Логотип Казан Утлары
Роман

СӨЛӘЙМАН СОЛТАН (тарихи роман)


Бу шыгый Такмасып шаһ, валлаһи да, чи яра шикелле җәфа булды инде. Аны бер тапкыр Явыз Сәлим туздырып кайткан иде, аннан соң Сөләйман үзе дә ике мәртәбә дала-сәхрәләр буенча аны чүл бүресе урынына куып йөртте. Үзе генә чакта сөнни мәзһәбендә булган бар халыкны изә-җәзалый да, төрек солтаннары аның җиренә аяк басуга ук, пайтәхете булган Тәбриз каласын калдырып, йә Хәзәр диңгезе аръягындагы үзбәкләр канаты астына, йә Баһдад ягына чыгып кача. Ком бураннарын ера-ера, күләгә артыннан чабулап йөрүләр тиз туйдыра. Әмма төрек гаскәрләре кире борылдымы, Такмасып шаһ янә үзенең оясына кайтып керә дә , күк йөзендәге айга карап чәңгелдәүче котырган эт шикелле, Истанбул ягына борылып өрә башлый.
Сөләйман яңадан-яңа гаскәр кумый торгач, әнә, тагын Тәбризгә әйләнеп кайткан да, киртә башына менгән әтәч урынына шәрран яра инде.
— Сөләйман калдырып киткән шәехләрне дарга асып куйдым, үзе яңадан килергә җөрьәт итсә, аның үзен дә асам!
Шулай бүрәнә аша бүре куып кына ятса, Сөләйман әлләни кайгырмас та иде. Юк, каһәрең, Такмасыпның явызлыгы турындагы хәбәрләр агылып кына тора.
— Такмасып шаһ испаннарның Карл-Карлос корольләре белән сүз беркеткән. Шулар хәзер ике яклап Фәләстинне синең кулдан тартып алырга җыеналар икән.
Сөләйманның чигәләре ут капкандай яна, тагын нәүкәрләрне ияргә күтәрергә туры киләчәк бит. Нәм менә шундый — кылны кырыкка ярырдай мәхшәрдә солтан сарае бусагасында ике яңа чапкын.
— Йөз илле мең көферле гаскәр белән Мәскәүдәге Явыз Иван-кайсар Казан өстенә яу сәфәре куган!
— Казан ханлыгына зур һәлакәт яный! Безне коткар, зинһар!
— Шул гына җитмәгән иде тагын! Ни бирән урыслар туя белмәде, ни Казанныкылар үз-үзләрен якларга өйрәнмәде, — дип сүгенә-сүгенә, Сөләйман чапкыннарны янына чакырттырды.
Чапкынның берсе — Кырымнан, икенчесе Казаннан ук килеп җиткән. Дәүләтгәрәй хан үзенең карт бер төмәнбашын җибәргән, ә Казанныкылар Зәйнәш морзаны гына илче итеп озатканнар икән. Киемнәре бүре талагандай теткәләнеп беткән морзага Сөләйман солтан теше сызлаган вакыттагы шикелле йөзен чытып кына төбәлсә дә, ачуын таш йоткандай басып сорау бирде.
— Сез ул урыслар белән ничәмә-ничә еллар буе чиләнәсез инде, нишләп шуларны эт талаган сыман куа белмисез соң?
Ахыры. Башы 2015 елның 10-12нче саннарда.
— Без көчсез шул, солтан галиҗәнапләре, яугирләр нык җитми. Кырып- себереп җыйган кырык меңлек чирү белән Иванның йөз дә илле мең җайдагына ничек каршы торыйк?
Казан чапкыны бер аягы белән идәнгә тезләнгән, күзләрендә өметсезлек, хәсрәт. Әгәр аны дар агачына озатсаң, ул шуңа да ризалашыр сыман.
— Бәләкәч Үтәмешгәрәй белән аның әнкәсе Сөембикәне былтыр урысларга үз кулларыгыз белән кол урынына биреп җибәрүегезне ишеткәч, сезнең җебегәнлеккә хәйран калган идем, — диде Сөләйман, башын усал чайкап.
53
— Ә хәзер кем генә хан яисә бәйләрбәк булып тора соң инде ул сезнең Казан каласында?
— Хаҗитарханнан Ямгурчы ханның улы Ядегәрне хан итеп чакырдык. Үзебездә тәхеткә күтәрергә Чыңгыз нәселеннән булган шаһзадәләр юк бит,
— дип аклангандай итте Зәйнәш морза.
— Ул Ядегәр бик яшь түгелме соң?
— Егермедә.
— Алай булгач, ул Казанны саклый алыр микән, ай-һай, — дип Сөләйман янә баш чайкаган булды, ә күңелен «Ядегәр ише малай-шалай гына Алтын Урда дәүләтен дә, элеккеге Дәште-Кыпчак мәмләкәтен дә кабат аягына бастыра алмый инде», дигән уй җылытып узды.
Зәйнәш морза исә «башка чара юк бит, нишлик инде», дигәндәй иңбашларын сикертергә генә мәҗбүр иде.
— Ә ул Иван каян гына йөз илле мең җайдаклы чирү җыя алган? Әле ун ел элек кенә мин Вүлдәмир илә Мәскәү калаларына Кырым татарлары белән бергә үземнең киявем Рөстәм пашаны да куган идем, урыслар ул вакытта хәтта йөз мең кадәре дә җайдак туплый алмады, ә кенәзләре исә үзенең мәркәзен дә ташлап качты.
— Бүген Иван кул астында килгән ул йөз илле мең җайдакның илле меңе үзебезнекеләр, безнең сатлыклар шул, — дип Зәйнәш морза башын түбән игәч, Сөләйман хәтта тәхетеннән сикереп үк торды.
— Н-н-нич-чек үз-үзегезнекеләр?
— Илле меңе — Касыйм ханлыгыннан Шаһгали ияртеп килгән хыянәтче татар. Шаһгали үзе — өч тапкыр килеп тә, Казанныкылар үзен хан итеп танымаганга күрә урыс ягына сатылган бер хәсис җан. Өстәвенә, тагын берьюлы җитмеш алты морзабыз да Мәскәү падишаһы янына качып китте. Син ярдәм кулы сузмасаң...
— Тукта, тукта! — дип кычкырып бүлдерде аны солтан. — Соң, илле меңгә җиткән сатлык җаннарыгыз хасыйл булган икән, сез үзегезнең башны үзегез ашый торган халык икәнсез бит! Менә, мине ташлап, җитмеш алты түгел, бер морза да, сыңар бәк тә качмый. Ә сез нишләп шушы чаклы череп беткәнсез соң? Андый чирле халыкны чит-ят кулы белән генә коткарып йә яклап буламыни? Үземнең төрек яугирләрен ни хакына дип ияргә күтәрим дә, кем хакына дип кенә җәһәннәм артындагы яуга куыйм соң мин?
Зәйнәш морза җәллад балтасын көтеп торучы кол шикелле башын һаман- һаман түбәнгә таба игәч, Сөләйман акланасы килеп дәвам итте.
— Җитмәсә, Казанны яклап ике мең чакрымга куардай гаскәре дә калдымыни аның? Илле меңлек бер чирүем, әнә, Такмасып шаһка каршы яуда йөри. Икенче яклап Фәләстингә нәсаралар кайсары Карл кереп килә, аңа каршы янә олы чирү туплап җибәрәсе. Үземне хәлиф дип атыйлар-атавын да, иллә мәгәр егерме бер вилаятькә җиткән мәмләкәттә яшәүче илле миллион мөселманны яклап калу минем өстемдә бит. Миндәге илле миллион мөселман белән Казандагы бер миллион татарны бер үк бизмән тәлинкәләренә куеп булмый. Өстәвенә, үз кадерен үзе белмәгән халыкны ничек кенә саклап калу мөмкин?
ВАХИТ ИМАМОВ
54
Солтанны пәйгамбәргә тиң күрәләр, аны бүлдерергә җөрьәт итүче юк. Ә ул, әлбәттә, җае чыккач, утлы табада биетүне мәгъкуль күрә инде.
— Мәскәүдә илчелек тотабыз, акчага ялланган шымчыларны санап бетергесез. Шулар аша белешеп торабыз бит, сан ягыннан урыслар татарларга караганда ике тапкырдан да артык түгел. Аларның бирән теш казнасын шартлатып сындыру өчен сезгә биш татар ханлыгын бер йодрык итеп тупларга гына кирәк. Тик ни галәмәт, сез бер-берегезнең башын ашамыйча яши белмисез шул, шаклар катам. Әле Хаҗитархандагы Ямгурчы Кырымдагы Дәүләтгәрәй кул астындагы кала-салаларны талап кайта, әле нугайлар йә Себер, йә Казан ханлыгындагы җәйләүләрне печә-печә үзенеке итә. Алай гынамы соң? Сездә бер чир купты. Бер ханлык эчендә, ике бертуган шаһзадә арасында низаг-талаш килеп чыкты исә, үзен кыерсытылган дип санаучы як Мәскәү каласына, нәсара кенәзе ышыгына кача. Казан ханлыгын гел күзәтеп торам, Габделлатыйф, Илһам, Мөхәммәтәмин, Шаһгали, Җангали — һәммәсе дә, пайтәхеттәге морзалар бармак янаган саен Мәскәү тарафына качып, урыс кенәзенең җилән итәген дә, тегесе боерса, пычрак чабатасының табанын да үпте. Хаҗитарханнан Дәрвишгали, Кырымнан Шаһингәрәй шаһзадәләр дә шулай Иван чабатасын барып яладылар. Нишләп яклау эзләп миңа килми алар, ни кишеремә дип урыс кенәзләре астына барып сыеналар, аңлый алганым юк. Дуңгыз ите, урыс аракысы, чәчби марҗа, уйнаш-зина, тоташы белән угърылык — барча шушы хәрәм гамәл сезгә кадерлерәк, муафыйк микәнни соң? Ни өчен дип бүген минем тәхетем янына килеп җиткәнсездер, нишләп менә хәзер генә төрек солтаны исегезгә төште — монысы да миңа дөм-караңгы.
Сөләйманның тавышында кырыс аһәңнәр көчәя генә барды.
— Җитмеш дәрья һәм җитмеш дала аръягындагы Казаныгызга төрек чирүен куып интектерә алмыйм. Сез, татарлар, анда үзегез дә җитәрлек. Менә Кырым татарлары сезне яклашырга барсын. Әнә, Хаҗитархандагы, Нугай далаларындагы, ахыр чиктә Таш БилбауII артындагы Себер татарларын чакырып китерегез. Биш ханлыкка чәчелгән татар бердәм йодрык булып туплана белә икән, сезне көфер Иван гына түгел, барча нәсара чирүе саранча көтүе сыман ябырылса да, мәңге җиңә алмас!
Беркадәр уйланып утыргач, Сөләйман Кырымнан килгән төмәнбаш ягына да бер-бер артлы фәрманнарын атты.
