Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛЕМНЕҢ ТӨРЛЕ ЧАГЫ БУЛА

Узаман
Сабырлыгын сабыр кешенең дә

Сындырырга хирыс бу заман.

Бөксәләр дә, кире баса ала

Халкын яклар өчен узаман.
Узаманнар уза үз заманын,

Кемгә кайсы заман язылган.

Бәргәләнеп заман күсәгенә

Күпме башлар инде ярылган!
Вакыт үткәч яра төзәлер ул,

Килмәсен тик зыян иманга.

Тешләсәк тә телне, исән калсын,

Тапшырылсын килер буынга.
Аяп тормый һич тә фани дөнья,

Үз аршины, тимер иләге.
«Телем! Милләт!» — диеп яна

Узаманның күңел-йөрәге.


Әй, бу дөнья!
Әй, бу дөнья!

Мин дигәнчә бармый,

Әй, бу дөнья!

Син дигәнчә бармый.
Әй, бу дөнья!

Гел үзенчә бара,

Йөрәкләргә күпме яра сала.
Күпме кеше җаны әрнеш ала,

Яралардан күпме җөйләр кала.

Ә дөньясы җәйрәп яткан дала,

Анда күпме кеше башын сала.
Кылганнары дулкын булып ага,

Кылган моңы йөрәгемә дәва.
Әй дөньясы! Мин дигәнчә барса...
Әй дөньясы! Син дигәнчә барса...


Ак эзләрем
Сөбханаллаһ, тагын матур ал таң аткан,

Ак бәсләрдән бөтен агач чәчәк аткан,

Сукмакларга, зур юлларга карлар яткан.
Атлап киттем бик сак кына энҗеләрдән,

Кая басма, бөтен җирдә энҗе-мәрҗән...

...Ак эзләрем кала арттан ап-ак җирдә...


Бүген күңел...
Бүген күңел шигъри юллар сорый,

Бүген күңел сихри кичләр юрый.

Бүген күңел моңлы бишек кебек,

Әкрен генә матур җырлар җырлый.
Күңел бүген гел күкләрдә оча,

Күңел бүген былбылларны коча.

Күңел бүген болыт-бишекләрдә,

Җир өстендә гүзәл илләр кичә.
Күңелемнең төрле чагы була,

Күңел кайчак юк-бардан да тула.

Күңелемнең иләсләнгән чагы,

Бал кортыдай чәчәкләргә куна.


Язмышым сәйләннәре
Җанны авыр сагыш басса,

Җилләргә җилгәрәмен.
Җанны өткән сагышларны

Үземнән җибәрәмен.
Тормыш шундый: шатлык кына

Кунып тормый иңнәргә.
Кайгы-борчу, сагышларын

Туры килә иңләргә.
Әле шатлык, әле сагыш...
Чиратка тезелгәнме?
Язмышымның сәйләннәре Берәмләп өзеләме?

Ага гомер
Ага гомер, ага гомер,

Агым суларга тиңме?

Елаткан да, җырлаткан да

Гомеркәйләр ул синме?!
Ага гомер, ага гомер,
Ага гомер туктаусыз,

Артта калганны яратмый,

Көтеп тормый, аяусыз.
Ага гомер, ага гомер,

Артыннан мин дә агам.

Салларында һәр көн саен

Һәр көнне утка ягам.
Ага гомер, ага гомер,

Гомер белән мин агам.

Тукталырга һич ярамый,

Тукталсаң — гомер тәмам,

Әле дә ярый агалам!


Күңел уяу
Җилләр исә, җилләр исә,

Җилләр исә туктамый.

Искән җилдәй күңел уяу,

Күңел уяу, йокламый.
Намус сагы — минем күңел,

Ялгыш китсә, искәртә.
Җиз иләктән или-или,

Хаталарны кисәтә.


Офыклар
Офыкларга атлыйм ничәмә ел,

Офыкларга килә җитәсем.

Килеп җиттем дигәч, ерагая,

Офык ерак, ни хәл итәсең?!
Ымсындыра офык ничәмә ел,

Офыкларда нидер бар сыман.

Офык чиген озак күрми торсам,

Офык сызыкларын юксынам.
Офыкларга кем җитәлгән икән,

Кем офыгы кайсы тирәдә?

Төшләремдә офыкларга киттем,

Эзем калды чыклы чирәмдә.


Күз яшьләре аша көләм
Күз яшьләре аша көләм кайчак,

Сыкрау, әрнү — барсын яшереп.

Күрәчәкләр алда, күргәннәрне

Йөрәк аша искә төшереп.
Көләм кайчак күз яшьләре аша,

Сагышларым төпкә качырып.

Күз яшьләре аша көлә-көлә,

Тар офыклар китә яктырып.