Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ДАЛАДАН КИЛҮЧЕ» ХИКӘЯСЕ ТУРЫНДА БЕР-ИКЕ СҮЗ

Хикәяләрдән, басылган кыйссалардан, бәяннардан мин нәрсә эзлим соң? Әлбәттә, үзенчәлекләре белән үз зәүкыма ошаганнарын. Минем зәүкыма нинди әсәрләр тәңгәл килә?
Иң беренче — Ана телебездә язылган затлы әсәрләр миңа ошый. Теле бозык икән, теле урысчадан туры күчермә икән, әсәр урысча уйлап, татарча язарга маташучы кулы белән язылган икән, никадәр генә мавыктыргыч шәкелдә язылган булуына карамастан, мин ул әсәрне укымыйм, Ана телебезне бозучы әсәрләр — Ана телебез эченә куелган һәм киләчәктә шартлаячак бомба. Җырчының тавышы никадәр саф-матур булса да, шул җырчы сүзләрне дөрес әйтми икән, мин ул җырлаучыны җырчыга да санамыйм. Аның концертларына йөрмим.
Әсәр корама телдә язылган икән, ул инде «әдәби» атамасын йөртә алмый.
Икенче — әсәрдәге серлелек. Тарихилык, холыкларның тулы канлы, ышандырырлык итеп сурәтләнүе, әсәрнең без көткәнчә (штамп белән) түгел, үзенчәлекле тәмамлануы, сатирик әсәрләрнең ахырда көлке чыганагына әверелүе.
Өченче — авторның әйтергә теләгән фикере, әсәрнең эченә салынган серле максаты. Максат (идея) төртеп торса, укучыга кире тәэсир дә ясавы ихтимал. Яхшы бул, тәүфыйклы бул, дип кенә язучы адәмнәрне үз артыннан ияртә алмастыр.
Озын сүзнең кыскасы, мин «Казан утлары»ның 1915 елгы 7нче санында күңелемә хуш килердәй бер хикәягә тап булдым, хикәя беренче жөмләсеннән үк үзенең кармавычлары белән сине урап ала.
«Ул нидер исенә төшергәндәй, барган җиреннән кинәт туктап калды... Зур итеп ачылган күзләрендә аптырау, курку, сискәнү иде».
Кунакханә нумирларының бер бүлмәсендә гүзәл кыз Хәдичәне атып үтергәннәре турындагы романның башы, «Фәхрине үтереп ташладылар» кебек классик башлангычлардан бер дә ким түгел.
Кеше (Юлаучы) ни өчен кинәт туктый, ни сәбәпле аның күзләре зур ачылган, ни өчен юлаучы курыккан, сискәнгән?
Бу сөальләргә җавап табар өчен, хикәяне алга таба укырга ихтыяри мәҗбүр булабыз.
Без ерак юлларга йөрүче, ярдәмчел шофёр белән дә, Яңа елга әзерләнүче бәхетле ата-ана, аларның бәхетле кызы белән дә очрашабыз, аларның бәхетле кызлары акчасыз юлаучыга Яңа ел бүләге тапшырганын да күрәбез. Юлаучы көнчел түгел, ул байларны каргамый, ул бәхетле ата-анага, аларның бәхетле кызларына карап соклана, аларны ярата башлый. Аның яратуын күңеле белән сизенеп, сабый кыз, аңа кыйммәтле бүләк суза. Менә сиңа сөенеч! Юлаучы Яңа ел кичендә үзенең кызына да кыйммәтле бүләк, нәфис-гүзәл курчак соначак. Аның гаиләсендә дә кечтеки генә сөенеч булачак. Шул куаныч белән өенә кайтканда, Юлаучы машина кырылышының шаһите булыр, аның кызына матур курчак бүләк иткән бәхетле гаилә юл казасында үз машиналарында янып һәлак булыр.
Юлаучы кадерле бүләкне күкрәгенә кыскан килеш шашып калыр, ул зиһенен югалтыр, ул кая барганын белмәс дәрәҗәдә тетрәнгән булыр, һәм аны юлбасарлар талар, кыйнап киемнәрен салдырыр, кулындагы курчак салынган тартманы таптап изәр. Рәхимсез талаучы ватык курчакны тотып бер якка томырыр, ботарланган курчак изелсә дә, үзен имгәтүче юлбасарга тигез тешләрен күрсәтеп елмаеп ятып калыр.
Социаль гаделсезлек (кешегә Яңа ел алдыннан да тиешле хезмәт хакын бирмәүләре), урамда да кансыз-рәхимсез хәтәр малайлар мохитендә кеше бөтенләй югалып кала. Әсәргә ялгыз бер кешенең генә тәкъдире түгел, әче язмышлы, хаста җәмгыятьнең фаҗигасе дә тупланган.
Бу хикәяне экзистенциализм әдәби агымына да кертеп булыр иде. «Экзистенциализм ул — төшенке рухлы буржуаз идеализмының бер төре», — дип аңлаталар әдәбият белгечләре. Шәриф Камалның «Уяну», «Буранда» хикәяләрен, Ьади Такташның, Сәгыйть Рәминең, Сәгыйть Сүнчәләйнең кайбер шигырьләрен шушы «экзистенциализм» бизмәненә салып үлчәп булыр иде.
Әлеге каләм иясе: мин «экзистенция» леләрчә хикәя языйм әле, дип эш
181
башламагандыр, күрәсең. Ләкин автор бу өлкәдә мәгълүматсыз түгел.
Шушы җиде битлек хикәя романнарыңа торырлык әдәби кыйтга булып чыккан. Әсәрдәге язмышлар хәл итә әсәрнең язмышын. Анда тетрәндергеч тәкъдирләр, фаҗигаләр тезмәсе тасвирлана. Әсәрнең язмышын аның теле хәл итә. Рәмзия ханымның язма теле тәэсирле, сурәтле. Ару Ана телебездә иҗат ителгән шундый әсәрләр укучыны куандыра. Язучы өчен ихлас күңелдән сөенәсең. Аларны укуы үзе бер рәхәтият!
Бу хикәя «Даладан килүче» дип аталган. Ул язучы Рәмзия Габделхакова каләменнән өзелеп төшкән.
Бәлки бу хикәя Рәзмия ханым иҗатында очраклы гына пәйда булгандыр?
Шул ук санда аның тагын ике әсәре урын алган: «Мөгез», «Яңгырдан соң» исемле хикәяләре. Юк! «Даладан килүче» язучының иҗатында очраклы гына түгел. Әлеге хикәяләр дә сюжет корылышы ягыннан да, теле ягыннан да Рәмзия ханымның иҗат эшчәнлегенә ят әсәр түгел.
Аннан соң Рәмзия Габделхакова инде иҗат эшендә шактый тәҗрибә туплаган язучы. Ул үз ысулын, үз алымын югалтмасын иде һәм аңа шушы шәкелдә тагын- тагын да күп язарга кирәк. Язучыда адәмнәрнең рухи дөньясына тагын да тирәнрәк төшәргә омтылыш куәтле булырга тиеш.
Сезгә яңадан-яңа уңышлар телим, Рәмзия ханым!