Шигырьләр
Сабыр канатлары
Сабыр канатларым, сабыр канатларым...
Кулым сузып калдым, чапты пар атларым!
Тик ымсынып калдым, кыенсынып калдым,
сөйгәнемнән, гүя, нахак талак алдым.
Ыспай кунаклармы, оста караклармы –
чыбыркылап куды чаптар пар атларны.
Янар инде атлар сугармаган килеш,
төнгелеккә калыр тугармаган килеш...
Йөгерә-атлый китәм җәйләүләргә таба,
җәяүләргә кала, җәяүләргә кала,
сыгылмагыз әле, сабыр канатларым,
бер йотымга сусап, көтәдер атларым.
Ир канаты аттыр, кыз канаты актыр.
Ак канатка атмас, булса ул чын батыр.
Бәлки эзләп тапкан чапкын туры атларны
тугарылмый чапкан атлар яраткандыр.
Узалмыйдыр атлар тимер авызлыксыз...
Тик ямьлерәк иде дөнья явызлыксыз.
Канга тузсын тезләр, егыла-тора атлармын,
тик сынмасын гына сабыр канатларым.
Сабыр, канатларым.
Төшен – төшкә
Берәүгә дә багышламый гына
үзем өчен язам, җан өчен.
Башта уйлар, җанда көйләр чыңлый,
очын очка килә ялгыйсым.
Җил иркенә чыгып җилгәрәсем
төшен – төшкә, чүбен – кибәккә.
Арыш басуының алкышлары
җанга иңә, тынны киңәйтә.
Башакларның бардыр бер исәбе,
күрәләрме әллә охшашлык? –
Уңыш туе өчен җилгәрелү –
ул, мөгаен, үзе бер шатлык.
Җиргә салган һәрбер бөртек тере,
яшәрерләр кабат язларын.
Башаклар бит алар тормыш өчен,
кеше өчен сала башларын.
Битне сыйпый арыш башаклары,
хатирәләр тынны киңәйтә.
Эш өстендә уйлар җилгәрелә
төше – төшкә, чүбе – кибәккә.
Яшь чакларым, алтын башакларым!..
Сорамадык, хәтта: кем өчен –
яшьтәшләрем янды яшәү өчен,
яшәү биргән туган җир өчен.
Үзем өчен генә җырлый алмыйм,
арышларым, сезгә багышлыйм.
Урган, чәчкән, яуда калганнарны
онытмасам, җырда ялгышмам.
Сер алдым
Икенче кат килдем бу дөньяга...
Көн утырды, буран басылды.
Дусның кадере артты. Дошманның да
асыл йөзе, шөкер, ачылды.
Ачыкланды төсләр! Хисләр кискен.
Әмма акыл инде өстенрәк.
Җиргә мәңгелеккә килгән кебек
яшәп калсын көнчел мескеннәр.
Якты көннән алар бер китсәләр,
белеп торам, кире кайталмас,
Очрашасы килә йөзләр-йөзгә,
сезнең белән, «яшь һәм ят алмаш!»
Һәм әйтәсе:
Яшәү – иң чын бәхет.
Үтә кырыс, үтә нәзберек,
күз дә тия бик тиз, сүз дә тия –
бәхет күпне сорый, аз биреп.
Нәфес сузсаң, бөтенләйгә кача,
эзлә,
эзәрлекләү – әсирлек.
Безнең яшәү – илгә бәхет кошын
очырып җибәрүгә әзерлек.
Очышларның ул иң хәвефлесе,–
төпкә тартса заман чоңгылы,
гәүдәң белән бергә хатирәң дә
илдән китә түгелме соң ул?
Канатсызны күккә чөймик әле,
егылалар, үрчи сукбайлык...
Борылдым да кинәт йөзләр-йөзгә,
өзеләсен сизеп сукмакның –
очканында күрдем бәхет кошын,
канатларның көчен сынадым;
Кемнәр эзләр, кемнәр эзәрлекләр –
киләчәктән шулай сер алдым.