— Кайтуга ук Дәүләтгәрәйгә тапшыр. Мин сезнең гомер-гомергә Хаҗитархан ханнары белән пычакка-пычак килеп ятуыгызны беләм. Ул кырымлылар кулында булган барча нугайларны, Хаҗитархан татарларын иреккә чыгарсын да, Йосыф морза белән Ямгурчы ханга кайтарып бирсен. Аннары шул ук Дәүләтгәрәй аша Йосыф мирза белән Ямгурчы ханга да фәрман җибәрегез. Мин аларның һәркайсыннан бер йодрык булып берләшүләрен, бер ата угылларыдай яши башлауларын таләп итәм. Шунсыз сезне күрше бирән урыс көтүдәге сарыклар урынына берәм-берәм ашап бетерәчәк. Бердәмләшеп күрше бугазына ябышырга өйрәнмисез икән, сез бүре тәгаменә һәм тезләнгән хәлдә гомер кичерергә дучар ителгән колчуралар гына булып калачаксыз.
Сөләйманның Зәйнәш морзага төбәлгән соңгы хөкем карары туп утыдай усал яңгырады:
— Ахыр чиктә сез Мәскәү ягына качкан җитмеш алты сатлык морзагызны суеп котылыгыз. Аннары Иван әләме астына баскан илле мең Шаһгали соранын кырып бетерегез. Шушы яман шештән котылмыйча, сезгә азатлык кояшы елмаячак түгел!
42
Сөләйман Такмасып шаһка каршы яңа яуга баш вәзир Рөстәм пашаны гаскәрбашы итеп озаткан иде дә, «кадерле кияүкәе», «талак» сүзеннән соң әйләнеп кайткан юньсез килен сыман, хурлыкларга калды.
— Диярбакыр каласы янындагы беренче яуга керүгә үк янычарлар фетнә
II Таш Билбау — элек Урал тавын шулай атаганнар.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
55
күтәрделәр. Алар минем әләм астында сугышудан баш тарта, фәкать улың Мостафаны гына үзләренең сәрдәрләре урынына таләп итә, — дигән сылтау белән акланды ул үзе.
Әмма Рөстәм яшереп калдырган иң төп серне төмәнбашлар итеп озатылган бәкләр чиште.
— Рөстәм паша янычарларны туплар чылбыры тезелгән таш кыялар өстенә ташлады бит. Такмасып шаһның нәкъ шул урында безне көтүен дә, дошман ике йөз туптан тоташ ут ачасын да баштук белеп торды. Янычарлар әүвәл аннан кирмән диварларын тупка тотуын таләп иткән иде, Рөстәм паша аларның гозеренә колак салып-мазар санлашмады. Ә аның фәрманына буйсынып һөҗүмгә томырылгач, янычарларның ярты гаскәре камыш сабагыдай кырылып кына бетте.
— Әһ, шәхсән үзем бармагач, юк инде ул! Үзем яуга чыккан чакта гына җиңү килә безгә! — дип күкрәкләрен төя-төя шапырынды солтан. — Болай булгач, шәхсән үзем яуга барам инде, үзем барам!
Ләкин Сөләйман шул көнне үк Мостафа янына чапкын юлларга да онытмады.
— Инде дүрт малай атасы булды түгелме соң? Хатын-кыз итәге астына качып яшәү җитәр, янычарлар янына төмәнбашы булып яуга очсын!
Ә Сөләйманның кабат Тәбриз ягына җыенуын белеп алуга ук Хүррәм янә кайнап торган казан эченә чумган кебек булды. Чыңгызханны, әнә, ауга чыккан җирендә дә ияреннән егылып хасталангач үлеп киткән, диләр. Ә Сөләйман күңел ачарга түгел, яуга чыкмакчы бит. Яше дә аз түгел, алай-болай булып, әгәр китеп барса? Сөләйман җанын тәслим кыла калса, тәхеткә юл ачык, иртәгә үк аңа Гөлбаһар еланның малае Мостафа паша менеп утырачак. Эче-башы үч вә мәкер белән тулы Мостафаның әле яу сәфәрендә вакытта ук Сөләйманны йә җанкыяр юллап, йә агулап юк итүе мөмкин. Җаен табып, үзе үк хәнҗәрен туган атасының йөрәгенә батырып алырга да күп сорамас. Ә инде тәхетне эләктердеме, ул Хүррәмнең балаларын суеп чыкмый калмый. Шулар артыннан Хүррәмнең үзенә дә кабер, кабер, кабер!
Хүррәм ярсый-ярсый солтанның тәхет залына бәреп керде.
— Син нишләп Мостафа угылыңны үз канатың астына алырга булдың әле, җаным? Мин синең җиңү яуламыйча кайтмасыңны беләм. Ә Мостафа яныңда булдымы, җиңү дан-шөһрәтен аның белән урталай бүлешергә туры киләчәк бит, — дип әүвәл эчендәге агуын күрсәтмичә, ипле башлады ул.
— Мин инде утыз елдан артык гомер буе җиңелүне белмим, «Шәүкәтле» дигән кушаматны да тиктомалдан гына такмадылар, — дип Сөләйманның һаман болытлар өстендә йөзүен күргәч кенә, Хүррәм солтанбикә төп һөҗүмгә күчте.
— Шәүкәтлесен-шәүкәтле син, җаным. Иллә мәгәр тәхетең астына яман учак ягуларын гына һич тоемламыйсың. Синең сөекле Мостафаң үзеңә баз казый, газиз атасын әле исән чагында ук тәхетеннән чәнчелдереп төшерергә йөри. Син болытлар өстендә фәрештә шикелле очынганга күрә аяк астыңда янгын кубуын күрергә теләмисең.
Сөләйманның йөзе әсәренде, хәтта аның чалмасына беркетелгән якут
ВАХИТ ИМАМОВ
ташның да төсе-затлылыгы тоныкланды сыман. Хүррәм кашларын борыны өстенә өеп, карашына очкын куша икән, Сөләйман аның күзләренә төбәлеп карый алмый. Хүррәм ярсыган чакта аның күзләре солтанны йә кайнар учакка салгандай, йә диварга кадаклап куйгандай була. Ни генә уйламасын, Хүррәм аны үтәли күреп тора һәм яндыра сыман. Шуңа күрә аның карашыннан качып, читкә төбәлеп сөйләшү хәерлерәк.
— Нинди янгын, ниткән учак тагын? Сөйлә, солтанбикә.
Хүррәм җиң очыннан саргылт кәгазь кисәге чыгарып, Сөләйманга сузды.
— Венадагы Фердинандның хатыныннан ашыгыч хат алдым. Минем сүзләремә ышанмасаң, мадьяр илчеләрен чакырт та шулар укып бирсен.
— Ничек инде үз хатыныма үзем ышанмыйм, ди? — дип Сөләйман кул селтәгәч, Хүррәм хатны алып, җиң эченә йомды.
— Биш-алты ел элек Фердинанд өстенә соңгы яу белән баруларың хәтереңдәме, җаным? — Сөләйман сүзсез генә ияк кагып куйгач, Хүррәм дәвам итте. — Шул вакытта Трансильваниядәге Яношның да синең канатың астына тота-каба килеп җитүен сөйләп шапырынган идең. Имеш, Янош — синең вассалың да, ул тәхеттә ясак бәрабәренә генә утырып тора икән, янәмәсе. Әмма Истанбулга кайтып кергәч, үзең ачыкладың. Ул Яношка французлар короле Франциско акча юллаган, ә теге курчагы шул ришвәтне аклау өчен генә синең канат астына килеп җиткән. Боларның һәммәсе турында да сиңа Франциско сараена җибәрелгән шымчыларың кайтып хәбәр итте, шулар исеңдәме?
Сөләйманның күзләре чалмасына кадәр менеп киткән кебек булды, ул, гомумән, балавыздан катырып ясалган сынга охшап калган иде.
— Ә Франциско әле шул чакта ук курчак Янош белән астыртын солых төзеп куйган икән инде, — дип зәһәрләнә-зәһәрләнә дәвам итте Хүррәм. — Алар тәхеттән сине чәнчелдереп, урыныңа Мостафаны утыртмакчы булган. Нинди хикмәттәндер син ул мадьяр явына Мостафаны чакырмыйча калдың. Ә Мостафаң янәшәңдә йөрсә, Янош курчак яллап җибәргән катыйллар шул яу сәфәре вакытында ук синең җаныңны кыярга тиеш булган. Син күкләргә чөеп, паша дәрәҗәсе биреп үсендергән Мостафа француз короле Франциско белән дә, монафыйк Янош белән дә күптән бәйләнештә. Син үзеңә үлем куркынычы янавын да исәпләп тормыйча, катыйл Мостафаны үз канатың астына, үз куышың эченә чакырасың.
Сөләйман уртларын чәйнәп утырды, каш астыннан төбәлгән карашы елан теленә охшап ялтырады.
— Мостафаң да, әнә, йоклап ятмый, янычарларның һәммәсен дә үз ягына сатып алган инде. Рөстәм киявеңне булдыксызлыкта гаепләүләре — фәкать сылтау гына. Франциско казнасында байлык Кара диңгез чаклы. Янычарларның яртысын үз ягына сатып алу аңа берни тормый. Ә ул сатлыкҗаннарның Мостафа синең чатырыңда пәйда булуга ук солтан галиҗәнапләрен, син кояшкаемны әрәм итеп куюлары мөмкин. Нишләп син үзең генә берни күрмисең дә, нигә сакланмыйсың, җаным, солтанкаем?!
43
Ван күле буендагы Иске Кала кирмәненә килеп җиткәнче үк Сөләйман ике якка ике чапкын куды.
— Җиңүләре белән шөһрәт алган Мостафа паша Иске Кала янындагы солтан чатырына килеп җитсен!
— Маниссадан Мостафаның барча угылын җыеп китерегез!..
Ван күле тирәсе — җәннәт бакчасыдай гүзәл почмак. Сөләйман ыстан корып куйганнан соң махсус урап чыкты. Кул сузымында гына Арарат таулары. Аның 56
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
57
түбәсендә мәңге эремәс карлар, ап-ак дөнья. Араратның өркәчләрен шәйләү дә бик читен, тауга терәлеп диярлек аккош каурыйлары шикелле ак болытлар йөзә. Ул болытлар, Арарат түбәләре Ван суында кайтарылып уйный. Күлнең читендәге сулар зәңгәрсу йә яшькелт төстә сыман, ә уртасы әнә шул болытлар чагылганга күрә яп-якты, ак. Күлнең чите күзгә күренми дә, ул тауның итәкләренә барып тоташа күк.
