Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӘСБИХ


1
Ишетерме минем тавышымны

Шайтан утырган зат эчендә,

Караңгылык белән төренгән һәм

Ишетмәүче күкләр өнен дә?!
Йөрәгендә елан асраучы,

Ә Аллаһны, Аны оныткан

Бәндәләргә, бер могҗиза булып

Барып ирешерме бу догам?
2
Дөнья, мәгълүм, тора гел ялганнан

Һәм үзеннән һәрчак канәгать.
Ул кайгырмас минем турында һич,

Исән чагымда да, җәмәгать.
Ләкин үлү безнең өчен — гөнаһ,

Ике икең күк бу ап-ачык:
Армас кулым тәсбих тартудан һич

Һәм җыр мәңге исән калачак.
3
Йә төрмәгә тыга, йә бөлдерә —

Рәхимсез чор безгә бирә җәза.

Бәндә, мескен, белми ни кылырга,

Акрын гына акылыннан яза.
Таладылар ярты илнең малын,

Җимерделәр яши торган йортын.

Ә мазарда һәммәбез дә тигез,

Кайчан гына шуны аңларбыз соң?!
4
Мин тәмугка әгәр керә калсам,

Мине эзләп һәрчак килерләр,

Ярдәм кулын миңа сузар өчен,

Җирдә яшәп киткән шагыйрьләр.

Шул чагында әйтә алырмын мин,

Каләмемне манып карага:

Изге булды һәрчак язган сүзем,

Кара кертмәдем, дип, арага.
5
Илаһи Сүз түгел, буш сүзләрдән

Тулган чакта дала, калалар,

Күселәр дә арысланны җиңә,

Тәсбихлар да өзелеп тарала.
Шигырь — түгел шайтан вәсвәсәсе,

Чорлар уйлап тапкан уйдырма.
Ул намазга басып укыр өчен

Илаһиның Сүзен сыйдырган!
6
Кичүдә дә елга кичә алмас

Оныткан зат Аллаһ барлыгын.

Халкым минем, берүк, тот исеңдә

Дәрт-дәрманың һәм горурлыгың!
Ләгънәт тулы труба тавышын мин

Еш ишетәм соңгы арада.
Текәрәктер, белмим, кем язмышы —

Таулыдамы, әллә тауларда?
7
Юк, бу минем сүзем түгел,

Халык әйткән, ди, бу хакта.

«Ышаныргамы патшага?»

«Ышан, ләкин үле чакта».
Тик ник халык угрыларның

Шәфкатенә өмет тота?
Аллаһыга юллар ябык.
Туган йорты яна утта.

8
Һәрвакыт рәхәт козгынга

Бөркет корган ояда.
Рәхәт аңа явызлык

Белән тулы дөньяда.
Ул — сандугач бакчасында,

Мәетләр арасында.
Рәхәтләнеп яши козгын,

Кай якка карасаң да.
9
Телисеңме бәхетне тик үзеңә?
Яшә, әйдә, күрми кайгы, бәласез.
Тик күңелсез булыр яшәү ялгызың,

Дус-ишләрсез, хатынсыз һәм баласыз.
Бәхет шунда: бүген яки иртәгә

Яшәвеңнән канәгатьлек алалсаң;
Үз вакытын, җитеп, гүргә кергәч тә

Хәтерләрдә исән булып калалсаң.
10
Кем ваз кичә Аллаһ биргән бүләктән,

Кирәк түгел шуңа Аллаһ үзе дә.
Ул картайган була сабый чагыннан,

Чытык була күңеле дә, йөзе дә.
Һәм бердәнбер иң югары дәрәҗә

Кеше булу. Ләкин шуны уйлыйсың:

Нигә әле ирләр кайчак әйләнеп

Матрёшкага, әйлән-бәйлән уйный соң?!
11
Юк, тумаган кеше михнәт чигеп,

Сыер абзарында яшәргә.
Ул яңгыр йә илбаш була ала,

Шагыйрь булып мөмкин яшьнәргә!
Тик мәңгелек тегермәне ташын

Бора алам дип алданма.
Бил бөгәргә әгәр туры килсә,

Патша түгел, иел Аллага.
12
Кем ул саткан ата-баба рухын?

Изге ни бар андый затка соң?!

Андый хәсис адәм актыгыннан

Газиз Аллам үзе сакласын!
Кояш чыга таңда тауны назлап,

Тау елгасы ага чылтырап.
Тууым да, үлемем дә Синдә,

Синдә туды җырым җан сорап.
13
Тизрәк шөһрәт килсен дисеңме син?

Тормыш гади, үзең күрерсең.
Горур тотсаң башың, син булырсың

Патшалардан бермә бер өстен.
Акрын барма, артык ашыкма да,

Барып җитмәс җиргә юл тотма.

Менә калсаң тауның түбәсенә,

Аста дала барын онытма.
14
Яшәгәндә берни уйламыйсың,

Курыкмыйсың хәтта Алладан.

Явызлык ул балыкка да җитә,

Яхшылык күренә таулардан.
Тормыш чиста, гөлчәчәге кебек,

Чишмә кебек үтә күренә.
Шәрык әле һаман яшәсә дә,

Ия юк тик зирәклегенә.
15
Сәер нәрсә Ходай биргән сәләт!
Сәерерәк ләкин тагын да,

Сәләтеңә бәһа бирә берәү,

Син картаеп каткан чагында.
Шундый бәһа: синең өскә басып,

Тау өстенә үзен күтәрә.
Һәм үлемсез данга күмә үзен.

Синнән кала бары күләгә.
16
Мин аңлыйм һәм якын итәм

Намусы саф булганны.
Хәтта чит илгә китеп тә

Табыла аның туганы.
Кем бары малга табына,

Кем бары акча колы —

Аннан иң якыннары да

Селтәгән була кулын.
17
Мәңгелекнең явыз җебен кулдан

Җибәрмәскә теләп озакка,

Мәхәббәтне саклап калыр өчен

Утыртканнар аны тозакка.
И, кешеләр, кылмагыз явызлык,

Хыянәткә сукмак сапмагыз.

Мәхәббәтне йөрәк түрегездә

Күз карасы кебек саклагыз.
18
Үз үлчәме сүзнең — бәхетне дә,

Күз яшен дә йөрәк үткәрә.

Берсе дә бу зарлы җирдә түгел,

Бөтенесен күкләр күтәрә.
Син мәңгелек белән үлчә бары

Йөрәгеңнең һәрбер кагышын.

Шунда гына, ышан, мәңгелектә,

Гасырларда калыр тавышың.
19
Әйтсәң кемгә табынганың,

Белерсең син хаклыгын

Кылганыңның, бу дөньяда

Зурлыгын йә ваклыгын.
Кылтырамасын йөрәгең,

Син бары үлмә генә.
Тәмуг белән җәннәтне тик

Белерсең гүрдә генә.
20
Сылтама барсын Аллага!
Илеңне саткан чакта,

Өзелер дип күңел кылың,

Уйладыңмы шул хакта.
Рәхимсез дисеңме чорны,

Күз текәп стаканга?
Кеше дисеңме?

Мин сине Охшатам тараканга!
21
Җиңелме сиңа кыек юлларда?
Ник кирәк безгә бу язмыш, Ватан?

Аяк астында бөтен мөлкәте

Хакимнәреңнең, иманын саткан.
Ә фәкыйрь халкың тормыш төбендә

Дөрес юлларның табалмый очын.

Ни ул диңгезгә киталмый йөзеп,

Ни фәрештәләр янына очып.
22
Җырмыни соң булсын күңелендә?

Фәкыйрь халык бүген кәефсез.

