КИТАП КИШТӘСЕНДӘ НИЛӘР БАР?..
Чаллы төбәгенең иҗат көчләрен гүзәл Чулман буендагы Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләренә төрлесе-төрле елларда төрле язмышлар белән килеп урнашкан, хисләрен, фикерләрен образлы итеп башкаларга җиткерергә Аллаһы Тәгаләдән сәләт бирелгән язучылар тәшкил итә. Төрлесе төрле яктан булсалар да, төбәк язучыларының бер уртаклыгы бар. Аларның һәрберсе — авылда туып-үсеп, халык тәҗрибәсен, хыялын, зиһенен, тапкырлыгын, уй-фәлсәфәсен, хикмәтле сүзен, ягымлы телен җанына сеңдереп үскән талант иясе.
Факил Сафин — татар әдәбиятында шагыйрь буларак та, прозаик буларак та мәртәбәле урын тоткан, танылган әдип. Аның «Соңгы көз», «Гөлҗиһан», «Биек тауның башларында», «Саташып аткан таң», «Шәүлә» һ.б. чәчмә төрдәге әсәрләре тематик- проблематик яңгырашы белән дә, фәлсәфи һәм психологик тирәнлеге, үзенчәлекле герой-характерлар, укучыга эстетик тәэсир итүнең күп төрле алымнары белән дә милли прозабызның зур уңышы булып тора. Әдип татар әдәбияты үзенең иң борынгы чоры күтәргән темаларга, кеше гомеренә, шәхесенә, хокукына игътибарлылык, гаделлек, сабырлык, игелеклелек, шәфкатьлелек идеяләренә, мотивларга тугрылык саклый, яшәешнең, иң беренче чиратта, гомумкешелек җирлегенә, менә шушы бер- берсенә кагылышлы фәлсәфи-эстетик кыйммәтләренә барып тоташуын аңлап иҗат итә. Күптән түгел генә дөнья күргән «Былбыл оясы» повестенда ул тагын бер кат нәкъ шушы кыйблага йөз тотуын дәлилли. Әсәрнең төп сюжет сызыгы тормышчан вакыйгаларга нигезләнгән. Әсәр эчтәлеге киң яңгырашлы. Монда язучының дөньяны аңлавының тагын да тирәнәя, иҗат мөмкинлекләренең куәтләнә баруы күренә. Автор намус, тугрылык, җаваплылык, вөҗдан сафлыгы кебек гомумкешелек кыйммәтләрне раслау белән бергә, безнең милләткә кагылышлы туган тел, милли сәнгатьнең үтә мөһим мәсьәләләрен күтәрә, тирән фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый. Автор табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренә кагылышлы яңача фәлсәфи карашларын да белдерә. Әсәрдә җәмгыять һәм кеше, кеше белән кеше мөнәсәбәтләре бер-берсенә бик нык үрелгән, язмышларының бер-берсенә бәйләнгән булуы ассызыклана.
Әсәрнең төп герое Хәсән — КамАЗ эшчесе. Бернинди хөсетлек, көнчелек хисләренә урын бирмәгән саф күңелле бу ир иң яраткан кешесенең хыянәтенә тарырмын дип һич кенә дә уйлап карамый. Әмма эшеннән очраклы рәвештә генә өенә сугылган ир хатыны Нәфисәне икенче берәү белән чамадан узган оятсыз халәттә күрә. Гаилә таркала. Хәсәннән башка яши белмәгән һәм яши дә алмаган хатын, берничә елдан, гафу үтенеп, иренә кабаттан кайта. Инде бер тапкыр аның яшьлек хатасын гафу иткән ире бу олы хыянәтне дә кичерә. Әсәрнең шушы рәвешле чишелеше укучы күңелендә, бигрәк тә хыянәт ачысын үзе кичергән укучыда ризасызлык та уятыр сыман. Әмма монда автор иҗат процессының мөһим кануннарыннан берсе булган характер мантыйгыннан чыгып эш итә. Кеше холкындагы каршылыкларны тормышчан итеп сурәтли, холык мантыйгын эзлекле, бөтенлекле итеп күрсәтә. Матур итеп җырлаучы Нәфисә — хис кешесе, Хәсән исә әсәрнең буеннан-буена акыл һәм бурыч кешесе итеп сурәтләнә. Ул тормышларының болайга борылуында хатынын гына гаепләми, үзенең ялгышларын — сөйкемле, сөекле, җыр яратучы хатынының күңеленә ачкыч табалмаганын да таный. Рухи ныклык, акыл һәм хис бөтенлегенә ия шәхес буларак, герой укучы күңелендә хөрмәт хисе уята.
Төп һәм ярдәмче сюжет сызыкларын, әсәр дөньясын бер фикер берләштерә: барлык каршылыкларны җиңә, кара фикерләргә юл калдырмый торган мәхәббәт хисләрен сакларга кирәк. Монда ир белән хатын мөнәсәбәте генә күздә тотылмый, әлбәттә. Кызганычка, гафу итә белү, кичерү психологиясе күрсәткәнчә, мондый игелекле гамәлне кылырга бик азлар гына сәләтле була. Моның өчен Ф.Сафинның үзәк герое кебек көчле, үтә олы җанлы булу кирәк.
Әгәр проза әсәренең авторы шагыйрь дә икән, аның чәчмә әсәрләрендә дә лирик нәфислек үзен ачык сиздерә. Бу әсәрдә дә кеше хисләре, психологиясе үтә нечкә төсмерләр белән бирелә. Ф.Сафин әсәрләренә хас тагын бер үзенчәлек
— ул тирәндә яткан киная-подтекст, образларны метафорик итеп сурәтләү. Бу әсәрдә чамасын белеп кенә метафоралаштырылган образлар кешенең яшәешенә хас проблемаларны
5* 131
тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, әдәби әсәр әле ул тарихи вакыйгаларны, мөһим хәлләрне тарихта калдыра торган артефакт та булып тора. КамАЗ тормышы белән бәйле хәлләр һәм 90нчы еллардагы милли- сәяси көрәш вакыйгалары сурәтләнгән күренешләрдән шул чор сулышы бөркелә. Әсәреннән әсәренә тормыштагы матурлыкны һәм мәрхәмәтлелекне төп тема итеп күтәрүче Факил Сафин укучыларына менә шундый мәгънәле повесть бүләк итте.
