Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы?

(«Олы юл да сикәлтәле» исемле трилогиянең өченче кисәге)
1
Габделнур һушына килде. Авырлык белән күзен ачты. Беравык үзенең кайда икәнен аңышмыйча торды. Ул куаклар арасында ята иде. Уң кулы белән юеш салкын җиргә таянып торып басты. Башын селкеде, чалбар балакларын, пиджак итәген каккалады. Куакларны аралап, тар сукмаклы ачыграк урынга чыкты, як-ягына каранды. Ниһаять, үзенә ни булганын хәтерендә яңартты.
Ул кичке якта төзелеш комитетының торак-көнкүреш комиссиясе әгъзасы белән әүвәл Северный бистәсендә, халык телендә, «сипушка» дип йөртелә торган, туган-тумачасының ихатасында тактадан әтмәлләнгән, мунча хәтле генә өйдә яшәүче бер балта остасында булды. Аннары алар идарәнең өченче участогында монтажчы булып эшләүче берәүгә бардылар. Ир кеше хатыны һәм ике кечкенә баласы белән Соцгород читендәге ике катлы барактагы кысан гына бер бүлмәдә яшәп ята. Төзелеш идарәсендә ике ел эшли, хезмәтендә гаеп-кыеклары юк. Чиратны бераз алгарак күчереп булмас микән, дип гариза язган. Тикшерү шуның өчен кирәк дип табылган. Моны Габделнурга идарәнең профсоюз оешмасы рәисе җиткерде. Комиссия әгъзалары монда да Северный бистәсендәге эшне башкардылар: бу эшченең дә яшәү шартларын үз күзләре белән күреп, кирәкле кәгазьләрне карап-барлап, акт төзеделәр. Хуҗа бик кыстаса да, әлбәттә инде, юк сәбәпне бар итеп, чәйгә калмадылар.
Барактан чыккач, юлдашы бер якка китте, Габделнур — икенче якка. Караңгы төшә башлаган, якын-тирәдәге өйләрнең һәм ике-өч катлы йортларның тәрәзәләре саргылт төскә кергән. Көне ямьсез, җил, карасу авыр болытлар түбәнтен генә агыла. Урамда кеше-кара сирәк, бала-чага да күренми.
Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, егетнең юлы бакча аркылы иде. Кинәт агачлар, куе куаклар эченнән ачыргаланып кычкырган хатын-кыз авазы яңгырады.
Рәфкать КӘРАМИ (1942) — язучы; «Каргышлы этаплар», «Очар кошлар белән янәшә» романнары Һ.б. әсәрләр авторы. Россиянең ҺӘМ Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши.
Рәфкать Кэрами
16
— Ярдәм итегез! Талыйлар!
Габделнур туктап калды. Әйләнә-тирәдә беркем юк. Баягы чырылдавык тавыш янә кабатланды:
— Коткарыгыз!
Егет ике уйлап тормады: кисәк сулга борылды һәм, озын куакларны аралап, алга омтылды.
Һәм шул минутта ук егетнең каршында бер әзмәвер шәйләнде, аның нидер тоткан куллары күтәрелде... Бу шулхәтле тиз арада булып алды ки, егет аңышырга өлгермәде: ни кулын күтәреп саклана, ни читкә тайпыла алмыйча калды. Башына сугудан аның күз аллары караңгыланды, гәүдәсе мәлҗерәде, ул һуштан язды...
...Ачыграк урынга чыккач, өс-башын каккалаганда, ул пиджак һәм чалбар кесәләренең әйләндерелгән булуын, кулъяулыгының һәм пәкесенең дә урынында түгел икәнен белде, димәк...
— Ах... — дип, әшәке итеп сүгенде егет.
Әйе, димәк, теге хатын-кыз ярдәмгә юри чакырган.
— Ә бит ничек чәрелдәде, мәнсез нәрсә, артист кына буласы... Шулхәтле ышандырырлык итеп кычкырды...
Егет үзенең гыйбадлыгы, һәрчак һәм һәркемгә ярдәмгә килергә атлыгып торуы, моның алдын-артын уйламавы аркасында ниндидер усал ниятле бәндәләрнең кармагына капканын аңлады. Шуңар шөкрана итәргә кала: хезмәт хакы, аванс алган вакыт түгел, акчасы ун-унбиш сумнар тирәсе генә иде. Дөрес, аена йөз кырык-йөз илле сумнар алып эшләгән кешегә бу да аз акча түгел. Баш исән булсын дияргә генә кала.
Сул күзе томанлагандай булгач, битен сыпырса — кан. Башы да сызлый. Уң кулы белән чәченә кагылды — бармаклары кып-кызыл. Чыккан җиренә — куаклар арасына кереп, кулъяулыгын табып алды, пәкесе күренмәде. Шунда ук бер метр чамасы озынлыктагы, уклау юанлыгы тимер торба ята иде. Әле дә ярый акт кәгазьләрен теге иптәше, иртәгә иртән конторга керәсем бар, постройкомга тапшырырмын, дип, үзе белән алган иде.
Аннары бакчадан чыкты, як-ягына күз салды. Канга баткан егеткә шикләнеп карап, җәһәт-җәһәт атлап, ике кыз узып китте. Бу хәлендә урам буйлап барса, тагын бәлагә таруы ихтималын (милиция күзенә чалыначак) уйлап алды. Кайдадыр шушы тирәдә хастаханә барлыгы исенә төште.
Хастаханә ихатасы биек тимер койма белән әйләндереп алынган, әнә бәләкәй капкасы да күренә. Аның аша узып, эчкә керде.
Габделнур, табиб ни кушса, шуны тыңлап, башы авыртса да, тешен кысып түзеп утырды. Чиста ак халатлы ир-ат үз эшен бик белеп һәм җиренә җиткереп башкара, күрәсең, аның өчен бу еллар буена күнегелгән гадәти, көндәлек нәрсәдер; таза тәнле, буй-сынлы егетнең юк-барга шыңшымасын белгән сыман, авыртамы, юкмы, дип тә кызыксынмый. Шулай да үзе йомшак, ягымлы тавышы белән һаман сораштыруын дәвам итә. Габделнур моны шулай тиешле кебек кабул итте. Табиб кеше сораштырырга бурычлыдыр, әнә шулай сөйләштергән арада авыруга бераз җиңеллек тә китерергә телидер, дип уйлады. Алар халкы сүз белән дә дәвалый, дип ишеткәне бар иде. Ә чынлыкта исә табиб бу вакыйганы милиция бүлегенә хәбәр итәргә тиеш, сораштыруы шуның өчен иде.
— Хәтерлисеңме, көз көне дә шушыңа охшаш бер хәл булган иде, — дип, ул журналга берөзлексез нидер язып утырган шәфкать туташына мөрәҗәгать итте.
— Әйе, — диде кыз, каләмен кәгазь өстендә йөртүен туктатмыйча гына баш кагып.
Эшен бетергәч:
— Борчылырлык әллә ни юк, тәнең таза, төзәлер, — диде табиб. — Моннан соң чит-ят җирдә, караңгы урыннарда саграк йөрергә тырыш. Ә безгә берәр атнадан килеп күренерсең. Яланбаш йөрмә, әле суык.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
17
Трамвайда селкенеп кайтканда, егет каршылыклы уйлар кичерде. Менә бүген кич алар икәү, кемнәрнеңдер мәнфәгатьләрен кайгыртып, эштән соң йөрделәр. Ярый, ул — буйдак, ә теге иптәшен өйдә гаиләсе көтә, үз йортында яшәгән кешенең вак-төяк мәшәкатьләре дә бардыр. Эше булмаса, авыр хезмәт көненнән соң ял итәргә хаклы түгелмени? Габделнурга да ял тиеш. Чөнки берникадәр вакыттан соң кулына китап-кәгазь, каләм алачак — политэкономиядән «Халык хуҗалыгының планлы рәвештә үсеше», Азия һәм Африка яңа тарихыннан «Ниндстанның 1857 елгы азатлык восстаниесе» дигән темаларга контроль эшләр тапшырасы бар. Ә ниндидер зобанилар, мөгаен, эчәргә акчалары беткәннәндер, аңа һөҗүм итәләр... Бәлки, алар иртәгә Габделнурга һәм башка бик күпләргә медицина ярдәме күрсәткән табибны да таларлар? Ә ул кайчандыр аларның туганнарын дәвалагандыр... Хәер, табиб булгач, ул кан дошманын да, хәтта бакчадагы теге әтрәк-әләмнәрне дә авыр хәлдә калдырмас, чөнки институтта Гиппократ анты биргән...
Габделнур, теге явызларны күрмәсә дә, менә хәзер кайдадыр эчеп утыруларын (аның кесәсен актарып, талап алган акчага), бу «эш»не ничек оста итеп майтарулары турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә мактануларын күз алдына китерде. Аларның кылган җинаятьләренә вөҗдан газабы кичермәүләрен, бәлки иртәгә-берсекөнгә янә шуңа сәләтле икәнлекләрен дә ачык шәйләде егет. Бу адәм актыклары алар тарафыннан кыерсытылган намуслы кешеләр урынына үзләрен куеп карамыйлардыр шул. Юкса юлбасарга әверелмәсләр иде. Ни аяныч, алар гөнаһны да белми, куллары да корышмый. Яңадан кешегә кул күтәрмәм, кабат кеше малына тимәм, дигәнче алтыдан үрелгән каеш камчы белән ярасы иде үзләрен мәйданда, халык алдында...
Егетнең зэклар белән эшләве хәтеренә төште. Аларның да берише кылган явызлыклары, бозыклыклары белән масаеп лаф ора иде бит. Хәтта озын торык авыл гыйбады да, берәүне исертеп (чит кеше түгел, якын танышы турында сүз бара), хатыны белән аның өендә үк әвәрә килүен селәгәен агыза-агыза сөйли иде. Аның, төрмәдә утырмаган кеше кешемени ул, дип әйткәне дә хәтерендә. Теге чакта Габделнур ул мәхбүсләргә битараф булса, хәзер исә мөнәсәбәте үзгәрүен сизде. Әйтәләр бит: кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...
Тулай торакка кайткач, Габделнур кием алыштырды, бүлмәдәге егетләр гозерләп сорагач, үзе белән булган вакыйганы кыскача сөйләп тә бирде.
Баш астына мендәр куеп, караватында китап укып утырган прораб Шәмсун иң беренче телгә килде:
— Шул кирәк сиңа! Бөке кебек, кайда тишек бар, шунда тыгыласың.
Габделнур үзе дә, бүлмәдәге бүтәннәр дә бермәлгә өнсез калган шикелле булдылар, Шәмсунның бу сүзләре — кеше хәленә керәсе урынга шулай каты бәрелүе — берсенә дә ошамады бугай.
Чәй эчеп утырган, кыска җиңле соргылт күлмәк кигән Миргаяз (ул үз янына яңа кайтып кергән бүлмәдәшен дә дәшкән иде инде) дустын яклыйсы итте, коңгырт күзләрен тутырып Шәмсунга карады:
— Нигә алай дисең?
Шәмсун, китабын ябып, тумбочка өстенә ташлады, күзлеген дә салып куйды. Җитү чәчле, зур башлы, киң җилкәле бу егет утызга җитеп килә иде инде. Яшь чагында ул институт командасында волейбол уйнаган, шуңа күрә, атлаганда, башын аска иебрәк йөри, алгарак чыгып торган кулбашлары аркасын бөкрәйтебрәк күрсәтә сыман, чынлыкта ул бөкре түгел, сау-сәламәт таза егет, хәзерге вакытта физик хезмәт белән шөгыльләнмәсә дә, куллары зур һәм каты. Бүлмәдә һәрчак зәңгәр төстәге йон спорт костюмыннан.
— Андый хәл баштан узган, — диде ул. — Бервакыт, урамда икәү сугышканны күреп, араларына кердем. Ни белән бетте дисең? Үземне үк гаепләделәр. Тегеләр туганнар булып чыкты. Алар бер-беренә сукканнарын оныттылар, ә мин аралаганда, берсенең, ялгыш егылып (чөнки исерек иде), кулын сындыруын кичермәделәр, миңа сылтадылар. Бәхетсезлеккә каршы, милиция машинасы узып бара иде... Бүлектә дә
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
18
бөтен гаепне миңа чәпәделәр. Чөнки тегеләр икәү, аларга ышандылар... Менә шулай, егетем, икенче тапкыр кеше сугышканны күрсәң, әйләнеп үт, туктап та торма, эндәшсәләр дә ишетмә, күрмәгән-белмәгән
— мең бәладән котылган...
Гәрчә бәхәстә һәркем үз фикерендә калырга тырышса да, Габделнурны да шактый уйга салды бу вакыйга. Нишләсен, ул шулай тәрбияләнгән, күрәсең. Ә бит төптәнрәк уйлап карасаң, Шәмсун сүзләрендә хаклык бар, шайтан алгыры.
Аларның бүлмәсендә узган ел беркадәр үзгәреш булды: Ваня хәрби хезмәткә алынды, ә аның урынына армиядән кайткан элекке солдатны — Сөмбәт исемле егетне керттеләр. Озын буйлы, ябык йөзле бу егет аз сөйләшә, күбрәк тыңлап торырга ярата. Ул чит илдә — Германиядә хезмәт иткән, Варшава Килешүе гаскәрләре белән узган ел август аенда Чехословакиягә кергән, чын мәгънәсендә дары исе иснәп кайткан. Дөрес, яраланмаган да, контузия дә алмаган, әмма ләкин ниндидер яшерен бер канәгатьсезлек күңелен борчыган: ул гамәлнең дөрес булмавын соңыннан аңлаумы (1968 елда Прага халкының совет гаскәрләрен 1945 елдагы кебек сирень чәчәге бәйләмнәре, төче чия пироглары тотып каршыламавын, танклар туктагач, офицерларны кочаклый-үбә өйләренә чакырмавын, бәлки, киресенчә, йодрык күрсәтеп, аларны оккупантларга санауларын һәм үзенең хезмәттәш солдат-сержантларның үлем-җитемен күрүе) аның рухи халәтенә бәргән, холык-фигылен үзгәрткән булса кирәк. Ул күп вакытын күрше бүлмәдәге дусты, армиядә бергә хезмәт иткән удмурт егете яисә Шәмсун белән шахмат уйнап үткәрә, шуннан күңел тынычлыгы таба сыман. Аракы эчкәч холыксызлануын белгәнгә, «мәҗлес» корган чакларда бүлмәдәшләре аны бик кыстамыйлар, үзе дә стакан күтәрергә атлыгып тормый. Менә шушы аз сүзле Сөмбәт бүген әңгәмәгә кушылуны кирәк тапты, ахры.
— Безнең каныбызга сеңгәндер инде, һаман кеше эшенә тыгылабыз, — дип куйды ул.
Әлбәттә, моны теләсә ничек аңларга була иде: Габделнурның бүгенге хәленә ишарә дип тә, чит илләрнең эчке эшләренә тыкшынуга кагылышлы сәясәткә ишарә дип тә.
— Алайга китсә, үзеңә сукканда да каршы тормаскамыни? — диде Миргаяз, инде сүрелә башлаган бәхәс-әңгәмәне янә куертып җибәрергә теләгәндәй.
— Ялгыш берәрсен имгәтеп куюың бар.
— Ә юк, егетем, монысы инде бүтән операдан, — диде Шәмсун, җанланып.
— Анысы самооборона — үз-үзеңне саклау дип атала. Американың Техас ковбойлары, алты кеше күтәреп алып барганчы, унике кеше хөкем итсен, дия торган булган. Мәгънәсе аңлашыламы? Нигә унике кеше дигәндә, аларда присяжныйлар суды бар, анда — унике утырышчы.
— Шулаен шулай да, — диде Миргаяз, әмма тиз генә бирешәсе килмәде.
— Арттырып җибәрсәң?
— Анысы — бүтән коленкор...
Егетләр арасында мондый сүз көрәштерүләр, бәхәсләр еш чыга. Әлбәттә, аңарга, бүгенге кебек, нинди дә булса вакыйга сәбәпче. Шәмсун институт бетергән, кулында һәрвакыт китап. Ул, тулай торакка кайткач, эш турында сөйләшмәскә тырыша, дөнья, рус классикларын, ЖЗЛ сериясен — атаклы кешеләр язмышына кагылышлы китапларны укый. Шунлыктан китап тотарга иренгән яки вакыты булмаган егетләрнең авызын тиз томалый. Ләкин бервакытта да аларны кимсетү юлына басмый, мәсхәрәгә калдырырга тырышмый. Ул белә: кемнәрдер, бик теләсә дә, сәләтләре чамалы булу аркасында укуны тарта алмаган, кемнәрнеңдер матди ягы кысан булган. Ә кайсыберәүләр үзләре теләми. Аларның күршесендәге абзый малайларын бик укытмакчы иде. Ләкин берсенең укыйсы килмәде. «Ун бармагым белән сарык бугын актарырга риза, укытма гына!» — дип, атасына ялынганын үзе сөйләде яшьтәше Шәмсунга... Әнә Габделнур бик теләп көндезгедә укыр иде, тик бу яшьтә ата-ана җилкәсенә авыр йөк булуны күңеле тартмаган. Шуңа күрә
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
19
университетта читтән торып белем эстәүче егетне Шәмсун аеруча хөрмәт итә. Ул үзе көндезгедә укыды, ни дисәң дә — ике кулыңа бер эш. Дөрес, аңа да җиңел бирелмәде уку. Аннары ул да ата-ана кулына гына карап ятмады, матди якны үзе дә кайгыртты: иптәшләре белән әртилгә берләшеп, вагон бушатты, балалар бакчасында каравыл торды, җәен студент отрядлары белән Союзның төрле төбәкләрендә тир түкте. Ә бу эшче-студент егеткә шактый авырга килә. Җитмәсә, әнә җәмәгать эшенә җигәләр: тарткан атка һаман йөк салалар.
— Ләкин анда да чама дигән нәрсәне истә тотарга кирәк.
Шәмсун, шул сүзләрне әйткәч, кулына сөлге тотып юынырга чыгып китте.
Бу мәсьәләгә нокта куелып, әңгәмә бетте дигәндә генә, яңасы калкып чыкты. Чөнки егетләр ил-көн эчендә булган вакыйгаларга битараф түгелләр иде.
— Тагын утыз ике солдат-офицер әрәм булды, — дип куйды Сөмбәт.
Сүзнең март аенда Уссури елгасындагы Даманский утравында һәлак булган чик сакчылары турында барганын барысы да аңлый иде. Икенче март көнне безнең егетләргә кытайлар ут ача. Аларны өшкереп чыгардылар чыгаруын (йөзләгәнме, меңләгәнме солдатлары ятып та калган, диделәр), әмма үзебезнекеләр кызганыч. Үлгәннәрен дә, исәннәрен дә бүләкләделәр бүләкләвен. Бер сержантны бәхет басты — аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Егет хәзер кайда да югалмас, уч төбендә генә йөртерләр.
— Ул утрауда кеше дә яшәмәгән, — диде Габделнур.
— Алайса, аның кирәге дә шулхәтле генәдер инде.
Моны Миргаяз әйтте. Ә Габделнурның фикере башкачарак иде:
— Стратегик яктан караганда, бәлки, кирәге бардыр. Тагын шунысы: халык хакы дигән нәрсә дә бар бит әле. Рас ул безнең җир икән, аңа бүтәннәр кулын сузмасын.
Аннары сүз Брежневка атам дип космонавтлар утырган машинага ике пистолеттан ут ачкан кече лейтенант Ильинга күчте.
— Менә бит: тегеләр дә — илне саклаучылар, бу да — Ватанга тугрылык хакына ант биргән кеше.
— Аттан ала да туа, кола да туа, — диде Миргаяз.
Бераздан, Шәмсун юынып кергәнче, ул да тынды. Сөмбәт бик кыстагач, Миргаяз, гәрчә аңа оттырасын анык белсә дә, бер-ике партия шахмат уйнарга ризалашты.
— Детский мат куештан түгел, — диде ул, фигураларны тактага тезгәндә.
— Син хәзер сабыйлык чорын үттең инде, — дип елмайды кичәге солдат.
Чыннан да, беренче көннәрне ул аны өч-дүрт йөрештә үк бирелергә мәҗбүр итә иде. Сөмбәт — башлы егет. Хәрби хезмәттән, Габделнур укырга дип ничек ашкынып кайтса, ул да шул уй белән яна, шыпырт кына әзерләнә дә, әмма әлегә уй-теләген кычкырып кына әйтми иде.
Бераз вакыт Сөмбәткә карап утыргач, Габделнур әтисен, аның белән әңгәмә корган чакларын искә алды. Йөргән таш шомара, дип юкка гына әйтмиләр. Аннары, дөнья күргән егетләрнең күзләре ачыла — алар чагыштырып карый башлыйлар. Габделнурның әтисе Галләм абзый да, бераз «кабып» алгач, сугыш вакытында Саратов өлкәсендә күргәннәрен сөйли иде. Анда Идел буе немецлары яшәгән, алар бирегә шактый еллар элек килеп төпләнгән булсалар да, сугыш башлангач, аларны Себергә, Казакъстанга куганнар. Ә йорт-җирләре, каралты- куралары, фермалары шул килеш утырып калган. Аларда инде сугышка хәтле үк суүткәргечләр, автопоилкалар һәм башка механизмнар булган. Безнең солдатлар андагы тәртипне, төзеклекне күреп шаккатканнар. Галләм абзый мондагы фермалар, аларның тирә-юне тездән пычрак булуына чын күңелдән борчыла иде.
...Уку димәктән, Габделнур бу арада Ленин районының 20 нче кичке урта мәктәбендә (шөкер, ул янәшә генә — Восстание урамында) педагогик практика үтә.
Тау чишмәсеннән агып төшкән чиста, тешләрне сындырырдай салкын су күл-елгаларны сафландырган кебек, гыйлем ияләре дә үз тирәсендәге адәми затларга аң-белем тарата, аларны мәдәни яктан агарта, рухларына байлык өсти. Габделнур белән
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
20
дә шулай: укытучы-профессорлар белән күбрәк аралашкан саен, аларның лекция-дәресләрен күбрәк тыңлаган саен, үзендә нинди дә булса яңалык сизә, ми күзәнәкләренең уйлау сәләте артканын, калебе чистарганын тоя, әйләнә-тирәсенә гамьлерәк караган төсле була.
Һәм менә дүрт елга якын вакыт эчендә алган белемнәрен тормышта кулланырга, шулар нигезендә бүтәннәргә сабак бирер көн килеп җитте. Ул унынчы сыйныфта «Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының героик хезмәте», ә сигезенчедә «1861 елгы реформага хәзерлек» дигән темаларга комиссия алдында дәрес бирде. Хәзер аны алтынчыда «Капиталистик промышленностьның барлыкка килүе. Англиянең колониаль сәясәте» һәм унберенчедә «Социализмга күчү юллары» дигән ачык дәресләр көтеп тора. Җитмәсә, унынчы сыйныфта тәрбия эше дә аның җилкәсендә. Шуңа күрә ул, Миргаязлар кебек, ирекле кош түгел — шахмат-шашка (домино, кәрт сугуны әйткән дә юк) уйнарга вакыты тар, әле тиз генә йокларга да ята алмый иде.
2
Кешегә дә, елга кебек, үз-үзең булып калу хас. Язын елга ярларыннан чыга, ташый, дулый, котырына, ә җәен корылыкта, киресенчә, тарая, саега, кибә. Вакыт узу белән, шифалы яңгырлар яугач, көз җиткәч, ул үзенең элекке халәтенә кайта. Кешенең холкы да нәкъ шулай бит: әгәр ул тыныч, уйлап эш итүчән, кешелекле, игелекле икән, кайбер вакыйга-хәлләр аркасында ничек кенә чыгырыннан чыкмасын, уңай сыйфатларына вакытлыча хилафлык кылмасын, ахырдан барыбер үзенең асылына кайта.
Габделнур башым авырта дип ыңгырашып, иркәләнеп, урын өстендә ятмады, хәер, иркәләр кешесе дә юк. Аның гадәти тормышы дәвам итте: эшенә дә барды, укуын да онытмады.
Кичтән ярыйсы гына күңелле итеп утырганнар иде, чөнки Мамадыштан Миргаязның абыйсы килде. Билгеле инде, туганы килгәч, егет саранланып тормады. Шуңа күрәдер ул төне буе саташып, кемнәр беләндер бәхәскә кереп, сөйләшеп ятты. Габделнур исә соң гына йокыга китә алды.
Иртән аны Миргаязның абыйсы уятты. Габделнур аңа эшкә барасын әйтеп куйган иде.
Эштә Габделнурның кулдашы уртача буйлы, озын борынлы, кызгылт чырайлы, саргылт чәчле, узган ел гына армиядән кайткан Дөбәрис исемле егет иде. Кичке мәктәпнең тугызынчы классында укый, өйләнмәгән. Күрәсең, тиз генә камыт кияргә ашыкмас та, чөнки кызларны бик ярата. Аны да кызлар чит итмиләр, егет телгә оста, сөйләшә һәм сөйләштерә белә, һәрчак шат йөзле
— дөньяга ачу тотып, аннан зарланып йөрми.
Габделнурны ул бик хөрмәт итә, һәрчак сүзен тыңлый. Аның күп белүенә соклана, университетта укуы белән һәм шундый кешенең дусты булуы белән кызлар алдында горурлана.
Ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, эшен белеп, җиренә җиткереп башкаручы егетне төзү идарәсенең комсомол бюросы әгъзасы итеп тә сайлаганнар. Күрәсең, элекке офицер Митрохин тәкъдим иткәндер. Ул солдат шулпасы эчкән егетләрне җәмәгать эшенә бик теләп тарта.
Габделнур кулдашы Дөбәрис белән участокны әйләнеп чыкты һәм шулар ачыкланды: градирняга — чыгыр, бер корпуска — вибратор, бетон кабул итәргә күтәргечне тоташтырырга кирәк.
— Безгә мич кирәк, — диделәр буяучы кызлар, — туңабыз.
— Кая, үзем генә җылытыйм, — диде Дөбәрис һәм берсен биленнән эләктереп тә алды.
— Кит әле, — дигән булды училище бетереп кенә килгән яшь кыз, ә үзе,
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
21
кыланчыкланып, электрик абыйсының куенына ук керде. — Кара, җылы икән монда.
Кызлар көлештеләр, усал теллеләре чеметтереп алырга да күп сорамады:
— Арык бит ул.
— Кая аның җылысы булсын, яшь тә түгел.
— Габделнур абый әнә тик тора, үзенең карт егет икәнен белә...
Кыз сүзен әйтеп бетермәде, Габделнур анысын эләктереп алды, битеннән үбеп тә алды.
— Әбәү, үпте.
— Шаяра гына бит ул.
— Шутили, шутили, а потом появились дети, — диде бер телгә үткене.
— Аларга ирек куйсаң...
Кызлар чыр-чу килеп, егетләр бераз тел чарлаганнан соң аерылыштылар. Электриклар, чыгыр тоташтыргач, күрше участокка барып килделәр. Андагы коллегалары, бер телогрейка-бушлат аунап ята, дигән иде. Чөнки Габделнурга яңаны алганда, складка искене тапшырырга кирәк.
Аннары завод ашханәсенә юл тоттылар. Анда Габделнурның бер таныш кызы очрады һәм башын иеп китте. Аны күргәч, егет, кулларын бутый-бутый, юри кычкырып сөйләште.
Сүз бер моторист хакында иде.
— Аның хатыны үзеннән ике яшькә олы.
— Картрак икән, — диде Дөбәрис, әңгәмәне куертып, — бездә үзеңнән өч- дүрт яшькә яшьрәккә өйләнү гадәткә кергән...
Төшке аштан соң, тоташтыргыч һәм кабель күтәреп, күтәргеч янына киттеләр. Будкаларына кайтканда, аларны төзү идарәсенең энергетигы, дүрт ел флотта өйрәнгән гадәтенә тугрылыклы рәвештә аякларын киң итеп аерып баскан, кара куртка һәм фуражка кигән Сәгыйров көтеп тора иде. Ул үзе белән бер электрик та иярткән.
Алар машина белән алып килгән вибратор һәм трансформаторны бетон кабул ителәчәк корпуска илттеләр, тоташтырдылар.
Участок башлыгы чираттагы ялда иде, аның урынына калган прораб белән сөйләшеп тордылар. Күбрәк энергетик әңгәмә корды, егетләр кирәк чакта гына сүзгә кушылдылар.
Прораб белән сүзен тәмамлагач, Сәгыйров:
— Егетләр, сезгә бераз премия бар, — диде һәм аларны үзе белән конторга алып китте.
— Унтугыз сум гына икән, — диде Дөбәрис, ризасызлык белдергәндәй, аннары үзе үк үз күңелен күтәрде: — Ярый инде, бер сумы да җирдә ятмый бит. Бу атнада авылга кайтмакчы идем, күчтәнәч алырга җитәр.
Дөбәрис Тау ягы районнарының берсеннән иде. Ул өенә еш кайта: әтисе совхозда партия оешмасы секретаре икән, әнисе сыер савучы, икесе дә олы яшьтә. Дөбәрис хәрби хезмәттә чакта утын хәстәрен күрү, бәрәңге алу, печән чабу кебек эшләр энесе җилкәсендә булган. Ләкин, абыйсы кайтканчы, аны да армиягә алып куйганнар, шуңа күрә ул эшләгән эшләр Дөбәрискә калган.
Алар ягында, «бардымые», «кайттымые» дип сөйләшәләр икән. Егет авылдан килгәч, үзе дә сизмәстән шул сөйләмгә күчкәли.
Шуны истә тотып:
— Тагын тел бозып сөйләшерсең микән инде? — диде Габделнур, күз кысып.
Дөбәрис үпкәләмәде:
— Ю-ук, — диде, аннары үзе дә, руслар әйтмешли, таякның шул ук башы белән шул ук урынга төрттереп алды: — Кеше көлкесе — кешедән көлә, ди. Син үзең дә кыдыл бодаулар йөргән басудан түгелме соң?..
— Ярар, ярар, ул тиклем эчкә кермә. Замнём для ясности.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
22
...Егет күп укый. Иң яратканы — фантастика, детектив. Кино, театрга еш йөри, кызларга яттан шигырьләр укый.
Беркөнне, телефон рәтләгәндә, Габделнур аны чыбыкка җибәргән иде, бик озак торып килде, күрәсең, кызлар янында булгандыр. Ләкин алар сүзгә килмәделәр.
Тулай торакка кайткач, егетләр ашханәгә сугылдылар. Бераз ял иткәч, Габделнур уку белән юанды. Ул бүлмәдә берүзе генә. Миргаяз кибеткә чыгып китте, Сөмбәт күрше бүлмәдә, Шәмсун кайдадыр үз эшләре белән йөри булыр.
Озак та үтмәде, егетләр кайттылар. Кичәге солдат тиз генә бәрәңге пешерде.
Бүтәннәр кебек Габделнур тиз генә йоклап китә алмады, теге хәлне уйлап изаланды. Ул — яшь кеше, тәне төзәлер, ә менә җан ярасы... Бу арада аны гел бер уй борчып, бимазалап, күңеленә тынгы бирми йөдәтте: «Нигә теге зобанилар җәзасыз калырга тиеш әле?»
Әгәр син кемгәдер явызлык кылгансың икән, ул синең үзеңә үк авырлык китерердәй бер гамәл булып әйләнеп кайтырга тиештер бит. Пәм киресенчә: әгәр кешеләргә мәрхәмәтле булсаң, үзеңә дә игелек булып кайтыр. Моны кечкенәдән үк ишетеп, күңеленә сеңдереп үсте ул. Менә хәзер аңа карата этлек эшләделәр. Ә җәзасын аларга кем бирә? Теге дөньяда түгел, ә монда һәм хәзер үк. Нигә әле ул киң күңелле булып кыланырга тиеш ди? Бер даһи, Леонардо да Винчи булса кирәк, әйткән: «Кем явызлыкны җәзага хөкем итми, шул аның тормышка ашуына булышлык итә». Юк, егет аларга теләктәшлек итүче түгел!..
Вакыт табып, ул хастаханәгә барып күренде. Аның ярасын теккән табиб, башын җентекләп карап, хәл-әхвәлен, кәефен, ашау-эчү һәм эшен сораштыргач, укуы белән дә кызыксынды. Егеттән төпле, уңай җавап ишеткәч, ул канәгать калды.
— Борчылырлык урын юк, — диде, авыруның күзенә карап. — Төзәлә.
Егет, кайтышлый, үзенә таныш хәвефле урыннан үткәндә, як-ягына каранды. Өч катлы йортның подъезд төбендә салмыш бер адәм эскәмиядә утыра, янында хатын-кыз да бар. Ир-атка кушылып, ул да кычкырып-кычкырып сөйләшә, шаркылдап, урам яңгыратып көлә. Габделнур кинәт кенә туктап калды. Чөнки әлеге хатынның тавышында аңа таныш интонация-аһәң ишетелде кебек иде. Егетнең колагына аю басмаган, аз-маз музыка белән шөгыльләнгән кеше буларак, ул моны җиңел тоемлады. Әйе, шик юк, ачыргаланып кычкырган, ярдәм сораган тавыш бит бу!
Егет йөрәгенең еш-еш тибүен тойды, башына кан йөгергәндәй булды, бөтен барлыгы нәфрәт белән тулды һәм аңарда үч алу теләге туды. Әйе, ул боларны акылга утыртырга тиеш. Алар үз җинаятьләренең җәзасын күрергә тиеш. Ә ничек? Милиция, дусты Ирек ярдәме беләнме? Юк, аны катнаштыру кирәкмәстер. Чөнки нәкъ менә бу адәм Габделнурга сукканны, тимер торба белән тондырганны исбат итү кыен булачак. Бүлмәдәшләрне алып килсәң? Әлбәттә, егетләр каршы килмәсләр һәм тегене ярыйсы гына изәрләр дә иде. Кирәкми, эшнең зурга китүе ихтимал. Нишләргә соң? Йөрәге дөп-дөп типкән егет, ботинка табаны җилемгә ябышкандай, беркавым кузгалып китә алмыйча торды. Йә, нишләргә соң? Әгәр чукынып кына китегезсәнә дип кул селтәсәң, онытырга тырышсаң? Алай итү тегеләргә, ярар, киләчәктә дә шулай дәвам итегез, уңышлар телим дигән кебек була түгелме соң бу?
Язгы авыр болытлар астында, шыксыз кичтә гел бер үк караңгы уй аның бәгырен кимерде: «Ничек үчен кайтарырга?» Нәм, трамвайда тирбәлеп кайтканда, озак баш вата торгач, ул, ниһаять, ныклы бер карарга килде.
Шул карарын тормышка ашыру нияте белән Габделнур икенче көнне кич янә әлеге хәвефле урынга юнәлде. Өстендә эшкә йөри торган киң куртка, аның якасы күтәрелгән, эчке түш кесәсе беленер-беленмәс кабарыбрак тора, башында ак фуражка.
Ул, трамвайдан төшкәч, таныш юл белән югарыга таба менеп китте, аннары уңга борылды. Ни булса, шул булыр, дип, кичә тегеләр утырган подъездга таба атлады.
