Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАННЫҢ КЫШКА ӘЗЕР ТҮГЕЛ ЧАГЫ


* * *
Бу гавәм сагыштан яралган,

Төне дә, көне дә бер төстә.

Юллары ярылган, аклары каралган,

Каралык агарган бер кичтә,

Хыялдан коелган бу дөнья,

Уелган җаннарга ак сагыш,

Күкләрдән сак кына сибелгән

Мең сөю, мең ялгыш һәм каргыш.

Канаты ак төстә килеш тә,

Кара җир чигендә тирбәлеп,

Үзенә дәшкәндер бу сагыш.
Бу сагыш — инану диярлек...

Яшәгез дигәндер илереп,

Тилмереп ялгызак аклыкка.

Шушыдыр иң азгын алдашу,

Шушыдыр иң изге хаклык та.

Йозакка бикләнгән йөрәкләр

Бер төндә мең кабат укылган...

Сагыштан яралган бу галәм —

Җир-келәм сагыштан тукылган.


* * *
Канатында — каурый-каурый сагыш,

Ул һәр төндә кайта бу күкләргә.
Пәрдә-пәрдә караңгылык өнен,

Кара күкләр серен Ул күтәрә.
Канатыннан өзелеп, сагыш җиле

Уята да тәрәз пәрдәләрен,

Кәрнизләргә йолдыз нурын сибә,

Йолдызларның бүген серле мәле...

Һәм еламас өчен, башын чөеп,

Иреннәрен тешләп канга чаклы,

Канатлары тулы сагыш килеш

Ул китәргә тиеш таң атканчы.
Ул берүзе, берьялгызы гына.
Аңа охшаш, Аңа тиңнәр булмас.

Таң чыклары канатына кунса,

Ах, янар Ул, янар! Юк, котылмас...
Мин таң саен шулай җуям Аны

Һәм илереп эзлим һәр караштан.

Һәр сукмакта сагыш исен тоям,

Һәрбер сукмак саен мин адашам.
Каурый-каурый сагыш булып кына,

Ап-ак карлар сара эзләремне.
Исендәдер язлар. Ул тоядыр

Адым саен Аны эзләвемне.
Юлдан арып, канатлары талып,

Килүемне, бәлки, көтә булыр.

Гомер чиге түгел, юллар чиге —

Пәрдә-пәрдә караңгылыктыр ул.
...Йолдызларның серле мәле бүген.

Тәрәз пәрдәләрен җил уяткан...

Каурый-каурый сагыш — канатларым.

Аңа кайтам...


***
Җирнең кышка әзер түгел чагы,

Җанның кышка әзер түгел чагы...

Җылы, назлы мәле җилләрнең дә —

Йөз яшерә күлмәк җиңнәремә.
Кыяр-кыймас кына, ялындырып,

Таш каланың асфальт иңнәренә

Канат булып куна сары яфрак...

Һай, мең шөкер, Тәңрем, биргәнеңә!
Оча бүген алпамша бу шәһәр,

Бөтерелеп җиһан учларында.
Мин ашыкмыйм, мин канатсыз бүген,

Мин калышам аннан өч адымга...
Кирәк микән бәхет ялларына

Пар канатлы килеш ябышулар?!

Кирәк микән җирдә ашыгулар,

Кирәк микән чынлап ялгышулар?..
Суларга да куркып күзәтәм мин:

Менә кояш бата, күкләр аяз...

Август сулык-сулык алма коя,

Алмалары өлгермәгән бераз...
Алма булып бүген ай калыкты.

Яктысыннан шәһәр шыгрым тулы.

...Казаннардан яңгыр юллаганнар.

Хәерлегә... Бүген улым туды.


***
Язылмаган җырлар...
Кабынмаган җаннар...
Бураннарда дөрләп
Бүген кышлар яна!
Кырлач - кырлач язмыш...
Тәрәз төпләрендә,
Янгыннарга ябышып,

Гөлләр күтәрелә.
Салкын урамнарга,
Салкын диварларга
Җан ялкынын ябып,

Бүген кышлар яна.
Ахыргача яну,
Беләм, мөмкин түгел...

Кышкы гөлләр булып,

Язлар көтәм бүген,
Салкын тәрәзләрдән
Ала алмый күзем...
Янгыннарын кышның
Мин кабыздым үзем...


* * *
Караңгылык кырыенда якты көн бар.

Әй куыра кояш. Син сизмисең.

Караңгыга күнгән күзләреңдә

Бүген корбан төсе...
Бернәрсә дә җирдә мәңге түгел,

Һәм нәкъ шулай онытылмас берни.

Көн чалт аяз. Кында хәнҗәр яна...

Сагындым мин. Аңламыйсыңмыни?
Каның хәләл булса, хәтер исән...

Чаң сугылган — бүген сунар көне.

Күзләреңә төн карасын ягып,

Ирек исен соңгы сулар көнең.
...Караңгылык кырыенда якты көн бар.

Якты көн бар, әгәр яшим дисәң.

Күзләреңдә бүген корбан төсе.
Каның хәләл булса, хәтер исән...