетон жанрын бигрәк тә егерменче елларда аның рухында алга таба үстерә.

С.Кудаш сугыштан соң биографик җирлекле әдәбият, бигрәк тә замандашлары булган Тукай һәм аның даирәсе хакында публицистикага, прозага һәм драматургиягә караган әсәрләр иҗат итү белән мавыга. 1946-1947 елларда Тукай белән М.Гафуриның 1912 елны Уфа шәһәрендәге тарихи очрашулары фактына нигезләнеп, «Язны каршылаганда» повестен яза. 1957 елда аның яшьлек хатирәләрен исенә төшерү рәвешендәге, Тукайга кагылышлы урыннары да булган «Хәтердә калган минутлар» исемле китабы дөнья күрә. С.Кудашның Тукайга багланышлы публицистикасы даһи шагыйрьнең дуслары һәм каләмдәшләре хакындагы иң кызыклы мемуар әдәбияттан санала. Язучы «Хәтердә калган минутлар«ның керешендә Г.Тукай һәм М.Гафури турында язуны үзенең бурычы санаганлыгын әйтә.

Сәйфи Кудашның тормыш баскычларыннан үз күтәрелү юлын яктырткан «Яшьлек эзләре буйлап» (1964) китабы Тукайның «Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, / Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан. /…/ Сәгадәт талына менсәң, үзең мен, / Ни ярдәм килсә дә, килсен үзеңнән» юллары белән ачыла. Хезмәттән күренгәнчә, яшь ятим Сәйфи Кудаш Тукайның әдәбиятта, тормышта күтәрелү юлын үзенә бер үрнәк итә, күңеленең сөенгән яисә борчылган минутларында Тукай шигырьләрен хәтеренә китерә: «Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми, / Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми?» «Яшьлек эзләре буйлап» китабында автор үз карашларын, бигрәк тә аерым шәхесләргә, әдәби һәм иҗтимагый күренешләргә карата фикерләрен раслар өчен дә, аны иң гадел хөкемдарларның берсе санап, Тукайга мөрәҗәгать итә. Болардан тыш, хезмәттән Тукайның казакъ әдәбияты һәм фольклоры белән бәйләнешләре хакында кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин.

С.Кудаш киңпланлы публицистикасында, бигрәк тә мемуарларында ихтыярсыздан да Тукай темасына килеп чыга кебек, чөнки ул аның иҗаты һәм шәхесе белән гомер буе кызыксына, гомер буена аңа якынаерга тели һәм ул калдырган эзләр буйлап сәяхәт итә. Әдипнең «Казакъ даласында» очеркы аша фәнгә бик кирәкле мәгълүматлар – теге яки бу әсәрләренең кайда һәм кем тарафыннан яңгыравы турында гына түгел, әйтик, Тукайга һәм татарның башка каләм ияләренә халык мәхәббәте, чит кавем-милләтләрнең мөнәсәбәте белән дә таныша алабыз. Язмам кызыклырак булсын өчен, әдәби әсәргә якын стильдә язылган әлеге очерктан күләмлерәк өзек китереп узар идем:

«Сарсымбай тыштагы эш-көшләрен бетереп кергәч, без теге, түр башында утырган кеше белән дә таныштык. Бу кеше, авылдан авылга гизеп, думбра уйнап, үләң әйтеп-җырлап йөрүче бер акын булып чыкты. Сөйләшергә бик ярата торган бу акынның сүзләренә караганда, ул һәр елның җәендә Трейдинга барып, ул чакта граммофон пластинкаларындагы җырлары белән билгеле булган җырчы Мирфайза Бабаҗановның кымызханәсендә бераз үләң әйтеп кайта икән. Ул чактагы күпчелек казакъ акыннары кебек үк, бу акын да укый һәм яза белми иде. Ләкин, шулай булуга карамастан, ул аңсыз һәм артта калган бер кеше түгел. Ул бик күп белә һәм бик күп нәрсәне хәтерендә саклый торган кеше булып чыкты. Шуның аркасында аның сүзләре җырлар, мәкальләр һәм хикмәтле әйтемнәр белән бергә үрелеп бара. Аның телендә Абай һәм Акмулла акыннарның исемнәре һәм сүзләре бик еш кабатланып тора.

