Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕРЛӘШИК ВАТАНДА

Байрагым
Рәхимсез бу дөнья, аямый һичкемне,

Кодрәте киң аның, алалмый тик сине.

Кырымым, бәйсезлек күрәм мин тамгаңда,

Халкымның үткәнен хәтергә алганда.

Кирәкми, кирәкми, башка бер байрак та,

Берсе дә үз түгел — уемнан еракта.
Үтенеп, гозерләп ялварам Алладан:

Ил-йортым, байрагым җанлансын яңадан!

Байрагым... Ярым ай... сезсез мин — кол-әсир,

Кулымнан төшерсәм, варислар ни әйтер?

«Татарлык» дигәндә, син уйга киләсең,

Байрагын сөймәгән — акылсыз, күрәсең.

Күк байрак иясе — милләтем һәм халкым,

Байрагым дип яшә — хакла син ир хакын.
«Бал тамчыдан җыелыр» — берләшик Ватанда,

Яңа дәүләт корганың күрәм мин тамгаңда.


Бушлык
Бу чиксез дөньяны соңгы вакытта

Кайдан урап алды шулкадәр бушлык? —

Өстән һәм астан, сулдан һәм уңнан

Кабып йотар күк бу вәхши бушлык.
Күзгә күренми, тик сизә йөрәк —

Кая карама — һәр җирдә бушлык.

Бушлык арабызда туктаусыз гизә:

Җырларда, көйләрдә, фикердә бушлык.
Чаларган дөньяны изә бу бушлык,

Инсанның инсафын юк иткән бушлык,

Чиксез үч-нәфрәт тудыра бушлык,

Җандагы ташны кабарткан бушлык.

Кырымга
Ватаным, балаларың

Кайчан берләшер?

Уртак нияткә

Бердәм ирешер?

Дан-кадереңне

Кем белә, әйтче?

Уелган бәгъреңә

Бу кемнең Хачы?

Җаным, улың сине

Үлсә дә сатмас,

Ватанын күңеленнән

Чыгарып атмас.

Карама, Кырымым,

Күз яшең тыеп.

Ил-йортым, син барда

Булмабыз гаип.

Күчкән бит беләккә

Атилладан көч.

Калсак та элгәрге

Җәмгыдән — бер уч.
 

Хатын-кызларга багышлау
Хатын-кызлар теләмәсә — Җир әйләнмәс,

Кайсы ир-ат анасын һәм ярын сөймәс?

Хатын өчен корбан чалу кирәк түгел,

Сагышланган чакларында юата бел.
Зифа буй-сын, кара кашлар, коңгырт күзләр,

Ычкындырмыйк бу байлыкны ялгыш безләр.

Авыз ачып торсак, дошман кызык итәр

: Җилләр исәр — татар кызын урлап китәр.

Бу җиһанга елга тик бер килә язлар,

Ямьле язны яз иткән тик хатын-кызлар.
Кемгә — яулык, кемгә калфак килешеп тора,

Кемдер ялгыз, кемдер парлы — гаилә кора.

Иске гадәт — хатын-кызның кулын үпмәк,

Изге алар: хатын-кыздыр һәм дә икмәк.

Хатын-кызсыз нишләр иде ир-егетләр? —

Алар җирдә нур өстенә нур кебекләр.
Бала йөртә йөрәгенең нәкъ янында,

Кемнәр багар бу ананы картлыгында?

Без рәнҗетсәк, әйтеп әгәр ялгыш сүзләр,

Кичерегез, кичерегез, хатын-кызлар...
Җир әйләнсен, әйләнсен Җир... Хаклык шулдыр:

Сез булсагыз, җирдә яшәү мәңге булыр.


Раббым
Раббым, сакла безләрне

Утка салган сүзләрдән,

Ялгыш-кыек юллардан,

Каты-яман күзләрдән.
Тагын сакла безләрне

Зәһәр телле затлардан,

Һәлакәткә юл тоткан

Аксак-сукыр атлардан.

Синең күзләреңдә
Синең күзләреңдә

Йолдызлар күрдем,

Диңгезләр күрдем,

Болытлар күрдем,

Яшел-яшел урманнар,

Гүзәл балкышлар күрдем.

Күрмәгән булсам әгәр,

Яшәмәс идем,

Куанмас идем,

Язалмас идем...
Синең күзләреңдә

Хәсрәтләр күрдем,

Тамчы-тамчы күз яшьләре,

Сорау-ялвару күрдем.

Тагын — Кояшны,

Тагын мин Айны күрдем.

Күрмәгән булсам,

Еламас идем, Кояшка,

Айга Куанмас идем.
Синең күзләреңдә

Сине күрәм, Ана.

Кирәк түгел сүзләр,

Күзләрең булганда.


Ышанды
Ышанды ул тирәккә,

Тирәк янды — көл булды.

Ышанды ул гөлләргә,

Гөлләр саргаеп сулды.

Ышанды ул җилләргә,

Җилләр үтте дә китте.

Ышанды сөйгәненә,

Ул башканы үз итте.

Ышанды дус сүзенә,

Ни дусты юк, ни сүзе...

Инде ышанмый егет

Хәтта үзенә үзе.


Кырым-татар теленнән Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәләре