Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

Озату сые
Кеше якыннарыннан, әйтик, атасыннан озакка аерылганда шатлана диме? Ә мин шатланган идем. Хәзер уйланам да, «балалык инде» дип кенә аңлатып та булмый кебек. Шатланыр өчен сәбәпләре бар иде чөнки.
Бер дә исемнән чыкмый: ул көнне әтине авыл янындагы клевер басуына су сиптерергә киткән җиреннән чакыртып кайтардылар. Район үзәгеннән чакыру кәгазе килгән, гаскәргә китәргә тиеш икән. Чакыру кәгазе алданрак килгән булып та, ул көн — китәргә тиешле соңгы көне идеме, әллә кәгазь шул көнне килеп, ашыгыч рәвештә барып җитәргә кирәк идеме, аларын белмим. Аннан соңгы елларны Мәрьям анамнан сорарга да башыма килмәгән. Ни булса да булган, шулай итеп, әтием басудан кайтты, аның өчен хәзерләнгән табын түренә утырды.
Әтием урта буйлы, авыр эш эшләүдән мускуллары тыгызланып киерелгән, Анадолуда «караягыз» дип йөртелә торган ялтыр кара тәнле кеше, гадәттә үзенә нык ышанып сөйләшә, тавышы кырыс чыга торган иде. Әмма ул көнне бар кешегә дә йомшак итеп эндәште, бигрәк тә минем белән, әнием һәм Мәрьям анам белән дә бик ягымлы сөйләште.
— Улыма чалбар кидерегез дә, бер карыйм әле үзенә, — диде бераздан.
Дөресен әйткәндә, ул вакытларда чалбар сүзен бик белмибез, ыштан, ирләр ыштаны, дия идек. Ыштан кию — малай кеше өчен зур үскәнлекнең билгесе, ир-егет булдым дигән сүз иде . Минем дә ул көнгә кадәр озын балаклы ирләр ыштаны кигәнем булмады, дүрт яшемә җитә язсам да, бер генә чалбарым да юк иде . Кечкенә ир балалар да, кыз балалар кебек, «әнтари» дип йөртелгән озын киң күлмәк кияләр иде .
Мин генә белмәгәнмен, Мәрьям анам белән әнием инде күптән миңа дип күк бәздән чалбар тегеп, сандыкка салып куйганнар икән. Күк бәз дигән тупас калын бер тукыма бар иде ул заманнарда. Шунда ук чалбарны китереп миңа кидерделәр.
Шатлыгымнан нишләргә белмәдем.
Әтием, идәндәге тәбәнәк сәкегә корылган табын янында утырган килеш башын миңа таба боруга, күкрәген киереп җибәрде дә берничә тапкыр баштанаяк миңа күз йөртеп алды. Чалбар кигән улын күреп, билгеле инде, бик горурланган иде. Аның карашыннан мин дә горурландым. Шатлыктан һәм горурланудан башым түшәмгә тиярлек булды: мин дә чалбар кидем!
Өебезнең ишегалдына бераздан туган-тумача, дус-иш җыела башлады.
Әтием, үзен озату сые итеп әзерләнгән ризыкларга кагылмыйча да диярлек,
урыныннан купты. Табында йөзем кайнатмасы да, йомырка тәбәсе дә бар иде: башка тәгам турында инде әйткән дә юк, боларын да ашап бетермәде.
Тамагы туйган идеме, юкмы, бик ашыгыч эше бар шикелле кабаланып, ишегалдына чыгып китте. Анда ниләр булды, анысын мин күрмәдем, чөнки мин бик теләп әтиемә табын әзерләнгән бүлмәдә калдым.
Мәрьям анам чакырганнан соң гына өйдән чыктым. Әтием мине, күтәреп,
маңгаемнан үпте, кире җиргә бастырды да китеп барды. Мәрьям анам, әнием, дәү бабам Исмаиль — барысы бергә елый-елый артыннан дога укып калдылар. Әтиемнең авылны чыкканын, күренми башлаганга кадәр олы юлдан атлавын бөтен гаиләбез белән карап тордык. Мәрьям анам — мине, дәү бабам энем Йосыфны кочагына кысып нидер такмаклыйлар. Әниемнең кочагында исә — биләүдә яткан сеңлебез Фатыйма. Мәрьям анам бу аерылуны иң авыр кичергән кеше дәү бабам Исмаиль булганын сөйли иде.
Исмаиль бабам Мәрьям анамның каенатасы иде. Ул көннәрдә алтмыш яшен узган булырга тиеш. Тик үз яшеннән күпкә олырак күренә торган ябык гәүдәле карт иде. Мин Мәрьям анам дип атаган кеше исә — минем әбием — әтиемнең әнисе. Буе озын, адымнары нык, хатыннар белән дә, ирләр белән дә кыю сөйләшә торган, аз сүзле, үзе дә, сүзе дә абруйлы хатын иде. Инде картаеп бара торган дәү бабамнан кала өйдә башка ир заты юк. Шулай булса да, Мәрьям хатын (авылда аны шулай дип атап йөртәләр иде) безне мохтаҗлыкта яшәтмәде. Истикълял сугышы9 елларында да Мәрьям анам ничек кенә булса да безгә авырлык китермәскә тырышты. Авылда кайберәүләрнең амбарында оны бетә, ашарга икмәкләре калмый торган иде, тик безнеке беркайчан да бетмәде.
Бары тик истикълял сугышы гынамы соң? Чанаккалә, Балканнар, тагын әллә нинди сугышлар... Ирләр китәләр дә китәләр, кире кайтмыйлар иде. Иң әүвәл Исмаиль дәү бабамның атасы киткән, кайтмаган. Аннан соң ул үзе унбиш ел гаскәри хезмәттә булган. Ул кайтып керер-кермәс, улы Хәсән — Мәрьям анамның ире гаскәргә алынган. Аның турында, Балкан сугышында шәһит булды, диләр иде. Инде менә дәү бабамның оныгы Мостафа чыгып китте. Бу авыр елларда гаиләне җыеп тотучылар хатыннар булды. Хәзер уйланам да: сугыштагы ирләрнең каһарманлыгы олырак идеме, әллә бу хатыннарныкымы, белмәссең.
