Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХАКНЫ НАХАКТАН АЕРЫП...

***
Азатлыкның ак күлмәге канлы...
Зөлфәт
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып...
А.Хәлим

Җәллад төскәп аткан тәнгә –
Ядрә ярчыклый җанын...
Җан күзеннән чәчрәп чыгып
Күлмәген манчый каны.
Ак күлмәктәге җетелек
Йога ап-ак болытка,
Кызартып каплый бар күкне
Бер тында, бер минутта...
Яратылышыннан алып
Кырау күрмәгән җирләр,
Җәннәт бакчасындагыдай
Кәүсәр, хөрмәле илләр
Күгенә эленде комач –
Иблиснең ихтыяры...
– Ут белән шаярмагыз! – дип,
Хак тыйса тыяр бары!
– Аһ, – дигәнче салкын шәфәкъ
Урап алды Җир шарын....
– Раббым бер, ярлыкагыл,
Яудырма кызыл карын!

***
Ничә тапкыр һәлакәтен тапкан
Туфан суы басып киткәчтен.
Күктән яуган кисәү-кисәү ташлар
Көлгә, комга уалып беткәнче.
Һәлакәтен тапкан кайсы-кайда,
Диңгез, дәрьялары ярлары
Мәгарәсе эченнән табылган
Сөяк-санаклары яралы...
Чакрымлы боз катламында калган
Тау, ташларны тезеп-корганы...
Диңгез төбендәге хәрабәләр
Хәбәрендә кемнәр торганы.
Үткәненә төшенер өчен дә
Акыл җитми, җитми фаразлар.
Кешелекнең гөнаһы күп җирдә,
Гөнаһына күрә газаплар.


Сарай шагыйре
1
Сарай шагыйре,
кичер, рәнҗетсәк...
Белеп белмичә
яман сөйләдек:
имеш, синдәйләр
ничә гасырлар
хакимнәренә
мәдхия җырлап
бал-майда йөзгән.
Имеш, мактау-дан –
төп шөгылегез;
Гавам аһ-зарын
белми берегез,
йә, кичерегез!
Сез – гөнаһсызлар,
без – саташудан
башын югалткан
зыязатсызлар...
Сарай шагыйре –
олуг вазифа;
Вәзир, казыйдан
әүвәл иң элек
зирәк чәчәнне
тыңлап бакканнар
ханнар, әмирләр...
Сарайда шагыйрь
майда йөзсә дә,
Фил сыгылыр йөк
йөрткән иңсәдә.
Йолдызга багып
кемдер фаразын
ханга җиткергән;
Сихерче-шаман,
дәү учак ягып,
көлен сиптергән;
Үз йогынтысын
күпме астыртын
сыламак булган;
Ялчы-ялагай
гел кызгандырып
еламак булган...
Сарай шагыйре,
бергә-бер калып,
ил хакименең
күзенә багып,
хак сүзне ярган –
фаш иткән шагыйрь:
мәкерле ялган
гел аста калган.

2
Сараенда Хан
юләр дә тоткан...
Тегесе, имеш,
сакалын тартып
аны котырткан...
Тилегә хөкем
юк дигәннәре,
чынмы-түгелме,
шул хакта чыккан.
Юләрлек тә бик
җитди вазифа...
Юләр ни күрсә,
ишетсә ни бер –
шар ярып шундук
дөньяга чәчкән,
юләр хакимен
шулай кисәткән.
Юләр – сарайның
көлдергече дә,
Сарай хәлләрен
белдерүче дә:
башын юләргә
салып кем йөри,
Кем казна малын
көрәкләп көри?
Кемнәр астыртын –
кисә гел астан,
Кем ник егылган,
кем торып баскан?..
Кемнәрнең көне
көйле кемнәргә,
Кемнең кендеге
бәйле кемнәргә?
Юләр, шыр тиле
бәрән булмаса,
боларның барсын
ишетми-күрми
калмый лабаса...
3
Сараенда Хан
вәзир, сакчылар,
казый, шымчылар,
сынчы, ашчылар,
тагын ничәмә-
ничә... ымчылар
тотканы хактыр,
Әмма һәммәсе
Шагыйрь каршында
алар бик вактыр...
– Яумы, солыхмы? –
дигән сорауга
Шагыйрь җавабын
әйткән өздереп:
– Яуга – яу булыр,
Үлемгә – үлем!
Тик сәбәпләрен
лазем ачыклау,
Кылычны кыннан
алмау – ашыкмау
көчлегә хастыр!
Зәхмәт, хастаның
бар бит имчесе,
Дәүләтле илнең
бар бит илчесе,
Яуда җиңелеп,
җиңсез калган бар,
Җиңеп, тилереп,
илсез калган бар...
Кылычны кыннан
чыгармый торыйк,
Солых-килешү
гамәлен корыйк!
Яуга – яу булыр,
үлемгә – үлем...
Илче булырга
әзермен үзем!
4
Чор-заман үзгә...
түгел дә кебек.
Хакимнәр шул ук,
шаһ ирләр дә бит,
Тик якынында
тиле, юләрләр
өелгәннәр ник?
Якыннарында
юк шул бердәнбер
Шагыйрь-чәчәне,
Иле-дәүләтен
даулы яулардан
чигендерерлек
итеп дәшәре:
– Кылычны кыннан
чыгармый торыйк!
Булыйк без түзем –
Илче булырга,
Имче булырга
Әзермен үзем!

Сагыш
Чиген кемнәр билгеләсен
уйлары биләмәсен:
көлсуга сипкән чигәсен
куш учына сөяп куеп
төнозын иләнәсе?..
Кем үлчәсен тыгызлыгын
сагышы басымының?..
Үрмәкүч тыңгысызлыгы –
күңел тәрәзен челтәрләп
пәрәвез асылыныр...
***
Истина не может возвеличить человека…
Конфуций

Хакны нахактан аерып
Күтәрә ала кеше...
Тик хакыйкатьнең кешене
Үзеннән өстен күтәреп
Йөртергә җитми көче...
***
Кар төшә дә эри,
Кар төшә дә эри...
Әйтәлми дә кала
Әйтерен дә берни...
Әйтере югыйсә
Җыелган бихисап...
Бөтереп, тузгытып
Иләмсез җил исә...
Җилгә әйттең ни дә,
Әйтмәдең ни җилгә –
Үчегеп көлә ул,
Йә ачынып тиргәп...
Җилнең йөгәне юк,
Юк җил дилбегәсе...
Җилнең бар белгәне –
Каерып бөгәсе...
...Күз ачып йомганчы
Кар төшә дә эри...
Көзне лач елатып,
Карусыз җил йөри...
***
Дәшми торганында –
Калыптан чыккандай...
Адәм баласының
Чынында: берсе – май;
Берсе – кычыткандай.
***
Баш цензор дәү йортта –
Бизәкле битлеге...
Адәм баласының
Бер-берсен буятып
Бетерер этлеге...
***
Сатыры – мыскалда,
Авызы – кыстауда.
Адәм баласының
Иң аскы бармагы
Басарга остарган...
***
Кырлачта казылса,
Челләдә корымас...
Адәм баласының
Чылбырлы чыгыры
Сугарудан тынмас.
Адәм баласы
М Ө Х Ә М М Ә Т М И Р З А
7
***
Барып җитүендә
Кайтуы икеле...
Адәм баласының
Язган тәкъдирендә
Юлның тик илтере...
***
Галәмнәр ишәя,
Нуры яктысында...
Адәм баласының
Санына хак бәя –
Гомре актыгында...
***
Күз күрем, кул сузым
Җирдә табыласы...
Адәм баласының
Орлыкка яраклы
Сул як кабыргасы.
***
Сәбәп – ачыкларга,
Ният – үзгәртергә.
Адәм баласының
Сәбәпсез нияте
Чүптәй күзгә керә.
***
Күрәчәге, имеш,
Кәккүк хәбәрендә...
Адәм баласының
Җаны мохтаҗлыгы
Хаҗы сәфәрендә.
***
Дүрт йөз алтмыш дүрт ел
Коллык хөкемендә...
Адәм баласының
Кулында лом-көрәк
Туар һәр көнендә...
***
Тәһарәтсез кавем
Яткач ятагына,
Адәм баласының
Хайвани гамәле
Һаман арта гына.
***
Бурдан – кала, уттан
Калганы – көл, күмер.
Адәм баласына
Утка сәҗдә кылып
Табыныр көн килер.
***
Офыкларны кочып
Аҗаган уйнады...
Адәм баласының
Очка ялгап очын
Алҗыган уйлары...
***
Туганына рәнҗеп
Түкте тозлы яшен...
Адәм баласының
Үз йорты курасын
Сукты утлы яшен.
***
Җир шары – кемнәрдер
Тергезгән умарта...
Адәм баласының
Җыйган бар нигъмәтен
Шулар йотып ята.
***
Океан төбендә
Дәрьялар ташкыны...
Адәм баласының
Аккан гомерендә
Ярлары таш, комлы.
***
Садагында угы –
Саны өч дистәдер...
Адәм баласының
Яу саен Җанына
Җәрәхәт өстәлер...
***
Илһамлы иҗаты
Ачар күк капусын...
Адәм баласының
Иманы-кыйбласы
Һәрчакта хак булсын.