Милли мәсьәләләр — һәр халык өчен мәңгелек. «Җире уртак, дибез, эше, таңы... Ә шулай да һәр кавемнең аерым-аерым каберстаны». Айдар Хәлимнең беренче карашка исеме укучы өчен шактый сәер яңгыраган «Хунвэйбин» романы хакында сүзне шагыйрь Р.Фәйзуллинның менә шушы юллары белән башлыйсы килә. Чөнки бу әсәр — милләтнең асыл үзенчәлеге, үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында. Әлеге титаник хезмәтне әдәбият белеменә Лев Толстой кертеп җибәргән фокус термины белән бәяләргә була. Бераз үзгәртеп, язучының иҗат фокусы дияргә дә була. А.Хәлимнең «Өч аяклы ат» повесте, «Татар вакыты» романы, «Кылганнар чәчкә атканда», «Трофей ашъяулык», «Җырлар вакыт», «Берлинга хат», «Казыктагы тальян», «Кара кышта», «Эңгер», «Авылдаш», «Ыгды-быгды чокыры», «Паравыз кычкыртты», «Әкчин» хикәя-новеллалары, йөзләгән публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә, чыгышларында яңгыраган тематик- проблематик, әхлакый-этик, эстетик фикерләре, күзәтүләре, әйтерсең, күпсанлы нурлар белән тоташтырылып, бер үзәккә җыела да, алар бер фокуста очраша һәм көчле , кодрәтле энергияләре белән күпкырлы бербөтен тудыра.
Бу романга тәнкыйть игътибар итми калмады. Матбугатта «күләме белән генә түгел, күтәрелгән проблемаларның тирәнлеге, колачы белән татар әдәбияты тарихында тиңдәше булмаган роман», «чын мәгънәсендәге милли әсәр» дигән фикерләр яңгырады. Әсәрнең жанрын анык кына билгеләп булмый. Монда Айдар Хәлимгә хас публицистика да, фәлсәфилек тә, шагыйрьлек тә, сатира да, юмор да — барысы да урын алган. Әсәрнең композициясе, аның катламнары, фикри-гамәли генезисы төп герой итеп бирелгән Иркен образына килеп тоташа, вакыйга-хәлләр аның катнашында бара. Иркен — татар әдәбиятындагы традицияләрне дәвам иткән, әмма масштаблыгы ягыннан моңарчы татар әдәбиятында әлегә урын алмаган герой. Ерак тамырлары белән татар җиреннән булып, Америкада яшәп ятучы һәм монда Америка татарларыннан делегат рәвешендә катнашу өчен татар конгрессына килгән кеше. Шушы җыенда катнашам дип кенә килгән булса да, аның сәфәре, көтелмәгән фаҗига сәбәпле, бер елга сузыла. Автор героен милли тарихи вакыйгаларның шаһите итә, Татарстан буйлап авылларны, шәһәрләрне барлата. Бу очрашуларның һәрберсе кабатланмас сюжеты, проблемасы, төенләнеш һәм чишелеш структурасы булган роман эчендәге микроманны хәтерләтә. Иркен Сәлахи күргән хәлләр чаң сугарлык. Ул, беренче көннән үк, татар милләтенә ят булырга тиеш күренешләр белән очраша башлый. Әсәрнең безнең шәһәр укучылары өчен тагын бер кызыклы ягы бар. Вакыйгалар күбрәк Чаллы шәһәрендә бара. Иркеннең күзәтүләре алда анализланган, телгә алынган проблемалар белән бәйле. Яшәешнең төп мәгънәсе
— үзенчәлек. Ул бөтенләй диярлек юкка чыккан. Чөнки буйсыну булган җирдә ирек юк, ирек булмаса, үзенчәлек тә юк. Милләтне коткарырга кирәк. Әмма нинди юл белән? Дөньяны күп күргән, Кытайда гына түгел, мондагы җирле хунвэйбиннар галәмәтләренә дә шаһит булган Иркен (әлбәттә инде, автор): «Иман, эчке рухны ныгыту», — белән дип җавап бирә. Иман ул — мәхәббәт. Аллаһы Тәгалә бар иткән кешене ярату, кеше өчен Аллаһы Тәгалә биргән гүзәллекне, җирдәге матурлыкны ярату, аның байлыкларын исраф итмәү, саклау, кешеләр арасында булырга тиешле намус, әхлак, вөҗдан, тәүфыйк, инсаф, әманәт, самимилек, шәфкать, мәрхәмәт кебек сыйфатларны, төшенчәләрне, җыеп әйткәндә, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тәртипне олылау, үз итү. Әдип куйган бурыч
— татар милләтен җир йөзенең тәрәккыят арбасыннан төшереп калдырмау. «Әдәби «мин» белән янәшә милләт кичерешләре, ватан язмышы, иман хөкеме һәм туган тел мәсьәләләре тоташ бер агым булып сурәтләнеп бара. Катламнарның иң тирәнендә милли горурлыгын югалтмаган, иманын сатмаган шәхес кенә төшенә алырлык пласт.
