Логотип Казан Утлары
Хикәя

УЛ ЮГАЛМАДЫ (хикәя)

Ул бу юлы да китмәскә дип кайтты. Бу юлы да ирнең аякларына егыла-егыла гафу сорады, «бүтән беркайчан да... тамчы да...» дип антлар эчте. Чираттагы тукран тәүбәсе икәнен бик яхшы аңласа да, ир аны кумады. Кем белә, бәлки аның күңелендә бу юлы да тагын кечкенә генә булса да өмет уты яктырып алгандыр. Малай исә сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Үзәк өзгеч дәрәҗәдә якын да һәм шул ук дәрәҗәдә чит тә булган әнисенең кабат ишек бусагасында пәйда булуы инде гадәти тоелган тормыш агышын башыннан аягына кадәр үзгәртәчәген сабый йөрәге белән тоемлап , үзалдына җыерылып куйды. Әнисе кочагын җәеп янына якынлашкач та, аңа каршы томырылмады, сыеныр почмак эзләгәндәй, як-ягына каранды.
— Улыкаем, мин кайттым бит! Бөтенләйгә кайттым... Йә, чәчеңнән булса да сыйпыйм инде.
Малай баскан урыныннан кымшанмады. Элекке чак булса, айлар буе югалып йөргән әнисенең өйгә кайтуын зур бер сөенеч дип кабул итәр, аның итәгенә сарылып, шатлыгыннан үрле-кырлы сикерер иде. Әмма соңгы елларда малай вакытыннан иртә олыгайды: ул инде ваемсыз нарасый бала түгел, йөзенә күпне күргән аксакаллар уйчанлыгы иңгән , җуелмый торган сагыш сөреме ягылган иде .
Ана кешенең баласына сузылган куллары яралы кош канатыдай салынып төште. Малай диван почмагындагы мәктәп сумкасын эләктереп, кырт борылды да өйдән чыгып китте.
— Нәрсә, миңа каршы котыртып бетердеңме? — Хатынның тавышы нигәдер карлыгып чыкты.
— Ул инде бәләкәй бала түгел, барысын да үзе аңлый... — Тәмәкене беркайчан да өй эчендә тартмаган ир газ плитәсе янындагы шырпы кабына үрелде. Бераздан, бар игътибарын алкаланып чыккан тәмәке төтененә юнәлтеп, бик озак шунда текәлеп торды. Ирен читләренә ачы бер көлемсерәү таралды. — Сукыр бер тиенең дә калмадымы? Шуңа кайттыңмы?
Хатынның каш-керфекләре дерелдәп куйды. Җавап кайтармады. Стенага беркетелгән көзгедән, тәүге кат күргән шикелле, үзенең төс-кыяфәтен күзәтте. Кайчандыр каралы-сарылы эзләр итеп буятылган чәче, соңгы арада бөтенләй тарак
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА - язучы-прозаик; «Болытта җиләк үсә», «Синең өчен яшим», «Мин гашыйк булдым» исемле китаплар авторы. М.Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты. Чаллыда яши. күрмәгәндәй, укмашып бөдрәләнгән. Кыска җинде соры күлмәге тәмам искереп, сизри үк башлаган икән — бил каешы булырга тиеш урында җөе дә сүтелеп киткән. Күз төпләренә вак-вак буразна булып җыерчыклар сибелгән, алар күгелҗем-кызылсу төскә кереп, хатынны шактый картайтып күрсәтә иде. Ә бит
Айгөл
Әхмәтгалиева
89
ана... Хатын янә дертләп китте. Утыз биш яшь кенә тулып өлгерде ләбаса. Күз карашы көзгедән арырак, стенага беркетелгән сурәткә йөгерде. Билгә тиклем төшкән толымнарга күмелеп утырган бәхетле парнын да күзләреннән елмаю качкан күк тоелды.
...Малай ишекне ачып кергәндә, дәреснен башланган гына мәле иде. Укытучы анын борын астыннан гына исәнләшеп, сонгы партага чүмәшүенә шелтәле карап алды, әмма, ни гаҗәп, кисәтү ясамады. Малай, сумкасыннан дәфтәр-каләм чыгарып, алдына куйды. Ярты гәүдәсе белән партага сузылып яткан күршесе ярымуяу, ярымйокылы кыяфәттә, сәлам биргәндәй, баш какты. Малай ана көлемсерәп тә, кызганып та карап куйды — иптәшенен дүрт көн буе көтү көтеп, тәмам арып-талып мәктәпкә килгәнен белә иде. Укытучынын дөньядагы төрле диннәр турында сөйләгәне үзенен дә колагына чалынып- чалынып кына китте — уйлары анда, өйдә иде...
Бермәлне сыйныфның гөж килеп нидер сөйләшүе аны аңга китерде. Быел гына мәктәпкә килгән яшь укытучы үзе белгән кадәренчә дин тәгълиматы, оҗмах һәм тәмуг турында анлата икән. Күршесе дә гәүдәсен турайтып утырды.
— Апа, оҗмахта сыерлар, сарыклар бар микән ул? — Уе белән әле дә булса көтү көтеп йөргән баланын соравы бик тә ихлас янгырады. Анын сүзләрен ишетеп, сыйныф дәррәү килеп көлешеп алды, укытучы гына сагаеп калды. Сорауны уенга борырга тырышып:
— Бардыр инде, булмый калмас, — дию белән чикләнде.
Әлеге җавап сорау бирүчегә ошап бетмәде. Ул:
— Әй, анда да көтү көтеп җәфаланасы була икән, — диде дә янә парта өстенә сузылып ятты.
Малай үзенен инде шактый кыскарган , җөйләре сыпылып чыккан күлмәк җиненә текәлеп торды-торды да терсәге белән дык итеп күршесенә төртте. Ана үзенен серен, яналыгын кем белән дә булса бүлешү кирәк иде. «Минем әни кайтты», — дип пышылдады ул, күршесенен колагына иелә төшеп. Тегесе күзләрен ачты да, бер дә исе китмичә: «Әй, тагын китәр әле», — диде, янә керфекләрен төшерде. Малайнын күзләренә кинәт кенә яшь тыгылды. Җитмәсә, сөйләшеп утыруларыннанмы, әллә баягы беркатлы сорауданмы ачуы чыккан укытучы аларга кисәтү ясады. Күршесе, башын күтәреп: «Апа, ә анын әнисе кайткан!» — дип кычкырып әйтеп куйды.
— Әниләр кайтырга тиеш инде ул. — Монын нәкъ менә шулай булырга тиешлегенә катгый инанган кыяфәттә, укытучы, үз сүзен раслап, ияк какты.
Баягы сатлык яшь тамчылары кайнарланып, инде бит очларын пешерә башлады. Малай аларны йодрыгы белән сөртеп алды да кисәк кенә урыныннан кузгалды, ишеккә атылды. Ишек катына җиткәч, бар дөньясына рәнҗү һәм нәфрәт тулы күзләрен мөлдерәтеп, укытучыга борылды:
— Әниләр эчмәскә тиеш!..
Малайнын куллары Карлыгачнын елкылдап яткан ялын бертуктаусыз сыпырды да сыпырды. Ат, анын халәтен анлагандай һәм шул халәтне җинеләйтер өчен берни дә эшли алмавына үзен гаепле санагандай, башын иеп тора бирде. Сабантуйлар, чабышлар алдыннан, малай, гадәттә, орчык кебек бөтерелеп, бер атлыйсын ике сикереп яки бөтенләй очып йөри торган иде. Бүген исә анын инсәләрен күтәрә алмас йөк баскан диярсен...
— Минем әни кайтты, Карлыгач.
Ат: «Бик әйбәт булган», дигән шикелле, башын беркадәр күтәрде дә үзенә елышкан малайга борылды.
— Тагын башланыр инде...
Әлбәттә, «башланыр» дигән бу нибары бер сүзгә ана кешенең, кешелеген югалтып, аракы шешәсенә үрелүе, ямьсезләнеп, котсызланып, атналар буе эчеп ятуы, аннан каядыр китеп югалуы, башка хатыннар һәм ирләр арасыннан үзенә иптәшләр табып типтереп яшәп алуы, айлар узганнан соң гына берни булмагандай кайтып
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
90
керүе, өйдәге мәхшәр, ата кешенең чарасызлыгы һәм малайның суырылып-бөрешеп калуы сыйганлыгын Карлыгач белми иде. Белсә дә, адәм баласының, әни дигән затның, кырык кылын өзеп тапкан нарасыен да, сөеп кавышкан тиң ярын да онытып, шушы кадәр түбәнлеккә тәгәрәү сәбәпләрен һич кенә дә аңлый алмас иде ул. Ат: «Мин нишли алам?» дигән сыман, акыллы күзләрен тутырып, малайга карады.
