ЯШЬНӘП ЯШӘГӘН ЯШЬТӘШЕМ ЯДКАРЕ
Аның драматургия әсәрләрен тикшереп, анализларга махсус кешеләр бар, чит бакчага
керәсем килми. Депутат буларак эшчәнлегенә бәһа бирү өчен, гомумән, Госсовет
функцияләрен тикшерү лазем; шунда гына аерым депутатлар эше яисә эшсезлеге турында
фикер йөртеп була. Анысын да үзара, кухня сөйләшүләрендә генә, читкә ишеттерми генә.
Иң дөресе — яшьтәшем белән аралашып, очрашып сөйләшкәннәрдән хәтеремдә
сакланган кайбер вакыйгаларны тәкъдим итү булыр.
140
Шәхес буларак, аның тулы биографиясен язганда, кемдер шуларга таяна икән
— бу минем өчен мәртәбә-дәрәҗә булса, күпсанлы җанатарлары өчен әдипнең бай тормыш
юлындагы кызыклы штрихлар буларак укылыр.
Гадәттә, данлыклы шәхесләрнең тормыш юлы турында язганда, аның бала чагыннан,
яшьлегеннән башлыйлар. Ә мин бала чагын Туфанның үзе язганнарыннан укып кына беләм.
Әйе, яшьлегенең күпмедер өлешенә шаһитлык насыйп булды. (Әгәр 21 яшьтән 28 яшькә
кадәрле араны яшьлек дип санасак.) Язмамда күбрәк шуларга таянырмын.
Ләкин ул елларны, студент чакка туры килгәнлектән, кызыклы узды дип әйтеп булмый.
«Җепшеклек» еллары иде. Ядкаремне соңгы очрашу, соңгы сөйләшүләрне хәтерләүдән
башлау кирәктер. Үзеннән-үзе аңлашылганча, соңгы сөйләшүләр — соңгы очрашулар
вакытына туры килә. Очрашуларның берсе Фирдәвес Әхтәмованың «кырыгын» уздыру
мәҗлесендә, мәрхүмә фатирында. Ничәнче числода икәнен хәтерләмим — «Щепкинчылар»
дип йөртелгән сабакташларның барсы да килгән, бер Туфан гына юк. Күпмедер вакыт, гадәт
буенча, көттерүченең «гайбәтен» саткач, ниһаять, «гаепле» килеп керә. Ашыккан, кызарган.
Без: «Начальство не опаздывает, а задерживается», — дип аны «чеметкәләргә» керештек.
— Бер җирдә бик борынгы кәнәфи тәкъдим иткәннәр иде. «Италиянең Милан шәһәре
осталары эшләгән шедевр», дигәч, барып карадым. Италиядән булуы ышандырса да, XVIII
гасыр дигәне шикле. Алдарга өйрәнде антикварлар.
— Матур булса, ничәнче елны эшләнсә дә, барыбер түгелмени? — диде кемдер беребез.
— Хәзер кибетләрдә дә менә дигән матур-матур креслолар очрый, — диде икенчебез.
— Юк, очрамый! Барысы бер калыптан, стандарт. Ә борынгыларның мебельләре
утыргыч функциясен генә үтәми, алар — чын сәнгать әсәре. Ә сәнгать әсәре искерми,
— диде Туфан өздереп.
Шунда мин дә, яшьтәшемне якламакчы булып, үзем очраткан бер «сәнгать әсәре» турында
сөйләдем.
...«Габбас хәзрәт» фильмын төшергәндә, борынгы заман мебеле кирәклегенә игълан
биргәч, җавап озак көттермәде: тәмәке фабрикасы ишегалдындагы элеккеге чиркәү әһелләре
яшәгән йортта бар икән. Шунда юл тоттык (инде мәрхүм художник Үзбәк Мөхетдинов белән).
Барып керсәк — шаккатырлык чын сәнгать әсәрләре көтә! ...Пыяласы чатнаган зур көзгенең
рамы зәйтүн-чикләвек агачларыннан юнып, кырып, чокып ясалган җимешләр белән урап
алынган, ике тартмалы өстәленең берсендә хатын-кыз сыны, икенчесендә яшь егет сыны.
Тартмалар ябылуга, аларның иреннәре иренгә туры килеп, үбешкәндәй булалар. Могҗиза!
Калган ике мебельдәге матурлыкларны сурәтләргә батырлыгым да, тел байлыгым да
җитми. Шуларның өчесенә алмашка яңа шкаф белән язу өстәле сорадылар, «китерәсез дә алып
китәсез», — диделәр мираска ия әби белән бабай.
Кайтып әйттек, ялындык, ялвардык. Бухгалтериябез артык «законлы»лардан гына
торганлыктан, алып булмады, әрәм булды шедеврлар.
ЯШЬНӘП ЯШӘГӘН ЯШЬТӘШЕМ ЯДКАРЕ
141
— Монда бухгалтерия гаепле түгел — син гаепле, син ышандыра алмагансың, — диде
Туфан, ачулангандай кызарып-бүртенеп, — режиссёрның төп сыйфаты — ышандыру!
— Соңыннан, үз акчама алам дип барсам да, табышларым «очкан» иде шул.
— Димәк, Казанда чын матурлыкны аңлаучыларга бухгалтерия дә, закон да киртә түгел!
...Туфанның бу төртмәсенә җавап табарга өлгергәнче, мәҗлес башланды.
Инде хәзер бүген уйланып утырганда, яшьтәшемнең хаклы булуын аңлап, шундый
нәтиҗәгә киләм: аның өчен тормышта очраган һәр гамәл, һәр нәрсәнең артында ниндидер
мәгънә ята, буш очраклылык юк, була да алмый иде кебек. Максатчан яшәде, шуңа өндәде ул.
...Март аенда кесә телефонына шалтыратсам, Туфан больницада ята икән, йөрәк белән, ди.
— Бераз соңрак шалтырат. Мин пока процедурадамын, — диде ул.
«Бераз» дигәннең күпме булуын белми көтеп утырганда, үзе шалтырата: «Нәрсә әйтмәкче
идең?» — ди.
Мин, шул ел Тукай бүләгенә кандидатлар исемлегендә лаеклы булмаганнарны атап,
берсенә аерата озаграк тукталдым да, ахырда:
— Сине Берлек рәисе итеп сайлаган елны катер белән Идел буйлап сәяхәткә чыккач,
исереп кешелеген җуйган кәсепчегә, татарча белмәгән графоманга дәүләт бүләге бирүне
ничек аңларга, депутат әфәнде? — дигән сорау бирдем, үземчә бик акыллы сорау иде.
— Тукай бүләгенә лаеклыларны сайлау комитеты «иптәшләр суды» түгел, анда эчүчелек,
хатыннар белән йөрү гайбәте тикшерелми. Әсәрнең әдәби кыйммәте бармы? Әгәр
кандидатның әсәрләренә карата синең төпле фикерең бар икән — син шуны исбатла, шәхси
якларына тимә. Беребез дә фәрештә түгел, — диде Туфан.
