ТИРБӘЛӘ ШАГЫЙРЬ ҖАНЫ
Сукмак
Тар булса да, такыр сукмак алда.
Йөгер дә бит шуннан!Ә юк!
Уңга китә, сулга тарта күңел,
Тизрәк җитәр сыман.
Кая җитәр?
Кемнәр көтә диген,
Кистерепләр чыгып ни отыш?
Сукмаксызлар... Түгел,
Үз сукмаклы күбрәк оттыра шул,
Табышлардан артык югалтыш...
Сыдырыла йөрәк, җан тетелә,
Гел чытырман гына бу заман.
Кояш нурын күрмәс көннәр була,
Төннәр була айга улаган.
Адаштым дип уйлап, җирне тырмап,
Зар-елаулар була, кем яшергән...
Үз-үзеңне табып куанудан
Шашып көлгән мизгел тиң яшенгә!
Дөнья барыбер безнең эзгә керер,
Өметсез тик шайтан дия-дия,
Фәрештә үк түгел үҗәт күңел
Йолдызларга сукмак ярып менә...
***
Пәрдәләрен җайлап тартып куйган,
Көн яктысы тансык.
Үз күзеңә үзең ышанмаслык —
Җеп эрләүче карчык!
Биш катлы йорт, ә ул икенчедә...
Абынмадым чүттән.
Әй, әбием, әбекәем, бәгърем...
Кем әбисе икән?!
Яраннары яна...
Янәшәдә
Ике тәрәз тагы...
Челтәр, яулык, чүлмәк актан да ак,
Гүя авыл җаны!
Пәрдәләрен, ярый, ачып куйган,
Карап торам туктап.
Кабада — йон...
Күкрәгемнән йөрәк
Суырыла сыктап.
Орчыгын да күрәм...
Бөтерелә...
(Пай, гомерләр үткән.)
Таш капчыкны тишәр безләр, дисәм...
Кем әбисе икән?!
***
Кышын — яңгыр, язын — кар...
Саташкандыр болытлар...
Минем дә күңел күгемдә
Бер саташкан болыт бар.
Чалт аяз чагы тормышның,
Кояштай балкый йөзем.
Давыл куба кинәт җанда,
Яшенташ гүя сүзем.
Тотынадыр и коярга
Йөрәкләп шигъри яңгыр!
Үз-үземнән качар хәлдә
Булса шундый кулчатыр.
Ялварамын, боерамын:
«Күңел болытым, тукта!»
Тамырсызлар заманы бит,
Моң-тамчың юкка, юкка...
Су басканчы, моң бассын ла,
Дисең мәллә дөньяны...
...Нух пәйгамбәр көймәседәй,
Җир белән күк арасында
Кемне коткарырга белми
Тирбәлә шагыйрь җаны...
Кышын — яңгыр, язын — кар...
Әллә шигырь, әллә зар...
Язгы яңгыр, җәйге яңгыр, көзге яңгыр...
Тамчы-тамчы, чиләк-чиләк, болыт-болыт
Тама гына, коя гына, ява гына,
Бәхет булып, шатлык булып, сагыш булып...
Гомер язы, гомер җәе, гомер көзе...
Мизгел-мизгел, сәгать-сәгать, вакыт-вакыт
Оча гына, үтә генә, уза гына,
Юк кайтару, юк кабатлау, юк туктату...
***
«Кызганам яшь гумеремне,
Сулаган саен кәми...»
И әни!
Җырлый идең,
Гаҗәпләнеп күзем ачып
Тыңлый идем...
Күзем йомып,
Тирән итеп сулый идем
Гомеремнең кимүләрен
Тоймый идем...