Логотип Казан Утлары
Публицистика

Соңгы туранчы (дәвамы)

СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ
Атласиның «Сөен-бикә» әсәре
Һади Атласи бу әсәренең жанрын «Тарихи хикәя» дип куйган, ханбикәнең исеме дә
без өйрәнгәнчә «Сөембикә» түгел, ә «Сөен-бикә». Урыс чыганакларында да Сөембикә
исеме бик буталчык һәм төрле, Атласи исә, нугай-татар гадәте буенча, «сөенмәк» сүзенә
«бикә» – олуглык билгесен өстәгән. Без үзебезнең текстта Сөембикә дип язарбыз, ә
Атласидан өземтәләр китергәндә, автор язганча, Сөен-бикә дип калдырырбыз. Ә инде
әсәрнең жанрына килгәндә, ул күбрәк тарихилыкка тарта, чөнки чыганаклар һәм тарихи
фактларга нигезләнеп язылган. Бәлки, «Казан ханлыгы»ннан аерып алып, Атласи
Сөембикә ханбикә темасына бер әдәби әсәр дә язарга җыенгандыр, әмма тарихилык ягы
җиңгән, шул ук вакытта анда авторның хис-тойгылары да югары дәрәҗәдә бирелгән.
«Сөен-бикә» әсәре белән «Казан ханлыгы»ның тарихи чыганаклары уртак булуы
күренә – шул ук урыс елъязмалары, Рәсәй һәм чит ил тарихчылары хезмәтләре,
үзебезнекеләр язган китаплар, аларны кабатлап тормыйбыз. Шул ук вакытта Сөембикә
образының урыс әдәбиятында да шактый тасвирлануын, аның язмышы турында
поэмалар һәм драма әсәрләре булганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Әйтик, М.Херасковның
1779 елда Мәскәүдә басылып чыкка «Россияда» поэмасы тулысы белән Казанны яулап
алуга багышланган һәм анда Сөембикә ханбикә образына зур урын бирелгән. Шулай ук
А.Н.Грузинцевның 1810 елда дөнья күргән «Покорённая Казань, или Милосердие Царя
Ионна Васильевича IV, проименного Грозным» трагедиясендә дә Сөембикә ханбикә
төп образларның берсе булып тора. С.Н.Глинканың «Сумбека или Падение Казанского
царства» драмасында да Сөембикә ханбикә образына зур урын бирелгән.
Дөрес, бу әсәрләрнең барысы да урыс күзлегеннән чыгып язылган, ул замандагы
рәсми шовинистик идеология белән сугарылган, аларда Казанның алынуы зур җиңү
итеп күрсәтелгән, татарлар түбән җаннар итеп тасвирланган. Әмма барлык авторлар
да диярлек Сөембикә ханбикәне үз дәүләтенең бәйсезлеге өчен ана арыслан кебек
сугышчан булуын, урысның төп дошманы икәнлеген ассызыклыйлар. Әлбәттә, аларда
тарихи ялгышлар, уйлап чыгарулар да күп, әмма бу рәсми идеологиягә һәм әдәби әсәр
таләпләренә туры килгән. Һади Атласи урыс язучыларының әлеге әсәрләрен «Сөен-
бикә» хезмәтендә чыганак буларак күрсәтмәгән, әмма ул аларны белгән булырга тиеш.
Һади Атласиның «Сөен-бикә» әсәренә үз заманында да, хәзер дә төрлечә бәя
бирелә, нигездә, хезмәтнең уңай якларына басым ясала. Бары тик Зәки Вәлиди генә
әсәр басылып чыккан елны ук «Сөембикә» журналында күләмле тәнкыйть мәкаләсе
бастыра, ул Атласи хезмәтенең тарихчан булмавын, әдәби әсәргә тартым булуын
әйтә. «Ошбу сәбәпләр өчен китап, һәр сәхифәсендәге әллә никадәр выноскаларына
карамыйча, Сөен бикә хакында бер роман булып чыга да, беренче чыганаклардан
алып китергән сүзләре никадәр кыйммәтле булсалар да, фәнни бер тәртипкә
куелып, фәнни сурәттә эшләнмәгән, таркау һәм күп урында мөәллифнең хосусый
игътикадына тугры килмәү кебек сәбәпләрдән имгәтелгән хәлдә калалар», дип яза
ул. (Зәки Вәлиди. Сөен бикә // Сөембикә, 1914, №4, Б.7-11; №5, Б.5-6.)
Зәки Вәлиди Атласиның Казан дәүләте җимерелү сәбәпләре итеп эчке каршылыкларны
күпертеп күрсәтүен, шулай ук Нугай-Казан мөнәсәбәтләрен артык куертуын да кабул
итми. Ул Атласины үз каһарманын – Сөембикәне артык идеаллаштыруда да гаепли,
Дәвамы. Башы 8 нче санда.
140
Казан ханлыгының бетү-бетмәве бер бу хатын белән генә бәйле түгел иде, кебегрәк фикер
уздырырга тырыша. Зәки Вәлидичә, бетәсе дәүләт барыбер беткән булыр иде, имеш,
моның икътисади-иҗтимагый сәбәпләре дә булган, килеп чыга. Ул шулай ук Атласины,
автор буларак, «һәрвакыт аерым шәхесләрнең эшләренә артык әһәмият бирә һәм аерым
шәхесләргә кайтырга тиеш булган хөкемне бөтен җәмгыятькә хөкем итә», дип тәнкыйтьли.
«Мөәллиф карашында Сөен бикә Казан халыкларының вакчыллык һәм
тойгысызлыкларына, Нугай мирзаларының имансызлыкларына корбан булып
киткән бер Казанның бәйсезлеге өчен көрәшүче каһарман (героиня) булып чыга, – дип
яза ул шул ук хезмәтендә. – Әгәр интрига һәм хыянәт (подлость)лар бу каһарманны
харап итмәгән булса икән, Казан мәмләкәте дәвам итеп киткән булыр иде».
Дөресен әйткәндә, бу мәкаләсендә Зәки Вәлидинең үз фикерләре дә шактый
буталчык, язмасының шактый өлешен Атласи хезмәтеннән күләмле өземтә алып тора,
ни әйтергә теләгәне ахырга кадәр аңлашылмый. Алай да аның билгесез урыс авторы
тарафыннан әвәләп ясалган «Казанская история» хезмәтен кискен тәнкыйтьләве дөрес,
аңа таянып әсәр язарга ярамый. Зәки Вәлиди «Сөен-бикә» әсәренең уңай яклары итеп
Атласиның тарихыбыз турында урыс телендәге әсәрләргә күпләп мөрәҗәгать итүен
атый. Ул шулай ук автор тарафыннан Сөембикәнең тышкы кыяфәте һәм холык-фигыле
дә шактый тулы ачылуын билгеләп үтә.
Шул ук елны «Йолдыз» газетасында тарихчы Габделбари Батталның «Алтай»
псевдонимы белән «Сөен-бикә» әсәрен яклап язган мәкаләсе дөнья күрә, ул Атласиның
бу хезмәтен бик югары бәяли, аның тарихи чыганакларга бай булуын ассызыклый.
Гомумән, татар җәмәгатьчелеге Атласиның «Сөен-бикә»сен хуплап каршы ала, чөнки
ул озак еллар бастырылып торган милли тарихның бер очкыны булып бәреп чыга.
Атласи соңыннан Сөембикә темасына әйләнеп кайтканмы-юкмы – безгә билгесез,
чөнки кулъязмалары калмаган, бу хакта хатирәләре дә юк. Әлеге китап бары тик 1992
елда гына, репринт басма рәвешендә, Казанда яңадан басылып чыга, чөнки милли
кузгалыш елларында халыкның моңа ихтыяҗы зур була. Китапның анонсында ук
Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә турында: «Аның авыр тормыш юлын тарихчы
Һади Атласов гаҗәеп бер җылылык, тормышчан кырыслык белән тасвирлаган»,
дип язылган. Китапка соңгы сүз язган галим Миркасыйм Госманов та Атласиның
бу хезмәтенә зур бәя бирә. Ул авторның татар-нугай мөнәсәбәтләрен көчле итеп
ачып бирүен, үзара дошманлашып, ил-дәүләтне кулдан ычкындырган түрәләрне
кырыс хөкем итүен яза. Миркасыйм Госманов шулай ук Атласиның Сөембикәне бик
яратып, ихласлык һәм аерым бер җылылык белән тасвирлавын әйтә, шул ук вакытта
аның, «фантазиягә бирелми, бәлки документаль истәлекләргә, беренче чиратта, үз
чорыннан калган русча тарихи чыганакларга таянып фикер йөртүен» билгеләп үтә.
«Галимнең эчтәлекле тарихи хезмәтләре, шул җөмләдән күпсанлы мәкаләләре
арасында Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә багышланган, кат-кат басылган
китабы аерым урын биләп тора, – дип яза Госманов. – Әйтергә кирәк, бу хезмәтен
язган чакта автор шул вакытта фәндә мәгълүм булган чыганакларның һәммәсен
дә файдаланган, мөһим документларны җентекләп тикшереп, кайберләрен кат-
кат анализлап фикер йөрткән. Шул рәвешчә, Сөембикәнең фаҗигале язмышын
шактый тулы, төгәл яктыртуга ирешкән». (М.Госманов. Авыр тарихның моңлы
кайтавазы // Һади Атласов. Сөембикә. – Казан, 1992, Б.66-67.)
Шушы ук чорда, ягъни татарның милли күтәрелеш елларында, танылган
китап галиме Әбрар Кәримуллин да бу темага мәкаләләр яза. Ул Һади Атласины:
«Халкыбызның бик тә яраткан кешесе – аның тарихын торгызу, социаль һәм милли
аңын уяту, милли азатлык өчен ару-талуны белмичә эшләгән күренекле галим, зур
җәмәгать эшлеклесе, танылган педагог һәм публицист, актив журналист һәм
полиглот», дип атый.
Галим Атласиның «Сөен-бикә» әсәренә зур бәя бирә, аның фәнни яктан
чыганакларга нигезләнеп язылуын, шул ук вакытта романга тартым булуын, теленең
халыкчанлыгын әйтә.
Милләтнең ачы язмышы өчен яну Атласины кайта-кайта моның сәбәпләрен эзләргә
мәҗбүр итә, ул аны дәүләт югалтуда күрә, ә бәйсезлекне югалтуда төрки-татарларның
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
141
үзләрен гаепли. Шуңа күрә кайвакытта артык каты әйтә, бар гаепне татарларның үз
өстенә өя, «ут эчендә калган күгәрчен» кебек, җаны милләт өчен бәргәләнә...
1993 елда Һади Атласиның «Себер тарихы», «Сөен-бикә», «Казан ханлыгы»
әсәрләре Казанда бер китап булып басылып чыгалар. 100 мең тираж белән дөнья
күргән бу китап милләт өчен зур бүләк була, ул бик тиз таралып-сатылып та бетә.
Җыентык тарих фәннәре докторы Сәлам Алишев редакциясендә, аның кереш сүзе
һәм искәрмә-белешмәләре белән чыккан, китап фәнни яктан бик яхшы эшләнгән,
каршылыклы яки аңлашылмаган урыннарга аңлатмалар бирелгән. Шулай ук китапта
тулы «Исемнәр күрсәткече» һәм «Библиографик чыганакларның тулы һәм дөрес
язылышы» дип аталган белешмәләр дә урнаштырылган. Ә кереш сүздә исә Атласиның
тарихи әсәрләренә төпле анализ бирелгән, аның тормыш юлы бәян ителгән.
Һади Атласиның «Сөен-бикә» әсәренә тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова да җентекле
анализ ясаган. Аның фикеренчә, Сөембикә урыс дошманы булса да, илен, милләтен,
дәүләтен саклап калу өчен Мәскәү белән дә дипломатик сөйләшүләр алып барырга
мәҗбүр булган, аның зирәк акылын һәм тәвәккәллеген Явыз Иван да танырга мәҗбүр
булган. Әмма Сөембикәнең төп таянычы – үз халкы булган, автор фикеренчә, халкын
саклап калу өчен, ул үзен корбан иткән, Атласи да Сөембикә ханбикәнең шушы соңгы
адымына аеруча игътибар биргән. (А.Х Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный
деятель и историк. – Казань, 2004, стр.103-104.)
Һади Атласиның «Сөен-бикә» әсәре зур түгел, нибары 60 бит, шуның да илле битләр
тирәсе Сөембикәнең соңгы берничә елы турында. Әмма нинди еллар бит! 1549 елның
язында ире Сафагәрәй кинәт кенә үлеп китә (үтергән булулары да мөмкин), кулында –
ике яшьлек улы, әле шуның өстенә Мәскәү ягыннан да, туганнары Нугай ягыннан да
Казанга туктаусыз яулар килә... Илнең үз эчендә Сөембикәгә һәм Кырым төркеменә
каршы әледән-әле фетнәләр күтәрелеп тора, ире үлгәч, аның үзен дә тәхеттән алып
бәрү өчен астыртын эшләр бара. Ә аңа нибары утыз яшь, янында таянырлык ире дә,
ата-анасы, туганнары да юк... Әмма иң авыры, иң дәһшәтлесе – ил өстенә ябырылып
килгән яулар, Казанны, дәүләтне югалту куркынычы... Бу хакта Атласи менә ничек яза:
«Сөен-бикә Иванның дошманы булдыгы кеби, Иван да Сөен-бикәнең дошманы
иде. Сафагәрәй ханның Русия өстенә еш-еш баскынлык итүендә вә шуның илә
бәрабәр Русия кул астына кереп бармакта булган Казан ханлыгын ирекле бер
ханлык итүендә Сөен-бикәнең бик зур катнашы булганлыгын Иван ачык беләдер
иде. Сөен-бикәне яратмаучы Иван гына булмаенча, аны русларның барысы да
яратмыйлар иде. Казанлылар Сөен-бикә теләгәнчә эш итсәләр, атасы Йосыф
мирза ушандык нугай мирзалары Казан ханлыгына ярдәмдә булынсалар иде,
Казанның беренче ханлык булып калачагы вә бинаән галәйһи русларны тетрәтеп
торачагы билгеле иде. Ләкин эш Сөен-бикә теләгәнчә булмады». (Һади Атласи.
Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, Б.203.)
Әйе, бу – Сөембикә-ханбикә өчен бик авыр еллар була, 1549-1550 елларда урыслар һәм
нугайлар берләшеп, Казан өстенә яу чабалар, аны алып, тар-мар итү нияте белән киләләр.
Бигрәк тә 1549 ел кайгы-хәсрәтле һәм борчулы була – яз көне Сөембикәнең ире үлә, шуны
гына көткәндәй, көзен инде урыслар-нугайлар берләшеп, Казанга яный башлыйлар. Һади
Атласи да әсәрендә бу елны Сөембикә өчен «кайгылы ел булды», дип билгеләп үтә.
«1549 елның көзендә руслар Казан өстенә йөрергә әзерләндекләре кеби, нугайлар
да шуңа әзерләнмәкче булалар иде, – дип яза ул. – Кызганыч, Сөен-бикә бер яктан –
руслар, икенче яктан үзенең ыруглары, туган вә якыннары илә орышырга тиешле
иде. Бу ел Сөен-бикә өчен иң кайгылы ел булды. Иренең үлүе, баласының яшьлеге,
ата вә туганнарының, руслар илә бер булып, Казан өстенә йөрергә теләүләре аны
чиктән тыш борчыйлар, кайгырталар иде. (Күрсәтелгән хезмәт, Б.205.)
Әмма рус-нугай армиясенең 1549 елның ноябрендә Казанга каршы башланган
яулары алар өчен 1550 елның 25 февралендә хурлыклы җиңелү белән тәмамлана.
Урыс-нугай гаскәре Казанны ике атна камалышта тота, әмма ала алмый. Тарихчылар
моның сәбәпләрен һава торышы бозылып китүдә яки ике якның да сугышка атлыгып
тормауларыннан күрсәләр дә, ул чакта ук Казан өчен каты сугышлар була. «Иван,
Казанны 11 көн камап торса да, алырга булдыра алмады. Каткан күңелле нугай
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
142
бәкләреннән Сөен-бикәгә ярдәм булмаса да, багышлаучы Тәңре аны ташламады.
Куәтле ягмыр явып, русларның эшләренә комачауладыгы кеби, бик көчле җил чыгып
һәм аларның эшләренә шактый комачаулык итте», дип яза бу хакта Һади Атласи.
Рус тарихчысы Михаил Худяков та «Походы 1549 и 1550 годов потерпели полную
неудачу, и русское правительство занялось пересмотром своей военной программы»,
дип яза. (М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. – Москва, 1991, стр.129.)
Ягъни, алга таба руслар Казанда хан алыштыру белән мавыкмыйча, Казан ханлыгын
тулысынча яулап алу һәм дәүләт буларак юк итү максатын куялар. Һәм 1552 елда шуңа
ирешәләр дә. «Только на рубеже 40-х и 50-х годов XVI в. в области русской внешней
политики в отношении стран Востока и в отношении Казанского ханства, в
частности, происходит существенный перелом. Возникает идея проведения
завоевательной активной политики к востоку и к югу от среднего течения Волги
и о присоединении к Московии пространств от Волги до Урала и от Казани до
Каспийского моря включительно. Орудием этого нового внешнеполитического
направления Русского государства (царства) должна стать не активная
дипломатия, а неприкрытая, явная и притом цинично проявленная военная сила.
Территориальные присоединения должны были добываться в основном вооружённой
рукой», дип яза татар-урыс мөнәсәбәтләре турында уникаль фәнни хезмәтләр калдырган
һәм рәхимсез рәвештә үтерелгән галим Вильям Васильевич Похлёбкин. (В.В.Похлёбкин.
Татары и Русь. 360 лет отношений. 1238-1598. – Москва, 2000, стр.117.)
Шулай итеп, 1549-1550 еллардагы фронт сызыгы Сөембикә язмышы аша да үтә,
ханбикә буларак, ул илен, милләтен, дәүләтен урыс басып алуыннан саклап һәм яклап
тора. Тарихчылар бу еллардагы Казан өчен сугышны табигать шартлары сәбәпле
өзелгән, дип язсалар да, татарларның дәүләтне көч-гайрәт белән яклавы да урысның
җиңелүенә китерә. Без югарыда урыс язучысы М.Херасковның «Россияда» әсәрендә
Сөембикә образына зур урын бирелгәнлеген әйткән идек. Бу теманы махсус өйрәнгән
галим Фатих Урманче менә нәрсә яза:
«Ил куркыныч бер хәлгә калганда, Сөембикә казанлыларга махсус нотык белән
мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, Сөембикәнең патетик-трагик рухта яңгыраган
нотыгы – поэманың иң көчле урыннарыннан. «Безнең илаһи ата-бабаларыбыз
булган Чыңгыз белән Атилла алдында бөтен дөнья калтырап торадыр иде, –
ди ханбикә. – Безне Җиһан скифлар дип белә иде. Җиһандагы барлык халыклар
алдында шөһрәт вә дан казанган шушы халыкның варисларымы сез? Кайчандыр
тик безнең рөхсәт белән генә тәхеткә утырып, безгә һәрвакыт тугрылык сакларга
ант итеп, ясак түләп торган коллар хәзер безгә каршы баш күтәрмәкче булалар.
Хәзер инде Казанның көче бетүгә йөз тоткан. Тау ягы безнең ихтыярга буйсынмый.
Дошманнар безне үзләренә буйсындырырга тырыша! Кем соң безгә яный, безне
куркытмакчы була? Безгә әле күптән түгел генә ясак түләп торган халыклар!
Әгәр сез алардан куркасыз икән, барыгыз көтү көтәргә! Онытыгыз данлыклы
ата-бабаларыгызны! Онытыгыз ватаныгызны! Яисә уяныгыз, булыгыз скифлар
кебек!» (Фатих Урманче. М.М.Херасковның «Россияда» поэмасында – Сөембикә //
Сөембикә ханбикә. – Казан, 2001, Б.94.)
Моны бит урыс кешесе яза, ул Сөембикә ханбикәнең чын мәгънәсендә көрәшче,
көчле рухлы лидер икәнлеген танып яза! Димәк ки, 1550 елда урысларның Казанны
ала алмауларында Сөембикә ханбикәнең роле бик зур булган, хәтта хәлиткеч булган!
Шул вакыйганың тере шаһиты Кол Шәриф хәзрәтләре үзенең «Зафәрнамә-и вилаяте
Казан» әсәрендә Казан өчен сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм каты булганлыгын
язып калдырган. Ул урысларның Сафагәрәй хан үлеменә чиксез шатланып, Казан
өстенә ябырылуларын тасвирлый, Явыз Иван турында «...ул денсез кяфер, тәкәббер,
кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның берсе иде», дип
яза, «...имансыз Иван, башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәңнәре,
чама белән сигез йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен
сарып-чолгап алдылар. Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз
түгел иде. Алар, Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр
иде», ди. (Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул Шариф и его время. – Казан, 2005, Б.17.)
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
143
Әлбәттә, урыс гаскәре монда бик күп күрсәтелгән, әмма аларның иксез-чиксез
санда булуын тарихчылар да танырга мәҗбүр. Моның өстенә урыслар кулындагы утлы
корал, алманнар идарә иткән туплар, аларның Казан өстенә көне-төне утлар чәчеп
гөрселдәп атып торулары... Казан кирмәне чолганышта, урыс-нугай гаскәре инде
Болак һәм Черек күл буенда... Һәм Сөембикә ханбикә үзенең гаскәре белән шушы
чирүгә каршы торган, ул халкын дошманга каршы көрәшкә оештыра һәм күтәрә алган.
Казанның һәр капкасында татарның батыр угланнары сакта торган, урамнарда ике
гаскәр бугазга-бугаз килгән, «кыскасы, ике гаскәр, тимергә чолганып, бер-берсенә
каршы торып, сугыш һәм көрәш белән мәшгуль булдылар», дип яза бу турыда Кол
Шәриф хәзрәтләре.
Кол Шәриф Казан өчен бу сугыш «уналты кичә һәм көндез туктаусыз өзелмичә
дәвам итте», дип яза, ахырда «рухы төшкән кяфер кире ташланды һәм каһәрләнеп
чигенде», ди. Әлбәттә, сугыш булгач, ике яктан да югалтулар була, әмма Кол Шәриф
язганча, урыс гаскәре тулысынча кырып салына. «Бәхете кара һәм җиңелгән
дошманны казанлылар шулкадәр кырдылар ки, «аларның барлык эзләре җир
йөзеннән агып китте», – дип, Кол Шәриф изге Коръән аятьләрен китерә. – Тәңре
явыз кавемне соңгы кешесенә кадәр юк итте, Тәңрегә мең шөкер булсын. Каланың
ике тарафында кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы, кортларга ризык
булып ятырлар иде. Аяк басарлык та җир калмады». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.20. )
Әмма Сөембикә ханбикә тышкы дошманны җиңә алса да, ил эчендәге
каршылыкларны җиңә алмый, һәм алар аның башына җитәләр. Бер яктан – урысларның
Зөягә килеп урнашулары, икенче яктан – ханлыкның үз эчендә Сөембикәгә каршы фетнә
күтәрелүе, кырымлыларның Казанны ташлап чыгулары һәм харап булулары вакыйгалар
агышын кискен үзгәртә – татар ханлыгы үзенең бетүенә юл тота. Сөембикә ханбикәне
нәни улы Үтәмешгәрәй белән мәскәүләр кулына тапшыру шул фаҗиганең башы була.
Һади Атласи бу вакыйганы урыс елъязмаларына таянып яза, шул ук вакытта татарларның
үз ханбикәсен чарасызлыктан урыслар кулына әсир итеп тапшыруларын сиздерә.
«Бу чакта Казан иң уңайсыз хәлдә булынып, аның һичкайдан ярдәм алу
ихтималы юк иде, – дип яза ул. – Сугышсыз вакытларда да тыныч тора алмаган
казанлыларның, бу чакта гына тынычланып, ханлыкның яшәве өчен кирәкле
булган эшләргә керешүләре мөмкин түгел иде». (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр...,
Б.211.) «Сөен-бикәнең тоткын ителүе» дип аталган бүлектә ул, урыс елъязмачыларына
артык ышанып, ханбикәнең Казанда соңгы мизгелләрен бик куркыныч итеп тасвирлый.
Имеш, Сөембикәнең елый-елый бит-күзләре шешенеп беткән, ул йөзен кайгыдан
ертып канаткан, иренең кабере өстенә егылып, чәче-башы тузып, кычкырып елап
яткан икән... Имеш, кайгыдан ул инде аяк атлап йөри алмас хәлгә килгән, аны башта
култыклап, аннан күтәреп йөртә башлаганнар. Моңа ышанасы килми, чөнки мөселман
хатыны, бер илнең патшабикәсе, хатын-кыз булса да, халык алдында мондый хәлләргә
төшмәс иде. Сөембикә горур булган, зирәк булган, искиткеч гүзәл булган, һәм нинди
хәлдә дә, шушы сыйфатларын югалтмаган.
Урыс елъязмаларына таянып, Һади Атласи бу әсәрендә Сөембикә ханбикәнең
озын-озын ике чыгыш-монологын бирә. Аларны «Сөембикәнең сыктавы» (егълавы)
дип тә атарга була, урыс әдәбиятында бу популяр жанр. Беренчесендә Сөембикә, ире
Сафагәрәйнең кабере өстендә канлы яшьләрен түгеп, аңа мөрәҗәгать итә, икенчесендә
ул, Идел буенча әсирлеккә китеп барганда, Казан каласына карап соңгы бәхилләшү
сүзләрен әйтә. Сөембикәнең бу сыктаулары әдәби яктан да, мәгънәви яктан да югары
дәрәҗәдә эшләнгән, Атласи монда чын әдип буларак ачыла, ул әсир ханбикәнең халәтен
җан тетрәндергеч сүзләр аша җиткерә алган.
«И-и минем сөекле падишаһым, мин сөекле углың илә Рус йортына тоткын
булып китәмен, – дип сөйли ул моңлы тавыш белән. – ...Мин синнән аерылмыйм,
көлке һәм мыскыл ителер өчен телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә
китмим. ...Мин кайгымны кемгә сөйлим: углыма сөйлимме – ул сөттән аерылмаган;
атама сөйлимме – ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, – алар бит үз
ирекләре илә ант итеп мине русларга бирделәр. ...Менә монда, ишек төбендә,
мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
144
кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар. Бер чагында синең хатының булган,
бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын,
ярлы һәм арык кол булып калды. Борынгыдан куанычлар, андагы кәеф-сафалар
өчен хәзерендә еглаулар, ачы күз яшьләре килде. Электәге ханлык шатлыклары
урынына мине рәнҗүләр, кайгылар, бәлаләр чормады». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.216.)
Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе дә Атласи тарафыннан югары стильдә, көчле
хиссият белән, нәфис әдәби телдә язылган. Ханбикә Казанның көчле, мәгърур, бәхетле
чакларын искә төшерә, кат-кат әрнеп, «кайда хәзер ул бәйрәмнәр, ул шатлыклар,
кайда синдәге угланнарың, мирзаларың, матур кызларың» дип сорый да, «барысы да
югалды, бетте», дип нәтиҗә чыгара. «Хәзер синең ул урыныңда халыкның ыңгырашуы,
уфылдавы, еглавы, үксүе генә калды, хәзерендә анда синең кешеләреңнең каннары
агадыр, ачы яшьләре коеладыр, рус кылычы аларны бетергәнчегә чаклы кипмидер»,
дип өзгәләнә. Сөембикә бу хәлләр өчен Шаһгалине һәм казанлыларны гаепли, үзенә
килгән кайгылар алар башына да килсен, дип тели. Әлбәттә, тормышта, бәлки, алай
ук та булмагандыр, мөселман хатыны кеше каргап утырмас, әмма урыс елъязмалары
артыннан Атласи да шуларны кабатлаган. Сөембикә Казанда кечкенә генә җирдә яшәргә
дә риза булуын әйтә, атасы йортына, нугай далаларына кайтып китәсе килүен дә сөйли.
Әмма аның иң көчле теләге – «Мәскәүгә баруга, Рус йортында мыскылланып, көлке
ителеп яшәүгә караганда, ире янында булу артыграк, ачы үлемне тату яхшырак
булыр иде», ягъни Сөембикә әсир булуга караганда. Казанында үлүне артыграк күрә.
«Кызганыч син, канлы, кайгылы шәһәр! – ди ул, Казан белән бәхилләшеп. –
Синең башыңнан таҗың төште. Син хәзерендә тол хатын кебек булып калдың.
Син хуҗа түгел инде – кол булдың. Синең атаклылыгың барысы да китте.
Син, башсыз арыслан кебек, хәлсез калып беттең. Һәрбер падишаһлык гакыллы
падишаһ илә идарә ителә, көчле гаскәр илә сакланыла. Шулар булмагач, кем синең
падишаһлыгыңны алмас?» (Күрсәтелгән хезмәт, Б.219.)
Һәм шулай була да – моңа тарих шаһит. Сөембикә ханбикәне 1551 елның
августында Мәскәүгә әсир итеп бирәләр, нәкъ бер елдан урыслар килеп, Казанны
да канга батырып яулап алалар. Инде ханбикә генә түгел, милләт кол ителә, һәм бу
коллык гасырларга сузыла... «Сөен-бикә» әсәрен язганда, Һади Атласи бу фаҗигане
бөтен йөрәге белән тойган, аның сәбәпләрен аңлаган, шуларны милләткә дә аңлатып
калдырырга тырышкан. Әлбәттә, Атласиның кайбер сүзләре, милләтне гаепләүләре
кайвакытта артык кискен булып тоела, әмма аны да аңларга мөмкин – ул тарихчы,
бүгенге хәлебезнең дәүләт югалту фаҗигасе нәтиҗәләре икәнен яхшы белә. Шуңа күрә
ул кайта-кайта нугай мирзаларының Казан һәм Сөембикә алдында гаепләре турында
ачынып яза, мөселман буларак аларның зур гөнаһлы булуларын әйтә.
