ӘСӘРЛӘРЕНДӘ БУЫННАР ЯЗМЫШЫ
МӘДИНӘ МАЛИКОВАГА 80 ЯШЬ
Мәдинә Маликова XX гасырның җитмешенче елларында татар әдәбияты мәйданына чыга. Ул нигездә чорның шәхес белән җәмгыять арасында барган каршылыкларны тасвирлый. Проза, драматургия, публицистика жанрларында социаль-әхлакый яңгырашлы әсәрләр иҗат итә. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне, милли фикер үсешен, сәясәт
173
торышын үзәккә куеп яза.
М.Маликованың әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары көндәлек матбугат өчен хәбәрләр, документаль очерклар, мәкаләләр язудан башлана. Журналист буларак, ул күп йөри, төрле һөнәр ияләре белән очраша, тормыш материалын тырышып өйрәнә.
1967 елда М.Маликованың «Юлдашлар» исемле беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Хикәяләрендә автор тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән игътибарны җәлеп итә. Язучы күзәтә белә, тормышчан детальләрне тотып ала. Аның һәр хикәясендә истә калырлык образлар, матур эпизодлар очрый.
Язучының беренче күләмле һәм җитди әсәре — «Казан каласы — таш кала» повесте. Ул 1968 елны «Казан утлары» журналында басылып чыга һәм укучылар арасында зур кызыксыну, төрле фикерләр уята. Әсәрдә төп герой — архитектор Мәрьям. Эчтәлекнең шактый өлеше аның беренче мәхәббәте, сөйгәне белән кавыша алмыйча, икенче кешегә кияүгә чыгуы турындагы искә алулар рәвешендә бирелгән. Героиняның шәхси тормышындагы йөрәк яралары өстенә иҗади хезмәтендәге кыенлыклар килеп өстәлә.
Мәрьямнең уйлануларына ияртеп, автор безне дә яңадан-яңа вакыйгалар эченә алып керә. Әсәрнең сюжеты оста корылган, күтәрелгән мәсьәләләрне ачу өчен автор отышлы һәм күп сыйдырышлы әдәби форма тапкан.
Язучы үзе күтәргән мәсьәләләр, кешеләр тормышы, бүгенге дөнья турында югарыдан торып, заманча фикер йөртә. Әсәр яшь язучының үз йөзе, үз стиле формалашып килүе турында да сөйли. Ул кычкырып, ялтырап торган буяуларны яратмый, гади, тыйнак язарга омтыла. Тормышның үзеннән, классикларыбыздан ук килә торган гадилек, табигыйлек аның иҗатында елдан-ел калыплаша, ныгый бара.
Мәдинә Маликова — ана телебездә беренче роман язган хатын-кыз. Бу роман «Казан утлары» журналында «Ак давылда тал бөресе» исеме астында чыккан иде, китапта исә «Шәфкать» исеме белән дөнья күрде.
Журналда басылуга, аны дикъкать белән укып чыккан әдәбият галиме Фоат Галимуллин: «Әсәрнең исеме үк аның битләрендә ниндидер давыллар уйнап аласына ишарәләп тора: «Ак давылда тал бөресе» — мәгънәле исем. Әле әсәрне укыганчы ук, конфликтның шактый җилле булып, аның агач бөресе кебек көчсез берәүгә кагылып узасы күңелгә килеп куя. Ул шулай булып чыга да», — дип язып чыкты.
М.Маликова иҗатының башлангыч чорында ук детектив жанрда да уңышлы эшли. Аның «Хөкем» (1969), «Августның бер кичендә» (1970), «Адашканга юл кайда?» (1971) исемле маҗаралы повестьлары, жанр хасияте таләп иткәнчә, киеренке вакыйга-сюжетка корылган һәм укучылар тарафыннан яратып укыла. Детектив әсәрләр һәм аларны иҗат итүчеләр турында Ф.Мусин: «Профессиональ язучылар, гомумән, бу жанрның максатын һич тә теге яки бу җинаятьне ачуга гына кайтарып калдырмыйлар. Алар үз алларына социаль-әхлакый яңгырашлы бурычлар куялар. Ә кайчак хәтта детектив форма авторларның шушындый омтылышларын тормышка ашыру чарасына әверелә», — дигән фикер яза. Бу уңайдан әдибәнең детектив жанрда
ЛИЛИЯ ХИСМӘТОВА
174
язылган «Хөкем» повестенда ук, әдәбият белгече әйткәнчә, детектив форма кешеләргә хас сыйфатларны ачу өчен бирелә.
