ЯЗМЫШКА МӘДХИЯ
ХӘНӘФИ БӘДИГЫЙГА 75 ЯШЬ
Язучыларның әдәбиятка килүләре төрлечә, үзенчә булган шикелле, танылулары, укучы күңелендә, җәмәгатьчелек күгендә ялтырап алулары да төрлечә була. Әлбәттә, иҗади рух канына сеңгән кеше барыбер каләмен ташламаячак.
Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрь, галим-педагог, журналист-публицист менә шундыйлардан. Әдипнең эзләнүләре турында, баксаң, Ә. Гадел, Ш.Маннапов, Н.Акмал, Г.Садә, Ә.Гаффар, М.Әхмәтҗанов, Ш.Әхмәдулла, Ә.Мәхмүдов кебек дүрт дистә чамасы төрле буын вә зыялы каләм ияләре уңай фикерләрен әйтеп калдырганнар, һәркайсы үзенчә бәясен биргән. Миңа, шәхсән, аның шигырьләрен күңелемне салып укуга ике вакыйга этәргеч бирде. Иң әүвәл Х. Бәдигый иҗатына югары бәясе белән, күптән түгел арабыздан киткән сатирик, димәк, бер шәйгә дә үзе тотып карамыйча ышанмый торган Фәнзаман Баттал таң калдырды. Кемнеңдер концертында урыннарыбыз янәшә туры килде. Сәхнәдән Хәнәфи сүзләренә җыр яңгырагач, иптәш әйтеп куйды: «Тәлгат, кем, бу егетнең шигырьләрен игътибар беләнрәк укып кара әле, анда бер буш строфа, җөмлә, мәгънәсез чагыштыру тапмассың!» Яхшы җыр тәэсирендә әйтелсәләр дә, бу фикер мине уйландырды.
Икенчедән, аның 2013 елда «Мәдәни җомга»да баш мәкалә буларак бирелгән, Тукайның туган көненә багышланган «Халык улы, халык шагыйре» дигән мәкаләсе сокландырды. Озак еллар дәвамында бөек шагыйребезнең иҗатын өйрәнгән кеше буларак, өздереп әйтә алам: мәкалә Тукайны белеп, аңлап, яратып, берәүне дә кабатламыйча, мисалларны нәзберек сайлап алып язылган.
«Хәнәфи Бәдигый — Тукайның якташы, — дип яза Люция Рахманкулова. Кечкенәдән ул Тукайга якын булуын үзенчә тоеп үскәндер. Кайчандыр, күп еллар элек, әти-әнисенең кечкенә Габдулла яшәгән йортта торулары, шул турыдагы хатирәләр шагыйрь булып китәргә этәргәндер». Иҗаты турында сүз алдарак булыр, мәгәр бу сүзләрдәге дөреслекне инкяр итүе кыен.
Х.Бәдигыйны мин Муса Җәлил иҗатының тел-өслүб үзенчәлекләренә багышланган тикшеренүләре , яңа гасырның беренче елында дөнья күргән тәнкыйть мәкаләләрен , күзәтүләрен, уйлануларын эченә алган «Абага чәчәге» (2001; шигырь җыентыгына бирәсе исемне «әрәм» иткән) мәҗмугасы буенча белә идем. Хәтерне арткарак чигереп, аның үз туган районы Арча вилаятендә укытучы , ун елга якын урта мәктәп директоры , Казан дәүләт педагогия институтында доцент, декан ярдәмчесе, консерватория доценты, Вахит ага Хаковның шәкерте, милли университетны оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе булуын , үз тәҗрибәсенә таянып язылган һәм Татарстан китап нәшриятында 100 мең тираж белән басылып (икенче нуле «ялгыш» өстәлмәде микән дип, кат-кат тикшердем), тиз арада таралып беткән «Уроки татарского языка: самоучитель» (1993); рус мәктәпләренең VI сыйныфында укучы татар балалары өчен Татарстан Республикасы Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 63 мең тиражлы, авторлыкта «Туган тел» (1993) һ.б. дәреслекләрен дә искә алып китәргә тиешбез.
Кайсы шагыйребез шундый бай биографиясе белән мактана ала? Г.Кашшаф, Р.Мостафиннар бакыйлыкка күчкәч, М.Җәлил мирасын, бигрәк тә аның шигырь төзелешен, сурәтле фикерләү үзенчәлекләрен тәфсилле өйрәнүче, аңа тугрылыклы Хәнәфи Бәдигый калды . Ул Җәлил шигъриятен гомуми өйрәнми , ә беренче чиратта , аның тел-өслүб осталыгын ачу максаты белән яши. «Мәдәни җомга» (25 сентябрь, 2015) гәзитендә басылган «Җәлил иҗатында су образы» мәкаләсе — шуның ачык мисалы.
Хәзерге татар поэзиясендә Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрьнең рухи дөньясы нидән гыйбарәт? Кул астымда «Күңел ялкыны», «Яшел чирәм» китаплары булса да, соңгысын — «Тормыш фасыллары» дип аталган, 302 биттән торган шактый калын җыентыгын аркылыга-буйга укып чыктым. Яшәү фәлсәфәсен иман, Алла, Коръән тәгълиматына таянып үстергән,
121
табигать күркен, җәнлекләр дөньясын, олы шәхесләребезне нәкышле яктылык белән сурәтләгән затлы шигырьләре олы тарихлы әдәбиятыбызның йөзенә кызыллык китермиләр. Иң мөһиме: Хәнәфинең яшәешнең йөрәк тибешен тоюдан килгән шигъри рухы, әйләнә-тирәнең матурлыгын, тереклек дөньясын аңлавы, чеметеп алуга маһир юмор сәләте бар. (Мөгаен, шул сыйфаты белән Ф.Батталны да вәйран иткәндер Бәдигый.)
«Тормыш фасыллары»на тупланган шигырьләр тематик байлыгы, жанр төрлелеге, форма һәм эчтәлекнең камиллеге ягыннан гына түгел, җитди анализлы кереш сүзе, бер эчтәлеккә туплап бирелгән фәлсәфи фикерләре белән дә игътибарны җәлеп итә һәм алар аның иҗатын шактый тулы итеп күзалларга мөмкинлек бирә.
Хәнәфи Бәдигыйның шигырь-поэмалары актуаль поэзия үрнәкләре дип бәяләнергә лаеклы. Моның шулай икәнлеген аның дистә еллар дәвамында «Казан утлары», «Чаян», «Мәгариф» һ.б. журналларда, «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Сабантуй», «Мәгърифәт» һ.б. газеталарда әледән-әле, кайберләрендә исә еш кына беренче биттә басылып чыгуы ачык күрсәтә. Әлеге уңайдан шунысын да әйтергә кирәк: Г.Тукайга, М.Җәлилгә, Җиңү, Республика, Белем көннәренә, Сабантуйга, Яңа елга багышлап язылган мондый актуаль шигырьләрне танылган шагыйрьләр иҗатыннан да табып булмый. Шуның белән бергә теге яки бу җитди вакыйга уңаеннан бирелгән шигъри сәхифәләрдә еш кына Хәнәфи Бәдигыйның шигъри юллары эпиграф итеп китерелүе дә шул хакта сөйли. Аның шигърият дөньясына иртәрәк һәм кинәт килеп кермәве хезмәт һәм иҗат юлында гыйльми-педагогик эшчәнлекнең өстенлек алуы белән дә бәйледер.
Ошбу хакта Хәнәфи Бәдигыйның поэтик иҗатына бәя биреп, шагыйрь Нияз Акмал бик ачык итеп язган: «Чын шигърияттә лирик герой һәм шагыйрь язмышының тәңгәллеге булган очракта гына (лирик героймы ул, сатирик әсәрме — барыбер!) шигырь үз көченә ия була ала. Бу яктан алганда да Хәнәфи Бәдигый үз-үзенә тугры кала. Аның мәхәббәт лирикасында да, сатирик әсәрләрендә дә үз сүзе, кичерешләре, әрнү-рәнҗүләре, шатлану-өметләнүләре бербөтен булып күзаллана. Лирик герое һәрвакыт бер үк затны — Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрьне хәтерләтә. Хәтерләтә генә түгел: «Менә бит мин, таныйсызмы мине?» — дип әйткән кебек тоела».