«Сөембикәнең авыр үлем илә вакытсыз үлүендә казанлыларның ничаклы гөнаһлары
булса, нугай мирзаларының да шулчаклы гөнаһысы булды, – дип нәтиҗә ясый Атласи.
– Болар Сөембикәнең аһ-ваһларыны ишетмәделәр, ул бичараның канлы яшьләрен
туктатыр өчен аз гына булса да егетлек күрсәтмәделәр. Руслар Казан өстенә йөргән
чагында нугай мирзалары Казанга ярдәм итсәләр, Иванның аз гына бүләкләренә
алданмаенча, Рус йорты өстенә йөргән булсалар иде, Казан руслар кулына китми калган,
Сөен-бикә дә шушы кызганыч хәлгә төшмәгән булыр иде.» (Күрсәтелгән хезмәт, Б. 240.)
Атласиның бу әсәре «Сөен-бикәне сагыну» һәм «Сөен-бикә манарасы» дип
аталган кыска-кыска бүлекчәләр белән тәмамлана. Беренчесендә ул Казан халкының
Сөембикәне һаман сагынуын, аның яхшылыкта һәм матурлыкта тиңе булмаган
патшабикә булуын яза, «татар хатыны тагы да шундый булдыклы хатыннар
тугдырсын иде», дип тели. Соңгы бүлекчәдә исә Атласи Сөембикә манарасының
татар заманында ук салынган булуы турында мәгълүмат бирә, аның татар телендә
«Хан мәсҗеде», дип, ә рус телендә «Сөембикә манарасы» дип атап йөртелүен әйтә.
«Минем белүемчә, Сөен-бикә манарасы диеп аталуы Казаннан киткән чагында
Сөен-бикәнең шушы манара янында ире Сафагәрәйнең кабере илә исәнләшүе
сәбәпле булырга кирәк», дип нәтиҗә ясый Атласи.
Күргәнебезчә, «Сөен-бикә» әсәре – Һади Атласиның иң яратып язган хезмәте,
монда хис белән акыл, мәхәббәт һәм нәфрәт бергә кушылган, тарихчы татар
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
145
ханбикәсенең олуглыгын һәм фаҗигасен бөтен барлыгы белән ачып биргән. Атласи,
татар тарихчыларыннан беренчеләрдән булып, Сөембикә ханбикәне милләткә кире
кайтара, аның нурлы йөзеннән тарихның канлы тузаннарын юып, киләчәккә юллый...
Без дә бүген шул Сөембикәне беләбез, шуны яратабыз, шуны олылап искә алабыз...
Атласиның Бөгелмә чоры һәм икенче төрмәсе
1917 елдан Һади Атласиның Бөгелмә чоры башлана, ягъни ул гаиләсе белән Бөгелмә
шәһәренә күчеп килә. Бу күчүнең дә үз сәбәпләре булган, әлбәттә. 1909 елгы хөкем
карарыннан соң патша чиновниклары Атласиның Әлмәттәге кыз балалар мәктәбен
ябалар, үзен каты күзәтү астына алалар. Әмма Һади Атласи, хатыны Хөсникамал абыстай
белән бергә, 1915 елда тагы кыз балалар өчен үз акчасына мәктәп ача, тик 1916 елда патша
чиновниклары аны да ябалар. «Атласи тарих, география кебек фәннәрне укытса,
хатыны Хөсникамал балаларга гарәпчә уку-язуны өйрәтә, – дип яза тарихчы Алсу
Мөхәмәтдинова. – Бераз вакыттан соң патша чиновниклары бу мәктәпне ябалар.
Һ.Атласиның укучысы Г.М.Мостафина-Рафикова истәлекләрендә язылганча,
«язгы шатлыклы уку көннәренең берендә география дәресенә бер усал чиновник
килеп керә. Ул дивардан хаританы тартып ала. Ә мөгаллимне – Һади абыйны – үзе
белән алып китә». Күрәсең, мондый мәктәпнең эшчәнлеге властьлар тарафыннан
рөхсәт ителмәгән булгандыр». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы
һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, Б.30.)
Әлмәттә узган соңгы елларында Атласиның күләмле хезмәтләр язуы билгеле
түгел, бәлки ул «Казан ханлыгы» китабының дәвамы өстендә эшләгәндер, әмма ул
басылып чыкмаган, кулъязмалар калмаган. 1915 елның 28 февралендә Фатих Кәримигә
язган хатында Атласи: «Бөгелмә өязе хакында да бик кыйммәтле мәгълүмат һәм
иске документлар җыйган идем», дип хәбәр итә, әмма алар да соңыннан матбугатта
күренми. 1915 елда Атласиның бер генә язмасы билгеле, ул «Шиһаб хәзрәт кем иде?»
дип атала. Ул Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең йөз еллыгы уңаеннан язылган һәм
«Мәгариф» нәшриятында уртак җыентыкта дөнья күргән. Һади Атласи Шиһабетдин
Мәрҗанине «олуг муслих (реформатор)», дип атый, аны хәтта католик-реформатор
Лютер белән янәшә куя, «шимал мөселманнары арасында бер мөселман Лютеры пәйда
булды», дип яза. Атласи, шул рәвешле, татар динендә булган төрле ырым-шырымнарга,
мәҗүси йолаларга, ишан-мөридлекләргә тагы бер тапкыр кискен рәвештә каршы чыга,
боларны наданлык галәмәтләре, дип атый, Мәрҗанине саф исламны кире кайтаручы,
дип бәяли. «Менә шушы меңьеллык шомлы кагыйдәләрнең картлыкларына һичбер
игътибар итмичә, «әл-хакк әхакку бил-иттибаг» өндәве белән безнең мөҗаһид,
мәйданга чыгып, аларның тамырларыннан тетрәтте, – дип яза ул. ...Мәрҗанинең
һөҗүме исә бик уңышлы чыкты. Заманасына муафыйк бик ачы каләм кулланып,
шушы зәһәрле каләмнең очын катып калган бозык галимнәрнең туңган калебләренә
илтеп кадады. Иң кирәге дә шунысы иде. ...Яман шешләр кызган тимерләр белән
дәваланган кебек, яман игътикадлар да фәкать Мәрҗани каләме кебек кызу
каләмнәр белән генә дәваланачаклар иде».
Әйткәнебезчә, Атласи һәртөрле фанатизмга, наданлыкка, ислам битлеге астында
эшләнгән ырым-шырымнарга кискен каршы булган, ул һәр заман алгы урынга
мәгърифәтне, гыйлемне куйган, «чын дин Коръән белән хәдистән генә гыйбарәт», дип
язган. Атласи Шиһабетдин хәзрәтне бөтен барлыгы белән таный, аның хезмәтләренә
зур бәя бирә, остазы итеп кабул итә. «Мәрҗаничә милләтнең тәрәккые белән
исламның саф хәленчә саклануы «нигез» итеп алынганнан, аның сөйләгән
җөмләләренең һәрбере шушы максатларны аңлатудан гыйбарәт булулары белән
бәрабәр, дини һәм дөньяви нәтиҗәләрен биргәннәр иде», дип яза ул.
Шушы мәкалә белән Атласиның Әлмәт чоры ябыла, алда аны кайнап торган яңа
тормыш, шомлы тормыш, канлы язмыш көтеп тора... Атласи әле боларны белми, ул
Бөгелмәгә зур өметләр һәм дәрт белән күченә. Аңа нибары 40 яшь, янында – яраткан
хатыны, балалары, артта – милләт өчен язган зур-зур хезмәтләре, алда – тагы да
зуррак эшләр башкарырга план-өметләр... Татар зыялылары февраль революциясен
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
146
шатланып каршы ала, Һади Атласи да шулар арасында була. Ничә гасырлар буе татар
милләтен изеп торган патша режимының бәреп төшерелүен алар азатлык алган кебек
кабул итәләр, әмма яңа режимнарның үзләре өчен нинди коточкыч язмыш әзерләгәнен
татар зыялылары белми әле…
Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмәгә күчеп килгәндә, ул инде гөрләп торган
шәһәр була, анда сигез мең кеше яши, биредә күпсанлы мәгариф учреждениеләре
белән бергә, тимер юл вокзалы, почтасы-банклары эшләп тора, хәтта хәрби часть та
була. Урыс шәһәре исәпләнсә һәм Самара губернасына караса да, Бөгелмәдә мәчет-
мәдрәсәләр дә, танылган татар байлары, киңәш-табыш итәрлек кешеләр дә була.
Биредә Атласины мәгърифәтче буларак яхшы беләләр, аңа зур хөрмәт белән карыйлар,
килү белән өяз земство идарәсе әгъзасы итеп сайлыйлар, ә инде 1918 ел башында ул
инде бу оешманың рәис урынбасары була. Һәм Һади Атласи бөтен көчен Бөгелмәдә
милли мәгарифне торгызуга, татар мәктәпләре ачуга, милли кадрлар әзерләүгә бирә.
Шунысын да әйтергә кирәк: Бөгелмәдә совет власте 1918 елның 22 февралендә генә
урнаштырыла, Атласины алар да, тәҗрибәле педагог буларак, үзләренең башкарма
комитетларына сайлап куялар, галим милли мәгариф өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә.
Әмма Атласи, ул вакытта ук милләтнең танылган бер кешесе буларак, Бөгелмәдә
генә бикләнеп ятмый, ә милләт язмышы хәл ителә торган бөтен зур җыеннарда һәм
эшләрдә дә катнаша. Ул 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән беренче Бөтенроссия
мөселманнары корылтаенда катнаша һәм чыгыш ясый, шул ук елның июлендә
Казанда үткән икенче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда өч тапкыр чыгыш ясый.
Атласины бигрәк тә, тәҗрибәле тарихчы буларак, бу яңа власть-режим шартларында
татарларның милләт буларак Россиядә тоткан урыны, алга таба хокукый-дәүләти
статусы мәсьәләләре борчый. Исегезгә төшерәбез – бу әле Вакытлы хөкүмәт заманы,
17нче елның җәе, большевикларның октябрь түнтәрелешенә кадәр әле берничә ай
вакыт бар. Һәм татарлар, форсаттан файдаланып, җиң сызганып, гасырлар буе хәл
ителмәгән үз проблемаларын чишәргә алыналар, эшне милләтнең дәүләти статусын
билгеләүдән башлыйлар.
Бу заманда «автономия» сүзе-термины бик популяр була, Габдрәшит Ибраһим
хәтта шул турыда махсус хезмәт тә яза. Татарлар автономия-мохтариятне милли
дәүләтчелеккә бер адым итеп карыйлар, гасырларга сузылган коллыктан соң аны
милли үзбилгеләнү, дип кабул итәләр. Татар зыялылары арасында «милли-мәдәни
мохтарият» яки территориаль автономия статусы турында айлар буе кайнар бәхәсләр
бара, Мәскәү корылтаенда туфракчы-территория тарафдарлары җиңгән булса, Казанда
инде милли-мәдәни автономия яклылар өскә чыга. Һади Атласи, төркиче-туранчы
пантюркист буларак, милли-мәдәни мохтариятне яклый, чөнки бөтен Рәсәй империясе
буйлап сибелгән төрки-татарларны бер Татарстан канаты астында гына саклап калып
булмасын яхшы аңлый.
«1917 елның июлендәге мөселман корылтае утырышында Эчке Россия һәм
Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә, – дип яза
галимнәр. – Садри Максуди җитәкләгән Милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашыру
коллегиясенә Һади Атласи да сайлана. Соңгысы ул вакытта әле Россия составында
татарларның милли үзбилгеләнүен тормышка ашыру идеясенә ышана торган була.
Һ.Атласи Вакытлы хөкүмәт белән бәйле демократик үзгәрешләргә шактый өмет
баглый. Әмма бу өметләр акланмый. Тора-бара Атласи Россиядә ирекле һәм тигез
хокуклы милли үсеш өчен реаль мөмкинлекләр һәм шартлар юклыгы турындагы
фикергә килә». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б.31.)
Һади Атласи бу фикергә килгәнче, әле ил тормышында да, милләт тормышында да
давыллы вакыйгалар булып уза, вазгыять яшен тизлегендә үзгәрә, һәм бу үзгәрешләр
алга таба татар файдасына булмый. 1917 елда, искечә октябрьдә, яңа стиль белән 6
ноябрьдә хакимиятне большевиклар басып ала, шул ук айның 20 ноябрендә (3 декабрь)
Уфада Милләт Мәҗлесе эшен башлап җибәрә, Һади Атласи да анда депутат буларак
катнаша. 120 депутаттан торган Милләт Мәҗлесе иллешәр кешелек ике зур фракциягә
– «төркче»ләргә һәм «тупракчылар»га бүленә, тагы берничә вак төркем дә була. Һади
Атласи «төркче»ләргә, ягъни милли-мәдәни мохтарият төркеменә керә, Гаяз Исхакый
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
147
да шунда була, Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди дә шушы идея тарафдары була.
Милләт Мәҗлесе шунда ук комиссияләргә бүленеп эшли башлый, Һади Атласи исә яңа
кануннар проекты комиссиясенә һәм тупраклы мохтарият комиссиясенә әгъза булып
керә. Шунысын да әйтергә кирәк: Атласи соңыннан «тупракчылар», ягъни территориаль
автономия тарафдары булып китә, чөнки бу идея дәүләтчелеккә якынрак торганын аңлый.
Милләт Мәҗлесе ике айга якын баш күтәрми эшли, каршылыкларны, икеләнүләрне,
бәхәсләрне җиңә-җиңә, Идел-Урал дәүләтен игълан итәргә әзерләнә һәм 1917 елның 20
декабрендә, яңа стиль буенча 1918 елның 2 гыйнварында Галимҗан Шәрәф тарафыннан
булачак татар дәүләте проектлары тәкъдим ителә. Һади Атласиның яңа кануннар проекты
комиссиясендә эшләвен истә тотсак, Идел-Урал дәүләте проектын булдыруда аның да
катнашы бар икәнен аңларбыз. Галимҗан Шәрәфнең чыгышыннан бер өзек:
«Үткән көннәре шанлы, алдагы көннәре парлак татарларның (төрк-
татарларның) мөхтәрәм вәкилләре!
Бөек дәүләт эшлеклесе Блунчлу «дөньяда никадәр милләт булса, шуның
кадәр дәүләт булырга тиеш», дип әйткән. Аның теләгенә кайсыгыз кушылмый?