Аптырап калдым. Чөнки «бу язучының әсәрләрен тәрҗемәдә «Казан утлары»нда бастыру
милләткә ямь өстәми», дип, «Мәдәни җомга» да язган иде ул. Шуңа таянып, үз фикеремә терәк
эзләгән идем. «Терәк» дигәнем сузылмалы — эластик булдымы, әллә яшьтәшем инде
яшьнәмичә аҗаган гына уйнатучымы?
— Фәрештә булмау үзеңә хыянәт итәргә ярый дигән сүз түгел бит, яшьти, — дидем мин,
һаман үземнекен алга сөреп.
— Минем үземә хыянәт иткәнем юк.
— Ә «Болгар җилләре» фильмына сценарийсыз килеш акча бирдергәндә, «бирергә»
дигән төп сүзне син әйткәнсең ич! Ничә миллионны җилгә очыртуны фәрештә булмау гына
аклыймы?
— Бәндә хатадан хали түгел, бульнистән чыккач сөйләшербез...
...Сөйләшә алмадык. 2 майда, кинәт, яшьтәшемнең гомере өзелеп, күпме әйтелмәгән сүзе,
җырланмаган җыры үзе белән китте.
Тагы бер сөйләшүебезне хәтерләп узмасам, Туфан холкына хас булган бер төс кермәү аның
сурәтен тоныкландырыр кебек.
Щепкинчыларның Мәскәүдән кайтып, театрда эшли башлауларына 50 ел тулуны зурлап
уздыруның башында депутат Туфан Миңнуллин булуын барыбыз да сизенә идек. Котлап,
һәркайсыбызга йөзәр мең акча биреләчәген дә белгәч, сабакташыбыз безнең өчен чын кодрәт
иясенә, могҗизалар тудыручыга әверелде. Театрдагы кичәдән соң аның һәммәбезне зур
банкетка — ресторанга чакыруы нур өстенә нур гына түгел, Туфанны безнең каршыда
«яктылык чыганагы» — тылсым иясе ясады.
— Һәркем үзе белән өч кунак алып килә ала! — диде ул, без — сүзсезләрне ушсыз да
калдырып.
Мәҗлес бик мулдан әзерләнеп, шома гына узды. Мәдхия кирәгеннән тыш «сибелде».
Соңыннан, һәркем бу бәйрәмне оештыручыларга, аеруча Туфанга рәхмәт әйтүне үзенең
бурычы саный. Аңа котлау сүзләре әйтә. Ә мин дәшмим.
— Сиңа ошамадымыни? — ди Туфан.
— Мәҗлеснең өстәле әйбәт, оештырылуы — куелышы башкача кирәк иде,
— дидем мин, бик мөһим фикер әйткәндәй.
— Ничек кирәк иде?
— Һәр өстәлдә бер гаилә булу — хәйрия ашына килгән кебек итте... Ашар өчен.
— Ну и что?
— Ну бит ашау — бәйрәм түгел, бәйрәм мәҗлесе оригинальлек сорый. Әйтик, мин синең
Нәҗибәңне ухаживать итәм, син минем Җәмиләне...
— Синең ухажёрлыгыңны Нәҗибә кабул итмәсә нишләрсең? — диде Туфан.
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
142
Мин җавапсыз калдым, чыннан да шулай бит. Туфан, һәрвакыттагыча, җиңүче булуыннан
канәгать иде.
Советлар чорында да, Россия генә булып калгач та, Татарстаныбызда да, башка
республикаларда да аның исеме иң дәрәҗәле булып, алырга мөмкин булган бүләкләрнең
һәркайсына ия булса да, Туфан алар белән «козырять» итмәде. Исем- дәрәҗәләр аның өчен
«әллә бар, әллә юк» иде. Аның өчен иң мөһиме — кеше үзе, аның язмышы, эшләре, иҗаты
булгандыр. Болардан да өстен күргәне, максаты, шиксез, милләт язмышы булуы аның һәр
танышына таныш.
Аның таланты тормышта очраган детальләрне әсәрләрендә дөрес һәм урынлы куллана
белүдә генә түгел, иҗатында чагылдырган чорда шәхеснең яшәү мәгънәсеннән, тормыш
логикасыннан читкә чыкмавында булгандыр, мөгаен. Әдип әсәрләренең геройлары
тормышта еш очраган геройлармы? — дигәндә, тамашачының «юк» җавабы дөрестер: Туфан
гади кешеләрне сәхнәгә чыгарып, халык телендә сөйләтүе белән мәхәббәт казанды, үзе
шуның белән заман герое булды.
Гади авыл крестьяны гаиләсендә туып үскән, бөтенләй уйламаганда театр дөньясына
килеп эләккән бүгенге классик язучыбызның яшьлек елларына йөгерек күзәтү ясасак, без
аларда да «героизм» очкыннарын очратырбыз. Билгеле булганча, очкыннан ялкын кабына.
Туфан белән бәйле тагын бер вакыйгага тукталасым килә. Мәскәүдә укыганда, Мәскәү
күрергә дип, йөргән кызым отпускага килде һәм без... загска кердек. ...Үзе бер кызыклы тарих
булса да, анысы турында язып тормыйм. Никахлашкан кызым, ничек килсә, шулай — саф кыз
килеш кайтып китте. Җәйге каникуллар вакытында туй ясарга килешеп, мин Мәскәүдә
калдым. Химзаводтан «куылып», икенче эш эзләп йөргәндә, телефонга сөйләшергә
чакыралар: кәләшем! Елый! «Кая югалдың?»
— ди. Мин инде өйләнгән «ир» булуымны онытып бара идем. «Паспорттагы печатьне әни
күргән, аңа ни дип аңлатырга?» — ди. Хәзер моны язарга җиңел. Ул чактагы хәлләремне
аңлатырга психолог булырга кирәк. Киңәшләрен сорап, иптәшләргә мөрәҗәгать итәм. Әлеге
дә баягы — үз тәҗрибәсе дә булган Туфан әйтә: «Синең, ашыгып, загска керүеңне тикшерергә
соң инде. Жена — бремя, которое невозможно ни нести, ни сбросить, — ди. — Законлы
кәләшеңне башка егет эләктереп, «әлимит» түләп ятасың килмәсә, соңга калганчы, кайтып,
туй итегез. Кәгазьдә түгел — чынлап өйләнешегез...» — ди. «Складчина» белән мине туйга
озаталар. Менә шул кыз белән никахыбызның 60 нчы елын каршыларга җыенабыз. Өч бала
үстердек. Дүрт оныгыбыз, оныкларның балалары бар. Әгәр Туфан сүзен тотмаган булсам —
туйга кайтмасам — ни булыр иде икән?!.
...Гомер буе Туфанга рәхмәт укып яшәдек дип әйтүем түгел бу. Төрле чак булды. Хәтта,
аның сүзен тыңлаганым өчен үкенгән чаклар да булгандыр. Бу хәлне искә төшерүем —
сабакташымның тормыш җепләре йомгагының очын табудагы зирәклеген танудан. Зирәк тә,
рискованный да, ягъни, хәтәр тәвәккәл дә егет иде. Әйтә икән — өзеп әйтә. Ике төрле уйларга
урын калдырмый. Әмма бу аның үз тормышындагы «йомгак очларын» югалтканы булмады
дигән сүз түгел. Автобиографик язмаларында үзе язып чыккандырмы, юкмы — күргәнем дә,
ишеткәнем дә булмады. Шулай булгач, мин дә Туфан тормышындагы кайбер «йомгакларга»
тукталмый-тими узам.