Хәнәфи Бәдигыйның шигърият мәйданына килеп керүенең үзенчәлеген танылган тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗанов ачык итеп аңлатып биргән: «Шагыйрь Хәнәфи Бәдигый иҗатының нәкъ менә 90нчы еллар башында аеруча активлашып китүе игътибарны җәлеп итә. Әлбәттә, моның ныклы җирлеге бар.
Беренчедән, ул коеп куйган, фәкать үз зәвыгын гына күздә тотып иҗат итүче шагыйрьләрдән түгел. Шуның белән бергә — галим-педагог, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм журналист буларак та милли-азатлык хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган лидерларның берсе, милләтпәрвәр.
Шуңа күрә аның шигърияте дә, беренче чиратта — җитлеккән, актив гражданлык, патриотик хисләр белән сугарылган шигърият. Әлеге әсәрләрнең идея-эстетик әһәмияте, тема-эчтәлегенең актуальлеге, тел-стиль һәм шигъри бизәкләрнең камиллеге, эчтәлек белән форманың тәңгәл килеп, чын сәнгать әсәре булып формалашуында чагыла. Аларда халкыбыз, телебез, дәүләтчелегебез язмышы калку булып гәүдәләнә».
Чыннан да, халыкчан шигъриятне , шундый шагыйрьләрне халык үзе , чор, җәмгыятьтә барган мөһим вакыйгалар тудыра. Моның шулай икәнлеген татар шигъриятеннән генә түгел, дөнья әдәбияты тарихыннан да бик күп мисаллар китереп расларга булыр иде.
Әйе, 90нчы елларда гасырлар дәвамында кимсетелеп яшәгән халкыбызның чикләнгән булса да бәйсезлек, мөстәкыйльлек яулап алуы нәтиҗәсендә тарихи- иҗтимагый яшәешебездә, әдәбият, мәдәният, сәнгать дөньябызда, һәм поэзиядә милли азатлыкка таба борылыш әһәмиятле үзгәрешләр алып килде. Әмма моны тиз арада кабул итәргә иҗатчыларның байтагы әзер түгел иде: элекке, ияләнгән, күнегелгән сюжет-схемалар, идеяләр һәм шуларга яраклашкан нәкыш-бизәкләр яңа чорда төссезләнеп, үтмәсләнеп калды. Милли азатлык байрагының җилфердәү дулкынын сәнгать дөньясында, шул исәптән шигърияттә дә чагылдырырга кирәк иде. Бу җәһәттән чыгып караганда, Хәнәфи Бәдигый шигърият мәйданына әнә шул яңа чорны алкышларга, шуны тормышка ашыру өчен көрәшергә әзер булган шагыйрьләрнең берсе буларак килеп керде. Шул чорда ул Г.Тукайның атаклы «Китмибез!» шигыренә
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
122
ияреп, шуңа аваздаш булган «Көтмибез!» дигән шигырен халыкка ирештерде. Бу, бер яктан, Г.Тукай күтәргән милли-азатлык байрагын тагын да югарырак күтәреп, алга барырга өндәү булса, икенче яктан, шул ук бүгенге карагруһчыларны фаш итү дә иде: «Кайберәүләр безне булмас эшкә тәклиф итәләр: / Ирек даулап йөрмәгез сез, үзе килер, көт! — диләр. / Көтмибез без, көтә-көтә узды җитмеш ел гомер. / Кәҗә артыннан печәннең йөргәне юктыр гомер!» — дигән юллар белән башланган ул шигырь бүгенге Россиядә дә шул ук «хокуклар»ның саклануын, кысучыларның һәм талаучыларның тагын да көчәюен сатирик планда, Тукайча фаш итеп биргән.
«Саумы, шагыйрь!», «Татар язы», «Сыену» кебек шигырьләрендә ул Тукайны татарның илһамчысы, сыену урыны, үксез җанына юаныч эзләп: «Сафланырга килә... Бөек шагыйрь, пәйгамбәре — Тукай янына!» — дип яза, тантаналы төстә рухланып. «Апрель, апрель инде: / Йомшак җиле, чирәм исе белән / Тәмам алгысыта күңелне. / Апрель җитсә, татар әллә нишли: / Үзе шигырь көйли, / Үзе моңсу, үзе күңелле» («Сыену»).
Хәнәфи Бәдигыйның шигърияткә килергә ашыкмавының бер сәбәбенең сере аның «Көзге чәчәкләр» циклындагы юлларында ачыла кебек: «Яшьлегемдә көзге чәчәкләргә / Багышланган җырлар язмадым. / Кара көзне мактау заманында / Алдашырга никтер базмадым».
Бу юлларның нәрсә турында булуын тарихны белүчеләр чамалыйдыр. Бабаларын кулак дип, большевиклар хакимияте куштаннарының бөтен йорт-җирләрен, мал-туарларын талап алып бетергәнен, «кулак калдыгы», «контр», «бабаңнар эзеннән барасыңмы?» дигән дәһшәтле сүзләрне кечкенәдән ишетеп-белеп, фәкыйрь тормышта үскәнгә язылган ул.
«Тормыш фасыллары» исемле әлеге шигырьләр, җырлар, поэмалар һәм фәлсәфи фикерләр туплап бирелгән китап «Мәхәббәт фасыллары», «Туган як тугайлары», «Язмыш бураннары», «Язгы кичләрдә» (җырлар), «Балачак хыяллары», «Гримсыз тамаша» (юмор-сатира) һәм «Фәлсәфи фикерләр» дигән эчтәлек һәм тематик, идея- эстетик яктан максатчан һәм эзлекле итеп төзелгән бербөтенне хасил итә.
«Тормыш фасылларына сәфәр» исемле кереш сүзендә шагыйрь, филология фәннәре докторы Әмир Мәхмүдов Хәнәфи Бәдигый иҗатына карата: «Х. Бәдигыйның шигырьләре төзек: уңышлы табылган рифмалары төп фикерне төгәл, образлы итеп күзалларга ярдәм итә. Тел-әдәбият галиме буларак, ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тоеп, белеп яза. Аның сурәтләү алымнары да үзенчәлекле: ул антитеза, метафораларга еш мөрәҗәгать итә, эпитетлардан оста файдалана, юмор-сатирада гипербола, гротеск алымнарын уңышлы куллана, әсәрләрендә синестезия — поэтик сиземләү дә урын ала, рәссамлык сыйфатлары да сизелеп-сизелеп куя: аерма шунда гына: ул табигать күренешләрен шигъри бизәкләр белән кәгазъгә төшерә», — дип, шактый төпле бәя бирә.
«Һәр китапның үзәген тәшкил иткән әсәрләр була. «Тормыш фасыллары»нда «Яшәешкә мәдхия» шигыре — шундый әсәрләрнең берсе. Шигырьдә шактый катлаулы иҗтимагый мәсьәләләр күтәрелә. Шагыйрь Аллаһы Тәгаләгә, туган җиргә, халкыбызга, газиз әткәй-әнкәйләренә, мәхәббәткә дан җырлау рәвешендә язылган бу шигыре белән бүген онытылыбрак торган мәдхия жанрын да җанландырып җибәрә кебек», — дип яза автор, әлеге шигырьнең эчтәлеген ачып.
Чыннан да: «Мин рәхмәтле тормыш фасылларын / Бергә кичкән газиз халкыма. / Яшәешкә башын игән йөрәк / Рәхмәт хисе белән талпына», — дигән шигъри юлларны заманча алдынгы, киң карашлы, зур фикерле, кайнар йөрәкле чын шагыйрь генә яза аладыр, мөгаен.
Шул уңайдан аның Яңа елга багышлап язган шигырьләреннән берничә юл китерү урынлы булыр: «Өмет тулы мөлдерәмә күзләр / Тулган ай күк балкый бу кичтә («Яңа ел мизгеле»); «Хуш киләсең, и Яңа ел! / Көтәбез, беләсеңдер! / Син үзең дә җиргә безне / Яратып киләсеңдер! («Исәнме, Яңа ел!»); «Алып кил син ап-ак, чиста, саф көннәрне, / Бир син безгә татлы, рәхәт, тын төннәрне!» («Хуш киләсең!»).