Дөньяның башка милләтләре белән кулга-кул тотынышып яшәргә кайсыгыз
теләми? Милядтан элек V гасырда Аурупаны басып алган һун төркләре, VI йөздә
Азияне басып алган түкью төркләре, XII гасырда бөек яулап алучы Чыңгыз һәм
аның балалары дәүләт корганнары өчен түгел, шулай ук бабаларыбыз Болгар
ханлыгын яки Казан ханлыгын төзегәннәре өчен түгел, бәлки киләчәктә безнең
дә яшәргә хакыбыз булганы өчен үзебезгә аерым дәүләт төзү фикерен алга сөрәбез.
Ата-бабаларыбыздан калган тарихи әсәрләр һәм исемнәр исебезгә төшкәндә,
кайсыбыз гына «кайчан без мөстәкыйль ил төзү уңышына ирешербез соң?» дип
уйламый икән? Моңарчы ясаган һәр адымыбызны бу теләгебезгә якынлашу өчен
ясый иде». (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе. – Казан, 2008, Б.227-228.)
Бу текстны әзерләүдә тарихчы, Милләт Мәҗлесе депутаты, ике мөһим комиссиянең
әгъзасы Һади Атласиның да кулы, тәэсире сизелә. Әйе, борынгы төркиләрнең дан-
шөһрәте, һуннар һәм скифлар турында, Чыңгыз хан, Болгар вә Казан ханлыклары
турында моңа кадәр ул язды, милләтне гафләт йокысыннан уятып, янә шул бөеклекләргә
әзерләде. Һәм менә ул көн килде – дүрт гасырлык коллыктан соң, 1918 елның 6
гыйнварында Милләт Мәҗлесе Идел-Урал дәүләтен төзү турында карар кабул итә!
Проектта ул «Идел-Урал өлкәсе» дип язылса да, соңрак «Идел-Урал штаты» дип әйтелсә
дә, бу – бәйсез татар дәүләтен игълан итү була. Нибары 7 маддә-статьядан торган бу
тарихи карар 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советында кабул ителгән
дәүләт бәйсезлеге Декларациясенә тәңгәл килә. Һәм бу изге эшләрнең башында, Садри
Максудилар, Гаяз Исхакыйлар белән бергә, татар тарихчысы Һади Атласи да тора.
«1. Эчке Русия вә Сибирия мөселманнарының Милләт Мәҗлесе үз милләтенең
күпчелеге яшәгән Көньяк Урал белән Урта Идел даирәсе арасында бу җирләрдә
яшәгән башка милләтләрнең милли һәм икътисади мәнфәгатьләрен күз уңында
тотып, мохтар (автономия) ил (өлкә) төзүне кирәкле тапты», дип башланып китә бу
тарихи документ. Әйе, анда да, монда да – милләтләргә һәм диннәргә тигез хокуклар,
Россия белән Кушма Штатлар дәрәҗәсендә эш йөртү, әмма шул ук вакытта, кайбер
вәкаләтләрне Россия карамагында калдыру... Соңгысы күбрәк Татарстан белән Россия
арасындагы Шартнамәгә туры килә. Милләт Мәҗлесе үзенең эшен 1918 елның 11(24)
гыйнварына кадәр дәвам итә, бу вакыт эчендә Милли идарә-хөкүмәт, министрлыклар
төзелә, Конституция кабул ителә, бюджет раслана, милләт өчен мөһим мәсьәләләр
карала, болар барысы да матбугатта яктыртылып барыла.
«Әйтергә кирәк, Милләт Мәҗлесенең беренче чакырылышы депутатлары
парламентар системаны бик уңышлы эшләтеп җибәргәннәр, – дип яза галим
Надир Дәүләт. – Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 365 ел үткәч, бу региондагы
татар-башкорт халкының тәүге тапкыр үз иреге, үз ихтыяры белән демократик
сайлаулар нигезендә Русиядәге бик буталчык вазгыять шартларында милли
парламент оештыруы, әлбәттә, тәкъдир итәрлек вакыйга». (Надир Дәүләт.
Милләт Мәҗлесе..., Б.271.)
Милләт Мәҗлесенең икенче чакырылыш сессиясе шул ук елның 1 маенда
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
148
җыелырга тиеш булса да, ул булмыйча кала. Инде тарихтан билгеле булганча,
большевиклар Казанда Идел-Урал штаты игълан итәргә ирек бирмиләр, 28 февраль
төнендә корылтай җитәкчеләрен кулга алалар, 1918 елның язында совет хакимияте
Милләт Мәҗлесе карарларын юкка чыгара. Кызганычка каршы, милләт алдында,
тарих алдында кылынган бу җинаятьчел эшләрдә үзебезнең татар коммунистлары да
катнаша. Бу хакта тарихчы-галим Индус Таһиров менә нәрсә яза:
«В записке на имя В.И.Ленина 7 августа 1919 г. М.Султан-Галиев писал:
«Ликвидация Всероссийского Мусульманского Совета, Всероссийского
Мусульманского Национального Совета, Национального парламента мусульман
внутренней России в момент, когда все они угрожали превратиться в активных
противников большевизма, – вот моя основная заслуга перед революцией.» В записке
особо подчёркивается, что «декреты об их устранении были изданы лишь после
совершившегося факта». (И.Р.Тагиров. История национальной государственности
татарского народа и Татарстана. – Казань, 2000, стр.180.)
1918 елда милли корылтайларны һәм оешмаларны куып тараткан, милли
лидерларны кулга алуда катнашкан Мирсәет Солтангалиев ун елдан үзе дә шушы
хакимият тарафыннан кулга алына, Соловки төрмәләренә озатыла. Бирегә шулай ук
Һади Атласи да сөргенгә сөрелә һәм алар биредә очрашалар... Дөрес, соңрак Мирсәет
Солтангалиев та төрки берлек, милли дәүләтчелек идеясенә килеп чыга, әмма аларның
бу хыяллары тормышка ашмый кала, Атласи – 1938 елда, Солтангалиев 1940 елда
төрмәдә Сталин палачлары тарафыннан атып үтерелә...
Хәзер тагы 1918 елның яз айларына кайтыйк. Милли лидерларның бер өлеше кулга
алынган, бер өлеше чит илләргә чыгып качкан, бер өлеше ил эчендә качкынлыкта
йөри... Атласи исә яңадан әйләнеп Бөгелмәгә кайта. Ул арада Бөгелмә дә кулдан-кулга
күчеп йөри башлый, аны әле аклар, әле кызыллар ала, ул чехлар кулында да була,
Колчак явын да күрә. Нинди хакимият килсә дә, укытуларны алып барырга, эшне
дәвам итәргә кирәк, һәм Һади Атласи шулай эшли дә. Ул Бөгелмәдә Укытучылар
семинариясендә белем бирә, төрле урыннарда тарих, география буенча лекцияләр
укый, алман телен укыта. Бу чорда Атласины укытучылар съездында консультант
итеп сайлыйлар, ул шулай ук Бөгелмәдә балалар йорты ачтыруга ирешә, милли
мәгариф өлкәсендә күп көч куя. Һади Атласи мәктәбендә белем алган мәгърифәтче
Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән күренгәнчә, 1918 елның маенда Казанда үткән
мөселман укытучыларының Бөтенроссия корылтаенда төбәкләргә ярдәмгә алты төркем
җибәрелә, Бөгелмә төркемендә Һади Атласи, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Сабир
Уразманов та була, соңыннан аларны бергә атып үтерәләр. Бу төркем өстендә урында
наданлыкны бетерү, укытучылар әзерләү курслары оештыру, милли белгечләр әзерләү
бурычы була, болар барысы да советлар күзәтүе астында алып барыла. Милләткә белем
бирү хакына, Атласи монысына да риза була, Бөгелмә төбәгендә мәгариф өлкәсен
җигелеп тарта башлый.
Ул арада Бөгелмәне Колчак яулары басып ала, советлар шәһәрдән чыгып кача,
Атласи исә, һәрвакыттагыча, халык белән кала, эшен дәвам итә. Тәҗрибәле бу
педагогны яңа хакимият тә күреп ала һәм аны земство идарәсе рәисе итеп куялар.
Менә шушы хәл алга таба Атласи язмышына зур үзгәрешләр кертә һәм хәтта куркыныч
астына куя. 1919 елның маенда аклар Бөгелмәне ташлап чыкканда, земство идарәсен
дә башка урынга күчерәләр, аның җитәкчесе Атласи да шәһәрдән китеп торырга
мәҗбүр була. Менә шушы вакыттан Атласиның бер елга сузылган, билгесезлеккә
юнәлгән сәяхәте башлана. Башта ул колчакчылар белән Уфа, Златоуст шәһәрләренә
килә, аннан – Чиләбе, биредә Атласи, алардан аерылып, үз юлын дәвам итә. Ни өчен
Атласи Колчакка ияреп, ахыргача бармаган соң? Чөнки ул акларның да, кызылларның
да милли мәсьәләдә бертөрле карашта булуларын, татарларга да, башка милләтләргә
дә ирек бирмәячәкләрен шушы сәфәрендә яхшы аңлаган. Аклар үзләре дә бу татар
милләтчесеннән шикләнә башлаганнар, аны теләсә кайсы урында атып үтерергә
мөмкиннәр иде. Һәм Атласи алардан аерыла. Әмма Бөгелмәгә кире кайту да куркыныч
булган – ул бит советлар өчен инде ышанычсыз кеше! Галимнәрнең язуынча, Һади
Атласи алга таба Европага, Германиягә китәргә уйлаган, әмма чикне уза алмаган.
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
149
Көзгә таба ул Троицк, Актүбә, Гурьев, Петровский калалары аша Иранга килеп чыга,
бу хәл 1919 елның 28 сентябрендә була.
Бер караганда, менә ул – ирек, Рәсәй коллыгыннан да, советлар эзәрлекләвеннән
дә котылу! Алга таба Иран аша Төркиягә дә, гарәп илләренә, хәтта Европага да чыгып
китәргә була! Әмма бәндәне тәкъдир йөртә, диләр шул… Иранда яшәүче татарлар
Атласины анда калырга күпме үгетләсәләр дә, мәдрәсә-мәктәпләр ачып бирергә вәгъдә
итсәләр дә, ул Азәрбайҗанга чыга. Беренчедән, әле ул вакытта Азәрбайҗанда совет
власте урнашып өлгермәгән була, икенчедән, биредә аның Думада депутат чакларыннан
танышып калган фикердәшләре, көрәштәшләре яши. Бәлки, Азәрбайҗанда урнашып
калып, гаиләсен дә шунда китертергә уйлагандыр. Атласиның 1920 елның сентябрендә
Бакуда узган Шәрык халыклары корылтаенда катнашуы да билгеле.
«Иранда озак тормыйча, ул Бакуга кайта, – дип яза бу чор турында тарихчылар.
– Биредә Һ.Атласи элек бергә II Дәүләт Думасында эшләгән мөселман җәмәгать
эшлеклеләре белән очраша. Бакуда ул Халык мәгарифе комиссариатының төрки
нәшрият бүлегендә эшли. «Азербайджанец» газетасында берничә мәкаләсен
бастыра. Һ.Атласига Баку университетында Шәрык тарихын укытырга тәкъдим
итәләр, ләкин галим тарафыннан бу чакыру кире кагыла.» (Алсу Мөхәмәтдинова.
Һади Атласиның тормыш юлы..., Б.33.)
Дөресен әйткәндә, Атласиның бу Баку чоры бик аз өйрәнелгән, ул хакта язмалар,
хатирәләр юк дәрәҗәсендә. 1920 елның сентябрендә Азәрбайҗанда да совет власте
урнаша, инде халык арасында күренә башлаган Һади Атласига да чират җитә һәм ул кулга
алына. Сәбәп тә бик өстә ята – Атласиның Колчак хакимияте белән хезмәттәшлек итүе,
ягъни советларга каршы эшләве. Чистай Ревтрибуналы документларыннан күренгәнчә,
Атласины кулга алуны сорап, Бакуга телеграмманы Бөгелмә идарәсе җибәргән була.
«... Атласов ...в течение года находится в Азербайджане – столице
демократической республики, с рядом лидеров которой (М.Э.Расул-Заде, Хан-
Хойский и др.) он поддерживал дружеские отношения ещё с «думских времён»,
– дип яза бу хакта Булат Солтанбәков. – После падения Азербайджанской
Республики Атласов был арестован в сентябре 1920 г. и содержался в Баиловской
тюрьме вместе с Расул-Заде». (Б.Ф.Султанбеков. Хади Атласов предупреждает
// Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Трагические судьбы. – Казань, 1996, стр.85.)
Азәрбайҗанда Һади Атласи белән Рәсүл-Задәне төрмәдән коткару өчен бик зур
көчләр хәрәкәткә килә, Нариман Нариманов, Тукембәтов бу хакта хәтта шул чагында
Кавказда булган Сталинның үзеннән дә сорыйлар. Сталин ярдәм иткәндерме-юкмы,
әмма ул чагында Атласины атып үтермичә калалар, ул гаеп белдерелмәгән килеш өч ай
төрмәдә ята. Күренекле азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе И.Яһудин ревкомга Атласины
яклап хат яза, Нариманов эшне тизләтергә кушып, имзасын сала. Нәтиҗәдә, Атласи
артыннан Бакуга Бөгелмә милиционеры Марк Германюк килә һәм аны тоткын буларак
алып кайтып китә. 1921 елның апрелендә Бөгелмәдә Атласига суд була. Аңа каршы
шаһит итеп үзебезнең татарларыбыз Шәңгәрәев, Исхаков, Рахманкулов китерелә, хөкем
документларыннан күренгәнчә, алар шактый буталчык күрсәтмәләр бирәләр. Әйе,
Атласи Бөгелмәгә аклар килгәч, аларга хезмәт итәргә мәҗбүр булган, яңа хакимият
басымы астында, Колчакка котлау телеграммасы да җибәргән, соңыннан аларга ияреп
китеп тә барган. Шул ук вакытта ул шул ук Закир Исхаковны аклар төрмәсеннән
коткарган, Салих Рахманкуловны да зинданнан азат иткән, ә кызыл комиссар Зыя
Гыймазетдиновны аклар үтерүеннән үз өендә яшереп алып калган. Суд барышында
болар барысы да ачыла.
Бу суд эшен Чистай районы Революцион трибуналы карагач, күп галимнәр хөкем
эшен Чистайда булган, дип язалар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Атласига суд 1921
елның 22 апрелендә Бөгелмә шәһәрендә була, моның берничә дәлиле бар. Беренчедән,
Һади Атласиның улы Угыз Атласов үзенең истәлекләрендә «1921 ел. Бөгелмәдә Чистай
трибуналының утырышы бара», дип яза. (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр //
Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, Б.61.) Икенчедән, Чистай
Трибуналы «Заключение»сендә Атласов эшен урынга барып (выездная сессия)
тыңлау турында язылган: «...назначить к слушанию выездной сессии, представить
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
150
обвинение гр. АТЛАСОВУ в службе (…) в антисоветской политике и эвакуации с
белыми…», диелгән. (Күрсәтелгән хезмәт, Б.209.)