Ул ниятләгәнен гамәлгә ашыруда киңәшләшеп, икеләнеп торуны белмәгән мөстәкыйль
шәхес иде. Чая, әмма дуамал түгел. («Сүзен — сүз» итү өчен барган электричкадан сикерү
очрагы бу фикеремә каршы килми.) Вакланмый, туннан бөрчә эзләми. Гомумән, Туфан
«егетләрчә поступкаларга» саран түгел — теләгәненә ирешү өчен акча да кызганып тормый
иде.
...Театрның спектакльләре күп төрле була. Аларның кызыклылары, яхшы сыйфатлы,
тамашачы яратып йөри торган, яратмый йөри торганнары да, арада поступокка
тиңләрлекләре дә була. Тик алары бик сирәк була. Туфан язган пьесаларның төрлесе бар.
«Скучная» дигәне генә юк. Аларның күбесе кызыклы, кайберләре кызык-мәзәк, әмма
барысына да хас уртак сыйфат: үзенчәлекле, мәгънәле, оригинально. Чөнки аның һәр эше,
кеше буларак һәр гамәле поступоклар тезмәсеннән иде, дисәк арттыру булмастыр. Тик...
«тормышта үзенең кирәкле чын урынын тапканчы» дигән җөмлә өстәп, урынын тапкач, ул
инде әсәрләрен поступок итәргә тырышып язды. Әлбәттә, ул һәр язганы поступокка тиң
түгеллеген дә белә иде.
Эзләнүләре чоры турында үзе һәм башка белгечләрнең язганнарына шикләнеп укырга
ЯШЬНӘП ЯШӘГӘН ЯШЬТӘШЕМ ЯДКАРЕ
143
безнең сәбәп-нигезебез юк. Драматург буларак, үзенең гомерлек урынын алгач, һөнәрен
әсәрдән-әсәргә камилләштерә, шомарта барып, соңгы пьесаларында чын оста иде ул. Осталык
турында сүз чыкканда, гади генә итеп, «мин инде бу эшнең җаен да таптым, тәмен дә беләм»,
дия иде.
Гомумән, эчендәге — тышында булса да, «сер тотмас үрдәк» тә түгел иде ул. Яшьлек
дуамаллыгы белән кылган гөнаһлы гамәлләре өчен, тиеш булмаса да, курсташларыннан гафу
үтенүе хәтердә. Компанийский, күндәм егет иде. Мин- минлегенә тимәгәндә, тәкъдимнәргә
юмарт (аның тәкъдиме белән 1 курсны без коммуна булып яшәдек), мактанучыларга сизгер,
мактауларга саран, кемнең дә булса, хаталанып, ялгышуларын тикшерү җыелышларында,
кызып китеп, «куарга», «чыгарырга» дими (андыйлар да булды), ә кешенең киләчәге
«ноктаиназарыннан» чыгып, үз фикерен әйтә һәм җәмәгать шуңа ризалаша иде.
Ул гомере буе өйрәнүдән туктамады, шуннан тәм тапты. Ләкин аңа кемнедер, нәрсәгәдер
өйрәтү, акыл сату, иң өлгергән чакларында да белгәнен белдерергә ашыгу, табышларын
кабатлау ят иде.
Туфанны, кеше буларак, сабакташ буларак, күпмедер микъдарда коллегам буларак
белгәнем шулар: ул әйтәсен — кистереп әйтә, бирәсен — бирә, аласын — ала. Шикләнүләргә,
ике төрле уйлауларга, ялгыш аңлауларга урын калдырмаучы ихлас егет иде. Әмма беркатлы,
бер «каптырмалы» кеше түгел иде ул. Никадәр генә гади булып калырга, ачык булырга
тырышса да, күңелендә аның әйтелмәгән серләре, ачылмаган «бөреләре» калгандыр,
ясалмалык микроблары йоккандыр дигән шиккә дә урын бар иде. Дөрес, «милләт сакчысы»
дигән имиджны Туфан, шиксез, үз хезмәтләре белән яулап алуга иреште. Аңа ни сөйләсә дә
ышаналар иде, ышандыру куәсе бар иде. (Төп һөнәре артист бит!)
Шунысы сагайта иде: әдип үзе сөйләгәннәргә (олы җыелышларда), үзе өндәгәннәргә,
шуларның тормышка ашачагына, теләкләргә ирешәчәгенә үзе инана идеме икән? (Паспортта
милләтне күрсәтү графасын гына алыйк.) Яшерен-батырын түгел, бу мәсьәләдә Туфаннан
көлүчеләр аңа ышанучылардан күбрәк булды. Ярый, паспортка сыңар бит өстәп беркетергә
рөхсәт иттеләр, итүен... җиңүме соң бу?
Тулы җиңү булмаса да, бу факт җиңеп була икәнне күрсәтте. Ә җиңелгән милләт өчен бу
бик тә кирәкле поступок иде.
...Туфан иҗатының бер чорында «сәхнәне кем тота иде, драматургия базары кемнәр
кулында иде?» дигәндә, шикләнмичә, театр сәнгатенә түгел, гомумән, сәнгатьтән ерак
кешеләр кулында иде дисәк, кемнедер кимсетү булмас. Алар партиягә, хакимияткә ни кирәген
яхшы үзләштергәннәр, язганнарын диалогларга бүлү технологиясен беләләр. Алга барышлар
турында хәбәрләр газета-журналларда чыгуга, радио-телевидениедә яңгырауга, актуаль
темаларга язылган «писсылар» тут как тут! Куймый кара! Туфан бу юл белән бара алмый. Ул,
әлбәттә, илдә бер генә партия хакимлек итүен, аның идеологиясен яхшы белә. Белә торып
бөләргәме? «Пионерская правда» газетасында өч сан рәттән генераль секретарь сөйләгән
нотыкның тулы варианты басылган заманнар бит! Чак кына читкә тайпылу да кешедән
«анти» ясый. Ул чор драматургиясенә бүген күз салган кеше, шундый әсәрләр буенча куелган
спектакльләргә неужели тамашачы йөрде икән? дигән сорауны бирми кала алмый. Йөрде!
Нишләсен! Карады! Тик ул аннан берни дә ала алмады. «Тирәнлек» дип аталсалар да, алар
бушлык иде.
Бүген телевидение каналларының, тапшыруларны бүлеп, реклама күрсәтүләренә
күнеккән кебек, шул буш «имезлеккә» күнекте кеше. Рекламаларның мәгънәсез, беркемгә
кирәкмәгән «пустышка» икәнен белсә дә, карауга имитация ясавы кебек.
Драматургия ишеген шакыганда, Туфан боларны белә, ситуацияне яхшы аңлый. Аңа үз
тамашачысын табып, шул тамашачы телендә язу кирәк! Алар күрергә теләгәнне күрсәтергә,
тамашачыны үзенә каратырга, тыңлавына, аңлавына һәм хуплавына ирешергә кирәк.
Хакимияткә оппозиция постына басып түгел, ә үз позициясендә калып. Туфан социализм
«уңышларына» мәдхиядән качып, язганнарында милләткә сыена; милләтебезне яшәтү
сагына баса. Милләт эчендә дә бөтен илгә гыйбрәт булырлык проблемалар тулып ята ич!
Яхшысын да, яманын да сәхнәдән күрсәтергә лаек булуга инана ул; бары тик, милләтчелектә
генә гаепләмәсеннәр дә «тырнак астыннан кер» генә эзләмәсеннәр. Ул тугры сүзле, ачык
күңелле, җитешсезлекләрне турыдан-туры әйтүдән курыкмаучы әдип исеменә лаек булырга
омтыла. «Тырышкан ташка кадак каккан», диләр. Туфан атлы замандашыбыз кадакны күп
какты, ташка да, агачка да, хәтта кадак тотмас нәрсәләргә дә каккалады. Кадак тотарлыкка
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
144
какканнары кубарып алырлык түгел — гомерлек булды. Ничә пьеса язгандыр — санап
караганым юк. Әмма төрки дөнья ярты гасырдан артык аның әсәрләре буенча спектакльләрне
яратып карый.
Театрның символы — битлек-маска. Туфан театрга көрәшеп, урау юллар белән кайтмады.
Аның әсәрләрен куяр өчен театрлар үзләре көрәште. Бу феноменны ничек аңларга һәм ничек
аңлатырга? Милләт сакчысы булу Туфанның имиджы гына идеме? Битлегеме? Әгәр «битлеге
иде» дисәк — андый битлек белән яшәү куркыныч булуны аңламаслык егет түгел иде бит
Туфан Миңнуллин.
«Битлегенә кеше күнегә» дип тә сөйлиләр, «битенә битлеге ябышып үскән» диючеләр дә
бар...
...Битлекләрне күз өчен һәм авыз өчен тишекләр калдырып ясыйлар. Кайбер бәхәслерәк
темаларга чыгышлары вакытында битлек тишегеннән күзлеге чалынып китсә дә, Туфанның
күзе белән очрашу мөмкин түгел иде.
Сагыш идеме ул күзләрдә? Ачумы? Өметме? Ышанычмы? Көлүме? Әллә шуларның барысы
дамы? Бу — Туфаннан калган сер.
Социаль хәтер дигән төшенчә бар. Аның халык күңелендә, милләт күңелендә булганын,
бүлмә җилләткәндәй, тәрәзә ачып кына «җилләтеп» булмый, котылып булмый. Ул — кала,
яши. Күпме яшәр? Билгесез.
Бездә халык барысы турында да, һәрчак бөтенесен белеп яши, белгәнен белдерми яши.
Тормышлар үзгәрә, чынбарлыклар алышына. Кеше үз белгәнен яши-яши үзеннән дә яшерергә
өйрәнә; шулай итмәсә, яшәү мөмкинлеге юклыкны аңлап гамәл кыла. Бу — ике катлы
чынбарлыкта яшәү дигән сүз. Кайчан башлангандыр андый яшәү һәм аның ахыры булырмы
— беркем дә өзеп кенә әйтә алмый, булдыра алганча, ике катлы чынбарлыкта яшәргә өйрәнә
кеше. Бу — битлексез яшәү мөмкин түгел дигән сүз. Аерым шәхесләрнең генә түгел, аерым
фиркаләрнең, халыкларның, милләтләрнең дә үз битлекләре бар, дигән сүз. Фаҗигаме бу?
Түгел. Шул битлек астына яшеренеп, төсен, киемен үзгәртеп, тоталитар система гына кире
кайтмасын. Ул система шәхесне дә, милләтне дә танымый, үзен генә таный. Сыйныфларга
бүлү чалгысыннан котылган халыкны милләтләрне бетерү чалгысы гына кыра башламасын.
Ә чалгы чүкегән тавыш һаман колакта...
«Без китәбез, сез каласыз» пьесасы буенча фильмны эфирга чыгарыр алдыннан
күрсәткәч, Тукайны станциядән утарларына алып кайту өчен Акчуриннар җигеп барган
фаэтонны Туфан өнәмәде: «Фаэтон шулай буламыни, нигә чынын тапмадыгыз?» — диде.
Каян табарга мөмкин булгандыр, мәсьәләгә тәгәрмәч биеклегеннән каравы мине Туфан
әсәрләреннән аерды, әмма араны бозмады, күперләр сүтелмәде. Аның пьесалары буенча
куелган спектакльләрдән читләтмәде. Алар минем өчен генә түгел, күпсанлы татар
тамашачысы өчен күнегелә баручы рухи азык иде. Әйбәтме бу? Автор өчен уңай күренешме?
Отышлы спектакльләрдән милләт ни ота? Ьәр әсәре сәхнәгә менүдән автор нәрсәгә ирешә?
Кафка дигән язучы үз әсәрләрен бастырмыйча яшерүен ничек аңларга?
Кирәкми безгә Кафканың «поступогын» аңларга тырышу! Кафка драматурглар өчен
үрнәк түгел. Пьеса языла икән — ул куелырга да тиеш! Куелмаган пьеса язучыдан драматург
тумый. Куелу өчен режиссёр кирәк. Бу әле пьеса язган авторны теләсә кайсы режиссёр ачып,
драматург ясый ала дигән сүз түгел.
Автордан драматург ясау өчен үз театры булган режиссёр кирәк. Артистлар штаты һәм
бинасы булу мәгънәсендә түгел. (Театр Мейерхольда дигән кебек — үз театры.) Марсель
Сәлимҗановның Туфанга кадәр үк үз театры бар иде. Ягъни, үз стиле, иҗат методикасы, үз
йөзе, тәгълиматы булган театр. «Мәктәп» дисәк, театр белем тарату йорты да, дәвалану
урыны да түгел. «Курыкмыйк театрны күңел ачу урыны диюдән, — дигән иде Марсель бер
интервьюсында. — Күңел ачарга дип килгән тамашачы пәрдә ачылуга, безнең тылсымда. Аны
вәгазь белән куркытмас өчен, вәгазьне нәрсәгә төреп бирү дә безнең кулда. Фаҗигаме,
мәзәкме — анысы тамашачы ихтыярында, иҗтимагый хәлләргә карап».
Бу тандем үзе аерым тикшеренүләргә лаек очрак булганлыктан, сүзне кыскартып, алар
тудырган спектакльләрне генә карыйк. Марсель хаклы: аларның күбесе — күңел ачу товары,
тамашага күбрәк тамашачы җыю коралы. Артистның эше образ тудыруның соавторы булудан
үзгәртелеп, рольне башкаручы булуга гына кайтып кала.
Иҗатының башлангыч чорында илһамланган максатлардан читләшеп, үзе кире
какканнарны яңалык дип тәкъдим итүче авторларның финалы аянычлы. Бу — җиңелүне
ЯШЬНӘП ЯШӘГӘН ЯШЬТӘШЕМ ЯДКАРЕ
145
Җинү дип кабул итүгә тиң. Чын иҗатчыга — (миссионерга) «туймадылар микән миннән?»
дип, вакыт-вакыт иҗади кардиограммасына карап алу фарыз гамәлдер.
Туфан боларның барысын да белә, аңлый, кушыла. Әмма, аның һәрнәрсәгә үз карашы бар
иде.