Ул шагыйрь Акмулланы мактап хәтергә алды. Аның Троицк төрмәсендә утырган чакта, казакъ бае һәм түрәсе Исәнгилдене әрләп язган шигырьләренең бер бүлеген сүз арасына кыстырып җибәрде. Шуның өстенә бу акын, ниндидер бер татар укытучысының ярдәме белән, Тукайның кайбер шигырьләрен дә ятлап алган. Ул гына да түгел, акын Тукайның «Күңел» дигән билгеле шигырен «Тәфтиләү» көенә җырлап та күрсәтте. Акынның әйтүенә караганда, ул 1912 елның җәендә Тукайның Троицк шәһәренә килүен дә ишеткән. Шагыйрь белән танышыр һәм, шигырь әйтешеп, ярышып карар өчен, эзләп, Габдрахман мулла Рахманкуловның өенә дә барган булган. Ләкин ул, кызганычка каршы, үзе әйтмешли, нугайның өлкән акынын күрә алмаган. Чөнки ул эзләп барган чагында инде Тукай Казанга кайтып киткән булган икән. Ул Тукайны, казакъ җәйләүләрендә йөртеп, кунак итәргә бик теләгән, ләкин барып чыкмаган. Акын моның өчен әле булса үкенеп бетә алмый. Әгәр дә Тукай тагын бу якка килеп чыга торган булса, ул аны, мотлак (һичшиксез), барып күрәчәк...»

Киләчәктә Г.Тукай энциклопедиясенә өстәмәләр хәзерләгәндә, С.Кудаш публицистикасы төп таянычларның берсе булырга тиеш. Анда башкарылган белешмәлектә Тукайга бәйле шәхесләр даирәсенә караган материаллар эчендә моңа кадәр телгә алынмаганнарның исемнәре шактый очрый. С.Кудаш язганнар Тукай турында киләчәктә иҗат ителәчәк нәфис әдәбият өчен дә бер чыганак була алыр иде. Аларда Тукайны югалту көннәрендә халык кичергән ачы хәсрәт хисләре дә реаль күренешләрдә чагылыш тапкан:

«…Беркөнне шулай, көндәге сәяхәттән кайтып кергән җиребезгә, безне әлегә кадәр булмаган бер күренеш һәм яңа бер мосафир каршы алды. Җиткән һәм тузган кара чәчле утыз яшьләрдәге бер кеше елый-елый гармун уйнап утыра иде. Без килеп кергәч тә, ул күтәрелеп карамады. Бәлки, һичбер нәрсәгә игътибар итмәстән, тирән бер кичереш белән онытылып, һаман да уйнавында дәвам итте. Гаффан Сафаров әле гармунчыга, әле постоялый двор хуҗасына карап торды да: «Әллә бераз төшереп алганмы?» – дип, тамагына чиртеп күрсәтте. Моңа каршы постоялый двор хуҗасы, юк, алай сөйләшергә ярамый, дигән кебек итеп, башын чайкап һәм кулын селтәп куйды. Ләкин хуҗаның бу бернәрсә дә аңлатмый торган җавабы Гаффанны канәгатьләндермәде булырга кирәк. Ул хуҗага якынрак барды да:

– Нәрсә, моны сөйгән кызы алдаганмы әллә? – дип сорады.

– Юк, белмим, – диде хуҗа.

– Алай булгач, ата-анасы берьюлы үлгәнме әллә? – дигәч, хуҗа:

– Соңыннан сөйләрмен, – диде дә Гаффанның яныннан ук китте.

Гармунчы бу сүзләрне ишетмәде дә, Гаффанны күрмәде дә кебек. Уйнавында дәвам итте. Тирән итеп бер көрсенеп алды да, тыйнак кына моңлы тавыш белән, гармунга кушылып җырлап та җибәрде. Шулвакыт гармун тавышының моңы белән – тынлыкка талган өйдә Тукайның:

Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем, /…/

Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем1 , –

дигән юллары яңгырады.

Гармун чыңлаудан туктады. Моңлы җыр тавышы тынды. Өйдәге тынлык тагын да куера төште. Өйдәгеләр, кай җиреннән тотып сүз башларга белмәгән кешеләр сыман, гармунчыга текәлгән хәлдә, сүзсез тордылар. Ләкин бу хәл озакка бармады. Аны башлап гармунчы үзе бозды:

– Нигә гаҗәпләнәсең, әллә дөньяга бүген генә тудыңмы? – диде ул Гаффанга.

