Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАНЫМ ҮЗЕ ЗӘҢГӘР КҮБӘЛӘК

Юату
Кайгы карасы да,
Сагышларның
Сарысы да үтә.
Өзгәләнмә, дустым:
Мәңгелектә
Барысы да үтә.
Яши-яши, шуны гына, дустым,
Без белерлек бит:
Иң зур кайгылар да, күп дигәндә,
Бер гомерлек бит.
Шат булсаң да,
Иң зур шатлыгың да
Түгел бит мәңгелек:
Гомерең беткән чакта
Ул да үтә,
Йә аннан да элек...
Тагын ни дим,
Шул сүзләргә колак
Салып кара, дустым.
Чарасызда
Үземә дә шулар
Соңгы чара, дустым.

Жәл
Матур киенсәм,
Жәл,
Матур
Киенмәүче жәл.
Сөенсәм,
Кайгылылар жәл –
Сөенмәүче жәл.
Сөйсәм-сөелсәм,
Сөюен
Тапмаучылар жәл.
Татлыны капсам,
Татлыны
Капмаучылар жәл.
Тук чагымда
Икмәккә дә
Туймаучылар жәл.
Дөнья ямен тойсам,
Шуны
Тоймаучылар жәл.
Шигырь дип янган җаннар бар –
Әй жәл шулар, жәл...
Үзем язсам,
Бер юл шигырь
Язмаучылар жәл...


Туганнар якын
Башым исәм, яшем түксәм,
«Җиңелде бу!» – димәгез.
Һәм: «Ниһаять, безнең йөккә
Җигелде бу!» – димәгез.
Дөнья тынгач, тынычлангач,
Карармын әле уйлап:
«Бүген нинди тормыш аккан
Кан тамырларым буйлап?»
Һәм аңлармын бу көндәге
Дөреслекне, ялганны.
Кем таптап үткән йөрәкне,
Кем күтәреп алганны.
Һушына килер дә йөрәк,
Шау боз, ут булыр, бәлки,
Нәфрәтле йә мәхәббәтле
Шигырь үк булыр, бәлки.
Читләр түгел, күңелемә
Туган якынрак шул.
Нинди әйбәт булсалар да,
Читләр ерак, ерак шул.
«Җан тартмаса, кан тарта», – дип
Җырланган җыр хаклы шул:
Күңелең – җаның беренче
Үз туганын яклый шул.
Читләр арасында барыбер
Туганнар таныла шул:
Йөзләрендә әткәң-әнкәң
Төсләре табыла шул...


Аңлармын
Белеп тора кебек
Түбән генә кебек бу болытлар
Югарыдыр инде.
Алсу күренсә дә, алар бары
Су парыдыр инде.
Күктә булсалар да, ул болытлар
Җирдә бит туалар.
Су булгач – су, иссез
Һәм, әлбәттә,
Төссез инде алар.
Иссез, төссез...
Дөньяларда әмма
Яшәү ярый кебек:
Биек күкләр кайчак түбәнәеп
Сиңа карый кебек.
Төссез дөнья син дип, алсуланып
Көлеп тора кебек –
Алданасың килгәннәрең


Син дә кирәксең
Язгы дөнья яшеллеккә
Күмелеп беткән иде.
Кояшлы бәхеткә күңел
Күнегеп беткән иде.
Җылы көннәр тансыклыгы
Җуелган иде инде.
Җирдә мәңгелек яз кебек
Тоелган иде инде.
Җанда җылыга сөенү
Бетә башлаган иде.
Әллә нинди башка бәхет
Көтә башлаган идек.
Карлы яңгыр, салкын рашкы
Яз төсен җуеп китте.
Инде кадере истән чыккан
Түрләргә куып кертте.
Карлы яңгыр, салкын рашкы,
Яу син кинәт, кирәк син.
Булган бәхеткә сөенеп
Яши белик – өйрәт син!..


Ике мизгел
Мин бу, аудым үлән арасына –
Ару-талуларым соң чиктә.
Тургай дип юк баш күтәрер хәлем,
Гөжлә, чебен, сикер, чикерткә.
Мәш киләсез, йөгерешәсез өстә,
«Бу кем әле, ни?» – дисез инде.
Егыл гына – җирдә гадәт шундый –
Ябырылырга әзерсез инде.
Очарга дип талпынудан арып,
Арагызга аудым бу җәйдә.
Өсләремдә, йөзләремдә инде
Вакчыл Дөнья, мыжгылда, әйдә...
...Мин бу, чумдым гөлләр арасына –
Дөньям бүген бөтен, түгәрәк.
Тыңлыйм, сайра баш очымда, тургай,
Өстемә кун, зәңгәр күбәләк.
Мин үзем дә канатлы кош бүген.
Җаным үзе зәңгәр күбәләк.
Канатлан син, Җирем!
Бәхетемнең
Тантанасын итик бергәләп.
Канатланмый түмгәк – бөҗәкле җир...
Мин – канатлы, очтым югары.
Вакланмадым: бөҗәге-ние белән
Күкрәгемә кыстым Җир шарын.