Туфан иҗади «кардиограммасына» карауны беркайчан да онытмагандыр кебек тоела
миңа. Ихтимал, шул контроле нәтиҗәсендә, әсәрләрендә үзен кабатламады шикелле. Ләкин,
бу Туфан иҗатында бер-берләренә охшаш образлар булмады дигән сүз түгел. Тормышта
охшаш характерлар очрамыймы?! Очрый! Безнең милли драматургия ул, әгәр шулай дип
әйтергә яраса, характерлар бәрелешенә нигезләнгән драматургия булудан бигрәк, вакыт
әмере тудырган шартларныкыдыр; ягъни, теге яки бу ситуацияләргә җавап җимешедер.
(Революция, колхозлашу, сугыш, чирәм җирләр, перестройка һ.б.) Шартлар нинди генә
булсалар да, алар еш үзгәрүгә дучарлар (бүген колхоз, иртәгә ООО). Шуның өчендер дә, милли
әсәрләребезнең читкә таралу радиусы чикле, таләп зурдан түгел, гомерләре дә чамалы.
Туфан — татар драматурглары арасында чит халыклар сәхнәсенә менгәннәрдән,
беренчесе булмаса, иң популяры булгандыр.
Минем аңлавымча һәм карашымча, әсәрләрендә Туфан тирәнлеккә карап, аннан кирәген
эзләүче түгел иде. Ул тормыш тирәнлегеннән өскә, күккә карап йолдыз эзләүчене хәтерләтә
иде. Мәгълүм булганча, чокырдан һәр яктылык чыганагы кояш булып күренә. Тәмәке утын да
йолдыз дип алданасың...
Пьесаларында ул кеше иреге турында җир улының, авыл кешесенең гади — тирән
фәлсәфәсен җиңел үзләштерерлек сәхнә формаларында әйтә белде һәм әйтте.
Тормыш материалы белән сәхнә өчен язылганнары арасында Туфанның үз шәхесе ята. Ул
таныла һәм җуелмый.
Хатирәләр — кем язса да, аерым бер кеше хәтере сыйдырган хәтерләүләр генә. Чын
хатирәләр, үзгәрмәс хатирәләр һәр авторның әсәрләрендә. Аларның гомере озын-кыска булу
шул әсәрләр тәэсирендә тәрбияләнгәннәр кулында. Ягъни, күңелләрдә нинди урын биләп
яшәячәген автор үзе яза.
***
Туфан Миңнуллин турындагы истәлек-хатирәләремне тагын да тулыландыру
максатыннан, без — щепкинчылар театрга җыйналдык. Әңгәмәдәшләрем — Россиянең халык
артистлары, Тукай премиясе лауреатлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил
Шәрәфиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, халык язучысы,
Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулла, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты
Гөлсем Исәнгулова.
Гөлсем ханым хатирәләрендә Туфанның щепкинчылар бердәмлеге өчен янып йөрүенә
күп мисаллар китерде, ярдәмләшү фактларын санады, аңа барыбызның да рәхмәтле
булуыбызны ассызыклады.
— Кылган яхшылыклары өчен Туфан оҗмахка керми калмас. Ул анда булса, безгә дә урын
табылыр! — диде уенын-чынын берләштереп, ышаныч белән. Гөлсем Исәнгуловага башка
щепкинчылар кушылды.
Рабит Батулла:
— Күп эшләр майтарган кешегә, «ат кебек эшли», диләр. Әйтер идем: Туфан Миңнуллин
трактор кебек эшләде. Байтак кына сәнгать кешеләре, Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләтенә
атланып, җай гына яши бирәләр, артык ертылмыйча гына, алар шул сәләткә ияреп баралар
да, сәләт аты әлсерәгәч, төшеп тә калалар.
Анадан туганда, барлык кешеләр дә сәләт оеткысы белән туа. Шул оеткыга хезмәт килеп
кушылса, оеткы сәләткә әверелә. Сәләткә хезмәт кушылса, сәләт талантка әйләнә. Талантка
хезмәт кушылса, талант даһи була. Яшерен-батырын түгел, совет мохитендә кем обком
тирәсендә күбрәк кайнаша, шуларга була иде бүләкләр дә, олы исемнәр дә, фатир-матирлары
да. Андыйлар арасында бар иде чын куәгә ия шәхесләр, уртачалары да аз түгел иде.
Туфан Миңнуллин исемле шәхеснең алмаган дәрәҗәсе, яуламаган исеме юк. Шушы
дәрәҗәләрнең барысына да Туфан тырышлыгы, иҗади куәсе аркасында иреште. Аның бер
генә бүләге турында да «лаексыз алды» дип әйтергә берәүнең дә теле бармас. Без катлаулы,
алмашынучан тормышта яшәдек, барыбыз да яхшы идеянең бозылган чорында балигъ
булдык. Кемдер шул идеянең халыкка каршы эшләнгәнен аңлап, шул идеягә хезмәт итте,
кемдер шул идеягә чын күңелдән инанып, халыкка каршы сәясәт алып барды. Кайберләребез
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
146
сынды, шаукымга бирелде, кайберләребез мәсләгенә — принципларына хыянәт итмәде.
Ялган идеяләр шаукымына бирелмичә, шушы шаукымлы мохиттә дә үзләренең максатын,
намусын, вөҗданын саф килеш саклап калганнарга һәйкәл куярга кирәк. Хыянәт итмичә калу
— бөекләргә генә хас. Алар, ул каһарманнар аста ут янып торганда, өсләрендә Домокл кылычы
асылынып торганда, кылдан нечкә, кылычтан үткен күпердән исән-сау чыккан затлар: Нади
Такташ, Хәсән Туфан, Тинчуриннар, Борнашлар, Муса Җәлил, Гамил Афзал, Сибгат Хәким,
Рәшит Әхмәтҗан, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттахлар.
Туфан Миңнуллин да шулар нәселеннән!
Миндә Нәҗибә ханымның кайсыдыр бер газетага биргән интервьюсы саклана, авырып
тору сәбәпле, бүген килә алмады, аның белән дә танышып китик әле.
«Туфан Миңнуллин минем өчен күзгә-күз очрашканчы ук «Туфан» иде инде. Болай
әйтүемнең сере шунда: безнең халыкта сирәк очраучы Туфан дигән исемгә мин үземчә
ниндидер серлелек, тирәнлек, зурлык кебек мәгънәләр салып карадым. Әлбәттә, дөньяны
суга батыручы туфан итеп түгел. Хәтта бу образ белән чагыштырганда да хакыйкатьтән
артык читләшмәс идек, дип уйлыйм. Чөнки ул үзенең чып-чын тирән һәм зур драматургиясе
белән, татар һәм башкорт театры сәхнәләренә Туфан булып, давыллап килеп керде...
Аның белән күзгә-күз очрашуыбызга да ярты гасырдан артык вакыт узды. Малеевкадагы
иҗат йортында булды бу хәл. Биредәге башкорт шагыйрьләре алдына гаҗәп җегәрле һәр
хәрәкәте ирләрчә җор булган, кара мыеклы, кара күзле җегет килеп басты. Шунда, шул минут
эчендә, без бер-беребезне аңладык. Өстәлләребез тиз үк кунак өстәленә әйләнде. Әйе, ничек
утырырга белә идек без ул чагында.