Бүген дә анда, эскәмиядә, тегеләр икәү утыра. Кычкырып сөйләшүләреннән, кул хәрәкәтләреннән салмыш икәнлекләре әллә каян күренеп-сизелеп тора.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
23
Габделнур исереккә салышты. Кирәк чакта артист та була белә ул. Алабугада аларны Мәскәүдә укып кайткан югары белемле режиссёр укытты, студентлар белән «Яшел эшләпә» дигән спектакль дә куйды. Билгеле, анда Габделнур да катнашты. Бергә укыган кайбер иптәшләре соңыннан хәтта профессиональ дәүләт театрына эшкә дә урнаштылар, чын артист булып киттеләр. Менә шул. Егет, аякларын чалыш-чолыш атлап, тегеләр каршына барып басты. Бер читтә үзенә таныш торба кисәген дә күреп алды. Әмма аны тануын һәм шуның аркасында ачуы кабаруын йөзенә чыгармады. Фәкать үзенең дөрес чамалавын гына аңлады.
— Сәлам, — диде ул тәкәллефсез генә. — Нәрсә каңгырап утырасыз?
Иске фуражка кигән башын аска иебрәк утырган ир-ат күзенең агы белән генә Габделнурга карады.
— Синең ни эшең бар? — диде ул төксе генә.
Аның өстендә иске телогрейка, тез башлары кабарып торган, гомерендә үтүк күрмәгән кара чалбар, аягында каптырмалары эләктерелмәгән «прощай» ботинкасы. Гәүдәсенә караганда, буе Габделнурдан чак кына калкурак булыр, җилкәләре дә шактый киң күренә, бөрешеп утырганга күрә үзе мескен кыяфәттә.
— Кореш, син нәрсә теш ыржайтасың? — диде Габделнур, телен көрмәкләндереп, аның төртмә сүзенә үпкәләгәнен дә белдерергә тырышып. — Мин сиңа бер начарлык та эшләмәдем бит әле.
Сакал-мыегы кырылмаган адәмнең чиртсәң кан чыгарлык кызгылт чыраена карап, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы биреп булыр иде; сул күзе төбендә «фонарь» бар, борыны җәлпәк.
— Яхшылык та эшләгәнең юк, — диде ул.
Бу юлы сәрхушнең тавышы баягыча ук дорфа чыкмады, чөнки каршында торган егетнең салмыш икәнен, ә тавышында ныклык, үз-үзенә ышанганлык барын искәрде булса кирәк. Алар халкы, үзләре башкисәр булганлыктан, кемнең куркак, кемнең үз тиңе икәнне тиз төшенә бит.
Сүзгә янында утырган хатын-кыз да кушыласы итте:
— Ие.
Анысы да, ике чабата — бер кием дигәндәй, төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы һәм кием-салымы белән янәшәсендәге адәмгә пар килердәй иде: аскы ирене күпереп зәңгәрләнеп-шәмәхәләнеп тора, күрәсең, шушы араларда гына берәр каты кулдан яхшы гына эләккән булса кирәк, эчә-эчә шешенеп бүртенгән битенә мул итеп сөрткән кызыл кершәне аның бизәнү серләрен бигүк белеп бетермәве яки кайчандыр белеп тә, инде күптән онытуы хакында сөйли. Башындагы кызыл береткасы да, өстендәге зәңгәр язгы-көзге пальтосы да таушалган-изелгән, аягындагы кыска кунычлы ак резина итеге дә тузган.
Габделнур, фәкать ир-атка гына мөрәҗәгать итүен сиздерү өчен, «син»гә басым ясады.
— Шеф, син зерә алай тупас сөйләшәсең. Мин синнән стакан гына сорамакчы идем. Ярый, хуш...
— Нигә ул сиңа? — диде ир кеше, стакан сүзен ишетүгә тагы да йомшый төшеп.
Хәзер инде Габделнур дилбегәне тулысынча үз кулына алды.
— Стакан белән нишлиләр инде? Син, фраер, бигрәк аңгыра икәнсең. Шешә бар. Бугазыннан эчәсе килми, — диде егет һәм, курткасын чишеп, эчке кесәсеннән башланмаган ярты чыгарды.
Тегеләрнең күзләре ялтырады, үзләренә җан керде, йөзләрендә елмаю галәмәте чагылды. Әүвәл ир-атның теле ачылды:
— Башта ук шулай диләр аны.
Хатын да сүз кыстырды:
— Ие.
Габделнур янә иргә карады:
— Сиңа да өлеш чыгарырмын. Кая, стаканың юкмы?
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
24
— Ә миңа? — диде хатын-кыз, еламсырап.
Ләкин аңа игътибар итүче булмады.
— Монда юк, — диде ир кеше һәм ярым борылып дәште: — Бар, алып чык.
— Бар үзең, — дип карышасы итте хатын аламасы, әллә торасы килмичә, әллә хәле юктан, әллә үзен кешегә санамауларына гарьләнеп.
— Нәрсә?! Ике әйттермә, юкса...
— Ярар, ярар.
— Ычкын!
Хатын көч-хәл белән, теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, чайкалды, әмма егылмады, теге адәмгә сиздермичә генә, аларны авыр хәлдән коткаручыга күз кысты, кыек авызы, чалыш иреннәре белән елмайды һәм, арт санын уйнаклатып, подъездга кереп китте.
— Утыр, — диде ир-ат, уң ягына ишарәләп һәм чак кына урыныннан күчте.
Беренче елны зеклар белән эшләве ярдәм итте: «Үз кеше» булуында шик калдырмас өчен һәм ныграк ышандыру теләге белән, Габделнур тәмамысы болар сөйләменә күчте:
— Не хрен, постою, — диде һәм аягүрә калды.
Чөнки егет хатынның ничәнче катта, кайсы фатирда яшәвен дә, күпме тоткарланасын да белми иде. Җитмәсә, вак кына яңгыр сибәли башлады. Шуңа күрә ул як-ягына каранып алды да:
— Синең акчаң төшкән, — дип, тегенең «прощай» ботинкасына ымлады.
Беркатлы бичара башын аска июгә, Габделнур күз ачып йомганчы аракыны башта сул кулына авыштырды, аннары уңы белән шешәне муеныннан тотты да хәмергә сусаган бәндәнең башына тондырды.
— Мә, хайван, эч!
Ташка таш бәрелгән кебек, тонык аваз чыгарып, шешә чәлпәрәмә килде. Пыяла ватыклары як-якка таралды, сыекчасы теге адәмнең фуражкасына, колак-муенына, түшенә-аркасына акты. Ә бу мизгелдә Габделнурны ай күрде, кояш алды — читкә ыргылды. Армия хезмәтендә занятиеләрдә һәм спорт ярышларында йөз метрга йөгергән чакларын исенә төшерде — ж,ан-фәрманга очты...
Фәкать караңгы тыкрыктан олы урамга чыккач кына, ул йөгерүеннән туктады, әмма, тиз-тиз атлап, тукталышка таба баруын дәвам итте. Сул яктан троллейбус килүен күрде, йөгерә-атлый, аңа сикереп менеп утырды.
Ярамаган эш эшләсә дә, күңелендә ниндидер канәгатьлек тойгысы барлыкка килде. Аның йөрәге ярсып тибә иде. Юк, бу куркудан түгел, арттан куып жңтәрләр дип шикләнүдән дә түгел. Моның булмасын ул анык белә.
Бераздан, кайта-кайтышка, сулуы тигезләнде, йөрәк тибеше акрынайды, кан кайнарлыгы сүрелде. Беренче минутларда үзенең егетлек күрсәтүе аңа ж,ан тынычлыгы китергән шикелле булды. Аракыга тотылган акчасы өчен дә уфтанмады, әле һаман сәрхуш белән әрепләшкәндәй әйтеп куйды: «Капланып киткере!» Әйе, кирәген бирде теге адәм актыгының, ләхәүләсен укытты, икенчеләй кешегә кул күтәрмәслек итте. Ләкин, троллейбус алга барган саен, бер тукталыштан икенчесенә күчкән саен, аның да күңеленә ятышсыз, ж,ан әрнеткеч уйлар килеп, фикер сөреше үзгәрә башлады. Дөрес эшләдеме соң ул? Нинди «олы» эш кырды соң ул, йә? Үзе дә үжәтлеге аркасында теге зобани роленә керде түгелме? Әгәр аңа торба белән кундырган кеше бу түгел, ә бүтән берәү булган булса? Димәк, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, нахакка кул күтәргән, явызлык күрсәткән була түгелме соң?! Ярар, теге кеше нәкъ үзе дә булды ди. Әгәр башы ярылып, жңргә егылып, аны каһәрләп ятса? Габделнур кебек бу да канга батса? Икесе дә бер калыптан — кан коючы-ж,ан кыючы булалар түгелме? Бүген-иртәгә югары белемле укытучы белгечлеге алып чыгасы кеше теге аңгыра сәрхуштән нәрсәсе белән аерыла соң? Нәм аның тәрбияче
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
25
сыйфатында мәктәп бусагасын атлап, балалар каршына барып басарга хакы булачакмы?.. Ә нишләргә иде соң? Кайсыдыр акыллы башның әйткәне хәтеренә төште: «Игелекле булырга тырышыгыз һәм сез яман эш кылырга сәләтсез икәнегезне күрерсез...» Әйтүе жңңел ул. Ә тормышта... Аһ бу уйлар... Нишләп гамьсез генә яши алмый икән ул?! Ятса — уй, торса — уй дигәндәй... Бар бит артык баш ватмыйча гына яшәүчеләр дә... Ә ул...
Шуңа күрә егет тулай торакка яуда жңнүче сыйфатында башын горур тотып түгел, ә кәефе кырылып, төшенке күңел белән, эшләгән чатак эшеннән разый булмыйча, аннан шатлык-куаныч тапмыйча, канәгатьсез кыяфәттә керде.
Әнә шундый каршылыклы уй-кичерешләрдән соң ул булып узган вакыйга хакында авыз чайкамаска, беркемгә дә белгертмәскә, иң якын дус-ишләре белән дә серен уртаклашмаска үз-үзенә сүз бирде. Хәер, ул үзе дә бу күңелсез вакыйга турында уйламаска, артык баш ватмаска тырышты, чөнки алда мөһим бурыч — практика узу тора иде.
...Ниһаять, бүген ул мәктәптән җиңел сулап, кош тоткандай шатланып чыкты: кулына директор, завуч һәм тарих укытучылары имзалаган белешмә алуга иреште. Алар практикантны һәрьяктан уңай бәяләгәннәр, димәк, тырышуы, йокысыз төннәр үткәрүе бушка булмаган.
3
Габделнур эштән кайтуга, вахтёр хатын аңа бер кәгазь кисәге тоттырды.
— Синең дустыңнан, — диде ул елмаеп һәм, егетне аптырашта калдырмас өчен, өстәүне кирәк тапты. — Милициядә эшләүче.
Фәлән ел ишек төбендә утырган бу апа карт егетләрнең (Габделнур белән Ирек Коллективная урамында яшәгәндә дә ул анда вахтёр иде) дус-ишләрен дә, йөргән кызларын да белеп тора иде.
— Рәхмәт, апа, — диде Габделнур һәм баскычтан күтәрелә башлауга ук дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәген ачты.
Язу рәвешеннән үк таныды — Иректән. «Картлач, вакытың булса, бүген кич җидедә «Маяк»та очрашыйк әле. Сөйләшәсе сүз бар. Ирек». Числосын да куйган.
Габделнур сәгатенә карап алды, тиз-тиз баскычтан күтәрелде, бүлмәсенә керде. Өйдә булган егетләр белән исәнләште, бер-ике сүз белән генә хәл-әхвәл белеште. Аннары яхшылап юынып керде, чиста киемнәр киеп, аска төшеп китте. Үз-үзенә, туйга барсаң, туеп бар, дип, гәрчә дусты ресторанга дәшсә дә, буфетта тамак ялгап алды. Восстание урамыннан җәяү генә өскә таба менеп китте.
Ирек граждански киемнән — костюм-чалбар, күлмәк, галстуктан, урамда аны көтеп тора иде инде. Гадәттәгечә җылы гына исәнләштеләр, эчкә уздылар, урнаштылар. Залда халык күп түгел, шулай да бер-ике өстәл янында ярыйсы гына «төшереп» алган ир-атлар кызып-кызып гәп куерталар. Талгын гына музыка агыла.
— Үзем заказ бирәм, — диде Ирек һәм, менюга күз салып алгач, тулы гәүдәле официант хатынга ашау-эчү ягыннан ни-нәрсә кирәген әйтте, як-ягына карап алды да аракы да китерергә кушты.
— Күп булмасмы? — дип елмаеп сорап куйды Габделнур.
— Җитсә.
Бер-ике авыз сүз белән генә бер-беренең эш-гамәлләре хакында белештеләр. Аннары Ирек, дустына туры карап, җитди генә әйтеп салды.
— Картлач, сөйләшәсе сүз бар иде.
— Тыңлыйм. Эштә берәр күңелсезлек килеп чыктымы әллә?
— Юк. Өйдә.
— Ничек?
— Шулай... Минем синнән дә якын кешем юк...
— Арттырма инде... Апаң, җизнәң...
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
26
— Юк, аларны тыкшындырасым килми. Аннары әти-әнигә тишелә, алар борчыла. Пока ишетелмәсен. Җайлап кына белгертермен әле.
— Үзең беләсең инде.
Ул арада официантка шешә, чәркә-фужерлар, кабымлык китерде. Берәрне каплагач, дусты сүз башлады.
Элек ут янып торган елтыр күзле, шат йөзле Ирек хәзер ничектер сүлпәнләнгән, ябыккан, өметсезлеккә үк бирелмәсә дә, юл чатында югалып калган ничарадан бичара кешедәй күренә. Гәүдәсе курачланган.
Ирек бәйнә-бәйнә үз хәлен, соңгы бер-ике елда башыннан үткәннәрне сөйләргә кереште.
Габделнур аны бүлдермәскә тырышып тыңлады. Ара-тирә салгалап, капкалап алганда гына Ирек тынып тора иде. Җан ачысы белән сөйләнгән өзек-өзек вакыйгалардан аның Фәнирә белән өйләнешкәннән соң башланган гаилә тормышы бөтен тулылыгы белән Габделнурның күз алдына килеп басты. Әйе, юкка гына, кеше күңеле — караңгы төн, димиләр шул. Моңарчы Ирекнең, гәрчә сирәк-мирәк очрашсалар да, гаилә хәлләре хакында авыз чайкаганы юк иде. Ул мәсьәләдә ир-ат халкы хатын-кыз кебек җәелеп китми бит, үз эченә җыя. Шуңа күрә Габделнур күп нәрсәдән хәбәрдар түгел, дусты сөйләгәннәр аның өчен яңалык, кайберләре хәтта гайре табигый хәл иде.
Күрәсең, «чуан» шулкадәр зурайган, тулышкан — тишелер дәрәҗәгә җиткән... Менә нинди иде дустының хәле.
...Ирек эштән кайтты, чишенде, юынды һәм, ашау өмет итеп, кухняда өстәл янына утырды.
Бу фатирны өйләнер алдыннан, аңа элек төзү идарәсендә бергә эшләгән таныш балта остасы табып бирде. Хуҗалары, ирле-хатынлы, ике елга Монголиягә командировкага китәселәр, балаларын авылга әти-әниләренә кайтарасылар, ә фатир — буш каласы.
Ирек, кайчандыр әбисе авызыннан ишеткән, ир хәстәрле булса, хатын калфаклы була, дигән сүзләрне истә тотып, бик тиз риза булды, тегеләр әйткән хакны да сатулашмады, чисталык, тәртип булачагына да ышандырды. Фатир хуҗалары да, егетнең милиция бүлегендә эшләүче икәнен белгәч, бик теләп ризалаштылар. Вакытлыча, үзенә хезмәт урыныннан берәр торак биргәнче яшәп торырга бик кулай иде бер бүлмәле, бөтен уңайлыклары, җиһаз-фәләне булган бу фатир.
— Кая, нәрсәң белән сыйлыйсың? — диде ул хатынына ягымлы гына. — Ачыктым. Нәрсәң бар?
Фәнирә төксе генә:
— Бернәрсәм дә юк, — диде. — Әнә, үзең пешер дә аша.
— Ничек?
Ирек аптырап китте, әле моңарчы хатынының болай сансызлык күрсәткәне, тупас кыланганы юк иде. Фәнирә янә дорфа эндәште.
— Мин эштә дә көнозын плитә янында торам...
Ирек гозерен кабатламады, сүзне зурга җибәрмәде, үзенчә фикер йөртеп, болайрак нәтиҗә ясады: «Авырлы бит, хатын-кызның холкы үзгәрә дип әйтәләр иде, дөрес икән».
Хатыны кухнядан чыгып ук китте. Ирек аптырап тормады (солдатта булган егет бит), тиз генә йомырка кыздырды, чәй кайнатты. Фәнирәне дә табынга дәште, ләкин анысы диваннан кузгалмады, телевизорга багынды, иренә борылып та карамады.
Ирек үзенчә, хатынының бу холыксызлануы вакытлы гынадыр, дип уйлады, көзге төннең томаны иртән кояш чыгуга таралган кебек, озакка бармас дип өметләнде. Кызганычка каршы, бу хәл еш кабатланды. Хатыны көннән-көн тупасланды, авызыннан аракы исе килгән чаклар да булгалады. Кайчагында Фәнирә эшеннән коры-сары алып кайта, ләкин Ирекнең каты-коты белән генә тамагы туймый, кайнар аш та тансыклый. Шуңа күрә үзенә пешерергә туры килә иде. Ничек кенә кәефе
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
27
кырылмасын, ул хатынына авыр сүз әйтмәскә тырышты (кая анда кайберәүләр кебек кул күтәрү).
...Фәнирә, эштән кайткач, иреннән уңайсызланган сыман тоелды, чишенгәндә тәнен дә күрсәтмәскә тырышты.
Ирек соңынтын белде: ул авариягә эләккән икән, директорның «Волга»сында булган бу хәл. Моны ул таныш милиционерлардан ишетте: хатынының фамилиясен, исемен әйттеләр. Кая барган, нишләгән? Төпченде, сорашты хатыныннан, әмма анык җавап ала алмады.
— Эш белән бардык, — диюдән ары узмады Фәнирә. Шуннан Ирекнең башына шик төште.
...Фәнирә тиктомалга сүз башлады.
— Бүген директорны бер хатын белән тоттылар.
— Ничек? — дип сорады Ирек.
— Директор аны бүлмәсенә чакырган да... эшкә дә керешкәннәр... Рестораннар трестыннан берәү килгән булган, шул өсләренә килеп кергән... Белмим, ничек алай оплошность җибәргәндер директор, ул ишеген бикли торган иде...
Фәнирә сөйли дә сөйли, күрәсең, бүген дә бераз «капкан» булырга тиеш. Ә Ирек аның: «...ишеген бикли торган иде», — дигән сүзләреннән зиһенен җыя алмыйча утыра. Димәк... Ләкин ул дәшмәде, үзенең «мөгезле» ир икәнен тою аңа шулкадәр гарьлек иде, бу хурлыктан җир тишегенә керердәй булды. Ачу тулы күзләре белән хатынына карады, аннан-моннан капкалады да, бүлмәгә чыгып, кулына китап алды..
...Икенче вакыт Фәнирә (теләр-теләмәс кенә, бик иренеп кенә) аның эчке киемнәрен юганда:
— Хәзер ирләр мондый трусик кимиләр инде, — дип ычкындырды. Ә Ирекнеке гап-гади кара сатиннан иде.
Ул, артык сүз куертмас өчен, уен-көлкегә борды.
— Әнә, цирктагы клоуннар кия торган чуарны ал.
Юморны аңламыйча:
— Акча юк, — диде хатыны дорфа гына.
Ирек аптырады: ничек акча юк, әле кайчан гына хезмәт хакы алып кайтып шкафка куйды бит. Хатыны югында шкафны ачып караса — акчадан җилләр искән. Ә Фәнирәнең муенында шушы арада гына яңа алтын чылбыр пәйда булган иде. «Алай икән, — дип кенә куйды ир кеше. — Узган айда затлы күлмәк алган иде...»
...Ирек хезмәтендә йомыш төшеп, хатыны эшләгән ресторанга якын гына бер оешмада булгач, ул, Фәнирәне дә алып китәрмен дип (аның эше бетәргә тиеш иде инде), арт ишектән ресторанга керде һәм ак башлыклы бер хатынга мөрәҗәгать итте.
— Фаяны чакырыгыз әле.
— Китте бугай ул, — диде пешекче.
Боларның сөйләшүен ишетеп торган икенче хатын:
— Хуҗа янындадыр, аның күңелен күрмичә китмәс, — дип теленә салынды.
Беренче пешекче тегеңә ачу белән карады, күз кысты, башын селкеде.
— Синнән сораган кеше юк, бар, эшеңдә бул, — дип усал гына дәште. Икенчесе, һи, дип, авыз кыйшайтып, китеп барды.
— Хәзер, көтеп торыгыз, — диде пешекче хатын Иреккә һәм китеп барды.
Ирек түзмәде, аның артыннан атлады. Хатын аны күрми иде. Ул директор бүлмәсенең ишеген шакыды. Ләкин шакуы радистлар куллана торган Морзе әлифбасын хәтерләтте: ике тапкыр кага да, пауза ясап, янә бөгәрләнгән урта
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
бармак сырты белән берне бәреп ала. Ул шулай ике мәртәбә кабатлады. Ишек ачылмады. Хатын артына борылды, Ирекне күреп, бермәл каушап калды, аннары бик тиз үзен кулга алды.
— Гафу итегез, анда бер кеше дә юк икән, Фая кайтып киткәндер, — диде кын.гыр эш өстендә тотылган кешедәй юаш кына.
Кырык-кырык биш яшьләрдәге бу хатын директормын ышанычлы кешесе яисә туганыдыр, ахрысы.
...Ирек нидер эзләгәндә шифоньер артына күз салды һәм... сискәнеп китте: анда сидеккә-букка каткан бала чүпрәкләре аунап ята иде. Димәк, бер яше тулуга имидән аерып, баласын авылына кайтарып ташлагач, хатыны аларны юмыйча шунда тотып аткан. Ирек чүпрәкләрне юып, балконга элеп куйды.
Хатыны эштән кайтты. Исәнме-саумы юк, ул серванттагы аракы шешәсенә үрелде.
— Син нишлисен?
— Нишләсәм дә эшләрмен. Анда синен ни эшен бар?
— Нәрсә? Бир! — Ирек хатыны кулыннан шешәне тартып алды. — Утыр!
— Йә, утырдым. — Хатыны диванга чүңкәйде. — Шуннан?..
Ирек, бәлки яхшылык белән әйткәнне анлар дип, тавышын күтәрмичә генә үгет-нәсихәт бирмәкче иде. Ләкин бик тиз сүзгә килделәр, ызгыш купты. Фәнирә пәрмә-пәр талаша башлады, ярсыды, сүгенүгә үк күчте, чөнки салмыш иде.
Ирек тә җавапсыз калмады, хатынын бик каты әрләде һәм ахырда:
— Син мине генә түгел, баланы да юньләп карамыйсын! — диде.
— Нәрсә булган?
— Шифоньер арты тулы бала чүпрәге.
— Әллә кулын калдымы? Әнә, юып куйгансын бит, — дип Фәнирә балконга таба ымлады.
— Оятсыз! Мин сине бүген үк ташлап чыгып китәр идем...
— Куркыттым.! Кит!
— Балам гына жәл...
— Жәлләмә! Ул синен балан түгел!
— Ә?!
Хатын исенә килде, ләкин сон иде инде. Әйтәсе сүз әйтелгән. Ул тегеләй- болай боргалана башлады.
— Мин... син тапкан бала түгел, минеке дип әйтәсе идем... Аны мин тугыз ай корсакта йөрткән бит...
Ләкин Ирек анын аклануын тындамый иде инде. Фәнирәнен: «...синен балан түгел!» — дигән сүзләре аны тәмам ярсытты.
— Син кияүгә чыкканчы ук, Шекспирнын Гертрудасы кебек, егетләрне алмаштырып торгансын, алар астына яткансын... Мин сине әллә туктарсынмы дип уйлаган идем. Ә син һаман игә килмисен, сина һаман җитми икән... Шлюха!
— Кадерлем, мин...
Ирек: «Бу хайванга ник тел әрәм итәм сон?!» — дип, ишекне шапылдатып ябып, урамга чыгып китте. Аңа бу өйдә һава җитми, йөрәге дөп-дөп тибә, бәгырен корт кимерә; хатынына булган ачуы балага да күчте. Димәк... «Аптырый идем аны: хатын кара чәчле, минеке дә кап-кара, ә кыз сары чәчле...» Ул еш кына, ни өчен бу балага күнелем тартылмый, салкынлык тоям, дип пошына иде. Хәзер генә анына барып җитте: үз каны булмаганга шул халәтне кичергәндер...
Бүген Габделнур белән кинәш-табыш итү өчен очрашты. Ана бер бушанып алу да кирәк иде. Икесе ике җирдә эшләсәләр дә, әллә нигә бер 28
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
29
күрешсәләр дә, Габделнур аның өчен әле дә үз туганыдай якын кеше, серен чишәрдәй, күңел түрендәген ачып салырдай бүтән якын дусты юк. Ә күңел тулып ашты, эче тулы ут.
— Менә шундый хәлләр, картлач, — диде Ирек, ачынып.
— Әйе, шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр, дип кенә котылып булмый, — диде Габделнур, аптырап һәм дустының хәленә кереп. — Эшләр зурга киткән икән шул.
— Әйдә, тотып куйыйк, нәфсең булса, тагын заказать итәм.
— Бәлки, җитәр? Үзеңә кара.
Рюмкаларны бушаткач, Ирек янә телгә килде.
— Үзеннән котылырга кирәк, шунсыз булмый. Йә кызулык белән берәр хәтәр эш эшләп ташлармын, башны төрмәдә черетер.
— Ну, анысын уеңа да китермә!
— Килә шул.
— Кызлар бетмәгән.
— Син хаклы булып чыктың, дускай. Хәтерлисеңме, мин Фәнирәгә өйләнер алдыннан: «Хатын-кыз икене татыса, аның өченчедә дә нәфесе булачак»,
— дигән идең. Мине кисәткән идең. Ә мин сүзеңә колак салмадым, ярата идем шул.
— Да, күңелле хәл түгел. Тормышыңның җимерелүе начар. Яңабаштан гаилә корырга туры киләчәк...
Алар әле тагын беркавым сөйләшеп-киңәшеп утырдылар, янә бер-ике рюмка тоттылар, тик хәмер берсенең дә башына китмәде. Чөнки сөйләшү — кысыр көеккә көю генә түгел, алда җитдирәк мәсьәләләр куера, аларны хәл итәсе бар
— тормыш дигән олы дәрьяны кичү хакында иде уйлары...
...Ирек Фәнирә белән булган очрашуларны, ике арадагы сөйләшүләрне, корылган әңгәмәләрне кат-кат уеннан кичерде. Егет үзен нарат агачы дип белеп, кызгылт көрән төскә буялган калай торбаны чукыган тукран кебегрәк хис итте (бервакыт ул шундый күренешкә тап булган иде). Кызның елау-сыктауларын исенә төшерде. Бавыры бала басмаган булып кыланды бит.
Ирек һич аңламый һәм: «Нүжәли мин шулкадәр беркатлы булдым икән?
— дип аптырый иде. — Әллә ул шултикле оста артистка булдымы? Үзешчән сәнгатьтә катнашкан бит. Алай дисәң, күз яшьләре чын кебек тоелды. Авырлы чакта гына яисә бала тапкач кына үзгәрдеме холык-фигыле, әллә электән шулай калыпланган идеме? Дөрес, алдашуын сизде сизүен, ләкин ялганын тотканын үзенә әйтмәде. Бәлки, шул чакта ук тәртәне кирегә борасы булгандыр?» Хәтеренә уелып калган сүзләре, бигрәк тә, бала яратам, диюләре... Ә чынында... Хәер, егетнең үзен дә ярата иде шикелле... Әллә ул мавыгу гына булганмы? Шулайдыр. Чын ярату булмагандыр.
Әйе, Ирек хаклы иде.
Җәй көне, яңгыр яугач, урамда күлдәвекләр хасил була. Ләкин, кояш чыгып, җир өстен кыздыра башлагач, алар кибә. Әгәр чын мәхәббәт булмыйча, вакытлы мавыгу гына икән, аның гомере кыска — яңгырдан соң барлыкка килгән күлдәвек корыган кебек, ул да юкка чыга..
4
Кешеләр арасында үзара мөнәсәбәт шулайрак та була: әйтик, берәүне еллар буе беләсең кебек, ә менә аның үзенә генә хас нинди сыйфатлары бар, дип сорасалар, тәгаен генә берни дә әйтә алмыйсың, югалып каласың; ә кайсыбер кешене бер күрүдә үк истә калдырасың — ул үзенчәлекле яклары белән бүтәннәрдән аерылып тора кебек.
Габделнур өчен Шәйгазамов Солтангир Габсалихович та әнә шул икенче төркемгә керәдер, мөгаен, чөнки ул — шәхес. Киеме дә, сөйләме дә — барысы да фәкать аныкы гына.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
30
Озын буйлы, зур башында тигез ятып торган сирәк ак чәчле Шәйгазамов һәрвакыт әйбәт костюм-чалбардан булыр, ак күлмәк һәм галстуксыз күзгә дә чалынганы юк; көрән кысалы, калын пыялалы күзлеге дә һәрчак үз урынында
— туры озын борыны өстендә. Аның пиджагының түшендә, сул якта, дүрт рәт орден-медаль планкалары ялтырап тора, һәр рәттә — дүртәр, димәк, җәмгысы
— уналты. Габделнур аларның ниндирәк дәүләт бүләкләре икәнлеген белеп бетерми, ләкин берсен чамалый: «Кызыл Йолдыз» ордены. Әтисенеке дә бар иде. Димәк, әгәр абзый солдат-офицер халкы арасында иң дәрәҗәлеләрдән саналган бүләккә лаек булган икән — сугышта үз-үзен аямаган.
Габделнур күзенә чалынган ул орденның үзенә күрә тарихы да бар. Гаярь солдат Шәйгазамовка бу бүләкне июль ахырында дәүләт башлыгы (юридик яктан шулай саналса да, чынлыкта илгә Сталин хуҗа иде) — кәҗә сакаллы «Бөтенсоюз староста»сы Калинин бабай үзе тапшырды. Чөнки сугышның беренче айларында батырлык күрсәткән солдатлар һәм офицерлар бүләкне, Мәскәүгә барып, Кремльдә алырга тиеш иделәр. Берникадәр вакыттан соң моның мәгънәсезлек икәне аңлашылды һәм бүләкләү үзе СССР Югары Советы Президиумы исеменнән булса да, орден-медальләрне дивизия һәм полк командирлары гына тапшыра башлады. Дөрес, исемлек үзәк газеталарда тулысынча басыла килде. Аена егерме ике сум акча алган пехотачы солдатка немец танкын юк иткән өчен мең сум бирәләр, баштагы чорда орденга да өстәмә түләү каралган була. Ләкин Солтангир һәм аның иптәшләре орден һәм акча өчен түгел, ә Ватан өчен, Советлар Союзын басып алырга ажгырып килгән фашистлардан илне азат итү өчен үз-үзләрен аямыйча сугыштылар.
Шәйгазамов һәркем белән — гади ташчыдан алып идарә башлыгына кадәр — үзен бик иркен тотып сөйләшә, чөнки аңа шәхсән үзе өчен берни дә кирәкми: бүтән оешмада намус белән эшләп алган иркен фатиры бар, ул- кызлары үсеп җиткән — балалар бакчасына чиратта тормый, шәһәр читендә дача корасы юк — төзелештән очсызрак бәягә такта-кирпеч юнәтергә дип, участок башлыкларына ялынычы төшми. Шунлыктан прораб-мастерлар алдында ялагайлануны белмәгән техника куркынычсызлыгы инженерыннан барысы да шөлләп торалар.
Шәйгазамов — югары белемле инженер, үз эшен биш бармагы кебек белә, ләкин беркайчан да карьера ясарга омтылмады, артыгын күтәрмәделәр дә, чөнки партиягә кермәде. Кыстап карамадылар түгел, кыстадылар, әмма ул үз фикереннән кайтмады — җайлап кына баш тарта килде. Соңгы елларда инде аңа мөрәҗәгать итүче дә булмады. Чөнки фирка әгъзасы булырга атлыгып торучы инженер-техник хезмәткәрләр болай да буа буарлык иде. Ә аның партиягә кермәвенең үзенә күрә сәбәбе бар иде: авыл мулласы булган әтисен утыз җиденче елны алып китеп каядыр олактырдылар. Авыл куштаннары — активистлар ярдәмендә эшләнгән бу фаҗигане ул беркайчан да кичерә, газиз атасын кышкы буранда соңгы тапкыр күрүен һич кенә дә оныта алмады.
Әмма сугыш башлангач, повестка көтеп ятмады ул, егерме өченче июньдә үк үз теләге белән фронтка китте, чөнки болай фаразлады: әгәр фашист Мәскәүне алса, Идел буена да килеп җитәчәк. Ул — ир-егет, Илен, Ватанын сакларга тиеш, гәрчә бу ил аны ятим итсә дә, чөнки аның бүтән Ватаны юк. Әгәр немец илне яулап алса, бөтен халык колга әйләнәчәк, тарихта моның мисаллары меңләгән. Әйе, аларга Мәскәүне алу гына кирәк, аннан инде юл ачыла — кайчандыр, Казан ханлыгы җиңелгәч, Хаҗитарханга һәм Себергә юл ачылган кебек. Буйсынган илнең халкы беркайчан да басып алучылар белән бертигез хокукта була алмый, ул кол хәлендә яшәргә дучар ителә, икеләтә буйсындырылса, ул кавем икеләтә колга әверелә. Анлык кына зиһене бар иде Шәйгазамовның, чөнки бу төшенчәләрне аңа әтисе кечкенәдән үк сеңдереп килде. Илнең эше ир муенында, ирнең эше ил муенында, дигәнне дә аңардан отып калды. Мулла абзыйның китап шүрлегендә дини басмалар белән янәшә дөньяви китаплар да байтак иде. Шуңа күрә старшина Шәйгазамов, берничә тапкыр яраланса да, фашист ләгыйньнәрне үз өнендә — Берлинда тончыктырмыйча иленә кайтмады.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
31
Зур ихтыяр көченә ия булган Шәйгазамов һәркайчан үз фикерен турыдан ярып сала һәм аны алга сөрә, нинди киңәшмә-җыелышлар булуына һәм аларда кемнәр катнашуына карамастан, төзелештәге гаеп-кыекны ачыктан-ачык әйтеп бирә иде. Шуңа күрә аны идарә башлыгы да, баш инженер да өнәп бетермиләр. Ләкин төзүчеләрнең эш урыннарында — участокларда тиешле тәртип урнаштыру өчен җан атып йөрүен белгәнгә күрә түзәләр, аңа тел-теш тидермиләр. Бигрәк тә баш инженер (гәрчә ул моны күрсәтмәскә тырышса да) һичкем алдында тәлинкә тота белмәүче хезмәткәрне хәтта хөрмәт итә иде. Чөнки объектларда хәвеф-хәтәр булса, таякның юан башы аңа төшә бит.