Суд документларыннан күренгәнчә, Хәрби трибунал Атласины аклый, җәзадан
азат итә. «...Руководствуясь революционной совестью и коммунистическим
правосознанием, Суд ПОСТАНОВИЛ:
АТЛАСОВА Гади, 45 лет, происходящего из граждан города (...) от наказания
освободить». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.216.)
Әлбәттә, бу – могҗизага тиң котылу була, чөнки ул вакытта контрреволюцион эшчәнлек
өчен терәп атканнар! Эшне Хәрби трибунал карый бит, ә алар юк-бар нәрсәгә алынмый,
аклыйсы булсалар, эшне судка кадәр җиткермәсләр дә иде. Ә халык сөйләве буенча, башта
Атласины атарга дип карар чыгаралар, бераздан трибунал рәисе һәм әгъзалары үзләре үк бу
карарны үзгәртергә мәҗбүр булалар. Хәзер Атласиның укучысы, атказанган мәгърифәтче
Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән бер өзек китерик, ул бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертә:
«Атласи чехлар отрядына коммунистларны тотып биргән, диеп, хәрби
трибунал аны атарга дигән хөкем чыгарган. Шунысы игътибарга лаек: хөкем
карары чыгарылуга карамастан, Атласи судка килгән халыкка «Дарвинизм» дигән
лекция сөйләргә теләге барлыгын белдерә. Трибунал рәисе аның соңгы теләген үтәргә
ризалык бирә. Лекция тирән эчтәлекле була. Халык бу галимнең лекциясен сокланып
та, кызганып та тыңлаган вакытта залга 3-4 кеше килеп керәләр дә: «Суд карары
ничек булды?» – дип сорыйлар. «Атарга!» – дигән сүзне ишеткәч, бу карарның ялгыш
булуын исбатлый башлыйлар. Аларның берсе, Җәләй Гыйльметдинов, Атласи
фатирында өч көн чехлардан яшеренеп ятуын, Закир Исхаковны «үлем вагоны»ннан
Атласиның ничек коткаруын һ.б. сөйләгәч, трибунал рәисе үзе үк үлем карарын юкка
чыгарырга мәҗбүр була. Атласи бу юлы үлем җәзасыннан шулай котылып кала.
(Миңа бу хакта Җәләй абый Азнакайда райком секретаре булып эшләгәндә сөйләгән
иде.)» (Вәли Хаҗиев. Һади Атласи мәктәбе // Һади Атласи..., Б.354.)
Әйе, ул чагында нәкъ шулай булган булырга да мөмкин, бик болганчык еллар бит!
Ревтрибунал рәисенең ЛОНДОН фамилияле кеше булуы да, бәлки, хөкем карарын
үзгәртүгә сәбәпчедер. Ә инде Атласиның дарвинизм турындагы лекциясенә килгәндә,
ул аның яраткан темасы була, галим аны «яшәү өчен көрәш» концепциясе, дип
атый. Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, халык аның әтисен суд залыннан
кулларына күтәреп алып чыга. «Бу вакыйганы бер карт бабай сөйләгән иде: «Миңа
13-14 яшьләр булгандыр, – дип яза ул. – Суд барган урамда шыгрым тулган халык,
андый күп җыелган халыкны күргәнем юк иде. Борчылалар, кайвакытта кычкырып
әйткән сүзләр дә ишетелә. Берничә сәгать узгач, Һади аганы яшь егетләр суд
бүлмәсеннән кулларына күтәреп урамга алып чыгалар. Менә ул халык казанган
абруйның күренеше». (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б.61.)
Һади Атласины халык өенә кадәр кулларына күтәреп алып кайта... Ә анда аны карт
анасы Сәрвиҗамал әби, яраткан хатыны, фикердәше Хөсникамал абыстай, балалары
Сәлма, Габделбәр һәм сабый Илтөзәр өзелеп көтеп торалар, ул төрмәдә ятканда,
1920 елда Казанда икенче тапкыр басылып чыккан «Казан ханлыгы» китабы көтеп
ята, милләт өчен эшлисе тау-тау эшләр көтеп тора... Һәм тагы төрмәләр, төрмәләр,
төрмәләр... Хәер, акыл иясе Һади Атласи хәзергә әле боларны белми, хәзергә аны
милләте, кулларына күтәреп, өенә алып кайта, киләчәккә алып бара...
Атласиның өченче төрмәсе
Һади Атласиның Бөгелмә чоры әнә шулай шау-шулы, ярсулы, тынгысыз башлана
һәм шулай дәвам да итә. Хәер, бу елларда һәркемнең язмышы шундый тарих
тегермәне аша узгандыр, мөгаен, бигрәк тә милләтнең танылган шәхесләренә бу яңа
җәмгыятьтә үз урыннарын табу җиңел булмаган, хәтта ки мөмкин дә булмаган. Дәүләт
идеологиясенә әйләнгән алласызлык-дәһрилек, сыйнфый дошманлык тәрбияләү,
милли рухны совет пропагандасына алыштыру, пролетариат диктатурасы, башкача
уйлаганнарны кабул итмәү һәм эзәрлекләүләр – болар барысы да яңа коммунистик
җәмгыятьнең нигезен тәшкил итәләр. Әлбәттә, Атласи кебек милли титан бу ясалма-
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
151
ялган кысаларга сыймый, аның карашлары әлеге кызыл идеологиягә туры килми, чөнки
анда дингә дә, татарлыкка да, үзгә фикергә дә урын юк – партия кушмый, совет власте
рөхсәт итми. Һәм шушы шартларда да иманыңны сатмыйча, йөзеңне, кешелегеңне
югалтмыйча яшәргә, эшләргә, тормышны алып барырга кирәк...
Һәм Атласи, бөтен кешелек дөньясы тарихын өйрәнгән һәм белгән, әсәрләре белән
милләтнең күзен ачкан даһи Атласи, әле кайчан гына татарга үз бәйсез дәүләтен төзергә
дип карарлар язган һәм кабул иткән милли сәясәтче Атласи, шушы шартларда бөтен көчен
мәгарифкә, мәктәпләргә бирергә уйлый. Әмма советлар бернәрсәне дә онытмыйлар, аның
Колчак олавы белән китүен дә кичермиләр, халык басымы астында суд Атласины акласа
да, коммунистлар өчен ул ахыргача чит кеше булып кала, ышанычсызлар исемлегендә
йөри. Шуңа күрә Атласи тиз генә эш тә таба алмый, Бөгелмәдән Зәй-Каратай, Шөгер
мәктәпләренә йөреп укытырга мәҗбүр була. Әмма соңрак ул үзенең төп көчен Бөгелмә
шәһәренә бирә, биредә татар укытучылары, милли кадрлар әзерләүне үзенә төп бурыч
итеп куя һәм шуңа ирешә дә. Һади Атласины, чын мәгънәсендә, урыс шәһәре булган
Бөгелмәдә милли мәгарифкә нигез салучы дип әйтергә була.
«1921 елдан 1929 елга кадәр Һ.Атласи Бөгелмәдәге икенче баскыч мәктәбендә
тарих, география, немец теле укыта, – дип яза бу турыда тарихчылар. – ...1920 еллардагы
ачлык вакытында Һ.Атласи Бөгелмәдә балалар йорты оештыруга булыша, өяз
советында мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу чорда ул илнең төрле югары уку
йортларында белем алучы якташ студентларга матди булышлык күрсәтүче ярдәм
комитетын җитәкли. Һ.Атласи 20нче елларда Урта Азия шәһәрләре буйлап күп
йөри, Россиядән тыш белем алуларын дәвам итсеннәр өчен, балаларны чит илләргә
җибәрү белән дә шөгыльләнә». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б.36.)
Кызганычка каршы, Атласи турында фәнни монография язган Алсу Мөхәмәтдинова
аның Бөгелмәдәге бу чорын тулысынча ачып бетерә алмаган, кыска-кыска хәбәрләр бирү
белән генә чикләнгән. Югыйсә, бик кызыклы нәрсәләр турында хәбәр бирә бит үзе –
Атласиның ил буйлап йөрүе, чит илләргә студентлар җибәрү белән шөгыльләнүе, якташ
студентларга ярдәм итүе... Болар турында Атласиның үз истәлекләре юк, башкаларда да
очратмадым. Кыскасы, Атласи үзенең мәгърифәт өлкәсендә эшчәнлеген Бөгелмә белән
генә чикләми, зур дөньяга чыгу юлларын да эзли һәм таба. Болар – Атласиның гаять
активлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар, яңа хакимият аңа барыбер
шикләнеп карый, бу абруйлы затны хәтта сайлау хокукларыннан да мәхрүм итә!
«1925 елның 12 октябрендә Бөгелмә кантон башкарма комитетына язган
гаризасында Һ.Атласов болай ди: «Шушы вакытка кадәр мин тавыш бирү
хокукыннан мәхрүм ителгән булып саналам. Миңа, карт революционерга, совет
властеның сигезенче ел яшәү дәверендә хокуксыз булу – аңлашылмый торган
нәрсә. Минем әлеге гаризам тиз арада тикшерелер һәм тавыш бирү хокукым кире
кайтарылыр дип ышанам...» (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б.37-38.)
1923 елның маенда Мирсәет Солтангалиев беренче тапкыр кулга алынгач
һәм бөтен эшләреннән, дәүләт эшлеклесе статусыннан мәхрүм ителгәч, партиядән
чыгарылгач, татар элитасына, бигрәк тә аның элеккеге милли лидерларына яшерен
һөҗүм башлана. Милли дәүләтчелек мәсьәләсендә үзенә каршы төшкән Мирсәет
Солтангалиев өчен Сталин бөтен татар милләтеннән үч ала башлый, 20-40нчы
еллардагы татарларга каршы репрессияләр шуны күрсәтә. Солтангалиевтан үз
фикерләреннән баш тартуын таләп итсәләр дә, ул моңа бармый, нәтиҗәдә, аны сәясәттә
«тере мәет»кә әйләндерәләр, ул Мәскәүдә шактый авыр шартларда яши. Ул чакта
Мирсәет Солтангалиевне атып үтермиләр, әмма арага да кертмиләр. Аннан – 1928 ел,
тагы кулга алу, Соловки төрмәләре, анда ат караучы булып эшләү, 1937 елда – тагы
хөкем ителү һәм 1940 елның башында атып үтерү...
Мирсәет Солтангалиев кулга алынганчы, җете большевик, ата коммунист була,
партия идеаллары хакына татарларның милли һәм дини оешмаларын тар-мар итүдә
дә катнаша. Әмма шул ук вакытта ул, Атласи әйтмешли, эволюция юлы белән, милли
дәүләтчелек идеясенә килеп чыга һәм шуның көчле теоретигына әйләнә. Алар Атласи
белән, әлбәттә, таныш булганнар, Казанда һәм Мәскәүдә берничә тапкыр очрашканнар
да. Атласиның кече улы Угыз Атласов та бу турыда язып калдырган:
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
152
«1928 елда абыем Габделбәр институтка керү нияте белән Мәскәүгә китә, – дип
яза ул. – Әти аңарга Солтангалиевнең адресын бирә, урнашканчы аларда торырсың,
ди. Мәскәүдә, Солтангалиевнең квартирасына килгәч, ул (Солтангалиев – ред.)
хатыны белән чыгып бара икән. Ачкычларын абыйга биреп, үзләре дачага китәләр.
Абый аларда берничә көн тора.». (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б.62.)
1923 елны Мирсәет Солтангалиевне кулга алу монда калган бөтен татар
милләтчеләре өчен шомлы хәбәр, сигнал була – бу илдә аларның һәрберсен шушы хәл
көтәргә мөмкин. Һәм Һади Атласи да илдән китү нияте белән йөри башлый. Мәскәүдәге
Төркия илчелегендә ул аны илче Мохтар бәйгә ачыктан-ачык әйтә. «Һ.Атласи Төркиягә
даими яшәргә китү теләген белдерә, үз теләген авыр матди хәле белән дәлилли. Бу
вакытта Һ.Атласиның гаиләсе 6 кешедән тора, аның хезмәт хакы 9 сум 30 тиен
тәшкил итә. Һ.Атласи илчегә тарихчы буларак үзенә СССРда кулланылыш таба
алмавын әйтә, шул ук вакытта кайбер урындагы кешеләр тарафыннан яла ягылуы
турында да искә ала. Аның үтенече канәгатьләндерелми.» (Алсу Мөхәмәтдинова.
Һади Атласиның..., Б.37.) Атласи моннан соң да Төркия илчелеге аша берничә тапкыр
илдән китәргә тырышып карый, әмма уңышка ирешә алмый, тимер капкалар инде
ябылган була... Аның бу адымнары, төрекләр белән аралашуы, илдән китәргә тырышуы
соңыннан судлар вакытында үзенә каршы көчле корал булып кулланыла, кыйнау һәм
газаплаулар астында Атласи болар турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә мәҗбүр була...
«Почувствовав над собой карательный пресс и не видя ясно смысл и перспективы
своей работы, Атласов в 1923 г. дважды посетил турецкое посольство в Москве,
– дип яза тарихчылар. – При встречах с сотрудниками посольства он рассказал
о бедственном положении верующих мусульман, продолжающемся разрушении
мечетей, выразил сожаление по поводу ускоряющейся ассимиляции татарского
населения. И тогда, и в 1926 году, когда он вновь был в посольстве, Атласов
сетовал на своё тяжёлое материальное и духовное состояние и просил помочь
ему переехать в Турцию, где бы его знания и возможности как историка были бы
более полезны. Когда же ему дали немного денег, Атласов купил в букинистической
лавке в Москве тома своего любимого Гёте на немецком языке и потом с увлечением
занимался переводами». (А.Л.Литвин. Запрет на жизнь.– Казань, 1993, стр.54.)
Атласиның бу елларда басылып чыккан хезмәтләре юк, язылганнары булган булырга
тиеш, әмма алар да сакланмаган. Мәсәлән, аның Бөгелмәдә яшәгәндә «Элеккеге һәм
яңа Россиянең тарихы» дип аталган күләмле хезмәт өстендә эшләгәне билгеле, тик ул
бер җирдә дә басылмаган, кулъязмалары да сакланмаган, мөгаен, 1929 елгы тентүләр
вакытында юкка чыккандыр. Шул ук елларда Атласи тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә
– Сәгъдинең «Гөлстан» әсәрен фарсычадан татарчага тәрҗемә итә, әмма ул да басылып
чыкмыйча кала. Ә инде «Казан ханлыгы»ның дәвамына килгәндә, Атласи аны язарга дип
материал җыйса да, язганы яки бастырганы билгеле түгел, бәлки аның да караламалары
хисапсыз тентүләр вакытында юкка чыккандыр. 1923 елда Казанда Михаил Худяковның
«Очерки по истории Казанского ханства» китабы басылып чыккач, бәлки, Атласи
бу темага язмаска да уйлагандыр, чөнки Худяков инде әлеге хезмәтендә әйтәсен
әйтеп бетергән була. Худяков китабының кереш сүзендә «большая работа Атласова
«Казанское ханство» («Казан ханлыгы»)», дип, аның да исемен зурлап телгә ала.
Бу елларда Һади Атласиның Галимҗан Ибраһимов турында да зур хезмәт язганы
билгеле, әмма ул да матбугатта күренми. Моннан тыш татарлар турында тарихи-фәлсәфи
хезмәтләре дә дөнья күрмичә кала. «В те же годы Атласов продолжает работать
над крупномасштабным трудом по истории татарского народа на фоне мировых
событий, – дип яза тарихчылар. – К середине 20-х годов было написано более тысячи
листов. Но надежда на издание не было. Такая крупная политическая фигура, как
Хади Атласов, постоянно находилась в поле зрения «органов». Он был окружён
осведомителями, регулярно докладывавшими о высказываниях учёного и оценках
им событий». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр.88-89.)
Әйе, Һади Атласины шымчылар, әләкче-доносчылар, провокаторлар сырып
ала, алар «буржуаз милләтче»не «фаш итү» өчен ни генә эшләмиләр! Аның дәрес
вакытында, эштә, урамда, хәтта өендә сөйләгән сүзләрен дә «тиешле урыннарга»
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
153
барып әләкләүчеләр була. Кунакта нәрсәләр сөйләгән, совет властена мөнәсәбәте
нинди, шәхси милеккә ничек карый, тарих турында язарга аңа кем кушкан – сексот-
шымчылар барысын да ОГПУга җиткереп баралар. «Атласов быстро обнаружил
за собой негласное наблюдение, перлюстрации своей корреспонденции, только он
не мог предположить, что будет окружён плотным кольцом друзей-сексотов,
которые будут докладывать о каждом сказанном им слове, а главное – давать
нужную начальству интерпретацию сказанного, что начнёт собираться против
него компромат во многих томах, дабы «выстрелить» в него в подходящий
момент…» – дип яза тарихчылар. (А.Л.Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.53.)
Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, аларда еш кына төрле урыннарда
укучы-студентлар туктала торган булган, хәтта аларның да кайберләре шымчылар
булып чыккан, соңыннан Һади Атласины контрреволюционерлыкта гаепләп,
имзаларын куйганнар. Хәер, Атласи үзе дә фикерләрен яшереп тормаган, бу власть
турында нәрсә уйлавын да, моның нәрсә белән бетәсен дә ачыктан-ачык ярып салган.
1927 елның 11 июнендә ТатЦИК рәисе Шәймәрдан Шәймәрдановка язган хаты –
шуның ачык мисалы. Бу хатны шымчылар эләктереп алалар һәм 1929 елда Атласиның
үзенә каршы эш башлап җибәрәләр.
Атласи, галимнәргә хас төгәллек һәм ачыклык белән, шул ук вакытта илдәге бу
башбаштаклыкка җаны әрнеп, Татарстан җитәкчелегенә хат юллый. Ул чекистларның
татар зыялыларын туктаусыз эзәрлекләүләрен, юк җирдән дә дошман эзләүләрен, үз
фикере булган һәр татарга милләтче ярлыгы тагарга тырышуларын, шул ук вакытта
шовинистларның котырынуларын күрмәмешкә салынуларын яза. Ул халыкның бу
хәлләр белән риза булмавын, ил өстендә сугыш афәте куеруын, шул сәбәпле, милли
мәсьәләләрнең кискенләшәсен кисәтә. Атласи коммунистлар адресына да каты-каты
фикерләр әйтә, татар зыялыларының алар белән тыгыз хезмәттәшлек итүләре үз
башларына җитәчәк әле, дип фаразлый.
«Тогда же Атласов написал большое письмо на имя председателя ТатЦИКа
Шаймардана Шаймарданова, – дип яза тарихчылар. – Ему внушала тревогу
ухудшавшаяся жизнь людей, нехватка в деревнях школ и больниц, возможность
конфронтации на национальной почве, одиозная и комплиментарная
коммунистическая пропаганда. «Ведь вы, коммунисты, не любите, когда
критикуют вас самих. Вы не совсем верите в то, что есть правдивые слова,
правдивые мысли и у других, кроме вас. Как будто всю правду знаете вы одни, вся
правда ушла в ваши головы и для других ничего не осталось. По-нашему это не
так», – писал Атласов. Перлюстрированное письмо во многих копиях легло в его
уже объёмистое дело». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт.)
Атласины, зыялы кеше, галим буларак, илнең, милләтнең упкынга баруы, кара
хаос башлану мөмкинлеге бик нык борчый, чөнки ул боларны гражданнар сугышы
елларында күрде инде. Шуңа күрә ул хәтта шушы совет властеның яшәвенә дә
ризалашырга мәҗбүр, аңа каршы эшләми, әмма кисәтә, кисәтә, кисәтә...
«Почему же всё-таки я стараюсь за Советскую власть, желаю её
существования? – дип яза ул Шәймәрдановка. – Если бы кончились только вы, то
я бы сказал, пусть кончаются, дохнут, да пойдут их души в ад. В том-то и дело,
что кончаетесь не только вы одни, а вместе с вами кончаемся и мы, братец…»
(Рамзи Валеев. Признаю себя невиновным. – Казань, 2007, стр.126.)
«Без дә бетәбез», дигәндә, Атласи илне, милләтне күздә тота, халык өстенә киләсе
зур афәтләр турында кисәтә. Кызганычка каршы, ул әйткәннәр барысы да диярлек
дөрескә чыга – башта кулак һәм халык дошманнары, дип миллионлаган халыкны кырып
салалар, аннан сугыш тегермәнендә тагы миллионнар кырыла, Атласи кисәткән милли
бәрелешләр, илнең таркалуы, совет хакимиятенең җимерелеп төшкән көннәре дә килә...
Атласиның «сезнең белән бергә без дә бетәбез», дигән сүзләре дә дөреслеккә чыга...
«Впрочем, всё это было гласом вопиющего в пустыне – власть не была
заинтересована в правде, – дип нәтиҗә ясый тарихчы Булат Солтанбәков. – Конец
письма звучит пророчески – война или внутренний кризис, полагает Атласов,
приведут к распаду страны на многочисленные национальные образования,
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
154
«пойдут убийства на национальной почве. СССР из государства братства
превратится в государство врагов, и его захлестнёт волна мятежей, убийств и
грабежей». От этого пострадает в первую очередь интеллигенция, которой не
простят сотрудничества с коммунистами, особенно татарской. «Мы погибнем
вместе с вами, мулла Шаймардан», – заканчивает это письмо-предупреждение
Хади Атласов». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает…, стр.90-91.)
1927 елда Атласи хакимиятнең җенен котыртырлык тагы бер адым ясый – латин
әлифбасына каршы чыга. Билгеле булганча, ул инде егерме ел буе татар милләте өчен
гарәп әлифбасын, мөкатдәс Коръән хәрефләрен саклап калу өчен көрәшә, шуның
өчен хәтта 1909 елда төрмәдә дә утырып чыга. Бу юлы исә совет хөкүмәте ныклап
тотына, татарны меңьеллык әлифбасыннан, әдәбиятыннан һәм мәдәниятеннән мәхрүм
итәр өчен, аңа латин алфавитын көчләп тага һәм бу мәкерне тагы үзебезнең милли
коммунистлар кулы белән эшли. Хәреф алыштыру фаҗигасенең милләтне меңьеллык
мирассыз калдырасын Атласи шул вакытта ук яхшы аңлый, бу турыда чыгышлар ясый.
Һәм 1927 елда, Атласи кебек милли рухлы 82 татар латин әлифбасына каршы Сталинга
хат яза, шундый ук хат ВКП (б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумына да җибәрелә.
Әмма бернигә карамый, 1927 елда, хөкүмәт карары белән, гарәп әлифбасы латинга
алыштырыла, ә инде 1939 елда татарлар латиннан кириллицага күчәргә мәҗбүр булалар.
Милләт ун ел эчендә ике тапкыр хәреф алыштыра, ике тапкыр барысын да яңадан
башлый, моңа кадәр бөтенләй язуы булмаган халыклар рәтенә куела һәм меңьеллык
язма мирасыннан мәхрүм кала... Ә инде латинга каршы кул куйган татар зыялыларының
күпчелеген төрмәләргә утырталар, атып үтерәләр, сөргеннәрдә черетәләр...
Һади Атласиның баш өстендә дә кара болытлар куера башлый. Әйткәнебезчә, 1928
елда башта яңадан Мирсәет Солтангалиевне кулга алалар, аннан, «солтангалиевче»лектә
гаепләп, йөзләгән-меңләгән татарны төрмәләргә ыргыталар. Һади Атласига чират
1929 елда җитә. Хәзер Атласиның ул вакыттагы шәхси тормышы турында да бераз
мәгълүмат бирик. Аларның Сәлма һәм Габделбәр, Илтөзәр исемле балалары турында
язган идек инде, 1922 елда Сылу туа, 1925тә – Көн, 1927дә – Угыз, 1929 елда – игезәкләр
Илсөя һәм Илсөяр. Соңгы исемлекләрдә Илтөзәр юк, мөгаен, ул вафат булгандыр,
карт анасы Сәрвиҗамал турында да бу вакытта мәгълүмат юк. 1920 елның көзендә
Әлмәттән Бөгелмәгә Рәшит Яруллин гаиләсе дә күчкән була, ә ул – Һади Атласиның
баҗасы, ягъни хатыннары Хөсникамал һәм Зәйнәп абыстай – бертуганнар. Бу ике
гаилә бик дус, фикердәш булалар, Рәшит хәзрәт Бөгелмә мәчетендә имам була, Атласи
мәктәптә укыта, хатыннары да мөмкинлек булган урыннарда белем бирәләр, хатын-
кызлар арасында актив эш алып баралар. Атласи һәм Рәшит хәзрәтнең балалары да
бик дус була, хәзер исә оныклары, туганлыкны онытмыйча, якыннан аралашалар. Ә
Рәшит хәзрәт белән Атласины бергә атып үтерәләр…
Мөхәммәтрәшит хәзрәт Яруллинның улы, танылган галим Әхмәт Тимернең шәхес
буларак формалашуына, тарих фәнен яратуына, алман телен камил өйрәнүенә җизнәсе
Һади Атласиның да тәэсире бик зур була. Истәлекләреннән күренгәнчә, Һади Атласи,
гомумән, нинди заман булса да, бөтен милләт өчен сынмый-сыгылмый торган абруйлы
шәхес, лидер булып исәпләнә. Әхмәт Тимер аны үзен милләт өчен корбан итүче,
дип саный, үзеннән соң татарлар турында бик күп тарихи хезмәтләр калдырды, ди.
Җизнәсе аның хәтерендә баһадир кыяфәтле, зур башлы, көчле тавышлы, үзфикерле,
максатчан, тугры кеше булып сакланып калган.
«У татарского народа в то время были лидеры, которые поддерживали
национальное самосознание нации, они без оружия в руках, словом и делом вели борьбу
против ненавистного режима, – дип яза ул. – Это были некоронованные короли
нации. В Бугульме одним из таких лидеров был наш зять, народный учитель и борец
за независимость Хади Атласов». (Ахмет Тимер. Возвращение. – Казань, 2012, стр.77.)
Әлбәттә, Һади Атласиның милләт тарихында һәм тормышында нинди урын
тотканын яңа хакимият тә яхшы белгән – ул татарның иректә калган соңгы азатлык
көрәшчесе, соңгы могиканы булган. Атласи мәгариф өлкәсендә никадәр бирелеп
эшләсә дә, аңа ышанмаганнар, аннан курыкканнар, аннан арынырга тырышканнар.
Һәм ул җай килеп чыккан – «солтангалиевче»лектә гаепләп, Һади Атласины 1929
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
155
елның 29 гыйнварында кулга алалар. «Мин 29 елның 29 гыйнварында тотылып, бер
көн Бөгелмә төрмәсендә кунганнан соңында Казанга алып кителгән идем, – дип яза
ул апасы Хәлимәгә сөргеннән. – Анда ике ай чамасы яттыктан соңра Москвага
озатылдым. Москва төрмәседә 17 айлар чамасы яттым. ...30 елның 5 августында
Москвадан концлагерьга озатылган идем». (Һади Атласи. Тарихи-документаль
җыентык. – Казан, 2007, Б.170.)
Атласи белән бергә Бөгелмәдә тагы җиде кешене кулга алалар һәм хөкем итәләр,
алар арасында Рәшит хәзрәт Яруллин да булган булырга мөмкин, чөнки ул шушы
елларда беренче тапкыр сөргенгә сөрелә. «Атака начинается и на всю татарскую
интеллигенцию, – дип яза тарихчылар. – Особенно усердствует начальник ОГПУ
ТАССР Кандыбин. По его инициативе, в том же году в Бугульме обнаруживается
«антисоветская националистическая группа» во главе с известным историком-
учёным, учителем Хади Атласи. Было перехвачено одно из писем, написанных им
Шаймарданову». (Рамзи Валеев. Признаю…, стр.125.)
Язган хатларыннан күренгәнчә, 1928 елда Һади Атласи эшсез кала, димәк, моның
сәбәпчесе чекистлар тарафыннан астыртын башланган эш була. Әйткәнебезчә, Атласи
1929 елның гыйнварында кулга алына. Бу вакытта игезәк балалары әле тумаган
булгандыр, алар 1929 елгы, дип язылган, ә ел әле башланган гына булган. Ишле
гаиләне яшәгән өйләреннән урамга куып чыгаралар, бөтен милекне тартып алалар,
бәхетле ояны пыран-заран китерәләр. Рәшит Яруллин гаиләсен дә шушы хәл көткәнгә,
алар нәселләре белән урамда калалар. Болар хакында Атласиның улы Угыз абый менә
нәрсәләр язып калдырган:
«1930 ел. Әтине 10 елга концлагерьга хөкем итәләр. Бөтен милек: өй, әтинең
китапханәсе (3меңнән артык китап), киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары, сыер
конфискацияләнә. Безне өйдән куып чыгаралар. Әнинең кулында биш баласы: Сылу
– 1922 елгы, Көн – 1925 елгы, мин – 1927, игезәк Илсөяр белән Илсөя – 1929 елгылар.
Безгә киемнәрне дә бирмиләр. Өйдән куганда, бу ноябрь аеның башларында була,
җыелган халык кычкырган: «Сабый балаларга юрганнарын бирегез!» Көн белән миңа
бер пальто биргәннәр, аякларыма кияргә дә аяк киемен бирмәгәннәр. Шулай безнең
гаиләгә фаҗигале еллар башлана. Подвалларда, мунчаларда өстерәлеп йөргәндә, Көн
чирләп китә. Әнием үзенең көндәлек дәфтәренә язып калдырган:
«Көн. Әнием, син миңа оя ясап бир, мин шунда торыр идем.
Әни. И балам, бу сүзләрең җанымны өзәләр.»
Тиздән Көн үлә. Аның артыннан озакламый игезәкләр дә берсе артыннан берсе
үләләр. Бу җинаятьне онытып та, гафу итеп тә булмый икән». (Угыз Атласов. Әтием
турында хатирәләр // Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.63-64.)
Әйе, бу җинаятьне онытып та, гафу итеп тә булмый. Болар бит – меңнәр,
миллионнар, үз илләрендә, үз җирләрендә тереләй тәмуг газабы кичкән золым
корбаннары! Милләтнең иң асыл, иң затлы балалары, акыл ияләре, догачылары! Шушы
ерткычлыкларны кылган бу илне аңлап та, гафу итеп тә булмый! Һәм алар үзләре дә
моның өчен милләттән гафу үтенмәделәр, үз явызлыкларын танымадылар, мәкерле
эшләрен дәвам иттеләр...
Угыз абый китергән исемлектә Атласиларның олы балалары Сәлма һәм Габделбәр
күрсәтелмәгән, чөнки алар инде зурлар булган. Габделбәр Атласов турында да бераз
мәгълүмат биреп үтим. Әтисен кулга алгач, Габделбәр иптәшләре белән Төркиягә качарга
уйлый, бу вакытта аңа 18 яшь була. Әхмәт Тимер истәлекләреннән күренгәнчә, алар 1929
елның җәендә, ике төркем булып Бөгелмәдән чыгып китәргә һәм Батумида очрашып,
Төркия ягына качып чыгарга тиеш булалар. Әмма Габделбәр Атласов, Зәкәрия Фәттахов
һәм Борһанов төркемен Кавказда тотып алалар һәм төрмәгә утырталар, ә бераз соңрак
юлга чыккан Әхмәт Тимер һәм юлдашы таулар аша Төркиягә качып чыга ала. Һади
Атласиның хатыны ягыннан туганы булган Зәкәрия Фәттахов һәм аның әтисе Барый
Фәттахов 1938 елның 15 февралендә Казанда Һади Атласи белән бергә атып үтерелә...
Ә улы Габделбәр белән Һади Атласи Мәскәүдә, Бутырка төрмәсендә очраша! Кирәк
бит – ата белән ул төрмәдә очраша! Нинди зур дөньяда – нинди тарлыкта күрешү... Бу
вакытта Габделбәрне Төркиягә дип качкан җиреннән Батумида тотып алып, Мәскәү
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
156
төрмәсенә китерәләр, ә Һади Атласи исә биредә хөкем карары көтеп ята... Бу очрашу
турында Угыз Атласов менә ничек яза:
«Әтине кулга алгач, Бөгелмәдән 5 егет: Әхмәт Яруллин (Әхмәт Тимер), Әхәт
Биккулов (Урал), Габделбәр Атласов, Зәкәрия Фәттахов һәм Борһанов, Төркиягә
укырга китү нияте белән ике төркемгә бүленеп, Батумида очрашырбыз, диеп,
Бөгелмәдән чыгып китәләр. Беренче төркемне, өчесен, Батумида тоталар да
Мәскәүгә алып кайталар. Әхмәт белән Әхәт, уңай юлын табып, Төркиягә китәләр.
Тотылганнарны Мәскәүдә Бутырка төрмәсенә утырталар. Беркөнне, абый әйтүенчә,
прогулкадан камерага кайтышлый, икенче төркем тоткыннар белән очраштык,
шул вакытны Зәкәрия миңа төртте: «Әнә әтиең». «Әтием», – дип кычкыргач,
әти мине күрде дә гаҗәпләнде. Икенче көнне миңа өстәге камерадан, тәрәзәдән,
ботинка җибәрәләр. Әти очрашуда күреп алган икән минем яланаяк булуымны. Үзе
икенче яктагы камерада булса да, тоткыннар аркылы миңа ботинка тапшыруны
оештырган». (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б.63.)
Мәскәү. Бутырка төрмәсе. Аталы-уллы Атласилар да биредә тоткын. Атасы улының
яланаяк икәнен күргәч, аягындагы ботинкаларын салып аңа бирә... Үзе исә яланаяк
килеш, Себер төрмәләренә чыгып китә... Бу мизгелләрдә миңа Атласи, кул-аяклары
богауланган хәлдә, Себер юлы буйлап атлаган карт каторжанны да, кыя-тауларга
чылбыр белән кадаклап куелган Прометейны да хәтерләтә... Ә аның бавыр-бәгырен
– балаларын көн дә килеп, козгыннар чукый, козгыннар чукый...
Шулай итеп, Атласиның гаиләсе бер кочак бала белән урамда кала, ә өйдән исә
милиция бүлегенә төне буе алты ат йөге китап, кулъязмалар ташыйлар… Аннан
Һади Атласиның үлемсез хезмәтләренең битләрен базарда җимеш төреп саталар,
тәмәке тартучыларга саталар... Бөгелмә халкы танып, кайберләрен Хөсникамал
абыстайга да китереп бирә. Ә дистә еллар җыелган бу бай архив, китап булып чыгып
өлгермәгән кулъязмалар, хатлар һәм истәлекле фотолар мәңгегә юкка чыга. Угыз
абый язып калдырганча, «...Риза Фәхретдиновның 20 хаты, Фатих Кәриминең 14
хаты, фотоальбомында татарның бөек шәхесләре белән төшкән рәсемнәре. Шулай
шәхеснең иҗади хезмәтләре белән аның хәтерен дә сызып ташларга керештеләр».
(Күрсәтелгән хезмәт, Б.62.)
Хәзер тагы Мәскәүгә, Бутырка төрмәсенә кайтыйк. Һади Атласины биредә ел ярым
тоталар һәм «солтангалиевче»лектә гаепләп, ун елга каторгага хөкем итәләр. Атласига
Мирсәет Солтангалиев белән танышлыгын да, латин әлифбасына каршы булуын
да, коммунистларны тәнкыйтьләвен дә, советларны яратмавын да исенә төшерәләр.
Тарихчы-галим Булат Солтанбәков Атласины берничек тә Солтангалиев белән бәйләп
булмый, дип яза, суд барышында Һади Атласи да шул ук сүзләрне кабатлый, Мирсәет
Солтангалиевне лидер түгел, ди.
«Впрочем, никаких его связей с Султан-Галиевым и его соратниками даже с
помощью натяжек и фальсификации доказать не удалось, – дип яза ул. – Причём
Атласов с искренним возмущением отверг саму мысль о вхождении в группу,
возглавляемую Султан-Галиевым, ибо тот, по его мнению, не обладает качествами
лидера и теоретика, и Атласов считал бы для себя унизительным идти у него на
поводу». (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает…, стр.92.)
Апасы Хәлимәгә сөргеннән язган хатларында Атласи үзе дә «солтангалиевче»лектә
һич катнашы булмавын, мөгаен, үзенең бу исемлеккә «Туран-Төрек берлеге уртаклыгы»
сәбәпле эләгүен яза. «Солтангалиев мәсьәләсенә мине катнаштыру чынында нахак,
төпсез, яшерен вә әшкярә уларак ялган иде. Шулай да булса минем абруем һәм халык
арасындагы игътибарым тоткынлыгыма сәбәп булды булса кирәк», дип фаразлый.
(Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.174.)
Бераз алга китеп, Атласиның Солтангалиев, «солтангалиевчелек» мәсьәләсендә
1935 елның 22 маенда Сталинга язган хатыннан да өзек китерик. «В письме Сталину
(1935 г.) Атласов писал, что был арестован в Бугульме и обвинён в султангалиевщине.
«Хотя я и был знаком с Султан-Галиевым, – писал Атласов, – но к султангалиевщине
не принадлежал. Верно, я в национальном вопросе имел свои собственные взгяды, как
то: представление великорусского шовинизма слишком широким и глубоким. Я считал,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
157
что пролетарская диктатура, хотя и уничтожила великорусское владычество, но
она не могла искоренить закоренелый инстинкт господства великорусов над другими
нациями». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.55-56.)
Атласига һәм аның тарафдарларына (7 кеше) җинаять эше ачу һәм аларны төрмәгә
яптыру өчен ОГПУның ул чагындагы Татарстан бүлеге җитәкчесе, надан, кансыз Дмитрий
Кандыбин күп көч куя. Заманында Төньяк Кавказ, Тамбов, Воронеж халкын канга батырган
бу палач Татарстанга килеп тә шул кара эшен дәвам итә, татар зыялыларын һәм дин әһелләрен
юк итү юлына баса. 1930 елның башында ук бу явыз бәндә халыкка каршы җәза алымнарын
катылату турында директива чыгара, ул анда «кулак һәм дин әһелләренә каршы рәхимсез
көрәшергә, совет дошманнарының тамырларын корытырга» чакыра. Бу кара исемлеккә
шулай ук башка төрле фикер ияләре, кайчандыр башка сәяси партияләрдә торучылар, чит
илләрдә укучылар, бигрәк тә зыялы интеллигенция вәкилләре дә кертелә, аларны кулга
алырга һәм юк итәргә рөхсәт бирелә. Куллары канга баткан кандыбиннар булган җирдә
милләт улы атласиларга, әлбәттә, урын булмый...
«Назначенный в 1927 году начальник Татотдела ОГПУ Дмитрий Кандыбин
был опытным и вероломным провокатором, – дип яза бу хакта тарихчылар. – Для
него люди, стремящиеся сохранить старую татарскую письменность, были
контрреволюционерами, а родители, отправляющие детей в национальные
школы, националистами. …Это он утвердил в 1928 году разработку об
антисоветской группе в Бугульминском кантоне, возглавляемой Атласовым.
Согласно этому документу, в группе было 7 человек (Атласов, учителя Кабир
Туйкин, Хабиб Кадыров и др.), которые ставили целью пробудить у учащихся
национальное самосознание, а среди населения посеять неудовлетворённость
правами автономной республики и понимание того, что улучшение положение
тюрко-татарского народа невозможно при существующем строе. Это по приказу
Кандыбина было систематизировано досье Атласова и утроено число сексотов
вокруг него». (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.56.)
Бераз алга китеп, шунысын да әйтик: 1935 елда бу кабахәт Кандыбин СССР
Югары судының Хәрби коллегиясе әгъзасы итеп сайлана һәм меңәрләгән кешегә,
шул исәптән, бик күп татар зыялыларына үлем карары чыгара. Һади Атласиның 1936
елда соңгы тапкыр кулга алынуында һәм атып үтерелүендә дә шушы явызның кулы
уйнаган булырга мөмкин.
Инде тагы утызынчы еллар башына кайтыйк. Менә шушы ялган-ялалар
нигезендә һәм кандыбиннар тырышлыгы белән, Атласины, «солтангалиевче»лектә
гаепләп, ун елга хөкем итәләр һәм 1930 елның 5 августында этап белән төньякка
җибәрәләр. Атласиның апасы Хәлимәгә язган хатларыннан күренгәнчә, башта аны
Мурманскига китерәләр, аннан – «Апатит» дигән урынга, ноябрь азагында – «Үлем
атавы» дип йөртелгән Конд утравына китереп ташлыйлар. Атласи монда ачлыктан
һәм йокысызлыктан бик интегә, каты авырып, хәтта шифаханәгә эләгә. 1931 елның
җәендә аны Соловкига озаталар, монда ул ел ярым концлагерьда була, хокуксыз тоткын
нинди газаплар кичерсә, Һади Атласи башыннан да бу авырлыклар уза. Истәлекләрдән
күренгәнчә, бу вакытта Соловки төрмәләрендә бик күп татар зыялылары утыра, алар
арасында Мирсәет Солтангалиев, Бакый Урманче һәм башкалар да була, һәм Атласи
биредә алар белән кабат очраша. Истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи бер очрашуда
Бакый Урманчега «Туран» дип аталган җыр җырлап күрсәтә (кайбер истәлекләрдә
«Туран» шигырен укыган, диелә), әмма рәссам соңыннан аның сүзләрен оныта.
«Наказание отбывалась в Соловках, – дип искә ала бу хакта Булат Солтанбәков.
– Там был сосредоточен цвет национальной интеллигенции многих народов
СССР. Учитывая возраст и состояние здоровья, к тяжёлым работам Атласова
не привлекали. В одном из писем Султан-Галиев, встречавшийся с ним в лагере,
не без иронии писал, что Хади-абзы научился хорошо плести лапти для лесорубов
и скотников, сам же автор, ухаживавший за лошадьми в лагпункте Анзер, не
преминул заметить, что дело это знает с детства». (Булат Султанбеков. Хади
Атласов предупреждает..., стр.92.)
Шулай, милләтнең асыл ирләре, үз бәйсез дәүләтләре булса, патша булып тәхеттә
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
158
утырасы кешеләре, Сталин концлагеренда чабата үрәләр, ат карыйлар... Үзләренең
гаять тырышлыклары һәм чыдамлыклары белән, бу юлы бу тәмугтан да исән калалар,
әмма Сталинның кургаш ядрәсе аларны барыбер куып җитә һәм гомерләрен өзә...
Дала бөркетләренең азатлыкка таба җиһани очышларын өзә, ирек турында мәңгелек
җырларын өзә, хыялларын өзә... Әмма киләчәккә юллаган өметләрен, васыятьләрен
өзә алмый, алар, азатлык авазы булып, милләткә килеп ирешәләр...
Матбугат битләрендә Һади Атласиның Соловки сөргене чорын башкачарак
тасвирлаган истәлекләрне дә очраттык. Утызынчы елларда Казан шәһәре рәисе
урынбасары булган, партия-совет җитәкче эшләрендә эшләгән, үзе дә репрессияләр
корбаны Павел Аксёнов Атласиның Соловки лагерьларындагы тормышын башкачарак
сурәтли. Хәбәрләрдән ишетелгәнчә, Атласи анда инглизләрдән калган китапханәне
тәртипкә китергән һәм шушы эшеннән зур ләззәт тапкан. Аксёнов аның Соловки
лагерендагы бу эшен «Профессор Атласовның кечкенә бәхете» дип атаган.
« Атласов татар милли-азатлык хәрәкәтенең иң күренекле эшлеклеләреннән
санала, – дип яза Аксёнов. – Зур ихтыяр көченә һәм акылга ия булган югары белемле бу
кеше үзенең бөтен гомерен татар халкының азатлыгы өчен көрәшкә багышлый. Рус
патшалыгының дошманы буларак, ул күп тапкырлар төрмәләрдә утыра, сөргенгә сөрелә.
Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәч, ул аны кабул итмичә, Совет властеның
актив дошманнары арасында кала. Һәм яңадан төрмәләр, лагерьлар, сөргенгә сөрелүләр...
Атласовның бөтен гомере шулай үтә. Картлык белән бергә көрәшнең өметсезлегеннән
туган хәлсезлек, күңел төшенкелеге килә. Шәхси тормышны җайга салу ихтыяҗы
туа. Шунысы гаҗәп: мондый бәхет аңа 30нчы еллар башында, СССР Эчке эшләр
министрлыгының аерым киңәшмәсе белән җибәрелгән Соловецк лагерьларында эләгә.
Атласовның профессор икәнлеген, шуның өстенә инглиз телен су урынына эчүен
белгәч, лагерь чиновникларыннан берәү лагерь башлыкларына Атласовка инглиз
интервентлары тарафыннан ташлап калдырылган зур китапханәне барлап чыгу
һәм тәртипкә китерү эшен тапшырырга тәкъдим ясый. Таш биналарның берсендә
гаять зур китаплар байлыгы күп еллар дәвамында үзенең хуҗасын көтеп ята. Һәм
менә шушы китаплар патшалыгына Атласов хуҗа булып килә.
Иксез-чиксез хәзинә арасына кергәч, Атласов үзен иң бай, иң көчле һәм бәхетле
кеше итеп тоя. Боларга өстәп аңа урманда йөрергә, гөмбә, җиләк җыярга, гөмбә
киптерергә һәм тозларга, варенье кайнатырга һәм башка иреклекләр рөхсәт ителә.
Бу шөгыльләр аның тормышына яктылык бирә, авырлыкларны оныттыра». (Павел
Аксёнов. Соңгы ышаныч // Казан. 1993, №1, Б.160-161.)
Әлбәттә, китаплар дөньясында яшәү һәм эшләү Атласовның төрмә тормышына
бераз яктылык биргәндер, әмма моны барыбер тулы бәхет дип әйтеп булмый. Соловки
сөргенендә китапханәдә эшләве турында Атласи апасы Хәлимәгә әйтми, әмма
Архангельскига күчерелгәч, «тегендә хөкүмәт торагында торамыз, аның азыгын
ашыймыз һәм аның киемен киямез идек», дип яза. Шулай берничә ел Соловки лагеренда
булгач, Атласины, сәламәтлеге начараю һәм картлыгы сәбәпле, концлагерьдан азат
итеп, өч елга Архангельскига сөргенгә сөрәләр. Бу хәл 1932 елның декабрендә була.
Дөресен әйткәндә, бирегә Атласины да, аның кебек башка мәхбүсләрне дә ачтан үләргә
җибәрәләр, һәм күпләр монда мәңгегә ятып кала да... Үзегез уйлагыз – торырга урын
юк, ашарга ризык юк, акча юк, барысын да үзеңә табарга кирәк. Шуның өстенә, син
сөргенгә сөрелгән тоткын, тулысынча ирекле түгел, көн дә комендатурага теркәлергә
барырга кирәк, башка чикләүләр дә бар.
Атласи чагыштырмача ирекле булуына, сакчысыз йөри алуына башта сөенсә дә,
кунарга урын, ашарга ризык таба алмыйча тилмерә башлагач, хәленең ни дәрәҗәдә
яманлыгын аңлый. Гаиләсеннән ярдәм сорый алмый – алар үзләре ачлы-туклы, кеше
мунчаларында, подвалларда яшәп көн күрәләр. Элеккеге дуслардан һәркемнең үз хәле
хәл, күпләр төрмәдә утыра яки күзәтү астында, «халык дошманы» белән аралашудан
куркалар. Сөргендә вакытта Атласига иң нык ярдәм иткән кеше – аның бертуган апасы
Хәлимә була. Иж-Бубый авылында яшәгән бу мәрхәмәтле хатын үзенең һәм гаиләсенең
авызыннан өзеп диярлек энесенә ярдәм итеп тора – аңа каклаган итен дә, сары маен
да, сохариен да җибәрә, акча да сала.
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
159
«Кайда җитте, шунда кунып йөрим, – дип яза ул сөргеннән апасы Хәлимәгә. – Чак-
чак кына урамда кунарга туры килмәде. ...Өйләр, бүлмәләр шыгрым тулы. Кешеләрдә
башкаларны кызгану, аларга мәрхәмәт итү кебек тойгыларның эзе бик калмаган
дияргә була. ...Килгәннән бирле тамагым туйганы юк, көн буенча ач йөри идем. Бара
торгач, ихтимал, эшемне рәтләр, хезмәт өчен дә бер урын табармын. Ләкин хәзергә
бик яман булды. Кулымдагы акчам, ярым ач торганда, коры икмәк белән генә яшәгәндә,
берәр атнага җитәр, айга да җитәрлек түгел. Менә минем хәлем шуннан гыйбарәт.
...Үзең беләсең, минем һәр җирдә абруем бар иде. Монда аның да бер тиенлек кадере,
хөрмәте һәм әһәмияте юк». (Һади Атласи. – Казан, 2007, Б.167-169.)
Шушы ачлы-туклы, авыр сөрген тормышында Һади Атласиның сәламәтлеге
нык какшый, үзе язганча, гәүдә авырлыгы чирек өлеш кими. Әмма ул шушы адәм
чыдамаслык сөрген шартларында да кешелек сыйфатларын саклап калырга, күңелен
төшермәскә тырыша, рухын сындырмый. Хәер, Атласи Соловкида да «иң рухлысы, иң
чыдамлысы, иң кайгырмаучысы» булып санала бит, ягъни ул сабырлык күрсәтә, өметен
өзми, үзен юк-бар белән бетерми. Ул хәтта концлагерьның да «файдалы» якларын
күрерә өйрәнә. «Әллә ниләр күрдем, әллә ниләр белән таныш булдым. Аларны күрү,
алар белән таныш булу минем өчен лязим иде», дип яза ул апасына. «Шулай булса
да, мине бик йөдәгәндер, гаҗиз булгандыр, мәлҗегәндер дип уйлама. Мин ул хәлгә
төшкәнем юк һәм төшмәм дә. Башкалар ачыккан кебек мин дә ачыктым. Ләкин бик
йөдәмәдем, тилмермәдем», дип Атласи апасын тынычландыра.
Ул сөргендә дә гыйлем иясе булып кала – өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнә,
күп укый, хәтта көн саен рус телендә «Известия» һәм инглиз газетасын да укып бара,
ни әйтсәң дә, Архангельски зур шәһәр бит, анда китапханәләр дә, почта-киосклар
да булган. «Үземнең тамагым бик үк тук булмаса да, рухым тук. Күп укыйм, күп
моталәгә итәм, һичбер вакытым әрәм китми. Гел китап уку өстендә үтә. ...Күбрәк
тән туклыгының кимчелеген дә җан туклыгы белән сипләргә, матди ачлыкны мәгънәви
туклык белән ямарга туры килә», дип яза ул Хәлимә апасына. Гомумән, Атласиның
сөргеннән язган хатлары – үзе бер тарих, алар аның авыр тормышын да, кырыс холкын
да, акыл-фигылен дә ача. Атласи, әлбәттә, гаиләсенә дә хатлар язган, әмма алар
сакланмаган, 1936 елгы соңгы тентүләр вакытында юкка чыккан булырга мөмкин.
Апасы Хәлимәгә исә Атласи бу хатларны сакларга, алардан оялмаска куша, Сталин
золымының, большевиклар режимының адәм баласын нинди коточкыч шартларга
куюын, бәлки, шулай тарихта теркәп калырга тырышкандыр…
Атласи апасына сөргеннән дистәдән артык хат язган, алар арасында галимнең
фәлсәфи уйланулары, дини юатулары да чагылып китә. Кайвакытларда ул, сөргеннән
торып, апасын рухландыра, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра, үгет-нәсихәтләрен
бирә. «Ярлы булсам да, иманым, өметем байдыр, – дип яза ул апасына. – Агъланган,
егъланганым булмаган кебек, уфылдаган, дөньядан ваз кичкәнем дә юктыр. Чынында
бу тормыш егълаудан үтте, көләр хәлгә килде инде. Сиңа да өмидсезләнмәскә киңәш
бирәм. Кайгырма, борчылма, өмидсез һәм инанычсыз булма! Нимес хәкимнәренең иң
олугларыннан булган Гёте «кешеләрне бәла диңгезләреннән сагъ, кечерәк (сәламәт
алып чыгачак) бер көймә булса, ул да – диндер», диде. Син бит динле, иманлы кеше,
кайгырмак һәм өмидсезләнмәк сиңа килешеп бетмәс, ярап та бетмәс, диясем килә».
Хәлимә – Төркиягә китеп, шунда яшәп калган танылган галим Габделхәмит Зөбәер
Кошайның Иж-Бубыйда яшәүче туганы Мансур Зөбәеровның хатыны, бу ике нәсел
элек-электән дус һәм фикердәш булган. Истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи сөргендә
вакытта Хәлимәнең ире Мансур да вафат була, энесе аңа юатып һәм тынычландырып
хатлар яза. Дөресен әйткәндә, Хәлимә апасының ярдәме Һади Атласины сөргендә ач
үлемнән коткарып кала, ул аңа гомер буе рәхмәтле була.
«Мин синнән бик разыймын, күп ярдәм иттең һәм итәсең, – дип яза ул аңа
сөргеннән. – ...Син уңган, булдыклы һәм тормышка яраклы кеше. Синең кебек булдыклы
һәм уңган кешегә яшәү өчен ул кадәр кайгыру килешеп һәм ярап бетмәс дип беләм.
Бөтен кеше үлгәндә дә, син үлмәссең, бөтен кеше ачыкканда да син ачыкмассың дип
ышана алам. Син бит Чәке авылында үскән, һәртөрле агыр эш эшләп тормышка
чыккан һәм ипләнгән. Олы Чәке авылы белән Буа мәдрәсәсе мине дә тормыштан
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
160
курыкмас хәлгә китергәннәр иде. Аларны күрмәгән булсам иде, бүген җир өстендә
булмас, күптән җир астында булыр идем».
Атласиның бу сүзләре аның кыйбласын ачыклау өчен бик мөһим – димәк ки,
холкының төп нигезе дә туган якларында салынган, бетмәс көчне һәм сынмас рухны
ул шуннан алган! Сабантуй батыры, уку алдынгысы, пәһлеван кыяфәтле татар егете
Буа-Чүпрәле якларыннан килеп, милләтне уяткан, милләткә хезмәт иткән, милләт
өчен корбан булган... Һәм иң авыр вакытларында тагы туган якларын искә төшергән,
Аллаһ сүзен, ислам динен алга чыгарган. «Рәхәт көннәрдә һәркем динле була ала,
ләкин агырлык көннәрендә генә үзенең кай дәрәҗәдә идекен чынлап күрсәтә ала.
Шул көннәрдә генә ялган динлектән аерыла... Мин дә үлмәм, син дә үлмәссең «Вә ля
ләһләку вә ля тәхрәмну вә әнтум әл-әгълун» (кайгырмагыз, мәлҗерәмәгез, киләчәктә
сез өстенсез) сүзе сиңа түгел, миңа да юл күрсәтүче ула белер», дип яза Һади Атласи
сөргеннән апасына.
«Киләчәктә сез өстенсез...» Бу бит мөселманнарга карата әйтелгән Коръән аяте,
димәк, Атласи тормышының иң авыр көннәрендә Аллаһ сүзен үзенә таяныч итеп
алган, шул өмет белән исән калган. Дин белән башланган тормыш тагы дингә килеп
чыккан, әмма күпме сынаулар үтәргә, күпме газаплар күрергә туры килгән! Һәм әле
алда тагы күпме күрәсе бар... Сәламәтлеге начараю сәбәпле, Атласины сөрген срогы
тулмыйча азат итәләр, бу хәл 1933 елның җәендә була. Сөрген шартлары буенча,
тоткынны гаиләсеннән кем дә булса килеп алырга тиеш була, Атласи бу хакта өенә
хат яза. Һәм 8 август көнне Хөсникамал абыстай Архангельскига килеп тә җитә.
«Сөргенлек мөддәте тулганчыга чаклы азат ителде» дигән мөһерле документларны
кулга алгач, 12 август көнне Атласилар гаиләсе кайтыр юлга чыга.
«Димәк, сөргенлектән котылдым була, – дип яза ул бу хакта апасына. – Ахыры
хәерле булсын! Киләчәктә тынычлык, саулык, иркенлек һәм ирек белән яшәргә насыйп
булсын иде дип өмид итәргә генә кала».
16 август көнне алар Бөгелмәгә кайтып җитәләр. Ә анда инде элеккеге өй, элеккеге
тормыш юк, сабый балалары ул сөргендә вакытта ачтан үлгән, эш юк, элеккеге
танышлар кайсы атылган, кайсы төрмәдә, кайсы моннан бөтенләй күчеп киткән.
Баҗасы Рәшит Яруллин да сөрген срогын тутыргач, гаиләсе белән Махачкалага күчеп
киткән. «Кайту кызыклы булса да, кайткач ул кадәр кызыклы тоелмады, – дип, ул
моннан да апасы Хәлимәгә хат юллый. – Тормышым ватылган, нигезем тузган һәм яшәр
өчен таяныч булачак бер генә нәрсәм дә калмаган. Шулай булса да артык борчылмыйм,
аһ-ваһ ормыйм, кайгырмыйм. Сагълык, тынычлык булса, шаять, тормышны көйләп
булыр дип өмид итәм».
Шулай итеп, Атласиның Бөгелмәдә сөргеннән соңгы чоры башлана, әмма ул бик
кыска була. Эшсезлек, яшәү шартлары булмау, кирәксезлек һәм кадерсезлек аны бу хәлдән
чыгу юлларын эзләп Уфага һәм Казанга илтә, элеккеге танышларын барларга этәрә. Әмма
репрессия золымы инде барлык тармакларга да үтеп кергән була, кешеләр куркытылган,
күпләр Атласи кебек төрмәдән кайткан карт милләтчедән ерак торырга тырышалар.
«Монда да тормыш бик үк матурдан түгел кебек сизелә, – дип яза бу еллар турында
Атласи. – Хосусилә безнең кебек кырык кат кыркылган кешеләр өчен җиңел түгел,
шактый читен булыр төсле тоела. Көлгән вә шаркылдаган тавышларны монда да бик
сирәк ишетергә тугры килә. Көлүчеләр бардыр, алар бездән ерак, без булса алардан
еракмыз. Шунлыктан, күбрәк уфылдаучылар беләнрәк эш итәргә һәм аларның аһ-
ваһларын ишетергә тугры килә».
Бөгелмәдә эш таба алмагач, Һади Атласи 1934 елда гаиләсе белән Казанга күчеп
китә. Шул китүдән ул инде Бөгелмәгә яңадан кайтмый, бары тик ярты гасырдан соң
гына, хәтер булып, исеме кайта, әсәрләре кайта, улы һәм оныклары кайта... Алары
турында алдагы бүлектә бәян итәрбез, инша Аллаһ!

(Ахыры киләсе санда.)