Оптимистик рухлы, якты уй-теләкләр белән сугарылган әлеге шигырь юллары көйгә салынган җыр кебек җиңел укыла, хәтергә сеңеп кала. Ритм-рифмасының, тел-стиленең камиллеге, форма белән эчтәлекнең тәңгәллеге дә зур әһәмияткә ия булуы ачыла бу юлларда.
Табигать күренешләрен җанландырып, илаһилаштырып тасвирлау, гомумән, аның иҗатына хас үзенчәлекләрнең берсе: «Салкын кышның бураннарын мактап, / Ямьле язга китеп барышлый, / Истәлеккә керсез йөрәгемнең / Дәртле җырын сиңа багышлыйм» («Кышка мәдхия»).
Хәнәфи Бәдигый шигъриятенә Г.Тукай, М.Җәлил иҗатларының йогынтысы нык сизелә. Бөек Тукайга һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язган шигырьләре, поэмалары аның иҗатыңда күренекле урын алып тора. Патриот-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын исә 35 ел
ЯЗМЫШКА МӘДХИЯ
123
дәвамында фәнни нигездә өйрәнеп язылган күпсанлы гыйльми хезмәтләре белән бергә, аңа багышланган «Дала бөркете» поэмасы — герой-шагыйрь мирасына керткән зур өлеше. «Саумы, шагыйрь! / Язның алтын фаэтоны / Кабат очраштырды бергә! / Сөйгән халкың канатланып килгән / Сине тагын бер күрергә!» («Саумы, шагыйрь!»); «Пар атларда килгән Тукай кебек, / Син дә ашкынгансың Казанга. / Татар тартып китергәндер сине / Зур тормышта кайнар казанга!» («Дала бөркете»).
Билгеле, үз күзәтүләренә, үз шигъри табышларына нигезләнгән моң-кичерешләре генә шагыйрьнең иҗат йөзен аеруча ачык чагылдыра һәм алар аның иҗатының үзәген тәшкил итә. «Көзге чәчәкләрнең таҗ яфрагы/Җәй жылысын көтә юксынып. / Яз гөледәй җете өсләрендә / Күбәләкләр уйный ымсынып» («Көзге чәчәкләр»); «Урман чишмәсеннән килә, суын — көмеш, / Авылыбызны ямьләндереп, йөгер, инеш!» («Йөгер, инеш!»).
Әлеге юллардан күренгәнчә, Х.Бәдигый иҗаты билгеле бер темага багышланган әсәрләрдә дә ритм-рифма байлыгы, шигырь төзелеше һәм эчтәлек ягыннан тәңгәл килеп үрелүе белән дә игътибарны җәлеп итә.
«Язмыш бураннары» бүлегендәге «Әнкәйләргә бүләккә», «Төш», «Җепсәдәге урак», «Тукранбашлар», «Сөрелмәгән булсаң», «Онытылган дисбе», «Үткән көннәр», «Кызыл яр», «Мөмкин түгел», «Өермә» һ.б. шигырьләрендә лирик герой һәм кеше язмышы төсләр һәм образлар аша кабатланмас рәвештә, гаять дулкынландыргыч итеп сурәтләнә. Бу шигырьләр бер-берсен тулыландырып килеп, яшәешкә мәдхия кебек яңгырыйлар. «Мин бу таныш чәчәкләрнең телен / Белмим, никтер аңлый алмадым. / Беркөн әнкәм каберендә күргәч, / Тукранбашлар серен аңладым» («Тукранбашлар»).
Бу тирән сагышлы тою-сиземләүле экзистенциаль юллар Х.Туфанның «Ромашкалар»ын хәтерләтеп куя. Әйе, теләсә-кайсы шагыйрь иҗатында, телисеңме-юкмы, әдәби традицияләр йогынтысын сизми калмыйсың. Бер караганда, ул бик табигый дә булып тоела: димәк, дөньяны поэтик тасвирлауда аерымлык кына түгел, гомумилек тә хас дигән фәлсәфи нәтиҗә ясарга туры килә. Кешене җир шарына алып килгән глобаль проблема турында да ул үзенчә, гади дә, ышандырырлык итеп тә яза белә.
