Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИ СҮЗ СӘНГАТЕНӘ БЕР КАРАШ

Бүгенге көндә берничә дистә халыкны, алты мөстәкыйль дәүләтне, 150 миллионнан артык кешене үз эченә алган төрки телле әдәбиятның бай һәм озын-озак тарихы, җиһан рухи мирасында үзенә лаеклы урыны бар. Баласагуни (XI йөз) һәм Нәваи (1441-1501), Йуныс Әмрә (1250-1321) һәм Физули (1494-1556), Мәхтүмколый (1733-1798) һәм Абай (1845-1904), Тукай (1886-1913) һәм Айтматовлардан (19282008) башка дөнья әдәбиятын күз алдына да китереп булмый. Халыкка хезмәт итү, камил инсан тәрбияләү, гадел җәмгыять төзү, туган җиргә һәм илгә тугрылык, адәмнәр һәм кавемнәр арасында дуслыкны ныгыту — әдәбиятка йөкләнгән бу төр гуманистик, әхлакый һәм эстетик бурыч-вазифаларны төрки әдипләре һәрчак вөҗдани югарылыкта башкарырга омтылдылар, хәтта әлеге изге юлда гомерләрен дә кызганмадылар.
Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны. илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма.
Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) бу юллары авторның шәхси язмышын гына түгел, ә йөзәрләгән каләмдәшләренең җан авазын ишеттерә.
Хәзерге төрки сүз сәнгате, мәһабәт имән кебек, үзенең тамырлары белән тарихның тирән катламнарына, төпкелләренә — борынгы мифологиягә һәм фольклорга, язма истәлекләргә, шулай ук башка кавемнәрнең дә рухи хәзинәләренә барып тоташа. Алфавит — язу графикасын уйлап табу җәмгыятьнең билгеле бер үсешен таләп итә һәм аны бик сирәк кавемнәр генә башкара. Бу яктан безнең борынгы әби-бабаларыбыз шактый бәхетле: алар өч төрле графика [туран (һун), рун, уйгур] уйлап тапканнар. Моннан тыш әле кытай, гарәп, латин, кирилл язуларын да кулланганнар. Болар арасында, әлбәттә, төп һәм хәлиткеч урынны гарәп графикасы били. Ислам дине белән бергә кергән бу язу бездә мең елдан артык гамәлдә булган. Элеккеге төрки язма истәлекләренең дүрттән өче, мөгаен, гарәп графикасындадыр. Бу язу һәм мөселман дине күп гасырлар буе төркиләрне берләштерүче төп фактор да булып торган.
Соңгы ике мең еллап вакыт эчендә әби-бабаларыбыз тудырган әдәби ядкярләр бихисап күп. Алар арасында аеруча аерылып торганнары, сүз сәнгате үсешендә гаять мөһим роль уйнаганнары да шактый. VI-X гасырларга мөнәсәбәтле рун истәлекләре борынгы чорлардагы яшәешебезне, гореф-гадәтләрне, башка илләр һәм кавемнәр белән багланышларны аңлауга ярдәм итәләр. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» (1072-1074) — мифология, фольклор, тел белеме, язма әдәбият, география һәм кайбер башка тармакларның синтезы, бәһаләп бетергесез хәзинә сандыгы. Шунысын да искәртик: халык авыз иҗаты карыныннан чыккан язма әдәбият сабый чагында да, балигъ булгач та фольклор белән бәйләнешен өзмәде, алар даими аралашып, еш кына бер-берсе белән керешеп, кан алышып яшәделәр. Күп кенә авторлар үз әсәрләрен халык иҗатындагы легенда-риваятьләргә, образ- мотивларга таянып яздылар. Үз чиратында фольклор да, гәрчә язма әдәбият белән багланышта торса да, үзенең асылын җуймады, үсүен, яшәвен дәвам итте. Афористик жанрлар, бәет-җырлар белән беррәттән, «Манас» кебек биниһая зур һәм күләмле эпос-дастаннар да үз тереклекләрен дәвам иттерәләр.