Тәнкыйтьче галим Т.Галиуллин бер хезмәтендә Айдар Хәлимгә: «Гражданлык пафосын затлы сүзгә төрә белүче әдип», — дип бәя биргән иде. Әлеге фикер
әсәрнең композицион корылышы белән дә, сөйләмнең төрле формалары — автор хикәяләве, персонажлар телендәге төгәллек, индивидуальләштерә белү осталыгы, лирик чигенешләрдәге нәфислек һәм башка бик күп үзенчәлекләр белән дәлилләнә. Форсаттан
ЛИЛИЯ ХӨСНЕТДИНОВА
132
файдаланып, бер фикерне анык итеп җиткерәсе килә. Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим, Ф.Сафин һәм башка әдипләрнең иҗаты никадәр дәрәҗәдә тирән милли хисләр белән сугарылса, аларда шул ук дәрәҗәдә, көчтә гомумкешелек идеяләре яңгырый. Үзенең милләтен яраткан кеше башка милләтләрнең дә хәлен аңлый. Айдар Хәлимнең иҗатында да, шул исәптән «Хунвэйбин» романында да кешене милләтенә карап түгел, бәлки иманына, ярдәмчел сыйфатларына карап бәяләү урын алган.
Фәүзия Бәйрәмова — милләт язмышы темасына аеруча еш мөрәҗәгать итүе, шушы юнәлештә гражданлык хисенең көчлелеге белән аерылып торучы язучы. Дөрес, аның әсәрләре милли идея, тематик куәт, колачлы фикерләү сыйфатлары белән генә түгел, эстетик тәэсир итү җәһәтеннән дә әһәмиятле. «Болын», «Канатсыз акчарлаклар», «Соңгы намаз» әсәрләрен сәнгатьчә камиллек ягыннан әдәби тәнкыйть югары бәяләде.
Соңгы бишьеллыкта дөнья күргән әсәрләрнең берсе «Күчем хан» — тарихи роман. Автор бу әсәрнең беренче битеннән үк укучысы белән аерылгысыз элемтә урнаштыра, мавыктырып алып китә.
Әсәрдә себер татарларының XVI гасырда бәйсезлек өчен алып барган көрәше бәян ителә. Казан да, Әстерхан да инде киткән. Конкрет тарихи теманы яктыртса да, тарихи әсәр сәнгатьчә тематиканың онтологик (булмыш) һәм антропологик аспектларын читләтеп үтә алмый. Әсәрдә себер татарларының яшәешендә мөһим урын тоткан табигать, тормыш һәм үлем кебек табигый, тотрыклы башлангычлар, хезмәт белән бәйле шөгыльләр, һөнәрчелек, кәсеп, бәйрәм эпизодлары күрсәтелә. Ьәр кеше — җиһанның тигезлеккә, хокукка, бәхеткә омтылган баласы. Әмма адәм баласын вәхшилек, явызлык сагалап тора. Илне опричнина белән канга батыру өстәвенә, патша һәм дәүләт башлыклары яңа җирләрне яулап, биләмәләрен киңәйтергә ниятли. Аларны Себер җирләренең байлыгы кызыктыра. Моның өчен бәйсез дәүләт булган Себер ханлыгын юк итәргә, юл өстеннән себер татарларын алып ташларга кирәк. 1582 елда бәйсез дәүләткә каршы игълан ителмәгән, озак елларга сузылган урыс-татар сугышы башлана. Автор тарихи роман жанры өчен чагыштырмача җыйнак булган әсәрендә чор конфликтын тулы күрсәтергә тырыша. Сугышның төп сәбәбе — яңа җирләр, байлык. Әмма башка сәбәпләре дә бар. Себердән канэчкеч байларга каршы көрәшү өчен корал һәм иң куркынычы — яңа дин килә. Автор чорга, теге яки бу милләткә хас психологияне бик төгәл бирә. Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, В.Имамов һ.б. тарихчы әдипләрнең романнарыннан аермалы буларак, бу әсәрдә шәхси тормыш, мәхәббәт маҗараларына урын бирелмәгән диярлек. Күчем ханның яраткан бикәсенә карата сөю, якыннары өчен җаваплылык хисләре саран гына итеп, зур булмаган күренешләр белән сурәтләнә. Авторның мавыктыру көче башка нияткә юнәлтелә. Язучы Себернең соңгы илбашы Күчем ханны ихлас горурлык хисләре уята торган шәхес буларак сурәтләүне, дин, милләт һәм дәүләт өчен көрәшнең символы итүне, милләткә үрнәк күрсәтүне максат итә. Ф.Бәйрәмованың үткән белән бүгенгене бәйләп сурәтләгән бу әсәре бабаларыбызның иң авыр шартларда күрсәткән рухи ныклыгына дан җырлый. Милләт йөрәгенә тагын курку салынган, татар халкының киләчәге отыры тагын да томанлы, авыр, шөбһәле булачагы аңлашылган, мәртәбәле бер шагыйребез әйткәндәй, «еллар узган саен, гамь арта» гына барган заманда бу әсәрнең идея-эстетик кыйммәте менә шуннан гыйбарәт.
Сер түгел, әсәрләргә бәя биргәндә, тәнкыйтьчеләрнең хатын-кыз язучылар турында еш кына «алар моң-зар, мәхәббәт шатлыгы, сөю сагышы кебек тема-проблемалар, мотивлардан уза алмый. Гәрчә алар мөһим, изге төшенчә булып торса да, идея-тематика киңлеге, масштаблылык җитми», дигән фикерләрне ишетәбез. Шушы уңайдан «Айгөл Әхмәтталиеваның соңгы бишьеллыкта дөнья күргән, «Синең өчен яшим» (2011) һәм «Мин гашыйк булдым» (2014) җыентыкларында урын алган хикәя һәм повестьларын укып карагыз һәм аның тематик-проблематик төрлелек, идея-эстетик куәт ягыннан ир-егетләрне бәйгегә чакыра алырлык талантлы язучы булуын күрерсез» диясе килә.
Беренче җыентык «Бәллүр богау» повесте белән башланып китә. Бик кызыксынып укыла торган бу әсәрдә театр тарихы бәян ителә. Әлеге тарих гомере буе театрда артистка булып эшләгән Фаягөлнең хатирәләре аша яктыртыла. Алар шәхес культы, сугыш афәтләре вакыйгалары белән үрелеп бирелә. Автор ике заманны чагыштыра. Икесендә дә хаклык һәм ялган бергә буталган. Элек тә, хәзерге чорда да намуслы, үз сүзен туры әйтә белгән кешеләргә яшәргә авыр... Шушы ук җыентыкта авторның дистәгә якын хикәясе дә урын алган. Язучы аларда әлеге кечкенә жанрның идея- тематик, типиклаштыру ягыннан зур мөмкинлекләрен,
КИТАП КИШТӘСЕНДӘ НИЛӘР БАР?..
133
эстетик җегәрен күрсәтә.
Оныкларының бүгенге мохиттә имансыз булып үсәсен алдан чамалаган, әмма укымышлы, «мин беләмлек»ле ул-киленнәреннән, кыз-кияүләреннән куркып, алар күңеленә иман орлыклары сала алмаган Сания карчыкның нәтиҗәдә нәкъ менә шушы имансыз оныкларның берсе тарафыннан үтерелү вакыйгасы бәян ителгән «Балам — багалмам», авылдагы гүрнәчәдәй йортын ташлап, акча эшләү максаты белән шәһәргә килгән, нәфесен тыялмыйча, ялгыш бер адым ясап, түбәнгә тәгәрәгән, ахырда йортсыз-җирсез бомжга әверелгән ирнең авылга кайту вакыйгасы сурәтләнгән «Кем ул?» хикәяләренең идеясе «ни чәчсәң — шуны урырсың» дигән мәкальгә аваздаш яңгырый.
Җыентыкта язучының «Төсле моң» хикәясе дә урын алган. Безнең карашка, бу хикәя — А.Әхмәтгалиева иҗатында сәнгать җәүһәре итеп эшләнгән әсәрләрнең берсе. Нурислам гомере буе беренче мәхәббәте белән очрашуга өмет итә. Бу очрашудан яшәү дигән татлы сүзнең мәгънәсе ачыкланыр һәм, ниһаять, чын-чынлап яңа тормыш башланыр сыман тоела аңа. Автор хикәяләү башында «Авылдашларыма багышлыйм» дип искәртә. Йолдызлардан сирпелгән серле яктылыкта коенып утырган авыл урамы, Нурислам белән бергә картайган карт таллар арасында нәзек чылбыр булып агып яткан инеш образларын автор үтә нәфис итеп сурәтли, һәр сурәтләнгән детальгә үзе теләгән мәгънәне бирү, туган авылына, якташларына олы мәхәббәтен белдерү өчен, ул сүзләрнең үтә төгәл, иң ягымлыларын гына сайлый.
«Мин гашыйк булдым» (ТКН) җыентыгы яшүсмерләр өчен повесть һәм хикәяләр дип тәкъдим ителә. Язучы һәр чорда яшүсмерләр дәверендә була торган, шул ук вакытта нәкъ бүгенге заманга хас гыйбрәтле хәлләрне үтә оста тотып ала, сюжет коруда да маһирлык күрсәтә, ата-анага, балаларга, туган җиргә карата булырга тиешле мәхәббәт, сакчыл мөнәсәбәт, җаваплылык хисләрен үзәккә куя. Әгәр һәрберебез яхшы гамәлләр генә кылып, башкаларга үрнәк күрсәтсәк, җәмгыять күпкә сафланыр иде. Күп хикәяләр менә шундый идеяне чагылдыра.
«Кыргый», «Кичер мине, әти» хикәяләре дә шушы фикерләрне куәтли. «Кичер мине, әти» хикәясендә җәйләрен печәнлектә, кышларын салкын мунчада кунып йөргән, мәктәпкә иң беренче килеп, өй эшләрен башкарырга шунда гына тынычлык таба торган; бар булган яхшылыкларын эчү дигән яман гадәт күмеп китә торган әтисе турында иншага ни язарга белми аптыраган малай образы күңелне тетрәндерерлек итеп сурәтләнә.
Язучы рухи яктан бай геройларны үз итә. Малайлары-кызлары сәнгать мәктәпләрендә укый, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнә. Канада хоккейчысы Кросбины беләләр, Селена Гомес, Джастин Бибер җырларын тыңлыйлар. Ренуар, Пикассо, Матисс, Бетховен кебек дөньякүләм танылган бөек иҗатчыларның әсәрләре белән кызыксыналар.
Аның яшүсмер геройлары — бүгенге җәмгыять җимешләре. Аларның кызыксыну даирәләре дә, таләпләре дә башкачарак. Көнкүрештәге әйберләр дөньясына килсәк, йокы урыннары сәке, келәт, печәнлек түгел, очрашу урыннары да күл буйлары, таллыклар, яшь наратлар янында түгел — супермаркетлар, суши-бар, пиццерия, интернет-кафе; мәгълүмат чыганаклары да глобус-карталар гына түгел, «Вконтакте», «Одноклассники» сайтлары. Табигый ки, аларның сүзлеге дә, аларча әйтсәк, сленг та башка. Тәҗрибәле булсалар да, байтак язучылар бүгенге яшүсмерләр дөньясына А.Әхмәтгалиева кебек кыю рәвештә керә алмый. (Берничә ел элек «Казан утлары» оештырган «Хикәя турында сөйләшү»дә тәнкыйтьче-галимә Рифә Рахман нәкъ шушы кыенлыклар турында чыгыш ясаган иде.) А.Әхмәтгалиева әсәрләренең һәрберсендә тирән белемен, яшүсмерләр дөньясындагы яңалыклардан хәбәрдарлыгын күрсәтә. Язучы пейзажны нәфис итеп сурәтли белә, табигать матурлыгын гына чагылдырып калмый, бәлки геройларның кичереш, аң хәрәкәтен тирәнәйтергә, образның үзәген тоярга да ярдәм итә.