Ә иске кирмән дигәннәре, ай-һай, биек! Арарат тавыннан бер як читтә, тип-тигез үзәнлек уртасындагы мәрмәр кыя өстендә утыра ул. Мәрмәр кыяны ниндидер пәһлеван тауның түбәсеннән куптарып алган да шушы үзәнлеккә төшереп куйган сыман. Кирмәннең өч ягы, иелеп карасаң, бүрегең йә чалмаң төшеп югалырдай төпсез кое. Ул өч яктагы кыяларның биеклеге ике йөз аршин бардыр. Дүртенче яктан кирмәнне борынгы бабайлар төзегән таш диварлар һәм дәү мәчетләр чаклы ташлар бикләп куйган. Кирмәннең түбәсендә таш манара һәм таш сарайлар тезелешеп киткән. Ничә кабат урап чыксаң да, һични аңламассың. Таш манараларны ике мең еллар чамасы элек үк төзеп куйганнар, шул дәвердән бирле кирмәнне әле теге як, әле бу як дошман үз кулына төшергән. Ләкин алар ике йөз аршинлы мәрмәр кыялар өстенә ничек итеп менә алганнар соң? Мондый кыялар очына җиткерердәй баскыч корып та, күк йөзеннән аркан төшереп тә булмый, мәгәр ничек, ничек итеп бу кирмәнгә бәреп керә алганнар?
Кирмән эченә ун меңләгән яугир яшереп булмый, аның гарнизонын да әкияттәге Гали батыр, Алып батырлардан җыймаганнар бит инде. Ләкин дошман кулына бирелергә теләмәгәнгә күрә Арарат тавыннан шушы кирмән уртасына чаклы җир астыннан балчык торбалар сузып калдырганнар. Таудан килгән сулар кирмән уртасында чишмә кебек һәрчак бәреп торган, дошман никадәрле генә эзләмәсен, балчык торбаларны мәңге таба алмаган. Яу корбансыз булмый, ә камалыш тотучылар шәһидләр өчен кыя эчендә махсус каберлек тә ясап куйганнар бит. Ул мәгарәгә тап-тар сукмак та юк, кирмән сакчылары корбаннарны кыя өстеннән мәгарә авызына баулар белән генә төшергәннәр икән. Шуңа күрә бер генә дошман да шәһидләрнең җәсәдләрен мәсхәрә кыла алмаган. Никадәрле үҗәтлек һәм фидаилык булган безнең бабайларда! Рухларына шәүкәтлелек, шөһрәт һәм дан яусын!..
Сөләйман үзенең ефәк чатырларын менә шушы кыя-кирмән белән янәшәдә, үзәнлек уртасына корып куйган иде. Такмасып шаһ Халеб каласы тирәсендә йөри, Диярбакырга тиз генә кайтып җитмәячәк, дигән хәбәр килде. Солтан башы белән Сөләйман ниндидер карачура бәкләр, төмәнбашлар белән яуга керә алмый, Такмасып шаһның шәхсән үзен дөмбәсләргә кирәк. Арттан бүре кумый, Мостафа соранны да шушы үзәнлектә каршылау отышлырак...
Бу көннәр эчендә Мостафа үзе дә Ван ярына җиткән иде инде. Янычарларның дистәләгән меңбашлары аны Иске Каладан йөз чакрымнар алда көтеп алды. Йөзләре хәвефле һәм ярсу. Алга кузгалуга, Мостафаны тимер боҗра итеп урадылар. Янычарлар үз ыстаннарын солтан чатырларыннан читтә корып куйган. Аңа кайтып керүгә үк меңбашлар, тәүге булып, үзләре сүз кузгатты.
— Солтан галиҗәнапләре табан астына кыздырылган без кадаган сыман бии-бии сине көтеп тора. Янында иң тугры сәрдәре кыяфәтендә Рөстәм бөтерелә. Ул мәкерле җанның синең өчен шөһрәткә юл ачып торуына бик нык шикләнәбез. Рөстәм Такмасыпка каршы яуда җиңелеп, үзенә мәңге юып алалмастай хурлык җыйды инде. Хәзер аның мәкерле тозак корып, синнән котылырга җай эзләве мөмкин.
— Минем Рөстәм паша белән пычакка-пычак килгәнем, хәтта аны юньләп күргәнем дә юк. Уртак казан асып карамагач, мал бүлешергә, типкәләшергә
ВАХИТ ИМАМОВ
дә сәбәп юк шикелле, — дип Мостафаның җиңел генә кул селтәвен күргәч, тагын тотындылар.
— Ай-Һай, Мостафа паша, бигрәк беркатлы син! Без аңа буйсынудан гомумән баш тарттык, ә синең әләмең астында җиңү артыннан яңа җиңү яулап бирәчәкбез. Кайнар шулпадан теле пешкән кунак күршесенең ашына тоз вә борыч тутырмый каламы соң?!
— Юк, борадәрләрем, Рөстәм пашадан бигрәк анда минем атай бар бит. Аның мине җәзага тарттыру өчен Рөстәм пашага юл куеп торуына Һич ышанмыйм. Мине җәзага тарттырырдай Һичбер сәбәп тә юк. Ахыр чиктә, солтан галиҗәнапләренең күзенә барып күренмичә дә ярамый бит, — дип Мостафа чигенмәгәч, тынычланган кебек булдылар аннары.
Ул арада шымчылары барча серне хәбәр иткән бугай, солтан тарафыннан өстәмә чапкын да килеп җитте.
— Солтан галиҗәнапләре Мостафа пашаны янә үзенең чатырына дәшә.
— Шаһзадә өчен солтан янәшәсендә аерым бер чатыр корылганмы? — дип сорады Мостафа.
— Юк, солтан галиҗәнапләренең чатыры болай да бик иркен, — дигән җавап ишетелгәч кенә Мостафаның йөзенә беренче мәртәбә хәвеф чаткылары кунган кебек булды.
Янычарларның меңбашлары да тирән хафаланды. Берсен-берсе бүлеп шөбһә ташладылар.
— Аяк та атлыйсы булма, солтанның сине тозак корып каршылавы мөмкин.
— Сарай уенын солтан оештырмый, мәкерле тозакны ялагай яраннар кора торган була.
Мостафа уйга чумды. Атасы Сөләйманның нинди дә булса яман сырхаудан җәфа күргәне юк, аңа үлем куркынычы янап тормый, тәхет язмышы өчен янарга-көяргә бик-бик иртә. Аннары Мостафаның тәхеткә ниндидер дәгъва белдергәне яисә атасы турында яман сүз әйткәне дә юк бит әле. Ә мәмләкәткә Һәм солтанга хыянәт турында әйтеп тору да артык. Атасы аны пайтәхеттән мең чакрымдагы Кызыл диңгез ярына юллап карады бит, ә Мостафа, чит-ят ышыгына качардай мең сәбәп булса да, хыянәт турында уйларга да җөрьәт итә алмады. Шулай булгач, атасы аны кайсы адымы өчен генә гаепли алсын да, ул үзенең «шаһзадә» дип олыланган улын нинди җәзага тарттырсын ди инде?
— Мин куркак җан түгел, янычарлар күләгәсенә качып ята алмыйм. Мин Һичшиксез барам, — дип үз карарын белдерде Мостафа.
Дусларының үкенечле карашларын тойгач, тагын да катгыйрак тавыш белән әмерләрен бирде.
— Ак төстәге айгырымны тотып иярләгез. Атаема шуны бүләк итәм. Чин сәүдәгәрләре калдырып киткән уналты эргәле ефәк чатыр — минем олавымда. Атай мәҗлесеннән соң кирәк булуы бар, аны әзерләгез.
Мостафа бил каешына алтын кынлы кылычын тага башлагач, меңбашларның берсе барыбер дә кыю пышылдады.
— Мин үземнең янычарларыма әмер биреп куям. Сиңа хәвеф туса, без күз ачып йомганчы килеп җитәчәкбез.
— Кирәкми! — дип гыжылдады Мостафа, усал итеп. — Моны белеп алса, солтан безгә фетнә кузгатуда гаеп ташлаячак. Янычарлар гомере белән уйнап булмый, тын гына көт. Ышан, мине солтан җәзага тартырдай һичбер гаебем юк...
Сөләйман чатыр тәрәзәсеннән күзәтеп Һәм хәтта сокланып та торды. Ап-ак айгыр өстендә солтан ыстанына килеп кергән Мостафа кыяфәте белән үк матур, 58
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
59
гаярь иде. Җиң очлары, якалары, итәкләре алтын белән укаланган җилән. Баш түбәсендә якут ташын җемелдәтеп торган бәрхет чалма. Билдә алтын кынлы ятаган, айгыр муенында алтын тәңкәләр чигелгән затлы тезген.
Җайдак солтан чатырына якыная башлагач, җансакчылар атның йөгәненнән усал каптырдылар. Мостафа сорау да биреп тормыйча ияреннән төште. Ул инде чатыр авызына таба атлый ук башлаган иде дә, әзмәвердәй зәнҗи сакчылар аның юлын бүлде.
— Солтан галиҗәнапләре сине төп чатырда түгел, янкормада көтә.
Аптыраудан башын чайкаса да, Мостафа вәкарь адым белән төп чатырга терәлеп торган кечерәк чатыр авызына төбәп китте. Ике чатыр арасына үтә күренмәле пәрдә корып куелган, Сөләйман барысын да шуның аша күзәтеп тора иде.
Мостафа чатыр эченә аяк басуга ук эчкә кертеп яшерелгән җансакчылар ике яклап аның өстенә кисәк ябырылды. Гомер буе аксөяк булса да, Мостафа үтә сизгер һәм гайрәтле икән. Ул үзенә сөлектәй ябышкан зәнҗиләрне песи балалары урынына читкә сибеп атты. Күз ачып йомганчы кыныннан ятаганын суырып чыгарды да бер зәнҗинең муенына чапты. Ятаганын икенче кабат күтәреп өлгермәде, ишек ышыгына качып торган зәнҗи аның иңбашына сөңге белән орды. Ыңгырашып җиргә тезләнгән Мостафа өстенә тагын эт көтүе сыман килеп ябыштылар. Менә, зәнҗиләр башлыгы шаһзадәне тезләре астына сузып салды, аннары аның күзләре ике чатыр арасына корылган пәрдә тарафына таба күтәрелде. Мизгел артыннан мизгел үтеп китте, ниһаять, пәрдә артында яулык җилфердәде. Икенче мизгелдә инде Мостафаның муенын ефәк бау кисәге чорнап алган һәм ул шаһзадәне зәһәр елан сыман буа иде...
44
Сөләйман Тәбризне тагын, инде дүртенче мәртәбә яулап алды. Ә Такмасып Тәбризне бертуктаусыз югалтып торучы җебегән шаһ данын күтәреп йөрүдән тәмам туйган, ахры, ул пайтәхетне хәзер Казвин каласына күчереп куйган икән. Һаман мин-минлеген җуймаган куркак шаһны үзенең үк колларыннан ишәк урынына сөйрәтеп китертмәкче булып, Сөләйман гаскәрен тагын алга куды. Төрек төмәннәре Кашан белән Кум калаларын, Исфахан тирәсен җимереп- сытып узды. Кызып киткән ермак алайлар Каф тау татарларының Нахичевань, әрмәннәрнең Ираван каласын, гөрҗиләрнең иң тәүге ватаны булып исәпләнгән Имерети төбәген тез астына салды. Умырткасы сындырылган Такмасып шаһның хәзер инде Сөләйман каршына тезгә чүккән илчеләрне куудан башка чарасы юк иде.