Соңгы вакытларда яшьләрне, бик иртә дип, 13-15 яшьтә өйләндерү яки кияүгә бирүгә каршы чыгалар. Ләкин мин тәнкыйтьләргә ашыкмас идем. Әлбәттә, заман үз хөкемен чыгарачак. Тик без иртә өйләнү дигән мондый өйләнүләр ул заманнарда да булмаган булса?! 13-15 яшендә егет өйләнә, бер-ике баласы дөньяга килә, 20 яшен тутыруга, гаскәргә алына да кире кайтмый. Ятимнәр дә ата-аналары башлы- күзле булган яшькә җитүгә өйләнәләр, бер-ике балалары туа, яшь ата сугышка китә дә әйләнеп кайтмый. Безнең гаиләдә дә ничә буын нәкъ шул рәвешле дәвам итеп килгән. Иртә өйләнмәгән булсалар, буыннар дип сөйли алыр идекме?!
Сугыш беткәнгә берничә ай булды дигәндә, әтиемнән беренче тапкыр хәбәр алдык. Авырып, Анкарадагы Җәбәче гаскәре хастаханәсендә ята икән. Шәһит булды, дигән хәбәр түгел әле, дидек, шуңа да шатландык. Мәрьям анам Анкарага, әтием янына барырга җыена башлады. «Сиңа Анкарадан уенчык алып кайтырбыз», — дип башымнан сыйпап ала, шатлыгым эчемә сыймый.
Шул көнне үк бер тавык суйдылар, Мәрьям анам күп итеп йомырка пешерде, бер савытка йөзем кайнатмасы тутырды. Безнең авылның йөземе һәм йөзем кайнатмасы бик тәмле була торган иде. Әнием белән күп итеп юка, берничә тәбикмәк пешерделәр, шулар янына суган куйдылар.
«Тәбикмәк белән суган — юлда ашарга. Юка белән йөзем кайнатмасы
— Мостафага, ул аларны бик ярата», — диде Мәрьям анам.
Тик Анкарага кем белән барырга соң? Моңа кадәр бер дә барганы булмады. Бара белсә дә, җәяүле өчен ике көнлек юлга хатын кеше бер ялгызы ничек чыксын? Тиз генә уйлап алды да Һидаять ага10 өенә йөгерде. Ялынып-ялварып, аны бергә Анкарага барырга күндерде. Һидаять ага безгә туган тиешле, Анкараны да бик яхшы белә иде.
Мин инде биш яшемне тутыра язганга, ул көннәрне әтиемне гаскәргә озаткан
9 Истикълял сугышы — Госманлы дәүләтендә 1919-1923 еллар арасында чит дәүләтләрнең тыкшынуына каршы илнең бәйсезлеге өчен барган сугыш. (Тәрҗ. иск.) 10 Ага — Госманлы Төркиясендә авылларда басу җирләре күп булган, ин дәрәҗәле, сүзе үтә торган, хөкүмәт тарафыннан да танылган бай кеше. (Тәрҗ. иск.)
көннәрдән яхшырак хәтерлим.
Без түземсезлек белән көтәбез. Сөенечтән әниемнең аяк атлаулары ук үзгәрде. Исмаиль дәү бабам да шатлыгыннан яшәреп киткәндәй булды. Ул көннәрдә, әгәр Фатыйма да авырып тормаган булса, бәхетебез түгәрәкләнер иде. Сеңлемнең тән кызуы бик көчәйгән күрәсең, әниемнең аны серкә белән уганын хәтерлим. «Ашына серкә кулланмаган кешедә кырык еллык серкә булыр», — ди иде Мәрьям анам. Безнең өйдә дә һәрвакыт бик сыйфатлы серкә була торган иде. Әнием Фатыйманың тәненә серкәне сөртә дә сөртә, исе белән бөтен өй эче тулды. Ул мизгелләр, бәлки нәкъ менә шул борынны ярып керә торган серкә исе аркасындадыр, аермачык исемдә.
Мәрьям анамның Анкарага киткәненә биш көн булды дигәндә, кайтып килүләрен иң беренче булып мин күреп алдым. Барып аны кочаклап алыргамы, әллә йөгереп кайтып, өйдәгеләргә хәбәр итәргәме икәнен белмичә аптырадым. Вәгъдә ителгән уенчык исемә төшүгә, йөгереп барып, Мәрьям анама сарылдым.
Ул миңа бик йончыган, бетеренгән булып күренде. Эндәшми-нитми, сабыр гына кочаклап, башымнан үпте. Һидаять агадан да бер сүз дә чыкмады. Мәрьям анам кулымнан җитәкләде дә , өчәүләшеп безнең өйгә юнәлдек. Башымны горурлык белән югары тотып эре-эре атлыйм: кайтучыларны иң беренче булып мин күрдем!
Әнием безне ишегалдына кергәч абайлап алды да йөгерә-атлый яныбызга килде. Шул вакытка кадәр тавыш-тынсыз атлаган Мәрьям анам инде үзен тотып тора алмады, елап җибәрде. Әнием дә елый башлады. Бу тавышны ишетеп, яныбызга энем Йосыф килде. Без ни булганын белмәсәк тә, алар елый дип, икәүләшеп шыңшырга тотындык. Һидаять ага аяк басып атка атлана торган таш өстендә, иелгән башын куллары белән кысып тоткан килеш тын гына утыра.
Күп тә үтмәде, ишегалды кеше белән тула башлады. Туганнар, дуслар, хәбәрне ишеткән бөтен авыл кешесе безгә агыла иде. Килгән берсе мине һәм Йосыфны кочагына алып, башыбыздан сыйпап елый.
