ТОРМЫШЧАН ХИКӘЯЛӘР
Ул безне бәйли иде...
Сәгыйдә миңа елышыбрак утырды, ягымлы, йомшак тавыш белән: «Әйдә,
Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле», – диде.
Аның турында. Ул Илнур иде. Минем балачак дустым. Әлбәттә, Сәгыйдә
аны күреп белми. Ләкин Илнур хакында мин аңа еш сөйли идем. Кызык итеп
кенә, чөнки Илнурның тормышы үзе бер романтика иде. Балачак шуклыклары,
Себердә Совет Армиясе сафларында хезмәт итү. Аннары шунда калу, тау-
металлургия комбинатында эшләү. Илнурның Казандагы хәзерге тормышы.
Аларның һәрберсе маҗаралы вакыйгаларга бай иде.
Илнурның читтәге тормышын мин хатлардан гына күз алдына китерәм
һәм сөйләгәндә аларны кызыклырак, тулырак итәргә тырыша идем. Әйе, мин
аларны башта кызык итеп кенә сөйләдем. Ләкин вакыт узган саен, Илнур
Сәгыйдә белән безне бәйли кебек тоела башлады.
– Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле.
Сәгыйдәнең икенче мәртәбә әйтелгән бу сүзләре мине айнытып җибәргән
кебек булды. Тынлык озакка сузылмады. Мин кабаланып кесәгә тыгылдым.
Ниндидер серле әйбер алган кебек, аннан хат чыгардым. Хат эченнән чыккан
фотоны минем һәр хәрәкәтемне күзәтеп торган Сәгыйдәгә суздым. Ул аны
ашыкмыйча гына кулына алды. Ә фоторәсемдә соңгы мода белән киенгән,
кара чәчле, шундый ук мыеклы дустым Илнур елмаеп тора иде.
– Йә, ничек? – дидем мин.
Сәгыйдә дә минем бу сүзләрне: «Йә, сөйләгәннәр туры киләме?» – дигән
мәгънәдә аңлады шикелле. Килешле йөзенә кызыллык йөгерде. Ул фотоны
кире миңа сузды. Бары тик: «Моданы ярата икән!» – дип кенә куйды.
Бу очрашуга күп көннәр үтте. Мин Сәгыйдәне Казанга озаттым. Ул сәүдә
техникумына укырга керергә тиеш иде. Озатканда: «Сәгыйдәне каршыла», – дип
Илнурга телеграмма сугарга кушуым да әле генә кебек. Кузгалып киткән поезд вагоны
ишегеннән кул болгап: «Сау бул!» – дип кычкыруы да әле һаман колагымда яңгырый.
Ләкин Сәгыйдәдән хат килмәде. Хатларында дустым Илнур гына аны каршы
алуын, тулай торакка урнашырга ярдәм итүен, имтиханнарга бергә әзерләнүләре
турында язган, аңа карата булган беренче хисләре белән уртаклашкан иде.
Хатны тагын да бер мәртәбә укып чыктым. Сәгыйдәне күз алдына бастырдым.
Ул шулвакыт: «Хавис, әйдә, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле», – дип
эндәшкән кебек булды. Чыннан да, күңелдә Илнурның хаты тудырган яңа хисләр
турында Сәгыйдәгә нәрсә дә булса сөйләү теләге туды. Әмма бу мөмкин түгел иде.
Сәгыйдә сәүдә техникумында укый башлады. Ләкин мин аның тормышын
бары тик дустым хатларыннан гына күз алдына китерәм. Илнур, гүя, безне
әле һаман да бәйли иде...
Көтүдә
Авылда чиратлап сыер көтү дигән нәрсә тормышка керде. Чөнки хәзер
беркемнең дә профессиональ көтүче буласы килми. Ул һөнәр дип аталудан
туктады дисәң дә ялгыш булмас. Шәһәрдән ялга кайтуымның бер көнендә
мин дә көтүгә чыгасы иттем. Чөнки эш-мәшәкать белән мавыгып, табигать
кочагына чыгарга форсат-җай табып булмый иде.
Монда вакыт күп, хозурлык. Дөрес, кайберәүләр көтүдә вакытның әкрен
үтүенә зарлана. Ә мин – юк. Миңа ошый. Мин җирдәге бөҗәкләрне, үләннәрне
кызыксынып күзәтәм. Аяк астында очраган җир җиләкләрен өзеп кабам. Без
бала чакта маллар күп иде. Шуңа күрә бу җирләрдә җир җиләге үсә алмады.