Әсәр: «Без барыбыз да — хөкемдарлар. Кешеләр турында үз хөкемебезне чыгарабыз, хәтта күп очракларда аларга лаек дип тапкан җәзаны да бирәбез», — дигән фәлсәфи фикер белән башлана. Беренче карашка, повестьта яшь тикшерүче Вәлидәнең үз эшенең остасы Җәүдәт Харисович белән бер җинаятьне ачу вакыйгасы сурәтләнә. Әсәрнең эчтәлеге бик гади. Ике тикшерүче җинаять булган җиргә киләләр. Мәетне, ул яткан урынны карап, барлык шаһитларны чакырып сораштыралар. Тикшерү эше шактый җайлы бара, күрше-күлән авыл советы председателе — фәкыйрь тормышлы Гадел Мөгыйнне гаепли. Вәлидә үзе дә моңа ышана, чөнки барлык күрсәтүләр, дәлилләр фаразны раслый. Инде эшне ябар вакыт та җитте, гаепле дә табылды шикелле. Тик Җәүдәт Харисович эшне бөтенләй башка юнәлешкә бора һәм Мөгыйн Саттаровның монда катнашы юклыгын, үтерүченең күрше авылдагы Семёнов булуын дәлилли. Автор әсәрне шулай ук фәлсәфи фикерләр белән тәмамлый: «Хәтәр нәрсә ул — нахак шик. Берәүләргә йөз каралыгы, икенчеләргә йөз кызыллыгы китерә». Әсәр буена тикшерү эшләрен кызыксынып укыган укучы, үзе дә сизмәстән, белмичә, тәгаен дәлилләмичә кешене гаепләргә, ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый, дигән фикергә килә. Гомумән, әсәрнең буеннан буена тикшерү эше ярдәмчел сюжет сызыгы ролен генә үти, төптәнрәк караганда, повестьның идея-эчтәлеге бөтенләй башкада булуы күренә. Әдибәнең бу отышлы алымы бөтен иҗаты буенча дәвам итә.
Гасырлар алышынган елларда, илдәге кискен үзгәрешләргә нисбәтле, Мәдинә Маликованың иҗаты да зур борылыш кичерде. Ул берничә елга каләмен куеп торып, «Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте»н оештырды һәм, аның җитәкчесе буларак, бар көчен авыр чорда мохтаҗлыкка дучар ителгән кешеләргә ярдәм итүгә багышлады. Бу игелекле эшчәнлек әдибәнең матбугатта басылып чыккан мәкаләләрендә ачык чагылыш тапты.
Шул рәвешле, М.Маликова иҗатының икенче чорын да, нәкъ беренче чоры кебек үк, публицистикадан башлады. 2001 елда дөнья күргән «Алтын ятьмә» китабына кертелгән «Кыргый дивизия» исемле юл хикәяләрендә безнең каршыбызда киң тормыш панорамасы ачыла. Анда без юлларның көйсезлегеннән, машиналарның туктаусыз ватылуыннан интеккән шофёрларның бик ачык образларын күрәбез. Җәмгыятьтәге тәртипсезлекләрнең шәхесне түбәнәйтүе, адәм баласының холкын- табигатен бозуы биредә бик ачык күрсәтелгән. Бу «Берәгәйле бәрәңге» исемле хикәядә аеруча үтемле тасвирлана. Акча җитмәүдән тилмергән студент егетнең бәрәңге алып-сатып кесә калынайту турындагы хыяллары, моның өчен очраклы шофёрлар белән берләшүе, авылдан бурычка бәрәңге җыеп, машинага төяп озатуы һәм шофёрларның акча кайтарып бирүен көтеп утыруы кызганулы да, шаян да каләм белән язылган. Бу гыйбрәтле кыйссаны күз яшьләре аша елмаю белән укыйсың.
Шаян елмаю, нечкә юмор Мәдинә Маликова иҗатының икенче чорында язылган әсәрләрендә еш очрый һәм күңелне үзенчә җылыта. Шул ук китапка исем биргән «Алтын ятьмә» повесте ачы көлемсерәү аша язылган. Әсәрдә XX гасыр ахырында илдә барган кискен үзгәрешләрнең кеше язмышларын ничек имгәткәне тасвирлана. Аның төп герое Тәслимә — сәнгать кешесе, мәдәният йортындагы бию түгәрәгенең җитәкчесе. Илдә тәртип беткәч, мәдәният йорты бушап, анда эшләүчеләр иписез кала. Тәслимәнең ире Инсаф эшли торган завод та ябыла. Нишләргә? Ике баланың тамагын ничек туйдырырга? Совет тәрбиясен нык сеңдергән, алып-сату шөгылен җинаятькә тиң «спекуляция» дип санаган Инсаф бу мәсьәләне хәл итәргә сәләтсез. Гаилә өчен бөтен җаваплылык Тәслимә җилкәсенә төшә. Төркиядән кием-салым алып кайтып сату эшенә керешә ул. Морадына ирешә — гаилә мохтаҗлыктан чыга. Әмма авыр юллар, сәнгать кешесенең табигатенә каршы килә торган шөгыль аның тәнен дә, күңелен дә керләндерә. Нәтиҗәдә, гаилә таркала... Әсәр: «Эше бик тыгыз, тын алырга да вакыты юк, башы саннар, товарлар, планнар, хәйләләр белән тулы Тәслимәнең. Барысы да әйбәт. Төннәрен генә нигәдер бәгырьне сагыш талый. Яшьли сөйгән ярының татлы сулышыннан эрегән чаклары исенә төшә. Нурга күмелгән сәхнә, биюче балалар төшенә кереп, үзәген өзә», — дип тәмамлана. Җәмгыять белән шәхес каршылыгы биредә менә шушындый төсмер ала. Шул чордагы күпме кешеләр башыннан кичте мондый хәлләр!
Бу елларда иҗат ителгән «Өермә» романының башында: «.. .әсәрдә тасвирланган һәммә вакыйгалар һәм образлар баштанаяк уйлап чыгарылган», — дип куелган булса да,
ӘСӘРЛӘРЕНДӘ БУЫННАР ЯЗМЫШЫ
175
без аның автобиографик рухта язылганлыгын беләбез. Анда хәйрия җәмгыятенең төзелү тарихы, эшендәге авырлыклар һәм куанычлар бик тәфсилләп сурәтләнә.
Әсәр ташландык бер бинада шагыйрә Җәүһәриянең үле гәүдәсе табылудан башлана. Матбугатта Жанна Баянова тәхәллүсе астында русча шигырьләре чыгып килгән бу хатында кемнең үче бар да, аның үлеменнән ни файда?
Романда ике төп сюжет сызыгы бар. Беренчесе — үтерүчене эзләү, ягъни традицион детектив сюжет, икенчесе — хәйрия җәмгыятенең эшчәнлеге, мохтаҗларга ярдәм итү һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар белән конфликт. Вакыйгалар төп өч персонаж — Җәүһәрия, Харис һәм Даниф тирәсендә кайный.
Харис белән Җәүһәрия арасында бик зур уртаклык бар: икесе дә сизгер күңелле, кешелекле, ихлас, максатчан, эшлекле. Шул ук вакытта аерма да зур: Җәүһәрия артык беркатлы, хыялый, ышанучан. Харис исә, төзелеш инженеры буларак, һәрнәрсәнең нигезенә карарга, тамырын актарырга, салкын акыл белән эш итәргә күнеккән. Монда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы аермалык та сизелә.
Аның каравы, язучы Данифны каршылыклы итеп сурәтли. Бу образ аша М.Маликова чорга, заманга тәфсилле характеристика бирә. «Ул чакта «бизнес- план»нарны белен урынына пешерде Даниф. Аның «бөтенесе исәпләнгән-саналган» кооперативлары берничә иде. Кайдадыр ат үрчетеп, кымыз цехы ачып яталар. Кайдадыр умартачылык белән шөгыльләнәләр. Һәммәсенең планы расланган, барысына да кредит алынган. «Бизнесмен» исә үзенең кара «Тойота»сында, өч таза егет белән бергә, тегендә-монда ут капкандай чаба, машина эчендә әледән-әле телефон зыңгылдый».
Әсәрдә М.Маликова илдә тәртипнең какшавы, әхлакый кыйммәтләрнең югалуы кешеләргә никадәр начар йогынты ясаганны ачып сала. Мохтаҗлык кешене яхшыртмый. Мисалга, ире ташлап чыгып киткән, тулай торакта өч баласы белән ялгыз калган Насибәне әйтергә мөмкин. Бер җыештыручының хезмәт хакына дүрт тамакны ничек туйдырырга? Җитмәүчелек шулхәтле үзәгенә үткән, кеше кулында акча күрсә, күзе кыза, тартып алудан чак тыелып кала Насибә. Аның үсмер кызы Лиананың үз фаҗигасе: тизрәк унсигезен тутырып, төнге клубта стриптизёрша булу турында хыялланып йөргән кызны хур иткәннәр, ул авырга узган...
Буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр проблемасы Насибә белән кызы Лиана каршылыгында ачыла.
Әмма заман нинди генә болгавыр, тормыш ничек кенә авыр булмасын, әсәр якты хис белән сугарылган: «Эссе көндә дә җиләс, иркен, тыныч, Кремль буйлап зәңгәрсу чыршылар ышыгыннан Спас капкасына таба барганда, туктап борылды да, каерылып, Сөембикә манарасына, аның очында очкынланып балкыган айга карады Харис. Аннары карашын президент сараеның түбәсе өстендә җилпенгән әләмгә төбәде. Ничә гасырлардан соң калыкты бу ай!.. Күпме гомерләрдән соң татарның үз байрагы күтәрелде».
«Өермә» романы турында әдәбият галимәсе Д.Заһидуллина: «Гасырлар чигендә детектив әсәрләр язучылар күбәйде. Шулай да әлеге жанрда иң оста каләм иясе булып М.Маликова кала. Бу өлкәдә уңышлы булган «Өермә» романы үтерүчене эзләү белән бәйле мавыктыргыч сюжеты, талантлы һәм саф күңелле романтик геройлары белән сокландыра. Шул ук вакытта постсовет чорына хас күп кенә сыйфатлар: матди байлыкларның рухи кыйммәтләрдән дә, кеше гомереннән дә өстен куелуы, хакыйкатьнең хәерчелек, җинаятьчелек, наркотиклар белән агулау шартларында яшәргә мәҗбүр ителүе, моның кемнәрнедер баету хисабына булуы һ.б. калку, язучының тәнкыйди мөнәсәбәтен күрсәтеп билгеләнә», — дигән фикерне әйтә.
Соңгы елларда язылган «Кызыл гөл» романында ике чор: бүгенге заман һәм шәхес культы чоры параллель сурәтләнә. Төп геройлар — Заһидә белән аның улы Мортаза аша ике буынның омтылышлары, күзаллаулары, максатлары чагыштырыла.
Заһидә — үз чорына хас булганча, комсомол тәрбиясе алган, бик тә дөрес әхлакый кануннарны сеңдергән хатын-кыз. Һәрвакыт намуслы булырга, нахакка рәнҗетелгәннәрне якларга, коллектив мәнфәгатьләрен үз гамьнәреннән өстен куярга омтыла. Болар бик яхшы, әлбәттә. Әмма тәрбия бер, совет җәмгыяте исә бөтенләй бүтән әхлакый нигезләргә корылган. Анда бер-берең артыннан шымчылык итү, икейөзлеләнү, дәүләт органнарына әләк язып, кешедән үч алу киң таралган. Студент кыз Заһидә боларны белми, белергә дә теләми. Нәтиҗәдә, беркатлылыгы, уйлап- үлчәп тормыйча,
ЛИЛИЯ ХИСМӘТОВА
176
фикерен ярып салуы аркасында очраклы рәвештә төрмәгә эләгә. Анда исә яшерен тикшерүләр алып баручы галимнәр, буталчыклык килеп чыгу аркасында, кызда яңа төр агу сыныйлар. Үлемнән аны яшь галим Вилен коткарып кала. Алар арасында мәхәббәт хисе кабына. Бу хис Заһидәнең бәхетсезлегенә китерә, сөйгәненнән ераклаштыру максатыннан, аны сөргенгә җибәрәләр. Фаҗига моның белән генә бетми, ана канына кергән агу тәнендә еллар буе саклана, баласына йогынты ясый — улы Мортазаның сәламәтлегенә зыян сала.
Мортаза әнисенең башыннан үткән хәлләрне, үзенең кимчелегенә китергән сәбәпләрне ачыкларга керешә. Күп кешеләр белән очрашып сөйләшә. Асылда алар берсе дә кеше газаплаудан тәм таба торган адәм актыклары түгел икән, бары тик дәүләт системасына хезмәт итәләр. Халык белән санашмыйча, аны фәкать үз мәнфәгатенә генә файдалануга корылган системаның аяусызлыгы, куркынычлыгы романда бөтен тирәнлеге белән ачылган. Дәүләт шәхес өченме, әллә кеше дәүләт өченме? Гасырлар буе күтәрелгән бу сораулар романда яңача яңгыраш ала. Система дигән олуг машинаны кинәт туктатып, яңасын кору җиңел түгел. Бу хакта тикшерүче Антон Никитич болай ди: «Әйе, шәхес культы фаш ителгән, Сталинны, Берияне хурлап күп сүзләр сөйләнгән. Ләкин системасы калган! Система шул ук, аңлыйсыңмы?! Системага берничек тә каршы торып булмый! Аннан гаделлек таләп итү карцерның бетон стенасын маңгаең белән ватарга маташу кебек ул!»
Романның геройлары бу каршылыкның серен ачарга тырышалар. «Адәм балалары булдырган система, аларның кулы белән ясалган һәм хәрәкәткә китерелә торган машина. Тик нишләп соң кешеләр файдасына гына эшләми? Нилектән ул Мортазаның әнисе кебекләрне эләктереп ала да изеп ыргыта?»
Әсәр җәмгыятьнең төзелешен кешелекле итеп үзгәртеп корырга өнди. Фаҗигале вакыйгалар тасвирлануга карамастан, ул бик якты тәмамлана: Мортаза үзенә пар ярны таба, сәламәтләнүенә дә ышаныч туа. Романның азагында мондый күренеш тасвирланган: «Ә мәхәббәт алласы, көлеп-шаярып, алтын угын төби, фонтан рәшәсендә салават күпере балкый, түтәлләрдә кызыл гөлләр керфекләрен ачкан, кояш гөлбакчаны, тынгысыз урамнарны — Иске шәһәрне дә, Яңа шәһәрне дә җылы нурга күмгән иде».
М.Маликованың күп әсәрләре безнең әдәбиятыбызга тема яңалыгы алып килгәнлеге алдарак әйтелгән иде инде. «Тылсым» романы да әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яңалык буларак кабул ителде. Бу әсәрдә бүгенге көн өчен аерата мөһим, киләчәгебезнең ничек булачагын билгели торган мәсьәлә — шәхеснең рухи таянычы булуның зарурлыгы бик ачык мисалларда күрсәтелә. Барысына да ирешеп була: белем дә алырсың, һөнәргә дә ия булырсың, гаилә дә корырсың, балаң да туар. Әмма җаның тыныч булсын өчен, болар гына җитми — рухи таяныч, иман кирәк адәм баласына. Шул булмаса, бал-майда йөзеп яшәсәң дә, күңелең тынгы тапмас, ул булса — кайгы-хәсрәтләрне дә җиңелрәк кичерерсең. Бу хакыйкать яшь пар — Лениза белән Мидхәтнең кавышу һәм аерылышу кыйссасы мисалында ачыла.
ӘСӘРЛӘРЕНДӘ БУЫННАР ЯЗМЫШЫ
177
Лениза комсомолка әбисе кулында үскән. Аның рухын баетуны кайгыртучы булмаган. Институтта укыганда, ул Мидхәт белән таныша. Диплом алгач, алар Ерак Себергә китәләр, нәни кызлары Рамиләне (бу исем «тылсым, тылсымчы» дигән мәгънәне аңлата) үстерәләр. Һәммәсе көйләнгән кебек. Әмма Ленизаның җаны тынгы тапмый. Бар уйлары ире Мидхәттә, аны югалтудан курка, һәр адымын күзәтә, юк-бардан көнләшә. Өйнең яме китә, Мидхәтнең кайтасы килми башлый. Ирне генә уйлап, аның ягыннан да шундый ук мөнәсәбәт таләп итеп яшәүнең читенлеген Лениза үзе дә аңлый, рухи таяныч эзләргә керешә. Мәчеткә барып карый — күңеле ятмый. Чиркәүгә керә — андагы хатынының уй-кичерешләрен аңламый, холыксызлануын авыр кичерә. Шул чакта Лениза сектантларга юлыга, алар исә, кеше җанын ауларга оста, бер килеп капканны ычкындырмыйлар. Тәмам башы әйләнгән Лениза кызын алып еракка, алар төзегән авылга китә. Моның ахыры зур фаҗига — Рамиләнең үлеме белән тәмамлана.
Газиз баласының каберенә килгәч, Мидхәт авыр уйларга чума. «Бу сабыйны дөньяга чакырганда, ул үз җаваплылыгын тоя идеме? Мидхәтнең күз алдыннан Рамиләнең бөтен гомере чагылып узды. Бу гомер анадан туган минуттан түгел, аннан шактый элегрәк башланды бит. Тулай торакта Лениза белән бергә үткәргән төннән... Юк, аннан да элегрәк, ул кызны үзенә артык якын китереп, анда яшерен өметләр уяткан айлардан... Уйладымы соң ул шул чакларда дөньяга киләчәк яңа җан турында?»
Бу әсәр өч яше дә тулмыйча дөнья куйган сабый турында, сюжет аның гомер җебе буйлап сузыла. Дөрес, ул әлегә мавыктыргыч вакыйгаларда катнаша алмый, аның яшәешен өлкәннәр хәл итә. Ә ничек яшәттеләр аны Мидхәт белән Лениза?.. «Нишләргә? Бәгырьне баскан бозлы кантарны ничек эретеп, сулышны ничек җиңеләйтергә? Бармы андый җылы сүзләр? Менә кайчан кирәк икән Аллага ышану, догалар белү... Мондый чакларда адәм баласына башка беркем дә ярдәм итә алмый, дога укудан башка бернинди гамәл дә җиңеллек китерә алмый...»
Алда аталган романнарда тормышыбызның һәркем өчен мөһим каршылыклары бөтен җитдилеге белән куела, яшәешнең тирән тамырлары актарыла. Әдибәнең «Юкә чәчәк аткан чак иде» исемле романы алардан аерылып тора.
Романның беренче битләрендә «Шәфкать» романы белән аваздашлык бар: тегесендә дә, монысында да әле генә укуларын тәмамлаган яшьләр ант бирәләр. Әмма беренчесендә бу рәсми шартларда, үтә дә җитди һәм тантаналы рәвештә башкарыла. Бусында исә дүрт егет — ике рәссам, бер шагыйрь һәм бер җырчы — әлеге гамәлне ярым шаярган кебек кылалар. Булган талантны, бар көчне сәнгатькә хезмәт итүгә, дөньяның матурлыгын башкаларга күрсәтүгә багышларга ант итәләр алар. «Матурлык яки үлем!.. Кешегә бирелгән талант — халык байлыгы ул. Хыянәтче яшәмәсен!»
Әсәр, гомумән, шаяруга корылган, аны «шаян роман» дип атарга булыр иде. Беренче җөмләләре үк шуны искәртә: «Дөнья шулай корылган инде ул: уены-чыны бергә. Бу очракта да һәммәсе яшьлек шаяруыннан башланды».
Егетләр ун елдан соң бергә җыелып, кемнең антына тугры калганын, кемнең сәнгатькә хыянәт итеп, дөнья малы артыннан чапканын ачыкларга сүз бирешәләр.
мохит, андагы гамәлләр шулай ук ят тоела. Баштанаяк эшкә чумган Мидхәт
ЛИЛИЯ ХИСМӘТОВА
178
Төп вакыйгалар нәкъ менә шул антның үтәлешен тикшерер чак җиткәч башлана да инде. Кем - дер якты хыялларына тугры калган, кемдер читкә тайпылган. Берәү иҗаты белән танылган, икенчесе тирә-якта яманаты чыккан «олигарх»ның йомышчысына әверелгән. Әсәр үз эченә бик күпне сыйдырган: анда детек - тив сюжет сызыгы да, лирик күренешләр, мәхәббәт маҗаралары да, фәлсәфи уйланулар да бар. Ьәммәсе төп идеяне ачуга хезмәт итә: «дөнья матур — күрә белгәннәргә, яшәү рәхәт — тәмен белгәннәргә, хатын- кыз гүзәл — сөя белгәннәргә». Шигырьләр, кичәләр, рәссамнарның картиналары кешеләргә менә шуны аңлата.
Әсәр жанрлар кисешкән ноктадан торып иҗат ителгән. Сюжеты кискен һәм төгәл, теле бай, рухы күтәренке. Ул гүяки рәссам палитрасындагы ачык буяулар белән язылган, аны иҗат иткәндә, авторның йөзеннән елмаю китмәгәндер кебек тоела.
Әдибәнең соңгы елларда дөнья күргән «Арыш тәме» һәм «Көмеш билбау» романнары яратып кабул ителде. Татар әдәбиятында кешеләрнең авыр язмышка дучар ителүе турында күп язылды һәм языла, әмма талантларны үстермәү һәм юкка чыгару проблемасы күтәрелгән әсәрләр моңарчы булдымы? «Арыш тәме» романында халкының язмышын, аның бүгенгесен һәм киләчәген талантлы уллары һәм кызлары билгеләве ассызыклана.
«Көмеш билбау» романында мәхәббәт тарихының йомгагын сүтү криминаль вакыйгаларны ачыклау белән үрелеп бара. Бәхетле гаилә кору өчен гашыйк булу гына җитәме?.. Хәзерге заман кешесе үзенә тиң пар табып, кавышып, гаиләсенә йомылып кына яши аламы? М. Маликова укучылары белән шушы фәлсәфи сорауларга җавап эзли. Кеше үз йортына гына бикләнеп яши алмый. Телиме-теләмиме, ул барыбер башкаларның язмышына, илнең киләчәгенә йогынты ясый. Без бер-беребезгә бик күп җепләр белән бәйләнгән. Җәмгыятьнең нинди булуы да беренче чиратта үзебездән тора. Романда бу фикер үз халкының иң изге омтылышлары дулкынында күтәрелеп, үз мәнфәгатен кайгыртып, исем казанучы кеше һәм милләтнең киләчәге өчен үзен корбан итәргә әзер фидакарь шәхеснең каршылыгы тасвирлану аша бик ачык әйтелә.
Әдибәнең XXI гасыр башында язылган повестьлары арасында иң киң яңгыраш тапканнары, мөгаен, «Югалган якутлар», «Мендем биек тауларга», «Чәчкә балы» дыр. Аларның беренчесе маҗаралы жанрда язылган, шул ук вакытта бик җитди проблеманы үзәккә куя — үз халкыңның тамырларын белмәүнең, аларга битараф булуның шәхси фаҗигагә китерүен дәлилли.
«Мендем биек тауларга» исемле лирик повесть туган туфрагыңнан аерылуның, үз нәсел агачыңнан өзелеп төшеп, ялгыз калуның кеше шәхесен ваклавы, кечерәйтүе, изүе турында. Әсәрнең төп герое Рәшидә үсмер яшеннән шәһәргә укырга китә, шуннан әйләнеп кайтмый. Якында барып сыенырлык туган-тумачасы, кардәш- ыруы юк, чит-ят арасында җитлегә, мәхәббәт хисе белән мавыгып кияүгә чыга. Әсәрдә халкының бер ятимәсе кебек яшәгән Рәшидәгә үз җирлегенә нык береккән, кардәшләренең кайгыртуын һәрдаим тоеп яшәүче, үз халкы белән горурланучы әрмән кызы Зара каршы куела. Бу проблемалар Рәшидәгә соңлап килгән көйдергеч мәхәббәт кыйссасы фонында күтәрелә.