— Каф тауларын, Гыйрак җирен, Анатолия буйларын — барысын да синең кулга бирәм. Каф тавыннан шәрыкка сузылган далаларны гына минем вилаятьләрем итеп калдыр, Сәфәви нәселе төзегән мәмләкәтне берүк харап итмә?..
Тау өркәчләре һәм сәхралар буйлап йә ияр өстендә, йә көймәле арбаларда дыңгырдаудан гарык булган алтмыш яшьлек солтан җебегән шаһ белән солых төзеде дә, шәрык ягыннан гайрәт чигеп, караб борынын Урта диңгез аша пайтәхеткә борды.
Солтанның үзеннән алда аның күләгәсе, шәүләләре кайтып ирешә шул. Мостафа җәсәде артыннан юлга чыккан Баязит Мостафаның да, аның артыннан ук харап булган малайларының да һичбер эзен табуга ирешмәде һәм, канатлары сынган аккоштан бигрәк өрәк кыяфәтендә, әллә ничә айлардан соң гына кайтып керде. Сөләйман солтан турында хәбәр ишетелми, ә Баязитның бар бәгырен-җанын ут шикелле талаган кайгыга түзәрлек куәте юк иде. Йөрәген
ВАХИТ ИМАМОВ
үз учына йомарлап тоткандай яртылаш бөгелде дә, кайгысын уртаклашырга дип, Җиһангир энекәше янына чыгып китте.
Җиһангир Мостафа абзыйсының һәлакәте хакында, билгеле ки, һични ишетмәгән, ул Разиясыннан карашларын да аера алмыйча, күгәрчендәй гөр- гөр килеп йөри. Баязитның бер табун ат тояклары астында калып иске табак кебек изелгән йөзен күргәч кенә, ул әүвәл тораташтай катып төбәлде, аннары абыйсының каршысына килеп, тезләренә чүкте.
— Абыйкаем, җаным, абыйкаем! Ниләр булды сиңа?
Җиһангирның йөзе онга баткан кебек агаруын шәйләп, Баязит сер бирмәскә тырышты.
— Юк, миңа берни дә булмады. Миңа булмады ла, — дип авыз эченнән генә мәгънәсез сүз болгатты, әмма үзен коткарырдай салам кисәген эзләп таба алмады.
— Күреп торам, сине әллә нинди кайгы күмеп киткән. Миннән яшерәсең. Зинһар, әйт. Нишләттеләр сине, абыкаем?
Җиһангирның ике күзеннән дә яшь тамчылары бәреп чыккан, ул үзенең көчсезлегеннән гарьләнеп елый сыман. Баязит шуннан ары инде түзә алмады.
— Мостафа... Мостафабыз вафат, — дип ике генә сүзне сытып чыгарды ул.
Ә Җиһангир шуны ишетүгә үк балаларын җуйган ана бүре авазлары белән кабат җиргә чүкте.
— Ничек?.. Ничек итеп?.. Мостафабыз... Мостафа абыкаем...
— Сөләйман солтан... безнең атаебыз... аны ефәк бау кисәге белән... буып үтерттергән... Аннан балаларын... барысын, дүртесен дә...
Җиһангир үкереп елый-елый җирдә тәгәрәде, Баязит белән Разия аны озак вакыт буе тыя алмадылар. Инде йоклап киткән шикелле тынып калгач, түшәк өстенә салып, ихатага чыгып утырганнар иде, ишек аша шылт иткән дә тавыш ишетмәгәч, кабат бүлмә эченә уктай атылдылар.
Соңардылар, Җиһангир түшәмдәге бишек боҗрасына асылынырга өлгергән иде инде.
45
Хүррәмнең агач корты шикелле көн-төн кимерүләренә түзеп тора алмады, Сөләйман көннәрдән бер көнне кычкыра-кычкыра фәрман яздырттырды.
— Олуг угланыбыз Мостафа яу сәфәрендә шәһид булу сәбәпле, солтанбикәдән туган Сәлим улыбызны бердәнбер шаһзадә һәм минем алмашчым, дип игълан итәм.
Фәрманны иртәгесен диван утырышында укыдылар, ә бер атна узуга Топкапены аяз күктә яшен яшьнәгәндәй көтелмәгән хәбәр ут шикелле яндырып- айкап чыкты.
— Баязит паша, Истанбулны ташлап, Конья каласына чыгып качкан. Анда аны элек Мостафа кул астында яуга йөргән янычарлар алае көтеп торган, Баязит шулар белән солтан галиҗәнапләренә каршы фетнә кузгаткан, ди.
— Бер төмән, бер төмән нәүкәрне ияргә күтәрегез! — дип үкерде акылыннан шашкан сыман котырынган солтан. — Янычарлар алаен кырып бетерсеннәр, миңа Баязитны тере килеш тотып китерегез! Элегрәк мин әле дошман каршында да «солтанны ташлап качкан сыңар хыянәтче дә юк», дип шапырына идем, ә сатлык җан үземнең сараемда күсе төсле посып яткан икән. Үз угылым, дип яклап тору бетте. Дар агачы көтә ул соранны, дар агачы!..
Баязитны яклап, аның әләме астына тезелгән биш йөз янычар Алып батыр нәселеннән түгел, ун мең җайдак ташкынына каршы тора алмадылар. Яудан 60
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
61
исән калган ике йөз чамасы дусларын ияртеп, Баязит Басра каласы ягына чыгып качты.
— Сатлык җанның башы өчен илле мең дукат түлим, йөз мең түлим, ул соранны гына тотып китерегез! — дип фәрманнар ташлады Сөләйман, яраланган арысландай яман котырынып.
Дистәләгән яңа ялагайлар ияргә сикерделәр, дистәләгән меңбашлары, чаптарларын яндырып ега-ега, күләгәләр куды, әмма Баязитның эзенә төшә алмадылар.
Ә бер кичтә Сөләйман сараена кайтса, Хүррәм солтанбикә түшәгендә уттай янып ята.
— Бәгырькәем, җаным, нишләдең син? — дип Сөләйман, аның каршына тезләнеп, башын орды.
— Минем күкрәгемдә ниндидер җеп өзелде, һава сулый алмыйм, — диде Хүррәм көч-хәл белән генә. Байтак көттереп яткач, тагын өстәп куйды. — Баязитны барыбер дә эзләт. Башка падишаһлар чатырына барып ышык тапса, син аннан бик тиз генә котылачак түгел. Үзең әйтмешли, өнгә качкан бүре баланы күп таба. Яман шештән тамырыннан йолкып савыгалар...
Хүррәм үзе түшәктән куба алмады. Сөләйман: «Җиһангирның газәлләр багышлый торган гыйшкы булган икән», — дигән хәбәр ирештергәч, Хүррәм кырнак Разияны янына китерттерде. Ул бер генә сүз катмыйча да, күләгәдәй йөри. Хүррәм чакырттымы, түшәкләрен ипли, кайнар чәй китерә дә, шәүлә сыман, тавыш-тынсыз гына янә юкка чыга. Шулай, икесе ике бүлмәдә, ялгыз интегәләр.
Хүррәм һаман гел бертөрле төшләр күрә сыман. Тик төшме соң ул, әллә хәтере шулай сәер яңарамы — һич тә аңлый алмый. Әмма күзләрен йомдымы, җитмеш дәрья, җитмеш кыялар аркылы, ак болытлар өстендә йөзә-йөзә, туган ягына очкан кебек була.
Аның туган ягы да кабатланмас, гүзәл, үзгә бит ул! Барысы да истә. Аларның шәһәрчеге Карпат тауларының йөрәгенә кереп оялаган сыман. Тауның өркәчләре бер урында биек нарат очына кунган бөркетне хәтерләтә, икенче якта бала-чага җыеп уйный торган вак-вак кына таш өеме төсле. Карпат итәкләре — очына карасаң башың әйләнердәй пәһлеван кипарисларга, йөзьяшәр наратка, чал сакаллы картлар кыяфәтен алган карагай агачларына бик бай түгел, аның каравы, чегән итәгедәй катлы-катлы булып тезелгән баскычларында зирек, чаган, элмә, шомырт, сәрби куаклары санап бетергесез. Шулай да, Карпат тауларының иң зур мактанычы мәгарәдер, бәлки.
Хүррәм хатирәләр диңгезендә бишеккә салган сабый кебек тирбәлә башлады, күз алдына иңнәренә борчаклы ак күлмәк, аякларына ап-ак оекбашлар өстеннән йомшак кәвеш кигән, вак кына толымнарын як-якка туздырган бер кыз килеп басты. Әле сигез-тугыз гына яшьләрдәдер, әмма матур үзе. Менә ул, куак ботакларын аралап, зур ташлар астындагы бер авыздан соп-соры төстәге мәгарә эченә кереп бара. Мәгарәләр шомлы, кайчак дәһшәт бөрки, тик аларның да җаны бар шикелле. Әнә, имчәк кебек сузылып төшкән таш очларыннан мәгарә идәненә, тып-тып килеп, күз яшьләре тама. Юк, күз яшьләре түгел, боз-кар тамчылары. Ул тамчылар мәгарә түшәмнәренә, таш ярыкларына оя корган бәп-бәләкәй генә кошларны да, ябалакбашлар, канатлы тычканнарны да һич куркытмый, тегеләр, пыр-пыр килеп, бер-берсе белән узыша-узыша, һаман оча бирә. Мәгарә эчләрендә эреле-ваклы күлләр, санап бетергесез елгыр ерганак бар. Кайбер урыннарда аларның ярларына утырган тоз ташлары әле болан мөгезедәй тармакланып, әле ярма чүпләргә җыелган тавык чебиләре шикелле таралышып беткән. Ул тоз кантарларының чирәм кетердәтеп йөрүче нәп-нәни бәрәннәрне, таш ярыкларыннан калкып чыккан чәчкәләрне хәтерләтүче сыннары да шактый. Табигатьнең аның үз уены, тын да алмый аңлый белү кирәк. Ә ул мәгарәләрнең очын-кырыен ерып чыккысыз бит. Бабайлар: «Бездәгедәй мәгарәләр башка бер җирдә дә юк. Карпат астындагы тау куышларының озынлыгы кайвакытта йөз чакрымга җитә», — дип юкка мактанмыйдыр. Борчаклы ак күлмәк кигән бәп-
ВАХИТ ИМАМОВ
62
бәләкәй кызның елый-елый мәгарә авызын эзләп йөрүләре әле дә хәтерендә. Аны күршеләре генә табып чыгардылар, икенче көнне ул янә тау куышына качты. Мәгарәләр салкын, тик алар да кабатланмас, серле, тылсымлы шул...
— Разия, Разия! — дип эндәшкән тавышны ишетүгә, кырнак кызый, болан кебек сикергәләп, солтанбикә бүлмәсенә очты. Хуҗабикәсенә һични булмаган шикелле, әмма учак кебек кабынган, әсәренгән үзе.
— Син кайсы яктан? — дип Хүррәм көтелмәгән сорау белән каршы алды аны. — Сине кайсы яктан коллыкка китерделәр?
— Ә мин белмим. Кайсы яктан китерүләрен дә, әти-әниемнең кемнәр икәнлеген дә — берни белмим, — дигән сүрән генә җавап ишетелгәч, башкача төпченмәде.
— Минем сорашасым килгән иде. Сезнең якларда да тау куышлары, серле мәгарәләр бар микән, дип. Бездә алар бик күп, шулар сагындыра.
Разия шәүлә сыман сүзсез басып торды. Аннан гына, песи кебек йомшак кына басып, урыныннан купты.
— Хәзер, мин сезгә чәй яңартып кертәм.
Разия күз алдыннан югалгач, Хүррәм үзалдына сәер пышылдады.
— Әти-әниеңне дә белмим, дисең үзең. Ә халыкта төрле гайбәт йөри. Разия — Мостафаның кырнак Саниядан туган кызы, ул аны кыз булганы өчен баласы дип танымаган, имеш. Хәтта, бер тилесе «Разия — Сөләйманнан туган», дигән хыйлаф сүз чыгарган. И-и Яраббем, Сания атлы кисәү агачы ничек итеп Сөләйман түшәгенә үтә алсын инде?..
Ә Разия үз бүлмәсенә атылып чыгуга ук караңгы бүлмәдәге чолан эченә чумда!. Аның Юнаннар урамындагы сихерче карчыктан алып кайткан төнәтмәсе кайда? Теге карчык аны «анчар суын, исе килмәсен дип, бөтнек белән бергә оетып ясадым, берүк сак бул», дип кисәтә-кисәтә, бик яшертен генә биргән иде. Шуны солтанбикәнең касәсенә тамызырга кирәк. Гөнаһ — гөнаһысын. Ләкин Ибраһим, Мостафа, газиз Җиһангирның муеннарына берәм-берәм элмәк ташлатканда солтанбикә үзе гөнаһ яки шәфкать хакында уйлап тормады бит. Фани дөньяга күчкәч, әрвахлар барысы да — сират күперендә. Солтанбикә дә күчсен, бер гөнаһсыз булса, фәрештәләр коткарырлар әле...
Сөләйман бер иртәдә хәл белергә кергәч, Хүррәм аны пыяладай күзләр белән каршылады. Кызган таба кебек сәхрә уртасында япа-ялгыз калган дөя баласыдай үкереп, солтан шундук тезләренә чүкте. Сабый бала сыман үкси-үкси озак елады ул. Тупса ягында яңгыраган тавыш кына аны җиһанга кайтаргандай итте.
— Кырнак Разия да җанын тәслим кылган. Анчар агуын бер тустаган тутырып эчкән, диләр. Солтанбикәсенә нык бирелгән иде. Аның вафатын күтәрә алмагандыр инде, бахыркаем...
Караңгы төшкәндә котыб ягыннан хәбәр китерделәр.
— Синең кан дошманың, бар җиһанны нәсаралар каһанлыгына әйләндерү турында хыялланган король Карл вафат.
Юк, Сөләйман монысын да гүя ишетмәде.
46
Җәза төмәнендәге башкисәр җайдаклар фетнәчеләрне елан балалары төсле төрле якка таралышып куды, тик Баязит пашаның эзенә төшә алмадылар. Сөләйман төмәнбашны дар агачына астырды, аның урынына дүрт-биш сәрдәр куды, ахыр чиктә пайтәхеткә соңгы хәбәр кайтты.
— Баязит Сөләйман солтанның кан дошманы Такмасып шаһ канаты астына чыгып качкан. Шыгыйларның шаһы хәзер гаскәр туплый, ул Баязитны солтан тәхетенә кайтарып утырту турында хыяллана икән.
Сөләйман хәбәр алуга ук шаһ янына чапкын озаттырды.
— Йә Баязитны миңа кайтарып бирәсең, йә ике йөз мең яугир күтәрәм дә Казвин дигән яңа пайтәхетеңнән дә көл калдырып китәм. Солых төзик, дип син тез чүккән
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
63
идең, иң беренче булып, янә үзең бозма. Баязитның башы өчен никадәрле алтын сорыйсың, шуны әйтеп, миңа җавап җибәр.
— Дүрт йөз мең кадәрле алтын тәңкә, шул күләмнән кимгә риза түгел, — дигән җавап алгач, Сөләйман казначыны янына чакырттырды.
— Миңа һәр вилаятьнең елына утыз мең дукат кына алтын озатып торуын яттан белә бит ул, мәгәр җай табылгач, зуррак калҗа эләктерергә хыяллана инде. Бирәне тыгылсын соң, ярар, озат. Казна иртәгә дә тулыланмый калмас, ә мәмләкәт ниргәсендә чери башлаган бүрәнәне алып ташламыйча булмый. Шунсыз барча дивар череп авачак бит...
Берничә ай көткәннән соң гына Баязитны зынҗырларга төреп кайтардылар. Сатлык җан булса да, солтан малае бит, күп кешеләр алдында гомерен кыйсаң, дошман сөенәчәк. Улы Мостафаны үзе карап торып үтерткәне өчен дә үкенеп бетә алмый. Юк, бу юлы үзе бармаячак. Хүррәм-мәрхүмә кияве Рөстәмне бик ярата иде. Халык алдында бер ул гына әүлия булып йөрмәсен әле, аның да берзаманны солтан тәхетенә дәгъва итә башлавы бар. Аның да кулы канга буялсын, халык йөз чөерер. Сөләйман әнә шундый уйлар белән Рөстәм бәйне куды, ә тегесе алдан ук бәрхет чатыр кордырттырып куеп, Баязитның юлына каршы чыкты. Зынҗырларга уралып, коры сөяккә калып бетсә дә, һаман горур үзе, җизнәсеннән ярлыкау сорау турында хәтта уйламый да.
— Син үзеңне нинди җәза көтеп торуын чамаладыңмы соң? — дип эндәшкән Рөстәмгә күзләреннән ут чәчеп, ыржаеп тик тора.
— Чамаладым, барысын да беләм. Җанкыярларыңа, әйдә, әмер ташла.
— Ә юк, — диде Рөстәм шул чагында. — Бик тиз, җиңел генә бәхилләшмә әле. Әүвәл үз угылларыңның әҗәлләрен күзәт, сиңа — соңгы чират.
Шул минутта ук чатыр эченнән Баязитның дүрт малаен сөйрәп чыгардылар. Катыйллар аларның муеннарына ефәк бау ташлады. Рөстәм һич югы болары булса да елый, ялына башлар, дип көткән иде, тик малайлар тарафыннан шылт иткән дә тавыш ишетелмәде. Корбаннарның тәне тартылып тынган бер мизгелдә генә чатыр эчендә елак аваз сузган бер сабыйның тавышы яңгырады. Әсәренгән Рөстәм бизгәк тоткан сыман калтыранды, сүзләре дә тонык, көчсез чыкты.
— Кем ул анда? Тагын нинди тавыш?
— Төпчек малай. Ике генә айлык. Баязит чыгып качканнан соң туды.
— Чыгарыгыз, монда чыгарыгыз! — дип үкерде Рөстәм.
Бала күтәргән сакчы пәйда булуга, чүл бүреседәй ташланып, ул биләүдәге сабыйны әүвәл үз кулларына тартып алды, аннары янында торган катыйл учына ташлады.
— Берсе дә исән калырга тиеш түгел! Сатлык җанның җирдә орлык калдырырга хокукы юк! Йә, тизрәк бул!
— Газраил син, Газраил! — дип кычкырды Баязит, котырынып-ярсып, тик аңа башкача авыз ачарга ирек бирмәделәр.
Пәһлевандай яугир, муенына еландай чорналган баулардан арына алмыйча, җир өстенә ауды.
47
Истанбул өстенә караңгылык күптән ятты инде. Адәм балалары хәзер түшәкләрдә, юрган асларында ауныйлардыр. Тик Сөләйман гына тәхет залында, ул йокы бүлмәсенә аяк атлый алмый. Өч катлы салдырып караса да, ястыклары каты, түшәгенең һичбер җылысы юк. Вәзирләр, сәрдәрләр, әллә нинди кинаяләр ташлап, аның янәшәсенә япь-яшь җарияләр, чибәр кызлар ташымакчы була. Сөләйманның һичбер чәчби турында ишетәсе килми, ә башка бер хатынның солтан түшәгенә сузылып ятуларын күз алдына да китерә алмый. Әллә ничек кенә сихерләде Хүррәм,
ВАХИТ ИМАМОВ
64
дистә еллар элек сихерләде. Вафатына да ничәмә айлар узды, ә үзе һаман һәрбер ташта, үлән-чәчкәләрдә тере булып, көләч булып, янәшәдә яши.
Сарай тынды, ихатада аяк тавышлары, өзәңге, ияр, кылыч чыңлаулары, сакчылар гөжләве — берсе дә ишетелми. Менә, хәзер сикереп торачак та Сөләйман элеккечә газиз туфрак өстенә, Хүррәм төрбәсе янына юнәләчәк инде. Солтан ул төрбәне Хүррәм вафатының кырыгынчы көнендә үк, үз исемендәге — Сөләймания мәчетенең арткы бакчасында төзеттереп куйды. Түбәләре — алтын, ишекләре — алтын йөгертелгән, ә ташларын юнаннарның Эллада төбәгеннән китереп җиткерделәр. Андый таш белән Парфенон сараен, Зевс залын гына бизәгәннәр, диләр. Гаеп итмәсеннәр, Хүррәм аның өчен Зевстан да, Афродита белән уйдырмалар алиһәсе булган Елена атлы чибәрдән дә якын. Ул төрбә астында тик Хүррәмгә генә җылы, иркен булсын, Хүррәм аңа үпкә сакламасын...
Менә, бүген дә барып җитте һәм сөекле төрбәсе каршына килеп тезләнде ул.
— Тагын килеп җиттем, син көттеңме, Хүррәм? Беләм, көткәнсеңдер. Яуга йөрү өчен олыгайдым, хәзер күбрәк мин Рөстәмне куам. Дөрес, куандырмый. Беләсең лә инде, мин үзем бармасам, җиңү яуламыйлар. Ә шулай да, безгә теш ыржайткан дошманнарның казналарын сындырырга кирәк. Шуңа тын да алмый һаман сугышабыз. Әйе, син булмагач, киңәш бирүче юк. Бөтен мәмләкәтне бер ялгызым сөйрим. Истанбулның барча урамына су кертеп бетердем, Алтын Мөгез култыгы аша күпер сузарга тотындым. Тагынмы? Тагын, менә, Топкапеда фонтанлы һәм бакчалы яңа сарай төземәкче булам. Аңа барча мәмләкәттән иң сирәк гөлләрне һәм иң-иң матур чәчәкле куакларны гына китерттерәм. Түбәсен пыяла белән яптырам да шуның өстеннән тау елгасыдай кайный-кайный агачак инеш җибәрттерәм. Бик сәер, дисеңме? Юк ла, сәер түгел, аңа барча кеше тора-бара барыбер ияләшә, аның каравы, ул җиһанда бердәнбер булачак бит. Пайтәхетне яңартуны тәмамладым бугай, шуңа Синан мигъмарны Кырымга озаттырдым. Син болгар иле белән София каласын өр-яңадан төзедең бит әле. Кырым ханлыгы да минем вилаятем, әйдә, яңартсыннар...
