Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУАР ИДЕМ ҖИРГӘ ЯҢАДАН

Вандалчы...
Каберташны вату, җимерү өчен
Кирәк түгел көч тә, акыл да.
Сәйдәш моңнарына кизәнгәнсез –
Сез бит ҖИНАЯТЬЧЕ асылда.


Гомер
Каеннарга аклык бирелгән,
Усакларга саклык бирелгән.
Гомер шавын тыңлап карар өчен
Кешеләргә... картлык бирелгән.


Кыйтга
Ак болытлар – гүя ат көтүе,
Яугир җиңеп кайта пар атта.
Скиф токымыдай тезелешеп
Чал йолдызлар чыккан парадка...


Юк!
Таң кояшы. Аның нур-каләме
Каен тузларына җыр яза.
Кара төнне кичкән бүз халкыма
Укый алмас еллар җеназа.


Әнкәй
Күзәнәкне күзәнәккә ялгап,
Оекбашлар бәйли әнкәем.
Тукта, мизгел! Мин әнкәйдә күрәм
Матурлыкның тере һәйкәлен...


Кубарылу
Ярларыннан кубарыла Идел,
Татар язмышына «Аһ!» итеп.
Күбекләнә...
Тарих ялганнарын
Төзәтмәкче һәм язмакчы була
Дөрес итеп, сөттәй ак итеп...


Хыял
Буразнадан йолдыз эзли-эзли
Сөрдем туган якның басуын.
Мин астроном түгел, тик шулай да
укыйсым бар
Йолдызларның «чөйле» язуын!


Әгәр...
Йөри башласалар бер көтүдә
Бүре белән сарык дуслашып...
«Демократик» дигән уеннардан
Туктар вакыт безгә – хушлашып.


Яшәү
Йортыңны сал – тәрәзәсе көләч булсын,
Өйнең эче бала таушы белән тулсын!
Янбакчада утыртылган пар каенга
Бәхет кошы курыкмыйча оя корсын...


Элегия
Безнең туу, безнең гомерләрнең
Башлангычы – галәм түреннән.
Менә шушы орбитада безгә
Үлем дигән йолдыз бирелгән...


Вазгыять
Дәүләтчелек диеп шау киләбез,
Зур түрәләр, ләкин саңгырау.
Килер микән соң бу татарыма
Кыйтгаларда кабат яңгырау?

Гаҗәпләнү
Сандугач һәм тургай моңнарының
Гомер озынлыгын кара син:
Бер киртәсез узып китә алар
Кыйтга белән кыйтга арасын.


Язгы галәмәт
Кар астында тетри үләннәр,
Яз балтасы чаба бозларны.
Нинди ефәкләргә төрик икән
Дәрте тулып ашкан кызларны?..


Сагыну
Балачакта откан әкиятләрнең
Азагы бит әле бетмәде:
Сагындыра туган авылымның
Балачакта калган көртләре!


Уйлану
Мәрҗән-мәрҗән тезәм елларымны:
Мин ни кылган, ниләр майтарган?
Күңел һаман унҗидедә икән,
Еллар гына... бераз картайган.


Кайчан?
Урыс телле интерсөйләм белән
Чуарланды туган телебез.
Кайчан, кайчан саф татарча итеп
Сөйли башлар парламентыбыз?


Бихәбәр
Ай-кояшның тәрбиясе ихластыр,
Йолдызларның атылуы – ни хәбәр?
Кайгы-хәсрәт күләгәсе кай яктан –
Бәндәләрнең җан-тәне бихәбәр.


Сыркыды
Гап-гади бер татар авылыдыр,
Исеме хәтта сәер – Сыркыды.
Такташны ул бүләк итте безгә,
шагыйрь йөрәгеннән
Бунтарь моң һәм җырлар саркыды.

Яңадан!
Туган ягым – ак каеннар иле,
Ап-ак шәмдәй балкып яналар.
...Каен тамырларын өзеп-ертып,
Туар идем җиргә яңадан!


Ачы!
Гасырга тиң безнең ал таңнарны
Син оныттың бугай, оныттың...
Сөю шәрабләре эчкән идем,
Ачысына шуның юлыктым.


Болгар
Таш язмалар телсез калган...
Төзәлерме бу хата, –
Болгар чиркәве астында
Тарих сытылып ята...


Үзтәнкыйть
Тукай сыман җиктереп пар ат,
Киттем Парнаска таба карап.
Күчәр сынды, арба ватылды –
Аһ, егетләр, тәмам эш харап!


Бер саплам
Кеше гомерләре – бер саплам җеп,
Ашыгып ага вакыт кич-иртән.
Чыклы иртә... Әҗәлетдин картның
Чалгы кайраганын ишетәм!..


Кояш
Таң беленә... Кояш күтәрелә –
Яктыртканга җирне куанып.
Могҗизаи мизгел:
Галәм михрабында
Гүя күзе ачыла дөньяның...


Ватан
Сайрар талын ташлап китми
Бәп-бәләкәй сандугач.
Татар акылы читкә китә –
Үз Ватаны булмагач...1