А.Әхмәтгалиева иҗатына кешенең үз-үзен аңларга омтылуын күрсәтү, аны психологик нечкәлек белән сурәтләү хас. Шушы уңайдан «Минем әтинең кызы» повесте аерым игътибарга лаек. Әсәрдә бүгенге чынбарлыкта көннән-көн арта барган, балалар психикасына тискәре йогынты ясый торган күренеш — гаиләдә ир белән хатынның аерылышу проблемасы калку куелган. Сыңар канатлы гаиләдә яшәгән өчен яшүсмер кыз Гөлнара әнисен дә, әтисен дә, бабасын да, әбисен дә гаепли. «Нибары бер талпыну, бәхетне кулга төшерергә дә, кыеп төшерергә дә нибары бер адым җитә». Ни кызганыч, күпләребез менә шушы адымны ясый алмый шул.
ЛИЛИЯ ХӨСНЕТДИНОВА
134
Татар әдәбиятын укытучыларга сыйныфтан тыш уку өчен әсәрләр сайлау зур проблема булып тора. Яңадан-яңа китаплар басылса да, аларны теге яки бу сәбәп белән, әйтик, әсәрнең күләм ягыннан зур булуы һәм бер сәгатькә генә исәпләнгән дәрестә бөтенлекле анализлау мөмкинлеге булмау, яисә күтәрелгән проблеманың катлаулы булып, укучыларның яшь үзенчәлегенә туры килмәве; яшерен-батырын түгел, язучыларның соңгы елларда җенси мөнәсәбәтләрне үтә дә ачык, тәмләп сурәтләүгә йөз тотуы һ.б. сәбәпләр аркасында күбесен укучыларга тәкъдим итеп булмый. Бу яктан караганда, Айгөл Әхмәтгалиеваның повесть һәм хикәяләре — класстан тыш уку дәресләренә менә дигән әсәрләр. «Мәңгелекнең бер кыйпылчыгын тәшкил иткән гомер юлын яктылыкка омтылып кына, тирә-якка нур чәчеп кенә кичәсе иде», — дип яза автор һәм әсәрләрен шул теләккә ярашлы итеп иҗат итә.
Сирень Якупова — китап укучыларга нечкә тоемлы шагыйрә буларак танылып өлгергән иҗатчы. Ул үзенең каләмен хикәя жанрында да сынап карый. Аның хикәяләре, нигездә, кеше холкында өстенлек алырга тиешле күркәм сыйфатларны баету рухында язылган һәм аларда кеше матурлыгы мәсьәләсе күтәрелә. Сюжет вакыйгаларында хатын-кызның ана буларак фидакарьлеге, нәфис йөрәгенең куәте чагылыш таба. Автор кеше күңеленең сере, мәхәббәт яралары, фаҗигаләре кебек, тормыштагы гап-гади әйберләрдән дә яңа яклар таба белүе белән күңелгә кереп кала. Аңлашыла ки, хәтта сюжет итеп бик гади генә вакыйга алынса да, һәр хикәядә аның башламы, конфликт үсеше, бетеме булырга тиеш. Менә шул яктан караганда, Сирень Якупова — 2-3 битлек, чагыштырмача җыйнак әсәрләрдә теге яки бу геройның эчке каршылыгыннан тыш, аның кичерешләренең тышкы сәбәпләре дә булуын күрсәтә белүче, берочтан тормыш турындагы фәлсәфи уйларын да сиздерүче хикәя остасы. Монда әлеге дә баягы аның, шагыйрә буларак, фикерләрне тыгыз, җыйнак туплый белүе дә ярдәмгә киләдер, мөгаен. «Аты юкның» хикәясендә дә инде байтак әсәрләрдә урын алган Сабантуй күренешенең бер мизгеле — ат чабышы сурәте бирелә. Хикәянең «төше» шунда: бу ярышта бердәнбер ат катнаша. Бүтән атлар юк, димәк, аларны әзерләүче ирләр дә юк. Атлар кебек, чын ирләр дә сирәк. Менә шул рәвешле бер күренеш — халык, тулы бер милләт проблемасына әйләнә. «Ир-атсыз гаиләдә, илдә үскәннәр кызганыч», — ди автор.
Автор чагыштыру, янәшәлек алымнары белән оста эш итә. Төсләр поэтикасын эшкә җигә, халык авыз иҗаты әсәрләреннән урынлы һәм үтемле файдалана белә. «Җанның ялангач чагы» хикәясе ялангач калган агачлар белән кешенең үтә гадәти булмаган чакта чагылып китә торган асылын янәшә сурәтләүдән башлана. Төп сюжет сызыгын беренче карашка үзенчәлекле тоелган вакыйга тәшкил итә. Хатын каты авырудан интегүче ирен яшьлек эзләре белән бәйле урын — урман белән хушлашырга алып килә. Ир исә бөтенләй башка ниятен тормышка ашырырга тели. Ул, чит ирләргә калдырып китәргә теләмичә, унсигез ел бергә гомер иткән хатынын, өч бала анасын, атып үтерергә ниятли. Катлаулы адәм баласының чын йөзен, асылын, үзәген танып белер өчен аның җанының, күңеленең шәрә калган мәлен, әйтик, бу хикәядә сурәтләнгәнчә, үлем якынлашканда үзен ничек тотуын күрергә кирәктер... «Туй алдыннан», «Син хаклы», «Өстәгеләрдән дә өстә» хикәяләре авторның фәлсәфи уйланулары белән сугарылган. «Туй алдыннан» хикәясендә гадәти генә вакыйга сурәтләнә. Саҗидә әби үзенә күлмәккә дип тегүче хатынга тукыма алып килгән була. Әмма бу уеннан кире кайтып, тегүчегә кабаттан килә. Әлеге аллы-гөлле тукымадан оныкларыма Сабан туена күлмәк тектерергә ниятләдем, ди. Чыгарылыш кичәсенә әзерләнгән кызның, яшьлекнең үзе кебек нәфис, матур күлмәге урындык аркасында эленеп тора. Автор монда янәшәлек алымын эшкә җигә. Кеше үз гомерендә өч дәверне кичә: балачак, яшьлек һәм картлык. Ьәр дәвернең үз туе. Берсе яшьлек туена әзерләнә, оныкларга күлмәк юнәлтеп йөргән әби үзе соңгы туена әзерләнә.