Кунакның үз фикерен ярып әйтү сәләтендә, сүзен җөпләп, калын тавышы белән нокта куя
белүендә аеруча бер тарту көче барлыгы сизелде. Фикерләү үзенчәлегеннән чыгып та, һәр
җөмләсендә ниндидер тәвәккәллек һәм омтылышлы көч барлыгын
ЯШЬНӘП ЯШӘГӘН ЯШЬТӘШЕМ ЯДКАРЕ
147
тоеп та мин аның кешелек сыйфат - ларын бәһаләргә тырыштым. Әйтик, кем булыр икән ул,
әгәр дә язмышы аның кулына каләм тоттырмаган булса?.. Имән мичкә ясаучы яки чана
табаннары бөгүче булмас иде микән? Һәрхәлдә, сәнгатькә якын торган, сирәк очраучы бер
һөнәр кешесе булыр иде, билләһи.
мәрхәмәтле дә булды. Ул аңа, илең һәм халкың хакына дип, үзенең акыллы һәм моңлы да,
фәлсәфи һәм нәзакәтле дә каләмен тапшырган. Тылсымлы шул каләм иясеннән театр сәнгате
зур күләмле кырык пьеса кабул итеп алды. Моннан тыш, әдипнең исәбенә чыкмаслык бер
пәрдәлек пьесаларын, хикәяләрен, алтын бәрабәренә торырдай җыр басмаларын тезеп
китәргә булыр иде. Ә инде аның җәмәгать эшчәнлеге һәм шуңа бәйле чыгышлары, ялкынлы
публицистикасы — үзе бер кул тимәгән хәзинә.
Әмма саннарда гынамыни хикмәт? Хикмәт — ул иҗат иткән һәр образның аңы, акылы һәм
йөрәге яраткан һәр фикеренең, «Мин — Туфанныкы!» дип кычкырып торуында. Иҗатның
чын асылы да шул үзе түгелмени?
Туфан инде укыганда ук үзен бездән ун башка өстен итеп күрсәтә
белде. Әгәр Туфан артист булса, үзен драматургиядә шуның кадәр
күрсәтә алмас иде. Чөнки сәхнә икенче өлкәгә күчүне гафу итми. Сәхнә
аны «үтерер» иде кебек. Театрдан китү аның бәхете булды. Ләкин шул
вакытта актёр булса, ул үз теләге белән театрдан китмәс иде. Аңа,
билгеле, үзенең сәбәпләре булды. Артык туры сүзле, үз фикерен һәрвакытта да ярып әйтә
торган кешегә җылы урынга җайлашу, ай-һай, җиңел түгел шул.
«Драматург Туфан Миңнуллин хатыны булу авырмы?» — дип миңа еш кына сорау
бирәләр. Чынлап та, Туфансыз мин театрда ничек яшәгән булыр идем икән? Мин очраклы
рольләрдә үстем. Үземнең көчем, тырышлыгым аркасында үстем. Дөрес, Туфан
драматургиясендә бик күп рольләр башкардым. Бәлки ул минем өстәмә бәхетемдер. Туфан
әсәрләрендә уйнау миңа икеләтә авыр иде. Чөнки ул әсәр Туфанның башында туганда ук,
аның язылу процессы минем аша узган була.
Ике иҗат кешесенә бер түбә астында тормыш итү җиңел бирелми. Шулай да, мин
язмышыбыздан канәгать. Кызыбыз Әлфия үзен тапты. Ә оныкларыбыз булу Туфанга илһам
бирде».
Ринат Таҗетдинов:
— Бик ихластан әйтелгән сүзләр...
Әзһәр Шакиров:
— Туфанның бу дөньядан китеп баруына һаман да ышанасы килми. Ул бер вакытта да
мин авырыйм дип сөйләгәне булмады. 2012 елның 26 апрелендә Тукайга чәчәкләр куйганда:
— Туфан, хәлең ничек, больницада ята дигәннәр иде, дип сораган идем. — Үзең күрәсең
хәлем ярыйсы, — дип җавап бирде. Өченче майда аны җирләдек. Әлбәттә, кешенең гомере
чиксез түгел, ул хәзер безнең буынга килеп терәлде. Кем алдан, кем арттан китәсен белмисең,
ләкин инде чират җиткән. Шулай да, ул әле эшләргә, яшәргә ашкынып тора иде, шуңа күрә
аның үлемен яшен суккандай вакытсыз дип кабул иттек. Шунысы үкенечле түгел: Туфан
эшлисе эшләрен эшләде дияргә була. Без бит әйтәбез, үлгәч тә өч көнлек эш кала дип. Безнең
театрда 50 ел эшләвебезне, җыелып, зур бәйрәм уздырабыз дип йөрүче, аны оештыручы да ул
булды. Барыбызны бергә җыеп, сабакташларын тагы бер мәртәбә халкыбызга,
тамашачыларга күрсәтергә теләде. Иптәшләренең талантлы булуы белән чын күңелдән
горурлана белә иде ул. Без дә Туфанның кем икәнен, нинди язучы, драматург икәнен күреп,
тоеп яшәдек.
Үзенең әсәрләрендә җаныбызны борчыган сорауларны күтәреп, юк, болай яшәү мөмкин
түгел дигән фикерне әйтте. Татар яшәр әле, тиз генә бетмәс дип уйлыйм. Шуңа күрә бүген
миндә Туфан белән горурлану хисе җанымны җылытып тора.
Ринат Таҗетдинов:
— Щепкинчылар, студия буларак, театрыбыз тарихында аерым бер урын били. Гадәттә,
милли студияләрдә укып чыккан артистларның күбесе биш-ун ел эчендә тарала да бетә,
театрда бер-ике актёр торып кала. Татар студиясен тәмамлаганга илле дүрт ел, әмма Камал
Ләкин зур талант
иясе һәм якты шәхес
Туфан Миңнуллин - га
язмыш юмарт та,
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
148
театрында щепкинчылар әле һаман иҗат итә.
Туфан Миңнуллин да щепкинчы, ул да һаман театрда. Драматург буларак, аның кендеге
мәңгегә театрыбызга бәйләнгән.
Туфан — бәхетле драматург. Чөнки ул үзенең теләктәшен, иҗатташын — режиссёр
Марсель Сәлимҗанны тапты. Марсель дә үз Туфанын тапты. Әнә шул табыш аларның икесен
дә үстерде, олы итте. Шулар өстенә, Туфан — эш аты буларак җигелеп эшли торган адәм иде.
Аның армас-талмас эшчән икәнлеге, үҗәт холыклы икәнлеге 1956 елда ук, училищеда
укыганда ук беленде. Гел бишлегә генә укырга да, кайткач ук кәгазь-каләмгә тотынырга да,
тамак туйдырыр өчен төнге эшкә ит комбинатына йөрергә дә үҗәт, максатлы кеше генә
ирешә ала.
Туфан яза, яза да яза Туфан — ятагы өстендә дә, тумбочкасы эчендә, өстәл өстендә
кәгазьләр, иҗат җимешләре, Туфан яза, бүлмәне кәгазь туфанына батыра. Язганын шундук
сабакташларына укып та чыга. Яза башлаган егеткә аның әсәрен тыңлау олы бәһа. Һәм Туфан
үзенең беренче тыңлаучысы, беренче тамашачысы, сабакташы вә соңра аның пьесаларында
уңышлы образлар тудырган артистка Фирдәвес ханым Әхтәмгә чиксез рәхмәтле икәнен еш
сөйли иде.
Туфанның икенче бәхете яхшы иптәшләре, сабакташлары булудадыр.
Театр — ул күмәк хезмәт мәйданы. Театрыбыз мәшһүрләре Туфанны күтәрсә, Туфан исә,
үз чиратында, театрның олы терәге булды. «Театр» дигән могҗиза илендә ул 50 ел мәйдан
тотты, тотачак.
Сәнгать өлкәсендә «Тинчурин театры», «Хәй Вахит театры», «Камал театры» дигән аерым
бер чорлар бар. «Туфан театры» дигәч тә, без мәгълүм бер дәверне, үзебез яшәгән заманны
күз алдына китерәбез.
Равил Шәрәфиев:
— Туфан революционер иде, дияр идем мин, тик үзе сайлаган язмышында, үзе сайлаган
һөнәре өлкәсендә.
Без Казанга кайтып эшли башлаганда, театрларыбыз бик кызганыч хәлдә иде. Тормыш
чынбарлыгын чагылдырган пьесалар юк, сәхнәдә бара торган әсәрләрдәге персонажлар
партия рөхсәт иткәнчә ясалган «курчаклар» гына. Туфан тамашачы ни көткәнне түгел, ә аны
нәрсә кызыксындырганны сиземләп, сәхнәгә заман тамашачысының үзен чыгарды, үз
проблемалары белән, үз телендә сөйләтеп, тормышчан конфликтлардан качмыйча.
Кешегә, ягъни тамашачыга үзен-үзе күрүдән дә кызыклы тамаша юк бит. Бәлки аның
драматургиядәге революционерлыгы шушыдыр?
Әхтәм Зарипов:
— Әйе, үз вакытында галәмәт кирәкле, зур эше иде бу яңа авторның.
Үз эшенең классик осталары, сәнгатьнең кайсы өлкәсенә күз салсак та, кайчандыр
«авангардист» булганнар, «новаторлар» дип аталганнар. Бүген «классик» исеменә ия һәр оста
— кичәге авангардист-новатор, үзсүзле сәнгатькәр ул. Үзсүзле идеме Туфан?
Наил Дунаев:
— «Миләүшәнең туган көне» әсәре белән сәхнәләрне яулавын башлаган Туфан
Миңнуллинны татар драматургиясе осталары Камал, Тинчурин традицияләренең ышанычлы
дәвамчысы дигәнебез нигезле. Үзсүзле булмаса, ул моңа ирешмәс иде.
Әзһәр Шакиров:
— Рәсәйдә революцион ситуациянең беткәне дә, бетәчәге дә юк. Тик революционерлары
гына сирәк туа.
Туфанның үзе сайлаган иҗат өлкәсендәге революционерлыгын раслаучы фактларның
тагын берсе — ул беркайчан да хакимиятнең «агитатор блокноты» булмады. Аның язып,
сәхнәгә менгезгән темалары вазгыятьне чагылдырсалар да, көндәге хакимият сәясәтеннән
ераклардыр. Ил-корабльнең тишек булуын, трюмнарга су тулуын белми, күрми язды, дигән
сүз түгел бу. Өске палубалардагы, каюталардагы пассажирларга трюмның тишеклеген әйтеп,
паника тудырудан ни фәтва? — бу аның таяну ноктасы. Аның иҗади игътибары өске һәм аскы
палубалардагы пассажирлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның сәфәре хәвефсезлегендә
булды.
Әхтәм Зарипов:
— Моңа ничек иреште соң ул? Әгәр әсәренең бер персонажы кабахәт кеше икән, ул аның
бозыклыгын сурәтләп тамашачыны куркытмый, ә игътибарны аның мәзәк яки мәгънәсез
ЯШЬНӘП ЯШӘГӘН ЯШЬТӘШЕМ ЯДКАРЕ
149
якларына юнәлтә. Көлдерергә тырышмаса да, тамашачыга кызыклы, гыйбрәтле бу. Төп
каһарманнарын тасвирлаганда, аларны тиешеннән тыш бизәргә, «әйбәтләргә» тырышмый —
ничек күрә, шулай сурәтли. Шулай да, яхшы якларын алгарак чыгарып, начарлыкларын
күләгәдә калдыра. Ә инде, кирәк булганда, бунтарь, көйсез холыклыларны тасвирлаганда,
киресенчә, каһарманның әхлаксыз, ямьсез якларын күрсәтүдән дә качмый. Сәхнәдә куелган
40 әсәрдән берәр генә персонажга тукталсак та, бу бик озынга китәр иде. Шуңа күрә аның
язган төп мәүзугларына, темаларына гына күз салыйк. Аны гражданин һәм иҗатчы буларак
борчыган төп мәүзуглар: милләт, хакыйкать, хөррият. Әгәр дә Туфаннан: «Кайсын сайлыйсың:
милләтнеме, хакыйкатьнеме? Әллә инде милләт белән хөрриятнеме?»
— дип сорасалар, Туфан, икеләнүсез: «Хөррият белән хакыйкатьне», — дияр иде. Кемнәрдер,
аны төзәтеп: «Милләт — үзе хөррият тә, хакыйкать тә бит!» — дисә, сабакташыбызның
җавабында: «Бу инде чын демагогия!» — диячәгенә шикләнмим. Туры сүзле, ихлас кеше иде.
Рабит Батулла:
— Туры сүзлене яклаучыга туры сорау: ник язды Туфан?
Әхтәм Зарипов:
— Туфан, профессиональ язучы булганнан, «тик тормыйм, язучы булгач, язарга
кирәк»тән чыгып түгел, әйтер сүзе кирәк булганнан чыгып язды. Ул үзенең миссиясе милләт
сакчысы икәненә инанган чын әдип иде.
Наил Дунаев:
— Ялган әдипләр дә буламыни?
Рабит Батулла:
— Язарга өйрәнеп була, иҗатка өйрәнеп булмый. Иҗатка очраклы килеп керсә дә,
Туфанның иҗаты очраклылык түгел. Аны заман, чор, милләт, тормыш иҗатка китерде, язарга
этәрде. Каләм — аның яшәү, көрәшү, исбатлау, ышандыру коралы булды. Туфан теленнән
күккә чөелгән фикер-сүзләр җиргә төшүгә, ягъни сәхнәгә менүгә, аякланып, төбәлгән
урыннарына — күңелләргә урнашып, үз булып яшиләр. Бу — чын чичәнлек галәмәте бит!
Равил Шәрәфиев:
— Туфан язганнарын сын белән чагыштырганда, кайчак өтергесез — балта белән юнып
ясалган кебек тоелсалар да, алар — чын сынчы ясаган сәнгать әсәрләре. Ә сәнгать әсәренә —
сынга бәһа биргәндә, аның нәрсә белән, ничек ясавына да, охшаган-охшамаганына да түгел —
оригинальлегенә һәм нинди уйлар уйлатуына карыйлар. Кыйммәте шунда.
Әзһәр Шакиров:
— Дөрес, бер пьесасында да Туфан ике икең — дүрт җаваплы сорау гына куймас, ә
һәркемнең үз җавабы булырлык сорау куяр. Ягъни, уйлы кеше уйланыр сорау.
Равил Шәрәфиев:
— Әгәр әсәрдә күтәрелгән проблеманы укучы-тамашачы үзенеке дип таный икән
— бу инде авторның уңышы, куйган максатына ирешүе дигән сүз. Һәрхәлдә Туфан, мылтык
шартлатуга кызыгып, читәнгә кунган саесканга төбәп атмады, таратуга
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
150
ирешмәсә дә, кояшны каплаган болытка төбәп атты.
Әхтәм Зарипов:
— «Атты» дигә - небез «холостой выстрел», ягъни шартлау тавышына кызыгу гына
түгелме?
Равил Шәрәфиев:
— Хикмәт аткан һәр ядрәнең саесканга тиюендәмени? Бәбкәне «чәлдерүне» күзләгән
карганың куркып очуы да, мылтык шартлаткан төбәктән бүре качуы да, хуҗасыз этләрнең
юашлануы да кешегә файда ич. Туфан әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән
тамашачының күңеле тынычланып, чистарынып чыгуы, яшәүнең бәхет булуына ышанычы,
өметләре артуы шикләндерми мине.
Әхтәм Зарипов:
— Ә нәрсә шикләндерә?
Равил Шәрәфиев:
— Синең соравыңдагы «холостой выстрел» дигән фикернең «аскормасы». Туфан
«һөнәрче түгел, ә оста кәсепче иде» дигән кинаяле фикер түгелме бу?
Әхтәм Зарипов:
— Үз соравыңа үзеңнең җавабың да сорала. Чыннан да, һөнәрче югарылыгындагы
кәсепчеме, әллә һөнәрен кәсепкә әверелдергән иҗатчымы Туфан Миңнуллин атлы драматург
— үзен классик дип атаганны ишетеп язган әдип?
Наил Дунаев:
— Иң олы сәнгать — иң камил кәсепче тудырган әсәр ул.
Гөлсем Исәнгулова:
— Сәнгать кәсеп җимеше була аламыни?
Равил Шәрәфиев:
— Сәнгать — баш һәм кул катнашында туган күңел, хыял җимеше. Кәсеп план җимеше
булса да, рухсыз эшләнми. Рух — икесенә дә уртак.
Рабит Батулла:
— Әгәр җимешнең саны сыйфатка тәэсир итсә?
Наил Дунаев:
— Кәсеп белән һөнәр бер-берсен юкка чыгаручы антогоник төшенчәләр түгел. Икесенә
дә илһам, стимул, кирәклелек кирәк.
Әхтәм Зарипов:
— Ылыслы урман озонлы, саф һавалы булса да, анда озак йөрү арыта, туйдыра. Ә менә
катнаш урманда күпме йөрсәң дә, туйдырмый да, арытмый да. Туфан урманы нинди урман?
Рабит Батулла:
— Туфан иҗаты — катнаш иҗат урманы ул. Анда һәртөрле үсемлек җимеше.
Әхтәм Зарипов:
— Туфан Миңнуллин кайсы әсәре белән, төрле милләтләр тарафыннан танылып,
мәңгеләшер дип уйлыйсың?
Равил Шәрәфиев:
— Мин күрәзәче түгел. Барыбыз күреп, ишетеп белгәннәремнән чыгып кына әйтә
151
алам: Туфанны төрки халыклар яхшы белә, таный, ышана, ярата. Безнең милләт аннан аласын
да җитәрлек алды, бирәсен дә мул бирде.
Әхтәм Зарипов:
— Бер пәрдәле реалистик пьесалары белән танылган Америка язучысы О,Нил үзе исән
чакта бер әсәрен дә чыгармаган, имеш. Ә үзе үлгәч дөнья күргән әсәрләре («Кардифтан
көнчыгышта», «Караиб ае», «Карама төбендәге мәхәббәт», «Боз сатучы килгәч» әсәрләре)
бүген дә сәхнәдән төшми икән.
Ринат Таҗетдинов:
— Соравыңны әйткәнче үк җавабым: безнең заманда милләт тормышы белән
кызыксынучы булса, кайсы әсәре сәхнәгә куелса да, аңа үз тамашачысы табылачак. Чөнки
аларда безнең чор тормышы «концентраты». Кирәк булса, «чәй итеп эч», кирәксә, спектакленә
барып кара.
Әхтәм Зарипов:
— Пәркайсында тамашачы үзе көткәнне табачакмы?
Рабит Батулла:
— Тамашачы спектакль карарга билгеле бер әзер фикер белән килә. Көткәнен тапса,
спектакль әйбәт булды, — ди, тапмаса — хурлый. Драматургның максаты тамашачыга ошау
түгел, ә аны уяту, уйландыру, будоражить итү, ияртү.
Туфанда тамашачыга ошау кайгысы түгел, тамашачыны үзгәртү, үзенә ияртү уе көчлерәк
булгандыр. Шуңа да аны яраттылар, хупладылар, ахырда иярделәр.
Әхтәм Зарипов:
— Сарык көтүе урамга кергәндә, көтү каршында колга тотып торсаң, алдан кайтучы аны
сикереп чыккан икән, колганы тартып алсаң да, шул турыда барлык көтү сикерә. Туфан
пьесалары буенча куелган спектакльләрдә юк киртәне сикерүләр очрыймы?
Равил Шәрәфиев:
— Тулып ята. Туфан спектакльләрендә генә түгел. Гомумән, безнең тамашачы, элек-
электән, театрга көлер өчен килергә өйрәтелгән. Бу — начар. Авторның үз идеясен уздырырга
көрәшүче икәнен тамашачы кабул итми, зәвыклы автор диктовать итүне күтәрми.
Наил Дунаев:
— Кушылам.
Гөлсем Исәнгулова:
— Зәвыклы тамашачы тәрбияләү өчен, Туфанны алыштырырлык яңа Туфаннар килүе
кирәк.
Әхтәм Зарипов:
— Спектакльне барлык тамашачыларның алкышлар белән кабул итүе уңышмы,
уңышсызлыкмы?
Барсы да:
— Үзең ничек уйлыйсың соң?
Әхтәм Зарипов:
— Менә ничә ел инде мин шушы сорауга җавап эзлим: кем соң ул популяр язучы?
Популяр актёр кем? Тамашачының ухажёрымы? Докторымы? Бәхәсләшүче партнёрымы?
Анысына җавапны башкалар әйтсен. Мин шуны гына өстәп әйтәм: Туфан безнең заман
тудырган милләт хадиме, үзенчәлекле иҗатчы, оригиналь шәхес, хыянәтсез иптәш,
кешелекле кеше иде. Ул милләте каршында гади кеше күрмәгән, белмәгән бурычлы булуын
тоеп яшәде, иҗат итте. Гел бирергә, калдырырга, булдырырга дип яшәгән шәхес даһилыкка
дәгъва кыла ала.
Әлеге сөйләшүләребез Туфан рухына бер дога булсын иде. Амин!