Ул вакытта болынлыклар кистерелгән газонны хәтерләтә, алар өстеннән йөрү
бик җиңел иде. Ә хәзер кайбер урыннарда үлән биеклеге тезгә җитә. Минем
көтү дә зур түгел – егерме баш тирәсе генә. Сыерлар әкрен генә Тол буена
таба бара. Мин артларыннан атлыйм. Алар кырын карап кына мине күзәтә:
мин берәр нәрсә белән мавыгып, малкайларга игътибарны киметсәм, читкәрәк
китүдән дә баш тартмыйлар. Менә шундый бер күңеллелек белән елга буена
якынлашам. Һәм шунда үземне сискәндергән бер күренешкә тап булам: Тол
буенда өлкән яшьтәге ике исерек хатын йоклап ята. Яннарында шешәләре дә
күренә. Боларның инде үзләренә күрә табигатькә ял итәргә чыгулары.
Күңелемдәге шатлык, күтәренкелек каядыр югалды. Алар урынына бу
хатыннарга карата нәфрәт һәм бер үк вакытта үзләрен кызгану хисләре дә туды.
Мин әкрен генә көтүне икенче якка бора башладым. Әмма бу күренештән
тиз генә арынып булмады. Әле хәзер дә Тол буе турында уйлый башлыйм да,
шул хәл искә төшеп сискәнеп китәм.
Мин аны юксынам
Мин аның турында уйласам, күңелемне ниндидер сагыш, юксыну биләп
ала. Югыйсә, без аның белән бик аз гына аралаштык. Үткән гасырның 80нче
еллары уртасы иде. Махсус шифаханәдә кемдер тикшерү уза, кемдер дәвалана.
Ашханәдә бергә җыелабыз. Безнең өстәлгә бик тәкәббер, горур кыяфәтле, төксе
бер кеше туры килгән. Ул миңа кадәр үк монда булган инде. Аны Пермь драма
театрының атказанган артисты, диделәр. Бер-ике көн үткәч, күрәм, шул кеше
урынында яңа пациент пәйда булды: ягымлы карашлы, чал сакаллы, элеккесенең
нәкъ капма-каршысы. Ул рәссам Анатолий Тумбасов икән. Таныштык. Миңа
күчтәнәчләр һәм Төньяк боз океанына иҗатын багышлаган бер рәссам турында
альбом күтәреп керде. Аралашу вакытларында без нәрсәләр турында сөйләштек
– анысы истә калмаган. Әмма без дуслар булып аерылыштык. Соңрак мин аның
остаханәсендә булгаладым, ул районга килгәндә, миндә кунак булып китте.
Очрашканда китапларын да бүләк итә иде. Аннары мин башка шәһәргә күченеп
киттем. Күпмедер еллар узгач, Пермь картиналар галереясендә аның хакында
сораштым. Аны инде вафат, диделәр. Бу минем рухи дусларымның берсен
югалту иде. Шуннан соң аның язмаларын тагын бер кат игътибар белән укып
чыктым. Очраклы рәвештә генә Барда районы газетасында аның шул районда
иҗат сәфәрендә булуы хакындагы язмасы һәм шунда төшергән эскизлары белән
таныштым. Аларның берсендә – түбәтәйле, өстенә мөселман күлмәге кигән
картның чәй эчүе, икенчесендә мөселманча яулык ябынган хатынның елгада кер
чайкавы сурәтләнгән иде. Димәк, рәссам безнең гореф-гадәтләребезне, динебезне
хөрмәт иткән, аларга иҗаты белән дә игътибар биргән, ошбу күренешләрне күңеле
аша үткәргән. Һәр милләткә тигез караган. Ул, гомумән, кешелекне, яшәүне
яраткан, аңа үз йөрәге җылысын өстәргә тырышкан. Ягъни, ул чын кеше булган.
Юксынам мин сине, Анатолий Николаевич!
Күпме хөрмәт күрсәтсәк тә аз
Мин бу тормышта үземне бик тә бәхетле саныйм, чөнки аның төп өлеше әни
белән аралашып, әни дип эндәшеп үтте. Яшьрәк чагымда ата-аналары вафат
булучыларны күз алдына китерәм дә, алар моны ничек кичерә ала икән, дип уйлый
идем. Үземә мин моны кичерә алмам төсле тоела иде. Шуңа күрә мин әниемнең
гомерен озынайтырга тырыштым. Булдыра алганча аңа игътибар, хөрмәт-тәрбия
күрсәттем. Ике-өч атна саен дүрт йөз чакрым җир үтеп, аның янына кайта идем.
Кышларын әнине шәһәргә ала торган булдым. Авылда чагында аңа игътибар-
тәрбия җитмәүне күреп, бик тә әрни идем. Әмма берни эшли алмыйм: гел әни
янында гына да утырып булмый. Авылдан: «Әни ашамый башлады», – дигән
хәбәр килсә, тиз генә кайтып, аңа аякка басарга ярдәм итә идем. Берчакны зур
бер чарага әзерләндек: озак кына кайтып булмады. Әнием шул вакытта ашаудан
бөтенләй калган. Мин тиз генә кайтып, элеккечә, аны аякка бастырырга омтылдым.
Шуңа ышана идем. Әмма әни инде бу юлы тамагына ризык алырлык хәлдә
булып чыкмады. Ике көннән ул бакыйлыкка күчте. Аны хөрмәтләп җир куенына
иңдердек. Безгә олы мирас булып аның яшәү үрнәге генә калды.
Әниемнең бөтен гомере көрәштән генә тора. Шуңадыр, ахры, ул кинәт кенә
вафат булмады, ә еллар дәвамында әкренләп сулды. Ул яшәү өчен соңгы сулышына
кадәр көрәште. Мин моның шаһиты булдым. Соңгы сәгатьләрендә авыр-авыр
сулаучы әниемнең нинди хәлдә икәнен беләсем килеп, колагына иелеп: «Әни, мине
ишетәсеңме?» – дип сорыйм. Ул ап-ачык итеп: «Ишетәм», – дип җавап бирә иде.
Мин аның тормышын күз алдына китерәм: ул тулысынча яшәү өчен
көрәштән гыйбарәт. Авыр сугыш елларында халыктан сөт җыю, эремчек, сөт
калдыклары алып кайтып, ятим балаларга өләшү... Аны авылда хөрмәтләп
«Эремчек апа» дип атаганнар. Әти эчүгә сабышкач, ул тормышны үз кулына
алган. Берәүләрдән абзар сатып алып, аны өй дәрәҗәсенә җиткергән.
Әнинең тырышлыгы белән без кечкенә чакта ук сыерлы булдык. Әни безне,
кечкенәдән ятим калган дүрт баласын, беркайчан да какмады-сукмады. Бай
рухи тормыш белән яшәргә дә ихтыяр көче, вакыт тапты. Олыгая башлагач,
энем алып биргән радиотапшыргыч аша «Азатлык» радиосын тыңлап, андагы
дини тапшыруларның эчтәлеген башкаларга да сөйли иде. Бик күп вафат
булучыларны юып соңгы юлга озатты. Авылның үзе кебек намаз укучы апалары
аңа киңәшкә килә, безнең алда аңа эч серләрен сөйлиләр иде. Ул безгә үзенең
тарикать юлында булуын, диндәге остазы – үз әтисе, ягъни безнең картәти
икәнлеген искәртә килде. Хәер, без моны үзебез дә күреп, аңлап үстек.
Әни кешегә күпме генә хөрмәт күрсәтсәң дә, ул аз икән. Вакыт узган саен,
бу миңа ачыграк аңлашыла бара.
Макталуларсыз ничек яшәр?
Без кайчандыр аның белән бик тә якын дуслар идек. Миңа аның романтик рухы,
татар җанлылыгы ошый иде. Ул инде студент булганчы шактый тормыш кичкән,
Поляр яктагы бер шәһәрдә эшләргә дә өлгергән. Андагы күренекле татарлар
турында Татарстан гәҗит-журналларына язарга өлгергән. Беркөнне ул Галимҗан
Ибраһимовның «Алмачуар» китабын алып кайткан. Аны хикәянең соңгы юллары
аеруча тәэсирләндергән иде. Ул шул юлларны безгә кат-кат укып: «Автор менә ничек
көчле әйткән бит ә?!» – дип, соклануын белдерә иде. Без бергә бер ел да укымадык
– юлларыбыз аерылды. Ул икенче уку йортына күчте. Әмма безнең бәйләнешләр
өзелмәде. Мин аның моннан соңгы тормышыннан хәбәрдар идем. Ул шактый
уңышлы карьера ясый башлады. Инде дустым теге чактагы кебек хисләргә бик
бирелеп тормый. Аның өчен иң мөһиме – байлык, дәрәҗә. Шулай уңышлы гына
үсеп килгәндә, ул, никтер, югары хуҗаларына ошап бетмәде һәм урамда калды.
Мин ул вакытта күптиражлы бер газетаның мөхәррире идем. Эш сорап килгәч,
аны үземә сыендырыр өчен, штатны киңәйтеп, үземә беренче урынбасар ясадым.
Әмма күпмедер вакыт узгач, бу аны канәгатьләндерми башлады. Ачык рәвештә
булмаса да, ул мөхәррир урынын дәгъвалады. Шуның аркасында танышым белән
саубуллашырга туры килде. Ул вакытта аның элеккеге хуҗасы алышынган иде.
Дустым милли хәрәкәт лидерларына ышанычка керде, алар аша төрле интригалар
ясап, үз урынында калган мөхәррирне эшеннән бушаттыруга иреште. Яңадан шул
элеккеге кәнәфиенә кереп утырды. Ул инде хуҗалар белән саграк эш итә, аларга
ничек тә ярарга тырыша иде. Шул ук вакытта ул үзен дә онытмады, тапшыру
уңышлы булса, авторлар исемлегенә үзен беренче яздырта, зур җитәкчеләр, киң
публикага билгеле кешеләр килсә, кытыршырак итеп булса да, алар белән әңгәмәне
үзе үткәрә. Мөмкин булганча эфирда үзен мактата. Бу эшкә сәбәп чыкмаса, аны
ясалма рәвештә булса да эзләп таба. Озакламый бу аның чиренә әйләнде, чөнки ул, ни
сәбәпледер, шактый гына хезмәтләре булуга карамастан, үз-үзенә, үз көченә ышанып
бетми иде. Танышым үз шәхесенә, үз истәлекләренә бәйле тапшырулар әзерләтә
башлады. Хәтта эфир аша болында печән дә чабып күрсәтте. Мөмкин булган барлык
бүләкләрне, дәрәҗәле исемнәрне яулап алды. Яше лаеклы ялга китәргә җиткәч, аны
кечерәк мәгълүмат чарасына – газетага күчерделәр. Инде шул газета битләре аның
фоторәсемнәре, истәлекләре, хикәяләре белән тулып чыга башлады. Ул биредә дә
үзенә мөмкин булган барлык дәрәҗәле исемнәрне, бүләкләрне алды. Һәм, ниһаять,
аны чын-чынлап лаеклы ялга озаттылар. Киткәндә, шул газета битендә аның «Мин,
мин, мин...» дигәнрәк язмасы күзгә чалынып калды.
Соңгы елларда якын мөнәсәбәттә булмасак та, мин аның турында уйланам,
борчылам. Танышымның кулында инде эфир да, газета да юк. Шундый
мактауларга күнеккән, алардан башка яши алмаучы бу дустым киләчәктә ниләр
кичерер? Ул аңа артык авыр сынау булмасмы?
Чын кеше
Мин бу хакта таныш-белешләргә сөйләгәнем булмады диярлек. Сөйләсәм дә,
аңа күпләр игътибар бирмәс иде. Әмма ул вакыйга күңелемә нык кереп калган.
...Совет чоры. Авылда бер колхозчы агайны урманга утын кисәргә яллап алып
бардым. Безнең якта элегрәк утынны язын урманда кисеп, шунда ярып, кибәргә
өеп калдыралар иде. Аны көзен генә авылга кайтаралар. Агай дигәнем безгә бик
үк ят кеше түгел. Аның җәмәгате белән әнием дуслар. Алар бергәләшеп намаз
укыйлар, мәет юарга да йөриләр иде. Ә агай эчәргә ярата. Намаз әһеле түгел. Ул үзе
шундый кеше – беркемгә дә авыр сүз әйтмәс. Колхозда ат җигә. Өендә сугым-фәлән
булса, өйдән чыгып китүне кирәгрәк саный. Шуңа күрә мал чалдыруны хатыны
оештырырга мәҗбүр була. Үсә төшкәч, шуңа ахры, бу эшкә уллары өйрәнде.
Менә шушы агай белән утын кисәбез. Мин шактый юан каен агачларын
«Дружба» пычкысы белән кисеп аударам. Ә ул аларны ботакларыннан
арындыра. Шулай бик бирелеп эшләгәндә, бер мәлне, ул миңа кинәт кенә
ачуланып кычкыра: «Син нәрсә, егылган агачларны төпләреннән өзеп
бетермисең. Алар бит җаннары чыга алмыйча интегеп ята».
Мин шундук ул әйткәнчә эшли башладым. Һәм бер үк вакытта аның сүзләре
мине сискәндереп җибәрде, аптырашта калдырды. Ул агачларны тере итеп
күрә, аларның шундый язмышка таруы белән килешеп бетми иде.
Күңелемдә йөргән шушы вакыйганы мин соңрак – дин иреге бирелгәч –
бер мәдрәсә мөгаллименә сөйләдем. Һәм аңа да бу шактый нык тәэсир итте.
Танышым бераз сүзсез торгач: «Мәчеттәгеләр түгел, ә менә әлеге абзый – чын
дини кеше», – дип әйтеп куйды.
Чаллы шәһәре