Сөләйман кыйналып ташланган бичара шикелле, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, сараена кайтты. Аның ике төн рәттән бер үк бүлмәгә йокларга кергәне юк. Сарай вәзире, курчактай теркелди-теркелди атлап, икенче каттагы яңа бер бүлмәгә юл күрсәтеп барды. Ишекне сак кына ачып бүлмә тупсасын узган гына иде, гаҗәпләнүдән яшен суккан агач төсле бөгәрләнеп катты.
Солтан түшәгендә яшь җарияләр шикелле бизәнгән-ясанган, күкрәкләрен- ботларын яртылаш ачып куйган элекке хатыны — Гөлсем көтеп ята. Керфек- кашларына чаклы сөрмә тарткан, бит очларын, иннек ягып, алсулатып куйган. Менә сиңа яшь килен, адәм тәганәсе! Ничек үтеп кергән ул йокы бүлмәсенә, кайсы гына хәерсезе моны Сөләйманның ятагына салган?
— Син нишләп ятасың монда, картаеп беткән сыер аламасы? Ни йөрәгең
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
белән монда кердең? Үзем сине буып үтергәнче, сикереп тор да күз алдымнан югал!
Гөлсем кайнар су белән пешекләнгәндәй чыгып йөгергәч тә, Сөләйман барыбер тыелып кала алмады.
— Вәзир, вәзир! — дип кычкырды ул, итәгенә янгын капкан сыман.
Бусагада вәзир белән сакчылары пәйда булуга ук һаман яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып фәрман бирде.
— Бу чәчбине таң атканчы буып үтерегез! Ул карачкы турында моннан ары ишетәсе булмыйм!
48
Истанбулың мөселман дөньясының төп күчәре, төп диңгезе булгач, аңа хәбәрләр дә, чапкын-җайдаклар да язгы инеш-ерганаклар шикелле агылып кына тора.
Әнә, Кырымдагы Дәүләтгәрәй гап-гади хат кына түгел, шуңа кушып, тоткын чаклы тоткын юллаган бит. Анысы да кем бит әле аның? Кичә генә Хаҗитархан таҗын киеп йөргән Дәрвиш-Гали!
Дәүләтгәрәйнең хат кәгазенә күз йөгертеп чыгуга ук, Сөләйман солтан үз янына кичәге хан аламасын ашыгыч чакырттырды. Юк, кыяфәте белән үк хан түгел инде бу. Өстендә урыс кенәзләренең иңеннән төшкән кафтан. Аякларында шулар ук калыплап биргән дагалы күн итек. Чәчләренә чаклы, урысларга охшатып, түбәтәй шикелле түм-түгәрәк итеп кистергән бит, адәм тәганәсе!
— Мин Дәүләтгәрәйнең хатын кат-кат укып бактым. Синең элек Мәскәүдә, урыс тәлинкәсен ялап яшәгәнеңне дә, Хаҗитарханга кенәз Иван китереп утыртканны да беләм. Мәгәр менә хәзер синең үз авызыңнан ишетәсем килә. Ничек итеп иман алыштырдың да, Хаҗитархан мәмләкәтен ни рәвешле сатып җибәрдең син?
Ыкы-мыкы килеп Дәрвиш күп сөйләде, алдый торгач буталып һәм, хәтта, туктаусыз күз яшьләренә дә батып бетте. Аны тыңлый-тыңлый, Сөләйман солтан һәр җөмләне үз бизмәненә салып бәяләде, кай очракта җеп очларын таба алмый тәмам гаҗизләнде.
Әле ярты гасыр элек кенә ярты кыйтгага җәелгән Алтын Урда атлы иксез- чиксез мәмләкәтне үз кулында биетеп тота, Кырымыннан, Казан, Мәскәү, Кияү-кала, Себереннән, Каф тау олысыннан кәрван-кәрван ясак җыя иде, кай арада шулай вакланган да нишләгән бу татар? Әтисе Касыймны тәхетеннән кугач, менә шушы йолкыш Дәрвишгали дә, хәтта соңрак Казан ханлыгына килеп утырган Ядегәр дә бер дә Сөләйман солтан тарафына түгел, чит-ят диндә һәм ата дошман булган урыс кенәзләре алдына барып тезләнгән бит. Яңа хуҗаларына ярау өчен һәм тегеләре боларга майлырак бер калҗа ташласын дип, шулар гаскәрендә яубаш булып, үз туганнары, газиз ватаннары өстенә дә кылыч күтәреп йөргәннәр бит хәтта.
Ярар, шулай, эт шикелле тугры булганнары өчен, Иван бу җасус йолкышларны тәхет түренә дә китереп утыртты, ди. Казанга — Шаһгалине, Хаҗитархан дигән ерак бер калага — шушы чын Дәрвишне. Ләкин икесе дә, кулдан кисеп ташланган тырнак шикелле, барыбер дә үз ватаннары, үз туганнарының җаннарына үтеп керә алмаганнар. Борчаклары пешмәгән, тәннәре һәм җаннары ялганмаган. Ватандашлары боларны черек бүкән урынына су читенә этеп чыгарганнар. Чөнки черек бит болар, тоташы белән черек! Шуңа күрә һичбер төрле орлык яки алмаш калдыра алмаганнар. Болардагы череклек бөтен илгә йоккан, илне череткәннәр. Хәзер, менә, Казан дәүләте дә, Хаҗитархан да юк. Бар кыйтганы, барча күршеләрне дер селкетеп тоткан Алтын Урда мәмләкәтенең
3. «К. У.» № 1
65
ВАХИТ ИМАМОВ
66
эзе дә калмады бит. Ай-Һай, Сөләйман өчен дә сөенеч микән соң бу? Җиһан бит ул — орыш кыры, туктаусыз алыш сыман. Бүген кемдер җиргә егыла йә тезләнә икән, аның өстенә дошман калкып чыга. Әгәр шул җиңүче, арслан йә үгез шикелле көрәеп, инде синең өстеңә килеп ябырылса? Аһ, бу бизмәндә оттырмаска иде бит, һичбер дошманны да азындырмаска, үз вакытында баш түбәсенә сугып миңгерәтергә һәм юк итәргә иде!..
Дәрвишгали, йолкыш, һаман сөйли, быдыр-быдыр килә. Аның сүзләре вакыты- вакыты белән Сөләйманның да колагына килеп керә сыман. Ә эчтә ут.
Казан артыннан Хаҗитархан ханлыгы да урыс кенәзләренең итек астына сузылып ятканнан соң кичә генә урыс ялчысы булып йөргән Нугай Урдасына да чират җиткән икән. Әүвәл анда Исмәгыйль мирза бертуган абыйсы Йосыфны суеп үтергән, ә ул катыйлның җанын Йосыф-мәрхүмнең улы Юныс кыеп аткан. Юнысын хәзер, үзләре чиратында, Исмәгыйль-катыйлның уллары эзәрлекли, Сарайчык каласын тоту, мәмләкәтне саклау турында уйлап та караучы юк, ди. Йосыф-мәрхүмнең кызы Сөембикә турында «Шаһгали сатлыкҗанга көчләп кияүгә биргәннәр», дигән хәбәр килгән иде, ике-өч ел чамасы узуга, ул мәликә дә саргаюдан үлеп киткән икән. Сөембикәнең Үтәмеш атлы улын урыс кенәзләре көчләп чукындырган. Йосыф морзаның Сөембикәдән кечерәк улы Әкрам Казан ханлыгын кабат торгызырга тырышып яу йөргәндә җанын тәслим кылган. Хаҗитарханда хан булып утырган Ямгурчы, Казан каласы эчендә берничә ай буена хаким исәпләнгән Ядегәр, заманында тәхет даулап йөргән Мөхәммәд, Сәхиб, Сафа, Бүләк, Сәгадәтгәрәйләр — һәммәсе дә сагынып сөйләргә вә искә төшерергә генә калды. Бүген үзләре дә юк, мәмләкәтләрен дә җил туздырды инде. Таркалды, коргаксыды, юкка чыгып бетте җир селкетеп яшәгән бөек татар.
Хәер, алай дисәң, Кырымдагы Дәүләтгәрәй хан, түл туплаган гаярь үгез сыман, торып-торып аваз бирә әле. Әнә, үзенең Дәрвишгалигә кушып җибәргән юллама хатында солтан хәтле солтан галиҗәнапләренә нинди тәкәббер рәвештә киная ташлаган бит!
«Синең татарларга ярдәм кулы сузмасыңны беләм. Бер аранга ике үгез сыймый, дигәннәре, тәгаен дә, шулдыр. Әмма үзем Казан ханлыгының урыс астына сузылып ятуы белән ризалаша алмыйм. Син кире кагып фәрман юлласаң да, мин, барыбер, Мәскәү өстенә зур яу белән барам. Ул Иван атлы явыздан Казанны безнең кул астына кире кайтаруны таләп итәчәкмен. Ул тыңламый икән, бөтен мәмләкәтен яндырып көл итмичә, кире кайтасым юк!»
— Әйдә, әйдә, үгез белән сөзешергә алын да башыңны яр инде, — дип үзалдына пышылдады солтан. Бераз гына вакыт тын алып, уйланып утырды да, йөзьяшәр имәннәр мәгърурлыгы белән өстәп куйды.
— Юк, татарга йөгән йә дилбегә дигәннәрен берүк бирмә икән! Ияргә мен дисә, туган аталарын да танырга теләмичә, харап эре булып кыйланалар. Үзләренә-үзләре харап инде болар, валлаһидыр, харап!..
Сөләйман солтан җансакчыларына борылып фәрман бирде.
— Бу дәрвишнең, бүкән өстенә ташлап, башын чаптырыгыз!..
Ике-өч айдан соң Кырымнан хәбәр кайтты.
— Үзенең улларын һәм йөз егерме мең җайдаклы гаскәр ияртеп барса да, Дәүләтгәрәй һични кыра алмаган. Дөрес, Рәзән олысына кереп, бик нык талаганнар, меңәрләгән ясир җыеп өлгергәннәр. Мәгәр Явыз Иван Үзи3 дәрьясына Песәй елгасы кушылган җирдә яңа кирмән төзеп куюга ук, Дәүләтгәрәй, койрыгын кысып, үзенең Кырымына кире борылган, ди.