Байлар бүген кәеф-сафа кора,

Илне талап яши, хәерсез.
Аш дигәнең, ул да ачы бүген:

Сабый алдындагы табактан,

Картлар авызыннан өзелгән аш

Ничек итеп үтсен тамактан?!
23
Белмиләр ни кылганнарын,

Җырлауларын кем җырын:

Ватан турында лаф орып,

Саталар Ватаннарын.
Һәм шушы буш сафсатада

Бер гамь бар сүзгә лаек:

Бай өчен фәкыйрьнең малы

Нибары бер уч байлык.
24
Чәчеп бөтен ачу-үчен,

Өскә килә угры-затсыз.
Кайчан әле җайдак иде,

Калган торып кинәт атсыз.
Тик асылда бар хакыйкать,

Шушы хакта алар белсен:

Ялган юлы рәхәттер дә,

Алда көтә гадел хөкем!
25
Ялтырамый хәзер намус,

Алтын, көмеш ялт-йолт килә.

Тик кешеләр оят барын

Һәм изгелек барын белә.
Ничә еллар инде шайтан

Яздырмакча мине юлдан.
«Алда сират күпере!» — дип,

Тәсбих тота мине кулдан.
26
Яшәмә үткәнгә үпкәләп,

Эзләмә дә аннан гел хата.
Хәерле килсен һәр туар таң,

Уйла син бары тик шул хакта.
Тормыш ул болай да бик матур,

Ләззәт ал көлеп таң атудан.

Йөз тапкыр егылу хәерле,

Бер тапкыр илеңне сатудан.
28
Гомер үтә комга сеңгән судай,

Өстен күрмә җирдә берсен дә.

Мәңгелектән без йолдыз күк ерак,

Ә үлемнән — тик кыл өстендә.
Җыр — оясын ут ялмаган кош ул.

Коткарырга аны юк чара.
Елый кошчык: «Ни эшләргә миңа,

Ватаным юк, ди, мин — бичара?!»
29
Һәрбер яңа тәңре Туган көннән туңган.

Язмыш аны яшьли Туган илдән куган.
Тәңре була алмый, Имеш, туган илдә.

Буламы соң читтә? Йә, кем җавап бирә?
30
Караңгылык баскан илдә ирек

Әверелә икән зинданга.
Сагышыннан анда мәңгелек тә

Акылын җуеп була дивана.
Җаннар кара канга баткан илдә,

Азатлык һәм сөю хакында,

Кайчандыр мин төшләр күрә идем...

Иле дә юк хәзер, язы да.
31
Сәгатьләр дә кайчак дөрес сукмый.

Акмый сулар кайчак тиешенчә.
Аллаһ кайчак колак салмый кала

Янган йөрәкләрнең тибешенә.
Шигырь кайчак гөнаһ белән туа,

Тауны кайчак туган күрәсең...

Мәхәббәтсез бар дөньясы бушлык.

Мәхәббәтсез хәтта үләсең.
32
Үз илемдә килмешәктәй яшим,

Сагыш аша багам дөньяга.
Уйлыйсым да килми, укыйсым да,

Тынгы табам җанга догада.
Исем китми иде беркөн җирдә

Минсез генә таңнар атар дип.

Башыма да китермәгән идем

Беркөн Илем мине сатар дип.
33
Мин күп төрле вакытларны беләм,

Һәм беләм шул чакны — миңа да

Әзер булып тору кирәк шуңа:

Мин дә булмам беркөн дөньяда.
Дөнья ел да яманлана бара,

Аһ, нигә ул шундый икән соң?
Мин киткәндә, белмим, нинди булыр,

Матур булсын иде миннән соң.
34
Кешеләр, имеш, бер ярда,

Ә тормыш — икенчедә.

Ни булганын күрмиләр һәм И

шетми икесе дә.
Алла хакы өчен, калсын
Үз ролендә һәрберсе:
Моцарт — Моцарт, ә Сальери

Сальери булып йөрсен.
Кылын чиртсәң сазның — кул калтырый,
Тәсбих тартсаң — йөрәк авырта.
Кемгә нәрсә кадерле дә түгел,

Сүз — тормыш кадере хакында.
Чик юк дога һәм җыр арасында,
Син дә моны беләсең күптән:

Кыл чирттерсәң — түбән капланасың,

Тәсбих тартсаң — ашасың күккә.
36
Тауда үскән гөл турында бер җыр яши

: Имеш, язын шаулап чәчәк аткан чакта,

Тыйнаклыкмы, куркуданмы,өзәрләр дип,

Чәчәгемне, ул таш арасына кача.
Шагыйрь дә шул гөлгә охшаш: иҗатының
Шаулап чәчәк аткан матур бер мәлендә,
Күренмәскә тырыша гел кешеләргә,

Ялгыз калып яши иҗат мөнбәрендә.
37
Шигырьләрне дә, чәчәк күк,

Саклавы кыен була.
Гөлләрнең гүзәл таҗлары,

Су эчермәсәң, сула.
Мәхмүтнең кайнар сулышы,

Пушкинның татлы теле,

Чорлар тузанын тидерми,

Саклый мәхәббәт гөлен.
38
Мәхәббәт төшләре сихерли,

Очасың күкләрдә ак атта,

Якты фәрештәләр катында

Юк тынгы сиңа да, миңа да.
Тын ал, дус, сулышың, күрәмсең:

Йолдызлар назлана төшеңдә.

Хисеңнең син биек исемен

Йолдыздан түбәнгә төшермә.
39
Безгә Аллаһ биргән бөтен нәрсә

Юкка чыкты еллар катында.

Үз урынын табалмыйча, аннан

Ватан китте алар артыннан.
Тигез тормыш төзү тәгълиматын

Качкан оят искә төшермәс.
Һәм халкына хыянәт иткәннәрне

Беркайчан да Аллаһ кичермәс.
40
Мәхәббәт барын оныткан,

Ач, шаян, матур кеше...

Егерме беренче гасыр —

Шул аның бөтен эше!
Аһ, кайда соң ул татлы төш,

Аһ, ул хатын-кыз кайда?

Калыр идем шул гасырда,

Тик кайда мин, сез кайда?!
41
Туйдырды, бөлгенлек, төрмә —

Бугаздан булдым гарык.
Бурычка биреп торыгыз,

Калыйк илне коткарып.
Кредит итеп бирегез,

Кайтарырмын өлешләп.
Аллаһы кичермәсә дә,

Алай да бирер бүләк.
42
Дошман да кайчак үз була,

Дус та бөергә суга.
Горур кыр чәчәген тормыш

Ташлый бер заман суга.
Шулай — минем дә хыяллар

Сындылар давылларда.
Шул кыр чәчәкләре сыман,

Акты ярсу суларда.
43
Ниндидер сәер як,

Аллаһмы шат шуңа?
Җәннәт җанны телә,

Тәмуг кулга суга.
Яшәсенме шунда,
Җан, кылсынмы тәслим?
Фәрештә һәм шайтан

Арасында яшим.
44
Ни сөйлисең һәм ни хакка —

Сүз әйтүең тиң иҗатка.
Үлгәннән соң, әйт син шуны,

Сөйләшербез без на хакта?
Бетермибез ник соң аңлап:

Гомерне бит безгә Аллаһ

Әҗәт итеп биргән бары.

Без түләргә тиеш аны.
45
Хатирәләр, ялтырап,

Таудан төшкән су кебек,

Өркетеп үткән белән,

Туфракка бетә сеңеп.
Күңелдә кала торып

Бик азлары, яктырып,

Җеназада тотылган

Иң соңгы нотык булып.
46
Караңгылык һәм явызлык изгән

Бөтен фәкыйрьләрен җиһанның,

Мин бәхетле бәндәләре итеп,

Кайтырмын дип илгә инандым.
Кайттым илгә. Ә бәхетем кайда?
Хуржиным буш, шулмы тәкъдирем?

Ә Ватаным хәйрестәргә калган.

Мин дә аның сансыз фәкыйре.
47
Шигырьләр киткәндә, дөньяга

Вак-төяк һәм чүп-чар тулачак.

Мин китсәм, дөньяны тутырып,

Бары тик шигырьләр калачак.
Таулылар елый тик — күмгәндә,

Ә шигырь — җан тәслим кылганда.

Шигырем җанымда ярала,

Чал дәрвиш догасын кылганда.
Авар теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәсе