АЛА-КОЛАДАГЫ ДҮРТ ИВАН
Миякәдән чыккач, атын куар өчен, кая ул дилбегәсен, керфеген дә селкетмәде. Нишләптер кинәт кенә җылытып җибәрде шул. Быелгы кыш карга ифрат саран булды. Җитмәсә, күрелгән хәлме, кыш уртасында чиләкләп яңгыр яуды. Гыйнвар уртасында, СССР Верховный Советына сайлаулар көнне диген әле!.. Февральдә генә кар төшкәләде. Барыбер кадимгечә ишелеп яумады, кырпак кебек, җиз иләк аша сайланып кына коелды. Коелды да эретте, коелды да эретте. Кәгазь калынлыгындагы кар астында калган уҗымнар, борынгы сырын-көртләрне сагынып яшәрде , җир дә сыртын тырпайтып ятты . Менә әле , бүген , март башында , төштән соң , көтмәгәндә күк түрендә Мәрьямбикә кодагые кебек балкыган кояш, җир өстенә шундый итеп елмайды ки, ала-колага әйләнеп чуарланган, аклы-каралы сыер кебек алара төшкән юлдан чананың тимер табаны чыелдый-чыелдый, елтыр сызыклы эзләрен калдыра-калдыра, өстерәлде дә өстерәлде.
Бүген таң сызылмас борын алар ике туган агасы Габдерәхим белән кыз ягына аш чанасын, ягъни килен төшерер алдыннан кияүнең кыз ягына тапшыра торган аш-су күчтәнәчен, азык-төлек, әйбер-сәйберен, безнең яклар теле белән әйтсәк, тез ачу мәһәрен китергәннәр иде. Егерме чакрымда яткан район үзәгенә төн салкынындагы исән карларны сайратып килеп җиткәннәр иде дә. Әмма, менә бит ничек: кире кайтырга чыгар алдыннан гына эретеп җибәрде — юллар ботка булды да куйды!.. Әйе, чанасына кырын ятып, балтасы суга төшкән мажик кебек аптырап сөйрәлгән Сәгъдәт кенә түгел, карайган җирдән мыш-мыш килеп шушы чанасында Сәгъдәтне дә өстерәгән Җирән ат та мондый кискен үзгәрешне көтмәгән иде. Яңгырлы кыш мал-туарга аеруча авыр икән. Кешеләрнең түгел, атларның да тыны җитми. Алар корчаңгылап кашына, түземен җуеп, бетли башлый. Атның бу газаплы юлны ташлап, каядыр якты, ак карлы читкә чыгасы, кар борхытып, йогыртасы килеп, куян кебек кылый күзләре белән як-якка караштыра, әмма аңардан читтәге үр-чокырлар, киртләч буйлар да ала-кола булып тын калганнар иде...
Шулай, агасы аны аш чанасын илтергә дип үзе белән алмаса, ул бу район үзәге дигән шәһәр җирен кайчан күрер иде? Кайчандыр ун еллар элек әткәсе моннан фронтка киткән. Менә ул, андагы боҗрага-боҗра чыбыклардан сүз
Айдар ХӘЛИМ (1942) — шагыйрь, публицист, прозаик; «Гомеремнеңун көне», «Өч аяклы ат», «Татар моңы», «Хунвейбин» һ.б. китаплар авторы. ГИсхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Чаллыда яши.
тапшырган телеграф баганалары, дөп-дөп килеп, торбасыннан дөм караңгы төтен чыгарып электр ясап утырган дизель станцасы, кәрәз кебек сары ике катлы бүрәнә йортны, ул гынамы, булачак җиңгәсен, Сәйфетдин кодасын, Мәрьямбикә кодагыен гына түгел, үзе дә кадер-хөрмәт күреп, тишелеп чыкканчы итле аш ашап, мендәр
Айдар
Хәлим
АЛА-КОЛАДАГЫ ДҮРТ ИВАН
123
кебек күпергән бодай ипиен сыптырып, хәтта кодасы кулыннан, көчләтә-көчләтә бер көрәгә ачы бал да тәмләргә мәҗбүр булган бәләкәй кода, ягъни Сәгъдәт үзе була инде, менәтерәк әле, авылына кайтып барышлый, ала-коласына карамый, җырлап та алды:
Тирдаритта каласы,
Әллә кияүгә барасы, Әллә кәләш аласы...
Аның тавышы матур иде. Бу тавышка ат та борылып карады. Сәгъдәтнең җырлап җибәрерлек, ошбу чана күтәрә алырлык шатлыгы да бар шул. Аны ат та тоя кебек. Агасы кәләшен кияүләп Миякәдә калды. Дөрес эшләде. Сәгъдәткә күз- колак кирәкми. Кәләшен карасын. Җиденче сыйныфта укыган ир-җегеткә нинди күз-колак ди тагын?! Шатлык дигәне кесәсен җылыткан чигүле кулъяулык. Аның өчен хәзер ике кояш: берсе күктә, икенчесе кесәсендә. Кодаларының өенә үткәч тә, яныннан кылдан да нечкә ислемай исләре калдырып, зифа кыз узды. Җиңгәсе, агасының кәләше, ягъни мәсәлән, булачак хатыны икән. Үз йортында кыз-кыркын, килен-киленчәк затын күрми, һәрнәрсәгә, хәтта буш абзардагы тычкан тишеге өчен салым түләп өйрәнгән гаиләдә үскән Сәгъдәт, бит очлары, бармак очлары алсу-алсу булып янып торган җиңгәсе кулыннан чигүле кулъяулыкны алганда:
— Бушкамы?! — дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. — Бушка бездә сыер да мышнамый!..
— Бушка булмый тагын!.. — дип зеңгелдәп көлеп җибәрде җиңгәсе. — Беренче танышуыбыз истәлеге. Син бит мин күргән беренче җан агам!..
— Җан ага — җарты ир, ир булмаса, бөтен ир! — диде мич арасында маташкан хатыннарның берсе. Алар чәчкәле чынаяк кебек матур киенгән иде.
— Кем әйтмешли, кияү сые — хан сые, җиңгә сые — җан сые... Әле тагын да килерсең... — дип өстәде икенчесе.
— Киләсем килсә... — диде малай эре генә. — Киләсем килгән хәлдә... Киләм дә куям...
— Син, энекәш, артыгын лыгырдама!.. — диде берничә ай гына элек армиядән кайтып, гимнастёркасын да салмаган, әле дә сары самавыр кебек аеллы каешын буып алган агасы, үзенең политзанятиеләрдән сыдырган тирән белемен кая куярга белмичә. — Теоритецки. Маркыс әйткән, Ингелис тәфсирләгән, Лилин кабатлаган...
Җиңгәсе алдына токмачлы аш, ашка катарга әче катык, леркелдәп пешкән ит, әчкелтеме борын тишекләрен кытыклаган арыш ипие китереп куйды. Бу кадәр мул ризык күреп, Сәгъдәтнең эчендә бүресе улады. Кодагые Мәрьямбану яшь кодасын ай-ваена куймыйча сыйлады. Уҗавы астыннан мае таммасын дип, астан учы белән каплап тагын шулпа китереп өстәде. Аның йотыгып ашаганлыгын күзәтеп тормыйлар микән дип, кашыгын кулына алганда, тирә-ягына каранды. Күрсәләр күрерләр инде. Бисмиллаһ иррахман иррахим. Өреле, катык катылган шулпа аһ тәмлекәй иде!.. Әмма малайның тишек колагы һәрнәрсәне эләктереп алды. Мич каршында чуен чүлмәкләр белән кыешкан хатын:
— Минем мужигым кичә кайтып керде дә... — дип башлаган сүзен әйтеп тә өлгермәде, икенчесе, почмактагы өстәлдә токмачлык җәймә җәйгәне, шундук:
— Мужик дип сөйләмә әле, пжалысты! — дип кисеп кенә төшерде ахирәтенең телен. — Җенем котыра, әйгенәм, шул сүзеңә!.. Мужик дигән мал урыста гына була. Ирем, диген, никахлы булсаң...
— Анысы нәрсә тагын? ЗАГСмы?
— Юк, мулла укыган дога. Тез арасы догасы... Хи-хи...
Хатыннар кеткелдәп кенә көлештеләр.
— Безгә мулла укымады. Силсәвит.
— Шәп булган.
— Какуй разнитса!..
Сугыш ятиме Сәгъдәт хатын-кызларның эш арасында шулай мыгыр-мыгыр
АЙДАР ХӘЛИМ
124
сөйләшүләрен ярата, ул аларда аерым бер шигърият таба иде. Ашаган уңайга ул аларны күзеннән кичерде. Әнә ишелеп ташыган гәүдәле, якты маңгае өстендә өерелгән эре бөдрәле, сугандай кабарган күз кабаклы, шулай ук ишелеп төшкән иякле, ни-нәрсәсе беләндер аларның тарих китабындагы фельдмаршал Кутузовка охшаган хатын мичтәге чуеннарны һаман үзенчә чыйкылдаштырып, ухватына таянды да:
— Кайда була икән ул Минзәлә дигәннәре ? Татарстандамы, әллә Башкортстандамы? — дип сөйләп китте. — Бүген радиудан бер җырчылары бик матур җыр җырлады. Ишеттегез микән?
— Безнең очта радиу юк бит әле. Үзебезнең тавыкларны гына җырлатабыз әлегә...
— Ну үзендә дә моң диген, ә!.. Изде генә, малай! — Шул Минзәлә дигән суларына барып, аягымны салындырып утырасым килеп китте...
— Аның кайда икәнлеген барып күрмичә каян беләсең! — диде талкынган сүс сыман аксыл йөзле, ухват сабы шикелле мичтән коргаксып чыккан ябык гәүдәле хатын.
— Ничек белмәскә? Син үзең шул яктан бит.
— Булса ни. Барысын белеп бетереп буламыни? Син менә Әндри казнасының кайда икәнен беләсеңме?
Барысы да көлештеләр.
Күргән-ишеткәннәрен күз алдыннан кичереп, Сәгъдәт ала-кола юлдан Йәрлекәү дигән урыс авылына җитеп килә иде. Ул чанасы түрендә тирбәлеп барган аклы төенчеккә күзен төшерде. Төенчектән татар авылына әле күптән түгел генә килгән туклык исе аңкый. Төенчеккә чынлап та туклык төрелгән иде, диярсең. Бер бөтен ипи. Хуш исе танауны ярып керә. Теге Кутузовка охшаган хатын аның булачак җиңгәсенең җиңгәсе, ягъни агасының хатыны икән.
— Мә, үзеңә юлга ал әле, ала күр, яшь кода! Тамагың йотыгып китсә, теш араңа кыстырып куярсың. Йомарт илнең итәге киң. Менә бит, ничек кенәләр мич авызына сыймаслык булып күпереп пештеләр!.. — Ул тегермән ташы кадәр бодай ипиен шәлъяулыкка төрде дә көчләп диярлек кодасының кулларына тыкты. — Әле ипи күргәнебезгә күпме генә вакыт бит!..
— Шулай, Мөслимә килен, дөрес әйтәсең... — Сәйфетдин кодасы төенчекне Сәгъдәтнең кулыннан алып, чана түренә бәйләп тә куйды. — Кара, Мәрьямбикә, син кодабызга юллыкка тагын берәр тәмле нәрсә сал!..
Тәмле нәрсә салмады кодагые, әллә онытты. Ярар, монысы да бик җиткән. Сәгъдәт ипине алуына куанып бетәлми. Ала-колада җир сөреп йөк тарткан Җирәнкәйнең теш арасына кыстырырга да бик кәттә булачак әле ул.
Җепшеп яткан юлда әлләни хәрәкәт күренми, ат тизәге өемнәрендә типченгән соскы борын үрдәк, җеп сыйраклы чыпчык төркемнәрен санамаганда... Үрдәк яратып соса. Солы, үлән исе килгәнгәме? Әнә, уң яктагы ихата каршында ниндидер пычрак чүпрәк сузылып ята. Кинәт чүпрәк дигәне ыргып торып, Сәгъдәт чанасын амалады да, ишегалдына кереп сеңде. Эт икән. Һавада кара каргалар өерелде. Кыш җылы киләсен белепме, алар быел китми калды. Көзен, җир туңганда, китәбез-китәбез дип ындыр табаклары, тау кыразлары өстендә репетицияләр үткәрделәр дә, сәгатьләре җиткәч кенә китми калдылар.
Авыл, аның илһамсыз сүнгән йортлары күңелсез иде. Моны күреп, малайның да эче пошып куйды. Ул чанасының төбенә капланып ятты да, ничек кенә булса да вакытын үткәрер өчен, үзеннән бер генә карыш аста шуышып артта кала барган җиргә табаннары арасына тезелгән жирдаларV аша карап саный башлады:
V Жирда (жердь) — нәзек киртәлек агачлар.
АЛА-КОЛАДАГЫ ДҮРТ ИВАН
125
— Бер... егерме бер... йөз дә бер...
Ике йөз санына җиткәч, башын күтәрде. Йәрлекәүнең җимерек чиркәве каршысыннан үтеп бара икән. Утызынчы елларда шартлатылган иман йорты нә тәмам җимерелми, нә яңадан төзәтелмичә, ак баганалары белән тарих китапларындагы Афинаның җимерек баганалары кебек серәеп тора. Ник шартлатканнар? Нинди үч белән? Шартлаткычларын куяр урын булмаганмы? Тәресе-ние дә юк. Ул аңа булса да карамас иде. Әнисе тәреләргә карамаска куша. Әмма мондый ак бина эчендә гыйбадәт кылган кешеләрнең бик иманлы, бик яхшы булганына ышана ул. Ап-ак, әмма бер мәгънәсез җимерек яткан якты баганаларны кызганып Сәгъдәтнең күзенә яшь сарыкты. Алар авылындагы мәчет тә җимертелгән. Кемгә зыяны тигәндер. Әткәсе исән булса, ул бу гыйбадәтханәләрне җимертеп яткырмас иде...
Юл үргә үрли башлады. Бераздан бу юл зурысыннан аерылып, ачык яланнар һәм урманнар аша туган авылына юнәләчәк. Урман эчендә аны якты, шыгырдап торган кар каршы алачак, Алла боерса! Аты бер караганда җиңел генә булган йөкне дә йөрәксеп, бу карада тыны буылып тарта иде. Үзенә урын табалмыйча, яңадан саный башлады:
— Ике йөз бер... Өч йөз егерме...
Кинәт аның башына даһи ачыш килде: теләсәң, җир йөзендәге һәрнәрсәгә сан сугып, дөньяны саннарга буйсындырырга мөмкин икән. Меңгә кадәр генә түгел, миллионга, миллионга кадәр генә түгел, миллиардка, миллиардка кадәр генә түгел, триллионга кадәр!.. Әйтик, дөньяны төрләргә, көрләргә, ябыкларга, сыйныфларга, акларга, кызылларга, сарыларга, айныкларга, исерекләргә, җанварларга, үләннәргә, тагын да әллә ниткән, әллә ниткән төрләргә аерып, мөһер сугып чыгарга һәм галәм белән сан аша гына идарә итәргә! Юкка гынамы юньсез кешегә сансыз, сантый, диләр?! Бу үзе бер фән булачак!.. Әйтик, кеше 1 саны, озын буйлысы — А, кыска буйлысы — Б, нык акыллысы — Х, уртача акыллысы — D, түбән акыллысы — Y, акылсызы — Z , бае — S, ярлысы — N, башка сыйфатлары тагын да шулай билгеләнә, ди. Әгәр берәү икенчегә: «Син 1АXNны кабул ит», — дип хәбәр итә икән, димәк, бу таза, озын буйлы, бик акыллы, әмма ярлы кешене кабул итәргә әзер бул дигәнне аңлата. Сәгъдәт әллә катыклы аштан, әллә болай гына кәефе килеп, киштәсе җимерелеп төшкән бай кебек кикереп куйды. Бу аваздан Нимесе дә колагын шомрайтты һәм «горк!» итеп карынын бушатты. Җирән ат чынлап нимес аты. Колхоз идарәсендәге паспортында аның исеме — Прәгрис. Авыр эштән, кыйналып, кадерсез яшәүдән айгырдан алашага әйләнгән ганимәт, ягъни германнан килгән трофей аты. Сугыштан соң аларның колхозына биш баш шундый ат эләккән, икесе Сәгъдәтләр бригадында. Алар килгәндә, зур, таралып яткан күз кабаклы, бик эре нәселле булалар — сөякләре дә, тояклары да, кыллары да. Авылның сугышларны үткән кайбер аксакаллары татар аты белән нимес атын кавыштырып, нимес көче, нимес тәртибе белән татар тырышлыгын берләштергән яңа ат нәселен булдыру турында да хыяллана. Чынлап та, булган хәлдә, вәт ат тек ат булыр иде ул, ә?! Ләкин колхоз аранында үзләрен фрисләрчә иркен тоткан нимес атлары татар авылын куандырырга ашыкмаган. Әсир булсалар да, кол итәлмиләр аларны. Кулга өйрәнү, җиктерү түгел, йөгән кидереп, сыртына да атландырмыйлар, каһәрләр. Силсәүит кушып, кулына чукмар тоткан Бастырык Гайҗан олы авылдан төшкәч кенә һәм, җиңнәрен сызганып, нимес атларының маңгай уртасына берне тондыргач кына алар миңгерәүләнеп юашлана төште һәм авылның иң гаярь егетләре аларны йөгәнләргә, аннан ике яктан дилбегә белән уратып, аркаларына атландырырга, аннан җигәргә, аннан, ниһаять, ләштер-лөштер сабан сөрергә өйрәтә алды. Ат абзары янында: «У-у, фашист, Гитлер токымы, фрис, паразит, полицай», — дигән авазлар гына яңгырап торды. Сәгъдәт
АЙДАР ХӘЛИМ
126
боларны хәтерли, ул заманнарда ыштансыз малай гына булса да. Малай герман тарафларыннан килгән атларны «фрис» дип сүкми, киресенчә, мал итеп кызгана иде: гүя алар әткәсенең хатирәсе. Гүя алар сугыш азагында гына һәлак булган ирнең аты буларак ерак җирләрдән килгән хатирә. Ул аларның күзләренә карый: берәр нәрсә язылмаганмы? Ул аларның колакларын күзәтә. Кош оясы кебек, бу колаклардан хатлар очып чыкмасмы? Әйе, берничә арба- чана ватканнан, баганалар аударганнан, дистәләгән егетебезнең бил-аркасын имгәткәннән соң гына «фашист»лыкларыннан ваз кичеп, татарга нимес тәртибе белән ач килеш җир сөрергә, урман, печән ташырга ризалаштылар...
Йәрлекәү үреннән уңга таба яссыланып, Ырымбур далаларына таба төшеп югалган яланның бер-ике чакрымга сузылган очында «Түр» урманы башлана. Шул урманга җитәрәк, Сәгъдәт берничә кеше сынын абайлап алды. Егерме чакрымлык юл-яланда ялгызы түгел икән. Күңеле күтәрелгәндәй булды. Чана табанының йөзектәй нәзек тимере юка кар астыннан чыккан кара җирдән эз салып, идән астындагы тычкан кебек чи-чи килеп баруын дәвам итте. Сәгъдәт белә: ул бу ала-коладан шул «Түр» урманына кергәч кенә котылачак...
Гомер буе абзардан чыкмый ат караган Сәйфетдин кодасына да ошады аның Нимесе. «Бу ат хуҗасын бик ярата, күзгә карый, — диде ул, ялларыннан сөеп. — Син, кода, онытма: арыган ат — чокыр саный, ачыккан ат — кулны ялый, яраткан ат — күзгә карый...» Сугыштан соңгы авыр тормыш шартларында эре нимес атлары да эреләтә алмады татар аты нәселен. Киресенчә, үзләре күзләре чепекләнеп, вакландылар һәм Гайҗаннардан кыйнала-кыйнала, горур холыклы, гасаби айгырдан кол йөк атына, юаш алашага әйләнделәр. Уллар, ир балалар кирәк шул һәркайда һәм һәркайчан, ир-ат кирәк. Ат белән бер тәртәгә җигелгән ир-ат кына баһадир була ала. Кунак атны җиккәндә, Сәйфетдин кодасы: «Борынгылар юкка гына әйтмәгән, — дип тә өстәгән иде. — Ыругың булса — улың, улың булса гына — ыругың булыр, дигәннәр...»
Уй-хыялларына бирелеп барган малай якында гына сөйләшкән тавышлар ишетеп сагайды. Сагаеп та өлгермәде, барысы бертуган кебек, күрер күзгә бер кайгысыз, шешенке, аксыл тамырлы, итләч бәдәнле дүрт әзмәвер, исәнлек- саулык сорашмый, чанасына менеп тә утырдылар. Бәй, ул теге карачкыларны куып та җиткән ләбаса!..
— Куда едешь?
— Да, — диде урысча белмәгән малай. — Да. Как его.
Сораусыз-нисез чанасын басып алган үсмерләр үзләрен тулы хуҗа тоеп, шаярыша, әүмәкләшә, Сәгадәткә ымлап, маймыллана, көлешә башладылар. Йөктәге артык авырлыктан юл ачуы чыккан чана табаны инде зәһәр итеп чыелдый-чиный башлады. Малайлар Хлебороб дигән күрше урыс авылыннан Миякә урта мәктәбенә йөреп укучы югары сыйныф укучылары булырга тиеш. Аркаларындагы токчайлары да шуны раслый. Анда дәреслекләр булыр. Авыл халкы хлеборобларны «шабра, знакум» дип йөртә. Имеш, алар икесе дә «күрше, ут-күрше» дигәнне аңлата икән. Ә менә итне алар «махан», диләр. Каян алганнар бу сүзне? «Шабра»лар тарафыннан болай түбәнсетелүдән малайның башы чыңлый башлады. Әле урман эчендәге карларга байтак барасы иде. Буш чанасын да «Кара урман» көйләренә авыр йөк итеп тарткан Нимес, үзенә өстәлгән бу кадәр авырлыктан скрипка кылы кебек тартылды, кабыргалары калтайган рәшәткә тактасы сыман тырпайды. Чананын табаннары хәзер җир сөрә иде. Тегеләр дүртәү, ул — берьялгызы. Малай көнчыгыш һәм көнбатыш, көньяк һәм төньяктан камалышта иде. Урыс кавеме белән беренче тапкыр очрашуы булса да, шулай да курыкмады, киресенчә, бер-бер хәл килеп чыкса, алар мине нишләтер, дип түгел, мин боларны нишләтермен, дип газапланды.
— Куды едешь? — дип кабатлады ике теше иреннәре арасыннан тышка тырпайган һәм учма-учма озын сары чәчләре хәзер очып төшәм дип торган малахай бүрек астындагы малай. — Шо молчишь? Немой што ли?
АЛА-КОЛАДАГЫ ДҮРТ ИВАН
127
Һәм ул куш көбәкле мылтык кебек ана чекрәеп карады. Немой дигәнне Сәгъдәт анлады кебек. Авылларында Телсез Сәлимә бар. Сөйләшә алмаганына ишарә итә, димәк.
— Он по-русски не знает! — дип өстәде ачык изүеннән шәрә кин күкрәге күренеп торганы.
— Даже по-русски не знает!.. Тат-тар-рин!.. — дип өстәде зур колаклысы.
— Халя-баля, тара-бара!..
Кабантеш авызын һавага элеп шаркылдады, ана баш кагып, башкалары да чайкалышып көлеште. — Неужели по-русски не знаешь?
— Это самый... — диде Сәгъдәт. — Того.
— А шо так медленно плетёшься? — Кабантеш Сәгъдәтнен дилбегәсенә үрелде. — Дай-ка, я сам поһоняю.
— Нет, дилбегә мой, — Сәгъдәт дилбегәсен бирмичә, читкә тартылды.
— Дилбегә мой...
Карашы чана үрәчәсенә ипле итеп кенә беркетеп куелган каеш камчыга төште. Болар кулына кала күрмәсен тагын! Аркасы белән янтая төшеп, сул кулын тегеләр күзеннән яшерде һәм сиздермичә генә камчыны чишеп, сап бавыннан ун кулынын беләзегенә киде. «Урман эченә керсәм, болардан котылырмын, бәлки,
— дип уйлап алды. — Әмма... ул карларга барып җитәргә кирәк бит әле!»
— А шо там у тебя болтается? — елак йөзен тавык чуарыдай сипкел баскан үсмер чана түрендәге төенчеккә күрсәтте.
Кабантеш яткан урыныннан гына үрелеп төенчекне алды.
— Кагылма! Того.
Теге чиште. Төргәктән чыккан бодай ипиенен хуш исе тирә-якка таралды. Ике яклап чана канатына асылынган икәүсе — зур колаклы һәм ачык изүеннән йонлы күкрәге күренеп торганы — сорап та тормыйча Кабантеш кулыннан ике түтәрәмне каерып алып, лач-лоч китереп умырырга тотындылар. Атка чынлап та авыр иде. Кара җир сыдырып тиргә баткан Җирәннен бот буйлары, янбашларыннан чәчкә атып ала-колага ачы йолдызлар, көмеш алкаланып тозлы тәнкәләр коела башлады.
— Ипине мина да калдыр!.. Как это.
— Ха-ха-ха!..
Инде бөтенләй дә сузылып ятып, чанага хуҗа булып ипи кимергән малайлар берсе-берсе белән укмашып көрәшә, аумаклый, шаярыша иде. Чанада җеннәр, канатлы чана гүя җенләнгән иде. Аты иписез кала иде. Ипи күбрәк атка кирәк иде. Нишләргә? Алар шулай унике чакрым буе Хлеборобларына җиткәнче утырып кайтырлармы? Атын йөгендермәсме? Әле бит ана Хлеборобтан сон җиде чакрым кайтырга кирәк. Малай кайнар-салкынлы тиргә батты. Бу минутта анын чанасы, авылынын, халкынын, иген басулары, җир-сулары, хәтта мал-туар, сыер-ат, вак малларынын вәкиле, вәкиле генә түгел, аларнын туендыручысы булган бу чана
— канатлы галәм, азыклы оҗмах анын өчен көтмәгәндә түзеп тора алмаслык кара тәмугка — ачлык һәм зар, дошманлык һәм күрә алмаучылык патшалыгына әверелгән иде. Әгәр теге ала-кола моңа кадәр яланда гына булса, хәзер аның чанасын һәм җанының түрен басып алган иде. Чанадагы тынычлык — тынычсызлыкка, тынлык гауга белән киерелгән иде. «Болар булган җирдә һәркайда тәмугтыр, — дип уйлап алды малай. — Миндәге кебек. Әле генә оҗмах иде, хәзер — җәһәннәм». Ничек кенә теләми карасын, ничек кенә баш тартмасын, ничек кенә кәнтәйләнеп, тыйнак холыклы булып кыйланмасын, ул үзеннән тартып алынган оҗмахны кире кайтару өчен көрәшергә мәҗбүр иде. Бу аны алҗытачак, көчен талаячак, көчләп тагылган һәм бөтенләй кирәкмәгән көрәш иде. Моңа кадәр үз чанасында үзенеке булган ай, кояш та, шушы газиз туфрак та гүя хәзер үзенеке түгел, чанабасарларныкы иде. Бу тормыш түгел, ә торып тормыш иде. Әле генә саннар санап килгән юлы да аныкы булудан туктар микәнни?! Ул аны үзенеке дә итә, сатып та алалмаячак.
Ялт итеп алдына караш ташлады. Урманга берничә йөз адым бар икән әле.