Аннан соңгы елларда Мәрьям анам Анкара сәфәре турында берни дә сөйләмәде. Һидаять агадан ишетеп белгәнемчә, ике көнлек юлны алар көн ярымда узганнар. Мәрьям хатын атка да кайбер ирләргә караганда остарак атланып йөри ала икән. Анкарага килеп кергәч, туктап ял да итмичә, туры Җәбәче хастаханәсенә барганнар. Аларга әтиемнең әле бер сәгать элек кенә җан биргәнен хәбәр иткәннәр. Әле палатадан да чыгармаган булганнар. Мәрьям анамны әтиемнең мәете яткан карават янына китергәннәр. Шуңа кадәр үзен нык тоткан ана улына сарылып елый башлаган. Шулкадәр ачыргаланып, такмаклый-такмаклый елый икән, табибларның берсе: «Чыгарып җибәрегез бу хатынны тизрәк моннан, бөтен хастаханәне аякка бастырды», — дип ачулангач, Мәрьям анам белән Һидаять аганы чыгарга мәҗбүр иткәннәр. Шул ук көнне өйләдән соң әтиемне Гасрый зиратына күмгәннәр дә безнекеләр кайтыр юлга чыккан.
Бик ачык исемдә: ул көнне Исмаиль дәү бабам һич еламады, йөзендә ник бер тамыры селкенсен, таш булып каткан диярсең. Килгән кешеләр, «башың сау булсын» дип, аның кулын үбәләр, ул бер сүз дәшми утыра. Кулын үпкәннәрен сизә идеме, килгән кешеләрне таный идеме, белмим. Әллә үлем хәбәрләренә инде тәмам күнеккән идеме? Башта атасы, аннары улы, инде менә оныгы. Унбиш еллык гаскәр хезмәтендә ничә тапкыр үлем хәбәре ишеткәндер, кем белә? Карт берни дәшмичә, сөйләшмичә, кыя ташы кебек тора иде.
Әтиемнең матәме ничә көн дәвам иткәнен хәтерләмим. Ул көннәрдә яши идекме, сулый идекме, йоклап уяна идекме — аңламыйча анкы-минке йөри идек. Төнлә елый-елый шешенеп бетәбез, утырган йә яткан җиребездә йоклап китәбез. Уянып киткән саен, берәребезнең сулкылдавы ишетелә торган иде дә, тагын елаша башлый идек.
Бу кайгы гаиләбезне шактый какшатты. Шуның аркасында тиешле игътибар кимегән идеме, әллә авыруы көчәйдеме, белмим, беркөнне иртән иртүк әниемнең үксеп елавына уянып, сикереп тордык: Фатыйма да үлгән иде.
Ул көнгә кадәр һәрвакыт каядыр еракларга карап, селкенмичә дә утырган дәү
бабам урынына утырып тормас булды. Үзалдына нәрсәләрдер сөйләнеп, гел арлы-бирле йөри иде. Кайчак үзенең гаскәрдә хезмәт иткән елларын, кайчак балачак хатирәләрен искә төшереп сөйли. Тавышы бик көчле түгел, сөйләгәннәрен, янына якынрак килсәң генә, аңлап була иде. Берәр хәл турында кабаттан сөйләвен сорасаң, һич исенә төшерә алмый. Шуның белән бергә инде ачы кайгыларны да хәтерләмәс булды.
Ах, минем Мәрьям анам! Фатыйманы җирләгәннән соң, ничектер аңа рух ныклыгы кире кайткан кебек булды. Елау-сыктауны да онытты, гаиләне тупларга тырыша иде. Чөй чөйне кагып чыгара, диләрме әле? Нәкъ шулай кайгы кайгыны юып төшергән иде, ахрысы. Тик шул көннән башлап аның көлгәнен дә бик аз күрдек. Бары тик кайчакларда, авыл хатыннары җыелышып, юк-бар сөйләшеп, шаярышканда гына беразга йөзе яктыра торган иде. Хәсән бабамның шәһит булу хәбәре генә килгән, рәсми кәгазе юк иде. Авылдаш хатыннар кайчак шаярып: «Мәрьям хатын, Хәсән ага Истанбулда икән лә. Күрүчеләр булган», — дигәндә, «Чынлапмы?!» — ди, күзләре нурланып китә иде . Хатыннарның бу сүзгә нинди мәгънә салганнарын аңласа да, һәр ишеткәнендә йөзенә ниндидер бер моңсу куаныч җәелә иде.
Әтием сугыштан кайтмагач, әнием башка берәүгә кияүгә китте. Безгә әти дә , әни дә булып Мәрьям анам калды. Улының ятимнәрен генә түгел, гаскәрдән кайтмаган энесенең ятимнәрен дә янына алдырды, барыбызны бергә үстерә, тәрбия итә башлады. Әнием кайбер көннәрне килеп безне караша, тик төн кунарга калмавы эчемә сызлау булып төшә. Мәрьям анам әниемне дә аңлый иде, тәгаен.
Әтием турында берни дә сөйләмәде. Шуңа күрә әтиемне гаскәргә озату белән бәйле үз хатирәләрем миңа бик кадерле. Чалбар кидерттерүен һәм «егет булдың» дип, горурланып миңа карап торуын искә төшерсәм, әле бүген дә үземне ниндидер сихри көч иңгәндәй хис итәм. Тагын бер нәрсә бар: ризыкларын ашамыйча, ул калдырып киткән табын. Әтием ашамады, тәбә белән йөзем кайнатмасы миңа калды, дип бик сөенгән һәм аларны тәмләп ашаган идем.
Мәрьям анам Анкарадан әтиемнең үлем хәбәрен алып кайткан көннән бирле бер генә тапкыр да йомырка тәбәсе дә, йөзем кайнатмасы да ашамадым. Мин инде зур үстем дип, аларны әтием өчен калдыра идем. Ул елны, аннан соңгы елларны да һаман шулай булды, бүген дә бу ризыкларны әтиемә калдырам.


Агылый белән тагылый
Бик эссе җәйге көн. Тавыклар койма буендагы корыган агач ботаклары өстенә тезелешкән, томшыклары ачык, кымшанмыйлар да. Авырдан сулыш алганнары ун- унбиш адымнан да бик ачык күренә. Песиләр дә аяк астында сырпаланып йөрми, этләр дә, кайда бераз күләгәле җир тапсалар, шунда сузылып, йокымсырагандай изрәп ята. Вәйсәл белән без дә тут агачы күләгәсендә өч таш уйнап туйдык. Мин ничә тапкыр җиңдем, ничә уенда Вәйсәл җиңде — икебездән беребез ник хәтерләсен.
Кинәт җил исеп куйгандай булды. Тәннәребезне йомшак кына сыйпап үткән бу һава агымы тынны буа торган көндезге эссенең бераз кимисен хәбәр итте.
Вәйсәл, нигез буена өелгән печән чүмәләсенә күрсәтеп:
— Әйдә, сикереп уйныйбызмы? — диде.
Мин каршы киләмме соң инде:
— Әйдә! — дидем.
Без — ике дус, агылый белән тагылый, бераз читтәрәк сөяп куелган агач баскыч буйлап өйнең сөзәк түбәсенә менеп тә бастык. Икәү янәшә аска карап торабыз. Уенны Вәйсәл уйлап чыгарды, димәк, беренче булып сикерү хокукы да аңа бирелә. Шулай фикер йөрткәнгә, мин көтәм. Кулларын очкыч канаты кебек ике якка ачып, беренче булып сикерүче — дөрестән дә, Вәйсәл булды. Ул аякларын тездән аз гына бөкте дә гәүдәсен аска ташлады. Өй түбәсеннән аерылып, печән өстенә килеп төшкәнгә кадәр «Ноооооп!» дип кычкырганы ишетелеп торды. Кибәннән шуып төшеп, җиргә баскач,
миңа күтәрелеп каравы белән мин дә, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлап, түбәдән сикердем.
Тут агачы астында шактый озак утырып оеган гәүдәләр язылып киткәндәй булды. Шунда ук кабат баскычка таба йөгердек, тагын түбәгә менеп бастык.
Сикергәндә, кызган һава бераз җилләнеп, безгә азрак рәхәтлек биргәндәй була. Бушлыкка ташланганда, кулларыбызны җәеп, бик аз вакытка гына булса да үзебезне кошлар кебек очкандай хис итәбез.
Тагын бер сикердек, шуннан тагын...
Башта санап барган идек, аннары санаудан да туктадык. «Егерме бе-ее-р» дип кычкырып сикергәнем генә исемдә.
Бу уен да бераздан туйдыра башлады. Түбә читенә килеп бастык, сүлпән генә тагын сикерергә әзерләнә идек, Вәйсәл кинәт:
— Мостафа, берәр тапкыр баштүбән сикереп карыйбызмы? — диде.
— Ничек итеп? — дим гаҗәпләнеп. Моңа кадәр өй түбәсеннән баштүбән сикергән кешене күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Тик болай сикереп төшү дә туйдыра башлаган иде шул. Икеләнеп кенә:
— Ярый, тик башта син сикер, — дидем. Вәйсәл, әлбәттә, моңа әзер иде.
— Ярый, — диде дә түбә читенә үк килде, аска карап, ничегрәк сикерергә кирәклеге турында уйланып торды, бераз курыкканы сизелә иде сизелүен. Тик, бу уенны үзе тәкъдим иткәнгә, сүзеннән кире кайта алмый иде, билгеле. Иелде дә, чүмәлә өстенә төшкәндә, башы аста калсын өчен, гәүдәсен ничек тотарга, нинди хәрәкәт ясарга икәнен чамалап, түбәнгә мәтәлде.
Чынлап та, печән өстенә иң әүвәл башы белән төште, аннары җилкәсе тиде, йомшап калган гәүдәсе бер якка кыйшайды да чүмәлә төбенә таба, җиргә кадәр тәгәрәде.
Аягына бераз авырлык белән торып басты кебек. Башын боргалап, өстенә- башына ябышкан печәннәрне каккалаганда, мин аның йөзен күрергә тырыштым. Бу сикерүдән әллә ни кызык тапканы сизелми, ләкин еламый да.
— Авырттымы? — дип кычкырдым.
Күлмәк-ыштанын печәннән чистарта-чистарта, «юк» дигән мәгънә белдереп, башын артка чөеп алды:
— Авыртмады.
Болай сикерүдән әллә ни кызык тапмаганы аңлашылды, ләкин шул ук вакытта бер җире дә авыртмаган. Миңа да сикерергә кирәк.
Түбә читенә килдем дә икеләнебрәк торам. Баштүбән сикерергә бераз шүрләгәнгәме, әллә Вәйсәл, авыртуга түзә алмыйча елап җибәрсә, ваз кичәргә сәбәп булыр иде, дип уйлагангамы — бер карарга килә алмыйм.
Вәйсәл миңа текәлеп тора, һаман еламый да еламый.
Моннан да артык көтеп торып булмас. Мин дә печән эченә баш белән чумар өчен әзерләндем дә аска томырылдым.
Аяк өсте төшәрлек итеп сикергәнгә караганда, күпкә күңеллерәк иде, әлбәттә. Әгәр чынлап та бер җир дә авыртмаса, бераз бу рәвешле сикерергә дә була икән.
Вәйсәл кебек мин дә, башым белән төшкәннән соң, бер мизгелгә гәүдәм үземә буйсынмаганга, читкә тәгәрәдем.
Бераз авырлык белән булса да, бар да яхшы, дигән кыяфәт чыгарып, тураеп бастым.
Вәйсәл миңа карап тора. Карлыгыбрак киткән тавыш белән:
— Йә, ничек? — ди.
Бөтен җирем авырта, үземне көчкә генә тотып торам.
— Минеке бераз авырта, — диюем булды, кулым шунда ук ачытып сызлаган билемә таба шуды. Вәйсәл:
— Минеке дә бераз авыртты, — дип әйтеп бетерер-бетермәс, бер-беребезне кочаклагандай итеп тотыныштык та кычкырып елап җибәрдек.

