ҺӘРБЕР КЕШЕ ҮЗ ЮЛЫННАН БАРА
Йолдызларда тормыш юк
Әйт дөресен: сиңа бар да дусмы?
Акылы сайның бармы байлыгы?
Тормыш юк айда, йолдыз, күкләрдә,
Хәтта җирдә яшәү тарлыгы.
Үтерешеп, бүре күзе белән
Йотып яшәү — яшәүмени ул?
Җанында — үч, эзең мишень булса,
Сиңа дошман буламыни ул?
Юк, диләр шул, йолдызларда тормыш,
Җирнекен киләбез бетереп.
Эчәр суны хәтта боз итәбез,
Туң йөрәкле җаннарга төреп.
Әйтәләр бит, йолдызлар үле, дип,
Җир дә бетәр, иман югалса.
Текә тау бозыннан шуып торсак,
Ышанычка кар һәм боз ката.
Йолдызларга һаман үреләбез —
Ерактан бит кайнар тоелмый.
Кагылуга, ялкын булып янгач,
Хыял, язмыш аннан уелмый.
Әйтерсең лә җирдә беркем дә юк,
Җансыз күккә сузылу кирәкме?
Үз йолдызың янда балкып торса,
Янып-көю бәйли йөрәкне.
Юлны күрмим
Көнләшмә син миннән, Ходай өчен,
Мин болай да очмыйм хәйлә корып.
Минем өчен яшәмә дә куркып:
Дошманыма булмам табыш кыры.
Дуслар, якыннарым биздерсә дә,
Капланнарны тормам тукландырып.
Тик бер нәрсә калсын хәтереңдә:
Мин беркайчан уйга батып йөрмим.
Төндә чакыру ишетеп чыга калсам,
Кая барганымны хәтта белмим —
Озын төннән таңга кадәр ерак,
Өмет чаткылары гына сүнми,
Алары да әле ышаныч бирми.
Тиз барганмын — алда нәтиҗәсе:
Бозлык арасына килеп кердем.
Шулчак минем тыйнак, тын хыялым
Синекеннән аерылып йөрде.
Монда да син ашыгып узып китмә:
Үтәр юлны караңгылык төрде...
Сагыну-сагыш миннән читтә йөри,
Онытылды — алар дус түгел.
Һәрбер кеше үз юлыннан бара —
Берсенең дә юлы хуш түгел.
Бер Аллаһ та безгә берни бирми:
Табынмасаң, тулмый уч төбе.
Ачылып киткән ярам канда әрни,
Элеккесен дә бит җуймадым.
Килер төннәр хыял, утсыз үтәр:
Ачы язмыш миннән туймады.
Шулай да ул миңа дәрман өсти,
Булып калсам да мин бүген көчле,
Кичерүләргә нокта куймады.
Синең күзләр
Алдый алмыйсың син бер дә:
Күзләрең — сатлыкҗаннар —
Хакыйкать белән янар.
Син үзең: «Кит!» — дигәндә дә,
«Кал, зинһар!» — диләр алар.
Күзләрең — сагыш оясы,
Минекеләр — зәңгәр күк.
Синең күзләр — минем байлык,
Соңгы көнемдә аларны
Югалтып китәрмен күк.
Күзләрең — минем җырымның
Булыр соңгы сулышы.
Сөйлиләр (сөйләсеннәр лә),
Күзең үзеңне сата, дип.
Бер-берләрен күрмәгәнгә,
Һәлакәтем, тормышым.
Ике дулкын
Язмышым борма булганда,
Мин аны нык битәрлим.
Тәмле бәлеш ашатса да,
Битәрләми киталмыйм.
Дөньяда миңа ни кирәк?!
Пәйгамбәр дә әйталмас.
Сөеклем бар, тик ул миңа
Карап, күзләре талмас.
Ике дулкын очрашканда,
Бер-берен китә күмеп,
Эзләмим шуңа назларны —
Тормасын мине сөеп.
Дәрьяга охшаш дөньяда
Ул — алдан йөзгән дулкын.
Бер үк ярга ашыгабыз,
Тик мин иярчен дулкын.
***
Язың инде сиңа күптән килде,
Тик, нигәдер, карлар эреми.
Элеккечә бәхет тәрәз чиртми,
Булганыннан артык күренми.
Язмышың да сине жәлләп тормый,
Ялваруыңны да ишетми.
Ышанычың күрсәт бер мәртәбә —
Меңләп ялган кагар ишекне.
Яңгыр үтте, ә син аннан калмый
Чикмәнеңне киеп чабасың.
Атны камчылаудан бер мәгънә юк —
Күбеген генә чәчә чамасыз.
Язмышыңнан күпме файда көттең,
Бурычка да чумдың бит инде.
Мондыйларны язмыш ярлыкамый:
Әгәр атың китсә сине ташлап,
Ияртер дә китәр этеңне.
Балкар теленнән Флёра ТАРХАНОВА тәрҗемәләре