Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИЛЕКТӘ ТӨРЛЕ БУЛСАК ТА, БЕРГӘ БЕЗ

«Гөроглы / Көроглу / Гүроглы» дастаны турында университеттагы студент елларында ук Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның безгә дәртләнеп-илһамланып сөйләве һаман хәтердә, әле дә колакта яңгырый әле...
Иң элек бу гаҗәеп әсәр Якын Көнчыгышта һәм Урта Азиядә яшәүче бик күп
138
халыкларның уртак мирасы булуы белән сокландыра. Ул бер үк вакытта азәрбайҗан һәм төрек, казакъ һәм төрекмән, үзбәк һәм каракалпак, кумык һәм көрд, аҗар һәм дагыстанлыларга гына түгел, хәтта төрки дөньядан ераграк торган грузин, абхаз, әрмән, таҗик, гарәп, болгар телләрендә дә һәркайсына газиз, кабатланмас аһәңле, үз, табигый булып яңгырый. Тянь-Шаньнан алып Балкангача, Каспий буеннан Себер киңлекләренә кадәр күңелләрне әсир иткән әлеге дастан, сюжет сызыкларында күп кенә уртаклык булуына карамастан, төп каһарманның исеме төрлечә әйтелеше белән генә түгел (Көр-оглы, Гёр-оглы, Гороглы, Гургули, Гуругли, Курулли, Күр-оглы...), һәр халыкның тарихи-иҗтимагый тормыш үзенчәлеге, рухи-мәдәни традицияләре, фикер үсеше белән аерыла.
Сүз уңаенда, Гөроглының барлык версияләрдә дә милләте белән төрекмән (түркмен) икәнлеген, ә исеменең «күрмәс кеше (сукыр)» яки «гүр (үлгән кеше)» баласы дигән ике мәгънәсе булуын искә төшерик. «Күрмәс» — явыз хан сукырайткан атасы (төрекмән версиясендә — бабасы) язмышы аша аңлатыла. Икенче вариантта исә (үзбәк, таҗик, хәер, шул ук төрекмән мифологиясендә дә) ул әнисе гүр иясе булгач кына туган малай буларак тасвирлана. Каһарманның Гыр (Кыр) аты да (гыр — төрекмәнчә дала мәгънәсендә) — Аллаһ бүләге — тылсымлы көчкә ия.
Риваятьләргә, могҗиза-сихергә, әкияти-хыялый хәлләргә уралып, сюжеты һәм каһарманнары маҗаралар рухы белән өретелүенә карамастан, галимнәр Гөроглыны тарихи шәхес — халык мәнфәгатен яклап көрәшкә күтәрелгән һәм үзенә күпләрне ияртә алган әйдәман, җыр-сүз остасы дип саныйлар. Гөроглы гайре табигый көчкә ия, аның күкләрдән иңгән кылычы, канатлы аты бар. Аның көрәштәшләре белән бергә төзегән кальга-ныгытма-илендә (Чандыбил, Чамбел, Шамлыбел, Шимлибил, Җамбилбел...) халык үз хыялындагы бәйсезлек, хөрлек, гаделлек утравындагы сыман көн күргән. Бу шаһ-әсәрнең төрекмән версиясе гади кешеләрнең шатлыгын һәм аһ-зарын, югалту-табышларын, мәхәббәтен һәм нәфрәтен чын, тормышчан итеп тасвирлавы белән аеруча кызыклы.
«Гөроглы»ның төрле телләргә тәрҗемәсе билгеле. Мәсәлән, рус дипломаты Александр Ходзько аның үзе язып алган тулы текстын беренче буларак инглиз теленә тәрҗемә итеп, 1842 елда Лондонда бастырып чыгара. 1889 елда Казанда «Хикаяти Гөроглы солтан» җыентыгы нәшер ителә. Әмма бу — дастанның азәрбайҗан версиясе. Кызганыч, аерым галимнәребезнең «Гөроглы» турында шактый тирән, әтрафлы хезмәтләре булса да, әлегәчә бу әсәрнең татар теленә тулы тәрҗемәсе юк. Ә бит «төркилектә бөек без» дип күкрәк киереп раслар өчен, аның турында мәгълүмат, хәтта аерым өзекләренең мәктәп программасына һәм дәреслекләргә керүе дә бик урынлы булыр иде. Үз чиратында татар халкының «Идегәй», «Чура батыр» кебек җәүһәрләре төрки кардәшләребезнең шундый ук игътибарына лаек дип уйлыйм.
Заманында Мостай ага Кәрим язганча, һәр милләт бүген дә миф һәм каһарманнар рухы белән тереклек итүгә мохтаҗ. Гөроглы халыклар хәтерендә «әйбәт» юлбасар түгел, ә юксылларның юлбашчысы буларак яши. Шуңа күрә аның Төрекмәнстанда милли байлык һәм горурлык билгесе булып саналуы табигый. Тикмәгә генә мени Гөроглының сурәте акчага (төрекмән манатына) төшерелгән, башкалада аңа һәйкәлләр куелган?!
Журналыбызның бу санында дастаннан кечкенә бер өзек татарчага тәрҗемәдә тәкъдим ителә.