УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Рәфкать КӘРАМИ
И сөенерләр инде сабыйлар
Рәфкать Кәрами Татарстан Язучылар союзының Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында 1979-1993 елларда эшли: иҗат кичәләре, юбилейлар, очрашулар һ.б. чаралар үткәрү белән шөгыльләнә.
Бервакыт аның бүлмәсенә урта яшьләрдәге бер ханым килеп керә.
— Мин Казан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам, — ди ул. — Һади Такташ творчествосына багышланган дәресләр үткәрәбез. Поэтның үзен очрашуга чакырып булмас микән?
Рәфкать Кәрами, башына күсәк белән органдай, телсез кала. Моннан алтмыш ел элек үлгән әдипне чакыра килгән укытучыга күзләрен тутырып карый. Аннан, көч-хәл белән зиһенен җыеп, сорап куя:
Сайдар Хәлимне соңгы чорларда бик тә
— Сез... чыннан да татар теле һәм әдәбияты укытасызмы?
— Әйе. Унбиш ел инде, — ди ханым, горурланып.
— Алай икә-ән, — дип куя Рәфкать Кәрами, арт чүмечен кашып. — Кызганычка каршы, Һади Такташ өйдә юк, командировкада. Ул Донбасс шахтёрлары белән очрашырга дип киткән иде. Киләсе атнада кайтыр. Кайткач ук җибәрербез.
— Рәхмәт сезгә. И сөенерләр инде балалар. Мин сезгә киләсе атнада обязательно керермен.
Ә Рәфкать Кәрами болай дип өсти:
— Керегез. Бәлки, Кол Гали белән икәүләп барырлар. Ул да укучы балаларны бик ярата.
Марсель ГАЛИЕВ
Куртка урлату остасы
Вакыйф Нуриевның курткасын урлаганнар! — дигән хәбәр редакцияләрдә бүлмәдән-бүлмәгә таралып өлгерде.
— Кызыл курткасынмы? Кызым интернет-магазин аша Швейцариядән кайтартты, — дип, бик сөенеп сөйләгән иде.
— Анысын яз көне урлаткан иде бит. Бусы — Германиядән кайтартканы, зәңгәр төстә иде.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Вакыйфның эшкә килгәнен көттеләр. Ничек югалтканын бәйнә-бәйнә сөйләтеп, шул процесска үзе дә катнашкан кебек ләззәт аласы килә иде һәркемнең.
— Дачадан кайтырга дип электричкага утырдым да, — дип сабыр гына башлады сүзен Вакыйф Нуриев. — Курткамны салып тәрәзә борысына элеп утырдым гына. ...Бер бик чибәр кыз каршыма килеп... шундый ягымлы итеп сөйләшә башлады ки, эредем дә киттем инде. Бераздан кызый юкка чыкты, карасам... курткамнан да җилләр искән. Чибәркәй мине сөйләндереп торган арада, арттан килеп, дуслары алып киткәннәр. Төне буе йоклый алмый борчылып чыктым.
— Борчылырсың да, ярты елга ике курткадан колак как та... — диеште дуслары.
— Урлаган кешегә курткам ошады микән, төсен яратты микән, размеры туры килде микән, дип борчылдым, — диде Вакыйф, аннары юаш кына өстәп куйды: — Куртка кырыена сумкамны да элгән идем. Аны да эләктергәннәр...
— Эчендә әйбере бар идеме соң? — дип, кыбырсып сорау бирә дуслары.
— Дачада ашап бетерелмәгән солы боткасын салган банка да... Тагын гәҗиткә төрелгән ипи кисәге дә, бер шешә сыра инде... Сумка жәл түгел, бик иске, тузып беткән иде...
— Әх, монысы әйбәт булмаган!.. Курткаңның тәмен җибәргәнсең...
— Иске сумка урлатып йөрергә бомжмыни син!
— Милләтнең абруен төшереп...
— Өр-яңа сумка асып, эченә ноутбук салып, арасына хотя бы йөзлек доллар тыгып юлга чыгарга булмый идеме... Караклар бүтән милләттән булса... Син аларның кәефен төшергәнсең бит! Татар язучысы никадәр ярлы булса да, урлатканда шәп, бәһале әйбер урлатырга тиеш!!!
— Аңлыйм да бит... өч кредит түләгән чагым шул, — дип Вакыйф Нуриев кыенсынып башын иде.
Караклар алдында оят, бик тә оят иде аңа.
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.