Малайның ябык гәүдәсенә, мәктәпкә атна буе киеп йөри торгач, шактый керләнә төшкән яшькелт күлмәгенә, табаны куба башлаган иске чүәгенә, коңгырт керпе чәчләренә, мәзәк тә, сөйкемле дә булып тырпаеп торган колакларына, томраеп та, һәрчак сагаеп та карый торган зур кара күзләренә бетмәс-төкәнмәс моң яшеренгән иде.
— Әле дә син бар, Карлыгач. Бүтәннәр көлә, минем белән сөйләшәселәре килми...
«Колын чагымда мин дә сине сәеррәк дип саный идем. Адәм балалары белән түгел, минем белән сөйләшергә ярата идең...»
— Җылы! — Малай кулын ат ялы астына яшерде. — Син шундый җылы, Карлыгач!
«Җылы эзләп минем янга килергә тиеш түгел бит син, дустым... Кыш көне дә, абзарга кереп утыра идең дә туңган бармакларыңны минем ялым астына куеп җылыта идең...»
— Ул тагын китәр микән, Карлыгач?
Малай болай дип аргамактан түгел, үзеннән сорады.
Өйдә давыл алдыннан була торган тынлык хөкем сөрә иде. Әни кеше, инде тәкате корып, иреннәре кибеп яргаланса да, әлегә үзен тезгендә тота: эш белән онытылырга теләвеме — бау тутырып бөтен урын-җир җәймәләрен, тәрәзә пәрдәләрен юып киптерде. Түшәм-кашагадан башлап, көнозын өй юды. Бакчага чыгып, ире һәм улы белән бәрәңге утыртты. Сүзләр бер-берсенә ялганмады. «Күзәнәк шәп үргән». «Ак ягы белән төшмәсен». «Бакчага тирес чәчелмәде» кебек өзек-өзек җөмләләрдән артмады.
Малай әтисе һәм әнисе казыган чокырларга бәрәңге яркасы ташлап барган шәйгә, әлеге могҗизага үз гомерендә беренче кат кына тап булгандай, дөньяның серлелеге, әкәмәтлеге турында уйланды: күр инде, кыл урталай киселгән, яраланган, инде кибеп-сулып барган ярты бәрәңгедән шаулап-күкрәп яшел сабаклар чыксын, йодрык кадәрле әллә ничә бәрәңге пәйда булсын... Нинди көч, нинди кодрәт бар соң бу җиһанда киселгәнне — ялгарлык, үлгәнне — терелтерлек? Малай кинәт үз уеннан үзе сискәнеп китте. Кулындагы ярты ярка бәрәңгене кат-кат әйләндереп карады. Карчыклар йөзедәй җыерчыкланып, бөрешеп калган ягыннан вак-вак үрентеләр җибәргән, кискән ягы карала башлаган уч яссуы кадәр бәрәңгедән, ике-өч ай узуга, чиләк-чиләк яңа уңыш җыеп алу, чыннан да могҗизага тиң тоелды. «Һы... кызык...»
— Җәһәтрәк ыргыт әле. Көрәк буш тора бит.
Көрәген җиргә батырып, шуның сабына таянган әтисе эндәшә икән. Алдан казып барган әнисе инде байтак ара атлаган. Малай исә, үз уйларына чумып, вазифасын бөтенләй оныткан. Ул, соңгы араларда тартылыбрак киткәнгәме, биленнән гел төшеп интектергән кыска чалбарын күтәреп, кереш буеннан ике- өч кат әйләндереп куйды да, чиләк төбендәге дүрт-биш бәрәңгене урыннан гына буразнага ыргыткач, сукмакта утырган капчык янына юнәлде. Аның авызын ачып, чиләккә ике куллап бәрәңге тутырды. Кавырсыны да катып өлгермәгән гәүдәсен бер якка авыштыра төшеп, зур чиләкне казылган җир янына китереп куйды. Кулга түгәрәк бәрәңге эләккәндә рәхәт, тотасың да ерактан ыргытасың. Ә болай... Ак ягы белән күккә күз текәп яткан кисәкне иелеп әйләндерергә туры килә. «Алай тизрәк чыга бит», ди әтисе.
Былтыр... бәрәңге утыртканда әнисе юк иде, икәүләп кенә мәшәләнделәр. Күзәнәкне дә икәүләп алдылар. Әнисе «ә» дигәнче башкара торган эшне икәүләп ярты көнгә суздылар. Әтисе, күзләре ике яркага да тигезрәк эләксен дип, кулына тоткан һәр бәрәңгене кырык кат әйләндергәләде. Малай исә, әтисе күрмәгән арада, артык зур булмаганнарын йомры килеш кенә капчыкка аткарырга тырышты. Әтисе
УЛ ЮГАЛМАДЫ
91
күзәнәк тулы капчыкларны җилкәсенә күтәреп, сукмакка тезеп чыкты, малай, гадәттәгечә, аларның бавын чишеп, төбе тутыга башлаган чиләккә бушатты. Ул чакта да, артык җәелеп сөйләшми генә, икәүләп бер бакча бәрәңге утырттылар. Хәтерендә: малайга коточкыч авыр иде. Юк, үзе чиләктән әз генә калку булып, шул чиләкне өстерәп йөрү түгел, өйдәге бербөтеннең җимерелүен тану, әнисез тормышның караңгылыгын аңлау авыр иде. Май кояшының мәрхәмәтле нуры күпме генә иркәләргә тырышмасын, малайның кабыргалары беленеп торган как аркасына да, ирнең керләнә төшкән кыска җиңле күлмәге астында бәргәләнеп тибенгән йөрәгенә дә җылы үрләмәде.
Бүген башкачарак. Ата кешенең ике каш арасына иртәрәк сарылган буразналарында туфрак катыш тир тамчылары җемелди. Күзләрендә исә... сүрән генә булса да яктылык шәйләнә кебек. Әллә малайга гына шулай тоелдымы? Хәер, үз күңелендә дә ниндидер аңлашылмаган хисләр өермәсе: яулыгын кашларына төшереп, арттан чөеп бәйләгән, кара трикосын тез буена кадәр бөкләп менгергән, озын футболкасының итәген исә кендек тирәсеннән төйнәп куйган әнисенә яшертен генә күз ташлаган саен, ул өермә отыры көчәя, әле давылга, әле буранга, әле дуамалланып яуган яңгырга әйләнә. Күңеле шулай дулый, шулай елый малайның: давыл булып, яңгыр булып... Әнә бит, нинди яшь, нинди сылу аның әнисе... янәшәдә чагында, эчмәгән чагында. Ул шундый газиз, шундый үз, шундый якын һәм... шундый ерак. Малай, керфекләренә яшь бөялүдән куркып, күзләрен челт-мелт йомып, болытларга текәлде. Болытлар ак иде, бөдрә иде, гөнаһсыз һәм гамьсез иде. Элекке чак булса, малай барысын-барысын онытып, әнисенә барып сарылыр иде, йомры башын аның бил буена терәп, рәхәтләнеп елап та алыр иде. Ә хәзер... Йодрык кадәрле генә йөрәгенең бозга әйләнеп баруы түгелме?.. Чөнки белә: бу — алдавыч матурлык һәм алдавыч тынлык. Теге чакта, үзләренең яшелчә бакчасындагы иске кар базы авызына карап телсез калган мизгелдә, ул балачагын бөтенләйгә җуйды. Капка төбендәге чирәмдә уйнаган җирләреннән туп койма аша бакчага очып төшмәсә... Аның артыннан малай да койма аша гына бакчага сикермәсә... Чия куаклары артындагы иске базның капкачы ачык калып, тупны эзләгән малай тап шунда килеп чыкмаса... Малайның күзләре ул мәлдә аптыраудан түгел, куркудан чытырдап йомылды. Баздан аңа буш шешәләр ыржаеп карап тора иде. Пычрак иде, котсыз иде, бик күп иде алар. Аларда әнисенең атналар буе шеше кайтмаган нурсыз йөзе дә, әтисенең караңгылык иңгән күзләре дә, малайның кимсенү һәм әрнү яшеренгән яралы йөрәге дә чагыла иде. Малай калтыранып кына керфекләрен күтәрде. Янә баз авызына төбәлде. Бу хәтле шешәнең хәмерен җыеп түксәң, шушы баз мөлдерәмә булыр иде. Күз алдына ямьсез күренеш килеп басты: әнисе баз кырыена сузылып яткан да, чәч-башын тузгытып, йотлыгып-йотлыгып аракы чөмерә... Малайның күңеле болганып китте, укшымас өчен тирән итеп сулыш алды, аякларын сузып, чия куагы астына чүмәште. Кинәт сулкылдап елап җибәрде. Урам яктан аны эзләп кычкырулары, сызгырулары ишетелде. Малай урыныннан кузгалмады. Үксеп- үксеп, сулкылдап-сулкылдап, башын тезләренә салып, елады да елады ул.
— Әйтмәм дигән идем... Кичә Карлыгачны сорап килделәр.
Малай дертләп китте. Теге чактагы чия куагы төбеннән бәрәңге бакчасына кайтып төште. Әтисе башын күтәрми генә әллә үзалдына сөйләнә, әллә әнисенә, әллә аңа дәшә икән.
— Тагын кем? — Малайның йөрәге өзелеп киткәндәй булды. Тирә-якта гына түгел, район сабантуйларында алдынгылыкны бирмәгән аргамакка күпләрнең күзе кыза, башкорт ягыннан да, Ижау каласыннан да сорап килүчеләр байтак булды. Җанын бирергә әзер, тик колын чагыннан ук күз карасы кебек кадерләп үстергән, бөтен эч-серен уртаклашып килгән Карлыгачка гына кагылмасыннар.
— Күрше хуҗалыктан, рәисе. «Күпме сорасагыз да бирәм, сатыгыз», ди.
— Үзләренә булсын акчалары!
— Әй, улым... — Ата кеше артык сүз әйтмәде. Аның көрсенүе «акча дигәнең
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
92
безгә дә комачауламас иде» дигәндәй яңгырады.
— Гел шул ат дип инде... Акча булса, үзе юа торган кер машинасы алып кайтыр идең... — Буразна башына чыгып җиткән әни кеше дә сүзгә кушыласы итте.
Аңа дигән җавап һәр икесенең тел очында йомарланып калды. «Мин өйдә юкта ярты хакына сатып җибәрер өченме?» — Ирнең йөрәк түрен шушы уй телеп үтте. Малайның исә күз алдына күршеләрнеке кебек, үзе ап-ак, уртасында пыяла ишеге булган кер машинасы килеп басты. Юыласы керне шунда тутырып куялар да төймәсенә генә басалар. Бераздан инде юылып, сыгылып, кибеп диярлек өлгергән керне ишегалдындагы бауга элеп, җилләтеп кенә алалар... Тик малай хыялындагы кер машинасы нигәдер теге иске базга ботарлап ыргытылган иде...
— Малай риза түгел, дидем. — Әтисенең баягы сүзен дәвам итүе икән. — Башта тасма телләнеп маташкан иде, яңадан яный ук башлады. Кулларында влач дигәч тә, бигрәк азындылар. Авызлары ни әйткәнне колаклары ишетми.
— Тоттырам ди мин аларга Карлыгачның койрыгын! — Әтисенең сүзләрендә калкан күреп, малай батыраеп китте. — Әти, быел район Сабан туенда безнең Карлыгач беренчелекне бирмәячәк, мин әйтте диярсең...
Әтисенең мыек очына тыенкы гына горурлык йөгерде.
Давыл озак көттермәде. Караңгы төшкәндә генә бакчада эшне төгәлләп, ишегалдында юынып алдылар, өйгә кереп, арыган кыяфәттә идәнгә сузылып яттылар. Әни кеше исә, аш бүлмәсендә җил-җил басып, табада йомырка кыздырып алды, кәбестә белән кишерне уып, салат әзерләп куйды, ул арада күңелле сызгырып, чәй дә кайнап чыкты. Өчәүләп өстәл артына утырдылар да тел тибрәтеп сүз катмый гына табага үрелделәр. Әни кешенең нигәдер кыбырсынуы йөзенә чыккан иде, ир бу кыбырсынуның нигә, ни өчен икәнен бик яхшы аңлаганга, авыр сулады, зәңгәрсу каймалы ак чынаяктагы чәен болгатырга тотынды. Малайның колагына кашык чыңы түгел, әнисенең юхаланып та, ялварып та, үтенеп тә, ыңгырашып та дәшкән тавышы гына ишетелде:
— Авыр эштән соң... Бәләкәй генә... Хәл алыр өчен генә... Артыгы кирәкми... Сорамыйм... — дигән өзек-өзек сүзләр, ачык ярага тоз сипкәндәй, малайның тәнен калтырап куярга мәҗбүр итте. Ул кулындагы кашыгын өстәлгә ташлап, олы якка чыгып китте. Әтисенең дә чынаягын шап итеп куюы булды бугай.
— Авызыңны яп! Ант иткән була бит әле... бөкрене кабер генә төзәтә шул...
— Минем эчем яна... менә бер генә йотым булса...
— Чәеңне эч!
— Тамагымнан үтми... әйтәм бит, эчем яна...
— Иртәгә үк булнискә алып барам, бәйләп булса да алып китәм мин сине.
— Барам ди... Сиңа ышансаң, психбольницага да илтеп тыгарсың... Бер йотым дим бит, бер генә...
Аш бүлмәсендәге тавыштан качарга теләп, малай кулы белән колакларын томалады, алай да әтисе белән әнисенең авызыннан яңгыраган ямьсез сүзләр колак пәрдәсен ертып керде. Алар кычкырышу гына түгел, бер-берсенә эт булып өрә иде кебек: һау-һау, һау-һау... Малай тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап, диванга менеп утырды. Өзгәләнеп тә, ачыргаланып та һаулаган эт тавышы байтак ишетелеп торды, аннары тынгандай булды. Аш бүлмәсе ягыннан янә өзек-өзек авазлар ишетелде:
— Син мине кызгана да белмисең бит ичмаса!
— Кызганганга күрә шушы хәлгә төшеп беттек. Әллә кайчан чи каеш белән тотып ярасы калган.
Сузып-сузып эт улаган тавыш яңгырады, бераздан аны чинау алыштырды... Малай чәчрәнләп диваннан төште: ишегалдында Актүш өзгәләнә ләбаса! Ишекне шәрран ачык калдырып, баскычка атылып чыкты, утны яндырды, аякларына кәлүш тә элеп тормастан, ишегалдына томырылды. Малай яхшы белә: күрше-тирә керсә, чирәмдә наратлыктан төшкән керпе йөргәләсә, Актүш ялкау гына, иренчәкләнеп
УЛ ЮГАЛМАДЫ
93
кенә, мин хуҗаларны кисәтергә тиеш шул, дигән кебек, кыенсынып кына өрә. Ә бу юлы... Малай аптырап урам яктагы капкага карады. Ул ябык, келәсе төшерелгән, тавыш-мазар ишетелми иде. Малай эт оясы янына килде. Актүш, җылы эзләп сыенгандай, бар гәүдәсе белән ояга терәлеп яткан иде. Кемгәдер рәнҗегән кыяфәттә башын күтәреп малайга текәлде дә шул мизгелдә башы салынып та төште. Өнсез калган малай бер — Актүшкә, бер — аның тәлинкәсе янында яткан казылык кисәкләренә карады, аннары кисәк кенә өйгә йөгерде.
— Әт-ти-и-и! Актүшне агулаганнар!
Өйдәге гауга шул мизгелдә өзелде. Әтисе дә майкачан килеш йөгереп чыкты, тик ул эт оясы янына түгел, ат абзарына таба атылды, тиз генә утны кабызды. Малайның йөрәген икенче кат шом басты: «Карлыгач!»
Абзарның ишегенә кагылмаганнар — бакча яклап арткы такталарын кубара башлаганнар, мөгаен, эттән инде котылдык, дип уйлаганнардыр. Актүш соңгы көчен җыеп хәбәр салмаса, Карлыгачны йә харап итәргә, йә урлап чыгарга да өлгергән булырлар иде. Малай шушы коточкыч уйдан тетрәнеп китте, гәүдәсен тыелгысыз бер калтырау биләп алды, бизгәк тотамыни, ул калтырау бөтен тәненә таралды, тешләре тешкә бәрелеп, шык-шык килә башлады. Әтисе Карлыгач тирәсендә булашып, улының үз-үзен кочаклап дерелдәвен тиз генә искәрмәде, ат тирәли әйләнгәләп, үзалдына кемнедер сүгә бирде: «Вәт кабих, ә, берәрсенә акча төрткән дә монда җибәргән инде бу...» Шулай дип берничә тапкыр кабатлады да, малайның бер аваз-өн салмавына аптырапмы, башын күтәреп, аңа карады.
— Улым!