1069 елда Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәре барлыкка килә. 14 меңгә якын шигъри юлдан торган бу бөек поэма-дастан үзенең сәнгати камиллеге, фикри байлыгы ягыннан Гомер һәм Вергилий, Фирдәүси һәм Низами әсәрләре белән янәшә торырлык. Юкка гына аны «шаһ китап», «төрки сүз сәнгатенең таҗы» дип йөртмиләр. «Котадгу белек» алга таба милли төрки әдәбиятлар үсешенә дә зур йогынты ясады. Аның тәэсире Нәваилар, Мөхәммәдьярлар (1497-1549) аша Абай, Тукайларга кадәр килеп җитте.
ХАТЫЙП МИҢНЕГУЛОВ
135
Үзәк Азия Баласагунилар, Әхмәд Ясәвиләр чорында гына түгел, аннан соңгы гасырларда да төрки дөньяның мөһим әдәби мәркәзе булып калуында дәвам итте. Лотфый (1366-1466), Нәваи (XV), Бабур (1483-1530) иҗатлары төрки сүз сәнгатен яңа баскычка күтәрде. Төркестан, Урта Азия тарафлары белән бергә, Идел-йорт, Кавказ, Кече Азия дә төрки сүз сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бу аеруча Алтын Урда (Котб, Харәзми, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Сәйф Сараи...) һәм Урта гасыр Госманлы (Әхмәди, Шәйхи, Хәмди...) мәмләкәтләрендә нәтиҗәле булды. Мәгълүм ки, әдәбият һәм сәнгать үсеше шактый дәрәҗәдә дәүләтчелек белән бәйле. Бу төрки сүз сәнгате язмышында да ачык күренә. Күп гасырлар буе төрле мәмләкәтләр тоткан безнең әби-бабаларыбыз XVI йөздә әкренләп бәйсезлекләрен югалта башлыйлар. Бер-бер артлы татар ханлыклары, бераздан Үзәк Азия һәм Кавказдагы дәүләтләр Рәсәй тарафыннан яулап алына. XIX гасыр ахырларына таба, Төркиядән кала, башка төрки кавемнәр колониаль коллыкка эләгәләр. Бу хәл, әлбәттә, аларның рухи, мәдәни үсешенә дә гаять тискәре йогынты ясый. Мәсәлән, иң беренчеләрдән булып бәйсезлеген җуйган татарларда әдәбият XVIIXVIII гасырларда чын мәгънәсендә торгынлык кичерә, элеккеге казанышларның шактые юкка чыга. Мөстәкыйльлеген саклаган Госманлы мәмләкәтендә исә әдәбият һәм сәнгать өзлексез рәвештә үсә, байый бара. Анда туган әдәби ядкярләр билгеле бер дәрәҗәдә башка төрки кавемнәрнең дә рухи ихтыяҗын канәгатьләндереп тора. Дәүләтчелеккә дәвамлы рәвештә ия булу аркасында төрек сүз сәнгате ХХ йөздә һәм яңа гасыр башында да төрки дөньяда әйдәп баручы ролен саклап килә. Бу чорда иҗат иткән Рәшид Нури Гюнтекин (1889-1956), Назыйм Хикмәт (1907-1963), Азиз Нәсин (1915-1993), Нихәт Атсыз (1905-1975) һ.б. бик күп авторларның әсәрләре бүтән халыкларга да яхшы мәгълүм. Орхан Памукның (1952 елгы) 2006 елда Нобель премиясенә лаек булуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Ч.Айтматов үзенең бер чыгышында Көньяк Америка һәм Төркия әдәбиятларын, аеруча хикәя-бәяннарын хәзерге дөнья сүз сәнгатенең иң матур үрнәкләре дип атаган иде.
Дәүләтчелегеннән мәхрүм ителгән төрки кавемнәр, әлбәттә, колониаль коллыкка каршы күп мәртәбәләр көрәшкә күтәреләләр. Әмма алар, гадәттәгечә, рәхимсез рәвештә бастырыла килә. XIX гасыр ахырларында, аеруча ХХ йөз башларында милли хокуклар, демократия өчен көрәш бигрәк тә көчәеп китә. Инкыйлаблар Рәсәй империясен дер селкетә. Шушы дулкында төрки сүз сәнгате дә ныклап үсә башлый. Шигъри сүз азатлык, демократия, милли барлык өчен көрәшнең көчле коралына әйләнә. Әдәбият мәйданына Г.Исхакый (1878-1954), Г.Тукай (1886-1913), Сабир (1862-1911), Ниязи (1889-1929), Токтогул Сатылганов (1864-1933), Н.Нариманов (1871-1925) һ.б. бик күп каләм әһелләре килә. Милли тәрәккыят, шәхес азатлыгы, белем-мәгърифәтне зурлау, яңалык өчен көрәш идеяләре бу әдипләрнең иҗатын ярып бара.
СССР таркалгач, совет чорын каралтып күрсәтү үзенә күрә бер модага әверелде. Дөрес, анда рәхимсез сугышлар, шәхес культының, тоталитар режимның миллионлаган корбаннары булды. Әмма, ничек кенә булмасын, бу чор — безнең тарихыбыз. Аны тәмам юкка чыгарырга омтылу һич тә дөрес түгел. СССР вакытында күп кенә халыклар, гәрчә шактый чикләнгән күләмдә булса да, үз дәүләтчелекләрен булдырдылар. Союздаш республика статусы алган төрки кавемнәр икътисад өлкәсендә генә түгел, әдәбият, сәнгать, мәгариф, фән тармакларында да зур үсешкә ирештеләр. Аеруча казакъ, азәрбайҗан әдәбиятлары алга китте. Моңа кадәр төп рухи ихтыяҗларын, нигездә, фольклор, башка халык ядкярләре белән канәгатьләндергән кыргыз, башкорт халыклары Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим (1919-2005) кебек бөек әдипләре белән дөньяга танылды.
Төрки сүз сәнгате үзенең ике мең еллап яшәеш дәверендә искиткеч бай идея- эстетик хәзинә туплаган. Аның теләсә нинди уй-кичерешне бирә алырлык, кешене,
ТӨРКИ СҮЗ СӘНГАТЕНӘ БЕР КАРАШ
136
чынбарлыкны тулы гәүдәләндерерлек бай, сыгылмалы әдәби теле бар. Төрки әдипләре әдәбиятның барлык төр жанрларын иркен файдалана. Алар арасында фәрд- икеюллыклардан алып, роман-эпопеяларга кадәр әсәрләр бар. Төрки сүз сәнгатендә инсан һәм милләт яшәешенең, тормышның бик күп төрле мәсьәләләре чагылыш тапкан. Элегрәк чор әсәрләрендә дини-суфыйчыл карашлар да зур урынны били. Авторлар кеше гомеренең чикләнгәнлеге, яшәү мәгънәсе, игелек кылу, тәрбиялелек хакында да күпләп язалар. Абстрактлыктан, гомумилектән конкретлыкка күчә бару кешегә, аның күңел дөньясына ныграк якынаю, адәм баласын катлаулы ижтимагый, социаль бәйләнешләрдә бирү, эстетик тәэсир чараларының көчәюе һәм төрлеләнүе — төрки сүз сәнгатенең эволюцион үсеш-үзгәрешенә хас төп сыйфатлар. Әдәбият иҗтимагый аңга, сәнгатьнең башка төрләренә көчле йогынты ясаучы факторга әверелде. Күп кенә рәсем, музыка, кино, театр сәнгате әсәрләренең нигезе, төп чыганагы әдәбият булу да бик мәгънәле.
Җиһанның башка кавемнәре кебек, төркиләр дә үз кысаларында гына бикләнеп яшәмәгәннәр, башка халыклар һәм илләр белән төрле мөнәсәбәтләргә кергәннәр, хезмәттәшлек кылганнар. Шуңа нисбәтән аларның сүз сәнгате дә үзгәләрнең мәдәнияте белән теге яки бу дәрәҗәдә багланышта торган, рухи байлыкларын уртаклашканнар. Борынгырак чорда төркиләр һәм аларның әби-бабалары Кытай, Һиндстан белән ешрак аралашкан. Мифологиядә, фольклорда, рун истәлекләрендә бу төбәкләр һәм илләр белән бәйләнешле сюжет-мотивларның, факт-мәгълүматларның булуы әнә шул хакта сөйли. Генетик яктан Һиндстанга мөнәсәбәтле «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә», «1001 кичә» кебек мәшһүр җыентыклар турыдан-туры да, гарәп-фарсылар аркылы кереп тә төркиләрнең тәмам үз хәзинәләре кебек булып киткәннәр, күн санлы әдәби әсәрләр тууга сәбәпче булганнар.