С.Якупованың байтак хикәяләрендә авыл баласы образы, аның кичерешләре, балаларын ялгыз тәрбияләүче аналарның фидакарьлеге чагылыш таба. «Нос, яки Балачакның бер кышы» хикәясе дә шушы дулкында язылган әсәрләрдән.
Тормышта күп очракта хаксызлык хөкем сөрә. Кулында көч булганнар, өстә торганнар көч-терәкләре булмаганнарны кыерсыта. Әмма бөтен өстәгеләрдән дә өстә һәм өстен булган рәхимле вә изгелекле Аллаһы Тәгалә бар. Кешене иң өметсез чакта да шушы уй сафландырырга тиеш. Сюжеты да, композициясе дә үзенчәлекле «Өстәгеләрдән дә өстә» хикәясенең идеясе шул рәвешле яңгырый. С.Якупова менә шундый фәлсәфи эчтәлекле, моңлы, халык иҗаты белән бәйләнеше зур булган хикәяләре белән сөендерә.
Лира Ибраһим-Вәлиди китап укучыларга «Җимчәчәк» дип исемләнгән хикәяләр
КИТАП КИШТӘСЕНДӘ НИЛӘР БАР?..
135
тупламын тәкъдим иткән иде. Җыентыкка сүз башы язган Рәшит Бәшәр аның хикәяләрен «шигъри аһәңгә ия әсәрләр» дип бәяли. Бик хак сүзләр. Чыннан да, аның әсәрләрен лирик проза дип бәяләргә тулы нигез бар. Моңа өстәп тагын Лира Ибраһим- Вәлиди прозасына лирик-фәлсәфи, фәлсәфи-психологик дигән бәяләмәләр дә туры килә. Әсәрләрнең сюжетларына җете сурәтлелек хас, чишелешләре дә үзенчәлекле. Хикәяләрдә урын алган вакыйгалары да, сурәтләү аһәңе дә уйланулар дөньясына алып кереп китә. Кеше — үтә каршылыклы шәхес. Яшәешкә аяк баскан һәр кешенең «кулларында нәни генә ике пакь төенчек. Берсендә — пәрәнҗәсенә капланып, тыйнак кына иманы елый, ә икенчесендә чиксез наз, ләззәтләр вәгъдә иткән күзләрен мөлдерәтеп нәфсесе елмая». «Яңгыр кызы» хикәясендә әнә шундый фәлсәфи уйлар белән өртелгән вакыйга урын алган. «Кем сез?» хикәясендә тиздән бакыйлыкка күчәчәген белгән ирнең күңеле бу фани дөньяда соңгы тамчы сөю таләп итә. «Буш савыт» әсәрендәге Тәүфикъ та үзе яраткан кеше белән яшәргә талпынып карый. Әмма ире өчен җан-фәрман белән тартышкан хатыныннан ычкына алмый, көче җитми. «Тәүфикъ дигән савыт бар, ә эчендә үзе юк иде». Сөю-сөелү, мәхәббәт белән яшәгәндә генә тормышның мәгънәсе барлыгы идеясен автор менә шулай җөпләп куя.
...Бушлык, чарасызлык. Җирдә һәрнәрсәнең үз кануны бар. Кануннарга буйсынмаган кеше генә ирекле була ала. Шул кануннарга буйсыну өчен күпме кагыйдәләр уйлап чыгарылган: оят, намус, вөҗдан, иман кагыйдәләре. Ә барысы да бер нәрсә өчен — күктән төшкән кешене җирнеке итәр өчен, аны яраттырыр өчен. Башкача мөмкин түгел. Башбаштаклык булса, җирдә гомумән тормыш булмаячак. «Табышмак» хикәясендә менә шундый каршылыклы фәлсәфә чагылыш тапкан.
Лира Ибраһим-Вәлидинең хикәяләрендә геройларның һәрберсе — гыйбрәтле язмышлы адәм баласы, һәрберсе үз хәтере, моңы, сагышы белән яши. Кайберләре бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле, тирән һәм яңа булулары белән аерылып тора. Кешене мәрхәмәтлелеккә өндәү белән сугарылган яшәешнең кануннары катгый. Кешеләр хакында берьяклы гына фикер йөртергә кирәкми. Дөньяда без хөкем итүче түгел, ә хөкем ителүче. «Кеше булырга хакы бар» хикәясендә тасвирланган Зөһрәнең дә, күп гөнаһлар, җинаятьләр кылса да, бу дөньяда үзен кеше итеп санарга хакы бар... Язучы кабатлау, каймалы кабатлау, кабатлап көчәйтү алымнарыннан оста файдалана. Әлеге синтаксик конструкцияләр, стилистик фигуралар әсәрләрне фәлсәфи эчтәлек белән баета, теманы тирәнәйтә. Боларга өстәп, Лира Ибраһим-Вәлиди иҗатына ягымлы аһәңле тел, халык авыз иҗатыннан иҗади файдалана белү дә хас.
«Үз белгәне турында яза». Бу сүзләр — укучылар игътибарына «Йозак», «Капкын» кебек җыентыклар тәкъдим иткән Рахман Шәфигуллин турында. «Капкын» китабына кереш сүз язган күренекле тәнкыйтьче Айдар Хәлим аның төп үзенчәлекләреннән берсен әнә шулай төгәл бәяләмә белән билгели.
Рахман Шәфигуллин — бик яшьли катлаулы тормыш эченә кереп китеп, әдәбият мәйданына зур тормыш мәктәбе узып килгән язучы. Әсәрләре балачакның, яшьлекнең аерылмас истәлекләрен яңарту рухында иҗат ителгән. Байтак персонажлары — реаль тормыш нигезләре булган геройлар, кайберләрендә — танылган, татар халкы күңелендә сакланган шәхесләр. Автор үз буыны кичергән михнәтле елларның авырлыгын, катлаулылыгын, шул ук вакытта җылысын да, дәртен дә сиздерә. Тырыш, хезмәт сөючән, сәләтле, максатка омтылучан, шул ук вакытта хаксызлыкка үзенчә каршылык күрсәткән, аңа каршы көрәшкән яшүсмер, аннан ир-егет булган татар баласының образы соклану, горурлану хисләре уята.
Язучы кыю рәвештә дөньякүләм хәлләрне, илнең иҗтимагый-сәяси тормышына кагылышлы проблемаларны күтәрә. Автор кичерешләре, гаять шәхси тоелганнары да иҗтимагый-социаль призмалар күзлегеннән үткәрелә. Кешегә Аллаһы Тәгалә биргән талант, иманың нык, ниятең саф булмаса, һәр очракта да бәхеткә илтми. Ният, омтылыш изге булырга тиеш. «Йозак», «Кабахәт» әсәрләрендә сурәтләнгән геройларның язмышы нәкъ менә шушы фикерне ныгытырга ярдәм итә.
«Утлы дулкын» әсәрендә сугыш чорында татар авылында табибә булып эшләгән һәм зур сынауда кешеләрнең каргышын алмыйча, намусына хилафлык китермичә якты дөньядан киткән эстон хатыны Хилди образы яратып сурәтләнә. Гаилә башлыгы Кальюга кагылышлы эпизодлар бик кызыксынып укыла, укучыда Эстониянең СССРга кушылу тарихы, яңа хакимияттә туган каршылыклар, чор психологиясе турында бөтенлекле караш тудыра.
Тормыш юлында төрледән-төрле милләт вәкилләре (рус, эстон, украин, коми, удмурт, мари һ.б) белән аралашкан язучы теге яки бу милләткә хас психологияне күрсәтә белә. Аның
ЛИЛИЯ ХӨСНЕТДИНОВА
136
әсәрләрендә халыклар дуслыгын яклау идеясе үзәк мотивларның берсе булып тора. «Язгы чакырылыш» әсәренең герое Дамир сапёр хезмәтендә яшьлек мәхәббәтен эзләп Җаек шәһәренә килеп чыга. Әсәрдә герой күзлегеннән Казакъстан белән Татарстан республикасы чагыштырыла. Дамир кайчандыр татар мөгаллимнәре укырга-язарга өйрәткән халыкның хәзер үз илендә хуҗа булып, рухи яктан да, матди яктан да чәчәк атуына соклану хисләре кичерсә, икенче яктан, аның татарларның үз мохитен саклауга, рухи яктан үсешенә шартлар булмауга йөрәге әрни, күңеле рәнҗи.
Рахман Шәфигуллинның бала чагына, яшьлегенә туры килгән еллар турында гына түгел, узган гасыр азагында илнең таркалуы һәм 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш чоры хакында да, бүгенгебез турында да әйтер сүзе бар. «Хәтер сандыгыннан ядкарьләр» дип исемләнеп, публицистик әсәрләр тупланып бирелгән өлештә узган гасырның 70-90 нчы елларындагы, Чаллы белән бәйле вакыйгалар, шул чор мохите, халыкның милли хәтеренә кереп калган шәхес образлары бирелә.
Кешеләр өчен иңдерелгән изге китапларның һәрберсендә Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаган сыйфатлары — тәкәбберлек, үз-үзеңне башкалардан өстен кую, масаю булуы искәртелә. Җир йөзендәге илләр тарихында иң зур җинаятьләр, шул исәптән шәхес культы дигән афәт тә шушындый сыйфатларга ия кешеләр тарафыннан кылына. Язучы Амур Фәләх «Зимагур» әсәрендә гыйбрәтле образлар, вакыйгалар белән безнең ил тормышындагы катлаулы иҗтимагый-сәяси хәлләрнең менә шушы яссылыгын бәян итә. Күтәрелгән теманың инде байтак әсәрләрдә сурәтләнүенә карамастан, бу повестьта вакыйгаларның сюжет чылбыры да, геройлары да үзенчәлекле итеп бирелә. Вакыйга-хәлләр утызынчы еллар уртасы, Ватан сугышы һәм аннан соңгы берничә елда бара. Автор мәсьәләләрне шактый киң колач белән күтәрә. Үзенең идеологиясен бәхәссез хакыйкать дип белдергән партия «кешеләрне кыру — хаклык» дигән өндәвен җәмгыять аңына сеңдерә. Үз чиратында, мәкерле һәм төсен бик тиз алмаштыра белгән хөсетле адәмнәр бу хәл-әхвәлләрдән үз максатларында бик оста файдалана башлый. Әсәрнең герое Харис та, кызын үзенә бирмәгән өчен, аерым хуҗалык булып яшәүче балыкчы авылдашыннан үч ала. Аның турында органнарга язылган шикаять хатка кул куя. Авыл советы председателе булу өчен үзенә мөнәсәбәттә һәрчак хәерхаһлы колхоз рәисен дә дошман итеп органнарга хәбәр итә. Автор героеның психологиясен оста ача. Ярату хисләренә каршы усаллык кылу сәламәт акыллы кеше өчен җиңел эш түгел, кешене вөҗдан бимазалый. Әмма Харис күңелендә алардан өстенрәк икенче бер әйбер — үз холкы, аның явыз табигате өстенлек ала.
«Бәхет пилмәне» әсәре дә — кешелексез сәясәтне фаш итү дулкынында язылган әсәр. Авторның «Сукбай», «Өмет» хикәяләре исә заманның үткен проблемаларын күтәрә. Безнең һәрберебез — Аллаһы Тәгаләнең бер мәхлугы. Үзебезне нинди язмыш, сынау көткәнен беребез дә белми. Шуңа күрә һәркем бәхетсезлеккә дучар булганнарны аңларга, аларга мәрхәмәтле булырга тиеш. Амур Фәлах вакыйгаларның, геройлар кылган гамәлләрнең сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен, артык катлауландырмыйча, тормышчан, шул ук вакытта образлы, күңелгә уелып калырлык психологик тирәнлек белән күрсәтә белә.