АЙДАР ХӘЛИМ
128
Кабантеш Иван тулган ай кебек түгәрәк ипине тирестәй куллары белән өзгәләп бетергән арада анын бәгырендә ниндидер кыргый көч күтәрелеп бәрелде, ул, тыны буылып, нишләргә дә белми, Кабантеш кулыннан бер түтәрәмне тартып алып, чанасыннан сикереп төшкәнен сизми дә калды. Йөгереп килеп чана тәртәсенә асылынды һәм Җирәнен сыйлый башлады:
— Тизрәк кабып йот, малкай! Эссен!.. Тартып алалар!..
«Эссен»ның нимесчәдән татарчасы «ашарга» икәнлеген Сәгъдәт белә иде. Әле былтыр гына шушы юлдан — район үзәгеннән йөреп, аларга нимес теле укыта башлаган Чатан Гарифулла абыйлары өйрәткән иде. Малай чанасына бүтән утырмады. Аңа утырырга намусы кушмый, вөҗданы җитми иде. Ул үзенә бирелгән кечкенә мие белән аңламый иде: шушы ала-колада, газаплы юлда, артыннан кара эз калдырып, чак-чак тартып барган атка туң бүрәнә булып төялеп бару өчен нинди микъдарда тиле бәрән орлыгы ашарга, нинди агу эчәргә кирәк иде икән аның ут-күршеләренә? Нихәл итеп мондый булып була икән? Хәлне күрү, бәяләү, малны кызгану, күрше хәленә кермәсә, кеше хәленә керү дигән нәрсә юк микәнни боларда? Оятыннан якты күзе белән ала-колага да карарга кыймаган, иртәләгән яз сарысы атлаган саен пималарыннан сытылып чыккан малай аты белән беррәттән тәртәгә җигелеп, йөкне өстерәшә башлады.
— Төшегез, авыр бит!.. — дип үрсәләнде ул, борылып. — Әйдә, малкай, әйдә...
— Шо ты бормочешь?
Чанасын сөйрәшкән уңайдан чакырылмаган кунакларын янә күзеннән кичерде. Алар исә үзе кебек җилләр тишкәләгән кыска сырмада, берсе, Сәгъдәт кебек, төпле пимада, икесе, шул исәптән Кабантеш тә, чабатада, дүртенчесе — хәллерәк, күрәсең! — эрзин итектә иде. Әмма алар чанада утырып, Сәгъдәт исә аты белән бергә алар утырган чананы өстерәп килә иде. Авылында чакта Сәгъдәт үзе дә чабата кия, ул җиңел, матур, нәфис, ипле. Галимулла бабасының көмеш чөшлесе аңа өч йомырка исәбеннән көнбагыш мәмиләре кебек итеп тезеп шигъри чабаталар кидерә. Малайның юлдашлары белән сөйләшәсе, аңлашасы, аңлатасы килә, әмма телләрен дә, исемнәрен дә белмәгәч, телен тешләгән. Исемнәрен әйтеп танышмаган кунаклар аның өчен барысы да Иван иде: Кабантеш Иван, Чуар Иван, Зурколак Иван һәм Киңкүкрәк Иван.
Бу Иваннар арасында иң явызы булып Сәгъдәткә нәкъ әнә шул Кабантеш Иван күренде. Аллаһы Тәгалә аңа шушысыннан аеруча сак булырга кушты. Ул ипиен сагыз чәйнәгәндәй лачкылдатып чәйни, әдәпсез рәвештә туктаусыз черт тә черт итеп еракка төкерә. Моңа Җирән дә игътибар итә. Тамагын ныгытып алган Чуар Иван, йокысы килгәндәй, күзләрен йомды. Аның күзләрен ачтырыр һәм атка йөк булмасынга чанадан төртеп төшерер өчен ипи шүрлегенә менеп төшәргә тиеш иде Сәгъдәт. Юк, бәйләнми, Алла сакласын!..
Менә, ниһаять, алар типченеп, нә туңмастан, нә гөрләп акмастан чиләнеп
АЛА-КОЛАДАГЫ ДҮРТ ИВАН
5. «К. У.» № 9 129
яткан чишмәле иңкүлек аша «Түр» урманына керделәр. Иңкүлектән чыгып, чиста карларга аяк баскач, чана табанының нәзек тимере ак кар өстенә иске кара эзне сызып бераз барды-барды да, моннан ары юлыгыз хәвефсез булачак, дигәндәй, тәмам да агарды. Урман эчендәге һава салкын, кояш нурлары юк дәрәҗәдә сүрән, ала-кола тулаем аклыкка күчкән иде.
— Останови, — диде тегеләрнең берсе. — Стоп, коняга!..
Боерыкка буйсынып яшәргә өйрәнгән акыллы Нимес туктады. Малайлар сикереп төшеп чәпрәй итәргә тотынды. Берсе, авырдан бушанырга дип, шунда ук юл читенә утырды һәм трактор кебек шытыр-шытыр килә башлады. Шуны гына көткән Сәгъдәт
— «Ялт!» — чанасына сикереп менде дә камчысы белән — сыртына сыптырды.
— Аллаһ әкбәр!.. На-а-а, малкай!..
Һәм авыр газаплы юлдан соң шушы боерыкны гына көткән Нимес карлар уйнатып яткан урман юлыннан кушаяклап чабарга тотынды. Гүя тоткыннан ул шушындый чара белән генә котыла алачагын аңлаган иде.
— Сто-о-ой! — дип сөрән салдылар арттан.
Сәгъдәт артына борылып та карамады. Аның мондый Иваннарны күрәсе килмәде. Секундлар еллар кебек озак тоелды. Күпме чапкандыр, белми, чана койрыгында ниндидер авыр нәрсәнең өстерәлеп, сөйрәлеп баруын абайлап, борылса, ни күзләре белән күрсен, теге Кабантеш Иван зәңгәрләнгән бармаклары белән үрәчәгә ябешеп, артында карлар тузгыта-тузгыта өстерәлеп бара... Сәгъдәт, аны-моны уйламыйча, Җирәненә тагын берне сыптырды. Ат тагын да тизрәк чабуга күчте.
— Оста-а-нови-и-и!.. — дип кычкыра иде Кабантеш Иван. — Не брос-са-а-ай!..
Акырып барыр-барыр да атылган йолдыз кебек ычкынып калыр әле. Сәгъдәт атына яңадан селтәнде. Әмма аның тизлеге чикләнгән иде. Юл чокырларында, борылышларда уһылдап һәм кычкырып, сикерәңләп һәм ыңгырашып барган авыр гәүдәдән болай гына котыла алмаячагын аңлады. Ул дилбегәсен йомшарта биреп, тез очларында чанасының артынарак шуышты һәм кабантешнең кулларын чанадан ничек кенә булса да ычкындырырга теләп уң аягы белән типкәләнгәндә
— кинәт! борылышта! — чаналары сикерде һәм дилбегәсенә уралган, кабантеш белән тәмам бер булып чатнап кавышкан Сәгъдәт үзе дә юл читенә очып төште. Дилбегәсе кинәт сулга тартылган ат, гырылдап һәм хырылдап, җәясендә сынган ук сыман кискен каерылып туктады. Инде сугышка әверелгән алыш җирдә дәвам итте. Алар бугазга-бугаз ябешеп, бер-берсен буарга тырышты, әүмәкләшә- әүмәкләшә, күз төпләрендә йодрык уйнатты. Иванның борыныннан кан китте. Көч һәм куәт унөч яшендә олылар белән печән чапкан, урман тарттырган, бөтерчек кебек тыгыз, туп кебек түгәрәк Сәгъдәт ягында иде. Шуңа күрә аның бар курыкканы бу, үз кочагындагы Иваннан түгел, ә борылышлар артында калган Иваннардан иде. Әгәр алар куып җитсә, Сәгъдәтнең хәле мөшкел булачак иде. Шуңа күрә ул моңардан тизрәк котылу ягын карады. Ул дилбегәсен кулыннан ычкындырды, Иванны биленнән алды, җан ачуы белән кысып күтәрде һәм башы аша җиргә орды. Иван урыныннан күтәрелеп, аңа типте, орды, бәрде, тагын типте. Ул Сәгъдәт кулланган ысулны кулланып, аны күтәреп бәрергә омтылды, әмма Сәгъдәт, күтәрелгән хәлендә, аяк-кулларын җәеп чайкалды, бар авырлыгын салды, Иван исә, әллә аяклары тайды, әллә икенче бер нәрсә булды, аны күтәрә алмыйча тайшанды һәм Сәгъдәтне күтәргән хәлендә артына ауды...
— О-о-о!
Акырып улаган тавыш урманны басты. Сәгъдәт чанасына сикерде һәм атын янә камчылады. Нимес хуҗасын тыңлап, бар җегәре белән алга омтылды. Кайчандыр тумыштан үзсүзле, кирегә беткән герман аты, Идел-Уралда никадәр арба-чана вата-вата тәртә арасына кертелгән булса, хәзер шул ук Идел-Урал карлары арасында шулкадәр тәртипле, шулкадәр намуслы, шулкадәр тырыш 128
АЙДАР ХӘЛИМ
җан иясе иде. Инде Сәгъдәтне, адәм баласын, икенче уй борчыды: карлы яланда ятып калган Иванга нәрсә булды? Аягын сындырдымы? Каймыктырдымы? Чыгардымы? Кем гаепле? Үземе, әллә Сәгъдәтме? Бу кадәр җан өзгеч тавыш юкка булмагандыр. Фаҗигале тавыш колак төбеннән китмәде. «Чыгаргандыр, — дип уйлады. — Сынсын өчен ул кискен хәрәкәт ясарга, һәрхәлдә тибәргә, сугарга, күсәк белән тез капкачына кундырырга тиеш иде. Ул боларның берсен дә эшләмәде, бары тик котылырга гына теләп якланды гына...» Барган уңайга ул вөҗдан тәмугында янды. Аңарда ике фикер — ак һәм кара фикер көрәште. Син аягы сынган кешене, япа-яланда калдырып киттең. Борылып та карамыйсың. Карарга мәллә? Юк, карама! Дөмексен! Алар синең атыңны әнә ничекләр итеп газаплады?! Ә-ә, син әле шулай кешегә үлем телисеңмени?! Юк, ул дошман түгел!.. Адәм заты!.. Хәзер үк артыңа борыл, кара!.. Бар!.. Тап!.. Чанаңа сыендыр!..
Ул ат караклары карашы белән кашын җимереп, артына борылды. Аны куа килүчеләр күренми, ә менә кар өстендә ихластан да кара керле чүпрәк булып сузылып яткан Иван кулларын күтәреп, нәрсәдер ялвара иде...
Үзенең ни эшләгәнен дә аңламыйча, үз кальбе белән үзе көрәшкән Сәгъдәт атын туктатып, кирегә борды һәм теге кара капчыкка таба китте. Авыз-борыны канаган, өсте-башы тузынган, бите-йөзе җимерелгән Иван әле генә канга-кан килеп сугышкан, инде хәзер янына килеп туктап, «утыр!» дигәндәй, чанасы канатларын китереп куйган татар үсмерен күреп, авыртынды, авызларын чалшайтты һәм, күккә ялварган кулларын төшереп, урыныннан күтәрелергә итте, әмма тагын да елаган тавышлар чыгарып урынына сеңде:
— Ай-яй-яй, не могу... Я, кажись, вывихнул ногу...
Сәгъдәт аның күзләренә карады. Алар котырган малныкы кебек куркыныч түгел иде.
— Утыр, әйдә... Как яво. Это самый...
Иван үз күзләренә үзе ышанмады. Ул бу татар сүзләренең мәгънәсен аңлаган, әмма, үз халәтеннән чыгып, мондый хәлнең була алуына ышана гына алмый иде бугай. Сәгъдәт чанасыннан очып төште, артыннан килеп, култык асларыннан күтәреп алды һәм тегенең «ай-вай-вай»лап ыңгырашуларына карамыйча, капчык кебек, чанасына таба өстерәде.
— Утыр. Утырып садись...
Иван исә һаман ышанмый иде.
— Не моһу...
Арттан куа килмиләр иде. Әле генә чырайсыз-ямьсез күренгән, җитмәсә танавыннан каны саркыган кабантеш малай аны якын туган кебек чанага өстерәгән мәлендә мөлаем күренде. Хәзер аның кабан тешләре дә күзгә чалынмый, гүя алар күпшенгән иреннәре артына кереп качкан иде. Иван һәр сикәлтәдә йөзен чытып, ыңгырашты, ниләрдер мыгырданып ялварды. Телләрен белмәгәч, ул аларны да бөтенләй белми, илен белмәгән — тиле, дигәндәй, ул аларның, бабалары сөйләвенчә, бу җирләренә бары тик алтмыш-җитмеш ел элек кенә Херсон өлкәсеннән күчереп утыртылган колонистлар, фамилияләренең дә бик кызыклы Кнопкин, Втулкин, Подшипкин һәм Моторин икәнлекләреннән дә хәбәрдар түгел иде. Ул шунысын белә: бу мизгелдә Иван Сәгъдәткә мохтаҗ. Әйе, Сәгъдәт аның алдында бик көчле. Ул атлы, теге атсыз. Аның көтелмәген юлдашын тынычландырасы, ни беләндер куандырасы, хәтта берәр ризык кәтрәсе биреп, тамагын ялгыйсы килеп, чана башына карады, андагы төенчекне күрмәгәч, исенә төшереп, үзе дә телен шартлатып куйды. Кесәсен капшады, аннан да ипи кыерчыгы түгел, җиңгәсенең алсу бармаклары ике алма чиккән кулъяулык килеп чыкты. Ул аны Иванга сузды.
— Борыныңны сөрт.
АЛА-КОЛАДАГЫ ДҮРТ ИВАН
5. «К. У.» № 9 131
Тегесе көтмәгәндә күз алдында ап-ак кулъяулык күреп, югалып калды, алырга сузган кулын кире тартып алды:
— Не моһу. Ишь какой чистый.
Һәм нишләргә дә белмичә аптырап, канлы борынын җиң очы белән сөртте. Моны күреп Сәгъдәтнең күзләренә яшь типте. Аның чанасы янә дә тәмугтан оҗмахка әйләнгән иде. Күршедә яткан урыс авылы егетен утыртып ак карлар өстеннән ат чанасында очкан малай кулъяулыгын бер тапланмас куаныч итеп кире кесәсенә салды.
— Как яво. Это.
Җир бер, әмма аларның телләре һәм җырлары төрле иде шул. Әмма бер- берсенең телләрен-җырларын белмичә дә бер-берсен аңлыйлар иде. Аларны уртак бәла якынайтты. Шунысы кызык: мәктәптә нимес телен өйрәнгән, әмма «’ossen, trinken, schlaffen» («ашарга, эчәргә, йокларга»)дан башка бернәрсә белмәгән ике малайны татар авылына Прәгрис дигән нимес аты җилдерә иде. Сәгъдәт, кәефе килеп, тирә-ягын күздән кичерде. Офыкка тәгәрәп барган кояшның нурлары «Түр» урманы эчләрендә караңгылык куертып, күк өстенә кат-кат булып түшәлгән каурый сыман болытларның эчләрен алсулык белән сугарган. Бу алсулыкны татлы су итеп эчәсе килеп китте. Сусаган икән. Иван исә туктаусыз сызлана, уфыра, чабатасына ыштыр урап киелгән аяклары исә күзгә күренеп юаная, күпереп шешә һәм ул аларны сыйпап, үзен түгел, гүя аягын юата иде...
Юл ачыклыкка килеп чыкты, аннан сыртка күтәрелде. Калын, урыны-урыны белән ерып чыга алмаслык кара урманга әверелгән «Түр» урманы шулай көтелмәгән алан ачыклыклары белән үзен яктыртып ала да аннан тагын төпкелгә чума. Бу урманнарда заманында баскынчыларга каршы Батырша яулары, Пугач качаклары, соңгы сугыш дизертирлары яткан дип сөйли риваятьләр. Исенә төшкән саен артына борылып карый — шөкер, куа килмиләр икән. Монда, бераз эчтә, Сөлекле күл бар. Кешегә түгел, атка сала торган эре сөлек. Сөлек салдырган атлар бозык каннан арынып савыга, баскан җирендә йоклый, йөкне ике тапкыр артыграк тарта.
Уң тарафта, аста, үзәнлектә, Кырыкнарат һәм Корманай авылларының үзләре күренмичә генә төтен саркыткан морҗаларының зәңгәрсу баганалары шәйләнеп калды. Җылынып куйгандай булды. Сул яктагы почмагына бер учма яшел печән белән аклы-каралы бозау бәйләнгән җылы өйләре, абзарлары, нәкъ шушы аклы-каралы бозау кебек аклы-каралы сыерлары күз алдына килде. Малай авыз чите белән генә көлемсерәп куйды. Көлемсерәрлек тә шул. Күптән түгел соңгы көннәренә җиткән буаз сыерлары югалды. Көпә-көндез. Бар авылның мең күзе алдында. Булган хәлме? Эзли торгач, аерып атлаган кушаяклы эзләр аларны Мендәрле Кул чишмәсе янындагы карагай урманына алып килде. Әнекәйгенәм, карагай төбендә, аның яшел энәле түшәгенә бер кушуч аклы-каралы җылы булып анасы карыныннан төшкән бозау, чак-чак буынлана биреп, әнисенең имчәген талкый, ә әнисе, күзләреннән шатлык яшьләре агызып, карагайлардан ботаклар сыдырып алып, ямь-яшел ылыс чәйни!.. Гүя әнисе баласын яшел бишектә тудырыр-тирбәтер өчен генә урман түшәгенә алып килгән дә, аны тудырып, ап-ак ай итеп ялаган. Гадәтенчә, хәтта салган күлмәк чүбен дә ашамаган, баласын исә гүя төньяк кабиләләре кебек, чыныктырыр өчен кар өстенә ыргыткан, ә бала өшемәгән, аякланып, әнисен килеп табып, лач та лоч имә башлаган. Әнисенең ак тешле авызында яшел сөтле ылыс!.. Тансыклаган!.. Тансыклагач, ала сыер кадәр сыерның чыгып киткәнен авылның мең күзе дә күрми калган...
Иван мыш-мыш килеп сүзсез баруын дәвам итте. Сәгъдәт, сөйләшәсе, бик күп сораулар бирәсе килсә дә, чарасыздан бичара иде. Юлдашы, киресенчә , төртеп төшереп калдыра күрмәсен дигәндәй, үзенә-үзе кереп бикләнде, йомылды. Ул гадәттән тыш уяу 130
АЛА-КОЛАДАГЫ ДҮРТ ИВАН
5* 132
иде. Гүя ул чананын хәзер бернинди дошмансыз, дус яши торган галәмгә әйләнгәнен башына да китерә алмыйча исәнгерәгән иде. Чиксез яланда ике ждн булып сөйләшми барудан җәфаланган Сәгъдәтнен уйлары әллә кайларга китте. Бу юл — күпне күргән юл. Ата-бабалар, шул исәптән әткәсе дә, хәтта Иваннын Хлеборобындагы шабралар да шушы юл белән яуга киткәннәр, исәннәре шушыннан кайтканнар. Үлем хәбәрләре, әткәсенен үлем хәбәре дә шушыннан килгән. Нигә еракка барырга? Хәтерендә, урактагы әнисе янына «Урман арты» басуына барганда, хат ташучы Суфия апа ана шушы юлда очрады бит. «Мә, әтиеннән хат, әниенә тапшыр. Мәтри, кысып тот, очып китмәсен!» — дип анын кулына өчпочмаклы хат тапшырды. Әй, йөгерде ул әнисе янына кош булып, әй, очты гына!.. Кысып тотудан бармак очларыннан каннары тама башлар кебек тоелды. Әнисе хатны укып чыгалмады, һушын югалтып егылды. Баксан, әтисенен һәлак булганлыгын хәбәр иткән хат булган икән. Иваннын әтисе бар микән? Ул да шундый хатны әнисенә илтмәде микән? Әллә аларнын әтиләрен фронтка алмаганнармы? Әйе, бик мөмкин, бу якларга күптән түгел генә килгән Хлебороб шабраларына, шул ук бабайлар раславынча, татарларнын ин яхшы җир- суларын, урманнарын, бихисап тормыш унайлыкларын бүлеп биргәннәр. Ул хәтәр заманнарда җирле халыкнын тарихи җирләре өчен килмешәкләр белән сәнәккә барып җиткән көннәре дә булган. Ничек инде бу? Аллаһтан кешеләр тигез, ә җирнен яхшысы — берсенә, начары — икенчесенә. Анын ни өчен шулай булганлыгынын серләрен бәлки чанада барган Иван беләдер?
Алар сырт буеннан баруларын дәвам иттеләр. Менә озакламый утыртып үстерелгән тирәклеккә җиттеләр. Берәр чакрымнан Хлебороб та калкып чыгачак. Күп дигәндә аллы-гөлле балчык белән сыланган алтмыш-җитмеш йорттан торган һәм бер-берсен кысмыйча-кысылмыйча утырган бу авыл бик иркен итеп ике өлешкә бүленеп сибелгән. Миякә ягыннан килгәндәге кисәге Вознесенка аталып, утызынчы елларда чыккан янгында көл булгач, икенче өлеше Сәгъдәтләрнен Колтамагы ягын биләп, Воскресенка дип аталган. Әнә, тәреләре белән кара каргалар кебек караеп авыл зираты күренде. Сәгъдәт ул унайга бу юлы да карамаска тырышты. Әмма гауга кузгатып, аннан тере кара каргалар үзләре күтәрелгәч, карарга мәҗбүр булганын сизми дә калды. Шул быелгы җылы кыш алдыннан китми калган каргалар инде алар. Әнә бер яна кабер — балчыгы да утырып бетмәгән. Бәлки бу кадәр карга мәетләр аһын ишетеп җыелгандыр? Сәгъдәтнен шундый бер куркыныч риваятьне ишеткәне бар. Бәлки анын урыс зиратларына катнашы юктыр. Имеш, ләхет иясе булганнан сон, илле беренче көнендә, ит сөяктән аерыла һәм мәет бик нык кычкыра. Имеш, бу газаплы тавышка анын каршына бар тере табигать, беренче чиратта, ул асраган мал-туары җыела. Сыер малы зират коймасына ышкынып мөгрәр, ди. Аты исә, хуҗасына ярдәм итәргә тырышып, койма аша сикереп кереп кешнәр, ди...
Менә алар Вознесенкага керделәр. Сәгъдәткә Иванны үз ихатасына илтергә, йортына кертеп куярга кирәк иде.
— Син авылнын кайсы өлешендә яшисен? Сине кая илтим?
Иван, билгеле, төшенмәде. Сәгъдәт бая юл башында үзеннән көч белән тартып алырга теләп бирмәгән дилбегәсен хәзер үз теләге белән юлдашына бирде.
— Мә, үзен алып барырсын.
Кулында дилбегәне күргәч, монысын Иван анлады кебек. Ул башын кагып, дилбегәне тотты һәм чытык йөз белән елмайгандай итеп, атын үзе алып китте. Бу Сәгъдәтнен күнелен күтәрде:
— Это самый. Того.
Иван Сәгъдәтнен Колтамагы ягындагы Воскресенкасында яши икән. Озак та үтми алар кушкаен астындагы йорты-абзары кушылып салынган кечкенә, тәбәнәк куыш сыман җиргә сенгән кура каршына килеп туктадылар. Барча каралтылар берсе
АЙДАР ХӘЛИМ
133
икенчесенә бертуган кебек охшаганлыктан, аларны бутавы җиңел иде. Ярый, дилбегәсен Иванга биргән. Мәңге табалмаган булыр иде. Каяндыр колаксыз эт килеп чыгып, бер чанага, бер атка ыргылды да, Иван ачулы кычкырганнан соң, этләре дә куерып килгән көн караңгылыгына сеңде. Беравыкка Иван чанадан төшми дә, курадан бер кеше чыкмый да торды, кичкә каршы өйдә әле ут та алмаганнар иде. Сәгъдәт айнып китте: аның ярдәменнән башка Иван ничек төшә алсын?! Ул чанадан очып дигәндәй төште, Иванның ыңгыраша-ыңгыраша сузган кулын алып, башын аның култыгы астына кертте һәм тагын да газаплырак, үксеп диярлек елаган тавышлары астында гөбе кебек шешкән аяк табаннарын шудыра-шудыра, чанадан төшерде һәм титаклап сикертә-сикертә алып китте. Ул карашы белән татар йортларындагыча урта ишекне, болдырны эзләде. Ләкин таба алмады. Сикеренгән уңайга Иван аны озын кураның арткы ягына, теге очына таба алып китте. Ул билеңнән кереп батарлык тирестә йөзгән мал абзары, дөресрәге, тегеннән-моннан мыркылдаган тавышлар ишетелгән дуңгыз сарае булып чыкты. Чучка дигәнне беренче тапкыр күргән, андагы әшәке, сасы исләр белән беренче тапкыр очрашкан Сәгъдәт күңеле уйнаудан чак косып җибәрмәде. Ләкин артка юл юк иде. Ул пималары белән тезенә кадәр тирес боламыгына батып, Иванны алда шәйләнгән якты ярыкка таба өстерәде. Ул ишек булырга тиеш иде. Ишек дигән кара тишек аша үтүгә, аны бугазыннан черегән бәрәңге, әчегән чөгендер исләре буып алды. Иванны ниндидер сәке сыман нәрсәгә утыртырга азапланган чакта чәче-башы тузгыган, башындагы яулыгы чачаклап бәйләнгән бер хатын килеп кереп, арт яктан Иванның янбашына шакшы көрәк белән тондырды:
— Ти һде шляешься, бесстыжий поросёнок?!
— Ма-ман-ня! — дип кычкырып җибәрде Иван. — Не бей! Сгину!!!
— Сһин һоть чичас, безродный!.. Ваня-вонючка!..
Ананың мондый кыйланышы Сәгъдәт өчен коточкыч фаҗига иде.
Әле дә аның әнисе болай кыйланмый. Тәүбә-тәүбә!.. Егет кызарынды, Иван алдында оялып, нишләргә белмичә, улы белән анасы арасына кереп, зиһененә килгән беренче сүзне кабатлады:
— Низ-зә, апа. Низзә.
Марҗа аны ачулы караш белән күзеннән үткәзде. Аның йөзе үзгәрде. Улын китерүче егет чит кан, ят җан иде.
— Ти ещё мене разуму катишь? Иди, покедова, поһаный!..
Һәм тагын да нәрсәләр беләндер карганып, тирес көрәге белән Сәгъдәткә селтәнде.
Көне буе ала-коладан килеп, инде хәзер күзенә башка ак-кара күренмәгән Сәгъдәт дуңгыз боламыгында чаптыр-чоптыр килеп тышка чыгып йөгерде.
Тышта аны Нимесе һәм саф һава каршылады. Ул тулы сулыш алып, моңа кадәр кичермәгән сагыш белән атының ялларыннан сөйде: «Түз, малкай, түз. Ерак калмады». Прәгрис аның күзләренә карады. Бу күзләр күргән-кичергәннәренә ышанмый тонган иде. Әмма аларның бик тә, бик тә эчәсе килгән иде. Ике йорт аша кое сиртмәсе күренде. Ат үзе шуңа таба китте һәм Сәгъдәт туктатканны көтми килеп тә төртелде. Бу сәяхәттән бер башка үскән мосафир, инде егет булып җиткән үсмер, чылбыры белән доңгыр-доңгыр килеп чиләгендә су күтәрде һәм атын сугарды. Ат суны ялындырмый чүмерсә дә, сызгырган булды егет. Үзе бертуктаусыз, «Ваня»сы аңлашыла, «вонючка»сы, «поһаные» нәрсә була икән?» дип баш ватты.
Аннан үзе дә эчте.
Алар кайтыр юлга төштеләр.
Ырымбур далаларыннан Дим-Өязе-Ашкадар тарафларына кичке караңгылык савыла башлаган иде.