Ике чынар
Башта, кәүсәсенә колагын куеп, агачның эченнән ишетелгән чытырдау тавышларын тыңлады. Аннары, кулларына таянып, эре гәүдәсен агачтан этеп тураеп басканда, үзен әйләндереп алган һәм бик дикъкать белән күзәтеп торган кешеләргә:
— Авар бу агач, — диде.
Берничә адым артка чигенеп, башта агачның буар елан кебек юан ботакларына, аннан соң төбенә якынрак урыннарда тибеп чыккан кара-кучкыл тапларга беравык карап торды. Үзенә бик нык ышанган кыяфәт белән башын кагып, тагын: «Авар бу!» — дип кабатлады.
Районның мәдәният идарәсе хезмәткәре иде бу кеше: ул белмичә, кем белсен! Шул арада янындагы яшь хезмәткәрләргә, йөзьяшәр агачларның да мәдәни кыйммәте барлыгы, мондый карашның тарихта ни рәвешле барлыкка килеп, ни рәвешле урнашуы турында да сөйләп алды. Европада мондый эшләргә никадәр зур әһәмият бирелүен мисаллар китерә-китерә аңлатты. Шуннан соң барысы бергә сөйләшә- сөйләшә, акрын гына агач яныннан кузгалып киттеләр. Бераз читтәрәк үзләрен күзәтеп, сүзләренә колак салып торган каравылчы Хәмди белән, араларындагы әңгәмәне бүлмичә генә, баш кагып саубуллаштылар да китеп бардылар.
Көллиянең11 өлкән яшьтәге каравылчысы, хезмәткәр һәм аның юлдашлары артыннан, иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә кыйшайтып, көлемсерәп карап калды. Моннан берничә көн элек кенә әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсеннән дә белгечләр килеп киткән иде.
Морадия көллиясенең ишегалдында үсеп утырган, кәүсә диаметры өч метрга җитә язган чынар агачын яшен сугу вакыйгасы Бурса шәһәрендә бик көчле шау-шу кубарган иде. Беренчедән, яшен утының Бурсадагы иң затлы район Чәкиргәгә төшүе, икенчедән, аның Госманлы солтаннары династиясе каберлегенә туры килүе көннәр генә түгел, атналар буе телләрдән төшмәде.
Кәүсәсен яшен суккан карттан да өлкәнрәк чынар агачының исә җәрәхәтле тәне сызланадыр, ул гаҗәеп юан ботакларын бик авырлык белән генә күтәреп торадыр кебек иде. Төз гәүдәсен горур тотып, гасырларны кичкән пәһлеван агачның кәүсәсе эченнән ишетелгән чытырдау тавышларын инде аның яныннан үтүчеләр дә ишетә башлады.
Әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсеннән килгән белгеч тә, бу тавышларга колак салып торгач, бик катгый итеп: «Авачак бу агач!» — дигән иде.
Чынар агачының яшен билгеләргә тырышучылар аны җирдә биш-алты йөз еллар чамасы үсәдер, дип фараз итәләр.
Делегациянең кайбер вәкилләре агачка терәүләр куярга, икенче берләре аны ботап, кәүсәсенә төшкән авырлыкны бераз булса да киметергә кирәк, диделәр; Көнбатыш илләрендә «яралы» агачларны савыктыру өчен төрле техник чаралар җитештерелә, тиз арада шуларның берәрсен китертергә , шуның ярдәмендә агачны коткарып калырга кирәк дигән фикерне алга сөрүчеләр дә булды. Вазифасы таләп иткәнчә, һәрвакыт ишегалды тирәсендә йөренгән каравылчы Хәмди, агачны яшен сукканнан соң үткән өч ел эчендә аңа ярдәм итүнең ничә төрле чарасы, ничә төрле юлы булса, шуларның һәммәсе турында да килгән-киткән вәкилләр авызыннан ишетә торды.
Шәһәр идарәсеннән хезмәткәрләр килде, губерна идарәсеннән, хәтта министрлыктан килүчеләр дә булды. Һәммәсе бер авыздан, әгәр дә мәгәр берәр төрле чара күрелмәсә, бу карт чынар, һичшиксез, авачак, диделәр.
Каравылчы Хәмдинең өе Морадия көллиясенә бик якын, аның янында ук тора. 11 Көллия — Госманлы дәүләте заманында мәчете һәм мәдрәсәсе, аш пешереп, мәдрәсә укучыларына һәм ярлы кешеләргә таратыла торган ашханәсе, шундый ук чишмәсе, хастаханәсе булган зур комплекс. Бүгенге көндә бу биналарда музейлар ачылган. (Тәрҗ. иск.)
Өенең тәрәзәләреннән көллия ишегалды аңа бик яхшы күренә. Шуңа күрә менә күп еллар инде Морадия көллиясенә башка каравылчы билгеләмиләр дә. Хәмди абзыйга көндезге каравылы өчен бер хезмәт хакы бирсәләр, хатыны һәм балалары ярдәме белән төнге каравылда торганы өчен тагын акча түлиләр иде.
Бер төнне көллия ишегалдыннан гөрелте ишетелде, җир селкенгәндәй булды. Гаиләдә ничә кеше булса, барысы да тәрәзәләргә барып капланды. Ә анда... Башка түзәрлеге калмаган карт чынар ауган иде.
Хәмди, хатыны белән күзгә-күз карашып, берара сүзсез торганнан соң:
— Әле дә яхшы төнлә ауган, көндез авып, кешеләр өстенә төшсә, фаҗига буласы икән, — диде, эче пошып, йөзе караңгыланып китте.
Иртәгесен беренче булып шәһәр идарәсеннән белгечләр килде.
— Әле дә ярый төнлә ауган, — диделәр. Араларыннан берсе, яшь үсенте китертеп, моның урынына тагын чынар утыртырга кирәк, дигән фикер әйтте. Башкалар да аның сүзен хупладылар.
Шәһәр идарәсе белгечләре көллия ишегалдыннан чыгып китәргә дә өлгермәделәр, вакыйга булган җиргә мәдәният идарәсеннән бер төркем вәкил килеп җитте. Чынарның төнлә авуына алар да шатланган иде.
Бу урынга яңадан чынар агачы утыртырга кирәк дигән фикерне әйткән шәһәр идарәсе хезмәткәре аны мәдәният идарәсе белгечләренә дә җиткерде. Бу ниятне алар да бик ошатты, араларыннан берсе хәтта:
— Әйе-әйе, бик күркәм гамәл! Агачның тамырлары — Госманлы мәмләкәтенең, яшь үсенте исә дәүләтебезнең символы булыр. Искиткеч булачак бу! — дип өстәп куйды.
Моннан соң да эзне суытмадылар. Әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсеннән дә килделәр. Вакыфлар вәкилләреннән торган, өлкә башлыгы җитәкчелегендәге тагын бер төркем килеп китте. Тарих белән бик кызыксынучы губернатор ярдәмчесе дә ауган чынарны килеп күрүдән читтә калмады.
Ул арада шәһәр идарәсе җибәргән эшчеләр бригадасы чынарның ботакларын кистеләр, ботадылар — бары кәүсәсе генә җирдә ятып калды.
Фикер чынлап та акыллы, дөрес: ауган чынар урынына яшь үсенте утыртырга кирәк.
Каравылчы Хәмди бу фикерне чынар ауганнан соң үткән ике ел буе көллияне карарга килгән идарә хезмәткәрләреннән дә, туристлардан да, башкалардан да ничәмә-ничә тапкырлар ишетте.
...Шулай шул, урыны буш тормасын... Тормаска тиеш.
Көннәрдән бер көнне Хәмди абзый, көллия ишегалдын себереп тәртипкә салганнан соң, бераз хәл алырга утырган иде, туристлар төялгән бер автобус килеп туктады. Туристлар төркеменең җитәкчесе — яшь кенә егет, каравылчы Хәмди аны яхшы таный. Төркем көллия ишегалдына керүгә, яшь егет:
— Хәмди абзый, Мари ханымның сезгә берничә соравы бар, килегезче, — дип аны үз яннарына чакырды. Бу егет көллиянең бөтен тарихын бик яхшы белә, туристларның бөтен соравына җавап бирә ала. Шуңа күрә каравылчы үзен ник чакыруларын берничек тә аңлый алмаса да, егеткә таба китте. Ул якынлашуга, егет:
— Хәмди абзый, бу тирәдә чынар үсентесе табарга мөмкинме, дип сорый Мари ханым, — диде.
— Без Бурсада түгелмени? Ничек чынар үсентесе табылмасын ди инде! Меринос базарында сатыла.
— Бәяләре ничегрәк икән?
Егет ике арадагы сөйләшүне бер үк вакытта Канададан килгән турист Мари ханымга тәрҗемә итеп тә бара иде.
— Бәяләре үсентенең яшенә күрә төрле,— диде каравылчы Хәмди. — Бик кечкенә, бик нечкәләре — 50 долларга, аннан бераз зурраклары — 100, агач рәвеше керә башлаганнары 150 долларга сатыла.
Бәяләр турында сорашып белгәннән соң, Мари егеткә Мериносның моннан еракмы икәнен сорарга кушты.
— Юк, — диде Хәмди абзый. — Такси белән ун минутлык юл.
Җавапны ишеткәч, Мари кесәсеннән 200 доллар акча чыгарып, Хәмди абзыйга сузды. 150 доллар — үсенте алырга, 50 доллар — таксига түләргә. Егет тәрҗемә итте: каравылчыдан бер чинар үсентесе алып килүен үтенә икән.
Каравылчы Хәмди ун минут эчендә Меринос базарында иде инде. Чынар үсентеләренең иң яхшысын сайлап алу өчен дә ун минутлап вакыт җитте. Тагын ун минут үтүгә, такси белән кире кайтып, көллия ишегалдына килеп тә керде.
Хатынына әйтеп, китмән белән көрәк китертте. Ун минут эчендә элеккеге чынар урынына яшь үсенте утырттылар.
— Бу чынар Канаданың символы булсын, — диде Мари.
Аннары Хәмди абзыйга тагын 100 доллар сузды. Егет тәрҗемә итте: ханым бу акчаны чынар агачын карап, су сибеп тору өчен бирә икән.
Бу хәлләрдән соң биш ел үтте. Мари ханым һәр ел каравылчы Хәмдигә 100 доллар җибәреп тора. Егет белән телефоннан сөйләшеп, чынар агачының ничек үсүен сораша.
Мәдәният идарәсеннән, шәһәр идарәсеннән, вакыфлардан да белгечләр, көллиягә юллары төшкәндә, килеп чынарны карыйлар, кызыксыналар. Тиешенчә карап үстерелсә, инде бу чынар аумас, диләр, юлдашларына һаман шулай сөйләүләрен дәвам итәләр.
 

Ун доллар
Кояшның беренче нурлары җир өстенә килеп ирешкәндә, ул утырып килгән очкыч аэропортның куныш юлына төшеп, бераз «йөгергәннән» соң, «йөренүгә» күчкән иде инде.
Барасы җиренә ул әле барып җитмәгән иде, моннан соң юлын таксига утырып дәвам итәчәк. Аэропорт тамгаханәсендә — таможняда документларын рәсмиләштереп, транзит визасы белән чик аша күрше илгә чыгачак.
Хезмәт күрсәтү тәртипкә салынган, икътисади дәрәҗәсе югары илнең аэропортында бер-берләренең хокукларын танып, аэропорт һәм очыш кагыйдәләренең һәммәсен бернинди кисәтүләргә урын калдырмаслык итеп, чын күңелдән үтәгән кешеләр, кода- кодагыйлык чәчәк аткан, икътисади яктан беркадәр артта калган илнең аэропортына төшеп утырмас борын, әле очкычның эчендә үк, бер-берсен эткәли-төрткәли, үтәлергә тиешле кагыйдәләрне дә үтәми башлыйлар. Әле бер сәгатьләп элек кенә бер-беренә нәзакәтле мөгамәләдә булган кешеләр, «бу ул түгелдер лә!» дияр дәрәҗәдә алышынып, гүя ки илдән илгә генә түгел, бер холыктан икенче холыкка күчәләр.
Ул килгән илдә дә нәкъ шулай: аэропорт хезмәткәрләренең ягымлылыкның әсәре дә булмаган йөзләре, «бу илдә күзең ачык, колагың сак булсын» дигән кисәтүле салкын күз карашлары яңа килүчеләргә шактый нәрсә аңлата иде. Монда барып башларын тыгарлык берәр хакимият оешмасы яки сыеныр кешесе булмаганнар, бераз шүрләп калган кыяфәттә, мөмкин кадәр тизрәк таможняны узасы иде дип, ашыга-кабалана документларын рәсмиләштерергә азапланалар.
Аэропорт капкасында Кадыйрның виза рәсмиләштерүе озакка сузылмады. Хезмәткәр, күрше илнең визасын һәм эшкә рөхсәт кәгазен игътибар белән карагач, абруен күрсәтергә теләгәндәй, паспортка шапылдатып мөһер сукты да кискен хәрәкәт белән кире сузды. Аңа сиздермичә генә, Кадыйр эченнән «у-у-ф» диде: беренче капканы үтте.
Тик киеренкелектән бушанырга иртәрәк, таксига утырып, әле тагын бер таможня узасы бар. Аэропортта такси алып, Кадыйр башта күрше ил таможнясына якынрак урнашкан тукталышка барачак, анда икенче такси тотып, тагын юлын дәвам итәчәк.
Башка илгә чыгу өчен ялланган таксиның шул ил тамгасы һәм номеры булуы яхшы. Әгәр таксиның тамгасы һәм номеры керәсе илнең тәртипләренә туры килми икән, юлдагы һәр полиция хезмәткәре туктатып, тикшерү сылтавы белән ришвәт сорый.
Тик шунысы бар: Кадыйр, әллә гаиләдә алган тәрбиясе, әллә инде белем дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, ришвәт бирүне кешене мыскыллау дип кабул итә һәм мондый очракларда бик кыенсына. Ул төрткән акчаны берәү алып үз кесәсенә салганда, Кадыйрның йөзе кызара, йөрәге еш-еш тибә башлый иде.
Аэропорт ишегеннән чыкканчы ук, ике кеше: «Такси кирәк буламы, абый?»
— дип, Кадыйр артыннан иярде. Ул исә, бер сүз дә әйтмичә, каш астыннан гына боларны күзәтә: таң беленә генә башлаган караңгылыкта үзе утырачак машинаны йөртүченең ышанычлырагын, аның өстенә-башына һәм йөз- кыяфәтенә карап сайларга тырыша иде.
Ишектән чыгуга: «Такси кирәкме?» — диючеләрнең саны бермә-бер артты. Күз чите белән генә такси шофёрларын тикшереп, араларындагы таза гәүдәле, урта яшьләрдәге, тыныч, сабыр холыклы булып тоелган берсенә, әйе, кирәк, дигән мәгънәне ишарәләде.
Такси шофёры Кадыйрның чемоданнарына үрелде һәм:
— Машина менә монда, рәхим итегез! — диде.
Башкалар бертуктаусыз ишектән чыгучы юлчыларга: «Такси кирәкме?»
— дияргә дә, шул ук вакытта күз читләре белән генә карап, Кадыйрның юл хакын килешүенә колак салырга да өлгерәләр: килешә алмасалар, шунда ук клиентны каптырырга әзер торалар.
— Кая кадәр барабыз, абый?
Таксичыларның хак килешүне мөмкин кадәр тизрәк һәм үз файдаларына хәл итү өчен куллана торган алымы иде бу.
— Ханчаерыга, — диде Кадыйр.
— Йөз булыр бәясе.
— Кырык та җитәр.
— Ничек инде, абый, әле төн үтмәгән, төнге бәяләр буенча — йөз.
Кадыйр күккә, тәртә буе күтәрелгән кояшка карады:
— Белмим-белмим, синең өчен махсус башка кояш чыкса гына инде. Таң күптән атты, кояш чыга әнә. Кырык җитәр.
— Ярый алайса, абый, 50 булсын, — диде таксичы. Кадыйр, яхшы, килештек, дигән мәгънә белдереп баш какты да машинага таба киттеләр.
Машина иске «Мерседес» иде, Европадан ул монда ничек чыгарылгандыр, анысы билгесез. Талчыккан мотор хәтәр көчле тавыш чыгарып эшли башлады.
— Күршеләргә юл тоттыңмы, абый? — диде шофёр. Ханчаеры дигән җир — ике ил арасында, тәҗрибәле таксичыга юлчысының әле ары китәчәген чамалау авыр түгел иде, күрәсең.
— Әйе, — диде Кадыйр.
Юлда ике тикшерү пунктын үттеләр. Полиция машинасы күргән саен борсаланып, такси йөртүче үз телендә ришвәтчеләр-фәләннәр дип сүгенеп алды.
— Бары тик алар гынамы? — диде Кадыйр, көлеп.
— Белмәссең инде, абый. Без болардан күрәбез лә күрмәгәнне, шуңа да аларны сүгәбез дә инде, — дип җавап бирде таксичы. Аннары сүз гаиләгә, балаларга күчте.
Күрше илнең таможнясына бик тиз барып җиттеләр. Таможня шау-шусыз, ыгы-зыгысыз, шактый тыныч булып күренде. Шофёр:
— Мин чик чыгу өчен машина кәгазьләрен рәсмиләштерим, син паспорт- виза мәсьәләләреңне хәл ит, каршы якта очрашырбыз, — дип, Кадыйрны машинадан төшереп калдырды.
Кадыйр яңа гына салынган таможня бинасына килеп керде. Күз йөгертеп кенә паспорт тикшерә торган кабиналарны эзләп тапты. Таможня залы буш диярлек иде. Эш көнен бик иртә башлаган хезмәткәрләр җентекләп тирә-якны күзәтә. Кабина
тәрәзәсендә күренгән яшь кенә хезмәткәр егет белән күзгә-күз очрашкач, ул Кадыйрга: «Бирегә кил», — дигән ишарә ясады. Кадыйр, кабина янына килеп, аңа паспортын сузды.
Күнегелгән баш, күз, кул хәрәкәтләре белән паспортның битләрен актара-актара, хезмәткәр башта фоторәсемле битне эзләп тапты. Бер фоторәсемгә, бер Кадыйрның йөзенә карады. Паспорт тикшерүе үтүнең иң эчпошыргыч мизгелләреннән берсе менә шушы инде. Хезмәткәр шөбһәләнгән кыяфәт чыгарып, кабат фоторәсемгә, аннан соң бик игътибар белән Кадыйрның йөзенә карады. Ул бу мизгелне мөмкин кадәр сузарга телидер кебек тоелды Кадыйрга. Фоторәсемнең шик тудырмавына ышангач. үз иленең визасы куелган битне эзли башлады.
Кадыйр селкенми дә, хезмәткәрне күзәтә. Ниһаять, визалы бит табылды. Егет бик сабыр, салмак хәрәкәтләр белән визаны тикшерде. Алдында торган компьютерның төймәләренә үрелеп:
— Эшләргә киләсеңме? — дип сорады.
— Әйе, — диде Кадыйр. — Мин бер төзелеш фирмасында җитәкче.
Барыбер сораячагын белгәнгә, шунда ук үзе эшләгән бүлек, фирма эшчәнлегендә тоткан урыны турында да мәгълүмат бирде.
— Директормы?
— Юк, директор ярдәмчесе.
Хезмәткәр ул арада компьютерда Кадыйрның исем-фамилиясен яза башлаган иде:
— 100 доллар бир, алайса, — диде.
— Яхшы икән... Минем бөтен документларым әзер, тәртиптә. Нәрсә дип бирим 100 доллар?
Тегесе Кадыйрның әйткәннәрен ишетмәмешкә салынды, төймәләргә баскалап, паспорт номерын язуын дәвам итте.
— Ничә ел эшлисең бу илдә?
— Дүрт, — диде Кадыйр.
— Телебезне яхшы өйрәнгәнсең.
— Яхшы дип әйтергә була.
Кадыйрның чит ил кешесе икәнен белмәгәннәр, акцентсыз сөйләшүеннән чыгып, аны җирле халык вәкиле дип уйлый иде хәтта.
— Тел өйрәнү курсларына йөрдеңме?
— Әйе, килгән елны ук, алты ай тел үзләштерү дәресләре алдым.
Хезмәткәр, башын күтәрмичә генә:
— 50 доллар бир алайса, — диде.
Туган телен Кадыйрның яхшы белүеннән бик канәгать калган да, әйтерсең, ташлама ясый.
— Шулай да, ни өчен бирергә тиеш ди инде мин ул акчаны? Ярдәмегез кирәк булган бер мәсьәлә дә юк. Бөтен документларым тәртиптә.
Егет тагын берни ишетмәгән кебек, язуын дәвам итте.
— Эшләргә рөхсәт алынганмы?
— Алынган.
— Рөхсәт язуы яныңдамы?
— Янымда, — дип, кәгазьне сузды Кадыйр.
Документны тикшергәннән соң, хезмәткәр аны паспорт янына куйды да алдындагы тар өстәл өстеннән мөһер эзли башлады. Башын күтәреп карамыйча гына, тагын:
— Ярый, 25 доллар бир алайса, — диде.
Көләргәме, ачуланыргамы — Кадыйр әлегә моны аңлый алмый иде.
— Ни өчен бирергә тиеш инде мин, шуны әйт тә бирим, һич булмаса.
Хезмәткәр мөһерне табып, кискен хәрәкәт белән башта штамп тартмачыгына, аннары Кадыйрның паспортына басты. Такта өстәл, гадәттәгечә, шыгырдап куйды. Эшләргә рөхсәт кәгазен паспорт эченә тыгып, Кадыйрга:
ХИКӘЯЛӘР
157
— Кил әйдә, чәй эчәбез, — диде. Тәкъдимнән баш тарту мөмкин түгел иде, егет урыныннан торып чыкты да, кулы белән изәп: «Әйдә минем арттан», — дигәндәй итте.
Бүлмә арткы коридорда урнашкан. Сөйләшү һаман да Кадыйрның телне яхшы белүе, фирмаларының эшчәнлеге турында дәвам итте. Чәй китерделәр. Хезмәткәр чәен уртлап куйды да:
— Йә, ярый, алайса 10 доллар бирерсең, — диде.
Кадыйр инде аптырауның чигенә җиткән иде. Тикшерү беткән, паспорты кесәсенә кереп урнашкан. Инде килеп, бу кешенең «алайса ун доллар»ы нәрсә дигән сүз соң ул?
— Бирәм, валлаһи, бирәм. Тик ни өчен бирергә тиешлегемне генә әйт. 10 доллар бирәм.
Хезмәткәр, Кадыйрның йөзенә туры карап:
— Ай-һай, Кадыйр бәй, син дә бирмә, башкасы да бирмәсен. Мин бу эшкә урнашыр өчен төрткән акчамны кемнән чыгарырга тиеш булам инде алайса, йә?!
Кадыйр, ләм-мим дәшмичә, акча янчыгыннан 10 доллар алып бирде һәм, чәен дә эчеп бетермичә, бүлмәдән чыгып китте.
Хезмәткәр аны ишеккә кадәр озата килде. Күптәнге танышлар кебек саубуллаштылар.
Ул үзен көтеп торган такси йөртүчене эзләп тапты.
Тикшерү пунктларында туктата калсалар, ун долларны мин түләргә тиеш микән, әллә такси шофёры микән, дип уйлана-уйлана, Кадыйр юлын дәвам итте.
Төрек теленнән Асия РӘХИМОВА тәрҗемәләре