3 Үзи — Днепр.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
49
— Әткәй! Французлар кәрләләрдән торган цирк җибәргәннәр. Аларның колгага менүчеләре, бауда йөгерүчеләре, сорнайчылар, көрәшчеләр, хәтта кәмитчеләренә чаклы — барысы да орчык буе гына адәмнәр, ди. Көннәр буе сараеңнан чыкмый утырасың. Халыкның синең хакта хаста булып ята, мәмләкәт белән идарә итәрлек куәте калмагандыр, дип уйлый башлавы бар. Әйдә, синең белән бергә барып карыйк, — дип кызы Мәһруй кереп ялынгач, Сөләйман пайтәхет урамнарына чыгып ялтырады.
Кәрлә кәмитчеләр уенын караудан гына тәгәрәп төшмәсә дә, шуннан үзенә сабак алып калды. Әһә, коллар күзенә төтен җибәрү өчен, әледән-әле алар каршына чыгып ялтырау отышлырак икән. Шуның хакына гына ул Истанбул мәйданнарында биюче малайларга, Вена каласыннан китерелгән биш йөз җырчылар хорына, пәһлеваннар бәйгесенә күз ату өчен чыгып йөргән булды. Анысы да туйдыргач, Топкапе вәзирен чакыртып, хәйлә корды.
— Мин Мәхмүт солтан капкасыннан чыккан саен туптан атып хәбәр бирәсез бит. Шуны ишеткәч, базарларда хәмер сатучылар, шарлатаннар, чегән караклары, таракан урынына, шундук базга поса. Син моннан ары көнсаен туплардан ике мәртәбә аттыра торган бул әле. Солтан тагын иснәнергә чыкты, тынгы бирми, дип итәк-җиңне җыеп йөрергә күнексеннәр...
Кызы Мәһруй һаман бирешергә теләмәде, ахры, Сөләйманның тәхет залындагы почмагына йә җиде-сигез яшьлек малайлар хорын, йә ун-унике яшьлек көйчеләрне кертә башладылар. Солтан эндәшмәгәч, азынуның чиген оныттылар. Скрипка, думбра, курай тоткан шул ук көйче малайлар беркөнне мунчага, Сөләйман юынып утырган чакта килеп кергән. Көйләрне матур, моңлы итеп сыздыралар алай сыздыруын, әмма берсенең генә дә билдә ыштаны юк.
— Коралларын җыеп мичкә ташла! — дип кычкырды Сөләйман яндагы вәзиренә. — Ә бу малайларны моннан ары гел күрәсе булмыйм!..
Мәһруй гына һич тынмаган икән, төксе генә елмаеп, янә кергән. Түзә алмагач, Сөләйман катибларына таба күз ташлады.
— Фәрман әмәлләгез. Рөстәм киявем баш вәзир дә, сәргаскәр дә түгел!..
Бер атнадан Сөләйман өчен бик тә сирәк була торган сөенечле хәбәр китерделәр.
— Вена каласында тагын бер дошманың, таҗсыз король Фердинанд җанын тәслим кылган. Тәхеткә хәзер аның Максимилиан атлы улы менгән икән.
Юк, бу юлы да Сөләйманның йөзендә елмаю чаткылары һаман чагылмады.
Төнлә Хүррәм төрбәсе янына барып утыргач, Сөләйман тагын тирән уйга калды.
Ялгызлык — хәтта солтан галиҗәнапләре өчен дә сихәт өсти торган, ләззәтле халәт түгел. Хүррәмне юксынудан, аның белән сөйләшеп йөрүләрдән котылып та, онытылып та булмый. Аны алыштырырдай фәрештәне, алиһәне, киңәшчене, илһамчыны, сөяркәне — берсен дә Сөләйман күпме генә эзләсә дә таба алмаячак. Хүррәм җанашның хәтта рухы да кояш кебек сүнми яктырта бит. Сөләйман сарайга гына түгел, мәгарә эченә, кое төбенә төшеп качса да, аның яктысыннан, җылысыннан котылачак түгел.
Ә югыйсә, Сөләйман җитмешне дә тутырып узды инде. Шуның кырык биш елы — солтан тәхетендә. Ул — унынчы солтан, мәмләкәт тарихында тәхетне аның чаклы озак еллар буе үз кулында тоткан башка таҗдарлар юк. Хәер, җыен кара гавам, надан көнчеләр, дошманнар һәм синең чәнчелеп төшүеңне көтеп йөрүчеләр генә солтаннарның тормышын балда-майда, җиде кат болытлар өстендә йөзү, дип уйлап хаталана. Мондый олы йөкне 3.* 67
ВАХИТ ИМАМОВ
68
тартуның никадәрле газаплы икәнен солтан үзе белә дә, Ходай Тәгалә генә гел күзәтеп тора.
Сөләйманга Аллаһ каршында кызарырдай яки Хак Тәгаләнең аны җәһәннәм табасына бастырырдай гөнаһы юк сыман. Бабасы Баязит Икенче белән әтисе Сәлим аңа төрек җирләреннән тыш тагын унбер-унике вилаять калдырып киткән иде, Сөләйман аларның санын егерме бергә җиткерде. Вилаять яки сәндҗак, еракъяк, дип әйтү генә ансат, ә алар — элек Эллада, Мисыр, Гыйрак, Шам, Алжир, Тунис, Триполи, Кырым, Судан дип аталган олы-олы илләр, мавр, эфиоп, азәри, әрмән, гөрҗи, болгар, мадьяр, югослав, албан, серб, хорват, валах һәм тагын әллә нинди халыклар төзегән аерым мәмләкәтләр. Урта диңгездәге барча утрау — аның атаулары. Бүген аларның һәммәсе дә Сөләйман кул астында, элеккеге төрек солтаннарының бу кадәрле байлыкка ия булганы юк. Аңа бер генә солтан рухы яки туачак оныклар да җебегән, ялкау, пошмас, куркак булуда гаеп ташлый алмый. Халык аңа әле үзе исән чагында ук «Кануни», «Шәүкәтле» дигән югары атларны бер нигезсез көе, тиктомалдан гына такмагандыр. Язган икән, булдыралар икән, инде улы Сәлим яисә оныклары да шундый ук дан яулап карасыннар. Сөләйман үзеннән бигрәк мәмләкәтне һәм төрек халкын бөек тә, шәүкәтле һәм шөһрәтле дә итте. Сөләйман дәүләте — билен бөгә-бөгә хәер сорашып йөрүче сәүче дә, кемдер бармак янаганга тезгә чүгә торган ялчы-кол да түгел. Ходайга мең шөкер, төрек бүген бар мөселман дөньясын үз кулында тота, аның җиһандагы теләсә кайсы нәсара кайсарын тезгә чүктерерлек куәте-гайрәте бар.
Бервакыт Хүррәм ничек дип канатланып, янып, йөгерә-йөгерә кергән иде әле?
— Карале, кара, хуҗакаем минем, бер шаирь синең хакта ничек матур язган! «Җиһанның барча почмагыннан билен бөгеп килгән илчеләр өчен Шәүкәтле Сөләйман солтан галиҗәнапләренең итәк очына бит орырга дип чиратка басу да сәгадәт вә бәхет саналадыр». Итәк очын үбүне бәхет, димәгән бит, ә шуның өчен чиратка эләгүне дә олы бәхет, дигән. Әй, алтыным, әй, шөһрәтлем минем!..
Юк, ул шагыйрь чаманы нык бозып күпертмәгән, шыттырмаган алай. Французлар, австриялеләр, фарсылар, мадьярлар юллаган илчеләрне искә алу да артык. Аларның гына хакимнәре түгел, хәтта инглизләр кайсары Генрих Өченче дә, «төрек мәмләкәтенең эчке тәртипләрен өйрәнергә рөхсәтең бир», дип ялварып, «мәңгелек томаннар ватаны» дигән сихерле атавыннан җитмеш диңгез аша никадәрле илчесен куган иде ләбаса. Мәмләкәтең даны шундый атауга да барып җиткән икән, солтанга да шөһрәт. Тик менә алмашчылар ул төзегән йортны исән-имин һәм шәүкәтле хәлдә саклый алырлармы? Тәхетне көчсез, умырткасыз, карак, надан хаким үз кулына алса, Сөләйманны да сагынырлар, юксынырлар әле.
Сөләйман чамалый, ул әүлия яки фәрештә дә, пәйгамбәр дә түгел. Ибраһим, Мостафа, Җиһангир, Баязит кебек якыннарын харап иткән өчен, мөгаен, аны сират күпере башында кулларына гөрзи тоткан Нәнкир яки Мөнкир көтеп торыр. Сөләйман ил дигән үтә кадерле һәм газиз өйнең ниргәләрен какшатырга ирек куя алмады. Хаталандымы? Ай-һай. Ярар, ул барысына да төкереп кенә карап, барча улларын да исән калдырган булса? Соң, Сөләйман үзе китеп баруга ук, Мостафа — Сәлим энекәшен, Сәлим — Ибраһимны, ә Ибраһим Баязитның гомерен барыбер дә кыеп бетерәчәк иде. Бер уйласаң, Сөләйман киләчәктә уллары ясаячак гөнаһларны да үз өстенә алды, мөгаен, шулар хакына утлы табаларда биергә туры килер. Язмыштан узмыш юктыр, җәза икән, җәза.
Ә менә болай, күктән Әҗәл төшкәнне көтеп яту бер дә рәхәт түгел. Җитмеш тулды, бүген-иртәгә түшәккә егылуы, чирли башлавы бар. Аннары ул түшәк өстендә бер йотым суга да тилмереп ятучы мескен хәленә калсынмыни инде? Аның әтисе Явыз Сәлим атасы Баязитның җанын кыйган, диләр. Сөләйманның улы Сәлим, бәлки, аңа агу да каптырмастыр. Гәрчә, анысы өчен дә өздереп әйтүләр бик-бик шикле. Ләкин хәтта тап-таза көенчә сарай буенча өрәк кебек йөрүнең дә һичбер хаҗәте юк. Зиһене төзек булган адәм баласы, әнә, кыргый кошлар йә хайваннар төсле,
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
69
башкаларга ризык булмас өчен, кызганыч хаста хәленә калмау өчен, якыннар һәм халык хәтеренә сәламәт, төзек, сөйкемле көенчә кереп калу өчен — читкә качып, чит-ят күзенә күренмичә генә хушлашырга тиештер ул анысы. Менә шулай — горур, газиз, матур булып китә белү хәер.
Тик кенә яткан ташны мүк баса, ди, читкә китеп югалырга кирәк. Әнә, австриялеләр, мадьярлар өстенә Сөләйман алты тапкыр барды, тик Вена каласын да, Фердинанд корольне дә тез астына сузып сала алмады. Яуда үлү — шөһрәт. Сүнәр алдыннан ут та дөрләп ала. Җәсәдеңне якыннарын, яки дошманнарың кыргый җанвар сыман калҗаларга өзгәләп бетергәнче, яуга, яуга кузгалырга кирәк!
50
Нәүрүз бәйрәменә туры китереп, Сөләйман диван җыйды. Тормыш — дәрья бит ул, хәтта солтаннан да сорашып тормыйча, үз көенә ага. Берничә бәйләрбәк вафат булган яки сырхау икән, алар урынына гаярьлекләре ташып торган яшь егетләр килгән. Яңа баш вәзирне сирәк кеше генә күреп белә, Мәхмүт Сакаллыны шәйләп, хәтәр шомландылар. Сәбәбе дә җитди. Мәхмүт элек дарга менгән Пәри Рәистән чак-чак кына кайтыш. Бөтен йөзен куе сакал баскан, ике күзе төймәдәй ялтырый да колаклары гына тырпаешып тора. Аның хәтта сөйләшкән чагында да авызын күреп булмый. Сөләйман да аны бик кәпрәйтмәс иде, Мәхмүт Сакаллы Вена ягыннан шул, малай чагында әсирлеккә төшкән бер югослав. Аның турында «кайчагында ул үз- үзен Сокол, Соколович, дип олылый һәм юата да», диләр. Ярар, юатсын соң. Иң мөһиме, ул туган ягындагы юлларны шәп белә, аның бөтен кыйммәтлеге шунда.
— Яңа яу сәфәре игълан итәм, — дип Сөләйман сүз башлагач, һичкем каушамады. Ярты җиһанга җәелгән каһанлыкның кайсыдыр почмагында корал зеңгелдәтеп алу — гөнаһ гадәт түгел.
— Сәргаскәр итеп баш вәзир Мәхмүтне билгелим, тик аның янәшәсендә үзем дә барачакмын, — дигәч, сагайдылар.
Солтан яуга йөрүләрдән бизгән иде ләса. Кыяфәткә дә нык бирешкән, картайган бит инде. Чәче, сакалы, хәтта кашлары да ап-ак. Буйга да ярты карыш чамасы түбән чүккән сыман. Бабай, һичбер шиксез, бабай. Мондый яшьтәгеләр, гадәттә, намазлык өстеннән аерылмый. Сөләйман ияр өстенә менә алыр микән?
— Австриялеләр белән мадьярлар тәхетенә Максимилиан атлы малайны утыртканнар. Ә ул безгә ясак түләүдән баш тартмакчы икән. Кигәвеннәр сыман читтә дулап кына бер үгезнең дә мөгезен сындырып булмый. Без Максимилиан атлы шул мәнсезне иман вә сөннәткә утыртып кайтачакбыз.
Беренче май иртәсендә юлга кузгалганда Сөләйманның һичбер ярдәмчесез көе ияр өстенә сикереп атлануын күргәч, бәкләр генә түгел, гап-гади сыбай белән җайдакларның да һәммәсе, гаҗәпләнүдән шаккатып, баш чайкады.
— Кәй, тау башына туктап тын алырга утырган ак болытлар шикелле сабырлана белми бу һаман! — дип әүвәл соклануларын яшерә алмадылар.
— Ярар, аптырашмагыз, Чыңгызхан да бу яшендә иярдән төшмәгән, ә бер гарәп әмире йөз яшендә дә гаскәрбашы булып йөргән әле, — дигән хәбәр таралганнан соң гына күпчелеге тыныч, иркен сулагандай булды...
Сәфәрнең беренче өлешен, гадәттәгечә, җиңел һәм тиз үттеләр. Белградка барып төртелгәннәр генә иде, нәкъ элеккеге сәфәрләрдәге шикелле үк, тагын чиләкләп коя-коя, күк йөзен бертуктаусыз яңгыр каплап китте. Сөләйман, кызулыгы белән, чатырын Дунайга якын кордырттырган. Ярларыннан чыгып котырынган елга солтанның алтын манаралар белән бизәкләнгән күчмә йортын кырмыска оясыдай юып алып китте.
— Нинди Ходай каргаган төбәк булды соң бу! — дип сүгенде Сөләйман, җилән итәкләренә ябышырга өлгергән яфрак белән үлән калдыкларын куллары белән сыпыра-сыпыра. — Әллә бу төбәкне нәсараларның үз Алласы яклый микәнни соң? Җиденче мәртәбә килүем бит инде, тик бер тапкыр да суга төшкән тавык хәленә
ВАХИТ ИМАМОВ
70
калмый кайтып киткәнем юк.
Сөләйман баш вәзир чатырына күченеп оя корырга мәҗбүр булды, тик яңгыр һич кенә дә туктарга җыенмады. Туктаусыз дымлылык билсез итте бугай, солтанны көймәле арба эченә күчерделәр. Әле ярый, дошман күзе бу тирәгә җитми. Буда каласына кадәр сузылган барча җирләр — Сөләйман вилаяте, аның белән солтан куйган бәйләрбәге Касыйм идарә итә. Дошман тоткарламый, шунысы да юаныч хәзергә.
Семлин кирмәне каршындагы кырга чатыр корып куйгач, Сөләйман янына байтак еллар элек вафат булган Янош аркадашның улы Иоанн Сигизмунд килеп җиткән. Егермесе дә тулмаган егет кенә әле, ә тавышын бөереннән чыгарып таләп итә.
— Максимилиан бернинди дә король була алмый! Син ул бушкуыкның хәтта атасына да таҗ кидермәдең. Андый бәхетне синең кулдан минем атам гына күрде. Атасы Фердинандны король дип танымагансың икән, бу бушкуыкның да король дәрәҗәсен йөртергә хокукы юк! Мин — законлы король Яношның малае, таҗга да тик мин генә лаек!
— Әйе, син хаклы, — дип ризалашырга мәҗбүр булды солтан. Ә үзе тәхетне кулларында тота белмәгән бу җебегән нәсел дәвамчысын чатырдан пычрак, сасы себерке белән куып чыгарырга да әзер иде. Ләкин алда кансыз яулар көтә, Максимилианны җиргә тезләндерә торган уенчыкны култык астында тоту отышлырак.
— Әйе, таҗга лаеклы син, тик... тик ул таҗны Максимилиан кулыннан талап аласы бар әле. Син дә шуңа булыш.
Семлин каласыннан Сегитвар кирмәненә төбәп юлга чыккач, Мәхмүт Сакаллы чыбыркы уйнаткан сыман гел-гел куалады.
— Алда — дошман җире, инде монда ук шымчыларның мыжлап торуы бар. Дошманга «солтан галиҗәнапләре картайган һәм хәлсез», дип сөенергә ирек куеп булмый, юлда кияү егетедәй тиз йөрергә кирәк.
Ике көнлек араны бер тәүлек эчендә уза-уза ашыкканнар иде, ак күбеккә баткан чапкын китергән хәбәрне ишеткәч, баш түбәләренә балта түтәсе белән суккан кебек булды.
— Сегитвар кирмәнен хорватлар үз кулына эләктергән. Алар төрек бәге Госман белән аның улы Миргазизне дарга асып куйган. Сегитвар гарнизоны белән хәзер Никола Зринья дигән хорват җитәкчелек итә.
— Ул Зеринҗәнең үзен бүген үк, хәзер үк дар агачына асып үтерегез! — дип үкерде Сөләйман, үз-үзен белештерми. — Сегитвар — Буда вилаятенең бер аймагы гына. Сегитвар белән мәрхүм Госман гына түгел, Будадагы Касыйм паша да җитәкчелек итә. Сегитварның хорватлар кулына эләгүе өчен ул гаепле. Ул йоклаган. Аерым бер алай юллагыз да ул җебегән Касыймны да дарга астырыгыз!
Сөләйман ут шикелле кызышып түшәккә аугач кына Мәхмүт Сакаллы мыскаллап һәм карышлап, һәрбер сүзен үлчи-үлчи сүз башлады.
— Зриньяны дарга астырып куйсаң, бу хактагы хәбәр Вена белән ике арадагы барча кирмәннәргә барып ирешәчәк. Барыбер үлем көтеп торуын абайлагач, бер генә кирмән башлыгының да үзе теләп бирелмәве, ак әләм дә ташламавы мөмкин. Аннары ул Будадагы Касыйм пашаны астырырга фәрман юллап та, бик ашыктың бугай. Безнең үз эчебездәге башбаштаклыкны вә җебегәнлекне күреп, дошман сөенәчәк. Безнең хурлыкка калу — дошманга көч өсти, аны камалышта бирелмәскә генә этәрәчәк.
— Син хаклы бугай шул, — диде Сөләйман, байтак уйлап торгач. — Яңа чапкыннарны ияргә күтәр инде, теге фәрманнарны туктатырга кирәк.
Соңардылар, Сөләйман юллаган тәүге фәрман турында Сегитвар эчендәгеләр дә ишетеп өлгергәннәр. Зринья диварлар өстенә йөзәрләгән туплар тезеп куйды, кирмән корыч боҗра белән ураткандай булды. Төрекләр аны камалышка алып, төрле яктан өзлексез утка тота башлады. Әллә дарылар дым суырып өлгергән, әллә эрерәк
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
71
тупларыннан ут ачарга шүрләгәннәр инде, кирмәнгә сизелерлек зыян китерә алмадылар. Дивар өстенә тезелгән туплардан да төрек яугирләре өстенә туктаусыз ут яуды.
Мондый атыш бәйгесе ун көн буе дәвам итеп тә һичбер төрле нәтиҗәгә ирешмәгәч, Сөләйман кирмәнгә арадашчы илче җибәрттерде.
— Зеринҗәгә тапшыр, капкаларны ачса, мин аны хорватлар вилаятенә бәйләрбәге итеп куячакмын.
Ак әләмен кулларына йомарлаган илче башын иеп кайтты.
— Мин солтанның үз вәгъдәсен ничек итеп үтәгәнен күптән беләм инде. Ул Вена янәшәсендәге Гюнс кирмәнен атналар буена яклаган Николай Юрисичны да, ялган вәгъдә белән кул күтәртеп, дарга асып куйды. Ә мин дарга асылганчы, яу кырында, кулга кылыч тотып һәлак булуны өстен күрәм.
— Алга, алга, диварлар өстенә! — дип Сөләйман ярсып кычкыргач, яңа бер көч белән һөҗүмгә ташландылар.
Баш өстеннән сызгырып очкан ядрәләр шавына түзә алмыйча, Сөләйман солтан үзенең бәрхет чатырына чумды. Аның көндәлек алып бара торган матур гадәте бар. Шома күн тышлы шул дәфтәрен алып, соңгы битен ачты да сәйләндәй тезелгән гарәп хәрефләре белән тиз-тиз язып куйды:
«Мең дә биш йөз алтмыш алтынчы санәнең көз башланган бишенче кичәседер...»4
— Солтан галиҗәнапләре, солтан галиҗәнапләре, җиңү яуладык без! Зриньяны яу кырында турап ташладылар, безнекеләр кирмән капкалары аша бәреп керде! — дип кычкыра-кычкыра чатыр эченә иңгән баш вәзиргә җавап сүзе әйтүче табылмады.
Сөләйман Кануни, Шәүкәтле Сөләйман, кулына каләм тоткан көенчә, мәңгелеккә күчкән иде инде.
Чаллы, 2014.