«Сөрелмәгән булсаң, Адәм, / Аллаһның җәннәтеннән, / Мәңге азат булыр идек / Бу дөнья михнәтеннән» (Сөрелмәгән булсаң»); «Ак җәсәден аның озатканда, / Җил елады ятып, юл буйлап. / Дисбе төймәләре сыктый-сыктый, / Минем кулдан акты ни уйлап?» («Онытылган дисбе»); «Иделдә жил, / Кызыл ярда торам, / Йөрәгемне юа ак дулкын. / Тынгы эзләп кенә килгән идем, / Зилзиләгә килеп юлыктым» («Кызыл яр») кебек юлларда шәхси һәм гомуми характердагы тирән кичерешләр, бер яктан караганда, таныш образлар булып тоелса да, дулкынландыргыч итеп, яңача тасвирлана.
«Яз-җәйләрнең назлы хушбуй исе / Дәртле дулкын булып агыла. / Көзге чәчәкләрдә яшәешнең / Тирән фәлсәфәсе чагыла». «Көзге чәчәкләр» циклындагы әлеге һәм: «Матурлыкның тиңсез алиһәсе — /Галиҗәнап көзге чәчәк — сез!»; «Минем күңелем никтер сине эзләп, / Көзге чәчәкләргә тартыла» дигән, гомумән, матурлык, мәхәббәт турында, җан-тән, акыл берлегендә туган шигырьләр. Биредә таҗ-яфраклар шавы иң татлы хисләрне яшереп, пышылдап сөйләшкән кызлар серен дә «ачкан» кебек күңелгә уелалар.
Хәнәфи Бәдигый иҗатында юмор һәм сатира аеруча зур урын алып тора дигән идек. Әлеге китапка тупланган 250 дән артык поэтик әсәрнең өчтән бере чамасы һәм 80 ләп фәлсәфи фикернең юмор-сатирага корылган булуы шул хакта сөйли. Әле моңа аның егерме ел дәвамында «Чаян» журналында 100 дән артык юмор- сатира әсәре басылуы да килеп өстәлә. Аның бу юнәлештәге уңышлы иҗатына каләмдәшләре дә игътибар иткән. Бу хакта Шамил Маннапов болай дигән: «Соңгы елларда матбугатта, бигрәк тә «Чаян» журналында шигырьләре еш күренә торган бер исем игътибарымны җәлеп итте: Хәнәфи Бәдигый.
Хәлбуки , бездә публицистик, лирик шигырьләр язучы шагыйрьләр шактый, ә менә сатира-юмор өлкәсендә иҗат итүчеләр алай ук түгел. Бармак белән генә санарлык алар. Хәнәфи Бәдигый, лирик-публицистик шигырьләр белән бергә, сатирик, юмористик әсәрләр дә яза. Һәм, әйтергә кирәк, зур осталык белән, жанр таләпләрен белеп, халыкның «Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә» дигән мәкаленә туры килерлек итеп яза».
Әлеге фикерләр байтак каләмдәшләренең язмаларында чагыла. Фирдәвес Зариф: «Хәнәфи Бәдигый шигъриятенең икенче бер кыйммәте шунда: ул сатира-юмор остасы
124
да. Бу яктан аны Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Исхак, Г.Афзал, Ш.Галиев һ.б. традицияләрен уңышлы дәвам итүчеләрнең берсе дип әйтергә кирәк», — дип тулыландыра аларны.
«Булса икән юлы татарның/ Башы шикелле такыр. /Юк шул, түмгәк тә сикәлтә, / Кутырдай чокыр-чакыр. /Югыйсә алтыннан асфальт/ Түшәп йөри алырлык /Нәфсе тулмас чокыр. Түгел/ Тигезләп юл салырлык» («Татар башы»). Бу шигырь иҗтимагый халәтебезне бөтен тулылыгы белән ачып бирә һәм ул бераз Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш»ын хәтерләтеп куя. Шунысын да әйтик: Х.Бәдигыйның «Фәлсәфи фикерләр»ендәге җөмләләре дә юмор-сатира, сарказм белән үрелгән. Кайберләрен генә мисал итеп китерик: «Җитәкченең осталыгы чебеннән фил ясаганда аеруча ачык күренә». «Оста җитәкче һәртөрле башлангычны туктатырга янгын сүндерүче кебек үк һәрвакыт әзер була». «Акыллы булып күренү өчен ахмаклык кирәк». «Ялган никадәр татлы булса, авызда калган тәме шулкадәр ачы була». «Ялганнан авыз итмичә, чынның тәмен тоеп булмый». «Өстәгеләр искергән кануннарны гамәлдән чыгарып ташламыйлар, алардан менә дигән яңаларын ясыйлар».
