Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ БОМБА, ТЕШ ҺӘМ ИЗОЛЬДА

Сугышта авырлыклар да, хәтәр хәлләр дә баштан күп кичте. Ләкин беркайчан да күңелемнән чыкмаган иң җете хатирәм бөтенләй бүтән төрле.
1943 елның җәе бу. Безнең 77нче дивизия көне-төне алга, көнбатышка таба хәрәкәт итә. Ә минем бертуктаусыз теш сызлый. Украинадагы Мена дигән местечко, ягъни шәһәр тибындагы авылга кергәч, дивизион командирыннан рөхсәт алдым да (мин ул чакта дивизионның разведка башлыгы идем), больницаны эзләп киттем. Больница да, теш врачы кабинеты да бар икән бит, табибы да кабинетта утыра! Табиб та түгел, табибә! Чибәрлеген күреп телсез калырлык бер кыз! Күктән иңгән фәрештәмени! Елмаеп кына каршы алды... Авызымны ачтырып карады да:
— Алырга иртә, дәваларга кирәк тешегезне, — ди.
— Зинһар өчен, йолкып ташлагыз, — минәйтәм. — Мин сугыштагы кеше бит.
— Бер тамчы да новокаиным юк шул. Уколсыз гына алсам, чыдарсызмы соң?
— Чыдый алмасам, ичмасам, матур исемегезне белеп үләр идем, —дим.
— Изольда, — диде кыз, елмаеп... Ул минем тешне йолкый башлауга, янәшәдә бомба төшеп ярылмасынмы! Больница бинасының тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килеп коелып төште...
— Ятыгыз! — дип ишарәләп, кулым белән идәнгә күрсәттем. Тел белән әйтер идем дә, авызым буш түгел. Ул да булмады, икенче бомба төшеп ярылды. Бусы бинаның икенче ягында шартлады. Кыз мине калдырып йөгереп китте дә, ишеккә барып җиткәч, кире борылды. Кулында кыскычы, анда минем канлы азау тешем... Больница бинасына төзәп ташланган ике бомба арасында бу кыю кыз үзенең вазифасын башкарып та өлгергән бит!..
Шуннан соң без хат алыша башладык... Изольда бер тапкыр болай дип тә язды: «Иәр хатыгызны түземсезлек белән көтеп алам. Сездән хат килми башласа, нәрсә буласын да күз алдына китерә алмыйм...»
1945 елның 18 гыйнварында мин, каты яраланып, госпитальгә озатылдым. Изольдадан хатлар өзелде... Аны эзләп теге больницага да, газета-журналларга да язып карадым, ләкин таба алмадым... Күп еллар үткәч, XX-XXI гасырларның атна көннәре календарен төзеп, икенче ягына кызның фоторәсемен куеп, типографиядән ике мең данә бастырып чыгардым. «Хур кызы»ның гомерем буе карап туймаган нурлы йөзе миндә генә түгел, бүтәннәрдә дә иң гүзәл хисләр уятсын дидем.