Участокларда йөргәндә, гадәләтле, әмма бик таләпчән Шәйгазамов мастер-прораблар һәм бригадирлар белән пәрмә-пәр талаша (ләкин сүгенми), җитешсезлек күрсә, — балтасының сабы бик кыска, — акт төзеп, аларны штрафка тарттырырга да күп сорамый. Шуңа күрә бүтән төзү идарәләрендә еш була торган бәла-каза монда сирәк күренеш. Дөрес, биредә дә бөтенесе дә ал да гөл түгел, әмма аларның күпчелеге техника куркынычсызлыгы мәсьәләсенә игътибар җитмәүдән түгел, ә төзүчеләрнең үзләренең ваемсызлыгы, башбаштаклыгы яисә эш вакытында авызларына хәмер кабудан, нәфесләрен тыя алмаудан килеп чыга иде.
Шәйгазамовның тагын бер ягын искәрткән иде Габделнур: абзый татарлар белән һәрчак ана телендә сөйләшә, кайвакыт русча фамилияләрне юри татарчага әйләндереп тә әйтә иде.
Беренче елны, ул эшләгән участокка килгәч, инженер, электрик егеттән саф татарча:
— Прораб Казов үзендәме? — дип сорады.
Эшкә кергәндә аның бу гадәтен белмәгән Габделнур аптырашта калды:
— Бездә андый фамилияле прораб юк бит.
Абзый, көлеп:
— Син гусьның татарча каз икәнен белмисеңме әллә? — диде.
Икенче вакыт ул мастер Зайцевны Куянов дип, прораб Бородинны Сакалов дип сорады. Беренче карашка кырыс, хәтта усал ук дип әйтерлек менә шушы, кем әйтмешли, тояк суы эчкән кеше, ни хикмәттер, Габделнурны якын итте, олы башын кече итеп, күргән саен укуы, тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Егет моны абзыйның кайчандыр нефть чыккан якларда эшләве, аны якташ сыманрак үз итүе (гәрчә тумышы белән Шәйгазамов бүтән төбәктән булса да) дип аңлады. Ләкин ул соңрак моның төбе бүтәндә, тирәндәрәк — аның тарих бүлегендә укуы икәненә төшенде.
Бүген дә Шәйгазамов, конторда Габделнурны күргәч, егетнең сәламләвенә җавап итеп, әүвәл кул биреп исәнләште һәм укуы белән кызыксынды.
— Габделнур, син ничәнче курста әле, дүрттәме, биштәме?
Гәрчә абзый бу сорауны беренче мәртәбә генә бирмәсә дә, үзеннән өлкәннәргә каты бәрелергә күнекмәгән егет төгәл җавап кайтарды. «Олы кеше бит, бәлки, оныткандыр, — дип уйлады ул. — Әллә юри сорыймы?»
Бәләкәй чакта бер агай, аны урамда күргән саен туктатып, һаман:
— Син кем малае әле? — дип сорый торган иде.
Габделнур үзенең кем баласы икәнен, әтисенең исемен әйтә:
— Галләм малае!
Шуннан агай:
— И олы тел, ул синең яшьтәшеңме әллә, Галләм абый, дип әйт, — ди дә мәзәгеннән тәм табып, мыек астыннан гына елмаеп китеп бара.
Ә Габделнур аның артыннан:
— Әти кеше абый булмый инде, — дип кычкырып кала иде.
Шәйгазамов Габделнурны бүлмәсенә дәште. Солтангир Габсалиховичның эш урыны конторның беренче катында урнашкан җыйнак кына бүлмәдән гыйбарәт иде. Ике өстәл, сейф, урындыктан тыш монда пыялалы шкафлар да бар, аларның
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
32
киштәләре төрле-төрле китаплар, брошюралар белән тулы. Диварларда куркынычсызлык кагыйдәләре язылган рәсемле плакатлар эленеп тора. Бер генә булса да, тәрәзәсе зур, бүлмә эче, хуҗасының йөзе кебек якты.
— Утыр, — диде хуҗа, егеткә урын күрсәтеп.
— Рәхмәт!
— Син тартмыйсың бугай?
— Юк.
— Бик әйбәт. Мин дә ул агуны йотудан азат. Чәй эчмисеңме?
— Юк, Солтангир абый, рәхмәт!
Шәйгазамов күзлеген салды, аны дүртпочмаклап бөкләгән ап-ак кулъяулыгы белән чистартып, яңадан борын өстенә элде. Аның борыны шактый мулдан — тотрыклы, кашлары салына башлаган, күзләре ягымлы, чиста итеп кырынган яңаклары эчкә батмаган, әмма бик тулышып та тормый, куллары зур, ул — эре сөякле, яше шактый булса да, энергиясе ташып торган ир кеше.
— Сезгә нинди фәннәр керә соң? — дип сорады ул.
— Байтак. Күпчелеге — тарих.
— Алай икән. Алтын Урда, Казан ханлыгы, Болгар дәүләте турында мәгълүмат бирәләрме соң?
— Юк.
— Үзебезнең тарих бөтенләй керми икән, алайса, сезгә.
— «Татария тарихы» дигәне булды, икенче курста.
— Шуның белән вәссәламмы? Анысы да ялган тарих.
— Ничек? Китапны укып тапшырдык.
— Һәй, энекәш, кәгазь барысын да күтәрә ул: чынын да, ялганын да. Ә сез укыган китапта чын дөресе бик аз. Аны бит, минут саен Мәскәү ягына карый- карый, «өлкән абзый» ни әйтер икән дип, калтырана-калтырана язганнар. Без бит куркытылган халык... Юкса безнең халыкның тарихы әллә кайларга барып тоташа, безгә аны күрсәтмиләр, белгертмиләр генә. Һаман шул бер балык башы: «татар-монгол игосы». Имеш, ул урыс халкына фәкать начарлык, яманлык кына алып килгән, имеш, алар вәхшиләр, варварлар булганнар. Алайга китсә, шундый артта калган халык ничек ярты Европаны яулап алгандыр?! Әле тикшереп карарга кирәк: кем яланаяк яисә чабата киеп йөргән дә, кем күн итек киеп йөргән?! Бөтен дөньяга данлыклы болгар күне каян килеп чыккан соң ул?! Урыс дәүләте оешуга кем булышкан?..
— Кем? — дип сорады Габделнур, абзыйның тарих төпкелләренә үк төшеп «лекция» укуына шаккатып.
— Алтын Урда дәүләте булышкан. Анда дәүләтчелек чын мәгънәсендә чәчәк аткан, аның бөтен атрибутлары булган, дин иреге хөкем сөргән, шәһәрләрендә
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
мәчетләр генә түгел, чиркәүләр дә эшләп торган, әллә ничә төрле милләт халкы яшәгән... анда гыйлемлек нык алга киткән...
Шәйгазамов шулхәтле тирәнгә кереп китте ки, үзен студентлар белән тулы аудиториядә хис иткән профессор кебек, фикер агышын туктата алмыйча сөйли дә сөйли. Чөнки аны күңел биреп, аңларга тырышып тыңлаучы бар. Берәү генә булса да... Ул бит белгәннәрен теләсә кайда кычкырып йөри алмый, ә монда, бүлмәсе кысан булса да, иркенлек, хөрлек.
— Әнә шулар Болгарда, Казанда дәвам ителгән... Синең Мәскәүдә булганың бармы?
— Әйе, армиядә чакта, мине партиягә дә шунда алдылар.
— Кремль тирәсендә Василий Блаженный соборын күрдеңме?
— Әйе, — диде егет һәм елмаеп куйды.
— Нигә көләсең? — дип сорады Шәйгазамов, аптыраган кыяфәттә егеткә карап.
Габделнур үзе белән булган хәлне сөйләп бирде. Экскурсовод «бу собор Казанны жңңү хөрмәтенә төзелгән» дигәч, үзенең «жңңү түгел, ә басып алу хөрмәтенә» дип каршы төшүен һәм шуннан соң беларус егете өлкән сержантның (аларны Мәскәүгә алып килүче) бу хәтәр урыннан аларны тизрәк алып китүен әйтте.
— Ә син аның Казаннан сүтеп алып киткән мәчет икәнен беләсеңме?
— Юк.
— 1812 елда Наполеон Мәскәүгә керә бит.
— Әйе.
— Кремль янына килә һәм Василий Блаженный храмын күргәч әйтә: «Бу нинди мәчет?!» — ди. Ул инде күп илләрне-жңрләрне гизгән кеше, мәчет белән чиркәү бинасын аера, таный белгәндер...
— Әйе, дөньяны байтак гизгән, — диде егет, өлкән абыйсының сүзен раслап. — Африкага хәтле барып жңткән. Әле анда барыр алдыннан солдатларның сәламәтлеген кайгырткан — ике йөз мең кара күзлек хәстәрләтеп куйган. Чөнки тегендә кояш мәрхәмәтсез кыздыра бит.
Шәйгазамов өчен монысы яңалык булса да, ул үзенең татар халкына кагылышлы мәгълүматлары белән уртаклашасы килүен сиздерде. Чөнки аңа төзү идарәсендә дә, өендә дә, гомумән, ул аралашкан даирәдә бу мәсьәлә хакында фикердәш юк иде. Сүз катар кеше очраса да, әңгәмә озакка бармый — өзелә. Беренчедән, күбесенең белем ягы такыр, икенчедән, һәрберсе тирә-ягына каранып яшәргә гадәтләнгән, ялгыш сүз ычкындырудан куркытып тәрбияләнгән иде. Ә Габделнурны, тарих бүлегендә укыган студентны, сөйләшеп-аралашырдай тиң кеше итеп, үз күрә. Шунысы да бар: яшь кеше буларак, аның күңеленә курку-өркү кереп ояламаган, шик-шөбһә салынмаган. Моны Шәйгазамов беренче очрашудан ук төшенде, теләсә кайда тел озайтып йөрмәячәгенә дә ышана иде.
— Татарлар, монголлар турында Рәшид-эд-диннең язмалары бар. Ул үзе яһүд кешесе, ислам динен кабул иткән һәм монголлар тарихын язып калдырган. Монгол тарихы дигәнне татарлар тарихы дип тә аңларга кирәк. Чөнки Чыңгыз ханның бабасы татарлар белән сугышта үтерелә.
— Ничек, безнең бабайлар анда ук барып чыкканнармыни?
— Бармаган. Алар хәзерге Кытай, Монголия территорияләрендә яшәгән. Сахалин утравы белән Олы жңр арасында Татар бугазы бар. Ул исем бит аңа кичә-бүген генә бирелмәгән, борынгыдан калган.
— Солтангир абый, ә без ничек монда килеп чыкканбыз соң?
— Анысы үзе бер тарих... Аларның кая хәтле яу чапканын беләсеңдер... ә биредә безнең икенче борынгы бабаларыбыз — болгарлар яшәгән.
2. «К. У.» №9
33
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
34
— Без ике халыктанмыни?
— Әйе.
— Мичурин бабай тәҗрибә үткәргән шикелле икән...
— Юк, киресенчә. Аның бер тамырда ике агачы җимеш бирә, ә без ике агачтан бергә әйләнгәнбез. Татар исеме өстенлек алган. Ә Болгар дәүләтенең тарихын Әхмәд ибне Фадлан язып калдырган.
— Анысы кем?
— Тугыз йөз егерме икенче елны Ирак хәлифәтеннән бирегә Багдад илчелеге килә, аның секретаре Әхмәд ибне Фадлан юлда күргән-белгәннәрен язып барган.
Габделнур өчен болар яңалык иде, әлбәттә. Ә Шәйгазамов боларны каян белә икән соң? Сораштыра-сөйләшә торгач, егет шуны ачыклады: аның туганнан туган абыйсы зур галим икән, Мәскәүдә яши, Казанда булмаган китаплар таба, архив материалларының хикмәтлеләре белән дә таныша ала икән.
— Безне сүгәргә булса, татар-монгол игосы, диләр, ә безне зур итеп күрсәтмәс өчен, монгол тарихын гына алга сөрәләр. Нәй, энекәш, безгә билгесез нәрсәләр бик күп бу дөньяда. Сугыш вакытында безнең егетләр булмаган часть юк иде. Ә синең берәр кинода татар солдатын яки офицерын күргәнең бармы?
— Юк.
— Шул-шул менә... Өч солдат батырлык кылса, аның берсе татар була торган иде. Ул әле хәзер дә шулай...
— Әйе, Әсхәт Җиһаншиннарны гына алыйк...
Шәйгазамов:
— Бездә халыкның үзаңы юк, — диде. — Урысның бер акыллы кешесе Столыпин, кем икәнен беләсең инде, әйе, шул, менә болайрак әйткән: «... милли үзаңын югалткан халык тирескә әйләнә, һәм шунда бүтән халыклар үсеп чыга».
— Бу безгә атап әйтелгән кебек.
— Юк, ул аны үзләренә карата әйткән. Чөнки унсигезенче-унтугызынчы гасырларда аларда Көнбатышка табыну бик көчле булган. Югары катлау кешеләре балаларын французча, немецча укытканнар, өйләрендә чит телдә сөйләшкәннәр, үзара аралашканнар. Ул Александр Өченче сүзләрен истә тотып әйткәндер, анысы «Россия — руслар өчен һәм русча» дигән.
— Ул патша тарихка «Миротворец» исеме белән кереп калган, — диде Габделнур, исенә төшереп. — Унөч ел тәхеттә утырган вакытта бары тугыз рус солдаты үлгән, алары да — чик сакчылары.
— Ярар, энекәш, мин сиңа әллә ниләр сүләп ташладым, чөнки ышанам. Үзең генә бел дә күңелеңә бикләп куй. Кешегә чыгарма, юкса кыен ашарсың.
Бу эчкерсез егетне кисәтеп куюны да үзенең бурычы дип санады Шәйгазамов. Дөрес, бүген утыз җиденче ел түгел түгелен, шулай да дус бар, дошман бар дигәндәй, авызыңны үлчәп ачу комачау итмәс. Борынгылар язып калдырган бит: «Бөтен белгәнеңне һәрчак әйтмә, әмма һәрчак ни әйтергә икәнен бел».
Аннары Шәйгазамов, матур әдәбияттан мисаллар китерә-китерә, татар халкы турында сөйли башлады:
— Максим Горький безнең киң күңелле, ягымлы, әйбәт кешеләр булуыбыз, пакь тормыш белән яшәвебез хакында матур-матур фикерләр әйтә. Ник әйтмәсен — дөресе шулай. Аннары, кем аны үлемнән коткарган — татар кешесе.
— Кайчан?
— Ул яшь егет чагында үз-үзенә кул салмакчы була һәм, шәһәр читенә чыгып, револьвердан күкрәгенә ата. Әнә шунда бер татар агае аны күреп ала...
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
Толстой да безнең турыда начар сүз әйтмәгән... Кавалерист кыз Надежда Дурова турында ишеткәнең бардыр инде...
— Минем аның каберен дә күргәнем бар.
Абзый кызыксынып сорагач, егет Алабуга турында сөйләп алды.
— Менә шул кыз да безнең турыда язып калдырган... Мин сиңа, әгәр теләсәң, кайбер китапларны бирермен, алар миндә байтак. Хәер, синең вакытың болай да тар инде. Ярар, укуыңны бетергәч бирермен, караштырырсың, үзең өчен генә...
Әңгәмә ахырында Шәйгазамов егеткә үзебезнең халык язмышына караган, борынгы бабаларыбыз тарихына багышланган кайбер китапларның исемнәрен дә атады. Әлбәттә, университет курсында, уку процессында боларның берсе дә юк, алар студент өчен яңалык иде. Әйе, әллә кайчан жңмерелеп юкка чыккан Урарту, Ассирия дәүләтләре, Рим империяләре тарихын күз бетереп дигәндәй укыды -ятлады, ничек тә «койрык» калмасын дип тырышты — имтихан-зачётлар бирде, контроль-курс эшләре язды, ә үз тарихы... читтә кала бирде. Баксаң, әллә никадәр белемнән мәхрүм булып йөргән икән. Хәер, Габделнурның бу хакта сөйләшер кешесе дә юк иде шул.
Гарәпчә укырга-язарга өйрәнгән, латин алфавиты нигезендә дә укып калган Шәйгазамов белән чагыштырганда, Габделнур үзенең, надан дип әйтерлек булмаса да, гыйлем ягыннан берьяклы гына, шактый сай кеше икәнен сизде. Дөрес, аларга да латин теле, шул графикадагы немец теле, борынгы рус теле керде. Ә менә гарәп телен, язуын бөтенләй өйрәтмәделәр. Хәер, уку процессы тулаем урыс телендә барды бит.
...Өлкән иптәше яныннан чыкканда, Габделнур үзен әле яңа гына күзе ачылган мәче баласыдай хис итте, бер мәлгә аптырап калгандай булды... Әмма, контор каршында очраган кешеләр белән исәнләшеп, электр цехындагы хезмәттәшләре белән гәпләшкәннән соң, ул бу турыда уйламас булды. Кем әйтмешли, аны дөнья мәшәкатьләре басып китте...
5
Кеше, берәр төрле эшкә алынгач, көннән-көн аңа күнегә бара, еллар узу белән, ул инде аның авырлыгын да тоймый.
Хәрби хезмәттә дә шулай: гаскәри халык шаярып әйткәнчә, беренче елны ияләшә, икенче елын хезмәт итә, өченчесендә кайтырга жыена. Әлбәттә, бу шаярту гына. Чөнки өч ел эчендә шактый четерекле хәлләр дә булгалый. Ләкин, һәрхәлдә, хезмәт елдан-ел авырлашмый, ә, киресенчә, жңңеләя бара.
Ә менә уку мәсьәләсенә килгәндә, бу алай ук гади түгел икән. Ул елдан-ел үзенә күбрәк игътибар итүне сорый, синең физик һәм рухи мөмкинлекләреңне күбрәк туплауны таләп итә, әле әхлакый яктан тотнаклылыгыңны да сыный. Тагын шунысы да бар: ярты елдан ярты елга имтихан-зачётлар тапшыру өчен син һәр көн диярлек үзеңне эшкә жңгәргә, кайвакыт мәжбүр итәргә дә тиеш. Ә моның жцмеше-нәтижңсе — алты ай буе китап имүеңнең, тырышуыңның жңлгә очмавы берничә көн эчендә семестр ахырында күренә.
Габделнур сессияне июньнең сигезендә «Славян тарихы» ннан башлаган иде, менә бүген, егерме икесендә, «Политик экономия» белән тәмам итте, — өч зачёт, биш имтихан бирде, — тырышты-тырмашты һәм ерып чыкты. Дөрес, билгеләре әллә ни дан түгел — «өчле» дә «дүртле». Эшләп укучы кешегә артыгы кирәк тә түгел, иң мөһиме — «койрыксыз».
Ул бүген дә, гадәтенчә, беренче алтылыкта керде. Шуңа күрә университетта төшкә хәтле үк эше бетте. Бауман урамындагы «Блинная» кафесына сугылды, бик тәмле коймак ашады. Дөрес, әнисе пешергәнгә жңтми инде жңтүен, шулай да, ит югында — майлы шулпа дигәндәй, ярап тора. Аннары, ярты гомерен 2.* 35
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
36
тулай торакларда яшәп үткәргән (өч ел армиядә — казармада) кеше ризык талымлыймы?!
Нинди матур көн: кояш кыздыра, башыңны югары күтәрсәң, зәп-зәңгәр күк йөзен күрәсең. Урамда өзлексез үтеп-сүтеп торучы троллейбуслар, машиналар һәм... чибәр кызлар күзгә чалына; әйе, бик теләсәң, шәһәр ыгы-зыгысыннан да ләззәт алып була икән.
Ул, салмак кына атлап, ары китте. Үзәк банк янындагы чәчтарашханәгә керде, чират юк икән — чәчен төзәттерде. Чәч алучы мөлаем кыз, егетне чибәрләп, хушбуй сибеп, тагын килүенә өмет итеп, елмаеп озатып калды.
— Әгәр иртәгә өйләнмәсәгез, тагын килегез.
— Нигә алай дисез?
— Мин сезне кыз куенына керәсе кияү кебек көяз егет иттем бит, — диде оста кул, үз эше белән мактанып.
Чыннан да, көзгегә карагач, Габделнур үз кыяфәтеннән канәгать калды. Шулай да чыгып барышлый уйлап куйды: «Ашыктырма, сеңелкәш, әле бер ел укыйсым бар. Аннары күз күрер...»
«Матбугат йорты» дип аталган, утызынчы елларда ачык китап рәвешендә төзелгән карасу төстәге зур бинаның беренче катын буеннан-буена китап кибете биләп тора. Габделнур шунда сугылды. Киштәләрне карап йөргәндә (аны бигрәк тә тарихи басмалар кызыксындыра иде), күзе «Медицина» бүлегендә басып торган бер сылуга төште. Бер уйлаганда, азмы кибеттә хатын-кыз: сатучылар, сатып алучылар. Араларында шәпләре бар. Ләкин Габделнурның күзенә фәкать берәү генә чалынды, фәкать берәү генә игътибарын җәлеп итте.
Егет түзмәде: якынрак барды да туктап калды. Хәзер инде ул аны яннан күрә: иңенә үк төшеп торган дулкын-дулкын кара чәч, килешле генә туры борын, кыйгач калын кара каш һәм күзен йомганда сирпелеп алучы озын керфекләр, башын борганда күренеп киткән кечкенә миң. Таныш миң. Кыска җиңле, аксыл төстәге күлмәк кигән, билен киң пояс белән буган, сул кулының беләгендә җыйнак кына кара сумка тоткан бу хатын-кыз үзе дә таныш. Элеккегә караганда бераз гына тулылана төшкән, әмма зифалыгын җуймаган буй-сын да хәтерендә. Ләкин зур шәһәрдә атаңа охшаган урыс күп булыр ул дигән кебек, йөз чалымнары кемгәдер тартым кешене очратуың бик ихтимал. Шуңа күрә, чит кешегә ялгышып сүз катмас өчен, Габделнур ашыкмады: йөрәге ешрак тибә башлаганын, бөтен барлыгын шатлык-куаныч биләп алганын, сабый баладай сөенгәнен тойса да, сабыр итәргә булды. «Үзе генәме? Бәлки, минем якка таба борылыр. Әйе, кибеттән чыкканда, Ул, һичшиксез, бирегә таба киләчәк бит», — дип фараз кылды.
Егет Аны бер мәртәбә аэропортта күргән иде бит инде. Янына да бара алмады, чөнки янәшәсендә ире бар иде. «Бүген кем белән икән? Үзе генәме, әллә түгелме? Казанга нигә килгән? Йомыш беләнме, әллә кая да булса үтеп барышлый гына сугылганмы?» Мизгел эчендә төрле уйлар башыннан йөгереп уздылар. Менә Ул, үрелеп, киштәдән бер китап алды, караштырды. Шунда егет мондыйрак фикергә килде: «Иң яхшысы — урамда көтеп торырга!» Үзе генәме, түгелме икәнен дә тәгаен беләчәк.
Габделнур тәрәзә каршына басты, дивар буйлап сузылган тимер торбага таянды, кибет эченә күз салды. Әнә Ул касса янында, әнә Ул ак туфли кигән тыгыз балтырлы төз аякларын як-якка каратыбрак атлап (йөреш-торышында әллә ни үзгәреш юк икән) чыгып килә. Үзе генә. Егет җиңел сулап куйды.
Рәйсәнә ишектән чыгуга, аның янына килеп тә җитте.
— Исәнмесез!
Башта Ул аптырашта калды, ни дияргә дә белмәде. Зур коңгырт күзләрен тутырып, каршында басып торган озын буйлы, җиңнәре сызганулы ак күлмәкле, галстуклы, ыспай киемле ир-атка карады. Моннан байтак еллар элек армия сафларына озаткан сөйгәнен хәтерләтүче, ияге-яңаклары зәңгәрләнеп торган ябык
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
37
чиста йөзле, кыска кара чәчле, киң иякле җитди йөзле бу кеше чит-ят кебек тә. Әйе, килеш-килбәте нык үзгәргән, буй тарткан, чын-чынлап ир- егеткә әверелгән.
— Габделнур?
Бу — күңеле җилкенгән егетнең шатлык тулы авазына тәңгәл булмаган, фәкать сорауны гына аңлаткан сүз иде. Әйе, сигез ел гомер узганнан соң, башкача була да алмас иде. Хәтта, таныгач та, аның йөзендә балкыш күрмәде. Шулай да егет үзенең нәүмизлеген сиздермәде.
— Әйе, мин.
Рәйсәнә кулын сузды. Егет аны кысып озаграк тотмакчы иде, ләкин йомшак кечкенә кул аның учыннан шуып чыкты. Тик бераздан хатынның да йөзе яктырып китте. Чөнки ул да яшьлек чорын, матур гына очрашып йөргән шушы кыюсыз егетне яхшылык белән хәтерендә яңартты. Алар арасында бербереңә үпкә-рәнҗеш сакларлык начар истәлек-сәбәп юк. Дөрес, Рәйсәнә аны көтмәде. Ләкин андый язмышлы парлар бер алар гынамы? Бер аңардан гына калганмы солдатны көтмәү?! Үз вакытында үпкәләсә дә, тора-бара егет аны дөрес аңлагандыр.
— Нинди җилләр ташлады безнең калага? — дип сорады Габделнур, баскычтан төшкәндә, үзе алданрак атлап, Рәйсәнәгә кулын сузганда.
Монысы хатын игътибарыннан читтә калмады.
— Рәхмәт! — диде ул, ак сәйләндәй тезелеп киткән тешләрен күрсәтеп. — Мин ГИДУВта бераз аң-белем арттырырга килдем. Артуын-артмасын белмим, шулай да килгәнемә үкенмим, яхшы укыталар — лекцияләр тыңлыйбыз, практик занятиеләр була.
— Алай икән, — диде егет, янәшә атлап. — Күптән мондамы?
— Айга якын. Тагын бер атнадан китәбез. Шәһәрегез бик шау-шулы. Мин, шәһәрегез, дип, дөрес әйттемме?
Егет раслап баш какты:
— Әйе. Армиядән соң монда калдым.
— Безнеке алай түгел, — диде Рәйсәнә, баягы фикерен дәвам итеп. — Элек тә тыныч иде, хәзер дә.
— Беләм. Анда минем абыйлар яши, сирәк-мирәк булгалыйм. Мәскәү белән чагыштырганда, Казан да тынычрак күренә, Нью-Йорк кешесе Мәскәүгә карата шуны ук әйтер иде. Ул шулай булырга тиештер инде. Кала зуррак булган саен...
Габделнур, гүяки бөтен дөньяны иңләп-буйлап йөреп чыккан кешедәй, бераз фәлсәфәгә бирелеп алды, кала белән сала арасындагы аермага да тукталды. Ләкин болар ул әйтергә теләгән сүзләр түгел иде. Аны кызыксындырган нәрсәләр бүтән иде. Шуңа күрә ул җайлап кына сорап куйды:
— Кызын, әле укырга кермәгәндер?
— Юк, киләсе елга керә. Ә син аны каян беләсең?
Егет, элекке вакыттагы кебек, җиңелчә генә әңгәмә корып, Рәйсәнә белән «син» дип сөйләшергә теләсә дә, хәзер алай итәргә базмый иде инде. Чөнки аның каршында унсигез яшьлек туташ түгел, ә ике бала анасы булган ханым басып тора бит. Ул, ялгыш аңлап, үзенә «син» дип эндәшкәнгә куанды. Чөнки аңарга Рәйсәнә кичергән тойгылар әлегә ят иде.
— Бәбиләреңнең икәү икәнен дә беләм әле мин, — диде егет, елмаеп, алар Чернышевский урамы чатына җиткәннәр иде инде.
— Менә ничек?!
Юл аркылы чыккач, Габделнур аларны аэропортта күрүен сөйләп бирде.
— Әйе, исемдә, төнлә Мәскәүгә очкан идек. — Аннары ул зур тәрәзә каршында туктады. — Мин мех кибетенә кермәкче идем. Көтәсеңме?
— Билгеле.
Бераздан Рәйсәнә чыкты.
— Алмадым, әле бер атнам бар, өлгерермен.
Нәрсә алмаган — анысы егет кеше эше түгел, шунлыктан Габделнур төпченеп
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
38
маташмады.
— Мин сине Казан белән таныштырыйм әле, — дип, ары таба алып китте. — Ирең белән бер больницада эшлисеңме?
— Юк, аны нефтьчеләр поликлиникасына күчерделәр, баш врач итеп.
— Үсә кешеләр, — диде егет риясыз гына һәм көнләшмәгәнен сиздерергә тырышып өстәде: — Бик яхшы булган, югары белемле кеше югары үрмәләргә тиеш.
«Син боларны каян беләсең? — дип сорамакчы иде Рәйсәнә, ләкин тыелып калды. — Бер җай белән үзе әйтер әле». Аны егетнең язмышы кызыксындыра иде.
— Үзең ни хәлдә? — диде ул гади генә, әйтерсең лә алар әле бер атна элек кенә аерылышканнар. — Кайда, кем булып эшлисең?
— Төзелештә, Әлмәттәге һөнәрем буенча.
— Берәр кая укырга кердеңме? Әллә бетердеңме инде?
Габделнур кайда укуын әйтеп бирде.
— Бүген мине бәхет басты — берьюлы ике сөенеч: беренчесе — сине күрүем, икенчесе — дүртенче курсның соңгы сынавын әле моннан ике сәгать элек кенә тапшырып чыгуым.
— Икенчесе — чыннан да, зур шатлык, — диде Рәйсәнә һәм әңгәмәдәшенә бакты. — Беренчесенең ни куанычы бар инде? Мин хәзер ир хатыны, әнием әйтмешли, кеше кешесе, ике балалы...
— Барыбер, — диде егет һәм, туктап, Рәйсәнәнең нур чәчеп торучы коңгырт күзләренә тутырып карады. — Минем әле һаман да синең кебек кызны очратканым юк. Мин шуны аңладым: була йөргән кызлар, була сөйгән кызлар... Болар — икесе ике әйбер.
— Мин кайсысы? — дип елмайды Рәйсәнә.
Аңарда хатын-кызларга хас ярыш азарты, «көнчелек күбәләге» канатын җилпеде. Баштарак ул Габделнурны очратуына бик сөенмәде, дөрес, пошынмады да, чөнки инде, үткән-беткән дигәндәй, еракта-еракта, томаннар артында калган еллар бит, күп сулар аккан... Ә менә егет күзендә сөю чаткылары күргәч, аның да күңеле йомшады, үзенә дә аңлашылмаган дулкынлану биләп алды.
— Син — соңгысы! Әйе, мин һаман да сине оныта алмыйм. Ләкин син дөрес аңла: мин сиңа, кабат мәхәббәт яңартыйк, дип әйтергә җыенмыйм. Шулай да мин очрашуга бик шатмын. Сине бик күрәсе килгән чаклар була иде. Аннан да бигрәк мин синең тормышың көйле баруына бик шатмын.
Габделнур үзенең, кем әйтмешли, китап сүзләре белән сөйли башлавына аптырап китте. Хәер, монда искитәрлек бернәрсә дә юк кебек. Ул, чыннан да, яшьлек дустын күрүгә шат, шат кына түгел, бу — сөенеч. Ничә еллар күңел түрендә йөрткән кешеңне очратуның, шуңа шатлануның ни гаебе бар?! Юк, әлбәттә. Ләкин барыбер электәгегә тиң җанлы, эчкерсез сөйләшү, ихласлык булмас шул инде.
Рәйсәнә сорап куйды:
— Баянда уйныйсыңмы соң әле? Онытып бетермәдеңме?
— Бер өйрәнгән һөнәр онытылмый инде ул. Концертларда катнашканым юк, вакыт ягы тар. Шулай да бүлмәдәге егетләрне җырлаткалыйм.
— Салып алгачмы? — дип елмайды хатын.
— Әйе. Син минем баянда уйнавымны да хәтерлисеңмени?
— Билгеле. Сине район үзешчәннәре концертында хәтеремә сеңдереп калган идем. Чөнки син анда минем кече абыйны беренче урыннан мәхрүм иттең.
Көлешеп алдылар. Шулай сөйләшә-сөйләшә, Кремль тавына менделәр. Алагаем зур биек таш өстендә чәнечкеле тимерчыбыкларга уралган, әмма карашын алга төбәгән, горур басып торган каһарман шагыйрьгә карап тордылар. Һәйкәл артында көрәштәшләренең барельефлары һәм исем-фамилияләре.
— Менә монысы безнең район егете, — диде Габделнур, Зиннәт Хәсәнов рәсеме каршында туктап.
— И мактанчык! — диде Рәйсәнә, елмаеп.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
39
— Мактанырлыгым бар!
Аннары Спасс манарасына таба атладылар. Рәйсәнә сул як дивардагы элмә тактага игътибар итте:
— Күчмә театр шушындамыни ул?
Габделнур елмайды:
— Монда, кем әйтмешли, конторлары гына. Аларның үз биналары, заллары юк. Шуңа күрә театр гел тәгәрмәч өстендә — гастрольдә.
— Казанга кайталардыр бит?..
— Кайткалыйлар. Яңа спектакльләр әзерләп чыгарырга кирәк бит. Кайчагында шәһәрдә дә куялар. Мин баргалыйм.
— Яратасыңмы?
— Анысы да бар. Аннары, анда Хәлил исемле таныш егет эшли, шуның уенын карарга барам. Ул Чупай таш карьерында мастер булып эшләгән иде. Мин армиядә чакта, Казанга килеп, театр техникумын бетергән. Бик талантлы егет. Сирәк-мирәк күрешкәлибез.
Кремль эченә керделәр. Габделнур сул яктагы, бераз вакыт үзе хезмәт иткән өч катлы озын казарманы, күккә ашкан Сөембикә-ханбикә манарасын күрсәтеп, тарихка кагылышлы хәлләрне сөйләп йөрде. Ул берөзлексез сөйләде дә сөйләде, Рәйсәнә исә аны бик бирелеп, күп белүенә сокланып тыңлады. Һәм хатын бер нәрсәгә игътибар итте: егет мәктәп дәреслекләрендә язылган вакыйгаларны үзенчәрәк аңлата, аларга бәяне дә бүтәнчәрәк бирергә тырыша. Кайчандыр булып үткән, гасырлар төпкелендә калган хәлләрне бәян иткәндә, тарихтагы гаделсезлекне хупламавы, алар белән килешмәве, фактларны җиткерүдә кемнәр беләндер бәхәскә керергә теләве, аларның дөреслегенә шикләнеп каравы сизелә иде. Дөрес, ул аларны үз исеме белән атамый, ләкин игътибар белән тыңлаган һәм үз халкына азмы-күпме ихтирамы булган кешегә тел төбе аңлашыла иде. «Күрәсең, тарих бүлегендә укуының тәэсиредер», — дип кенә уйлады хатын.
Спасс башнясы астыннан кире чыкканда, каршыга бала җитәкләгән бер хатын очрады. Сабыйның кара чәче бөдрә иде.
— Моның чәче негрларныкы кебек, — дип көлде егет.
Ә үзе җәһәт кенә хыял иркенә чумып, анда йөзеп тә алды. Әгәр Рәйсәнә белән кавышсалар, аларның да шушы малай яшендәге нарасыйлары булыр иде. Дөрес, ул бу малай кебек бөдрә чәчле түгел, әмма барыбер уртак бәхетләренең матур дәвамчысы — мәхәббәт җимеше булыр иде.
Әлеге малайга тап булгач, Рәйсәнәне дә балалары турындагы уйлар биләп алды. Ләкин аныкы хыял түгел, ә чынбарлык; аларны сагына да, алар өчен борчыла да иде ул. «Нишләп йөриләр икән? Өс-башлары чиста микән? Тамаклары тук микән? Әбиләре сүзен тыңлыйлар микән? Әтиләре килә
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
микән?..» Китәр алдыннан ул сабыйларын әнисенә илтеп куйган иде. Дөрес, бер кичне ул, шәһәрара сөйләшү пунктына барып, ире белән телефоннан сөйләште. Ире борчылмаска кушты. Ләкин ана күңеле тыныч була аламы соң?..
Егет каршыдагы ике катлы озын матур бинага — музейга күз салды. Рәйсәнәне шунда алып кермәкче иде, ләкин бу уеннан кире кайтты. Кабат һәйкәл тирәсендә басып тордылар.
Еракта-еракта, Иделнең аргы ягында, уңга да, сулга да яшеллек каплаган таулар тезелеп киткән. Каршыда, уртада, зур гына авыл шәйләнә. Иделдә нәни генә булып теплоходлар, баржалар күренә. Аларның хәрәкәт иткәне беленми дә. Зәп-зәңгәр күк йөзенә, сирәк-мирәк аксыл болытларга, Ослан тауларына, киң жәелеп яткан чал Иделгә сокланып, хозурланып торгач, түбән таба төшеп киттеләр.
— Казан ошыймы соң? — дип сорады Габделнур һәм Рәйсәнәгә яннан карады.
— Ошый, — диде хатын, җанланып. — Бик матур, чиста да.
— Бездә һәр чәршәмбе — өмә, завод-фабрикалардан, төзелеш оешмаларыннан, учреждениеләрдән халык урам себерергә чыга. Гомумән, Казан элек-электән чиста. 1767 елны Казанга килгәч, Әби-патша — Екатерина Икенче дә аңа сокланган, күсе-тычканнар булмавына шаккаткан. Аңа борынгы, нәселле мәчеләрнең күп булуын әйткәннәр. Киткәндә, ул үзе белән утыз ата мәче алып киткән. Менә шуннан «Кот Казанский» дигән гыйбарә барлыкка килгән.
— «Казанская сирота» дигәнне ишеткәнем бар иде, ә монысын — юк.
— Хәзер дә шул «Кот Казанский»ның оныклары Ленинградтагы Эрмитажны күсе-тычканнардан саклый, — диде егет, елмаеп. — Алар анда солдатлар шикелле — довольствиедә торалар.
Баскычтан төшеп, килгән юл белән, Бауман урамы буйлап, кире киттеләр. Троллейбус тукталышына жңткәндәрәк, Габделнур тәкъдим ясыйсы итте. Ләкин ул аны әйтергә кыенсынып торды. Әүвәл: «Мин тулай торакта яшим. Буйдак егетнең куышын күреп китәсең килмиме? — димәкче иде, ләкин бу уеннан кире кайтты. — Дөрес аңлармы? Бу бит туганының яисә ахирәт кызының кунакка чакыруы түгел, ә ир-атның хатын-кызны үзенә дәшүе». Күңелен рәнҗетмичә, хисләренә кагылмыйча гына әйтеп карарга булды. Чөнки теләсә кемгә ияреп китәргә әзер торган урам кызы түгел бит ул. Җитмәсә, яшьлегендә сөйгән яры. Хәзер дә ул аны тел тидермәслек хатын дип күзаллый. Егетнең үзенә үк шундый уйның башына килүе оят тоелды. Шулай да ул әйтмичә кала алмады.
— Мин Ленин районында яшим.
— Фатирың шундамыни?
— Мин тулай торакта көн күрәм.
— Әле өйләнмәдеңмени?
— Юк, — диде егет һәм сүзен баягы эзгә төшерде: — Безнең яклар бик матур: яңа йортлар, скверлар, кирәк икән — кибетләр күп. Казансу елгасы аша күпердән чыгасы. Ул тирәләрне күргәнең юктыр әле.
Рәйсәнә аңа күтәрелеп карады. Чын әйтәсеңме, янәсе, әллә мине сынап карыйсың киләме? Ләкин егетнең җитди йөзеннән берни дә укый, аңлый алмады, әмма үпкәләмәде дә, чөнки ниндидер астыртын, мәкерле уе барлыгын сизмәде. Хәер, Габделнур җебегән егеткә дә охшамаган. Хатын, җавап кайтармыйча, акрын гына атлап китте. Егет әлеге тәкъдимен бүтәнчә кабатламады, аның да бу көннең гүзәллеген, очрашуның бәхетле мизгелләрен ямьсезлисе килми иде.
Егет үзе Рәйсәнә белән гәпләшеп бара, ә күзе — каршы яктагы афишаларда. «Родина» кинотеатрында «Лёвушки из Рошфорда» фильмын күрсәтәләр, ә 40
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
41
Качалов театры бинасында Кырым дәүләт драма театры гастрольләре бара икән. Ул сәгатенә карап алды. Көндезге спектакль уникедә — күптән башланган, бетеп киләдер. «Татарстан» кинотеатрында бу арада «Место встречи — Женева» дигән фильм күрсәтәләр икән. Көндезге сеансларның берсе сәгать өчтә. Ул Рәйсәнәнең керүенә әллә ни өмет итмәсә дә, ятып калганчы, атып кал, дип әйтеп карарга булды.
— Бу киноны караганың юкмы? — диде ул Рәйсәнәгә, каршыдагы бинага ымлап. — Эчен дә күргәнең юктыр, бәлки? Кереп чыгабызмы?
Чыннан да, караган киносы түгел икән. Шулай да хатын, өзеп җавап биргәнче, сәгатенә күз салып алды.
— Мин соңга калып йөрергә гадәтләнмәгән, — диде ул, рияланмыйча гына. — Занятиеләр беткәч тә фатирга кайтам. Бүген сине күрәсемне күңелем сизгәндер, юкса кибетләргә иртәгә чыкмакчы идем, аннары кире уйладым. Синең белән очрашу хөрмәтенә кагыйдәмне бозармын, ахры, әйдә, кереп чыгыйк.
Габделнур аның бернинди ясалмалык чагылмаган табигый тавыш белән әйткән сүзләрен ишеткәч, тәкъдимгә ризалашкач, әүвәл үз колагына үзе ышанмагандай, сөйгәненә карап куйды. Аннары аны талгын бер рәхәтлек биләде: гүя алар моннан сигез ел элек аерылышмаганнар да, гүя алар — яшь кыз белән яшь егет — Әлмәт каласында Ленин урамындагы «Родина» кинотеатрына кереп баралар.
Рәйсәнә нишләп бу егет белән кинога керде соң? Беренчедән, ул үз-үзенә нык ышана, вәсвәсәгә бирелмәсен белә, кино карап чыкканнан гына укам коелмас әле, дип уйлады, икенчедән, ул Габделнурга бик рәхмәтле иде. Ни өчен? Чөнки егет, хәрби хезмәтен тутырып кайткач, кайберәүләр кебек, аны бимазалап, эзәрлекләп йөрмәде. Мисалга ерак барасы түгел иде. Рәйсәнәнең уртанчы абыйсы, армиягә хәтле йөргән кызын (ул да солдатны көтмичә тормышка чыккан иде) иреннән аерып алырга теләде, салган баштан өйләренә барып йөдәтте, тавыш чыгарды, ялынып-ялварып борчыды, баласын да үз балам кебек багар идем, дип, селәгәен агызып, үкереп-үкереп елады. Аны хәтта берчакны тәпәләп тә кайтардылар. Бары әти-әнисе бик каты сүгеп-үгетләп, абыйсы орышып, арт сабагын да укыткач кына игә килде егет.
Габделнур, бүтән чакта андый тәм-томнарга бик исе китмәсә дә, берочтан үзенә дә туңдырма алды. Дивардагы плакат-афишаларны, актёрларның фотосурәтләрен карап йөргәндә, Рәйсәнә аның туңдырма ашый белмәвен күреп көлеп куйды, ләкин оялтмады.
Сеанс барышында, күзе экранда булса да, яшь чагын исенә төшереп, егет хатынның атсыз бармагында алтын йөзек булган кулына үрелде. Ләкин яшьлек дусты, нәзакәтле итеп, җайлап кына егетнең кулын читкә этәрде. Габделнур исә бу хәрәкәтен яңадан кабатламады, кулы үз тезендә калды. Шулай да аның бу рәхәт мизгелне — Рәйсәнә тәненең кайнарлыгын тоеп, иңне иңгә куеп янәшә утыруны — бик озакка сузасы килә иде. Чәченнән таныш «бүлнис исе» килгәндәй булды. Габделнур аны затлы ислемайларга да алыштырмас, ләззәтләнеп утырыр да утырыр иде. Әмма... фильм тәмам булды, залда ут кабынды. Күз ачып йомган ара кебек кенә тоелган кадерле минутлар үтеп тә китте.
Кольцога җитәрәк Габделнур:
— Әйдә берәр ресторанга кереп тамак ялгап чыгыйк, — диде. — Кунакны сүз белән генә сыйлап булмас бит инде.
— Рәхмәт! Кыстама да. Ни өчен икәнен үзең беләсең.
Егет кабат бу хакта сүз куертмады. Әйе, ул аның баш тартачагын белә иде. Димәк, ялгышмаган. Шулай да Рәйсәнәдән аерыласы килми иде.
— Бәлки, кичен театрга барырбыз? Камал театры Горький урамында гына бит, син төшкән фатирдан ерак түгел. Дөрес, алар бу арада үзләре юк, Свердловск, Чиләбе, Магнитогорск якларына чыгып киттеләр.
— Анда Башкорт академия театры гастрольләре икән. Без кичә кызлар белән
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
42
«Упкын» дигән спектакль карадык, ә бүген сигезенче яртыга «Кәккүк чакыра» спектаклен карарга барабыз.
— Өлгер үзегез, — дип елмайды Габделнур, әмма әле һаман баягы уе тынгылык бирми иде. — Бәлки, иртәгә бергә барырбыз? Ялгышмасам, «Кара йөзләр» бугай.
— Габделнур, зинһар, ачуланма, яме, синең белән бармыйм. Рәхмәт!
— Мин сиңа ничек ачулана алыйм инде?! — диде егет, өзгәләнеп.
Тукталышта Рәйсәнә Габделнурның кулын үзе тотып алды, бик озак аны җибәрмичә торды, яшьлеген сагынуыннан күзләре дымланды, чамасын белеп кенә иннек сөрткән күперенке иреннәре дерелдәп куйды.
— Синең әйбәт егет икәнеңә тагын бер кат инандым, — диде ул, яшьлек дустының күзләренә тутырып карап. — Бер сүз дә әйтмә, озатма да. Матур аерылышыйк. Кайчагында таулар гына түгел, кеше белән кеше дә очрашмый. Бәлки, кабат күрешеп тә булмас. Бер җыр исемә төште: «Сандугачым, әйтеп сайра, кайсы талга кунарсың? Күзем йомсам, күз алдымда торган кебек булырсың». Ләкин бу кыска вакытлы булыр. Хуш. Яшьлектә ачуыңны китергән өчен рәнҗемә миңа, дөрес аңла. Бу дөньяда кешеләр үз дигәнчә генә яши алмый...
Егет сөйгәненә соңгы тапкыр йотлыгып карый. Рәйсәнәнең бит алмалары хәзер элеккечә тулышып янып-кызарып тормыйлар. Ләкин аның бераз суырылган озынча аксыл йөзеннән, коңгырт күзләреннән сихри, илаһи нур бөркелә сыман — ике бәби үстерүче бу ханым үзенчә ягымлы, үзенчә мөлаем; егет өчен ул һаман да якын икән...
Габделнур хәзер кызлар кулы тотмаган тәҗрибәсез егет түгел инде, кем әйтмешли, ак белән караны аера белә: ул Рәйсәнәдә ярата һәм яраттыра белүче назлы хатын-кыз затын күрде, шуңа күрә аның дулкын-дулкын куе кара чәчен сыйпыйсы, дәртләндергеч иреннәрен онытылып-онытылып, суырып-суырып үбәсе килде. Шик юк, ул кабарынкы иреннәр дә аңа шундый ук теләк белән җавап кайтарган булырлар иде. Ни аяныч, егетне үзенә тартып, дәрт ташып торган калку күкрәкле бу сылу гәүдәгә, тезелеп киткән ап-ак тешләрен күрсәтеп чак кына ачылып киткән бу ымсындыргыч татлы иреннәргә ул кагыла алмый иде шул. Аларга бүтән бер бәхетле ир-ат хуҗа... Кадерен белә микән? Рәнҗетми микән? Кем әйтмешли, какмый-сукмый тәрбияләп кенә тота микән? Хәер, батыр ир яуда җиңелмәс, матур хатын ирдән җиңдермәс, дигән кебек, Рәйсәнә үзе дә җебеп төшмидер, үз кадерен үзе беләдер. Шулай гына булсачы...
Китте... Йөрәк әрнүен дә онытып, торып йөгерәсе иде шул трамвай артыннан... Туктатасы иде. Рәйсәнәне гомер бакый үз янында калдырасы иде. Юк шул, бу — күңеле нечкәргән егетнең тормышка ашмастай хыялы гына. Әнә ераклашканнан-ераклаша бара... Трамвай түгел, аның яшьлектә сөйгән яры мәңгегә китеп бара. «Хуш, сөеклем! Исән-сау бул! Бәхет касәң һәрдаим тулып-ташып торсын!..»
Икенче номерлы трамвай тукталышында калган Габделнур бармакларында әле һаман яшьлек дусты кулының җылысын тойгандай булды.
Бераздан «Татпотребсоюз» бинасының аскы катындагы ашханә яныннан узды. Бүтән вакытта ул, һичшиксез, анда сугылыр иде, чөнки кайда туры килсә, шунда тамак ялгарга өйрәнгән. Ул ашыйсы килүен дә онытты, урам аша чыкты, балык исе тышка ук аңкып торган кибет яныннан үтте; гүя сукыр — беркемне күрмәде, берни ишетмәде, аяклары үзеннән-үзе аны таныш юлдан тукталышка алып килде. Чөнки бөтен уе тауга менеп киткән трамвайда һәм аңа утырган Рәйсәнәдә иде. Менә ул ГИДУВ каршында трамвайдан төшәр, Комлев урамы буйлап сулга таба китәр (шунда бер апада фатирда торам, дигән иде бит).
Егетнең уй-хыяллары әле һаман аксыл күлмәкле сылу алиһәгә ияреп бара, ә үзе Бауман урамы чатында, аптека каршында туктаган беренче номерлы троллейбуска утырып, тулай торагына, дүрт кеше яши торган, биш атламлы шыксыз бүлмәсенә кайтып бара. Алгысыган күңеленә урын таба алмады егет. Рәхәтләнеп, җырдагыча, күз керфекләре талганчы күреп тә кала алмады, назлап күкрәгенә дә кыса алмады бәгырькәен... Парә-парә булган йөрәге ярсуын басарлык итеп, Рәйсәнәнең гүзәллеген
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
43
бөтен галәмгә ишеттерерлек итеп, кычкырып-кычкырып җырлыйсы килә иде аның: «Их, дускаем, матур да син, батып тора иягең, кай җирләреңә урнашкан мәхәббәтле сөягең?..» Очрармы аңа тагын Рәйсәнә сылуны хәтерләткән, бөтен йөрәген ут белән чорнап алырдай берәр мәхәббәт кошы?! Кайларда йөри икән ул аңа сөю-сәгадәт бүләк итәчәк насыйп яр?! Их бу тормыш... «Чынбарлык һәрвакыт кешегә ул таләп иткәннән азрак бирә» дигән бер акыллы баш...
Соңрак аны икенче төрлерәк уй-хисләр биләп алды. Кәефе кырылган егет ихтыярсыздан моңарчы үзен басып-изеп торган ниндидер авыр йөктән арынгандай булды. Тик бу авыр нәрсә таш та, тимер дә түгел, ә аның күңеленә кереп укмашкан юшкынның юкка чыгуы, аның күңеленең пакьләнү тойгысы иде...
Габделнурны биләп алган тәэссорат Рәйсәнәгә дә ят түгел иде. Ул да егеткә фәкать уңышлар, яхшылык, үз мәхәббәтен табуны, күңеленә хуш килердәй кыз очратуны тели иде. Чөнки ул бу егеттән золым-җәбер күрмәде бит. Азмы егетеннән алданып, соңыннан балавыз сыгып үкенүчеләр, ташлама, дип ялынып-ялварып йөрүчеләр, авырга узгач, эшләгән җиренә килеп зарланучылар яисә, ир туганнарын дәшеп, янап, өйләнергә мәҗбүр итәргә тырышучылар яки бәхетсез башларын ташка оручылар — үз-үзләренә кул салучылар...
Әйе, ул үзенең бүгенге хәленнән канәгать: якыннары һәм газизләре — ире һәм балалары сау-таза; авырыксынмыйча башкара торган яраткан эше бар; муллыкта, үзенең әти-әнисе, туганнары белән һәрдаим аралашып яши... Аның чит ирләр белән багланышта булганы, бу хакта ялгышып кына да уйлап та караганы юк, моннан соң да тугрылык саклар (айдан төшкән түгел, җир кешесе — төрле хатын-кызны очраткалый, күрә, күбесен танып белә). Әле бүген дә ул яшьлек дусты белән кинога кереп дөрес эшләде микән? Хәер, намусына хилафлык китерердәй бер гамәл дә кылмады бит, андый нәрсә уена да кереп карамады. Ә шулай да... «Иремә моны әйтергәме, юкмы?» Әйе, ул аңа әйтәчәк. Арада бер-беренә белдермәстәй сер калмасын өчен, бөтенесен сөйләп бирер. Ире аңлар. Ул Габделнур атлы солдатны белә, чөнки кияүгә чыгар алдыннан, үзе сөйләгән иде.
Рәйсәнә, салмак кына тирбәлеп кайта-кайтышка, күзен йомды, теләсә- теләмәсә дә, бүгенге көн аңа шатлык күндерде. Аның каршына төз гәүдәле, киң җилкәле, ак күлмәк җиңнәре сызганулы таза беләкле, җитди йөзле чын ир-егет Габделнур килеп басты. Сөйләгән, елмайган, уйчанланган мизгелләре, хәтта калын, ләкин ягымлы тавышына кадәр хәтерендә яңарды. Хатын үзе дә сизмәстән елмайды. Рәхәт иде аңа шул минутларны яңарту. Ләззәт бирә иде аңа үзен әле дә кемгәдер кирәкле кеше итеп, әле дә кемдер өзелеп сөя ала торган кеше итеп тоюы. Чөнки ул да бит хатын-кыз затыннан... Әмма берникадәр вакыттан соң күз алдындагы Габделнурны ак халатлы ире алыштырды.
Рәйсәнә үзенең бүгенге хәлен күз уңыннан үткәрде һәм теге вакытны атмаган куянга, асмаган казанга өметләнмичә ялгышмавын аңлады. Чөнки аның яшәр өчен үз оясы бар, сөекле балалары таза-сау үсеп килә, яраткан ире янында. Ире хатынын менә бу егет шикелле яратамы соң? Мөгаен, яратадыр. Телдән әйткәне булмаса да, эш-гамәлләре белән шуны раслый, хөрмәт итүен күрсәтә: бар тапканын өенә алып кайта, туган көнен бүләксез калдырмый, бәйрәмнәрдә һәм кунак-төшем вакытында әз-мәз тоткалавын исәпкә алмаганда — авызына хәмер капмый, хезмәтендә аңа буйсынган хатын-кызлар күп булса да, һәр итәк артыннан тагылып йөрми, чит түшәккә кызыкмый (моны Рәйсәнә, шикләнмичә, үз-үзенә икърар итә ала), ачуы чыккан чакларда кул озайтмый (анысы хатынның үзенә бәйләнгән — учактагы утны вакытында сүндерә белә). Кыскасы, әлегә аңа кияүгә чыгуына үкенерлек бер сәбәп тә юк.
Рәйсәнә күзен ачмады. Чөнки каршыда пәйда булган иренең юкка чыгуын теләми иде... Тик ул берүзе генә түгел, ике кулында ике сабые белән. Алар хәләл җефете һәм әниләре булган кадерле, изге кешене каршыларга килгәннәр... Ире хатынына карап елмая, ә аның көчле кулларындагы нарасыйлары нәни учларын өскә каратып, нәзек
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
44
бармакларын тырпайтып, әниләрен чакыралар иде...
6
Сөмбәт Энергетика институтына көндезге бүлеккә укырга керде һәм тулай торактан китеп барды. Аның урынын балта осталары бригадасында эшләүче яшь егет алды. Ул төзүче-инженерлар институтының беренче курсында читтән торып укый икән; Казан арты районнарының берсеннән, бик тәртипле, ипле егет булып чыкты.
Габделнур йокыдан торды. Әле караңгы, урамда вак яңгыр ява, кайбер урыннарда җир өсте ак, димәк, төнлә кар яуган. Егет радионы ачты, соңгы хәбәрләр тыңлады, тиз-тиз генә юынып-кырынып кергәч киенде дә киоскка барып газеталар алып кайтты. Ашханәгә төшеп тамак ялгап менде, ә егетләр әле һаман уянмаган.
Кичә Миргаяз салып кайткан иде, немецча сөйләште. Аның шундый гадәте бар. Укытучылары бик белемле һәм таләпчән булган, күрәсең. Хәтта шигырьләр дә өйрәнеп калган. Кичә ул шактый бытылдагач, егетләр түзмәделәр, ачуланып яткырдылар.
— Сәрим бездән китәргә йөри, ахры, — диде көзге каршында торган Фәүҗәт Габделнурга. — Әйберләрен алып чыгып китте.
— Кая китә?
— Дүртенче тулай торакка.
«Берәр хәл бардыр», — дип уйлаган иде Габделнур, чөнки Сәрим ике-өч көн инде кунмый, элегрәк тә төнлә генә кайта иде. Егетләр, берәр мәткәгә ияләнгәндер, дип уйлаганнар иде.
...Алар бүлмәсендә яшәгән прораб Шәмсунга бәхет елмайды — фатирлы булды. Ул, озын-озакка сузмыйча, үз куышына китеп тә барды. Аның урынына Жилплощадкадагы бер тулай торактан Сәрим исемле егет күченеп килде.
Ул уртачадан озынрак буйлы, тулы битле, егерме биш-утызлар арасындагы бер егет иде. Аның өстендә — язгы-көзге пальто, аксыл, тар балаклы кара чалбар, муенында — яшел шарф.
Ул егетләр белән гомуми генә исәнләшкәч, алан-йолан каранды да үзенә ишек төбендәге карават тигәнгә ризасызлык белдерде:
— Мин салага түгел бит.
Егетләр дәшмәделәр. Чөнки түр караватлар Габделнур белән Миргаязныкы, Шәмсун китү белән, Миргаяз аның урынына — тәрәзә янына күчкән иде. Габделнур да, Миргаяз да чама белән яңа килгән егет яшендәгеләр, берсе дә аңа, рәхим итегез, әфәндем, дип, үз урынын бирәчәк түгел.
— Безнең ишек төбендә параша юк, — диде Габделнур, тынлыкны бозып, төксе генә. — Өлешеңә тигән көмешең.
Алан-йолан карангалап торган Сәрим «параша» дигән сүзнең ни аңлатканын һәм кайда булганын ишетә белә иде, шуңа күрә, дөнья күргән бу карт егетләр каршында әтәчләнә алмаячагын аңлап, ачуын йотарга мәҗбүр булды. Ул өс киемен, салып, шифоньерга элеп куйды — буйлы кара костюмнан калды, анысы — энәдән-җептән генә төшкән түгел икән. Пиджак эченнән зәңгәр күлмәк күренде.
Ул, чемоданын ачып, тумбочка өстенә китаплар бушата башлады. Габделнур, игътибар белән карап, кайсы югары уку йортында белем алуын чамалады, чөнки калын китап исемнәре үзләре әйтеп торалар иде: «Механика грунтов», «Основания и фундаменты», «Строительные конструкции», «Инженерная геология», «Железобетонные конструкции» һ.б. Алар янына төрле «Пособие», «Наставление», «Правила», «Нормы» кебек юкараклары, дәфтәрләр һәм логарифмик линейка да чыгарылды.
Аннары егет чыгып китте һәм беренче каттан, кастеляншадан, җәймәләр, сөлгеләр алып менде.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
45
Габделнур түзмәде:
— Әйдә, булмаса, танышыйк инде.
Ул үз исемен әйтеп кул сузгач, яңа егеткә аны кабул итүдән бүтән чара калмады:
— Сәрим.
Миргаяз белән Фәүҗәт тә урыннарыннан тордылар. Аннары бер-берсе турында сораштыру китте.
— КИСИда бишенче курста укыйм, мартта — диплом, — диде ул эре генә.
Армиядә өч елын да штабта писарь булып хезмәт иткән.
Миргаяз:
— Син ничәнче елгы? — дип сорагач, ул дөресен әйтмәде, ярпаеп, үзен өч яшькә олы итеп күрсәтте.
Габделнур мыек астыннан гына елмайды. Ул аның киләсен дә, кем икәнен дә белә иде инде, анкета тутыртмаса да, егет турында берникадәр мәгълүматы бар, яңа кеше кертәчәкләрен тәрбияче әйткән иде.
Сүзләренә эчке бер мәгънә салып, ул:
— Алай икән, — дип кенә куйды.
Сәрим беренче көннән үк нишләптер бүлмәдәшләре белән уртак тел таба алмады, әллә теләмәдеме. Югыйсә, әти-әнисе канаты астыннан гына чыккан маңка малай түгел: армиядә дә хезмәт иткән, читтән торып институтта да укый, төзелештә мастер булып та эшли. Бер карасаң, тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек, эшендә дә көн саен кешеләр белән аралаша, тырышлыгы да бар — институтның соңгы курсына килеп җиткән бит. Ә менә егетләр белән бергә-бергә күңелле итеп, кем әйтмешли, чөкердәшеп, бер гаилә булып яшәп китә алмады.
Ул үзе тумышы белән Бөгелмәдән — шәһәр малае. Ярыйсы гына мул тормышта тәрбияләнгән, авыл малайлары кебек кәлҗемә, кәҗә сакалы ашап көн күрмәгән, чабата киеп үсмәгән. Туган-тумачалары да урында эшли булса кирәк. Шуңа күрә үзенең хезмәт баскычыннан югары үрмәләп, үсәсенә шикләнми.
Әйе, Сәрим белән егетләр «ботка пешерә» алмады.
Ул беренче кичне каядыр китеп барды да бик соң гына кайтты. Егетләр ятканнар иде инде. Габделнур уянды. Бик озак Сәримнең нишләгәнен күзәтеп ятты. Ул чишенде, юынып керде, кулына китап алып, бер-ике бит укыды, аны ташлады. Аннары, торып, Габделнур тумбочкасы өстендәге кәгазьләрне карый башлады. Төн уртасында кайтып, әле һаман ут сүндермәгәнгә ачуы килеп яткан Габделнур түзмәде:
— Анда берни дә юк. Актарынма.
Сәрим дәшмәде, койкасына барып утырды, тагын баягы китабын кулына алды.
— Бәлки, утны сүндерерсең. Кадер киче түгел бит.
Ут сүнде. Габделнур диварга таба әйләнеп ятты.
Иртән Фәүҗәт Сәримгә:
— Әллә син җеннәр ияртеп килдең инде, — диде. — Төне буе саташып чыктым.
Миргаяз да тыныч йокламаган икән, ул иртән кычкырып уянган иде.
— Голубятников урамында ниндидер бандитлар белән сугышып чыктым, — диде ул.
...Сәримнең тискәре яклары көннән-көн күбрәк ачыла барды: китап ала да урынына куймый, әҗәткә акча сорап тора да вакытында бирми. Аның «Смена-8М» фотоаппараты бар икән. Ләкин бүлмәдә берәүне дә карточкага төшермәде. Җавап кыска булды:
— Плёнка юк.
Үзе югында Миргаяз:
— Мактанчык, мактанчыкның арты ачык, — дип көлде. — Баксаң, аппараты төзек тә түгелдер әле. Ә кыланышы кырга сыймый.
Сәримнең ерак юлга йөртә торган шахматы бар. Күпчелек вакыт үзе генә уйный — кечкенә фигураларны тезеп куя да, китаптан карап, мәсьәлә чишә. Төннәрен укып ята да йоклап китә, ә ут сүндерелмәгән килеш кала. Шуның аркасында егетләр еш
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
46
кына сүзгә киләләр. Беркөнне өстәлдән тырнаклар таптылар, ул кисеп киткән булырга тиеш. Әмма егет, мин түгел, диде.
Ул Экзюпери, Плеханов әсәрләрен укый. Дусларым арасында фән кандидатлары — галимнәр бар, дип тә җибәрә. Ниндидер фәнни хезмәт язып маташамы, һәрхәлдә, тел төбеннән шулай аңлашыла. Әллә күзгә төтен генә җибәрәме — һич аңламассың. Мунчада майка-трусигын гына алыштырганын, ай буе өстеннән һаман шул бер зәңгәр күлмәк төшмәгәнен егетләр күрмиләр- белмиләр дип уйлый, ахрысы.
Сәрим үзенең күп белүе белән мактана, кытай, япон фәлсәфәсе белән кызыксына. Нинди дә булса китап укып утыра да андагы берәр тәгъбирне яки фикерне кычкырып әйтеп куя. Бу тик торганда, ата казыгыз күкәй саламы, дигән сыманрак килеп чыга.
Беркөнне ул шулай тиктомалга:
— Японнар дүрт нәрсәдән курка: җир тетрәү, яшен, янгын һәм ата кеше ачуы, — диде.
— Ә кытайлар? — дип сорады Габделнур.
— Причём монда кытайлар?
Пәм Габделнур, үзләренең дә төшеп калмаганлыкларын күрсәтергә теләп, Фәүҗәткә күз кысып, бер мәзәк сөйләде.
— Кытайлар — астыртын халык, — дип башлады ул. — Порт-Артур элек Советлар Союзыныкы иде бит. Безнең ике яшь лейтенант гостиница шикелле җирдә яши. Күршеләрендә бер кытай карты тора икән. Офицерлар бабайны кызык итмәкче булалар: магнитофон җибәрәләр дә көне-төне акырталар. Карт дәшми. Шуннан лейтенантлар үзләре туялар — тавышка түзмиләр, кереп гафу үтенәләр, кабат магнитофон уйнатмабыз, диләр. Ярар, ярар, ди кытай, мин дә моннан соң сезнең чәйнеккә пес итмәм, ди. Боларның кухня общий икән.
Егетләр бүлмә яңгыратып көлделәр. Бүксә киерергә яратучы Сәрим генә, үзенең сүзе өскә чыкмаганга, кашын җыерып утырды.
Кайчакта ул, белеме сай булса да, музыка өлкәсенә дә кереп чыккалый. Радиодан концерт барганда:
— Бу арада Гайдн «Серенада»сын, Моцартның «Рунда»сын тыңладым әле,
— дип әйтеп куя.
Ә берчакны, тиктомалга Сократның хатыны Ксантиппа исемле булган, диде дә Шопенгауэр, Гегель исемнәрен телгә алды.
Миргаяз, чын күңелдән кызыксынып:
— Кем соң алар? — дип сорады.
— Шуларны да белмисезмени? — дип сорауга сорау белән җавап бирде Сәрим.
Миргаяз үпкәләде, ачуы чыкты, Габделнурга күз кысып алды, янәсе, кызык итәбез аны, һәм:
— Ә син, алай күп белгәч, әйтеп кара әле, — диде. — Терсәкле вал нәрсә ул?
— Мин аны каян белим? Русча әйтсәң, бәлки, белермен дә.
— Коленчатый вал.
— Юк, белмим.
— Шул-шул менә! Ә мин беләм! — диде Миргаяз һәм рус телендә тезеп китте. — Коленчатый вал — это кусок железа, изогнутый до невозможности, и вращающийся как бешеная собака.
Сәрим сер бирмәскә маташа:
— Бу — фәнни түгел.
— Ә син белгәнне без әллә кайчан киптереп элгән, — диде Фәүҗәт эре генә.
Егетләр янә көлештеләр.
...Менә хәзер шушы егет китәргә йөри икән. Миргаяздан да җиңел генә котылмакчы була, ахры. Эш шунда: Сәрим аның өр-яңа кыска сырмасын сорамыйча алып кигән һәм походта югалтып кайткан. Үзе түләрмен, ди, ә һаман араны өзми.
Миргаяз янә телогрейка турында сүз кузгатты.
Биреше каты Сәрим, күзен дә йоммыйча:
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
47
— Ул сиңа кирәк тә түгел инде, — дип, бүлмәдәшләрен шаккатырды.
Миргаяз кызып китте:
— Кирәк булмаса, мин аны янымнан ун сум акча тотып сатып алмас идем. Күрмисеңмени, яңгырда тун киеп йөрим, бетерәм бит инде эштән чыгарып. Әнә, колхоз базарыннан ундүрт сумга мех пирчәткә сатып алдым, бар, аны да югалтып кайт, рәхмәт әйтермен.
Сәрим мескенләнә башлады:
— Бүген акчам юк.
Аның төлке шулпасы эчәргә маташуын яшь бүлмәдәше Фәүҗәт шундук сизеп алды, егетнең тумбочкасына ишарәләп:
— Акчаң булмаса, әнә, кичә алып кайткан транзисторыңны бир, — диде.
Әле генә юаш бәрәнгә салышкан Сәрим капылт кабынып китте:
— Ә?! Акылың кот икән! «Спидола» җитмеш өч сум тора, ә телогрейка
— ун.
Миргаяз кулын гына селтәде:
— Миңа кеше әйберсе кирәк түгел.
— Алайса, акча бирсен! — диде Габделнур катгый итеп, ул әле Сәримнең транзисторлы радиоалгыч сатып алганын белми дә иде. — Алмак бирмәк белән ярашырга тиеш.
Бүлмәдәше аның белән килешкәндәй булды:
— Ну ярар инде, бирермен, бирермен.
Фәүҗәт мыскыллы елмайды:
— Кызыл кар яугачмы?
— Чтоб иртәгә булсын! — диде Габделнур катгый итеп.
— Мондый малайларны күргән юк иде күпме общагада торып.
Монысы инде чамадан тыш иде. Габделнур түзмәде, Габдрахман Әпсәләмовнын. «Миңа унтугыз яшь иде» исемле повестен укып ята иде, сикереп торды.
— Син бит үзең әлләкем булып йөрисең. Безне кешегә дә санамыйсың. Порядок юк. Бу бит эт абзары түгел.
Соңгы вакытта бүлмәләре чыннан да чүп оясына охшап калды. Өстәлдә стаканнар, калаклар, банка, чәйнек, папирос һәм шырпы каплары теләсә ничек аунап ята, алар янында пычак, каләм, газета һәм китаплар да бар. Тумбочка өсләрендә дә китап-журналлар гына түгел, чыбыклар, өстәл лампасы белән янәшә шахмат тактасы. Кырыну кирәк-яраклары, кайчы, көзге ватыгы, гөл, үтүк кебек нәрсәләр белән тәрәзә төбе тулган. Шифоньер өстендә кәгазь төргәкләре, сызымнар, пирчәткә, газета, папкалар, ватык урындык аяклары, иске китаплар. Шкаф артында киез итекләр. Идәндә тапочкалар, туфлиләр, тәмәке төпчекләре, шырпы сыныклары. Карават астыннан табак менә чыгам, менә чыгам, дип ята. Урындык башларына кием-салым эленгән.
Шул шапшаклыкка игътибар иткәч, Габделнур ярсыды, чөнки бута-болама Сәрим килгәнче бүлмә болай булмый иде.
— Үзең ничек — без дә шулай. Борыныңны чөеп йөрмә. Син бит тоже бер кишлак. Давай, бир Миргаязга акча!
— Юк бит, — дип, тәмам бичарага салынды елан яше ялаган егет.
— Тап! — диде Миргаяз һәм, эшләр болайга киткәч, сикереп торды. — Ала белсәң, бирә дә бел!
Чөнки әгәр Сәрим бүген-иртәгә китеп барса, ул аны тиз генә очрата алмаячак. Нигә әле ул, аяк итен ашатып, аны эзләп йөрергә тиеш ди. Фәүҗәт, җиңнәрен сызганып, урыныннан кузгалды. Егетләр Сәримне уратып алдылар.
— Американнар, доброе слово и пистолет лучше, чем просто доброе слово, дияргә ярата. Син яхшылап әйткәнне аңламыйсың, — диде Габделнур ачу белән, ул да бу егеткә бик нык рәнҗегән иде. — Ну!
— Не нукай, җикмәдең бит әле.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
48
Сәримнең бу сүзләре Миргаязны тәмам чыгырыннан чыгарды.
— Җикмәсәк — ишәрбез! — диде дә тегенең яңагына китереп тә тартты.
— Күрмәгәнеңне күрсәтербез!
— Миндә дә бар ул кул! — диде Сәрим, гайрәт орып, ләкин каршы сукмады.
— Бер генә бирермен!
Фәүҗәт мыскыллы елмайды:
— Ие. Миндә гайрәт, миндә көч, миннән курка үрмәкүч...
Габделнур, күзгә төтен җибәрү өчен, беренче елны зеклардан ишеткән блатной сүзләрне кыстырып җибәрде:
— Нәрсә? Ты чё, фраер, раздухарился, а? Ты чё жабры раздул?! Тебя, чё, давно не били? Да мы тебя в гробу в белых тапочках видели! Сейчас в порошок сотрём! Понял?!
Фәүҗәт тә кыҗрады:
— Кая, мин дә берне тондырыйм әле колак төбенә, бисмилласын укытыйм!
— Сабыр ит, юкса безнең аны үтереп ташлавыбыз да ихтимал, — диде Габделнур, яшь егетне тыеп.
Шул сүзләрне ишеткәч, Сәрим майлаган каеш кебек булды, өч әзмәвергә каршы тора алмаячагын белгәнгә күрә коелып төште, шундук кесәсеннән унлыкны чыгарды.
— Эшең бетте, кодагый, борылып ятсаң да ярый, — диде Фәүҗәт, Сәримгә һәм Миргаязга карап күз кысып алды, елмайды.
Дөресен генә әйткәндә, Габделнурның эшне зурга җибәрәсе килми иде. Гауга коридорга ишетелми калмас, аннары комендант яисә тәрбиячегә барып ирешүе шиксез.
Сәрим җәһәт-җәһәт әйбер-карасын җыештыра башлады: карават астыннан чемоданын өстерәп чыгарды, шифоньер башыннан китапларын тумбочка өстенә күчерде. Бераздан, беркемгә бер сүз әйтмичә, бүлмәдән чыгып китте. Ике көннән соң ул күзгә-башка бөтенләй күренмәде. Бер атна үтүгә, аның урынын бер яшь егет алды.
...Урамда вак кар ява. Радиодан татарча концерт бирәләр. Ничектер сөйләшер сүз юк кебек.
Ишектә Дөбәриснең зәңгәрсу бүреге, күтәренке җилкәсе, озынча ябык гәүдәсе күренде. Ул җылы киенгән: муенында ак шарф, өстендә ясалма мех якалы куртка, яшькелт чалбар, аягында кышкы ботинка, кара перчаткаларын сул кулына тоткан, уңында — бөгәрләнгән журнал һәм газета.
— Смирно! — диде ул, керә-керешкә. — Пошутил. Вольно! Сам рядовой.
Егетләр көлештеләр.
— Керегез, «иптәш генерал».
Исәнлек-саулык сорашкач, ул:
— Бүген нишлибез? — дип сүз катты.
— Ат булып кешнибез, — диде Миргаяз, авыз ерып.
— Кызлар янына барабыз, — диде Габделнур, дустына урын күрсәтеп.
— Әй, син бу арада ул изге «эш»не ташладың әле, — диде Дөбәрис, урындыкка чөмәшеп. — Минем бабай әйтмешли, гомер кыска, кадерен белеп калырга кирәк, матур итеп яшәргә...
— Уку каты бит, вакыт җитми.
— К...кә кыл да сыймый, балта сабы буш, дисең инде.
Дөбәрис алып кергән газетадан кино, цирк, театр белдерүләрен карадылар.
Дөбәрис:
— Камалда — «Кыю кызлар», — диде.
Габделнур кул селтәде:
— Батмый. Караган спектакль, дальше укы.
— «Туй алдыннан». Ә, юк, монысы берсекөнгә, сишәмбе икән. Циркта —
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
49
чегәннәр.
— Аңа билет юктыр инде, — дип өметсез генә әйтеп куйды Миргаяз. — Чегән кызларының итәк җилфердәтеп биюен яратам.
Фәүҗәт тә сүзгә кушылды:
— Кино кала инде.
Дөбәрис укый башлады:
— Ленин сараенда — «Дворянское гнездо», Урицкийда — «Госпожа Керри», «Костёр»да — «Это было на разведке»...
— Җитәр, — диде Миргаяз, кырт кисеп. — Әйдә шуңа гына, якын да.
— Мин абыйларга барам, юл уңаенда билетка керермен, — диде Дөбәрис.
— Бик соң булмасын.
Миргаязның сүзенә каршы Дөбәрис:
— Ярар, — диде дә кулындагы «Огонёк» журналын өстәлгә салды. — Шәп рәсем күрсәтимме?
Аның озынча битендә елмаю пәйда булды, бүреген салып, соргылт чәчен озын, ябык бармаклары белән сыпырып куйды.
Журналда шәрә хатын сурәте иде. Тел шартлата-шартлата, тотып ашардай булып, күзләрен түгәрәкләндереп, әлеге рәсемне карадылар. Унтугызынчы гасырда яшәгән рәссамның осталыгына хәйран калып, сокланып, аны мактадылар.
Миргаяз барысы да бердәй хуплаячак сорауны:
— Әллә салабызмы? — дип, уртага «ташлады».
Дөбәриснең дә кәеф күтәренке — бүлмә уртасына бастырып куелган әлеге сорауны дәррәү күтәреп алды:
— Көне нинди бит: пирәшләп утыра торган гына! Погода так и шепчет: займи, но выпей.
Фәүҗәт белән Габделнур да кесәләрен капшаштыра башладылар һәм кирәкле сумма бик тиз җыелды. Арада иң яше Фәүҗәт булса да, кибеткә киенгән Дөбәрисне генә җибәрделәр. Ул озак юанмады, шешәләр янына ипи, колбаса, «Дружба» сыры кебек нәрсәләр кыстырып, чаптырып кайтып та җитте.
— Голландский сыр алмакчы идем, ике сум сиксән тиен икән, чукынган.
— Костроманыкын алырлар, ул ике дә кырык кына, — диде Миргаяз, өстәл өстен юеш чүпрәк белән сөртеп. — Ярар, монысы да тамакка аркылы килмәс әле.
Фәүҗәт аны үсендереп җибәрде:
— Зато колбасаның затлысын алгансың.
Дөбәрис түшен киерде:
— Аз кап, май кап, — дип елмайды ул.
Берәрне тоткач, Миргаяз карават астыннан хромкасын сөйрәп чыгарды.
— Егетләр, музыканы Суворов та бик яраткан: «Музыка сафларны икеләтә, өчләтә арттыра», дип әйтә торган булган, — диде Габделнур, аны үсендерергә теләп.
Ләкин Миргаяз озак уйнамады, туктады, Габделнурга дәште:
— Баяныңны тарт әле, бу әлхәрәйгә җырлап та, биеп тә булмый бит.
— Теләк юк, — диде Габделнур, ялындырып. — Үзең дә бик оста уйныйсың.
Егетләр Миргаязны, күтәреп, тәрәзә төбенә менгереп бастырып куйдылар.
— Әйдә, уйна, — диде Дөбәрис, кул чаба башлап. — Әйт шуны булмаса, тәңкә ярым тулмаса...
Миргаяз оялды:
— Кит әле. Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә, диярсез.
— Юк, әйтмибез.
Аның гармунын Фәүҗәт тартып алды да дәртле бию көен сыздырды. Миргаяз тәрәзә төбендә тыпырдый, Габделнур белән Дөбәрис кул чаба, бераздан такмак әйтә башладылар:
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
50
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була,
Биегән кеше бай булганчы,
Карт алаша тай була.
Миргаяз тәрәзә төбеннән сикереп төште.
— Анда урамда халык җыела башлады, — диде ул, авыз ерып.
Көлеш, шау-шу, стакан чәкештерү җыр белән аралашты, бүлмә эче гөр килеп торды.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
51
Миргаяз, тәрәзә каршында ике учын авыз тирәсенә рупор сыман итеп куеп, урамга карап, сөрән сала:
— Граждане, воздушная тревога, воздушная тревога! У-у-у...
Дөбәрис көлә:
— Үзбәкстанда мөгезсез кәжә күргәнием, синең тавыш нәкъ шуныкы кебек чыга.
Фәүжңт, беркатлы сабый:
— Ишәкме? — дип шәрехләп сорый.
— Казакъстанда архар дигән кош бар, — ди Миргаяз, үпкәләмичә һәм үзе дә көлә. — Мин шуңа охшатып кычкырам.
Габделнур бүлмәдәшенең көлүен ярата: Миргаяз башын артка кыйшалдырып, рәхәт итеп, эчкерсез бер шатлык белән кычкырып көлә.
Көлеш, шау-шудан соң янә җыр агыла. Кулъяулыгым икәү иде, Берсе суларга акты; Икебезне ике якка Тормыш дулкыны какты. Мәдинәм, гөлкәем, Тормыш дулкыны какты, Бәгырькәем.
Мин утырып хатлар язам Синең исемнәреңә, Син булмагач, серләремне Сөйлим таң җилләренә. Мәдинәм, гөлкәем, Сөйлим таң җилләренә, Бәгырькәем. 

Ниһаять, «артистлар»ның тамаклары карлыга һәм алар үзләренең сәләтләре белән мактануга күчәләр:
— Карале, егетләр, ничава гына икән безнең тавыш, полный ансамбль.
— А как же, без бит чегән арбасыннан төшеп калган шалтай-балтай малайлар түгел.
— Ие, авылларда концерт куярга гына чыгып китәсе.
— Монда стройкада саз ерганчы...
Бу тема тәмам булгач, Дөбәрис Габделнурдан сорап куйды:
— Энекәшең Газиз Казанга килмиме?
— Юктыр, ахры. Мин переговорга биргән идем, көттем бер сәгать, килмәде.
— Ә син баш механик белән сөйләшкән идең бугай.
— Әйе. Ул, алырбыз, бер урын бар, дигән иде...
Алар гәпләшкән арада, Миргаяз белән Фәүжңт юынып-кырынып керделәр.
Миргаяз, бритвасын тотып, Габделнур каршына килде.
— Булган булсын инде, яшьти, муенны кыр инде.
Картлачның чәчен төзәтүгә, яше килеп басты.
Бераздан егетләр киенә башладылар. Миргаяз кара костюм, ак нейлон күлмәк янына көрән төстәге капрон галстук та элеп куйды, зәңгәрсу шарф урап, яшел төстәге көзге пальтосын киде, башына бүреген чәпәде.
Фәүжәт тә «чын ясау жегет» булды: өстендә соры төстәге костюм, ак ефәк күлмәк, кара галстук, аркылыга буйлы кызгылт-яшел шарф, куе зәңгәр көзге пальто, дулкынланып торган кара чәчен бүрек белән каплады. Аның болай да кызгылт таза йөзе тагы да кызара төшкән, димәк, хәмер уртача буйлы, калынча таза яшь гәүдәсенә файдага киткән.
Миргаяз зарланып алды:
— Магазинда эшләпә юк. Язга хәстәрләп куясы булыр.
— Свердловскида бар иде.
Дөбәрис ул тарафка сеңлесенең туена барды. Габделнур аңа акча да биреп торган иде. Киенгән арада өйләнү хакында гәпләшеп алдылар.
Аннары чыгып киттеләр: Дөбәрис — абыйларына, Миргаяз белән Фәүҗәт
— ашханәгә.
Габделнур берүзе калды, форточканы ачып, бүлмәне җилләтте, урамга күз салды. Анда кар ява, бала-чага уйный, җир өсте ак, ә асфальт юл юеш. Ул да егетләр белән чыгып китәр иде дә, койрыгы бозга каткан — укуы җибәрми. Соңгы курста
Кулъяулыгым икәү иде, Берсе суларга акты; Икебезне ике якка Тормыш дулкыны какты. Мәдинәм, гөлкәем, Тормыш дулкыны какты, Бәгырькәем.
Мин утырып хатлар язам Синең исемнәреңә, Син булмагач, серләремне Сөйлим таң җилләренә. Мәдинәм, гөлкәем, Сөйлим таң җилләренә, Бәгырькәем.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
52
сынатмаска инде исәбе. Дөбәрис әйткән сүзләр исенә төште: «Син бу арада ул «эш» не ташладың әле». Ташлавын ташлап бетермәс, түз, йөрәгем, мин дә түзәм бит, дип, сабыр итәргә генә кала. Шулай да киноларга баргалый егет, әле күптән түгел «Катастрофа» дигән фильм карап кайтты.
Габделнур бүген укуына иркенләп тотына алмый иде әле. Чөнки кичә туганнан туган энесе Хәтфир вахтада язу калдырган иде, армиягә китәсе икән. Шуңа күрә ул да егетләр киткәч озак юанмады, өстенә кара төстәге көзге пальто һәм эшләпә киеп, Татвоенкоматка китте. Кайчандыр үзе дә шуннан хәрби хезмәткә алынган иде бит.
КППдагы сержантны көч-хәл белән күндереп (әле ярый хәрби билетын үзе белән алган иде, ярдәме тиде), эчкә керде. Район егетләрен — якташларын табып сораштыргач, шул ачыкланды: энесе койма аша сикереп чыгып сызган икән. «Мәһрүсә апаларда түгел микән?» — дип уйлады егет.
Каршыдагы ашханәдә тамак ялгагач, «Победа» кинотеатры янәшәсендәге кечкенә базардан күчтәнәч алып, янә Свердлов урамына төште. Татвоенкомат каршында алтынчы троллейбуска утырып, Жданов урамына — Мәһрүсә апаларына юл тотты.
— Ике көн элек кереп чыккан иде, бүген күренмәде, — диде апасы.
Кичке якта туганнан туган энекәше, бер иптәшен дә ияртеп, үзе килеп керде. Алар икесе дә уртача буйлы таза егетләр иде. Габделнур аларны күрше тулай торакның ашханәсенә алып керде, кибеткә дә сугылды, аннары бүлмәләренә алып кайтты. Миргаяз да өйдә иде.
Ул, армиягә китәсе егеткә карап, астыртын елмаеп:
— Әле өйләнмәгән идеңме? — дип сорады.
— Юк, — диде Хәтфир, абыйсының караваты янына утырып.
— Безнең авылда берәүне өйләнгәч алганнар иде. Хатыны урам буйлап болай дип такмаклап йөргән, имеш:
И балалар, балалар,
Атагызны армиягә алалар.
Элек тә уйнаштан туган балалар Тагы да ятим калалар.
Егетләр көлештеләр. Миргаяз «әкият» сөйләвен дәвам итте:
— Күрше авыл егете тужы өйләнеп киткән була. Өч елдан соң кайтса, түр башында өч бала утыра. Бу хатыныннан: «Болар кем балалары?» — дип сорый. Хатыны дулый: «Ничек кем балалары? Берсен киткәнче ясадың, берсен
— отпускыга кайткач...» «Ә өченчесе?» — дип төпченүен дәвам итә кичәге солдат. Бик аптыраткач, хатыны: «Тәки каныкты шул сабыйга! — ди. — Тыныч кына утыра бит, ярар инде, бәйләнмә, утырсын инде шунда...»
Тагын бүлмә яңгыратып көлешергә сәбәп табылды. Алар фотоальбом караштырган арада, Габделнур тиз генә табын корды. Өстәл янында сүз армия, өй хәлләре турында барды.
— Әткәй авырый, — диде энесе, — больниста калды.
Ул коридорга чыгып кергән арада, иптәше әйтеп өлгерде:
— Атасы үлгән инде. Минем йөргән кыз районда эшли, кичә телефоннан сөйләшкәнием, шул әйтте. Абый, үзенә сиздермә инде, тыныч кына китеп барсын.
Кыскасы, бераз каба торган гадәте булса да, эчкерсез, беркатлы, фронтның гына түгел, әсирлекнең дә ачысын татыган җизнәсенең шулай иртә китеп баруы Габделнурга бик кызганыч иде. Әтисен күмешергә кайта алмаган энесе дә жәл.
Шулай да Габделнур аның дусты белән килеште, авызына су капты. Чөнки энесе барыбер атасының җеназасына кайтып өлгерә алмаячак: бездә мәетне озак тотмыйлар. Икенчедән, кулында телеграмма булмагач ышанмаслар, аны барыбер җибәрмәсләр. Әгәр инде рөхсәтсез качып кайтып китсә, әле хәрби ант бирмәгән призывник булса да, эшне зурга җибәрүләре бар.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
53
Бераздан кузгалдылар.
Габделнур егетләрне Восстание урамындагы «Лакомка» кафесына алып керде, үзе йөгереп кенә «Светлана» кибетеннән бер акны эләктереп әйләнеп килде. Аннан кунаклар энекәшенең сабакташы — яшьтәше янына китәргә булдылар. Анысы Ветеринария институтында укый, төннәрен ниндидер бер конторда каравыл тора икән. Ул — түбән оч егете, Габделнурның беренче мәхәббәтенең энесе иде.
Аерылышканда Габделнур:
— Мә, монысын кесәңә тыгып куй, армиядә беренче чорда ашау җитми, кирәге чыгар, — дип, туганнан туган энесенә ун сум акча сузды.
— Рәхмәт, абый!
— Әйбәт хезмәт ит, исемеңә тап төшермә, безнең нәселгә кызыллык китермә. Бер синнән генә калмаган, солдатка бару — егет кешенең бурычы...
7
Иртән гаҗәеп куе томан иде, машиналар фараларын яндырып йөрде. Көндез табигать, көз ахыры булса да, үзенең бөтен гүзәллеген күрсәтте: кояш, җылы, хет яланөс йөре. Ә участокта эшләр, үч иткәндәй, гел кирегә тәгәрәде: трансформатор янып чыкты, ут булмады. Ниһаять, өйләдән соң барысы да көйләнде.
Кичке якта Габделнур конторга китте, чөнки төзелеш комитеты утырышына дәшкәннәр иде. Утырыш идарә башлыгы кабинетында узасы икән, ни өчен дигәндә, аңа партбюро әгъзалары да чакырылган һәм шуның өчен ул сирәк очракларда гына була торган берләштерелгән утырыш дип атала.
Идарә башлыгы, тәбәнәк, симез гәүдәле, йөзеннән кан чәчрәп торган Горохов, өстәл тирәли урнашкан кешеләрне күздән кичергәч:
— Афанасий Фёдорович, җыелып беттеләрме? — дип, үзенә иң якын урында, озын өстәлнең түр башында утырган партбюро секретарена мөрәҗәгать итте.
— Әйе, — диде Митрохин, чак кына калкынып.
Башлык утырган җирдән генә зур кулының юан бармакларына бер бит кәгазь алып эшкә кереште:
— Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: бүләкләр һәм премия бүлү. Сәгатьләр утыз данә. Кемгә бирәбез?
Конторның өске катындагы иркен бүлмәдә тынлык урнашты, ике катлы зур тәрәзә араларында кышкы йокыга талмаган булсалар, чебен очканы да ишетелер кебек.
Идарә башлыгы, чакырылганнардан кем генә авыз ачарга җөрьәт итәр икән дигән шикелле, кәгазьдән аерылып, киң битле башын күтәреп, җыелган халыкка усал гына карап алды һәм үз фикерен әйтеп тә салды. Күрәсең, аңа кемнеңдер ниндидер тәкъдим кертүе кирәк тә түгел иде. Хәер, каты күңелле түрәнең холкын яхшы белгән халык аннан узып сүз башламас та иде.
— Егермесен эшчеләргә бирергә кирәк, алар — безнең идарәнең төп көче, авыр йөкне тартып баручылар, — диде Горохов, салпы якка салам кыстыруны кирәк табып, чөнки бүлмәдә гади төзүчеләр байтак иде. — Сигезен — инженер- техник хезмәткәрләргә.
— Ә икесе? — дип сорады партбюро секретаре.
— Алары үземдә калып тора, кирәк кешеләр өчен, — диде башлык һәм, кәгазьгә карап алды да, сүзен дәвам итте. — Биш транзистрлы приёмник: икесен хәзергә үземдә калдырам, өчесен прораб һәм өлкән прорабларга.
— Алай гадел булыр микән соң? — дип сорады партбюро әгъзаларыннан берәү — монтажчы булып эшләүче ир-ат.
— Булыр, — диде идарә башлыгы, күзен дә йоммыйча, һәм, канәгатьсезлеген белдереп, чыраен сытты. — Егерме сәгатьнең унысын бригадирларга бирербез.
Ул шулай дип барчасының да авызын каплагач, ишек катындарак, дивар буена тезелгән урындыкларның берсендә утырган Габделнур үзен биредә артык кеше кебек
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
54
хис итте. Хәер, бер ул гына түгел, бүтәннәр дә шундыйрак халәт кичерә икән. Аның янында утырган ташчы — төзелеш комитеты әгъзасы
— пышылдап кына ризасызлыгын белдерде:
— Без монда — пешка.
Әйе, берәү дә йодрыгын кесәсеннән чыгарырга базмый — аның тавышы Габделнурдан башка бүтән берәү ишетерлек түгел иде. Егетнең армиядә, каравыл бинасында май бүлгән вакытлар исенә төште. Майны кем генә бүлсә дә, юрамалый гына әйтә торган гадәт бар иде: «Сиңа, миңа, тагын миңа, тегеңә...» Ә монда чын-чынлап шундыйрак бүлеш бара.
Аннары идарә башлыгы акча өләшергә кереште һәм бик коры тотты:
— Унике мең сум премия булачак. Шуның дүрт мең ярымы — эшчеләргә, трест белән УПТКга, стройбатка да өлеш чыгарырга кирәк... Калганы — конторскиларга...
Премия бүлүнең бөтен нечкәлекләрен Габделнур да, биредә утырган гади эшчеләр дә бик белеп бетерми иде. Шулай да алар күңелендә дә егетнеке шикелле уйлар пәйда булгандыр. «Трестка ни өчен бирелә? Тагы УПТК... Анысына, бәлки, ярыйдыр да... Бөтен кирәк-яракны алар аша алалар. Стройбат... Күрәсең, аларга төзү идарәләренең барысы да күпмедер өлеш чыгарырга бурычлыдыр. Хәер, трест дигәндә, бездәге контор хезмәткәрләре шикелле, төрле бүлекләрдә кәгазь белән эш итүчеләрне күздә тотарга кирәк бит. Димәк, аларга да тиеш. Ә шулай да кайсы оешмага күпме биреләчәге билгеледер бит. Нигә идарә башлыгы саннарын әйтми? Ә конторскиларга дигәне күпме? Анда утыручылар участокларда эшләүчеләргә караганда ун мәртәбә ким бит...» Бер яктан караганда, Габделнур — гап-гади эшче, аңа премиянең кая һәм күпме китәсен белүнең әллә ни хаҗәте дә юк сыман. Ләкин, икенче яклап килсәк, әгәр аны чакырганнар икән, әйтсеннәр иде. Ә болай... аларны — гади эшчеләрне санга сукмау була түгелме соң? Аннары егетне битарафлык хисе биләп алды. Ул премия суммасын белде ни дә белмәде ни — аннан гына нәрсә үзгәрә?!
Көн тәртибенә куелган мәсьәлә хәл ителеп, кимәленә китерү өчен куллар күтәртеп, әвеш-тәвеш китергәч, үз-үзеннән бик канәгать идарә башлыгы берләштерелгән утырышны ябарга да җыенган иде, әмма энергетик Сәгыйров
— партбюро әгъзасы — сорау биреп, аның ачуын кабартты:
— Дмитрий Гаврилович, пенсионерларга да өлеш чыгарып булмас микән?
— Нәрсәдән? — дип сорады башлык һәм тәбәнәк, әмма юан гәүдәсен көчкә урындыктан кубарып торып басты.
— Безнең әле тагын премия булачак бит, — диде Сәгыйров.
Горохов Сәгыйровны тотып ашардай булды: саргылт кашлары җыерылды, симез йөзе кызарып-бүртенеп чыкты, соргылт күзләрендә усал чаткылар кабынды, яңак мускуллары кыймылдап алды; юан муенын болай да кысып тормаган галстугын бушатыбрак куйды.
— Кем хисабына? Сине мәхрүм итимме соң? Әллә синең җитәкчеңне — баш механигыңнымы?.. Кулларыгызны күтәрегез — кем риза?
Билгеле, берәүнең дә үзенә дошманнар арттырасы килмәс, — куллар күтәрелмәде. Төзелеш комитеты рәисе, нидер әйтмәкче булып, тулы гәүдәсен урындыктан аерган иде, идарә башлыгы аңа, хатын-кыз булуы белән дә санлашмыйча, тәкәллефсез генә кулын сузып, имән бармагы белән төртеп күрсәтте.
— Утыр. Предприятие фондын мин тупладым...
Калганы әйтелмәсә дә, кабинеттагы һәркем җөмләнең икенче өлешен фаразлый иде: «...үзем ничек телим, шулай бүләм!»
Габделнур янында утырган ташчы, тагын баягы кебек пышылдап кына, үз сүзен кыстырды: «Теләсәм — кемнедер күтәрәм, теләсәм — кемнедер сытып изәм». Бу мәгълүм гыйбарә Габделнур күңеленә дә килгән иде.
Әйе, идарә башлыгы нәкъ моны кычкырып әйтмәсә дә, барысы да аның тел төбен
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
55
аңлады, шунлыктан берсе дә җилгә каршы төкерергә базмады.
Үзен барин кебек тоткан идарә башлыгы кабинетыннан һәммәсе, сөткә төшкән тычкан кебек, башларын иеп, теле кычытып торса да, үз сүзен әйтә алмаганга үрсәләнеп, әйтергә теләп тә мөмкинлеге булмаганга хурланып (чөнки һәркем идарә башлыгына бәйле: кем хезмәте белән, кем фатир чираты белән), оятларыннан бер-беренә күтәрелеп карарга кыймыйча, мыштым гына чыгып киттеләр.
...Габделнур йокыдан иртә уянды. Кичтән, «Сугыш һәм тынычлык»ның икенче китабын укып, бик соң гына яткан иде. Әллә бүлмәгә төшкән яктылык аның йокысын бүлдерде инде, югыйсә әле кояш чыкмаган. Тәрәзә төбендәге гөл ябалдашлары куе нарат агачын хәтерләтә. Күктә аксыл сирәк юка болытлар йөзә, йолдызлар күренә, аларга иш ай гына җитми, көнчыгыш тараф алсуланып бара. Күк гөмбәзенең түбәсе зәңгәр, кояш чыгышы өлеше — аксыл-сары, ә көнбатыш ягы — каралҗым, куе зәңгәргә тартым, ул тарафтагы болытлар кара кучкыл булып күренә, ә үзләре диңгездәге корабларны һәм тагын әллә ниләрне хәтерләтәләр. Менә атна инде көннәр җылы, аяз, яхшы, катырмый әле.
Егетләр, эштә төшке ашка барыр алдыннан, өчәүләп Дөбәриснең бер яртысын кәктеләр. Аңа сәгать бирәселәр, слесарь юри генә, юарга кирәк, дигән иде, дусты кыстырып та килгән.
Ашханәдән кайткач, Габделнур белән Дөбәрис буяучы-сылаучы кызлар янына кереп утырдылар. Бу бригада әгъзаларының яртысын кичә генә һөнәр училищесын бетереп килгән яшь кызлар тәшкил итә иде. Бытовкада җанлылык хөкем сөрә: өчәү домино уйный, берсе ирененә вазелин сөртә. Моны күреп, Дөбәрис төрттереп алды:
Шкатур, шкатур, Шкатурлары матур...
Бу такмакның бик нык буянырга яраткан кызларга әйтелүен яхшы белгәнгә, киселгән чәче маңгаена төшеп торган әлеге кыз да җавапсыз калмады:
— Үз иренем, кешенеке түгел, теләсә нишләтәм. Кысылма, кысылып калырсың. Әбәү, күзе шөкәтсезнең, дәрте ташыган ата хамелеонныкы кебек кып-кызыл.
— Көлмә кешедән, авызың өшегән.
Кызның тагын җавабы әзер:
— Көлсәң дә ярый синең ишедән.
Ике кыз җыр өйрәнәләр икән, егетләр кергәч тә тынып тормадылар.
Берсе:
— Кушымтасын беләбез, — диде дә, матур гына тавышы белән җырлап та күрсәтте:
Илдарым, Илдарым,
Булалмадым сөйгән ярың.
Дөбәрис гадәтенчә шаярып сөйләшә:
— Әле соң түгел. Мин өйләнмәгән.
Кызларның чөенке борынлысы, домино шакмагын кулында тоткан килеш, чытлыкланып, Габделнурга күз кысты:
— Ә бу абый?
— Ул да, — диде Дөбәрис.
— Ул — шәп баянчы, җырларны күп белә.
— Шулаймыни? — диде аларның кара кашлы, елмаеп торган алсу битлесе.
— Абый җаным, теге җырны өйрәт әле.
Габделнур да югалып калмады, уен-көлкеле гәпне дәвам итәргә булды:
— Син дигәндә — ике аягым идәндә, шырпы кабыннан сикереп төшәм. Безнең будкага үзең генә кер, өйрәтермен.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
56
Кызый иренен турсайткан булды, урынында кыбырсып алды:
— Ие, кергән ди, акылын кот икән.
Дөбәрис һаман үз амплуасында — шаярту-ирештерүендә:
— Кызлар, аның беренче куплеты менә болай:
Кашларың кара синең,
Күзләрең зәңгәр синең,
Зәңгәр күзләреңнән, иркәм, Их, кемнәр үбәр сине?
— Кит әле, бу ул җырныкы түгел, — диде буйга кыскарак, уймак кебек авызлы, түгәрәк битле икенчесе.
— Ә-ә, онытканмын, — диде Дөбәрис, күзләрен йомгалап, һәм җырлап- такмаклап әйтеп бирде:
Сулар сибеп үстердеңме,
Ап-ак икән шалканың,
Синең кебек гүзәл кызны
СССРда тапмадым.
Теге кыз тагын ризасызлык белдерде:
— Монда шалканның ни катнашы бар?
— Һи, шуны да аңламаска, кызларда икәү әле ул, — диде эскәмиядә утырган Дөбәрис, янәшәсендәге кызның калку күкрәгенә күз ташлап.
— И оятсыз да инде син, әйтермен бер сүз, онытмассың көзсез, — дигән булды кыз, иренен турсайтып. — Уеңда гел шул гына.
— Кызлар да шуны гына уйлый инде, — диде Дөбәрис, башын чак кына кыегайтып, иңнәрен сикертеп һәм мәзәк тә сөйләп алды: — Егет белән кыз кичен айга карап утыралар икән. Кыз сорый: «Син хәзер нәрсә турында уйлыйсың?» Егет әйтә: «Син уйлаганны». Кыз: «И кабахәт», — ди.
Көлештеләр.
— Абый, өйрәт инде, — дип ялынды кызларның берсе, Габделнурга нурлы күзен текәп.
— За ваши деньги — любой каприз.
— Бер сум җитәме?
— Аз. Алайса, яратам, дип әйт.
— Яратам, яратам, приходи к воротам, этебездән талатам.
— И булмады инде бу.
Тагын бераз тел чарлаганнан соң, Габделнур кызлар сораган җырның тулы текстын язып бирде. Кызларның башлары түшәмгә тиде.
Ахырда егет тагын сүзне уен-көлкегә борды:
— Матурым, моны кем өйрәтте, дип сорасалар, сер бирмә, үзем белдем, диген.
Өстәл янында бер кыз нидер язып утыра иде. Дөбәрис карап куйды:
— Нәрсә язасың? Егетеңә хаттыр инде.
— Хатын хат та, егетемә түгел, бертуган абыема.
— Өеңдә иркенләп язмасаң...
— Вакытым юк, кич институтка йөгерергә кирәк, соң кайтыла.
Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки бригада кызларының яртысыннан күбесе диярлек кайсы кайда укый иде.
— Абыең армиядәме әллә? — дип сорады Габделнур, аларның әңгәмәсенә кушылып.
— Юк. Ул Иракка эшкә китте, әллә кая җәһәннәмгә, — диде кыз, борчылып.
— Габделнур абый, кайда соң ул Ирак дигәннәре?
Егет кызны, мәктәптә география дәресе кермәдемени, дип оялтмады, ул илнең
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
57
кайда икәнен, нинди халык яшәгәнен әйтеп бирде. Ахырда, анда дөньядагы җиде могҗизаның берсе — Асылма бакча барлыгын да әйтте.
— Бакча борынгы Вавилонга карый, аны патша хатыны гүзәл Семирамида исеме белән бәйлиләр. Гаҗәеп матур бакча булган, бөек полководец Александр Македонский шунда күмелгән дигән фараз бар.
— Абый, син бик күп беләсең икән, безгә берәр дога да өйрәт әле.
— Әбиең өйрәтмәдемени?
— Үлеп китте шул.
— Тыңла, алайса: әлхәм шөкер, җилкәм чокыр, әлхәм тәбарәк, җилкәм тагарак... Йа Алла, йа кадыйр, йа бакый, йә рәхим, йә тәкъбир...
— И алдакчы... Андый дога булмый инде.
Көлештеләр. Алар арасында бер мари кызы да бар иде. Ул бик эшчән, тәртипле, пөхтә киенеп йөри, әле иннек-кершән якмый торган авыл кызы. Габделнур, көнбагыш чәчәгедәй сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле, эш киеменнән дә зифа буе беленеп-сизелеп торган бу чибәр кыз белән сөйләшеп утырырга, алар халкының гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре хакында сораштырырга ярата иде. Кыз бик теләп аның сорауларына җавап бирә. Әле беренче курста ук узган этнография фәненә мәхәббәте-ихтирамы көчле булган егет аларны зиһененә сеңдерә бара. Мәсәлән, мәҗүсилектән чыгып бетмәгән марилар, җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга урманга керер алдыннан, Тәңредән гафу үтенәләр икән: «Рас син безгә гомер биргәнсең икән, син аны сакларга да мөмкинлек бир. Без тукланырга җитәрлек кадәр генә синең нигъмәтләреңне алабыз». Агач кискәндә дә шулай итәләр. Бик яратып үрдәк асрыйлар икән, чөнки ул — җир, су һәм һаваны берләштерүче. Яраткан шөгыльләре — умартачылык.
Бүген Габделнур домино уйнаучы кыздан үзләренчә берничә сүз әйтүен үтенде.
— Нинди сүз? — дип сорады кыз, егеткә зәңгәр күзләрен төбәп.
— Исәнләшү сезнеңчә ничек була?
— Салам.
— Бәй, бездә дә яшьләр бер-берсенә «сәлам» диләр бит. Ә сау бул?
— Чевёрын.
— Рәхмәт?
— Тау.
— Кызык икән. Ә бездә «тау» биек калкулыкны, русча «гора» дигәнне аңлата. Ә «мин сине яратам» ничек була?
Кызның болай да алсу йөзе кып-кызыл булды, күз керфекләре генә түгел, башы да түбән иелде, домино шакмакларын тоткан сул кулын өстәлгә салды, уңындагы шакмакны куйганда буталып бетте.
«Әллә моның күңелендә миңа карата берәр нәрсә бар микән?» — дип уйлап алды Габделнур.
Бу чибәр кыз үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Бервакыт ул марича «Канде шинча» («Зәңгәр күзләр») җырын җырлаганда һәм, үзләренчә тыпырдап, кызлар белән түгәрәктә «Кандыра» биюен биегәндә, Габделнур аңа баянда уйнаган иде. Әлбәттә, алдан идарәнең кызыл почмагында бер-ике тапкыр репетиция ясадылар. Шул чакта ук егет кызның ярату катыш сокланулы карашын тойган кебек иде. Ләкин ул моңа артык игътибар итмәде.
Ул арада аларның сүзләренә колак салып утырган бөтеркә чәчле бер кыз, турыдан ярып:
— Сине яратуын әйтсенме? — дип төрттереп алды.
Аның шулай бергә эшләгән дустының хисләренә тупас кагылуын, шәрран яруын өнәмичә:
— Мин гомумән сорыйм, — диде егет, мари кызын уңайсыз хәлдән коткару өчен. — Чөнки марилар угро-фин төркеменә керәләр.
— Анысы нәрсә? — дип сорады әлеге кыз.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
58
Габделнурга аңлатып бирергә туры килде:
— Халыклар төрле төркемнәргә бүленәләр: сез — славяннар, без — төрки теллеләр, ә алар — угро-финнар. Алар төркеменә мордва, удмурт, эстон, фин, венгр һәм башкалар керә...
Мари кызының дулкынлануы басыла төште, ул акрын гына үзләренчә әйтте:
— Мый тыйым йоратем.
— Нәрсә дидең?
— Сез сораганны әйттем.
Габделнур, баш иеп, рәхмәтен белдерде:
— Тау.
Кыз елмайды. Аны уңайсыз хәлгә куймас өчен, егет теманы үзгәртергә мәҗбүр булды, ашау-эчү ризыклары турында сораштыра башлады.
Егет үзен вәсвәсәгә бирелүдән һәм нәфис, әле дөнья күрмәгән, ышанучан кызны нәрсәгәдер өметләндерүдән — күңелен җилкетүдән шикләнә иде. Бу гөнаһсыз бала үзенең эштә уңганлыгы белән дә, үз-үзен тотышы, җилбәзәк булмавы белән дә теләсә кайсы егет-җиләннең күңелен җәлеп итәрлек. Ә Габделнур, яше барган саен, үзенә кем кирәген аныграк төшенә бара иде.
Ишектә ашханәгә киткән кызлар пәйда булды. Алдан, бәбкәләрен иярткән ана каз кебек, кырык-кырык биш яшьләрдәге бригадир апалары, аның артыннан яшь кызлар керде. Боларына — монда калганнарына — сөттә генә пешкән коржик, майда кыздырылган итле пәрәмәч һәм өчпочмак рәвешендәге кәгазь каплы сөт алып кайтканнар иде.
— Ярый, кызлар, тәмләп ашагыз, — диде Габделнур, будка уртасындагы зур өстәл яныннан кузгалып. — Без карап торсак, йә авызыгыз оялыр.
— Бер капканда күп капмагыз, — диде Дөбәрис, елмаеп.
Егетләр чыгып барганда, бер ачы теллесе әйтеп калды:
— Гаепләп китмәгез инде...
Дөбәрис, аның кинаясен аңлап, артына борылды.
— Ярар, икенче юлы күрсәтерсез.
Кызлар бытовка яңгыратып көлешеп калдылар.
Егетләр үзләренә кереп утырганнар гына иде, берәү кереп:
— Күтәргеч эшләми, — диде.
— Мотор әйләнәме соң? — дип сорады Дөбәрис.
— Әйе.
Слесарь (ул будкада, «черем итәм» дип, кызлар янына кермичә калган иде):
— Эләктерми инде, алайса, — диде. — Йә муфта, йә шпонка кырылган.
Өчесе чыгып киттеләр. Габделнур будкада калды. Озак та үтмәде, механик килеп керде.
— Градирняга күтәргеч алып килдем, — диде ул. — Прорабский бикле.
— Алар шунда булырга тиеш, — диде Габделнур һәм механик белән чыгып китте.
Габделнур шакыгач, бераздан ишек ачылды. Эчкә үттеләр. Участок башлыгы — өлкән прораб — түрдәге өстәл башында тешен каезлап утыра. Прораб телефоннан сөйләшкән булып кылана — авызына сөяк капкан эт шикелле, телефон трубкасын аркылы тоткан. Дивар буендагы урындыкларга ике бригадир һәм мастер кунаклаган. Күрәсең, качып-бикләнеп салып утырганнар, бишесенең дә йөзләре бурлаттай кызарган; бүлмә аңкыган — аракы һәм кипкән балык исе таралган; табынын җыеп өлгергәннәр, бары өстәлдә ипи валчыклары гына калган.
Механик белән исәнләшкәч, аның ни өчен килгәнен белгәнлектән, өлкән прораб әле быел гына эшли башлаган мастердан сорады:
— Багана утырттыңмы?
— Юк әле.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
59
Сүз электр линиясе сузу өчен кирәкле баганалар турында бара иде. Участок башлыгы мастерга каты бәрелмәде, балта осталары бригадирына кешеләр бирергә кушты.
— Бүген үк әзер булсын.
Бераздан механик белән Габделнур урамга чыктылар.
Тулы гәүдәле, түгәрәк битле, кырык яшьләр тирәсендәге механик ачу белән әйтте:
— Мин моны баш инженерга җиткерәм. Миңа барыбер, механизмнар аларга кирәк.
Механикның нилектән шулай усал телләнүенең сәбәбен Габделнур чамалый иде. Ул, ике ел Ливиядә эшләп, шактый мая туплаган, чекларына Мәскәүнең «Берёзка» кибетеннән кием-салым гына түгел, «Москвич» машинасы да алып кайткан; фатирны киткәнче үк алган булган; димәк, кендеге боларга бәйле түгел, хәзер теләсә кем белән аяк терәп сөйләшә ала.
— Ярар, әйтеп торма инде, — диде Габделнур, чөнки аңа әле бу участокта эшлисе бит. — Линия сузарбыз. Чыбык һәм ыргаклар белән тәтәйләр кирәк.
— Китерермен, — диде өс-башын бик чиста йөртә торган механик, аяк астындагы пычрак суга басмаска тырышып.
Ул да юашлана төшкән иде, ахрысы. Механик киткәндә, Габделнур машина әрҗәсенә ватык вибратор һәм янып чыккан трансформатор салып җибәрде.
Аны озаткач, электрик янә прорабскийга керде. Анда фәкать участок башлыгы гына калган һәм ул, кара чәчле башын өстәлгә салып йоклап утыра иде. Егет, алай-болай уянса дип, ишек катындагы электр мичен рәтләгән булып маташты да чыгып китте.
Смена тәмамланыр алдыннан Дөбәрис, прорабскийга кереп, бәйрәмгә каршы көннәрне кемнәр ничек эшлисен белешеп чыкты. Шуңа карап, электриклар да эш бүлештеләр һәм кемнең кайчан чыгасын прорабка әйттеләр.
8
Габделнур бу арада гел багана башында булды һәм аңа салкын тиде. Иртән тора — хәле юк, тамак төбе авырта, йөрәге еш тибә, томау төшә. Кичкә исә томау тагы да көчәя, еш һәм бик каты төчкерә — күкрәге яңгырый, авырттырып- чәнчеп ала, борыныннан өзлексез су ага, колагы чатный. Кулын башына тидереп карый — кап-кайнар. Төнлә дә интегә: әле тегеләй, әле болай ята, әмма йоклап китә алмый. Колак төбендә тавыш: алачыкта тимерчеләр эшләгән кебек: берсе потлы кувалда белән гөрс-гөрс бәрә, ә икенчесе бәләкәй чүкеч белән чүки. Аптырагач, егет торып утыра. Утырса, колагы шаулый — малай чакта, кыш көне телефон баганасына башыңны терәсәң, шулай шаулый торган иде.
Ул кура җиләге кайнатмасы (рәхмәт егетләргә, Габделнурның үзендә андый затлы ризык юк иде) белән чәй эчеп, төренеп ятты. Әмма барыбер йокыга китә алмады, аптырагач, кулы белән колакларын ышкыды, маңгаен тотып торды, төчкерде, ютәлләде; койкасы шыгыр-шыгыр килә, бүлмәдәге егетләргә дә йокы бирми — алар да тынычсызлана.
Габделнур сәгатенә күз салды — өч тулып килә икән, ничек тә саграк кыланырга тырышып, ятагыннан торды, чыгып керде, тагын чәй эчте. Җылы киенүенә карамастан, свитер, спорт чалбары һәм йон оекбашка гына ышанмыйча, ике кат одеял өстеннән пальто да ябынды. Аның моңарчы болай каты чирләгәне юк иде шикелле, ә хәзер өзлексез тәне кызыша, башы ярыла, колагы чәнчи, төкерек йотуы авыр — бөтенесе берьюлы килеп бөялде.
Миргаяз уянды, башын күтәреп сорады:
— Чәй куйыйммы? Эчмисеңме?
— Рәхмәт! Эчтем.
Бүлмәдәше чыгып керде дә, одеялын башыннан бөркәнеп, бөгәрләнеп ятты. Озак та үтмәде, аның тигез ритм белән сулыш алуы ишетелде, димәк, йокыга киткән.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
60
Авыру урамнан төшкән ай яктысына, тәрәзә төбендәге гөлләргә, көзгегә, чәйнеккә, абажурга, аклы-каралы диварга бик озак карап ятты...
Икенче көнне, хәле булмаса да, янә эшкә китте. Дөбәрис аның хәленә керергә тырышты.
— Үзем эшләрмен, — диде ул.
Габделнур ялындырмады, юк, үзем эшлим, дип атлыгып тормады: урамда туңа, аяк атлавының да рәте юк — исерек кеше кебек чайкалып китә, тез буыннары тотмый, төчкерә, колаклары чәнчешә, тәне кызыша иде.
Төштән соң ул тагын завод поликлиникасына китте (төзүчеләр шунда беркетелгән иде). Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, кичә генә күренеп киткән авыруның бүген карточкасы юкка чыккан.
Егет аптырады.
— Ничек инде? Мин аны үзем белән алып китмәдем ләбаса.
— Юк бит.
— Эзләгез.
— Мәгез талон.
Әмма табиб аны кире борып чыгарды:
— Карточка кирәк.
Габделнур регистратура тәрәзәсенә башын тыгып ризасызлык белдерде:
— Нишләп мине арлы-бирле йөртәсез?
— Яңаны язып бирәм, ачуланмагыз, зинһар. Гаеп бездә.
Егет кабат табибка керде.
— Ике колагың да шешкән, — диде оториноларинголог. — Каяле, борыныңны һәм тамагыңны да карыйк.
Пациент дәшми генә утырды, ул бераз тынычланган иде инде.
— Бүген эшләдеңме? — дип сорады табиб.
— Әйе.
— Ә иртәгә?
— Барам.
— Юк, эшкә барма. Хәлең яхшырса да ашыкма, өзлегерсең. Больничный бирәм, дәвалан.
Кайтышлый шәфкать туташы кулына тоттырган рецепт кәгазе белән кирәкле даруларны алып, егет дүртенче каттагы бүлмәсенә көч-хәл белән менде, чишенеп, дарулар эчеп, караватына ауды.
Колагы авыртуга чик-чама юк: кемдер берәү без белән кадаган кебек; аркасы да сызлый. Бәдрәфкә барырга дип чыккан иде, кире керде: теше-тешкә тими, шак-шок бәрелә — тәне калтырый башлады.
Егетләр кайтты. Алар да аптырады, ни кылырга белмиләр. Өстенә пальто кигертеп, сабый баланы биләгән кебек төреп яткырдылар.
— Йокла, бәбием, йокла, — диде Миргаяз, шаяртып.
Әмма барыбер авыруның туңуы басылмады. Аннары егетләр чәй кайнаттылар.
Миргаяз стаканга бер калак май салды:
— Мәле, эчеп җиппәр әле, сикереп торырлык булсын.
Кайнар чәй эчерткәч, колагына һәм борынына дару салдылар; төймәне Габделнур үзе йотты, янә ятты.
Фәүҗәт сорап куйды:
— Врач нәрсә диде соң?
— Монысы әйбәт кенә карады, — диде Габделнур, төкереген көчкә йотып.
— Кичәгесе, зараза, юньләп карамады.
Бераздан Миргаяз кибеттән урап кайтам дип чыгып китте. Ә яшь егет янына шәкерт дуслары — курсташлары керде. Алар өчесе дә төзүче-инженерлар институтының беренче курсында укыйлар.
Берсе — өлкәнрәк, утыз яшьләр тирәсендә, өйләнгән; өстендә куе зәңгәр костюм,
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
61
ачык сары төстәге күлмәк; ябык йөзле, чәче кыска, калын таза гәүдәле, эре сөякле, куллары күбрәк лом, балта, кувалда өчен яратылган, ахры, каләмне бик уңайсыз тота; аңа уку да бик авырлык белән бирелә булса кирәк.
Икенчесе — кечкенә гәүдәлесе — вак шакмаклы яшел күлмәктән, аның җиңнәрен сызганып куйган, ачык изүеннән йонлач күкрәге күренеп тора, аның юан беләкләрен дә кара төк баскан, озын чәче маңгаена төшкән, бер кулы белән яңагына таяна, икенчесендә — карандаш.
Алар өчесе дә өстәл өстенә иелгәннәр. Ә анда сызым кәгазе, ике-өч төрле каләм, тимер өчпочмак, сызгыч, бозгыч, мамык кисәге, кыска линейка, циркуль, китап-дәфтәрләр.
Фәүҗәт, арада иң яше булса да, — укытучы ролендә. Мөгаен, курсташлары, аның быел гына мәктәп партасы арасыннан чыгуын, зиһене әлегә сыра-хәмер ише нәрсәләр белән агуланмаган булуын да искә алып, аңа тулысынча ышаналар
— белем дилбегәсен аның кулына тапшырганнар. Читтән караган кешегә шулай тоела, һәрхәлдә, Габделнур башына шундыйрак уй килде.
Урта мәктәптә төпле белем алган егетнең һәр хәрәкәтендә сабырлык, һәр нәрсәнең күләмен, үлчәмен төгәл чамалау сизелә. Юкка гына иптәшләре аңа тартылмыйдыр. Ул киң күңелле, һичкайчан аларга караңгы чырай күрсәтми.
— Бу плоскостьтанмы? — дип сорый студентларның берсе һәм эш дәвам итә...
...Габделнур үзенең авылда, җидееллык мәктәптә укыган чакларын исенә төшерде. Кем яхшы укый, аңардан күчерәләр, ярдәм сорап, аңа мөрәҗәгать итәләр иде. Гадәттә, кызлар арасында алдынгыраклар күбрәк була, хәер, малайлар — шуклар арасында да «башы эшли» торганнар табыла. Габделнур да начар укымады, шуңа күрә дәрәҗәсе ярыйсы ук иде.
Ул авыру хәлендә тулай торак бүлмәсендәге эшче-студент ир-егетләргә карап ята. Адәм баласы бертөрле генә түгел шул: кемдер мәҗбүр иткәнгә генә укый, ә кемдер — күңеле кушканга. Менә боларны да берәү дә мәҗбүр итми бит, ә тырышалар-тырмашалар — фән кыясын кимерәләр.
Ул үзе бүген кулына китап алмады диярлек, чөнки хәрефләргә, юлларга карагач, башы авырта иде. Ул бермәлне ирексездән уйлап та куйды: «Их, бер йөреп кайтырга, кызлар янына барырга, берәрсен кочарга иде. Басылмас иде микән авыртуларым...» Аннары үзе үк шул юләр уйлардан көлеп тә куйды, үзен үзе юатты: «Чирдән терелгәч тә, берәр кыз табам...»
Габделнур янә егетләргә карый. Фәүҗәт каләм белән башын кашый, борын тарта, сызганын резинка белән бетерә, торып баса, өчпочмак тота һәм икенче карандаш алып иелә-бөгелә, сыза. Фәүҗәтне өлкән курсташы алыштыра: сыза, резинка белән бетерә, мамык белән сыпырып ала, күрәсең, чистарта, кулбашын кашый, сызгырып та куя...
Үзләре һаман сөйләшәләр:
— Бер N монда килеп чыга. Аңладыңмы?
— Әйе.
— Горизонтальный үткәрәбез, фронтальный кала. Менә горизонтальныйның размерын алабыз...
Өченче егет тә каләм ала. Бармагы белән борынын ышкый, идәнгә аягын шапылдата, ютәлли, тамак кыргалап куя, гәүдәсен турайтып билен яза, каләмен ташлый, сызымын күтәреп карый, Фәүҗәткә бирә. Янә эшкә керешәләр.
Ул арада кибеткә дип чыгып киткән Миргаяз кайтып керде. Печенье алган. Немецча сөйләшә, димәк, кызмача.
— Әен фихтен баум, штеет әйн зам. Дуслар бар икән. Гутен таг.
Күрешеп чыга. Чишенә.
— Гутен абенд, — дип аны төзәтте Габделнур. — Кич инде.
— Ә, шулай бит әле, кич җиткән икән, — диде йөзе кызарган Миргаяз да, елмаеп. — Синең янда белер-белмәс башың белән бик күп сөйләшеп булмый. Шулай инде,
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
62
укыган кеше — чукынган кеше.
Ул өс киемен салгач, тагын теленә салына башлады:
— Опять эшләр хөрти, — диде дә, кулына сабын-сөлге тоткан килеш бүлмә уртасында тукталып калды.
— Нәрсә булды? — дип сорады студентларның өлкәне.
— Америкада бер карчыкның кәҗәсе үлгән, — диде Миргаяз һәм ишеккә юнәлде.
Егетләр, аның шаяртуын аңлап, көлештеләр дә янә эш белән мәшгуль булдылар.
Миргаяз чәй эчеп алды, Габделнурны да печенье белән сыйлады, аннары койкасына барып утырды.
Егетләрнең бүгенгә эшләре тәмам икән.
— Бетте, — диде кечкенә егет, — дүрт мәсьәлә чишелде.
Фәүҗәт аларны озатып керде.
Габделнур ул егетләргә сокланып калды. Хәер, кем нәрсәгә сәләтле бит. Болар төгәл фәннәрне әйбәт белә, Габделнур тарихны, әдәбиятны ярата. Ул Толстойның «Сугыш һәм солых» романын кулына алган иде, Андрейның бәхет турындагы сүзләренә тап булды: «Тормышта мин ике төрле генә чын бәхетсезлек барлыгын беләм: вөҗдан газабы һәм авыру. Бәхет — менә шушы ике бәхетсезлекнең булмавы дигән сүз генә. Шушы ике бәхетсезлеккә очрамаска тырышып, үзең өчен генә яшәргә кирәк. Хәзер минем төп теләгем менә шул гына...» Ләкин аңа Пьер каршы төшә, мәхәббәт, үз-үзеңне корбан итү кебек төшенчәләрне китерә. Кыскасы, алар бәхәскә керәләр...
Габделнур алар яшәгән чорны, аларның мохитен күз алдына китерде. Болар барысы да дворяннар, граф, кенәз, бай балалары, тормышлары җитү, теләсәләр, хәрби булалар, теләсәләр — гражданский, һичбер вакыт мохтаҗлык кичермичә яшиләр. Чөнки алар өчен, аларның шулай типтереп яшәүләре, балда-майда йөзүләре өчен йөзләгән крестьяннар авылы-авылы белән бил бөгә, тир түгә, үз имениеләренә алар ял итәргә, киек җәнлекләр ауларга гына барып кайталар, ә торулары — Петербургта һәм Мәскәүдә.
Ә монда, тулай торакта... Габделнурның кабат башы чатный башлады, һәм ул китабын ябарга мәҗбүр булды.
9
Габделнурның курсташларыннан фәкать бер-ике кеше генә укытучы. Староста, мәсәлән, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән хәрби кеше, бүгенге көндә хезмәт белән төзәтү колонияләре идарәсендә; бер егет комсомолның өлкә комитетында инструктор; бер хатын Югары Советта... Араларында Габделнур кебек гади эшчеләр дә байтак. Электән калган мәкальдәгечә, укып мулла булмассың, чукып карга булмассың, дисәләр дә, безнең халыкта аң-белемгә омтылыш, ихтыяҗ көчле. Руслар, гомер яшә, гомер буена укы — юләр булып үләрсең, дип тә җиппәрәләр бит әле. Әмма барыбер егет-кызларның күбесе, яшь агач кояшка, яктыга авышып үскән кебек, югары уку йортларына керергә омтыла. Бер яктан, белемгә сусау тартса, икенче яктан, дипломлы яшь кешенең алга таба үсеш перспективасы бар.
Мәктәпләрдә практика узганнан соң, һәркем үзенчә бер нәтиҗә ясады булса кирәк, укуны тәмамлагач дәвам итәчәк хезмәт юлын, тормышын ачыграк күзаллый башлады. Коридорда яки занятиеләрдән кайтканда, мондыйрак фикерләр ишетелгәли иде:
— Миннән укытучы чыкмас, ахры. Моның өчен сәләт кирәк.
— Әзме-күпме сәләт һәр эштә кирәк инде ул анысы.
— Юк, монда баланы тәрбиялисе дә бар бит әле. «Педагог» сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә, баланы алып баручы, тәрбия кылучы мәгънәсенә ия бит.
— Шулаен шулай да, кичке мәктәптә укытсаң, аларны инде тәрбиялисе юк.
— Әйе, алар үзләре сине тәрбиялиләр.
Кемдер җитди, ә кемдер шаярткан булып фикер йөртә:
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
63
— Холкым мәктәпкә батмый. Түземлек тә, сабырлык та юк миндә, йә берәр тәртипсезен кыйнап ташлармын, бәладән баш-аяк.
— Мин ел саен бер үк китапларны укып, иске темаларны сөйләп, һаман бер балык башын чәйнәп утыра алмам, ахры. Мин үзгәреш яратам.
Кыскасы, һәркем үзенчә фикер йөртә, киләчәккә планнар кора. Фәкать мәктәптә укытучы булып эшләүчеләр генә икеле-микеле уйда түгел: аларның барыр юлы билгеле һәм тип-тигез — күптән сайланган.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
Габделнурның еш аралаша торган бер курсташы медицина инструментлары заводында токарь булып эшли иде.
— Бездә югары квалификацияле токарьлар берничә генә, — диде ул, үзара гәпләшкәндә. — Эш авыр, төгәллек сорый. Аның каравы хезмәт хакы әйбәт
— аена биш-алты йөз. Ә мәктәптә мин ул акчаны алаламмы? Юк, билгеле. Узган ел кооператив фатир алдык, ел саен түлисе бар.
Практика узганда, Габделнурга мөгаллимлек һөнәре ошады. Бигрәк тә яшь буынга, дәреслекләрдән тыш та материалларны файдаланып, үз халкының язмышын искә алып (Шәйгазамов белән әңгәмәнең тәэсире), тарихны киңрәк һәм тирәнрәк укыту теләге уянган иде. Тарих
— халыкларныкы, тарихчылар — патшаныкы, дигән гыйбарә бар бит. Әлеге дә баягы патшалар кушуы буенча гына язылган тарих укытмас иде ул. Үзебезнең кем икәнлегебезне — бөек халык, заманында дәүләт тоткан халык булуыбызны, телебезнең дә Русиядә икенче дәүләт теле дәрәҗәсендә (Пётр Беренче үз янында тылмач тоткан, бик күп дворяннар-зыялылар татар телен камил белгәннәр) йөрүен балаларның аңына сеңдерер иде. Ленин бабайның бер хезмәтендәге «Россиядә укымышлылык буенча татарлар беренче урында торалар» дигән юлларны укып күрсәтер иде. Ул бу фәнне ярата, чөнки, борынгы римлылар әйтмешли, тарих — тормыш укытучысы. Укытучы димәктән, университетта бер профессор аларга гел әйтә иде: «Яхшы мөгаллим аңлата, ә бөек мөгаллим рухландыра». Габделнур укучыларны дәртләндерә, илһамландыра алыр иде микән? Анысы билгесез, ләкин, һәрхәлдә, төшеп калганнардан булмас, балаларга әйбәт сабак бирүче булыр иде. Кызык, авыл мәктәбендә укыганда, әбиләре гел «сабак» дип сөйләшәләр иде: сабакка бардыңмы, сабагыңны кара, сабагыңны укы, сабагыңны онытма. Нинди мәгънәле сүз икән бит ул...
Әмма тормышның күзгә күренеп тормаган яклары, үз кануннары бар шул. Аңа хәзер егерме җиде яшь. Шуның унөч елы (армияне дә кертеп) тулай торакта узган. Анда аның чордашлары-яшьтәшләре елдан-ел сирәгәя, алар урынына яшь-җилбәзәк килә. Габделнурга инде алар белән кызык түгел. Аннары, башлы-күзле булырга да вакыт җиткәндер. Авылга кайткан саен (ә ул анда еш кайта), әти-әнисе дә читтән суктырып булса да, моны искәртәләр. Ә кайда яшәргә? Ярар, күңелеңә хуш килгән кыз очрады да ди. Сөйгәне Рәйсәнә кебек үк булмаса да, кай ягы беләндер аны хәтерләткән, холык-фигыле белән аңа тартым гүзәл бер фәрештәгә юлыктың ди. Хәер, аның Рәйсәнәгә бөтенләй охшамавы да бик ихтимал — һәр хатын-кыз үзенчә матур, ир-ат күңелен үзенчә җәлеп итә бит. Аның уңай якларын күрә белергә генә кирәк. Яисә башыңны югалтыр хәлдә, Ләйләсенә мөкиббән киткән Мәҗнүн кебек, аңа фанатикларча гашыйк булырга гына кирәк. Әйе, шул кыз белән матур гына йөреп, гаилә кору хакында да килештең ди. Тыйнак кына итеп туен да уздырырсың. Ә аннары?.. Кайда торырсың? Кая барып сыенырсың? Казанда, әйдә, килен балакай, төкле аягың белән, дип көтеп торган атаң-анаң йорты юк. Икең ике тулай торакта чиләнергә, баллы көннәрнең тәмен җибәрергә, кавышу минутларын көтеп газап чигәргәме? Ю-ук... Урыслар, с милым и в шалаше рай, дип әйтәләр әйтүен. Ләкин шәһәрдә, Разлив күле буенда качып яткан Ленин бабай кебек, шалаш та корып булмый бит әле.
Бөтен Союзда яңгыраш тапкан төзелештә эшләүчеләрнең киләчәккә өмете бар: заводта яңа комплекс кора башлауга, генподряд һәм субподряд оешмаларга, торак өчен дип, күпмедер күләмдә акча бүленә, һәм төзү идарәләрендә һәр елны фәлән хәтле яңа фатир бирәләр; кемнәрдер, гаилә ишәйгәч, кечесеннән зурга күчә, аларныкы да чиратта торучы яшьрәкләргә кала... Шулай итеп ел 64
саен чират алга баруын дәвам итә. Габделнурның да киләчәге гел үк өметсез түгел. Ә мәктәптә?.. Егет андагы хәлләрне тәгаен белми белүен... Хәер, аны сораштырып була. Ләкин һавадагы торнага алданып, кулдагы чыпчыкны ычкындыру ярамастыр.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
— ...Мин дә төзелештән тиз генә китмәмдер, ахры, — диде ул һәм курсташына хәлне аңлатты.
Шунда Рәйсәнә әйткән сүзләр хәтерендә яңарды: «Бу дөньяда кешеләр үз дигәнчә генә яши алмый...» Әйе, теләк бер нәрсә, ә тормыш чынбарлыгы, яшәеш башкача хәл итә... Жан-Жак Руссо бугай: «Кеше ирекле туган, асылда исә, ул һәр җирдә зынҗырлы», — дигән.
Ә беркөнне, гыйнвар башында, взнос түләргә кергәч, егетне партия оешмасы секретаре Митрохин үз бүлмәсендә тоткарлады.
— Клавдия, син бераз һава сулап кер, — диде ул кадрлар бүлегендә эшләүче хезмәткәргә. — Бухгалтерия кызлары белән ләчтит сатыгыз. Без Гаделҗанов белән гәпләшеп утырыйк әле.
Дәшми-тынмый нидер язып утырган хатын, ярар, диде дә чыгып китте.
Митрохин иң әүвәл, урыныннан торып, зур тәрәзәнең форточкасын ачты, папирос кабызды, калын иреннәре белән тәмәке суырды, төтенен тышка таба өргәч, урынына утырды, өстәлдәге көл савытын үзенә якынрак китерде.
Бүтән вакытта аңа фамилиясе белән генә эндәшә торган Митрохин бүген егеткә исеме белән дәште һәм алдагы планнары белән кызыксынды:
— Тагын ярты ел укыйсың калды. Көндезгедә укыган студентларга биргән кебек, сезгә юллама бирмиләр, кая да булса мәҗбүри җибәрмиләр бит. Язмышыңны үзең хәл итәсең.
Әлегә Габделнурның төпле, анык бер планы да юк иде. Кая да булса китәргә дә исәбе юк. Митрохин белән ул ачыктан-ачык, кем әйтмешли, кәртләрне уртага салып сөйләште:
— Афанасий Фёдорович, сез миңа беренче көнне үк, ата бурсык кебек ялгыз башың яшәмәссең, гаилә корырга кирәк булыр, дигән идегез.
— Әйе, хәтерлим, — диде элекке офицер, янә төтен өреп.
— Яшь бара. Тиздән егерме сигез тула. Тулай торакта яшәү дә туйдырды. Камыт кияр чак җиткәндер дип уйлыйм.
Митрохин үткер күзе белән егеткә төбәлде, карашында кызыксыну һәм теләктәшлек чагыла иде. Ирен читләре белән генә елмайды:
— Камыты бармы соң?
— Әлегә юк.
— Муены булса, анысы табылыр. Эш турысында ничек?
— Мин идарәдән китәргә җыенмыйм.
Егетнең җавабы Митрохинга ошады ошавын, ләкин ул, армиядә хезмәт иткәндә дә, биредә кадрлар бүлегендә эшләгәндә дә, кешеләрне күп күрде, төрлесен очратты. Шуңа күрә аның һәр әйткән сүзгә ышана торган гадәте юк. Кат-кат, урап-урап сораулар биргәч, сөйләштергәч кенә, ул тиешле нәтиҗә чыгарырга өйрәнгән. Дөрес, Гаделҗанов урамнан кергән кеше түгел, сыналган егет. Шулай да ул үзен кызыксындырган сорауларны бирмичә кала алмый, шик-шөбһәгә урын калмаслык булсын.
— Электрик булып эшләрсеңме?
— Әйе, — диде үз-үзенә нык ышанган Габделнур.
— Югары белем беләнме?
— Ә кая барыйм, туры килер.
Митрохин тулы гәүдәле булса да, бик хәрәкәтчән кеше, гаскәри хезмәт үз тәэсирен җуймаган иде әле. Урыныннан торып, кулларын артка куеп, ишекле-
3. «К. У.» № 9
65
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
66
түрле йөренде, кабат үз урынына чөмәште, тәмәкесен сүндерде. Янә егеткә туры карады:
— Әгәр эшче югары белем ала икән, ул үсәргә тиеш. Төзүче-инженерлар институтын бетергәннәр белән мәсьәлә тиз хәл ителә: мастер, прораб... Шуның өстенә бүтән идарәләр, трест бар — һәркемгә урын табыла. Ә син гуманитар белем аласың. Мин сине күптәннән күзәтеп киләм: белемең җитәрлек, эш яратуың да мәгълүм, тәртип бозганың юк. Баш механик та, энергетик та синнән канәгать, җәмәгать эшенә дә салкын карамыйсың. Кыскасы, син безгә кирәкле кеше һәм сине дөрес, тиешле урында файдаланырга кирәк дип уйлыйм.
Митрохин Гаделҗановның төзелеш комитеты утырышларында турысын әйтүен дә исенә төшерде. Дөрес, ул кайчагында, бигрәк тә фатир бүлгәндә, эшчеләрне аяк терәп яклавы, кирелеге белән идарә башлыгының ачуын да чыгара. Митрохин монысын да исендә тота. Ләкин Габделнурны җибәрәсе килми.
— Әгәр сине төзелеш комитеты рәислегенә кодаласам?
Партбюро секретареның тәкъдиме Габделнур өчен көтелмәгәнрәк булды. Ул урын буш түгел. Аннары, кайбер инженер-техник хезмәткәрләр, бигрәк тә участок башлыклары аны өнәп бетермиләр. Чөнки ул, алдын-артын уйламыйча, һәрчак эшчеләрне яклый. Ә тегеләрнең мастер-прорабларны алгарак этәсе килә.
Митрохин белән әңгәмә шактый озынга сузылды. Габделнур быел диплом яклыйсы, дәүләт имтиханы бирәсе барын да искәртте. Шуңа да карамастан Афанасий Фёдорович үз тәкъдимен көчендә калдырды. Нигездә, егет тә аның белән килеште.
Төзү идарәләрендә профком рәисе штаты каралмаган, әмма барысы да элекке эш урыннарында хезмәт хакы алып, фәкать шул вазифаны гына башкаралар. Чөнки дүрт-биш йөз кешелек оешманы (барысы да профсоюз әгъзасы) җитәкләве җиңел түгел. Сайланган сурәттә Габделнур электр цехында исәптә торачак иде.
Ләкин, алга китеп булса да әйтик, мәсьәлә алар уйлаганча хәл ителмәде.
Ул заманда Советлар Союзы дөньяның күп почмакларында үз идеологиясен алга сөрү, йогынтысын арттыру өчен бөтен көчен куя иде. Кытайга дистәләгән завод-фабрика корып бирде, Пиндстанда гаять зур металлургия комбинаты төзеде, Куба, Ангола һәм башка илләрне туендырды. Көнбатыштагы социалистик илләргә «Дуслык» нефть үткәргечен сузып, юан-юан торбалардан көн-төн кара алтын кудырды. Монголия, Ливия, Ирак кебек дәүләтләрдә төзелеш эшләре алып барды. Аларда эшләү өчен илнең төрле шәһәрләреннән төзүчеләр җибәрелә иде. Кайберәүләр ул тарафларга бик теләп баралар: алар яхшы хезмәт хакы ала, монда эш стажы өзелми, ике-өч ел эшләп кайткач, Мәскәүдәге махсус «Берёзка» кибетләреннән чек белән кием-салым, машина юнәтәләр иде.
Монголиядә өч ел эшләп, әле шушы араларда гына кайткан бер бригадир, тресттагы таныш-белешләре аркылы төрле юлларын табып, үзен төзелеш комитеты рәисе итеп сайлатуга иреште. Митрохин, теше-тырнагы белән каршы торса да, үз кандидатурасын үткәрә алмады.
Кайберәүләр Габделнурны, гомумән, постройком әгъзасы итеп сайлатмаска да маташты, ә күпчелек, бигрәк тә гади эшчеләр, аны яклап чыкты. Рәис мәсьәләсе исә постройком утырышында хәл ителде. Монда инде аңа тавыш бирүчеләр Митрохин белән бер монтажчы гына булды. Идарә башлыгы да, трест вәкиле дә әлеге дә баягы бригадирны хуп күрделәр.
Утырыштан соң Митрохин, Габделнурның үзен генә туры китереп әйтеп куйды:
— Гаделҗанов, син турыдан ярасың, — диде. — Коеп яуган яңгыр астында да чыланмаска өйрәнергә вакыт. Исеңдә тот: тормышка яраклашмыйча булмый.
— Ярар, истә тотармын.
— Канцлер Бисмарк турында замандашлары «ул — куркыныч кеше, чөнки ул туры сүзле — ни уйлаганын әйтә» дигәннәр. — Аннары Митрохин елмая төшеп өстәде: — Ә син бит әлегә канцлер түгел.
Егетне якын итеп торган, хисап-сайлау конференциясендә аның файдасына үз
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
3.* 67
сүзен кистереп әйткән Шәйгазамов, аны юатып:
— Күңелеңне төшермә, — диде. — Чыңгыз хан, рухы төшкән җайдакның аты чапмый, дип әйтә торган булган. Ә бу кешене беләм мин: бер елдан артык эшли алмас, адәм ялкавы, белеме — ташка үлчим, җиде класс. Хәзер аңа бригадир урыны юк, ә гади эшче булып эшлисе килми. Бәлки, шулай килеп чыгуы синең өчен яхшырактыр да әле. — Шәйгазамов көлеп куйды: — Бер елга куян тиресе дә чыдаган ди. Ул — синең урының. Так что, борыныңны салындырма, тыныч кына укуыңны бетер.
— Ә минем әллә ни исем китми, — диде Габделнур ихлас күңелдән.
Чыннан да, ул моңардан трагедия ясамады; әлегә үз эшеннән канәгать, укуы да көйле генә бара. Кайберәүләр уйлаганча, университетта укыган башы белән «карга борыны» күтәреп, «тимер тырнаклар» тагып багана башында йөрергә гарьләнми. «Башлаган эшне бетерергә кирәк, аннан соң күз күрер», — дия иде ул үз-үзенә.
Әйе, рәис була алмадым диеп кенә сөмсере коелмады егетнең. Ул, җитәкчесе белән киңәшеп, трест партия оешмасының Органик синтез заводын корудагы роле турында диплом эшенә алынырга уйлады. Бәхетең булса, алашаң колынлый дигәндәй, материал эзләп җәһәннәмгә барасы түгел — кул астында гына: партком, профком, комсомол комитеты папкаларының тузанын как та иренмичә кара; күптиражлы трест газеталарының татарчасын да, русчасын да туйганчы актар, киңәш-табыш итәрдәй теләсә кем белән әңгәмә кор. Кыскасы, материалны шактый мулдан тупларга мөмкинлек бар. Шуның өстенә игелекле доцент апасы аңа проректор имзалаган бер кәгазь дә бирде. Бу студент Гаделҗановны архив фондына керергә рөхсәт итүләрен үтенеп Ленин райкомы секретаре исеменә язылган хат иде.
Әмма, материал җыелып беткәч, аны эш арасында, урык-сурык йөреп кенә, ыгы-зыгылы тулай торак бүлмәсендә генә ерып чыгу, игә-чөйгә китерү мөмкин булмастыр кебек тоелды. Диплом эше җитәкчесенең фикеренә колак салып, егет «Казанга терәлеп кенә торган Васильево бистәсенә — Ял йортына путёвка алырга кирәк булыр» дигән нәтиҗәгә килде.
Җәмәгать эшенә килгәндә исә, рәис булмаса да, аңа төзелеш комитетының торак-көнкүреш комиссиясенә җитәкчелек итү вазифасын йөкләделәр. Чөнки Габделнурның бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек иде инде.
10
Габделнур гашыйк булды.
Ел фасылларының һәркайсының үз яме бар. Дөрес, күпчелек кеше язны һәм җәйне ярата төшә. Ә, бактың исә, кышның да үз матурлыгы, җанга яз һәм җәй айлары бирми торган рәхәтлеге бар: бөтен җир өсте ак юрганга төренә, кырлар, елга-күл өсләре, авыл-шәһәрләр агара-чистара; иртән барча тарафны нурга манып кызгылт кояш чыкканда, күкрәк тутырып, салкынча саф һава сулыйсың; аяз көннәрдә күк йөзе гаҗәеп зәңгәр төскә керә, агач-куакларда, күзне чагылдырып, энҗедәй кар бөртекләре җемелди, кыскасы, күңел күзең сукыраймаган булса, сокланып карарлык матурлык кыш көне дә җитәрлек.
Гадәттә, җан ияләрендә яз көне тормышны дәвам итү теләге, яшәү дәрте уяна, диләр. Ә елның бүтән фасылларында тереклек итү тукталамыни? Һич юк! Бигрәк тә кешеләрдә. Адәм баласы өнендә бөгәрләнеп кышкы тирән йокыга талган аю түгел. Ул яши: тойгылары уяу, бүтәннәр белән багланышы өзелми, уй-хисләре дә торгынлык кичерми, сөю-сәгадәт мәлләре тукталмый.
Менә шулардан чыгып фикер йөрткәндә, Габделнурның нәкъ кыш ахырында гашыйк булуы бер дә гаҗәп түгел.
Кышкы имтиханнар сессиясенә туры китереп, алдан хәстәрен күреп, ул трестның санаторий-профилакториена юллама алды. Анда күбрәк сырхаулар бара. Ләкин
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
68
төзелеш комитетында егетнең дә хәленә керделәр — укуын төгәллисе ел икәнен беләләр иде. Монда рәхәт: өч тапкыр шәп итеп ашаталар, чирең булса дәвалыйлар, кыскасы, ашау — байдан, үлем — Ходайдан, дип кенә ятасы.
Ул көндез ательега барырга җыенды. Җәйгә заманча иттереп — кесәләре алда, балаклары киң чалбар тектермәкче иде. Әмма, Гагарин урамыннан түбән төшеп, тукталышта сәгатенә карагач, сулга борылып китте. Китап кибетенә керде. Киштәләргә күз йөртеп чыкты. Ләкин аһ итәрдәй яңа нәрсә күрмәде.
Урамда гадәти тормыш: сирәк-мирәк машиналар, трамвай-троллейбуслар үткәли. Бер мотороллер пытырдап узды, велосипедка атланган үсмер чаба, кешеләр каядыр ашыга. Бар җиһанны яктырткан кояш нурларында кар бөртекләре энҗедәй җемелди, аяк асты шыгыр-шыгыр итә, озын күләгәләр сузыла. Ниндидер сихри көчкә ия матур кышкы көн.
Трамвай килде. Егет башта бер картка юл бирде, аннары ашыга-кабалана килеп җиткән бер хатын-кызны алдан үткәреп җибәрде, үзе аның артыннан керде. Мамык шәл бәйләгән әлеге хатын-кыз алга узмады, артта басып калды һәм борылды. Трамвайга менгәндә, егет аның йөзен юньләп күрмәгән иде. Башын күтәреп карагач, туктап хәйран калды: бит алмалары янып торган яшь кыз икән бит бу. Егет кулы белән өстәге тимер торбага тотынды һәм... йөрәген нидер сызып үткән кебек булды — кызга карап катып калды: калын кара кашлы, түгәрәк алсу йөзле, калынча алсу иренле кыз бик мөлаем иде. Югыйсә кигән киеме дә бик гади: башында йоннары күпереп торган көрән төстәге шәл, өстендә түгәрәк аксыл якалы зәңгәр кышкы пальто, кулында мамык бияләй.
Алар янына кондуктор килеп басты. Габделнур һушын җыеп өлгергән иде инде, үзенең егет кеше икәне исенә төште, кызга мөрәҗәгать итеп:
— Миңа билет алмагыз, — диде һәм, елмаеп, кондукторга акча сузды. — Ике билет.
— Берсе кемгә?
Габделнур алга карап ияк какты.
Кыз:
— Мин үзем алам, — диде һәм, бияләен салып, уң кулын кесәсенә тыкты.
Урта яшьләрдәге кондуктор хатын — дөнья күргән кеше:
— Ярар, аннан гына бөлмәс әле, сыйлаганда су эч, — дип, ике билет ертты да берсен — кызга, икенчесен Габделнурга сузды. — Егет фартавой күренә, эләктереп кал.
Кыз җавап кайтармады, оялып, башын аска иде, кулындагы билетны карады.
Габделнур елмаеп сорады:
— Бәхетлеме?
— Юк, — диде кыз тыныч кына.
Аның тавышында уфтану-борчылу да, кемгәдер үпкә-шелтә дә юк иде. Чөнки моның гадәти нәрсә — шаярту гына икәнен икесе дә яхшы беләләр.
Аның бит үзенә күрә йоласы да бар: саннар туры килеп, «бәхетле» билет эләксә, кайберәүләр аны чәйнәп йотарга да күп сорамый.
Габделнур кызны юаткан булды:
— Ярар, кайгырмагыз, бәхетле билет эләгү ул әле череп баю дигән сүз түгел. Ходай иман байлыгы бирсен, дип әйтә торган иде минем әби.
Кыз, башын күтәреп, үзенең яшькелт-зәңгәр төстәге зур күзләре белән егеткә карады, аннары, оялып, карашын читкә юнәлтте. Ә Габделнурга, кем әйтмешли, Ходай тел ачкычы бирде: гадәттә кызлар-егетләр арасында була торган әңгәмә башланды. Хәер, күбрәк ул сөйләде, ә гәптәше, әйе, юк, шулай, диебрәк, бер сүз белән генә җавап кайтара: йә аның фикере белән ризалаша, йә кире кага. Егет аңа туры карый, кыз да кайчагында кыяр-кыймас кына күзләрен тутырып карап ала да аннан башын читкә бора; әмма баскан урыныннан китми. Алар трамвайдагы кешеләр сөйләшкәнне дә ишетми, туктап торган арада кергән-чыккан пассажирларда да
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
69
гамьнәре юк. Егет кызның алсу йөзенә, кул тимәгән кара кашларына, өскесе аскысына караганда чак кына юкарак сыман күренгән, тулышып торган, иннек якмаган алсу иреннәренә һәм сүз әйткәндә күренеп киткән ап-ак тешләренә күз салып ала. Андый мизгелләрдә кыз ояла, аска карый, кулындагы билетын бөтәрли. Аңа карап егет үзе дә каушый төшә иде.
Трамвай «Мәктәп» тукталышына җитәр алдыннан, кыз кузгалды. Егет, алдан төшеп, аңа кул сузды (баскычтан ир-ат алдан төшәргә, ә менгәндә киресенчә кирәген егет үзләштергән иде инде). Ләкин аның кулы һавада асылынып калды.
— Рәхмәт!
Булышырга теләп тәкъдим иткән өчен булдымы бу рәхмәт, билет өченме, әллә бергә-бергә күңелле итеп сөйләшеп килгән өченме — егет аңышмады. Хәер, моның әллә ни әһәмияте дә юк иде. Егетнең сузылган кулына бер әби ябышып төште.
— Рәхмәт, балам, игелек күр!
Ул арада кыз юл аркылы чыккан иде инде, кыска кунычлы кара сапожки кигән матур аяклары белән тиз-тиз атлап ераклаша башлады.
Габделнур урыныннан кузгалырга кирәген дә онытып басып калды. Бераздан исенә килде һәм, юл аркылы чыгып, йөгерә-атлый кызны куып җитте. Чөнки ул үзен нәрсәдер югалтыр сыман тойды.
— Мин сезне озатам, — диде егет, үзенең кыюлыгына үзе аптырап. — Өч тиенлек билет алды да хәзер шуннан файдаланмакчы була дип әйтмәсәгез...
— Юк, әйтмим...
— Рәхмәт! — диде егет, һәм тагын бик сирәк әйтелә торган сүзләр теленә килде: — Сезнең күзләрегез миңа бик ошады.
Дөресен генә әйткәндә, ул атап кына кызның кай төше ошаганын да белми иде, теленә килгәнне генә әйтте. Ләкин кызның аңа ошавы хак иде.
Кыз, барган уңайга башын борып, егеткә карады, оялды.
— Мин туганнарыма барам. Бик срочно.
— Миңа тиз генә ательега кереп чыгарга кирәк. Әллә башта шунда барып киләбезме? Аннары сезнекеләргә.
— Юк, — диде кыз, кистереп, әмма тавышында ачулану юк иде. — Мин ашыгам. Ә сез барыгыз.
— Мин сезне югалтырмын дип куркам. Сез аннан соң кая барасыз?
Бу инде юлда очраган чит кешегә бәйләнү кебегрәк булса да, егет тыелып кала алмады. Чит кешесен чит кеше дә, ләкин ул яшь кыз бит, ә Габделнур — яшь егет. Кыз да моны дөрес аңлады булса кирәк, ачуы чыкмады.
— Кире кайтам.
— Алайса, остановкада очрашыйк. — Егет сәгатенә карады. — Ну бер егерме минуттан.
— Минем сәгатем юк, тагарга онытканмын.
— Мәгез минекен!
— Юк, кирәкми. Ә сез барыгыз барасы җирегезгә.
— Тәки бәйләнде дип әйтмәсәгез, тагын бер сорау бирим инде.
— Бирегез.
— Ә сез анда озак торасызмы?
— Юк.
— Алайса, мин сезне монда көтәрмен.
Кыз туктады, сизелер-сизелмәс кенә иңнәрен сикерткәндәй итте һәм бер сүз әйтмичә китеп тә барды.
Егет, аның пальто аша да сизелеп торган зифа буй-сынына карап беркавым тын торгач, тукталышка таба атлады. Урам аша чыгып көтә башлады, ательега бармаска булды. Бу тирәдә, шәһәр уртасы булуга карамастан, кешеләр үз йорты белән яши. Өйләрнең түбәләре кар белән капланган, морҗалардан төтен күтәрелә — гел авылча. Йортларның беришләре такта белән тышланган. Тышланмаганнарынын. бүрәнәләре
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
70
каралган. Йортларның тәрәзәләре зур, урам якта өчәр. Капка- коймалары төрле төсләргә буялган. Бакчалардагы биек алмагачлар ышыгында сирәк-мирәк кызыл тәлгәшләре сакланган миләш һәм балан агачлары күренә. Капка төпләре көрәлгән, кардан арындырылган, бәләкәй капкаларга, турылап, олы юлдан сукмаклар салынган. Бу йортлардан арырак ике катлы озын таш бина — военкомат, ә тагы да өскә күтәрелсәк, наратлыкка килеп чыгасың. Каршы якта өч катлы мәктәп бинасы һәм уңда унике катлы ак йортлар.
Зәңгәр күк йөзендә сирәк-мирәк күперенке ак болытлар йөзә. Бөтен җиһанга нурлы кояшның яктысы таралган: агачлардагы бәс тә, җирдәге кар да — барысы да җем-җем итә. Әйтерсең лә кыш уртасы түгел, ә ямьле җәй көне — кояш егетнең аркасын җылыткандай тоелды. «Нинди сихри көн соң бу?!» — дип уйлады ул, агачларда чыркылдашкан песнәк һәм чыпчыкларга карап. Алар, хуҗалары җыймыйча калдырган (бәлки, махсус шулай иткәннәрдер) миләш агачында мәш киләләр иде. Бөтен җиһанга яктылык сирпүче күктәге саргылт кояш нурына алар да сөенә иде булса кирәк.
Ерактагы биек агачлар ягыннан кошлар сайраганы ишетелде. Алар берөзлексез чутылдатып сайрамыйлар, шулай да сирәк-мирәк бер-беренә дәшәләр — үзләренә пар эзлиләр. Пар дигәннән, әнә бер ихата каршында яфраклары көздән коелып беткән ике каен үсә, алар, бер-берсенә сыенып, озын карасу чукларын салындырып, тын гына утыралар: яз килүен, бөреләре бүртеп, яфрак ярып, яшеллеккә төренер чакларын сабыр гына көтәләр.
Бераздан кызның бирегә таба килгәне күренде. Егет аның зәңгәр пальтосын ерактан ук танып алды. Ул, шәһәр кызлары кебек, кулларын як-якка җәеп кәттә түгел, ә гәүдәсен авылчарак тотып, әмма үзенә бертөрле килешле йөреш белән, матур аякларын тигез басып, ныклы адымнар белән килә иде. Башындагы мамык шәле дә аны олысымак итми, ә йөзенә бик килешеп, ямь биреп торган кебек: ак якасы аның каратут йөзен ачып җибәрә сыман. Кыскасы, егет кызның үзе генә түгел, хәтта кигән киеме, кул һәм аяк хәрәкәтләре — барысы да күңеленә ятышлы икәнен тойды. Ул аның мамык бияләй эчендәге кулларының да җылылыгын тоя иде шикелле. «Килә!» — дип авыз эченнән генә пышылдаганын егет сизми дә калды. Дөресен генә әйткәндә, исеме дә билгеле булмаган бу гүзәлнең килүенә, аның белән кабат күрешә алуына егет әллә ни өмет тә итмәгән иде. Ләкин күңел түрендә ниндидер бер чаткы кабынып-кабынып киткән кебек була, һәм шул чаткы аңа ышаныч, кызның, һичшиксез, тукталышка киләчәгенә өмет итәргә көч бирә иде. Кыз аңа таба якынлашкан саен, ул йөрәгенең леп- леп итеп ешрак тибүен сизде, чәч һәм уч төпләре тирләгәндәй тоелды, аңа каршы йөгереп барудан ул үзен-үзе көчкә генә тыеп тора алды, ирексездән иреннәре язылып китте — елмайды, сөенечтән авызы ерылды. Сәер хәл иде бу яше егерме сигезгә җиткән егет өчен. Әйе, бу аның белән сирәк була торган, соңгы елларда, гомумән, ул кичермәгән үзгә бер халәт иде.
Трамвайга утырдылар. Егет үзенең кайда эшләвен һәм яшәвен әйтте, нинди һөнәр иясе икәнен ул җыр тексты белән белдерде:
— «Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә» дигән җырны ишеткәнегез бармы?
— Әйе.
— Безнең турыда чыгарылган җыр. Без дөньяны яктырак итәбез.
— Аңладым.
— Урта гасырларда яшәгән атаклы гуманист Эразм Роттердамский, аның әле «Ахмаклыкка мактау» дигән китабы да бар, болай дигән: «Яктылык бүләк ит, һәм караңгылык үзеннән-үзе юкка чыгар».
— Анысы да сезнең турыдамы?
— Юк. Ул чорда әле электричество булмаган. Искә төшкәч кенә әйттем. Безнең үзебез чыгарган гыйбарә дә бар: «Яктылык булсын, дип әйтте электрик һәм шырпы сызды».
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
71
Кыз елмайды һәм кайда яшәвен әйтте. Ул да Габделнурлардан әллә ни ерак түгел — Октябрь урамындагы тулай торакта яши икән. Заводта лаборант булып эшләвен дә яшермәде.
Егет кайсы завод дип төпченмәде. Кирәк дип санаса, кеше үзе әйтәчәген ул яхшы белә. Шуңа күрә хәтта исемен дә сорамады. Беренче минутлардан ук аптыратсаң, җелегенә төшсәң, кызлар шаяртырга, ялганларга да күп сорамый ич. «Һәрнәрсәнең үз вакыты, җае бар», — дип уй йөртте егет. Кыз турында аның күбрәк беләсе килә иде. Ләкин болар — киләчәк эше.
Сүз иярә сүз чыкты: табигать, спорт һәм аңа бәйле рәвештә төрле шәһәрләр телгә алынды.
— Рим — мәңгелек шәһәр. Аңа бик күпләр сокланган. Немец шагыйре Гёте: «Римда булган кеше — аз булса да бәхетле», — дип әйткән. Ә Париж турында шундый гыйбарә йөри: «Парижны күрергә һәм үләргә».
— Ни өчен?
— Чөнки ул — дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе. Аның символы булган Эйфель башнясы үзе генә ни тора! Ә Лувр! Ул Мәскәүнең Третьяков галереясыннан һәм Ленинградтагы Эрмитаждан да бай. Анда дөнья рәссамнарының иң мәшһүр картиналары саклана, шул исәптән Леонардо да Винчиның «Мона Лиза»сы...
Монда инде Габделнур үз стихиясендә иде — колач салып йөзде. Чөнки рәсем сәнгатен үз итә, бик күп рәссамнарны һәм аларның эшләрен белә, алар турында фикер йөртә һәм белгәне белән уртаклашырга ярата. Аннары сүз бу арада укыган газеталардагы яңалыкларга күчте. Ахырда егет кызның тавышына игътибар итте:
— Сезнең тамак авыртамы әллә?
— Әйе.
— Җылытып, сөт эчегез.
— Беләм, — диде кыз. — Бу бит — әбиләр рецепты.
Көлештеләр.
— Сезгә үзем генә сөт җылытып эчерер идем дә, тәртипләр катыдыр — кертмәсләр шул, вакытым да тар, — диде егет, елмаеп. — Минем иртәгә
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
консультация, ә берсекөнгә экзамен. Бик авыр фән — «Дәүләт һәм хокук». Тарих бүлегендә ул фәннең нигә кирәге бардыр?!
— Сез кайда укыйсыз?
Егет әйтте.
— О-о, — диде кыз, сокланып. — Көнләшәм укыган кешеләрдән.
— Ә сез укымыйсызмы?
— Юк. Кереп булмады. Укытучы буласым килгән иде, керә алмадым. Ә бүтән вузга күңел тартмады.
Кайберәүләр, фәлән фәнне тапшырганда, имтихан алучы артык катлаулы сораулар бирде, юри батырырга тырышты, дип әйтүчән булалар. Ә монда кыз фәкать үзен генә гаепле санады шикелле. Көнләшүе дә ак көнләшү иде булса кирәк. Болар берсе дә егетнең игътибарыннан читтә калмады.
«Воровский» тукталышында трамвайдан төшкәндә, кыз Габделнурның сузган кулына чак кына кагылып алды, рәхмәтен әйтергә дә онытмады. Почмакта, «Көз» кафесы каршында, кыз туктады.
— Моннан үзем генә кайтам, — диде ул. — Озатмагыз.
— Кемнән куркасыз? Әти-әниегез монда юктыр бит, кунакка килмәгәннәрдер?
— Юк. Әнием авылда, өй ташлап, кунакта йөрергә вакыты юк. Әтием күптән вафат.
— Гафу итегез. — Егет уңайсызланды, шулай да беравык тын торгач әйтте: — Минем тарафтан әрсезлек була инде бу, шулай да сезне кинога чакырасым килә. Кич белән Урицкий клубына килә алмыйсызмы? Сәгать җидегә. Тамагыгыз бик авыртмаса...
Кыз уйга калды. Егеткә күтәрелеп карады. Бу юлы аның карашы трамвайда беренче минутларындагы кебек юаш, оялчан түгел, ә үткен, сынаулы иде. Аларның күз карашлары очрашты, һәм әнә шул мизгел барысын да аңлатты кебек. Чөнки кыз егетнең күгелҗем күзләрендә соклану катыш ялвару күрде. Аның да күңел түрендә ниндидер нечкә бер кыл чиерткән кебек булды, әйтерсең тибрәлеп куйды. Каракүл якалы кышкы пальто, «Москвич» бүрек кигән, яшькелт шарф буган, озын буйлы, ябык чырайлы бу егет аның күңелендә ышаныч уятты булса кирәк. Чакыруы да ихластан шикелле.
Кыз ризалык белдереп баш какты.
Габделнур кичке ашка алданрак керде дә, тиз-тиз тамак ялгап, урамга чыкты. Гаҗәеп матур, җилсез кич иде. Шифаханә-профилакторийның дүрт катлы бинасы (Урицкий исемендәге Мәдәният сарае белән янәшә) артындагы нарат агачлары моңсуланып утыралар, ә бакчадагы чыршыларның ботакларын кар сарган. Икесе җитәкләшеп барган кыз белән егет кебек — берсе калкурак, ботаклары да эрерәк, янәшәдәгесе чак кына тәбәнәгрәк һәм нәфисрәк.
Килерме, юкмы? Дөресен генә әйткәндә, егет кызның килүенә бик ышанып та җитми иде. Юк, алдар дип уйлаудан түгел, ә сырхаулап торуыннан, шуның аркасында килмәү ихтималыннан шикләнә. Шулай да, өметсез — шайтан гына, дип, үзен дәртләндереп, алдан ук билет алып куйды. Мәдәният йорты каршында баскычта көтә дә башлады.
Халык берән-сәрән дә, парлап та, күмәкләшеп тә агыла, суыктан куркып тормый. Егетнең дә аягында җылы ботинка, туңарлык түгел — кышның салкынлыгы сизелми. Сәгатенә карап алды. Келт-келт иткәне колакка ишетелмәсә дә, ул үз эшен эшли — секундларны, санап, минутларга әйләндерә... И-и, ул кыз киләсе юлдан күзең алмыйча көтүләр... Кемнәр генә тилмермәгән ялыктыргыч минутларны санап!..
Тупыл, каен, чыршы-нарат аралашып үскән бакча артында ике катлы таш йортлар тезелеп киткән. Әнә шуларның берсе почмакта — урам чатында — ә 72
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
73
аннан арырак урнашкан өч катлы кызыл йорт каршында зәңгәр пальто күренде. Габделнур кызны әнә шулай ерактан ук шәйләп алды. Йа Хода! Килә! Күптән аның сабый баладай сөенгәне, кыз-кыркын күреп, шатлыктан йөрәгенең дәртләнеп типкәне юк иде. Беренче уе: Мәдәният йортының нык алга чыккан козырёгын терәтеп торучы ике юан колоннаның берсе артына качу иде. Бу балаларча уйның ничек башына килүенә аптырап, үзе үк көлеп җибәрде һәм түзмәде — ике атлап бер сикерүдә баскычтан төште дә кыз каршына китте. Көндез күреп калган шул ук матур, нурлы йөз! Шул ук буй-сынына килешеп торган кием! Хәер, киемендә бер үзгәреш бар икән — башында көрән төстәге түгәрәк чәшке бүрек, анысы да яннан чыгып торган кара чәчләрен чак кына күрсәтеп, йөзенә килешеп тора.
— Хәерле кич!
— Исәнмесез! — диде кыз тыйнак кына.
Икесе дә елмайдылар. Хәл белештеләр. Сөйләшә-сөйләшә, залга керделәр. Кыз туңдырмадан баш тартты, конфет та алдырмады. Бераздан ут сүнде, гадәттәгечә, әүвәл киножурнал булды, аннары «Секретная миссия» дигән фильм үзе башланды. Кызыклы гына икән, эчтәлеге дә ярыйсы, артистларның уены икесенә дә ошады. Күзе экранда булса да, егет үзенең кем белән янәшә утыруын онытмады, сирәк-мирәк сүз дә каткалады. Әмма кулына ирек бирмәде — кызга бөтенләй кагылмады.
Кинодан чыккач:
— Хәзер танышсак та була инде, — диде егет һәм исемен әйтте.
— Ә мин — Гөлзәрия.
— Бу — өч көн торгач, исәнме, кодагый, дигән сыманрак инде.
— Зыян юк, — диде кыз.
Алар, халык ташкынына ияреп, Королёв урамыннан түбән таба төшеп киттеләр.
Бу тирәдәге урам исемнәре космонавтикага бәйле булганлыктан, егет шуңа кагылышлы темага сүз кузгатты:
— Моңа параллель урам элек Урицкий исемен йөртә иде.
— Беләм.
— Алтмыш җиденче елны, август аенда, Казанда совет-япон дуслыгы фестивале узды бит.
— Хәтерлим.
— Гагарин да килгән иде. Ул шунда «Идел» яшьләр лагеренда, аннары циркта, Соцгородтагы Пионерлар һәм яңа ачылган Спорт сарайларында булды.
— Ул чакта бөтен Казан шау-гөр килде инде. Безнең дә аны бик күрәсе килгән иде дә, насыйп кына булмады.
— Теге урамга аның исеме шул елны бирелде бит. Гагарин татарларны бик яраткан икән.
— Ни өчен?
— Аны очучылыкка өйрәтүче инструкторы татар кешесе була. Хәтта космостан җиргә төшкәч тә, аның беренче күргән кешеләре татарлар була.
— Ул бит Саратов өлкәсендәге бер авыл читенә, басуга төшә. Анда татарлар бармыни?
— Дөньяда татар булмаган җир юк, — диде егет һәм дәвам итте: — Саратовка килсәк, ул үзе дә Сары тау дигәнне аңлата икән. Армиядә теге авылдан бер егет бар иде, безгә шул сөйләде. Бер әби белән оныкасы бәрәңге утырта икән. Шулвакыт һавада парашют төшә: берсендә — зур шар, икенчесендә — кеше. Карчык куркып кала, китәргә итенә, ә оныгы, алты яшьлек Румия исемле кыз, әби, ул бит русча сөйләшә, ди. Әбисенең исеме хәтердән чыккан инде, әллә Әминә, әллә Хәят, дигән иде теге егет.
— Әби Гагаринны немец дип уйлады микәнни?
Икесе дә елмайдылар.
— Гагарин үзенең истәлекләрендә ул кызны ни өчендер «Рита» дип атаган. Мөгаен, аны редактор төзәткәндер...
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
74
— Нигә?
— Татарларны күрсәтмәс өчен.
Аннары егет авиациягә күчте. Чөнки Мәдәният йорты моторлар төзү заводына карый, ә урамның уң ягындагы бер катлы затлы өйләр сугыш вакытында безнең калага эвакуацияләнгән заводларның инженер-техник хезмәткәрләре өчен салынган, дип ишеткәне бар иде.
Сулга борылып, китап кибете яныннан узганда, ул соңгы вакытта укыган татар китапларын искә алды.
— Бу арада Галимҗан Ибраһимовның өч томлыгын кулга төшердем. «Яшь йөрәкләр»е шигырь кебек. Аның бер җөмләсен дә, бер сүзен дә алып ташлап булмый. Яңгырашы гаҗәеп. Ә «Казакъ кызы» казакълар тормышы турында. Чөнки ул үзе, шул якларда казакъ балаларын укытып, мулдәкә булып йөргән.
— Без кызлар белән Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен кулдан кулга йөртеп укыдык. Бик романтичный язылган.
— Әйе, җиңел укыла. Китапның да төрлесе бар бит. Әгәр начар китап булса, аның артыннан тәмле чәй эчкәч, авызда чәй тәме генә кала. Ә яхшы китапның «тәме» озак тора, эчтәлеге бөтен нечкәлекләре белән хәтердә саклана...
Аннары егет театрларга кагылып үтте:
— Узган атнада «Шамил Усманов»ны карадым, әле «Гөлҗәннәтнең җәннәте»нә дә барырга исәп, җай чыкса, — диде егет һәм елмайды. — Нинди була икән ул җәннәт, күргән нәрсә түгел бит.
Кыз, аптырап:
— Сез бөтенесенә ничек өлгерәсез? — дип сорады.
Егет сүзне уенга борды:
— Ә мин, жираф кебек, тәүлегенә ике генә сәгать йоклыйм.
— Алар шуңа озын булып үсте микәнни? — диде кыз да, елмаеп.
— Юктыр. Алар өчен озын буйның үзенә күрә уңайлы яклары бар: алты метр биеклектән яфрак өзеп ашый алалар. Дөрес, аларга елгадан су эчү кыенрак. Ә менә кечкенә буйлыларга читен, — диде егет һәм университетта этнографиядән лекция тыңлаганда ишеткәннәрен уртаклашты: — Яңа Гвинеяда пигмей кабиләләре бар, аларның иң озын ир-аты да метр ярымнан артмый икән. Шулай да алар бик оста аучылар, хәтта филләрне дә үтерәләр. Гәрчә бөтен кораллары сөңге, арбалет һәм балтадан гына гыйбарәт булса да...
Кыз урамнарына җиткәч тә нишләптер уңга борылмады, юлын дәвам итте. Ләкин егет дәшмәде. Тагын бераз баргач кына, кыз уңга каерды.
— Әнә безнең өй, — диде ул, ике катлы йортлар арасында калкып торган биек бинага ымлап.
П хәрефе рәвешендәге биш катлы кирпеч йорт. Каршыда зур мәйдан — балачага өчен корылган таганнар, зур «гөмбә»ләр, таучыклар...
Тулай торак янына кайтып җиткәч, Габделнурның исәбе авырып торган кызны урамда озак тотмаска иде. Ләкин тоткарлык килеп чыкты.
Почмакта, ишек төбендә, кыска пальто кигән колгасар бер егет басып тора иде. Боларны күргәч, алларына килеп басты.
— Гөлзәрия, сиңа сүзем бар иде, — диде ул.
Кыз кистереп әйтте:
— Мин сине кисәттем бит: исерекләрне җенем сөйми, килмә кабат, дидем.
— Юк, бүген эчмәдем, — диде егет, юаш кына акланып.
Моңа артык сүз боткасы куертырга ирек бирмәс өчен, Габделнур дилбегәне шундук үз кулына алырга булды:
— Энекәш...
Ләкин егет аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
— Син кайчан минем абый булдың әле? Минем синең шикелле абыйларым Кытайда бер миллиард.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
75
Габделнур ирен чите белән генә елмайды:
— Ярар, иптәш, диярмен, алайса.
— Тамбовның соры бүресе сиңа иптәш.
— Нәй, күрәм, син бик төксе сөйләшәсең әле, дус кеше. Нәрсә, тел чарлыйсың киләмени? Ниме, син ерак торасыңмы?
Егет бу юлы Габделнурның тел төбен аңламады булса кирәк.
— Шактый ерак.
— Бар, алайса, өеңә кайт, пока транспорт йөри.
Чандыр гәүдәле егетнең исәбе бүтәнчәрәк иде, ахры, һаман кирегә сукалады:
— Син кем булдың әле мине өйрәтергә? Теләсәм — кайтам, теләмәсәм — юк, — дип кәҗәләнеп маташты һәм кызга карап әйтте: — Ул — минем йөргән кызым.
Аның бу сүзләре Гөлзәриянең күңеленә ятмады, ачуы чыкты:
— Нишләп мин синең белән йөрим ди әле? Бер озаттың. Кабат килмәскә куштым.
Габделнур нечкә-озын егетне пальто җиңеннән чеметеп тотты:
— Әйдәле, энекәш, читкәрәк.
Кыз, ялынып:
— Зинһар, тимәгез! — диде. — Тавыш чыгармагыз.
— Борчылмагыз.
Кайбер егетләр кызлар алдында әтәчләнергә, сырт кабартырга ярата. Ләкин Габделнурның, көч-куәте ташып торса да, андый яман гадәте юк иде. Беренче көнне үк (бигрәк тә күңеленә ошаган кеше алдында) үзен сугыш чукмары итеп танытасы, аның алдында ятышсыз сүзләр әйтеп ямьсезләнәсе, кызның кәефен төшерәсе, үзеннән гайрәтен чигерәсе килми иде. Шуңа күрә ул, гайрәт ормыйча, мәсьәләне ничек тә тавыш-тынсыз гына хәл итү ягын карады.
— Әйдә, башта танышыйк, — диде ул егеткә һәм, үз исемен әйтеп, кулын сузды.
Теге кулын бирүгә, аның бармакларын шундый итеп кысты ки... мескен исемен дә әйтә алмыйча калды.
— Ы-ы, — дигән аваз гына чыкты.
Габделнур, кызга таба борылып:
— Без сөйләшәбез генә, — диде һәм йорт почмагында, кызга ишетелмәслек итеп әйтте: — Энекәш, синең «хук», «джеб», «апперкот» дигән сүзләрне ишеткәнең бармы?
— Юк.
— Болар — боксёрлар бәргәләшкәндә кулланыла торган бокс алымнары. Безгә сугышырга ярамый, канишны, юкса спорт секциясеннән куалар. Ну әгәр бик теләсәң, күрсәтә алам...
Калай әтәчнең кикриге шиңде. Ул һәр сүзендә ныклык, үз-үзенә ышаныч бәреп торган Габделнурга күтәрелеп карады. Күренеп тора, бу егет — йә әле күптән түгел генә авылдан килгән, йә шәһәрдә әнисе тәрбиясендә генә үскән йомшак әлләзи.
— Юк, кирәкми, — диде ул күндәм генә.
— Ярый, алайса, матур гына аерылышыйк, мә бишне, — дип, Габделнур егеткә уң кулын сузды һәм тагын бөтен көченә аның озын сыек бармакларын кысты.
Теге чак астына җибәрмәде һәм, башын иеп, саубуллашмыйча да китеп барды.
Янына килгәч, кыз Габделнурдан:
— Сез аңа ни әйттегез? — дип сорады.
Егетнең җавабы кыска булды:
— Саубуллаштым гына.
Кыз бу юлы аңа ышанмады, билгеле. Ләкин тулай торак каршында тавыш чыгармавына рәхмәтле иде. Шуңа күрә сүз озайтмады. Габделнур да, әлеге конфликтны беткәнгә санап, бу темага сүз куертмады. Кем булды ул егет, кай тарафтан килеп чыккан, кайда танышканнар, кызга нинди мөнәсәбәте бар — берни дә сорашмады. Кирәк дип санаса, кыз үзе әйтер иде. Дәшми. Димәк, аның тормышында
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
76
ул кешенең бернинди әһәмияте юк дип уйларга гына кала.
— Тагын кайчан очрашабыз? — дип сорады Габделнур. — Бу араларда сезне борчыйсым да килми, өзлегә күрмәгез. Шулай да ике-өч көннән мөмкинме?
— Ярый.
— Алайса, «Җәннәт»не карарга бергә барырбыз. Жылы сөт эчәргә онытмагыз. Тыныч йокы.
— Сезгә дә тыныч йокы, — диде кыз.
Елмаешып аерылыштылар.
Гөлзәрия салмак адымнар белән, егетнең үзенә текәлгән карашын бөтен барлыгы белән тойган хәлдә, тулай торакка таба атлады. Хәзерге минутларда бу асыл зат йомшак озын толымнарының Габделнур атлы егетнең кыска каты чәченә гомерлеккә бәйләнәсен әле белми иде...
Егет, кая басканын да тоймыйча, теленә килгән беренче дәртле җырны авыз эченнән көйли-көйли китеп барды. Тулай торагына кайтасы иде, ләкин шифаханә-профилакторийда икәне исенә төшеп, Гагарин урамыннан өскә таба менеп китте.
11
Габделнур Мәһрүсә апаларына китте. Юл уңаенда, кибетләргә сугылып, күчтәнәч тә алды. Авылда яшәүче апасы Гөлсылу аңа балаларына кием- салым алырга заказ биргән иде. Егет, үз зәвыгына гына ышанмыйча, бу хакта Мәһрүсә апасына ирештерде. Ул бик теләп риза булды, чөнки пенсиядәге кешенең вакыты да күп, хатын-кыз буларак та ни-нәрсә аласын яхшы белә.
Егет Мәһрүсә апаларында озак юанмады, йомышын йомышлап, рәхмәт әйтеп китәргә җыенды.
Сеңлесе Линүзә дә өстенә киенә башлады.
Мәһрүсә апа:
— Кызым, кая барасың? — дип сорады.
— Габделнур абыйны озата чыгам.
Линүзәнең абыйсы белән күзгә-күз каласы килә иде бугай. Гадәттәгечә шат күңелле түгел иде ул. Боек, карашы моңсу.
Подъезд төбендә корсаклы яшь кенә хатын очрады. Ул Линүзәнең ишектән чыкканын күреп туктады, елмаеп күреште. Алар авызга авыз куеп серләшкәндә, егет читкәрәк китеп торды. Бераздан ахирәтләр аерылыштылар.
— Безнең йортта, күрше подъездда яши ул, — диде сеңлесе һәм тегене шелтәләп тә алды: — Узган ел КАИдан бер студентка кияүгә чыкты. Ирен гел битәрли, көнләшә, теләсә ничек сүгә. Ә үзе аңа чыкканчы хатын иде инде, унҗиде яшендә үк аборт ясатты. Ә икенче иптәш кызым, татар кызы, анысы да кияүгә чыкты. Яшертен генә чиркәүгә алып барып, муенына тәре тагып кайтарганнар.
— Әти-әнисе риза булганмыни?
— Ничек риза булсыннар инде! Бик каты каргаганнар, йөрешмиләр дә.
— Балалары булгач, бәгырьләре йомшар да килешерләр әле, баламның баласы балдан татлы, диләр бит.
— Кем белә инде аны.
— Әйе. Бәлки, балаларын тирбәткәндә, иптәш кызыңның әнисе, и Аллаһу, Аллаһу, газраил, ал да шу, дип көйләр.
— Анысы ни аңлата? — дип сорады сеңлесе, Габделнурның елмайганын күреп.
— Яртылаш чит кавем баласын шулай итеп тирбәткән ди бер әби, безнең авылда марҗага өйләнгән бер егетнең анасы... Ә кыз үзе ни ди соң?
— Люблю, ди, не могу без него жить, ди. Алар садиктан ук бер-берсен беләләр иде, бергә укыдылар. Каенанасы тәресен салдырмый икән, бик диндар карчык, гел кара күлмәк киеп, кара яулык бәйләп йөри, атна саен Бауман урамына чиркәүгә бара. Ә кыз хәзер муенын каплап йөри.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
77
Аннары сеңлесе күрше-тирәдәге егетләр турында сөйләп алды, чөнки аның белән бер егет исәнләшеп үтте. Үзенең дә егете бар икән, шул хакта әйткәч, кызарды.
— Ә синеке татармы соң? — дип сорады Габделнур.
— Ие. Ату мине әни үтерә. Бәләкәйдән үк әйтә килде.
— Эшең ничек соң? Әйбәтме?
— Әйе.
Линүзә, техникум бетергәч, Ершов урамындагы бик дәрәҗәле «Татниинефтемаш» фәнни-тикшеренү институтына урнашкан иде.
— Габделнур абый, мин ул эшне яратмыйм икән.
— Нишләп? Нефть белән бәйле бит, перспективасы бар.
— Шулаен шулай да... — диде кыз уйчан гына, алар арка астыннан озын йортның икенче ягына — Жданов урамына чыкканнар иде инде, ары киттеләр.
— Мин кечкенәдән бию түгәрәгенә йөргән идем. Балерина буласым килгән иде. Кая инде безгә андыйга үрелергә. Ә бала чактагы хыял калды. Бәлки, быел Мәдәният институтына керермен әле, хореографлыкка укырга.
— Үзең беләсең инде. Бөтен хыяллар да тормышка ашмый бит ул. Мин дә очучы булырга кызыга идем.
— Сөйләгәнең бар иде шул, — диде сеңлесе, аннары йөзе җитдиләнде, бераз сүзсез барганнан соң, янә телгә килде: — Габделнур абый, сиңа бер сүз әйтим әле. Бәлки, киңәш бирерсең.
Габделнур сагая калды. Иң беренче уе шул булды: «Егете турында сөйләргә җыена, ахры. Әллә бер-бер хәл булганмы? Алай дисәң, йөз-кыяфәтендә дә, йөрешендә дә бернинди дә үзгәреш сизелми. Юраганы юш килмәсен тагы».
Ләкин кыз теманы үзгәртте һәм абыйсы бөтенләй көтмәгән, уена да китермәгән сүз әйтте:
— Күптән түгел бер хатын мине урамда очратты да: «Син Линүзә бит әле»,
— ди. «Әйе», — дим. «Әтиеңне күрәсең киләме?» — ди. Мин аптырап калдым. «Минем әтием юк, үлгән», — дидем. «Юк, — ди бу хатын һәм: — әнә теге ир- атка кара», — дип, бер кешене күрсәтте. Мин ул күрсәткән якка бактым. Кара чәчле берәүнең аркасын гына күрдем. «Шул синең әтиең», — ди бу апа. Мин телсез калдым.
Линүзә сөйләвеннән туктады. Габделнур ни дияргә дә белмәде. Чөнки аның Мәһрүсә апасының ире турында ишеткәне дә, сорашканы да юк иде. Андый үтә дә нечкә гаилә мәсьәләләре белән кызыксынмаслык кына акылы бар иде. Әгәр Линүзә сугыштан соң туган икән, димәк, атасы фронтта һәлак булмаган. Кем ул, кая киткән — анысы аларның үз эше, дип фикер йөртә иде егет. Ниһаять, ул телгә килде. Сеңлесенә карап, атлавыннан туктады.
— Шуннан ни булды?
— Минем күңелем тулды. Тиз генә китеп бардым. Өйгә кергәч, әнигә сөйләп бирдем.
— Мәһрүсә апа нәрсә диде?
— Башта каушап калды. Бу турыда беренче тапкыр сөйләшүебез иде. Дөрес, элек мин, әти кайда, дип сорагач, үлде, дип әйтә торган иде. Ә бу юлы ачуланды, күп сөйләшмә, диде. Ул аннан алимент та алырга теләмәгән, күрәсең.
— Нишләп?
— Белмим. Безгә читтән бернинди дә акча килми иде, — диде кыз, уфтанып. — Ә минем әтине күрәсем килә. Кем ул? Ниндирәк кыяфәттә? Теге көнне мин аны арттан гына күреп калдым бит. Әгәр теге хатын дөрес әйткән булса...
Габделнур сүзне тирәнгә җибәрмәс өчен елмаеп әйтте:
— Сиңа охшаса, чибәр кешедер: кара чәчле, кара күзле...
Бөтен барлыгыннан яшьлек, сафлык аңкып торган сеңлесенең алсу бит очлары тагы да кызара төште, башын иде:
— Оялтмагыз инде, Габделнур абый, мин сездән киңәш сорамакчы идем бит.
Егет уйга калды. Әлбәттә, ул ятим үскән баланың хәлен аңлый, үксезләрне күп
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
78
күрде. Чөнки авылда аның яшьтәшләре, классташлары, гомумән, чордашлары арасында сугыш кырында ятып калган аталарының назын күрмичә үскән ятимнәр бик күп булды. Андыйлар белән ул укыганда да, эштә дә, армия хезмәтендә дә (Кронштадтта ике ГДР эсминецы тора иде, немец морякларына карата безнең солдат-матросларның нәфрәте никадәр көчле икәнен үз күзләре белән күрде) — һәр җирдә очрашты һәм әле дә очрашып тора. Үзенең әти- әнисе тигез булса да, аларның хәлен яхшы аңлый иде. Шулай да бу очракта ул Мәһрүсә апасыннан узып аның кызына ниндидер киңәш бирүне үз өстенә ала алмый иде. Әгәр кирәк дип тапса, башта ук әйткән, күрсәткән булыр иде кызына әтисен. Димәк, ярамаган, сәбәбе бар. Ә ни өчен ярамаган? Бәлки, ул гаиләле ир булгандыр? Ә Мәһрүсәнең (ул вакытта утыз биш-кырык яшьләр тирәсендәге хатын-кыз) бала табасы килгәндер, картлык көнемдә терәк булыр дигәндер, ялгыз калсам, үлгәндә иренемә су тидерүче дә булмас бит, дип уйлагандыр. Боларын инде егеткә фараз итәргә генә кала. Шуңа күрә ул мөмкин хәтле итагатьле булырга, йомшак итеп әйтергә тырышты. Сул кулын сеңлесенең иңбашына салды, кочаклагандай итеп, үзенә таба якынайтты:
— Линүзә, мин ни дип әйтергә дә кыенсынам. Әниең әйтергә теләмәгән икән, димәк, җитди сәбәбе булгандыр.
— Мин дә шулай дип уйлыйм, — диде сеңлесе боек кына. — Бәлки, аның семьясы бардыр, бәлки, шушы тирәдә генә дә яшидер әле...
Әйе, алар икесе дә бертөрле уй йөртәләр икән. Ләкин егет моны әйтмәде. Алар урам чатында туктадылар.
— Трамвайга хәтле озатыйм, — диде сеңлесе, абыйсын култыклап.
— Рәхмәт! Ярар, йөрмә инде.
Нәүмизләнеп, чатта калды сеңлесе. Ә Габделнур урам аркылы чыкты, артына борылып карады. Линүзә әле кузгалмаган, һаман да тора. Егет аңа кул болгады. Сеңлесе дә уң кулын күтәрде. Аннары акрын гына атлап китеп барды. Ул карасу төскә буялган зур йорт почмагына җиткәнче, аның ябык, зифа гәүдәсе күздән югалганчы, Габделнур шул тарафка карап торды. Бик кызганыч булып тоелды аңа бу ятим үскән кыз бала. Ләкин ни-нәрсә белән, ничек ярдәм итә ала соң егет аңа? Фәкать юатып кына. Ә аларның гаилә хәлләренә тыкшынырга, нидер кылырга аның хакы юк.
Ул, уйларыннан арыну өчен, тирә-ягына күз салды. Ә анда, кемнеңдер кайгы-хәсрәте булу-булмауга карамастан, тормыш гөрли: Киров исемеңдәге Мәдәният сараеның галәмәт зур бинасында бүген йә берәр кызыклы фильм күрсәтәләрдер, концерт-фәлән булуы да ихтимал; бакчада бала-чага мәш килә, өлкәннәр, яшь-җилкенчәк күренә.
Алда дүртенчеме, алтынчымы трамвайның «Газовая»га таба үткәне күренде. Энергетика техникумы яныннан узып, егет тукталышка барып җитте. Үзе трамвай көтә, ә башында уй: Линүзәнең әти-әнисе исән, ә ул — ярым ятим. Кыз әтисенең кем икәнен дә белмәгән, ата назын татымыйча, әти дип әйтергә тилмереп үскән. Әйе, аның да әнисенә генә түгел, әтисенә дә сыенасы килгән чаклары, бүтән балалар кебек, аның белән җитәкләшеп йөрисе килгәндер, авыр чакларда таянычы барын тоясы килгәндер. Ә ата кеше юк... Бәлки, шуңа күрә кыз Габделнурны якын итәдер... Сугыш вакыты да түгел, ятимнәр исә туа тора... Габделнурның бала чагы исенә төште. Күрше авылда Балалар йорты бар иде. Балалар анда бик күп иде. Күрәсең, болар сугыш вакытында эвакуацияләнгән балалар булгандыр, чөнки андагы мәктәптә укыту рус телендә алып барыла дип сөйлиләр иде... Дүртенче трамвай килде, егет, аңа утырып, Кольцога таба юнәлде.
...Кичкырын Габделнур Гөлзәрия янына китте — Камал театрына билеты бар иде.
Сигезенче яртыда башланган спектакль соң гына бетте.
Театрдан чыкканда, фойеда җырчы Илһам Шакиров күзләренә чалынды. Бераз баргач, Горький урамыннан түбән таба төшкәндә, Гөлзәрия нидер исенә төшеп елмайды һәм әйтте:
— Узган ел без аның концертына барган идек, кайтканда, кызлар талашып
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
79
беттеләр.
— Ни өчен?
— Бер кыз әйтә, ул миңа карап җырлады, ди, ә икенчесе, юк, фәкать миңа гына карады, ди.
— Шуның өчен сүзгә килделәрме?
— Юрамалый гына инде, — диде кыз, көлеп. — Аны бик яраталар.
Алар Горький урамыннан түбән таба төшәләр иде, бик озын гәүдәле бер егет узып китте.
— Бу егеткә баскетбол гына уйнарга, — диде Габделнур.
— Кызыгасынмы?
— Әйе, югарыдан күбрәк күренә бит, — диде егет, көлеп.
— Әле үсәрсең, — диде кыз да, сүзне уенга алып.
— Юк инде, егетләр егерме бишкә хәтле генә үсә, ә миңа — егерме сигез.
— Ә кызлар?
— Алар егерме яшькәчә.
— Мин дә үсмим икән инде, өч ел элек үсүдән туктаганмын.
Сүз бүтән темага күчте, аннары әле генә караган «Баһадирлар» спектакле турында гәпләшеп алдылар, ул әңгәмә Опера һәм балет театры артында таксига утыргач та дәвам итте, кыскасы, юл буена сөйләр сүз бетмәде.
Машинадан төшкәч, Гөлзәрия, башын күтәреп, егеткә карап торды да акрын гына әйтеп куйды:
— Сез нигә минем белән очрашасыз?
Аның тавышы моңсурак, үз-үзе белән сөйләшкән сыманрак килеп чыкты. Карашы да гади генә түгел — сынаулы караш. Әйтерсең лә ул күңеле түрендә туган яшерен хисләрнең һәм шул ук вакытта шикле уйларның очына чыгарга тели, ләкин берүзе генә булдыра, анык бер фикергә килә алмый.
Бу — сүз югында сүз булсынга гына бирелгән сорау түгел. Димәк, егет, һәр сүзеңне уйлап әйтергә кирәк, кыз күңелендә шик калмасын; аңа бит уналты яшь түгел, бүген — берәү, иртәгә икенче белән йөргән кызга да охшамаган, башына төрле уйлар килә торгандыр, үзара мөнәсәбәтләргә ачыклык кертергә телидер.
— Мин белмим... Гадәти хәл инде, бөтенесе кебек, — диде егет, ләкин шундук моның дөреслеккә туры килмәвен үз-үзенә икърар итте һәм әле генә әйткән сүзләрдән үзе үк уңайсызланып китте. — Ләкин шул ук вакытта нәрсәдер бик якын шикелле. Безнең очрашу үзебезнеке генә, аерым төсмерле. Билгеле, сез башка берәүгә — как и все... Әйтик, миңа да берәр егетнең кызы әллә бар, әллә юк, ә син...
Ул буталып бетте: әле «сез» диде, әле «син»гә күчте, ләкин әйтер сүзе болар түгел иде, каушап калды. Әле трамвайда беренче күрүдә үк кыз егетне үзенең бертөрле гадилеге һәм шул ук вакытта гүзәллеге белән таң калдырган иде. Күрәсең, бу әле һаман дәвам итә, ул торган саен аңа гашыйк була бара, юкса болай югалып калмас иде. Егет үз-үзен кулга алды:
Ул, ярты адым артка чигеп, кулын кызның биленә салды.
— Әнә, тулган айны күрәсеңме?
— Әйе.
— Матурмы?
— Әйе.
— Без кечкенә чакта, айда Зөһрә исемле кыз, көянтә-чиләк асып, суга бара, дип ышана торган идек. Чыннан да, андагы таплар суга баручы кызны хәтерләтә бит.
Кыз белән егет икесе дә төнге күк йөзенә багалар: тулган айны, бихисап күп якты йолдызларны күзлиләр. Озаграк карап торсаң, алар үзләре генә сихри булып күренмиләр, ә яшь күңелләрне дә сихерлиләр, бөтен борчуларыңны оныттыралар... Бигрәк тә яшь йөрәкләр бердәй типкәндә, уй-хисләр тәңгәл килгәндә...
Габделнур:
— Минем сезгә бик кадерле сүзләр әйтәсем килә, — дип пышылдады Гөлзәрия
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
80
колагына. — Ләкин йөрәктәгенең барысын да сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый...
Егет кызны җайлап кына үзенә таба борды, башын күкрәгенә якынайтты, кочты һәм, чак кына иелеп, иреннәреннән суырып үпте. Кыз карышмады, ләкин аңа шул ук дәрт белән җавап та бирмәде. Бераздан пышылдап кына әйтте:
— Яңадан үпмә инде, иренем кабара.
— Ярар, ачуланма, яме.
— Мин керим инде.
— Әлбәттә, әйе, мин сезне тотып тора алмыйм, хакым юк, — диде егет, ә үзе кызны кочагыннан чыгармады. — Ләкин... Но не хотел бы... Билгеле, әле бер-ике очрашуда гына сезгә үземнең бөтен хисләремне әйтеп бирә алмыйм. Ышанмас та идегез...
Эштәге кызлар белән җиңел аралаша, теләсә ни сөйләшә, хәтта тозлырак мәзәкләр дә сибә торган егет үзенең хәзерге халәтенә, бу гүзәл фәрештә алдында югалып калуына үзе дә аптырый. Әйе, Гөлзәриягә мөнәсәбәт — бөтенләй икенче.
— Мин керим инде.
— Мин сезне җибәрергә теләмәс идем. Ләкин безнең теләкләребез һәрвакытта да безнең мөмкинлекләр белән тәңгәл килми...
— Хушыгыз, — диде кыз, егет куеныннан чыгып, һәм акрын гына кузгалды.
Ул үзе дә каушаган иде булса кирәк.
— Гөлзәрия, туктале, — диде Габделнур, кызның пальто җиңенә кагылып.
— Нигә?
Егет исен җыеп өлгерде. Аңа дип аталган хаты бар иде бит, бирер вакыт җитте шикелле. Ни булса, шул булыр, дип тәвәккәлләде. Куен кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарып, кызга сузды:
— Мә. Үзең генә укы.
— Нәрсә соң бу? — дип сорады Гөлзәрия, алыргамы-юкмы дигәндәй икеләнеп, ләкин хат аның кулына кергән иде инде.
— Укыгач белерсең, — дип, серле генә елмайды егет. — Тәмле йокы, тәмле төш.
12
Гөлзәрия үзе кызларның сорауларына җавап бирә (спектакль, артистлар уены турында), ә күңеле һаман егете янында, уйлары ул биргән кәгазьдә язылганнар хакында. Ул бүген бөтен эшләрен тиз һәм җиңел эшләде: кием алыштырды, иртәгә эшкә кияселәрен үтүкләде, кофтасын карават башына элеп куйды, чәй эчте, юынып керде, урын-җирен бүсте, түшәмдәге утны сүндереп, тумбочка өстендәге төнге лампаны кабызды, койкасына ятты, фотолар, открыткалар караган булды, кулына «Азат хатын» журналын алды. Кызлар ятканнар иде инде, берәм-берәм йокыга киттеләр. Ул фәкать шуннан соң гына Габделнур биргән хатны тумбочкадан алып укырга кереште.
«Төн.
Тышта караңгы. Бүлмәдә ут яна. Тәрәзәдән үземне күрәм. Уйга талган башым тагы да зураеп киткән сыман, авырайган төсле. Нәрсәдер булды миңа. Хәер, мин аны яхшы беләм. Син дә беләсең. Бәлки, бу минутларда синең озын керфекләрең сирпелеп, Әдрән диңгез суын хәтерләткән (гәрчә мин аны рәсемнәрдә генә күрсәм дә) яшькелт-зәңгәрсу уйчан күзләрең тәрәзәгә багалардыр, кемнедер эзли, көтәләрдер. Бәлки, алай да түгелдер. Чөнки мин үзем һәрчак кешеләр арасыннан сине эзлим һәм син дә мине күрергә телисеңдер шикелле. Ә мин һәрдаим сине уйлыйм, эзлим. Карый-карый күзләрем тала, уйлый-уйлый зиһенем чуала. Йә дөнья яңгыратып җырлап җибәрәсе килә. Юк, дөрес сөйләмим. Ул җырны урман эчендә яисә болында икәүдән-икәү, саф күңелле нарасый балалардай җитәкләшеп барганда, әкрен генә җырлыйсы килә...
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
81
Нигә, нигә синец уйчан күзләр
Күзләремә болай багалар?..
Әйе, күзләремә багалар... Багалар да йөрәгемне телгәләп, бәгыремне өзгәләп (бераз дорфа булса да әйтим) күз алдымда торалар. Хыялымда, ишетәсеңме, күз нурым, ә каршымда түгел. Ә минем аларны һәрчак каршымда күрәсем, иркәлисем, йөрәк җылым белән назлыйсым килә. Шашкандыр бу димә, шашмаган ул, гашыйк ул, гашыйк... Синең күзләреңә, назга сусаган иреннәреңә,
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
сылу буй-сыннарыңа — бөтен барлыгына. Аның әнә шуларның барысын да иркәлисе, назлыйсы, сөясе һәм... сөеләсе килә. Ник яшереп торырга: без бит сөяргә дә, сөелергә дә хаклы...
Башкаемны кулларыма салам, ә уйларымны... уйларымны кемгә сөйлим?! Әле дә ярый ак кәгазем бар, сөйли алмасам да, аңа тезәм, тигез юллар булып уйларым ак кәгазьгә төшә...
Талгын җилләр исте синең тарафтан. Әллә шул җилләргә генә юллыйммы? Әй, җңлләр, ирекле, киртә-коймаларны белми торган, чик-тыюларны белми торган шук балалар, табигать балалары! Илтегезче сәламемне сөйгәнемә! Сыйпагызчы йомшак сачләрен! Җилләр, сез кем сәламен алып килдегез, дип сораса, әйтмәгез, үзе сизсен, аңласын. Хәер, бу сүзләрем артык, алар минем күз нурымны рәнҗетерләр. Ул сизмиме соң, ул аңламыймы соң?! Ул бит мине күз карашымнан ук тоя...
Йа Хода, мин никадәр үз-үземә нык ышанган беркатлы Алла бәндәсе! Бәлки, ул... Юк, юк! Җңлләр, сез дә минем ни әйтергә теләгәнемне сизмәдегез. Шулай бит?! Мин ялгыш кына да алай уйлый алмыйм. Аның күзләре ялган сөйли белми. Ул да мине сөя! Аның күз карашыннан бу тойгыны сизгәндә, мин — дөньяда иң бәхетле кеше! Озак көннәр, төннәр чүлдә, сахраларда йөреп, ниһаять, салкын сулы чишмәгә юлыккан мөсафир кебек, мин дә бәхет чишмәмә юлыктым, аны таптым.
Кемнәр белән бәхәсләшим икән? Килегез бөек философлар, психологлар, мин сезне дуэльгә чакырам, бәхәс дуэленә чакырам мин сезне. Мәхәббәтнең кайчан киләсен кайсыгыз әйтеп бирә? Бармы аның кануннары, кагыйдә- закончалыклары? Юктыр...
Исергәндер бу димә. Мин эчкән шәрабның исемен үзең дә беләсең... Менә шундый бер хыялый инде мин, күз нурым. Мин сөйлим дә сөйлим, чәчләреңнән сыйпыйм, сулышым белән иркәлим. Ә син төш күрәсең булыр, миңа елмаясыңдыр... Йә Тәңрем, бу хыялый башка көч вә сабырлык бир!
«Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы» дип җырлаган кызларыбыз искә төшә. Нишләп кызлар гына җырласын бу җыруны, егет-җиләннең дә уена еш килгәндер әлеге сүзләр... Ни өчен дип сорама, үз башымнан узганга беләм.
Синең сорау: «Кайда булдың соң син? Ник моңарчы күрмәдең?»
Минем җавап: «Күрәсең, кешеләрдә тышкы матурлык кына түгел, эчке матурлык та бардыр. Матурлык дигәч тә, бу чибәрләргә генә кызыга икән димә. Хәер, алай дисәң дә гаепләмим... Торган саен ныграк ачыла барган эчке матурлык мине әсир итте. Синең алдау-йолдауны белми торган саф күңелең мине отыры ныграк били бара, эчкерсез мәхәббәтең үзенә тарта. Минем аңа каршы торырлык көчем юк, теләмим дә...»
Син: «Мин ул мәхәббәттән куркам», — дисең.
Мин: «Кайсы гына чорларда аннан курыкмаганнар? Ләйлә-Мәҗнүн, Фәрһад- Ширин, Таһир-Зөһрә... Азмыни мисаллар... Алар да курыкканнардыр, ләкин куркак булмаганнардыр. Син дә, күз нурым, мәхәббәтеңә бөтен киртәләрне, кыенлыкларны җиңеп бар! Шулай булмаса, аның кадере дә булмас иде. Күп гүзәлләр, пәһлеваннар башларын салмас иде. Җиңел килгән бәхет озын гомерле булмый, диләр».
Син тагын нидер әйтергә телисең. Үпкәләмә, мин сине туктатып торам, уйларымның ташыган вакыты, күзләремә карап тыңла, сиңа сөйлим. Беркөн мин сине күрдем. Ул көнне мин яхшы хәтерлим. Синең өчен, бәлки, гадәти генә көн булып узып киткәндер ул. Ә миңа... мин сиңа гашыйк булганымны аңладым. Мин кинәттән үзгәреп киттем: кешеләргә ягымлы итеп карадым, һәрберсен күңелемнән генә булса да сәламләдем, хәерле көн теләдем, аларның 82
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
83
да минем сыман бәхетле булуларын юрадым. Шәһәр урамнары киңәеп, яктырып киткәндәй тоелды. Йа Хода, таш кала да минем халәтемне аңлады булса кирәк. Ул төнне мин йокысыз үткәрдем. Мин таң атуын күрүдән мәхрүм булырмын дип курыктым. Син күрсәң иде икенче көнне таңның ничек атуын! Бөтен тараф кояш нурларына чумып, һәр тереклек иясенә бәхет теләп, алсу таң атты!.. Ә минем хыялымда бер йолдыз калыкты — мәхәббәт йолдызы! Мин аны синең белән уртаклашырга булдым. Син аны акрын-салмак, шик-шөбһә белән генә кулыңа алдың. Ә аннары... анысы минем өчен әйтеп бетергесез куаныч булды... Син аны иреннәреңә тидердең һәм кире миңа суздың. Мин, синең уеңны аңлап, әле синең иреннәрең җылысы сүрелмәгән йолдызны назладым һәм кулларымны күккә суздым... Чөнки гашыйкларның йолдызлары шунда бит...
Күз нурым, кичләрен чыгып, күк йөзенә караш ташла: сүнмәгәнме безнең мәхәббәт йолдызы? Юк, сүнмәс ул. Шикләнмә. Йөрәкләребез бер-берен сагынып типкәндә, уйлар диңгезендә икәү бергә йөзгәндә, теләкләр бер булганда, һич сүнмәс ул безнең мәхәббәт йолдызы! Шикләнмә...»
Гөлзәриягә кинәт кенә әллә нәрсә булды: ул укудан туктады, як-ягына каранды, ләкин берни күрмәде, чөнки аның күзләре дым пәрдәсе белән өртелгән иде. Бу — яшьлегендә беренче мәртәбә шундый тәэсирле, сихерле хат алган кызның шатлыклы күз яшьләре белән томаланган мәле иде. Аның башы шаулый, ярсып-ярсып типкән йөрәге менә-менә күкрәк читлегеннән атылып чыгар кебек тоела. Егетнең уй-фикерләре, ташкын хисләре аны да биләп алды. Гөлзәрия мендәренә капланды, үксеп елап җибәрүдән үзен-үзе көчкә тыеп калды. Ләкин бераздан, башын күтәргәндә, мендәр тышының юеш икәнен шәйләде.
Йоклап яткан кызлар аның халәтен сизмәделәр. Гөлзәрия, аны әсәрләндергән кәгазь битләрен тумбочкасына яшереп, коридорга чыгып китте. Тынып калган кухняга керде, тәрәзә каршына басып, тышка карап торды. Үз халәтен аңлый да, аңламый да кебек: аңа да нидер булды бит; шушы яшькә җитеп болай тәэсирләнгәне юк иде. Әгәр язмышы шушы булса?.. Моңарчы тыныч кына яткан дулкын — мәхәббәт дулкыны аны да үз эченә бөтереп алып, үзе белән агызып китте түгелме? Әйе, шулай. Хәерлегә генә булсачы... Аның тагын күзе дымланды. Бу ни бу? Бүгенге халәттән, ашкынудан сөенүме, әллә алдагы билгесезлектән гаҗизләнүме? Белмәссең бу дөньяны...
Кем соң ул Гөлзәриягә шундый хат тоттырып җибәрүче? Юньле кешеме?.. Кыз, дөресен генә әйткәндә, баштарак бу танышуга әллә ни әһәмият бирмәде. Кызлар белән егетләр танышу — гадәти күренеш. Бөтен очрашулар, сөю-сөелү хәлләре кавышу белән төгәлләнми. Мавыгу дигән нәрсә дә бар бит әле. Ә чын мәхәббәт... Анысы нәрсә? Ул кешене шулай тилертер дәрәҗәгә китереп җиткерә микәнни?
Гөлзәрия тәрәзәдән күзен алды, читкә китте. Бүлмәсенә керде. Мыштым гына урын-җиренә ятты. Ләкин аны барыбер тиз генә йокы алмады... Үзенең халәтен аңларлык кеше белән серләшәсе килде, киңәш сорау уе да туды. Ә кемгә чишәсең эч серләреңне? Кызларгамы?.. Туган апаларыңамы?.. Әниеңәме?.. Әйе, аңардан да якын кешесе юк бит аның...

(Ахыры киләсе санда)