«Тормыш фасыллары»ында Хәнәфи Бәдигый үзен күзәтүчән, сизгер, кече күңелле балалар шагыйре итеп тә таныта. Балаларга багышлап язган өч-дүрт дистә чамасы лирик һәм юмористик шигырь-поэмалары, балладалары балалар психологиясен бик яхшы белеп, аларның якты уй-теләкләрен, омтылышларын заманча матур, актуаль итеп тасвирлап биргән. Хәер, аның башта данлыклы Арча педагогия училищесында укып, яшьтән укытучы хезмәтен сайлап (хезмәт юлын математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә), шуңа тугрылыклы булып, ярты гасыр чамасы мәктәптә, аннан соң фән юлына кереп, югары уку йортларында мөгаллим- педагог, доцент, профессор, декан ярдәмчесе, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкаруы моңа җитәрлек дәрәҗәдә ныклы нигез булып тора.
«Шунсы рәхәт: чынга аша / Балачак хыяллары. / Тик нигә кире кайтасы / Килә башлый аннары. / Без кешене хөрмәтлибез / Һөнәре өчен түгел, / Кеше булган кешеләргә / Тартыла безнең күңел!» — дигән юллар һәркемне дә ныклап уйландырырлык.
Хәнәфи Бәдигый, байтак еллар дәвамында Казан дәүләт консерваториясе укытучысы буларак, үзенең шигырьләренә ике дистәдән артык көй иҗат иткән автор да. «Язгы кичләрдә» дигән бүлектә аның шул җырлары тупланган. Аларның күпчелеге консерваториядә үзе укыткан талантлы яшь башкаручылары тарафыннан төрле сәхнәләрдә һәм Татарстан радиосы аша да күп тапкырлар яңгырап, тыңлаучыларның һәм тамашачыларның ихтирамын казанды.
Каләмдәшләренең әлеге китапка тупланган ике дистә чамасы бәяләмәләре Хәнәфи Бәдигыйның киң колачлы, тирән фикерле, кайнар хисле һәм заманча актуаль шагыйрь булуын раслый.
Даһилыкка дәгъва итми. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Аның да, һәр шагыйрьдәге кебек, төрле дәрәҗәдәге шигырьләре бар. Гомуми шатлыкны сурәтләгән яисә сәяси- икътисади хәлләргә кагылган кайбер шигырьләрендә кичереш рухын көчлерәк итеп тоясы килү хисе кала. Әлеге уңайдан шунысын да әйтик: мөхәррир Фирүзә Фәтхетдинованың китапны әзерләүдә таләпчән булуы да күренә.
Бу мәкаләне язуның хикмәте шунда: кырык елдан артык актив әдәби-гыйльми, педагогик, журналистик иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, күп хезмәтләр язып, әсәрләр иҗат итеп, китаплары чыгуга карамастан, аның бу хезмәтләренә тиешле һәм лаеклы бәя бирелмәгән. Хикмәт нәрсәдә соң? Бәлки, бәя бирүчеләр аның иҗатын белми дә, укымый да торгандыр әле дигән уй килә.
М.Җәлилнең тел-өслүб үзенчәлекләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган, «Дала бөркете» поэмасын, проза әсәрләрен, каләмдәшләре турында дистәләрчә фәнни- публицистик мәкалә язган, күпсанлы докладлар сөйләгән, докторлык диссертациясе әзер галим Җәлил исемен йөртүче бүләккә дә иң лаеклы шәхес.
Вакыт шәрифләре безнең аңыбыздан тыш һәм аңа бәйсез рәвештә яши. Ул, ахыр чиктә, барысын да үз урынына куя. Иманым камил: хәзерге татар шигъриятендә әлегәчә үзенә тиешле бәясен алмаган, намуслы һәм тормышның, замандашларының йөрәк тибешен тоеп, иҗат белән яшәүче Хәнәфи Бәдигый эзләнүләре үз бәясен алыр.