Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОҢАЮ БАР КҮКНЕҢ ҮЗЕНДӘ ДӘ

Минем кыйблам
Җиде ыру — җиде ак тамырым.

Җитмеш җиде үлеп терелгән.

Ятим калам диеп курыкканда,

Ныклы өмет алам күзеңнән.
Биш тарафым: көньяк, көнчыгышым,

Төньяк, көнбатышым, җиһаным.
Биш бармагым кебек биш дәрманым —

Дәрт, кодрәтләр алып торганым.
Өч таган1 да кебек өч туганым,

Мин дүртенче — кисәү булыймчы.

Янган чакта, көлгән, елаганда,

Өзелеп сезгә бәхет юрыймчы.

Берәү генә, бер-бер бөртек кенә

Газизләрдән газиз кыз балам.
Шул җидәүдән, биштән, өч, берәүдән

Сабырлык, уй, гайрәт, моң алам.
***
Әнкәемнең кулы нык арыган...
Каләм тоткан кулы, урак урган,

Ризык сузган,
Безне назлый торган —

Бәп-бәләкәй кулы нык арыган —

Күкрәгенә шуңа ул сыенган.
Әнкәемнең күзе нык арыган...
Нур бөркегән күзе, гыйлем җыйган,

Шатлык күргән күзе, Күп яшь койган,

Әнкәемнең күзе нык арыган —

Мәңгелеккә ялга йомдырылган.
1 Таган — өчаяк мәгънәсендә.
Әнкәемнең аяклары талган,

Дөнья көтә торгач сызлау алган,

Бер ял итсен дипме сузып салган...

Әнкәемнең аяклары талган,

Читек, оеклары салдырылган.
Әнкәемнең җаны нык арыган...

Аяулардан безне, яратудан.

Куану һәм чиксез сагынудан,

Әнкәемнең җаны нык арыган...

Көне бетте микән, җирдән узган...
***

Ачыла-ачыла инде асыл чәчкә,

Түгелә-түгелә инде мөлдер чишмә,

Өзелә-өзелә генә бер сандугач —

Унсигезем тулган мәлләргә хас.
Алсу-зәңгәр генә күк төсләре,

Иләс-миләс кенә җил искәне,

Узыша -куыша вакыт колынчагы —

Бер егеткә үлеп гашыйк чагым.
Сак-сак кына болан тояклары,

Тәлгәш-тәлгәш миләш ботаклары,

Каерып-каерып чабар печән өсте —

Бала гына көткән мәлем төсле.
***
Урман уйчан. Имән кәүсәләре

Көннең кызуыннан йончыган.

Иңенә хәсрәт яткан карурманның

Уфтануын тыңлап төн чыгам.
Моңаю бар күкнең үзендә дә,

Җир дымлана шомлы хәвефтә.

Әйләнә дә тирәм кисәтүме

Өмет тулы минем кәефкә.
Өметләнәм. Менә Алла бирсә,

Яхшырачак минем дөньялар.
Куйчы, сулма, Дигән сулыш өреп,

Җангынама тынгы оялар.
Карурманның тылсым чаршауларын

Көн кодрәте тартыр бик тиздән.

Керфек талдырыплар таңны көтәм,

Урман арыналмый елак көйдән, Үрсәләнә.
Мин бит... мин бит түзәм...


Янә туган як хакында
Уйсуында уем уелып калды,

Чагылыңда1 күңелем чагылды.

Түздермичә генә әсир итте

Яратуым туган ягымны.
Яшермим лә яшем узганны да,

Кыланулар монда ят кебек.

Чумар идем туган төбәгемә

Су төбенә төшкән таш булып.
Казарманы12 13 әйләнепләр чыксам,
Тәрәз чиртер төсле бер туган:

«Яныбызда бары син җитмисең,

Касәләргә кымыз коелган».
Кадер күргән бар ул,
Тик шушында
Җәйлиселәр килә бу җәйне.
Онытканмы әллә туганнарым

Каршы чыгып атлар бәйләүне.
Үксезлектән җаным үксеп елый,

Мине болай ятим итмәгез.
12 Чагыл (башк.) — тау бите.
13 Казарма — Башкортстандагы авыл.
Сез кешегә санамаудамыни,

Күңелемә якын һәммәгез.
Түбән очтан килгән энекәшнең
Рәхмәт төшкер,
Йөзе яктыра:
«Нихәл, апа,
Баш авырта яман,

Күчтәнәчең юкмы чак кына?»
...Үзәгемә рухың уелган җир,
Озынайган урам,
Хыял — тар.
Үзгәрмәгән кебек бу мәлләр...
Суындыра никтер мәхрүм итеп,

Күңел тартмый торган гамәлләр.


Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре