ТАРИХ БУЛЫП ДӘШӘ ЧУРА БАТЫР...
Халыкның киң кырлы эпик иҗатын аның бай тарихыннан, әдәби-мәдәни багланышларыннан аерып карау мөмкин түгел. Фольклорда ге- роик эпос яисә тарихи дастан дип аталган жанр реаль вакыйгалар җирлегендә барлыкка килә, иҗат мәйданына тарихи шәхес образын чыгара. Әлбәттә, эпос-дастан- нар чынбарлык вакыйгаларының күчермәсе түгел. Вакытларны кичкәндә, төрле үзгәрешләр кичергән мондый ядкарьләр кайвакыт тарих тирәнлегеннән яңгыраган авазның үзенчәлекле аһәңенә әверелгән булырга да мөмкин. Әмма эпоска, бигрәк тә героик эпоска, чорлар кайтавазы сеңми кала алмый. Иң беренче чиратта, нәкъ менә шуның белән җәлеп итә дә инде бу гаҗәеп истәлекләр.
Тамыры белән уртак нигезгә барып тоташучы кардәш халыклар иҗатында берсенә генә нисбәтләп булмый торган, бер үк вакытта берничә төрки халыкның әдәби-мәдәни мирасын тәшкил итә торган дастаннар бар. Чура батыр исеме белән бәйле эпос — әнә шундый истәлекләрдән. Әлеге дастаннарның казан, кырым татарлары, нугай, казакъ, башкорт, каракалпак һәм кыргыз халыкларының эпик иҗатында киң таралган булуының сере әлеге дә баягы тарихка барып тоташа. Уртак сюжетлы «Чура батыр» дастаннары, кайсы халыкның нинди генә варианты булуына карамастан, күпчелек очракта Идел буендагы Казан шәһәренең рус дәүләте тарафыннан яулап алыну вакыйгалары, шушы чор шәхесләре хакында бәян итә. Ә Казан шәһәре, мәгълүм булганча, 1552 елда яулап алын-ган, димәк, барлыкка килүе белән Чура батыр турындагы бу мәшһүр сюжет тәгаен XVI йөз уртасыннан соңгы чорга карый. Дастанның нәкъ менә югарыда санап үтел-гән төркиләрдә популярлыгы исә — за-манында Алтын Урда дәүләте составындагы халыкларның уртак рухи ихтыяҗларының, бердәм теләк-идея- ләренең бер дастанда гәүдәләнгән чагы-лышы. Чура образы - ның төрки халыклар иҗатында популярлыгына галимнәр XX йөзнең 40нчы елларыннан алып игътибар итә киләләр. А .С .Орлов (1945), В.М. Жирмунский (1974), Х.Б.Паксой ( 1986), А. И.М. Сикалиев-Шей- халиев (1994), Д.Ф.Исхаков (1994), Ф.И.Урманчеев (1995), Л.Х.Ибраһимова (2000, 2002), М.Х.Бакиров (2012) кебек тарихчы-эпос белгечләренең бу мәсьәләгә багышланган, төрле елларда дөнья күргән хезмәтләре бар.
2014 елда шушы ук темага фольклорчы галим Болат Сагынбекулы Кор- ганбековның казакъ телендә «Шора батыр» эпосы: нөсхәләре, генезисы, тарихилыгы» [Корганбеков, 2014] дигән өр-яңа саллы монографиясе басылып чыкты. Уртак мираска карата гаять дәрәҗәдә әтрафлы игътибар күрсәткән бу хезмәт Чура батыр турындагы моңа кадәрге монографияләрне һич кенә дә кабатламавы, киң масштаблы һәм бай
183
фәнни эчтәлеге, тирән теоретик нигезе, әле дә халык телендә булган «тере» эпик мисалларга таянуы белән киң колачлы тикшеренү дигән тәэсир калдыра.
Узган ел азагында дастаннар остасы атаклы Морын җырау Сеңгирбек улының 155 еллыгы уңаеннан Казакъстанда үткәрелгән «Ногайлы эпосы һәм Морын җырау феномены» дип аталган халыкара конференциягә чакырылып, киң дала һәм тирән диңгез очрашкан гаҗәеп урындагы Актау каласында казакъ һәм нугай җырауларының Чура батырга һ.б. темаларга багышланган эпосны бүгенге көндә дә телдән башкаруларын үз ко-лакларым белән ишетеп һәм үз күзләрем белән күреп кайту бәхете насыйп булды миңа. Биредә эпосның импровизатор та-рафыннан әйтелә торган традицион төре нык үсеш алган, казакъ һәм нугайлар әдәби-мәдәни байлыкка гаять дәрәҗәдә игътибарлы, алай гына да түгел, думбра чиртеп җыру әйтү — кардәшләребезнең табигый халәте, бу эшне башкара алмаган берәр казакъ бар микән ул, дигән сорау да туды миндә хәтта. Шул ук Чура батырга яисә Гөроглына багышланган дастанны җырау ниндидер бер экстаз халәтендә тоташтан әйтә дә әйтә, әйтә дә әйтә. Жырау авазына ияреп, актарылып, әйтерсең, тарих үзе кире кайта... Шунысы игътибарны аеруча җәлеп итте: Казакъстанда эпос әйтү сәнгате махсус колледжларда аерым сабак буларак та укытыла икән. Яшь буын элгәрләре хакында буыннан-буынга килә торган фольклор әсәрләрен ишетеп тә белә, шул дастанны үзе дә көйләп-әйтеп бирә. Онытылган, кайдадыр еракта торып калган шөгыль түгел биредә җыру-эпос әйтү, ә күңел таләбе, рухи ихтыяҗ. 2013 елда, шулай ук халыкара конференциядә, Якутск шәһәрендә саха-якутлар белән аралашу нәтиҗәсендә, төньякта яшәүче төрки туганнарыбызның үз телләренә, мәдәниятенә, тарихына, эпик иҗаты — олонхоларына булган җитди мөнәсәбәтен күреп тәэсирләнеп кайткан булсам, узган ел азагында Актауга сәфәрем минем казакъ кардәшләребезгә булган ихтирамымны бик нык үстерде. Эпос — ул халык тормышын эпик планда тасвирлый торган күләмле әсәр, шушы иҗатка булган мөнәсәбәте халыкның тулаем милли йөзен билгеләүдә катнаша торган зур бер фактор лабаса... Болат Корганбековның төрки «Чура батыр» дастанына багышланган яңа монографиясе дә эпоска карата шушы җылы мөнәсәбәтнең күркәм чагылышы.
Болат Корганбеков — казакъ халкы-ның эпик фольклорын өйрәнүне төп фәнни юнәлеше итеп алган тәҗрибәле белгеч, филология фәннәре кандидаты. Әлеге монография Болатның беренче иҗат җимеше түгел, аның Әхмәт Ясәви һәм казакъ фольклорына багышланган монографиясе (2011, 2012) дөнья күргән, ул берничә коллектив монография, сигез дистәдән артык фәнни мәкалә авторы, күпсанлы җыентыклар, күптомлыклар төзүче дә. Хезмәтләренең барысы да казакъ халык иҗаты өлкәсенә, дастаннарга багышланган, кайбер мәкаләләре инглиз, төрек, рус, үзбәк телләрендә дөнья күргән. Болат 1990 елда Алма-Атада С.М.Киров исемендәге Казакъ дәүләт университетын тәмамлаган, кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, соңгы елларда докторлык диссертациясе әзерләгән, бүгенге көндә Казакъстанның Жетысай шәһәрендәге «Сырдария» университетының казакъ теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты. Казакъ халкының үз эпик мирасына зур ихтирам һәм игътибар шартларында тәрбияләнеп, озак еллардан бирле милли идеология юнәлешендә эшләп килә торган кафедра белән язмышын бәйләгән Болатның төрки «Чура батыр» белән җитди кызыксынуы, әлеге мәшһүр эпосны барлык нөсхәләре, килеп чыгышы, тарихилыгы җәһәтеннән ныклап өйрәнергә керешүе һәм әлеге темага киң колачлы хезмәт башкарып, аны китап рәвешендә дөньяга чыгаруы һич кенә дә гаҗәп түгел, ә гаять тә көтелгән, табигый нәтиҗә.
Төрки «Чура батыр» — фәнни, тарихи, иҗтимагый, тәрбияви, мәдәни әһәмияте ягыннан гомумкешелек мирасы булырлык, дөнья эпосына торырлык рухи байлык. Бу бөек ядкарьнең дәрәҗәсен ачыклап, аның хакында зур тикшеренү эшләү — төрки дөнья өчен дә, гомумән, фәндә эпос өлкәсе өчен дә һәрвакыт гаять актуаль мәсьәлә, шуңа күрә казакъ кардәшләребез вәкиле Болат Корганбе- ковның әлеге юнәлештәге эшчәнлеге бик зур мактауга лаек.
Үзенең күркәм тышлыгы белән үк игътибарны җәлеп итеп тора торган зур күләмле, фәнни аппараты камил
бу затлы китап Астанада дөнья күргән. Тиражы — 2000 данә. Монография Казакъстанның Жетысай шәһәрендәге «Сырдария» университеты һәм Алматы-
ЛИЛИЯ МӨХӘММӘТҖАНОВА
184
дагы М.Ауэзов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми советлары карары белән чыгарылган.
Автор Чура батыр тирәсендә барган бетмәс-төкәнмәс сорауларны мантыйкый эзлеклелектә кабат мәйданга чыгара, тарихи чынбарлык белән эпик чынбарлык арасындагы бәйләнешләрне барлый, Чура батыр һәм аңа бәйле вакыйгалар турында бәхәсле мәсьәләләргә фәнни чишелеш тәкъдим итә, Чура батырга багышланган эпик истәлекләрдән нугай, кырымтатар, башкорт, казакъ, каракалпак, кыргыз халыкларында табылган 25 вариантын чагыштырып анализ ясый, дастан вакыйгалары, образ-персонажлар системасы белән тарихи чынбарлык ара-сында параллельләр үткәрә.
Монографиянең кушымтасы итеп би-релгән өлеше турында аерым әйтеп китү таләп ителә. Автор төрле халыкларның Чура батырга багышланган 25 вариант-тагы дастаннарын, шартлы билгеләр аша таблицага куеп, сюжетларындагы эреле- ваклы вакыйгаларның, теге йә бу эпи-зодның очравы-очрамавыннан, билгеле эпик мотивларның булу-булмавыннан чыгып, чагыштырып чыккан. Дастан вариантларын әлеге яссылыкта карау — күп вакытны таләп итә торган гаять четерекле вак эш. Шушы таблица үзе генә дә галимнең дастан нөсхәләренең һәркайсына җитди мөнәсәбәтен, аның дастан сюжетында булган һәр детальне нечкәләп белүен күрсәтә торган дәлил. Әлеге таблица Чураның атасы Нарык- ның ятим үсүеннән алып, Шора үлгәннең соңында анасы, Казанга улын эзләп килеп, сыктау әйтүенә кадәрге — барлыгы 45 сюжет сызыгын үз эченә алган, автор игътибарына алынган барлык 25 вариантта, шул исәптән татар халкының ике вариантында, әлеге вакыйгаларның чагылыш кимәле эзлекле ачыкланган. Бу әһәмиятле эшне автор күп кенә төрки вариантларга карата җиренә җиткереп эшләгән.
Әмма күңелне тырнап торган бер неч-кәлек хакында да әйтеп китми ярамый. Темасы, сюжеты ягыннан татар «Чура батыр»ының шактый үзенчәлекләргә бай булуы, аның реаль вакыйгаларга да иң якын торган версия икәнлеге мәгълүм [Ибраһимова, 2002]. Бу аңлашыла да: Казан ханлыгының Мәскәүгә көчләп буйсындырылуы, иң беренче нәүбәттә, татар халкы өчен зур фаҗига булган бит, Казан алынганнан соң барлыкка килгән эпоста да бу моментка игътибар ителми калынмаган, әлбәттә. Шуңа күрә дә «Чура батыр»ның татар варианты бер- берсенә тирән керешкән ике зур теманы яктырта, алар — каһарман Чура язмышы һәм Казан җимерелү вакыйгасы. Шул ук вакытта бу әсәр, татар ханлыкларының бер-бер артлы рус дәүләте тарафыннан буйсындырылу фактын искәртеп, теманы тагын да киңәйтә. Б.Корганбеков төзегән чагыштырма таблицада гаять әһәмиятле әлеге вакыйгага ни өчендер урын бирелмәгән. Дастанның татар варианты мондый сүзләр белән тәмамлана: «Соңра урыс гаскәре галиб булып (өстенлек алып. — Л.М.), Казан шәһәрен алды. Урыс падишаһына табигъ булдылар (буйсындылар. — Л.М.). Бу Казан шәһәрен алганнан бер ел соңра Хаҗитархан шәһәрен янә алды. Чура батырның хикәяте тәмам булды» [Татар..., 1984, Б.119]. Дастанның тарихи чынбарлыкны чагылдыруы җәһәтеннән бик тә мөһим булган әлеге юлларга Б.Корганбеков монографиясендә артык игътибар бирелмәгәне күренә, ә инде кушымта-таблицада бу вакыйганың бөтенләй төшереп калдырылуы гаделсезлек булып аңлашыла. Югыйсә, татар халкының эпик иҗатында Чура батыр образына багышланган әсәрләрнең барысында да — китаби дастанмы ул, бәет, риваять, кечкенә хикәятме, йә булмаса шушы ук теманың соңгырак чор иҗатка караган язма характердагы дәвамымы — барысының да умыртка баганасы булып, иң беренче чиратта, нәкъ менә шушы тарихи вакыйгалар тора.
Хәер, биредә «Чура батыр» дастан-нарының башка халык вариантларында татар язмышына кагылышлы фаҗигаләр-нең вакыт үткән саен онытыла төшкән, казакъ «Шора батыр»ының каһарман язмышын Казан ханлыгы вакыйгалары белән бәйләүдән читкәрәк тайпылган булуы үз ролен уйнаган булса кирәк. Б.Корганбеков элек язып алынган ва-риантлардан алып соңгы чор җыраулары авызыннан язылган вариантлар белән эш итә, төрки вариантларның күпчеле-
185
ТАРИХ БУЛЫП ДӘШӘ ЧУРА БАТЫР...
гендә зур әһәмият бирелгән вакыйгалар картинасын, образлар гәүдәләнешен ача, Чура батырга багышланган эпос генезисының вакыт чикләрен б.э.к.ге чорларга ук бәйләп, тирәнәйтә. Әлбәттә, дастан вариантларында очрый торган кайбер мотивлар яисә конкрет сарыннар килеп чыгышының бик борынгы чорларга ук барып тоташуы, аларның XVI йөз урталарына кадәр үк күп алда эпик кулланылышта булуы автор тарафыннан нигезле аңлатылган. Чыннан да, хроно-логик һәм географик яктан Казаннан ераграк торган саен, «Чура батыр»ның төрки версияләрендә татар вариантыннан аерылып торган үзенчәлекләрнең күбрәк очравын танырга тиешбез. Шул ук вакытта бик борынгы, хәтта Казан ханлыгындагы трагик вакыйгаларга кадәр үк барлыкка килгән эпосның татар дастанында Казанга якынайтыбрак сурәтләнгән булу ихтималын да инкарь итмибез. Тик шулай да дастанның татар версиясендә дә, кырымтатар, нугай һәм казакъ версиясе вариантларында да дастан вакыйгаларында Идел буе Казан шәһәренә мөнәсәбәтен кире кагып булмый торган фактлар бик күп һәм аларны очраклылык дип кенә бәяләү дә гаделсезлек булыр иде.
Ничек кенә булмасын, Чура батырга багышланган эпос — тарихыбызның кыйммәтле бер кыйпылчыгы, үткән- нәребезнең онытылмас кайтавазы, Чура батыр образы үзе исә — фольклорда төрки халыкларның үзара якынлыгын, туганлыгын һәрвакыт искәртеп тора торган героик образ.
Монографиядә тема 9 бүлеккә аерып тикшерелгән, һәр бүлектә үтә дә әһәмиятле проблема алга чыгарылган. Бүлекләрдә автор әйткән фикерләр гаять колачлы. Авторның тикшеренү ысуллары отышлы, әйткәне төпле, бәян кылу алымнары мавыктыргыч. Фактик материал куллану ягыннан Чура батырга багышланган моңа кадәр билгеле хезмәт-ләр арасында Болатның монографиясе, шиксез, иң бай хезмәт. Файдаланылган әдәбият исемлегенең тулылыгы да ав-торның бик мәгълүматлы шәхес булуы хакында сөйли. Китап җиңел укыла, нәтиҗәләр, кайвакыт бәхәс уятсалар да, ышандыра.
Йомгак ясап әйткәндә, Чура батырга багышланган төрки эпик иҗатка казакъ галиме Б.Корганбеков биргән игътибар бик вакытлы һәм урынлы. Болат Корган- беков монографиясе теманы һәм мате-риалны яратып, тирән теоретик әзерлек белән язылган төзек структуралы җитди хезмәт буларак күңелне куандыра. Төрки «Чура батыр»ны шушындый юнәлештә тикшерү һәм аның нәтиҗәсе буларак әлеге китапның басылып чыгуы — казакъ халык иҗаты өчен генә түгел, гомумән, төрки халыклар фольклористикасында, эпос-дастаннарны өйрәнү өлкәсендә бик зур казаныш.
Әдәбият
1. Ибраһимова Л.Х. Төрки халыклар иҗа-тында «Чура батыр» дастаны. — Казан: Фикер, 2002. - 190 б.
2. Корганбеков Б.С. «Шора батыр»: нүс- калары, генезисы, тарихилыгы. Монография. — Астана: Фолиант, 2014. — 304 б.
3. Татар халык иҗаты. Дастаннар. Томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр язучы Ф.В.Әхмәтова. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1984. — 380 б