Логотип Казан Утлары
Шигърият

РУХЫМ ЕЛЫЙ СУЛКЫЛДАП...

Милләттәшкә
Аршын-аршын атлап Алып бара,
Юл-тузанда эзе калып бара.
Алып дигәннәре – Халык бара,
Җир-Китапка сүзен салып бара.
Йә бер сүзен тартып алып кара!
Йә ул сүздән читтә калып кара –
«Син-мин»нәрдән торган Халык бара:
Сине миннән йолкып алып кара,
Мине синнән тартып алып кара –
Тик бергәлек киләчәккә алып бара!
Бара Халык ара-ара,
Халык бара!
Шул халыктан
Бер адымга калып кара –
Милләтсезлек... арбасына салып бара...
Ышанмасаң –
Маңкортларны алып кара...


Боекканда
Көне буе боек йөрим,
Җаным тулы моңсулык.
Ятып күңел мендәренә
Рух елый сулык-сулык.
Көне буе боек йөрим...
И бу боегуларны!
Киләм – эчәм, киләм – эчәм,
Җитми кое сулары.
Гүя җанымны сукалап
Узадыр тракторлар.
Чыгармыйм сагышны читкә,
Саргаер кара кырлар.
И мине бу дөньяларга
Китергән ай – үктәбер.
Шатлыкка манып моңнарны
Ялгыз башым үп лә бер.
Нигә алай? Кем тәкъдире?
Көне буе сагышта...
Сары сагышларда янып
Үлмәм микән бу кышта...
Ниләр насыйп? Язмышыммы?
Тәңрем миңа ни кылган?
Ятып Җаным мендәренә
Рухым елый сулкылдап...


Бисмилла
Куанычлар белән узсын көнем,
Таңнан торып әйтәм: «Бисмилла...»
Бабаларым исме белән җанда
Ходаемның бөек исме лә.
Сәфәрләрем булсын уңышлыдан,
Юлга чыксам әйтәм: «Бисмилла...»
Әткәм-Әнкәм исме белән рәттән
Ходаемның бөек исме лә.
Максатларым чынга ашсын дим дә,
Эш башласам әйтәм: «Бисмилла...»
Сөйгәнемнең исме кебек хисле
Ходаемның бөек исме лә.
Саулыклар һәм озын гомер бирсен,
Кич ятканда әйтәм: «Бисмилла...»
Балаларым исме кебек якын
Ходаемның бөек исме лә.
***
Кереп барам кара төннәремә...
Көннәр миңа никтер иш түгел.
Дәртем сүнде, дәрман-куәт сынды,
Йөргәнгәме бушка көч түгеп?
Кереп барам кара төннәремә...
Вакыт уза... Авар – өй черек.
Эчеп-эчеп элек исермәдем,
Эчмичә дә хәзер исерек.
Кереп барам кара төннәремә...
Кем соң болгый кара яулыгын?
Яшәп булмый җирдә теләгәнчә,
Яшәү – җиткән кадәр саулыгың...
Кереп барам кара төннәремә...
Ник яктыра микән җаннарым?
Үлем дигән Бөек Сер Утында
Дөрләп тәнем яна – аңладым...
Кереп барам кара төннәремә...
Чыгып булмас инде аңардан.
Җан ташлаган бу тән һич терелмәс,
Тәнен ташлап Җанмы яңарган?..