Логотип Казан Утлары
Шигърият

СУКМАГЫҢНАН КИТТЕМ — ҖЫР БУЛЫП

Нью-Йорк Сабан туе
И, Сабантуй, пар канатлы жайдак,

Инде монда килеп җиттеңме?
Күңелләрне шулай җилкеттеңме,

Сахраларга алып киттеңме?
«Эйзенхаур паркы» шау-гөр килә,

Яшьләр бии, күкләр чайкала...
Сискәндереп татар авазлары

Сеңә җиргә, түзә башкала.
«Каралармы», «акмы» — барыбер аңа,

Тик аптырап карый төркемгә.
Капчык кигән килеш убырылу

Мәгъкуль әйбер түгел һәркемгә!
Бу татарлар гаҗәп халык икән —

Аяк чаулы килеш чабарга?!
Әле дөбердәшеп биешәләр —

Рух какшамас, димәк, аларда!..
Дәү агачлар башын игән кебек

Милләтемнең ару моңына.
Җырлаучының хөр авазын тыңлап,

Сандугачлар канат кагына!
Шулай ага татар тамашасы,

Бер шоу булып, биләп дөньяны.
Сәях күңел, әллә саташасың,
Милли хис дигәнгә инанып?!
«Казаныма кайтам», — диләр монда,

Тик хәл җыйыйм бераз килгәчтен.

Бу Сабантуй бездән хәбәр илгә —

Сарманыма, Мөслим, Күлбәшкә...
Ата-баба моңын, рухын саклау,

Узган буыннарга тоташу —

Сабантуйның изге бер бурычы,

Шуңа безнең монда сайрашу!
Шулай көн буена Җыр һәм бию,

Нәзакәтле, үткен ярышлар

Биләп ала Америка паркын,

Үсеп чыккан сыман арышлар!
Континентлар, тарих, үткән юллар —

Сизгер күзәнәкләр, кан аша.

Хис дәрьясы, бер океан булып,

Сабантуйда шулай тоташа.
Курай уйный берәү. Берәү гармун...

Берәү җырлый өзелеп, талпынып!..

И, Ватаным, мондый бәйрәм өчен

Мең бурычлы туган халкыма!
***
Көн-төн иснәп йөрим Америка чәчәкләрен —

Куакларда зур-зур, алсу-кызыл —

Әллә гөлләр, әллә гашыйклар?!

Искә төшә Казан бакчалары —

Черек күлләр, татлы «ышыклар»!

Ләкин бу гөлләрнең исләре юк —

Әллә күп булганга чамасыз.

Ватанымның әреме дә тәмле —

Андый хуш ис каян табасы?!
Әллә тәпи йөргән балачактан

калган аңа сөю, мәхәббәт —

елата да Ватан, юата да —

агулы да үзе, дәва да!

Юлга чыгам — Кайтам туган Илгә —

Кош күк очам, кагып канатым! И, Илкәем!
Син дип күпме михнәт, җәфа күрдем,

Күпме күңелемне талаттым!

Кадар камыл — кара тамыр җирем,

Синең белән тагын кавышмак!
...Баш өстемдә көләч нурлы йөзең —

Алсу гөлдәй — мәңге табышмак!
***
Чорнамагыз уйлар, бумагыз —
Акрын гына аксын сулышым!..
Тегермәндәй дөнья әйләнә!
Аның белән бергә барышым!
Алтын көнбагышлар, серемне
сезнең орлыкларга яшердем!
Сезнең кебек янып яшәдем!

Сезнең кебек янды гыйшыгым!..
***
Нинди газаплы син, ижат!

Тетрәт, көйдер, елат, җырлат!

Алып кит җилләргә салып,

Йөзим йолдызларга талып,

Могҗизаңа хәйран калып!..

Ничек бетәр сәяхәтем? —

Шигырь юлы — син хәятым!

Илләр, чүлләр, елга, күлләр,

Тауларыңда чәчәк атыйм!
Сезгә карап, күккә ашам,

Сездән башка рухым ятим!


Шагыйрьгә
Шигьри илһамыңа мөкиббән мин...

Сукмагыңнан киттем — җыр булып.
Гүзәл моңнар җыйдым, синең кебек,

Газиз туфрагыма иелеп.
Кортка, бөҗәкләргә гашыйк булдым.
Күлгә, чүлгә чумдым, нур булып.
Өстим, диеп, тирә-юньгә бәхет,
Яшь буынга — илһам, җылылык.
Килеп җитәбезме, дустым, сөйлә —
Камиллеккә, гүзәл сыйфатка!
Иярченең синең.
Ә син — кояш...
Утырганбыз сыман бер «атка».
***
Куакмы мин, гөлме, яфракмы,

Уйсыз, хиссез курчак — шакмакмы?!
Ләкин күңел җанлы, мең төрле — т

алпынуы шундый сихерле!

«Язма- язма» укы күңелдән —

нинди уйлар аның түрендә!

Бер кәүсәгә сыйган мең чәчәк!
Тарих, вакыт, сөю, киләчәк!
***
Мин хөррият кошы идем,

Шигърият, диеп тилмердем.

Төзеп Илаһи әхрамнар,

Илгә гүзәллек өрдем! Гаҗәп тизлек!
Яңа буын, корыгыз җирдә җәннәт!

Кеше булып калыгыз тик,

тудырмагыз җәһәннәм!
...Алсу атлар күз алдымда,

Зәңгәр-яшел басулар!..
Шунда безелди күңелләр,

Шунда калды ярсулар.


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иж.ат уңышлары телибез.