«Алай түгел, болай ул». Илдар Хәйруллинныц юмористик хикәяләре тупланган җыентыкка шундый халыкчан исем бирелгән. Хикәяләр төрле тема һәм проблемаларны күтәрә: «Үз кеше» — эчүчелек, «Туган көн бүләге», «Әфлисун кабыгы» — көнчелек чире белән интегү, «Түбә» — урлашып табылган байлык белән мактану, «Гасыр романы» — белем ягы чамалы булып та, башкаларны өйрәтергә ярату, «Чарасы табылды» — гайбәт, «Тынычлану» — саранлык, «Яраткан бәйрәм» — караклык кебек темаларны яктырта. Хикәяләрдә сәләте, таланты булмаса да, зурга дәгъва итүчеләр, масаерга яратучылар, мактанчык, әрсез, әләкче, ялагай, куштан бәндәләр, гаиләдәге тупас мөнәсәбәтләр, тәмсез теллелек, куркаклык кебек күренешләр көлке объекты итеп алына. Автор берочтан шундый әхлакый гариплекләр өчен җирлек тудырган җәмгыятьне дә фаш итә. Ул җыентыгына «Алай түгел, болай ул» дип исем бирсә дә, «алай булма, болай бул» дип акыл өйрәтми. Мыек астыннан гына көлә дә нәтиҗә ясауны укучысына калдыра. Илдар Хәйруллинның бер үзенчәлеге — ул мәзәк вакыйгаларны үтә җыйнак итеп сурәтли белә. Аның көлкеле мохит тудыра белү остасы булуы һәр хикәясендә чагылыш тапкан. Уңай формада әйткән булып, киресен күздә тотып көлүгә нигезләнгән ирония, шул пафоска корылган эчке монолог алымын, персонажның үз-үзен фаш итү алымнарын кулланырга ярата. «Түзәргә кирәк», «Кайт, энекәш!», «Саташу», «Укы, энем» хикәяләре шушы алым белән язылган.
КИТАП КИШТӘСЕНДӘ НИЛӘР БАР?..
137
Байтак кешедә үзе татыганнарны, күргән-белгәннәрне, күңелгә тынгылык бирми башлаган бер дәвердә, аларны сөйләп бирәсе килү теләге уяна. Әмма һәркем дә бу эшкә тотына алмый. «Хәтер кеше белән бергә үлә. Үлмәсен дисәң, кәгазьгә теркәп калдырырга кирәк». «Тугрылык» җыентыгындагы кереш сүзендә Рубис Зарипов проза әсәрләренә тотынуының бер сәбәбен Ф.Латыйфи язып калдырган әлеге фикергә якын итеп аңлата. Рубис Зарипов, безгә билгеле кайбер авторлар, шул исәптән «Иртеш таңнары» китабы авторы Якуб Зәнкиев кебек үк, укучысына күпне вәгъдә итмичә генә, үзе өчен дан-шөһрәт дәгъваламыйча, замандашлары кичергән, үзе күргән, үз җилкәсендә татыган тормышны бәян итә. Аның әсәрләренең геройлары — ачлы-туклы яшәсәләр дә, түбәнлеккә төшмичә, тырышлык, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек белән авырлыкларны җиңгән кешеләр. Рубис Зарипов аларның үзенчәлекле, гыйбрәтле язмышларын сурәтләп, бүгенге буынга үрнәк күрсәтә. Автор яшьләрнең эчү, наркомания, җинаять юлына басуын, кайберәүләрнең, җәмгыятьнең кыйбласызлыгын сылтау итеп, аларны аклавын хупламый. «Тормышка беренче адымнар» әсәрендә туган яктан бик еракка, Вологда якларында тайгага урман кисәргә киткән ике авыл малаен да һәрдаим кимсетүләр сагалап тора, моңа милли түбәнсетүләр өстәлә. Әмма егетләр карак, рецидивист оясы булган бу яклардан бозылмыйча, намус белән хәләл акча эшләп кайталар.
Рубис Зарипов төбәкнең мәдәни тормышына, милли мәсьәләләргә багышланган язмалары белән дә үзен тынгысыз каләм иясе итеп күрсәтә.
Сүзне йомгаклап әйтсәк, Чаллы төбәгендә гүзәллекне тоя, сәяси-иҗтимагый вазгыятьне аңлый белгән, чынбарлыкны, рухи дөньяны үзләренчә күрү һәм чагылдыру сәләтенә ия әдипләр яши һәм иҗат итә. Иҗатларын тагын да ныклабрак тикшерсәк, аларның төрле агым-стильләрдә, юнәлешләрдә, жанрларда: реализмның традицион агымнары саналган тәнкыйди, мәгърифәтчелек агымнарында, шулай ук проблемаларны җир кешесе образы белән бәйләп ача торган авыл реализмы, магик реализм, психологик реализм, сентиментализм, символны үзәк итеп күтәргән әдәби агымнар, экзистенциаль фәлсәфә белән сугарылган агымнарда иҗат ителүен дә күрер идек. Айгөл Әхмәтгалиеваның психологизм һәм затлы сүз, Сирень Якупованың моңлы һәм сагышлы лиризм, Лира Ибраһим-Вәлидинең фәлсәфи психологизм, Рубис Зариповның шәхси тәҗрибә, Рахман Шәфигуллинның моңлы сагыш, Амур Фәләхның җан сизгерлеге, рухи дөньяга игътибарлылык, Илдар Хәйруллинның нечкә юмор белән өртелгән; Фәүзия Бәйрәмованың һәм Айдар Хәлимнең бүгенге белән тарихны тоташтыручы, гражданлык пафосы, милли хисләр белән сугарылган, колачлы иҗтимагый-сәяси, тарихи фикерләр урын алган, Факил Сафинның кешеләр язмышын, акылын олы итеп, шагыйрьләрчә оста чагылдырган, киная һәм метафорик алымнарга бай булган әсәрләре укучыларның игътибарын көтә.