Кешегә туры карап сөйләшергә ярата торган кыю Гаффан кинәт бирелгән бу сораулардан бөтенләй аптырап калды һәм:

Юк, бернәрсәгә дә гаҗәпләнмим, – диде, ничек җавап бирергә дә кыймыйча.

– Белмәсәң бел, туганкай, мин бүген аракы эчеп исермәдем. Сөйгәнем дә алдаганы юк. Әтием белән әнием дә тереләр. Бүген мин бөтенләй башка кайгыдан исердем. Бу кайгыдан кайгырмаган татар, ике акыллы булса да, кеше түгел ул.

Үз кайгысы – кайгы түгел кешенең,

Үз хәсрәтем өчен түкмим яшемне.

Мең кат янып, бүген мең кат өшедем,

Халкым кайгысы идерде башымны... –

дип, мосафир үзенең сүзләрен дәвам итте:

– Халкыбызның шатлыгы да, кайгысы да. аның йөрәге аркылы үтеп, җырга һәм шигырьгә әйләнә иде. Хәзер инде менә шушы шигырь тәсбихенең бисмилласы өзелде – бөек шагыйрь Габдулла Тукай юк! Рәхимсез үлем аны безнең арабыздан тартып алды... Ләкин аны безнең йөрәкләребездән тартып алырга бернинди көчнең дә кулыннан килмәячәк!.. – диде һәм тагын да гармунын уйный башлады. Без, бу көтелмәгән хәбәрдән аптырашып, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер-беребезгә карашып, хәрәкәтсез һәм телсез калдык.

Гармунчы бераз тынычлана төште. Аннан тагын да безгә күтәрелеп карады һәм, әле беребезгә, әле икенчебезгә төбәлеп:

– Ышанмыйсызмы? Ышанмагыз! Чөнки бу – кеше ышанырга яраклы хәбәр түгел. Мондый хәбәрләр һәрвакытта да дөрес булмый калсыннар иде! Ләкин алар дөрескә чыгалар икән шул. Ышанмасагыз, әнә Габдрахман Мостафинның китап магазинына барыгыз. Анда әллә ничә төрле газет килгән. Ләкин барчасы да шул бер шомлы хәбәрне раслап сөйлиләр, – диде һәм эчәргә салкын су сорап алды. Әлегә чаклы бернәрсә дә аңламыйча гаҗәпләнеп, бер як читтә басып торган украинец, Гаффан янына килде дә, яшерен бернәрсә турында сораган кебек итеп, әкрен генә тавыш белән:

– Нәрсә булган? Бу кеше нинди бәхетсезлеккә очраган? – дип сорады.

– Татар халык шагыйре Габдулла Тукай үлгән, – диде Гаффан, авыр көрсенеп.

– Нигә, бик зур шагыйрь идемени? – дип сорады украинец, кайгының шул чаклы зур булуына ышанасы килмәгән бер кыяфәттә.

– Татарның Пушкины һәм Тарас Шевченкосы иде, – диде Гаффан, үзенең горурлыгын яшерә алмыйча. Бу сүзләрне әйткәч, Гаффан минем алдымда кинәт үсеп киткән төсле булып күренде. Димәк, ул, ничек кенә булмасын, бөек Пушкин һәм Тарас Шевченконы да белә торган бер егет! Без теге гармунчы мосафир әйткән Габдрахман Мостафинның «Тәрәкъкый» исемле китап магазинына, ягъни Кустанай шәһәренең бердәнбер культура учагына юнәлдек.

Без, магазинга барып җиткәнче, гармунчы сөйләгән хәбәрнең ялганга чыгуына исәп тоткан идек. Ләкин, анда баргач, теләсәк тә, теләмәсәк тә, ул хәбәрнең чын икәнлегенә ышанып кайтырга мәҗбүр булдык. Шул көннең истәлеге итеп, без кесәдәге барлык байлыгыбыз булган 17 тиен акчаның 12 тиененә Тукайның үзе тере чакта чыккан һәм иң соңгы җыентыгы булган «Җан азыклары» китабын алып кайттык».

С.Кудашның поэзиясендә дә Тукай темасына мөһим урын бирелә. Аның 1917 елда язылган «Тукай» шигыреннән түбәндәге өзекне күпләр яттан белә, һәм ул еш кына шагыйрь иҗатына бәйле мәкаләләрнең, ана теле хакындагы әдәби кичәләрнең шигаре рәвешендә сайлана:

Телсез идек, Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Күгебезгә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

1 Тукайның «Үтенеч» шигыреннән