Сүрән ут яктысында малайның ак күбек тибеп чыккан, күгәргән иреннәрен, калайланган күзләрен, калтыр-колтыр килгән гәүдәсен күреп, ата кешенең коты очты. Ат кайгысы мизгел эчендә онытылды, ир, ук кебек томырылып, улы янына атылды, тәненә ябышып калган тораташ кулларын кубарырга тырышып, бар көченә аны селкетергә тотынды.
— Син нәрсә, улым, курыктыңмыни? Тимәгәннәр, Карлыгач исән-сау, менә бит... Улым, улым дим, тынычлан әле...
Малай сүз дәшәрлек хәлдә түгел, ул әле дә булса көзге ачы җилдә туңып калтыранган яфрак кебек, дер-дер килә иде. Әтисе үзе дә шашынган кыяфәттә аны җәһәт кенә күтәреп алды, абына-сөртенә өйгә йөгерде.
Бу вакытта әни кеше, бер йотым су эзләп тилмергән юха елан шикелле, бөтен шкафларның астын-өскә китереп, үзенә хәмер юллый иде. Ир, ишекне аягы белән генә тибеп ачты да малайны диванга кертеп салды, аннан берни аңышмыйча үзенә борылган хатынны чәченнән эләктереп алды:
— Син гаепле, син аны шушы хәлгә китереп җиткердең, нервысын бозып бетердең... Фельдшерга чап, бала үлә!
Әни кешенең күзе зураеп ачылды, ул, чәче тартылып авыртуданмы, малайның сәер йөзен күрепме, аһылдаган аваз чыгарды. Ишеккә ташланмады, гаҗиз кыяфәттә улы өстенә иелде.
— Нәрсә булды, нишләде? Улым!
— Нишләде, нишләде... Бала үлә дим! — Ата кеше гасабиланып кычкыра бирде.
Малай шул мәлдә керфекләрен күтәрде, әнисенең үзенә иелгән йөзен, куркудан киерелеп ачылган күзләрен күреп алды. Тәненең калтыравы кимегән иде, бу карашны күргәч, бөтенләй тынычланып калды. Нинди генә булса да, ул аның әнисе, бердәнбер, җанга бик якын да, ерак та әнисе иде шул...
— Нәрсә каккан казыктай торасың? Фельдшерны алып кил! Шуннан соң чыгып ычкынсаң да була! Бөтенләйгә! Бусагага аяк басма! Аракы күленә төшеп йөзсәң дә, бер сүзем юк... Ант эчкән була бит... Улым гына исән-сау булсын... Икебез ничек тә җан асрарбыз. Син генә аның җанын бимазалап, күзгә күренеп йөрмә башка... — Малайның халәтеннән коты алынган әтисе инде үзе дерелди башлаган иде, бик озак
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
94
тынычлана алмыйча, ишекле-түрле йөренә бирде. Нәрсәгә тотынырга, ни кылырга белмәде, малайның кытыгын китереп, әле улының аяк табанын тотып карады, әле кул беләзеген эләктереп, тамыр тибешен тикшерде. Әнисе исә башта улының кан качкан йөзенә селкенми дә текәлеп торды, аннан корт чагып аңына килгәндәй сискәнеп китте, тиз генә сөлге юешләп, тир бәреп чыккан маңгайга япты, тагын аш бүлмәсенә торып чапты, касә төбендә калган бал өстенә чәй агызды. Касәне малай янына алып чыккач, бер кулы белән аның башын күтәрә төште дә, җылы, йомшак, назлы итеп:
— Син безне куркытма әле, улым! — диде, чәйне аның иреннәренә якын китерде. Малайга рәхәт иде. Тәненә кисәк иңгән җиңеллектән битәр, аны кайгыртучы, аның өчен борылучы әнисенең янәшәдә икәнлеген тою рәхәт иде. Бу рәхәтлекнең бик кыска гомерле, вакытлыча икәнен аңлау гына бәгырен кимерә, ашый иде. Малай күгәреп каткан иреннәрен ачар-ачмас, үзенә сузылган касәдән ике-өч йотым чәй уртлады. Моны күреп, әтисенең йөзенә беркадәр яктылык кунды. Ул малайның аяк очына килеп утырды. Үзе бертуктаусыз аның нәзек аякларын сыпырды, үзе, инде бу юлы тыныч тавыш белән, ана кешегә эндәште:
— Кит син, зинһар, бөтенләйгә кит. Малайны авыруга сабыштырып туктыйсың алайса. Кайтмаска дип кит, җәһәннәм читенә китеп олак. Безне генә тынычлыкта калдыр...
Әнисе эндәшмәде. Касәне кулына тоткан килеш, карашын төн пәрдәсе сырып килгән тәрәзәгә төбәде. Малайның күңеле янә урыныннан купты. Аның башланып кына килгән тормышы тоташ югалтулардан гына торыр микәнни? Аргамакның җитез аякларына кызыккан бәндәләр аны Карлыгачсыз калдырырга маташалар, нәни йомгак чагыннан ук ишегалды чирәмендә тәгәрәп үскән Актүшне дә югалтты, хәзер менә әнисе... шулай ук бөтенләйгә китеп югалырмы?.. Бөтенләйгә, мәңгегә... Болай, ул төссез-нурсыз кыяфәттә чыгып югалганда, аның янәшәдә булуына караганда булмавы мең артык тоелса да, иртәме-соңмы әйләнеп кайтасын, берара бөтен тирә-якны тынычлык, ниндидер сәер яктылык, җылылык, газ мичендә пешкән ипи исе, бау тутырып юылган кер исе биләп алачагын белү күңелнең бер почмагын юатып, тынычландырып тора иде. Әтисенең дә сабыр савыты тулгандыр шул, түземлекнең дә бер чиге буладыр... Малай үзе генә ишетерлек итеп аһылдап сулыш алды. Күз алдыннан көндез бәрәңге утыртып йөргән мизгеле, кулындагы кисек яркага шаккатып карап торган мәле сызылып үтте. Шул могҗизага — киселгәнне ялгарга, өр-яңадан яшәү көче бирергә кодрәте җиткән зат аның әнисен генә терелтә аладыр бит. Бу үтенечне кемнәргә, ничекләр җиткерергә, ни рәвешле ялварып сорарга соң? Артыгы кирәкми, бар булганыннан да баш тартырга әзер малай — тик әтисе белән әнисе гел балкып-елмаеп яшәсен, өйләрендә татулык булсын, әнисе эчмәсен, эчмәсен, эчмәсен һәм... беркайчан да китеп югалмасын... Шушы теләге тормышка ашсын өчен әллә нинди алыш-бирешкә дә әзер булыр иде ул. Укытучысы аны дәрес саен: «Йөзендә нур юк, авыз ачып җавап бирә белмисең, беркем белән дуслашмыйсын.»,— дип әрли. Сөйләшер иде, авылның бөтен бала- чагасы белән дуслашыр иде, укытучыга да елмаеп кына торыр иде. Әнисе, әнисе генә беркайчан да... эчмәсен иде... ташлап китмәсен иде... Хәтта җаннан артык күргән Карлыгачын да... Башына килгән бу уйдан малай тагын баягы кебек дертләп китте... Карлыгачын да рәхимле берәүнең кулларына тапшырырга риза булыр иде ул... Керфекләрне ачыттырып, пешереп, иреннәренә кадәр кап-кайнар тамчылар тәгәрәште... Карлыгач... Малайның бердәнбер сөйләшер сердәше, тугры дусты. Сабантуйларда икенче, өченче урыннарны яулап, өйгә алып кайткан суыткыч, тузан суырткыч, телевизор, келәмнәр — барысы да Карлыгач бүләге. Әнисе аракыга алмашкан юрганнар, чәй чынаяклары, радиоалгычлар да Карлыгачныкы иде... Кер юу машинасы, ди әнисе, үзе юа торган, ди...
УЛ ЮГАЛМАДЫ
95
— Быел Карлыгач беренче булачак, әти. Кер юу машинасы апкайтабыз әнигә...
Малайның кинәт кенә шулай дип куюын ишеткәч, саташа дип уйладылар, ахры — әтисе белән әнисе ялт борылып бер-берсенә караштылар. Әнисе, сөлгене идәнгә ташлап, кулын малайның маңгаена куйды. Кайнар тоелмагач, бераз тынычланып, улының кыл кебек каты чәченнән сыйпады. Әллә кайчан онытылган татлы да, әрнүле дә бер хис малайның йөрәген телеп үтте.
— Безне генә ташлама, улым, барырсың, Сабантуйга да барырсың, беренче дә булырсың...
— Мин сиңа... үзе юа торган... кер машинасы... Тик син дә безне ташлама, әни. Эчмә генә, әни... — Малайның күзләре йомык иде. Керфекләр пәрдәсе аша да ул әтисенең авыр көрсенеп тәрәзәгә таба борылганын, әнисенең, башын иеп, артсыз урындыкка барып утырганын аермачык күрде.
***
Ат чабышы башланыр алдыннан, Сабантуй мәйданындагы халык төркем- төркем булып тау астындагы үзәнлеккә агылды. Берәүләр тау битен, икенчеләр каенлык тирәсен сырып алды. Кемдер үләнгә кырын ятып урнашты, кемдер, бәйрәм киемнәре тапланмасын өчен, үлән өстенә олы җәймә йә кәгазь җәеп утыруны хуп күрде. Көн кояшның үзе кебек көлеп торгач, район Сабан туена күрше-тирә авыллардан гына түгел, әллә кайлардан әллә кемнәр җыелган иде. Тик җайдаклар өчен җан атучылар арасында әллә кемнәр, әллә кемнәр, әллә кемнәр булса да, малайның әтисе белән әнисе юк иде. «Бармагыз!» — диде малай. Кистереп әйтте, каршы килмәслек итеп әйтте. Гаҗәп, әтисе дә, әнисе дә артык сорау бирмәделәр. Карлыгачны, елдагыча, колхозның хуҗалык атлары, юртаклары белән бергә, йөк машинасының калын такталар белән әйләндереп алынган әрҗәсенә менгергәч, малай кабинага, шофёр агай янына чүмәште. Урыннарыннан кымшанмыйча, тагын нидер көткәндәй басып калган әтисе белән әнисенә кул изәде дә, карашын алардан аерып, башын икенче якка борды.
— Быел да җиңеп кайтыргамы исәп? — Чигә чәчләренә мул булып чал йөгергән күрше агай, мыек чолгыйларына кадәр балкытып, йөзен тутырып елмайды. — Маладис син, пар-рин, ма-ла-дис! Беркемгә дә сер бирмисең, әй... Авыл гөж килә, Карлыгачны кем урларга җыенганын авыз тутырып сөйли. Атаң гына... «Каракны күзем белән күрмәдем», дип, киресенә катып тора. Шулай, өстәгеләрдән курку канга сеңгән инде безнең... Иң өстәгедән куркуны гына белмиләр...
Малай, агайның ни әйтергә теләгәнен аңлап ук бетермәсә дә, бик батыр кыяфәттә борынын чөйде:
— Мин дә курыкмыйм, ул карак прсидән дә, өстәгеләрдән дә курыкмыйм. Карлыгачны алам да Җиләктау чокырына качам да китәм, берәү дә табалмый аннан! Карлыгачка тиеп кенә карасыннар!..
Тигән очракта нишләргә җыенганын анык белми иде, шуңа да малай кинәт кенә тынып калды. Агай да тиз генә эндәшмәде. Юл чатында уңнан килүче машиналарны үткәреп торды да машинаны сулга борды.
— Сабантуйлар синең кебек малайларныкы инде ул, әйе... — Агай мәзәк кенә итеп борынын җыерды. — Мин үзем көрәшә торган идем, билсез калганчы тырыштым. — Аның йөзенә бик тә сагышлы, үкенечле, сагынулы өрфия пәрдә сарылды. — Иртәгә Сабантуй дигән кичне әби янына тезләнеп, намазга хәтле укый торган идем. Укыйм да и сорыйм Ходайдан, и сорыйм... Сорыйм дип, әби әйткәннәрне кычкырып кабатлап барам инде: «Илаһым, кодрәтле Аллаһы Тәгаләм, үзең көч бир, үзең зиһен бир, үзең җиңүләр насыйп ит»... Әбинең «бу балага» дигән сүзләрен дә төшереп калдырмыйча кабатлап утырганмын икән, әби, башымнан сыйпый-сыйпый, рәхәтләнеп кеткелди торган иде... «Һәр адәм баласы адашып йөри-йөри дә, иртәме-соңмы, барыбер Аллаһка кайта. Фанилыкта ук кайтырга тиеш, иманга килергә тиеш», ди торган иде әби. Авырлык килгәндә генә искә төшерәбез шул...
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
96
Малай җанланып китте. Юл читенә тезелгән нәзек каеннарның үзләренә таба йөгерүләренә шаккатып төбәлгән җиреннән шофёр ягына борылып ук утырды. Агайның соңгы сүзләре зиһененә барып җитмәде, үз борчуы борчу иде:
— Җиңә идеңме?
— Җиңә идем. Билемә сөлге салган мәлдә дә эчемнән генә Ходайга ялварып алам да, пар-рин, әйләндереп кенә барам көндәшләрне...
— Һы... — Малай беразга аптырап калды. Ул кемнән, ничек, ни рәвешле ялварып сорарга кирәклеген белми иде.
Санаулы минутлар тиз үтә, ә менә көтеп торганда сәгать телләрен тотып күчерердәй буласың — вакыт дигәнең урынында катып калган сыман тоела. Чиста токымлы чабышкыларны быел нишләптер иң азакта ярыштырасы иттеләр. Әле хуҗалык атлары йөгереп үтәсе бар, ярышка кергән җигүле атларны, берсе дуамалланып китеп, арбасын әйләндереп каплагач, өр-яңадан ярыштырырга булдылар; юртаклар да чират көтеп тилмерә... Малай, күкрәк читлегеннән чәчрәп чыгарга җыенган йөрәген ничек тыярга белмичә, Карлыгачның муеныннан кочып, аның тирәсендә бөтерелеп йөри-йөри, тәмам тинтерәп бетте. Колакларын томалап бәйләгән яулыгы, артык дулкынлануданмы, манма суга әйләнгән иде — бер сүтеп, бер җыя торгач, ул да кибеп өлгерде. Ә уйлары... уйлары чәбәләнүдән туктамады... Юлда килгәндә агайның әйткән сүзләре аны тәмам әсәрләндергән иде. Малай, атының ялын сыйпый-сыйпый: «Тырыш инде, Карлыгачкаем, без быел икенче дә, өченче дә түгел, беренче килергә тиеш», — дип кабатлаган мәлендә, кисәк кенә сискәнеп китте. «Ходайдан сорадым», дидеме шофёр агай?.. Малай, үзе дә сизмәстән, иреннәрен ачар-ачмас тибрәндереп: «Илаһым, Карлыгач беренче килсә иде, әнигә үзе юа торган кер машинасы алып кайтсак иде», дип тәкрарларга кереште. Кабатлаган шәйгә кинәт бу теләкнең чынга ашасына шулкадәр ышаныч пәйда булды, ул теләк белән бергә ни өчендер күз алмасын кап-кайнар яшь элпәсе каплады, тора-бара әлеге элпә тозлы тамчы булып бит очына тәгәрәде. Малай ул яшьләрне тыя алмады, йөзен атның кайнар муенына терәп, үзалдына һаман бер үк сүзләрне
УЛ ЮГАЛМАДЫ
пышылдый бирде. Әйтерсең, яшәешнең бөтен әһәмияте бүген Карлыгачның чабышта беренче килүенә һәм нәкъ менә кер машинасы белән бүләкләнүенә генә кайтып калган — малайның бар вөҗүден шушы теләк кенә биләп алган иде. Күз алдыннан, хыялый бер сурәт рәвешендә, Карлыгачның иң алдан ыргылып, финиш сызыгы аша үтүе күренеп китте, малай ул сызыкны гына түгел, җир белән күкнең бербөтенгә әверелеп, офык читендә очрашкан мәлен дә күреп алды...
Ярышларны игълан итүченең микрофоны әле кыштырдап, әле тотлыгып, әле кирәгеннән артык сызгырып куйды, сүзләре җил иркенә таралды. Тау битенә сибелгән халык, сүз берләшкәндәй, бертавыштан: «Ишетелми!!!» дип сөрән салды. Ул арада микрофонны көйләделәр: «Иптәшләр, хәзер колхоз югыртаклары ярышка чыга, аннан чиста токымлы атларны кертәбез», — дигән хәбәр аермачык яңгырады. Нәкъ шулай — югыртаклар, диде микрофон хуҗасы, юртаклар димәде. «Чиста токымлылар чабышында егерме бер ат катнашачак, үзебезнең район җирлегеннән дә, күрше районнардан, күрше республикалардан да килүчеләр бар. Җиңүчеләргә бүләкләр саллы, спонсорларга рәхмәт әйтеп, аларның исемнәрен санап китик...» Калган сүзләр малайның колагына эленмәде. Чөнки ул үзен сәер бер халәт биләп алганны тойды. «Һы...» дип үзе яратканча кабатлап куйды. Гаҗәп, йөрәгенең тыпырчынуы тына төште, гәүдәсенә ниндидер тынычлык таралды. Әле генә бәгырен өзеп теләгән теләге шул мизгелдә үк нишләптер кисәк кенә кечерәеп, томанланып калды. Әгәр... әгәр... теләгәннәр, сораганнар чынга аша икән... Күз яшьләрен беркемнән яшермичә, беркемнән оялмыйча, кыенсынмыйча, ялына-ялвара, инәлә-инәлә башка теләкне ирештерергә кирәк бит: әнисе... эчмәсен, эчмәсен, эчмәсен һәм... һәрчак янәшәдә булсын. Әнисез өй — кояшы урланган көн, йолдызлары сүнгән төн, сусыз кипкән гөл, утсыз учак. Әнисез тормыш — тоташ моң, тоташ сагыш, тоташ караңгылык. Анда елмаюга урын юк. Анда яктылыкка урын юк. Анда — сарылык белән өртелгән сагыш кына хакимлек итә. Әти кеше ялгызы гына үрләтергә маташкан учакның җылысы туңган бармак очларын да җылыта алмый шул. Ә бит әни кеше бар, ул исән, ул тере, ул бар, бар, бар! «Әни беркайчан да эчмәсен иде... Ходай, Илаһым... Кодрәтле Аллаһы Тәгалә...» Малай ашыга-ашыга шулай дип кабатлады. Әйе, ул чыннан да ашыга, алай гына да түгел, ашкына, кабалана иде. Гүя, менә хәзер, шушы минутта — җанының тәмам тулышкан мәлендә сорап өлгермәсә, теләгенең бар мәгънәсе җуелып төшәчәк... «Безне беркайчан да ташлап китмәсен иде...» Баягы кайнар тамчылар янә күзгә килеп сарылды, нәзек-нәзек гөрләвек булып, ирен читләренә кадәр сузылып төште. «Беренче килүем дә кирәкми, үзе юа торган кер машинасы да кирәкми... Әни генә... эчмәсен иде!» Малай иңсәләрен дерелдәтеп, ихтыярсыз үксеп җибәрде, тик, ни гаҗәп, бу юлы башын ат муенына яшермәде, кемнедер эзләгәндәй, яшь пәрдәсе каплаган күзләре белән әле күккә, әле җиргә, әле кул сузымы арада җәйрәп яткан елгага, әле зәңгәр офыкка төбәлде.
— Мәйданга чиста токымлы атларны кертәбез! — Тау итәкләрен, үзәнлекне иңләп, микрофоннан кат-кат яңгыраган сүзләр малайның аңына соңлап кына барып җитте. Үзенең кайдалыгын, нишләргә тиешлеген әле генә аңлагандай, ялт итеп Карлыгачына борылды. Сабантуй да, ат чабышы да, җиңү дәрте дә кинәт кенә әллә кая китеп югалган, бөтенләй әһәмиятсезгә әйләнеп калган иде. Барсам бардым, бармасам юк дигәндәй генә атлап, инде тезелеп маташкан аргамаклар янына Карлыгачны әйдәкләде. Хәер, малайдан аермалы буларак, Карлыгач баскан урынында биеп-ыргылып тора, хуҗасының көтмәгәндә әллә нишләп болай сүлпәнләнеп калуына гаҗәпсенеп, муенын каерып, борыла да карый, борыла да карый. Малай елмаерга итте, уч төбе белән атның корсагын
4. «К. У.» № 1 сыйпап куйды. Көндәшләре арасында элгәре елларда күренгәннәре дә, бөтенләй чит-ятлары да бар иде — аларга битараф кына күз ташлады. Гомумән, аның бар булмышын сәер бер битарафлык били башлаган иде. Ат, шуны сизеп, пошынып-пошкырып куйды, «нишләвең бу синең, уян әле, дустым» дигән шикелле, малайның тезген бавы тоткан кулына борыны белән орынып алды.
Түгәрәк эчендә әрле-бирле йөренгән ак кепкалы ир-егетләр, мәйданга җәелгән
97
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
комны тигезләп чыккач, кайсы кая таралышты, бәйге башланырга санаулы минутлар гына калган иде.
...«Әни, син эчмә! Әни, син эчмә! Әни, китмә! Китмә!» Малай баягы халәтеннән айнымаган иде. Уктай томырылган Карлыгачның һәр адымына шушы теләк кушылып бара диярсең. Малай ярыш турында түгел, әле дә булса әнисе турында уйланды. Үкчәләре белән атның корсагына бәреп-бәреп алганда да күңеленнән ярсып-ярсып шулай дип кабатлады. Күз алдыннан берәм-берәм ат тояклары ялтырап үтте; башкалардан шактый калышып барганын малай гүя тау битеннән торып кына күзәтә иде, акылы белән барысын да аңласа да, җанын үзенә буйсындыра алмады. Аның алдында бары тик әнисенең сыны гына шәйләнә иде... Менә әнисе — шундый көләч, шундый ягымлы, шундый җылы әнисе — малайны алдына утыртып сөя, «тиздән сиңа кыз бәби алып кайтып бирәбез, аның яклаучысы, саклаучысы булырсың, улым», дип, чәч бөдрәләре белән малайның муенын кытыклап, чуп-чуп итеп битеннән үбә. Малай аның юанаеп киткән корсагына оялып кына карап куя. Өйдә өчесенең дә сөйләшкән сүзе тиздән кайтып җитәргә тиешле курчак кебек кыз бәби турында гына. Ә ул кайтмады. Аны алырга дип киткән көләч әнисе сулып-суырылып, канатлары каерылган кош кыяфәтендә кайтып керде. Әти кешенең дә йөзеннән нур качты. Әнисе мендәренә сарылып бик еш елый торганга әйләнде. Хәл белергә кергән күрше хатыннары белән аш бүлмәсендә башта елашып, аннан көлешеп утыра башладылар. Малай башта шомраеп калса да, кулына тәмле кәнфит йә прәннек тоттырып урамга озаткач, сабыйлык гамьсезлеге белән, барысын да оныта иде. Шул рәвешле айлар, айларга ялганып еллар үтте, ул айлар-еллар исә малайны күпкә иртә олыгайтты — ул әниле һәм әнисезгә бүленгән капма-каршы ике дөньяда яши башлаганын аңлады...
Малай кинәт кенә уйларыннан арынып китте. Колак төбендә сызгырган җил тавышына кушылып, әнисенең: «Син безне куркытма әле, улым!» — дигән сүзләре яңгырады. Шулай диде бит әнисе, аның өчен борчылып, кайгырып әйтте. Аның әнисе! Яратып әйтте!.. Малай кинәт кенә тезген бавын калгытып җибәрде. Карлыгачка көч өстәргә теләгәндәй генә, камчысы белән селтәнеп алды, аяклары белән атның сыртына бәргәләде. Ат та, «күптән шулай кирәк иде», дигәндәй, алга ыргылды, менә ул башта бер, аннан икенче, өченче, дүртенче атны узды, беркадәр ара калдырып, йөзеп кенә барган күгелҗем аргамакны куып тотарга да күп калмады. Тау итәгенә сибелгән халык гөж килә иде; кычкырган, сызгырган, улаган, чыелдаган тавышлар арасыннан тагын: «Син безне куркытма әле, улым»,— дигән кайгыртучан, җылы сүзләр ишетелгән кебек тоелды. Малай тыелгысыз дәрт белән: «Ьә-ә-әй!»— дип сузып, янә тезгенне калгытты...
Малайның кечкенә йөрәге бөтен шатлыкны берьюлы күтәрергә әзер түгел иде. Ул шул мәлдә үзенең бөтенләй дә куана белмәвен аңлап, тагын да җыерылыбрак, бөрешебрәк калды. Югыйсә, җырлый-җырлый, бии-бии бөтерелергә генә кирәк бит: Карлыгачның беренче килүе, бүләкнең нәкъ менә кер машинасы булуы (үзе юа торган!) могҗизаның да могҗизасы иде! Ул гына да түгел, «бармагыз!» дип кистереп әйтүенә карамастан, әти-әнисенең парлап Сабантуйга килүе, ат чабышын җан атып күзәтеп утыруы үзе бер шатлык икән 98
УЛ ЮГАЛМАДЫ
4* 99
бит! Әнисенең ап-айнык булуы... Монысы, чыннан да, нәзек иңнәр генә күтәрә алырлык куаныч түгел иде...
— Маладис, егет икәнсең, улым! Тәки үз дигәнеңне иттең, ә... — Әти кешенең тавышында таулар горурлыгы яңгырады. — Без дә түзмәдек менә...
— Шушымы әле ул безнең киребеткән егет? — Сүзне бүлеп, малайның колак төбендә бераз карлыкканрак төче тавыш яңгырады. Малай ялт кына артына борылды. Көн кызу булуга карамастан, озын җиңле ак күлмәк кигән, муенына көлсу төстәге галстук таккан түгәрәк корсаклы ир заты, күмәч кебек кабарыбрак торган кул аркасын чалбарына сөрткәләгән булып кылангач, күрешергә сузылды. Әтисенең шул мизгелдә караңгыланып киткән йөзен күргәч үк, малай бу кешенең кемлеген чамалады. Ялгышмаган икән.
— Шәп, шәп... Атыңны әйтәм. Бәлки синең белән килешеп булыр, ә? — Күмәч куллы ир, төче телләнеп, малайның колагына иелде. — Алайса, атаң белән анаң киреләренә катканнар, синең сүзне өстен чыгармакчылар... Сатасыңмы миңа Карлыгачны? Үз бәяңне әйт. Күпме булса да түлим. Акчасына иң крутой компьютер да, планшет та, телефон да алаласың. Бүтәннәр арасында иң шәбе синеке булачак! Әле-е-е! Аннан соң да, беләсеңме, әллә нәрсәләр алырга җитәчәк! Нәрсә, килешәбезме?
Малай күзен тутырып башта әтисенә, аннан әнисенә текәлде. Чәчен баш түбәсенә тәгәрмәч итеп җыйнап куйган, күзләрен кара күзлек астына яшергән әнисе малай янына килеп, кулыннан җитәкләде. Теге адәмнең кырыйда барлыгын бөтенләй күрмәгән сыман:
— Кузгалыйк, улым, — диде җылы тавыш белән.
— Ярлы тәкәбберләр! — Күмәч кулның тешен кысып әйткән мыскыллы сүзләре гүя үзенең ике катлы иягенә сыланып калды — учы белән ияк астын кат-кат сыпырып, ир заты шулай дип кабатлады. — Карар-бызззз...
Аның бал корты кебек бызылдап торуына исе китепме, малай, әнисеннән кулын ычкындырып атлаган шәйгә, муены каерылганчы әллә ничә тапкыр артына борылып карады. Күмәч кул мыскыллы караш белән алар артыннан текәлеп калган иде.
...Күкрәк киереп утырган таулар тезмәсе ягыннан сулышны иркәләп талгын җил исте. Үзе белән сусыл үлән, күкчәчәк, җир җиләге исе генә түгел, иркенлек, хөрлек исе дә алып килә иде җил. Карлыгач, ялкау гына үлән чемченгән җиреннән, башын күтәреп, таулар ягына текәлде. Чабышка әзерләнгәндәй, бер урында биеп алгандай итте. Аннан, гәүдәсен кылтык кызлар урынына уйнаклатып, тыелгысыз дәрт белән шул тарафка томырылды. Тик бераздан, болай ыргылуның файдасыз икәнен искәртеп, аягына бәйләнгән аркан тартылып куйды. Ат, җан ачысы белән иһаһайлап, әле бер, әле икенче якка ташланды, тик ничек кенә ашкынмасын, каты кул белән бәйләнгән тышауны өзү мөмкин түгел иде. Якындагы таш юлдан бертуктамый агылган машина тавышы һәм төтен исенә күмелеп, тагын яңа көн башланды. Карлыгач нәүмиз кыяфәттә башын иде. Ул үзенә-үзе хуҗа түгел иде шул. Адәм балалары кебек үк, ул да күзгә күренгән һәм күренмәгән арканнар белән тышауланып куелган иде. Эх, бәйдән ычкынасы иде дә таш юл читендә болын исеме күтәреп яткан шушы биләмәдән мөмкин кадәр ераккарак китеп югаласы иде. Кешеләрнең саташулы дөньясыннан, күз яшьләреннән азат булган башка дөньяга...
— Карлыгач, ул тагын эчкән! Ул тагын эчкән!
Яшь дустының күзләренә яшеренгән бетмәс моң бу юлы ниндидер сын рәвешендә күз алмасында катып калган иде.
— Безнең «Безнең җиңү... Финиш сызыгына беренче килү түгел, үз-үзеңне җиңү күпкә авыррактыр, мөгаен...»
— Әти аны бу юлы үзе куа... Өйдән бөтенләйгә кит син, ди...
«Йодрык кадәрле йөрәгеңдә таулар күкрәгенә сыймас авырлык икәнен аңлыйм, дустым. Ничекләр ярдәм итим соң?»
— Минем яшисем килми, Карлыгач...
«Юк, юк, юк!!! Синең башыңда мондый коточкыч уйлар булырга тиеш түгел! Түгел!»
Өйалды ишеген ачып керүгә, малайның борынына яшь карлыган яфрагы исе килеп бәрелде. Димәк, әнисе аш бүлмәсендә, яфраклар кушып, тәмле итеп чәй пешерә. Димәк, ул айнык... Беркадәр гаҗәп иде: кичә кич шактый күңелле күренгән әнисенең болай тиз аякка басуы гайре табигый хәл кебек тоелды. Малай, шым гына басып, түр бүлмәгә үтте, яшел төстәге тар диван башында ятимләнеп утырган кечкенә мендәр астына кулын шудырды — кесә телефоны шунда иде. Иртән, өйдәге шомлы тынлыктан әллә туеп, әллә куркып, өстенә ни эләксә, шуны киеп мыштым гына чыгып киткәндә, телефонын алырга оныткан иде. Карлыгачка су эчереп кайткач, буш чиләкне койма башына элеп куйды да телефонын эләктереп бакча артындагы куышына чуму нияте белән өйгә керде. Аяк очына гына басып чыгып барганда, әнисенең борын астыннан гына үзалдына көйләгәнен ишетеп, шып туктап калды.
...Ак биләүләрдә биләгән -
Бәхете булсын димәгән...
Көчле булмаса да, йомшак кына, моңлы гына иде әнисенең тавышы. Җыры гына малайга аңлашылып бетмәде. Җыр артыннан ук әнисенең әкрен генә үксегәне ишетелде дә, малай, кулын олыларча селтәп, ашыга-кабалана чыгып китте. Әнисенең чираттагы бәйрәм атнасы башланачагы көн кебек ачык иде.
Ишегалдына чыгуга, бакчаның тәбәнәк коймасы өстеннән үрелеп, нигә, ни өчен икәнен дә аңламастан, балан куагының бер ботагын сындырып алды. Шул мәлдә уң колагын әчеттереп, нидер тешләде. Малай, колакның әрнүенә түзә алмыйча, йөзен җыерып куйды, шап итеп колагына сукты. Әллә бал корты, әллә шөпшә булды инде — аяк астына тәгәрәде. Шул мәлдә урам яктагы капка биге шалтырап ачылды, әтисенең бик ашыгып атлап керүе, агарып каткан сәер йөзе күренде. Малайның елардай булып колагын угалап торуын күргәч, аның янына ашыкты.
— Корт чакты бугай ла... — Исе китмәгән кебек әйтергә тырышса да, малайның тавышы калтырап чыкты.
Әтисе күзен кыса төшеп аның янына иелде, болай да уттай янган, кабартмага әверелгән колакны чеметтереп, кортның угын алды.
— Салкын куеп торырга иде дә... — Аннан, җөмләнең азагын әйтергә микән, әйтмәскә микән дип уйланып тордымы, бертын сүзсез калды. Кисәк кенә малайны кочып күкрәгенә кысты, уфтанып куйды. — Улым... тик син, ни... артык борчылма гына, яме... Нишлисең, безгә язганы безгә була инде...
Малай, кашын сораулы җыерып, әтисенә күтәрелеп карады. Әтисенең какча яңагы буйлап яшь тамчысы тәгәри иде.
— Ни бит әле... — Әтисе күзләрен яшереп, читкә борылды. — Анда... Карлыгачны... машина бәргән...
Малай кисәк кенә әтисеннән читкә тайпылды, күзләре киерелеп ачылды, аның да йөзе мизгел эчендә агарынып китте. Ышанасы килмәде. Әле яңа гына Карлыгачы яныннан кайтып керде бит!
— Аптыраган инде... Әллә арканын өзеп, юлга үзе барып кергән, әллә берәрсе махсус эшләгән... — Әтисенең тавышы каяндыр ерактан гына ишетелде.
Малай, аякларының җиргә тиюен-тимәвен дә искәрмәстән, авыл читендәге болынлыкка — Карлыгач янына томырылды.
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
102
Юк! Тормыш дигәннәре тоташ югалтулардан гына торырга тиеш түгел... Ул еламый, юк, еламый... Күзләрен генә түгел, күңелен дә коточкыч бушлык биләп алган иде. Нәрсәдер чытырдап өзелде. Кап-караңгы төндә нәни генә булса да яктылык җемелдәтеп утырган бердәнбер шәм сүнде диярсең... Янәшәсендә җан сердәше, дусты, җылытыр җан иясе — Карлыгачы гына бар иде, инде аны да бөтенләйгә югалтты. Үзенең шушы олы җиһанда япа-ялгыз калуын уйлап, малай калтыранып куйды. Төнге салкын, кыска җиңле юка күлмәге аша бөтен тәненә үрмәләп, куырып алды. Үз-үзен кочаклап утырудан гына әллә ни җылына алмады. Элек, кышкы кичләрдә, өйдәге мәхшәрдән качып, абзарда утырганда, туңган кулларын ял астына куеп җылытырга Карлыгач бар иде. Ә хәзер... ике тау арасындагы киң чокырда, аяк асты тутырып кәрешкә, җир җиләге үскән төпкелдә төн уртасында әле тезләрен, әле терсәкләрен кочаклап утырган мәлдә аның җан ярасын бүлешер беркеме дә юк.
Якында гына, камышлар тирәсендә өзми-куймый бакалар чурлый иде. Куе булып үскән үлән арасыннан шыштырдап әллә йомран, әллә төлке баласы үтеп китте. Малай аның ике утлы төймә булып ялтыраган күзләрен генә күреп калды. Курыкмады. Аңа барыбер иде. Кемнән дә булса ярдәм сорарга, еларга, таяныч эзләргә теләмәде — мине барыбер беркем дә ишетми дигән уйдан күңелен соры бер битарафлык урап алган иде.
Шәрә беләкләрен черки талап интектергәндә уңлы-суллы селтәнеп утыра торгач, үлән арасына авып, йоклап китүен үзе дә сизми калды. Илаһи көй ишетелгән мизгелдә генә сискәнеп уянып китте ул. Җәйге төннең бер саплам караңгылыгы әллә ни арада китеп югалган, таң атып килә иде. Тау битендәге каенлыкта, гаҗәеп бер җырны көйгә салгандай, берсен-берсе уздырып сайраган кош тавышларында илаһи моң ишетелде. Ул моң зекер әйтеп утырган яфраклардан, чык тамчысы эчкән үләннәрдән, алсу юрган ябынган болытлардан агыла иде.
«Эх!» Малайның эхелдәп куюына әнисе турындагы караңгы уйлары һәм җан әрнүе сыеп беткән иде. Кичә, Карлыгачны машина әрҗәсендә алып киткәннәрен карап калган мизгелдә, бу югалтуның мәңгелек икәнен сабый йөрәге белән аңлап килеште ул. Гаҗәп — югалу һәм югалту шулкадәр табигый һәм җиңел булып тоелды. Үзе дә югалырга булды. Беркемгә әйтмичә, бөтенләйгә. Чөнки ул беркемгә дә кирәкми, аның җан авазын беркем дә ишетми. Китәсең дә югаласың. Тик кая, ничек итеп? — Аяклары малайны кайчандыр әтисе белән печән чабып алырга туктаган, матурлыгына, серлелегенә шаккаткан Җиләктау буена алып килде.
Җиде төн уртасында черем итеп алган арада ул төшендә Карлыгачның мөлдерәп торган акыллы күзләрен дә, әнисенең әле елмайган, әле ямьсезләнгән йөзен дә күреп алды. Сабантуй көнне күз яшьләре белән ялына-ялвара теләгән теләге уеннан тагын сызылып үтте. «Әни эчмәсен иде... ташлап китмәсен иде...» Тик шул кичне әнисеннән аңкыган аракы исе әлеге теләк-өметне мең кисәккә телгәләп, аяк астына түшәде шул.
Бер урында селкенмичә яту малайның тәнен тәмам оеткан иде — аягын кымшатуга, табан астын мең энә белән чәнчеп алдылармыни! Табанын уа- уа торып утырды. Тамагы ачкан икән — үтереп-үтереп ашыйсы килеп китте. Тик ул шушында утырырга карар иткән иде. Кайчанга кадәр, кемне көтеп, ни өмет итеп — монысын үзе дә белми, ләкин өйгә бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмаска дигән карары әлегә нык иде. Үлән сабагын теш арасына кыстырып, тагын сузылып ятты. Күзләрен бер ачты, бер йомды. Колак төбендә меңләгән черки гөжелди иде, малай ул тавышның төштәме, өндәме икәнен аерырга маташты, тик бар гәүдәсен хәлсезлек, сәер халәт чолгап алды да ул төпсез караңгылыкка төшеп югалды.
Караңгылык — яктылык, ямьсезлек — матурлык, төш һәм өн... Табигатьтә тоташ парлылык, капма-каршылык... Әгәр шулай икән, югалту белән янәшә табыш та булырга тиеш тә соң. Ә ул табыш бер генә төсмердә була ала: әнисе... әнисе... Саташулы-уяулы бу уй да төштә генә сызылып үтте, ахры. Малай хәтта үзенең йөзенә терәлеп диярлек иелгән әнисенең күзләрен аермачык күрде. Үзенең сөяктән генә торган иңбашларында әнисенең кулларын тойгандай булды. «Улым, улым!» дигән
УЛ ЮГАЛМАДЫ
103
куркынган тавышы да яңгырагандай тоелды. Малай рәхәт елмайды. Төше татлы, гаҗәеп дәрәжәдә татлы иде — уянырга, шул бәхетле мизгеленнән бүленергә теләмәде.
— Улым, улым!
Тавыш төштән түгел, янәшәдәге чынбарлыктан килә иде. Әнисенең эндәшкәненә кушылып, әтисе дә нидер әйтте. Менә аның көчле куллары малайны күтәреп алды. Малай үзенең жирдән аерыла баруын сизеп, куркынган кыяфәт белән керфекләрен күтәрде. Әтисенең нур качкан йөзен, әнисенең күп елаудан кызарып беткән күзләрен күреп, ни булганын, үзенең кайдалыгын аңышмыйча аптырап китте. «Карлыгач... Карлыгач өчен елыйлар». Кайда соң әле алар? Җиләктау түгелме соң? Кешеләр дә җыелган. Ни булган соң?
Малай гәүдәсен җыерды. Әтисе тезләренә чүкте, малайны кабат җиргә яткырды, кытыршы кулы белән битеннән сөеп куйды.
— Улым, син безне ишетәсеңме?
— Улым, безне ташлап, кая китеп югалдың син?
Монысы — әнисе икән. Елый-елый малайның беләген сыпыра. Кызык, малай аларны ташлап китеп югалдымы? Киресенчә, әнисе бит... Гел-гел аларны ташлап, каядыр югала...
— Без сине бөтен авыл белән төн буе эзләдек, улым. Ярый әле күрше агай Җиләктауны исенә төшерде... Айкамаган җир калмаган иде бит. Ә син монда төш уртасына кадәр йокы симертеп ятасың икән... — Шаяртырга тырышса да, әтисенең күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде.
— Кичер мине, улым... Кичер! Мин бүтән беркайчан да сине ташлап китмим. Беркайчан да! Беркайчан да китеп югалмыйм, улым, бәгърем! Югалтулар, ай, авыр, белә идем бит югыйсә, белә идем... Эчмим мин, ышан, улым, эчмим! Йә Ходаем, син мине ишеттең: ул исән, ул табылды! Кичер, Ходаем, кичер мине! Ялгышларымны кичереп, бер Үзеңә табынып яшәргә көч бир! Сынауларың булды — җан иңгән бер баламнан аерып сынадың. Әйе, сыгылып төштем мин, авырлыклар алдында шунда ук тез чүктем. Тураеп басарга, өметне югалтмаска үзең көч бир! Бербөртек баламнан, күз нурымнан, җан җимешемнән аерма берүк! Йә Раббым... Ишет берүк!
Әнисенең инәлеп елый-елый шулай дип кабатлавына малай янә керфекләрен тибрәтте. Җирдә теләгән теләкләрне ишетүче барлыгына тагын бер кат инанырга теләп, ул күзләрен тутырып, кемнедер эзләгәндәй, әле күккә, әле җиргә, әле кул сузымы арада тибрәлеп утырган ак каеннарга, әле зәңгәр офыкка төбәлде.