Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛЕГЕМНӘН МӘҢГЕ КИТМӘМ

Унсигездә
Яшьлегеңнән аерылсаң,
Яшәү кыен, диделәр,
Колак салдым шушы сүзгә –
Белми әйтмәс изгеләр.
Унсигездә әле һаман
Җаным, тәнем – барлыгым,
Зарланмыйм да, сыктамыйм да,
Сизмим дөнья тарлыгын.
Дәртләндереп ата таңнар,
Ымсындыра кичләрем,
Ташып тора күңелемнән
Керсез яшьлек хисләрем.
Һәр чибәргә гашыйк булам,
Сабый күрсәм елмаям,
Гел игелек, гел могҗиза
Көтеп яшим дөньядан.
Яшәүләрнең матурлыгын
Күбрәк аңлыйм көн саен,
Шуңа өнди, шуңа тарта
Унсигез яшьлек чагым.
Яшьлегемнән мәңге китмәм –
Мин һаман унсигездә,
Унсигездән аерылмагыз –
Киңәшем шушы Сезгә!

Юлчыга
Чакырыр да яшьлек хыялларың,
Алып китәр ерак якларга,
Юлсыз җирдә юллар сала-сала
Омтылырсың алга атларга.
Барыр юлны дуслар җиңеләйтә,
Авыр юллар үткән чагында.
Иңнәренә иңне куеп атлар
Якын дуслар булсын яныңда.
Гомер юлы булмый туры гына,
Утка-суга салып мең сынар –
Максатына җитә гомер юлын
Сыгылмыйча үткән юлчылар.
Сынаулардан җаның сыкраганда,
Хәлсезләнеп калган чагыңда
Күкрәгенә башың куяр өчен
Сөйгән ярың булсын яныңда.
Кайда гына язмыш йөретсә дә,
Туган якка тартыр күңелең,
Һәм аңларсың, туган җирдән читтә
Бәхет табу мөмкин түгелен.
Юксынганда җаның сагынудан
Туган якның басу-камылын,
Капка ачып каршы алыр өчен
Исән булсын туган авылың.


Таһир-Зөһрә
Җиргә туган һәр Зөһрәнең
Табыла үз Таһиры –
Шулай булгач булаламы
Бу дөньяның ахыры?!
Нигә әле миңа карап
Мыскыллап көләсең, ә?
Ахырзаман дип сөйлисең –
Ышанмыйм киләсенә!
Туып торыр мәңге шулай
Зөһрәләр вә Таһирлар,
Ахырзаман дигәннәргә
Ышанмагыз, бахырлар!


Шигырь һәм заман
Күптән инде шигырь язганым юк –
Кемгә кирәк бүген шигырең?
Шигырь язучылар бүген инде
Миннән башка да бит шыгырым.
Шигырь язмыйм, шигырь укыйм хәзер,
Укыйм башкаларның язганын –
Нигә әле башым кашый-кашый,
Шигырь язам, диеп казганыйм?!
Башкаларның язганнарын укып
Ләззәт табам бүген җаныма,
Башкаларның күңел гамен җыеп,
Акыл туплыйм күңел җамыма.
Заманы да шундый аның хәзер –
Аңлап булмый торган катлаулы,
Эшләүчеләр түгел, эшләгәнне
Йотып баручылар мактаулы.
Дөрес, инде алар арасына
Соңга калдым ахыры, кералмам,
Бер өметсез бары шайтан гына –
Ә калганын белә бер Аллам.


Заман
И заман, килә сине бер
Юасы, киптерәсе,
Юып бер киптерәсе дә
Иманга китерәсе.
Әллә инде чын хакыйкать,
Әллә инде яман сүз –
Сулау өчен һава бетә,
Заман калса имансыз.
Бер-бер артлы үтә еллар
Бер-береннән шомлырак,
Өметләрне аклар көннәр
Елдан-ел бездән ерак.
Ялган эчкән антларыбыз,
Ялган безнең шигарьләр,
Юллар тайгак, сикәлтәле –
Кая алып чыгарлар…
Заманны юып та булыр
Уып-уып, чәбәкләп,
Ә аны таплаучыларны
Юаргамы бәләкләп?!


Шушма
Кемдер бала чагыннан ук
Иделләрдә коенган,
Безнең гомер аерылмады
Талгын Шушма буеннан.
Тал-тирәкле Шушма буе
Ул – гомер бишегебез,
Ул минем Иделем, дисәм,
Сез мине кичерегез.
Кичерегез берүк мине –
Һәркемнең үз Иделе,
Шушманы кичүләр безгә
Идел түгел идеме?!
Иделне, Уралны кичтек,
Ангараны буйладык,
Зур суларда йөзгән чакта
Гел Шушманы уйладык.
Ул өйрәтте безне тормыш
Агымына түзәргә,
Дулкыннарга баш бирмичә
Киерелеп йөзәргә,
Дулкыннар басып киткәндә,
Шыңшымыйча түзәргә,
Язмыш корган киртәләрне
Җимерергә, өзәргә.
Шушмада йөзеп дөньяга
Аяк баскан кеше мин,
Идел минем горурлыгым,
Шушма – үскән бишегем.

* * *
Иртән торам да кушылам
Тормыш чынбарлыгына,
Шикләнсәм дә вакыт-вакыт
Ерып чыгарлыгыма.
Кушылам, кереп буталам
Тормыш ваклыкларына –
Атлаган саен юлыгам
Язмыш ватыкларына.
Анда – аһ-зар, монда – сыктау,
Монда – кайгы, нигә соң?
Ник вакыт иртә акшарлый
Олпат ирләр чигәсен?
Әллә бу тормыш дигәнең
Карурман карасымы,
Әллә бу дөнья үзе бер
Уй-хәсрәт дәрьясымы?


* * *
Халык әйтсә – уйлап әйтә,
Һәрбер сүзе хак аның,
Кая барсаң, арттан калмый
Йөрер кара сакалың.
Шулай булды.
Кара язмыш – кара сакал
Гел артымнан калмады,
Нинди генә кайнар утка,
Бозлы суга салмады.
Кайгылары, сагышлары
Һаман торды сагалап –
Язмышыма зарланмыйча
Үттем барын аралап.
Еллар узды.
Күптән инде
Кара чәчем чаларды,
Чәчләрем күк сакалым да
Көмеш кебек агарды.
Сөенеп туя алмыйм хәзер,
Барысын уйлап алам да,
Ак сакалым – ак намусым
Үзем белән һаман да.


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге күркәм бәйрәме
белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, озын гомер, иҗат уңышлары телибез.