Мәгълүм ки, Урта гасырларда гарәп-фарсы дөньясы, шул исәптән аның әдәбияты бик нык алга китә, җиһанның мөһим цивилизация үзәгенә әверелә. Аның Әл-Мөтәнәбби (915-965), Әл-Мәгарри (973-1057), Фирдәүси (935-1030), Ф.Гаттар (1119-1223), Җ.Руми (1207-1273), Сәгъди (1203-1292), Хафиз (1325-1389) һәм кайбер башка классиклары бөтен дөньяга таныла. Төрки әдипләре гарәп- фарсы рухы казанышларыннан мул һәм иҗади файдаланалар. Ул телләрдән күп санлы тәрҗемә-шәрехләр эшләнә. Гарәп теле аша безнең әби-бабаларыбыз антик Греция, Рим казанышларын, Сократ, Әфләтүн, Аристу карашларын да теге яки бу дәрәҗәдә кабул итәләр. Шунысын да искә төшерик: төркинең Фәрәби (870-950), Низами (1141-1209) кебек бөек затлары үз әсәрләрен гарәп, фарсы телләрендә язганнар. Бу традиция өлешчә алга таба да дәвам иттерелә. Мәсәлән, XIX йөзнең олуг мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗанинең (1818-1889) аерым хезмәтләре гарәп телендә.
XIX йөздә, аеруча Тәнзимат дип аталган чорда (30-70нче еллар), Госманлы мәмләкәтендә Аурупа казанышлары, бигрәк тә Франция мәдәнияте белән кызыксыну көчәя. Күпләгән төрек яшьләре Парижда укый, француз телен, әдәбиятын өйрәнә. Төрек теленә Аурупа классикларының әсәрләре тәрҗемә ителә. Еш кына алар Анатолия яшәешенә адаптацияләнә. Ибраһим Шинаси (1826-1871), Намык Кемал (1840-1888), Әхмәд Мидхәд (1844-1913) һәм кайбер башка авторлар Аурупа казанышларын файдаланып күпләгән роман-бәяннар, драмалар иҗат итәләр. Госманлы телендәге бу төр әсәрләр татар, азәрбайҗан укучыларына да ирешә. XIX йөзнең икенче яртысында рус әдәбияты белән кызыксыну да көчәя. Рус, Аурупа рухи казанышларын төрки укучыларга җиткерүдә аеруча Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914), Абай (1845-1904), Мирза Фатали Ахундов (1812-1878), Гаяз Исхакый, Тукай нәтиҗәле эшлиләр.
Тышкы бәйләнешләрдән кала, төрки халыкларының, шуңа мөнәсәбәттә сүз сәнгатенең дә үз эчендә күп төрле багланышлар яши. Борынгы, ягъни төрки кавемнәренең халык буларак формалашмаган чорга кадәрге әдәбият (якынча XIII йөзләргә кадәр) уртак мирас, гомумтөрки сүз сәнгате рәвешендә карала. Ул милли, төбәк (региональ) әдәбиятларның нигезе, чишмә башы вазифасын үти. XIIIXIV гасырларда төрек (госманлы), татар, бераздан үзбәк, азәрбайҗан, төрекмән, казакъ һәм кайбер башка кавемнәр оеша башлый. Бу дәвердә дә төрки кавемнәр арасында кискен чикләр юк: үзара керешү, күчешләр дәвам итә. Бер үк дәүләтләр составында яшәү дә мөһим роль уйный. Алтын Урда шагыйрьләре Харәзми (XIV), Лотфый һәм үзбәк, һәм татар әдәбияты кысаларында карала. XV йөз авторы Өмми Кәмал Идел буенда, Кавказда, Кырымда да яши, гомеренең ахырын Кече Азиядә уздыра. Чыгышы белән Әстерхан «нугае» булган
Мөдәррис ВӘЛИЕВ
137
Суфый Аллаяр (1616-1713) Сәмәрканд төбәгендә яши, Идел буена да килеп-китеп йөри. Ул һәм үзбәк, һәм татар әдәбиятларының үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Акмулла (1831-1895) — бер үк вакытта татар, казакъ, башкорт халыкларының уртак шагыйре. Чыгышы белән татар булган күренекле тюрколог Рәшит Рәхмәти Арат (1900-1964) һәм төреккә, һәм татарга хезмәт итә. Тарихтан мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин.
Этник якынлык, телләрнең охшашлыгы, дини уртаклык һәм гарәп графикасы да төркиләрне якынайтуда мөһим роль уйнаган. Элек мөселман төркиләре берберләренең әсәрләрен, нигездә, оригиналда укыганнар. Истанбул, Казан басмалары бөтен төрки дөньяда киң таралыш тапкан. Төрки телләрдә күпләгән гарәп-фарсы сүзләренең һәм шәкелләренең урын алуы да аларны якынайта төшкән. Кызганыч ки, төрекләр узган гасырның 20-30нчы елларында «тел реформасы» вакытында күпләгән гарәп-фарсы алынмаларын чыгарып ташлап, аларны үз сүзләре белән алыштырдылар. Шуның нәтиҗәсендә төрек теле башка төрки телләрдән шактый аерымланды. Үз чиратында СССРдагы төрки телләргә күпләгән рус, Аурупа алынмалары кертелде. Гарәп графикасы урынына кирилл язуының төрле вариантлары кабул ителүе дә үзара аңлашуны өлешчә кыенлаштырды.
Төрки сүз сәнгатенең үз эчендә бер үк яисә охшаш сюжетка язылган әсәрләр дә шактый. Уртак образлар, детальләр дә күп. Әдәби жанрлар, шигъри үлчәмнәр дә бер үк диярлек. Төрки авторларының бер-беренә нәзыйрә язулары да аларны якынайта. Охшаш шартлар, совет чынбарлыгы да төрки әдәбиятлар арасындагы якынлыкны арттырды. Милли төрки әдәбиятларда тугандаш кавемнәрнең кешеләрен, тормыш- көнкүрешен чагылдырган әсәрләр дә шактый. Г.Ибраһимовның (1887-1938) «Казакъ кызы» романы — шуның күркәм бер мисалы.
Совет чорында без Төркия тормышын, әдәбиятын юньләп белмәдек. Хәзер вазгыять башка. Төрек теленә һәм аннан күп тәрҗемәләр эшләнә. Бу юнәлештә аеруча Фатма Өзкан, Мостафа Өнәр, Фатих Кутлу нәтиҗәле гамәлләр кылалар. Фатих Кутлу Тукай, А.Гыйләҗев, Ә.Еники һ.б. бик күп кенә татар әдипләренең әсәрләрен төрек телендә бастырып чыгарды. Үз чиратында ул төрек авторларының китапларын татар укучыларына ирештереп бара. Төрек теле башка төрки әдәбиятлар белән танышуда, бер-береңне ныграк аңлауда, киңрәк дөньяга чыгуда да мөһим фактор булып тора.
СССР таркалгач, аның составындагы төрки әдәбиятлар арасында үзара бәйләнешләр шактый йомшарган иде. Соңгы берничә елда бу кимчелекне бетерү юнәлешендә җитди генә чаралар (фестивальләр, конкурслар, форумнар, уртак проектларны гамәлгә ашыру һ.б.) үткәрелә. Электрон мәгълүматлар туплана. Бер телдән турыдан-туры икенче телгә тәрҗемәләр күбәеп бара. Мәсәлән, Рәдиф Гаташ үзбәк шагыйре Чулпан, казакъ әдибе Магҗан Җомабаевның шигырьләрен татар телендә аерым китап итеп чыгарды. Тугандаш төрки телләрдән татарчага тәрҗемә итүдә А.Хәмидуллин, Ф.Тарханова, М.Галиев, Р.Корбан һ.б. уңышлы гына эшләп киләләр. Тургай һәм Р.Харис тырышлыгы белән татар һәм чуваш шагыйрьләренең аерым әсәрләре тәрҗемә ителеп, Казанда һәм Чебоксарда дөнья күрде. Искешәһәр, Казан, Мары калаларының төрки мәдәни үзәкләре булып торулары да файдага. Төрки театрларының Казанда уздырыла торган Халыкара «Нәүрүз» фестивале дә үз тамашачыларын тапты. Төрки әдәбиятларын үзара якынайтуда, алардагы казанышларны пропагандалауда һәм үстерүдә халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы да бик нәтиҗәле эшли.
Бөек Гаспралының төркиләргә карата моннан йөз еллар элек әйткән «телдә, уй-фикердә, эш-гамәлдә бердәмлек» лозунг-шигаре бүген дә заманча, актуаль яңгырый. Аның эзлекле рәвештә гамәлгә ашырылуы төркиләр өчен генә түгел, ә башка кавемнәр өчен дә файдалы, игелекле булачак.