«Чәчкә балы» повестенда хәзерге заман өчен аерата мөһим булган ата-аналар һәм үсмерләр проблемасы үзәккә куелган. Беренче карашка сюжет оеткысы татар әдәбияты өчен бөтенләй үк яңа түгел: бала тудыру йортында бер хатынның хәле начараеп китеп, ыгы-зыгы куба да, яңа туган ике сабыйны ялгыш буташтырып куялар. Әмма Мәдинә Маликова бу чуалган йомгакны үзенчә чишә. Рус кешесенә кияүгә чыккан Эльзаны бала белән Казан хастаханәсенә озаталар, Сәгъдиягә исә аның улын биреп чыгаралар. Бу хата малайлар үсмер яшькә җиткәч кенә ачыклана.
Эльза белән Геннадийның улы бик зәгыйфь булып дөньяга килә. Анда тугач ук махмыр башлана, ул — эчүчелек корбаны. Малай нык булып үссен өчен, Сәгъдия белән Гамилгә бик күп тырышлык куярга туры килә. Автор бу әсәрдә эчүчелекнең бер гөнаһсыз балага никадәр зыян салуын ачык күрсәтә. Эчүче гаиләсендә үскән баланың психикасы бозылуын, аның бик тиз начар юлга кереп китүен, бер кергәч, тиз генә чыга алмавын, Геннадий гаиләсендә үскән Макар (Мохтар) мисалында тасвирлый. Малай, өендәге исерек әтисеннән туеп, урамда дуслар эзли, наркотиклар куллана башлый, хәтта кеше талауга кадәр барып җитә. Малайның үз гаиләсе табылып, ул шунда яши башлагач
ӘСӘРЛӘРЕНДӘ БУЫННАР ЯЗМЫШЫ
179
кына тормышы көйләнә. М.Маликова бер-береңә ихлас мөнәсәбәт, чын мәхәббәт нигезендә төзелгән, әхлак нормаларына буйсынган гаиләдә сәламәт яшь буынның үсеп җитлегүен исбат итә.
Балаларның алышынганлыгы беленгәч, ике гаилә дә хафага төшә. Нишләргә? Малайларны кире ничек алыштырырга? Үз каныңны бөтенләй ят кулларда калдырып булмый бит инде. Бигрәк тә Сәгъдия белән Гамил өчен бу һич мөмкин түгел! Ярый, алып та кайттың, ди. Аны ничек игә китереп, тәртипкә өйрәтергә, яман гадәтеннән ничек биздерергә? Җәмилне дә эчүче кулына биреп җибәреп булмый, ул да бәгырь парәсе, Сәгъдиянең күкрәк сөтен имгән бала...
Авыр хәлдән чыгу юлларын ахырда үсмер малайлар үзләре таба. Балаларны мондый ситуациядә үзәккә кую — язучының зур табышы булып тора.
М.Маликова әсәрләрендә күп төрле темалар күтәрелә. Ул замандашларыбызны рухи яктан ачып, хисләр каршылыгын, югалту һәм табуларын үз күңеле, үз җаны аша үткәреп иҗат итә. Әдибә әсәрләрендә шәхес белән җәмгыять арасында булган һәм яңа туган каршылыкларны күрсәтә, җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең шәхескә йогынтысын ачып сала. Кешелек дөньясындагы мәңгелек кыйммәтләр иҗтимагый- социаль тирәлек белән багланышларда, геройларның шәхси дөньясын өйрәнү аша күрсәтелә. XX йөзнең икенче яртысында һәм яңа гасыр башында татар прозасына М.Маликова алып килгән яңалыклар сүз сәнгатебезнең үсешенә уңай йогынты ясый.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, М.Маликованың дөньяга киң карашлы булуы, иҗтимагый һәм рухи актив тормыш белән яшәве аның бөтен иҗатына тирән эз сала. Ул, язучы буларак, чорның актуаль мәсьәләләрен, өлгергән проблемаларын таба, мавыктыргыч сюжет һәм истә калырлык образлар ярдәмендә җәмәгатьчелекнең игътибарын шуларга юнәлтә белә. Бу иҗат образларының бай галереясе, кеше — мохит — чор бәйләнеше, стиленең төрле сурәтләү чараларына бай булуы белән дә әдәбиятыбызның кыйммәтле бер өлеше булып тора.