Логотип Казан Утлары
Публицистика

Якташыбызны яд итәбез

Авылны, районны, төбәкне шушында үскән, шушында яшәгән күренекле шәхесләр данлый. Алар шул җирдән аерылгысыз.
Толстой — Ясная Поляна.
Чехов — Мелихово.
Тукай — Арча. Кама Тамагы дигәндә, иң әүвәл Туфан Миңнуллин күз алдына килә. Бу төбәк халкы аның белән чын-чынлап горурлана. Әдип үзе дә туган ягын гомере буена яратып- сагынып яшәде. Аның күңел дөньясы — уй-гамәлләре, әрнү-шатлыклары, өмет-ышанычлары, сагыш-кичерешләре туган як белән һәрвакыт бәйле булды. Кама Тамагына, Олы Мәрәтхуҗага һәр кайтуының төбендә шушы якны ихлас ярату, олы шәфкать, тирән мәгънә, кайнар хәтер ята иде.
Туфан Миңнуллинның районыбыз белән багланышлары күпкырлы, масштаблы булды. Беренчедән, ул монда ял итеп, күңеленә рухи көч, илһам алып китә иде. Икенчедән, язарына азыкны да ул нигездә шушында тапты. Бу хакта үзе дә гел әйтеп торды. Туфан аганың шундый сүзләре бар: «Үз моңын оныткан бүтәннәр моңын ишетми». Кечкенәдән авылдашларының серле әкиятләрен, моңлы җырларын күңеленә сеңдереп, гореф-гадәтләрен күреп үскән язучы иҗатын да халкының күңел җәүһәрләре чишмәсе белән сугарды, илһамына егәр алды. Авылның олы җанлы, киң күңелле, рәхим-шәфкатьле, борын салындырмый, сүзгә кесәгә керми, тоткан җирдән сындыра белә торган, эшчән, сабыр агайлары әдипнең әсәрләрендәге Әлмәндәр, Минһаҗлар кебек гаҗәеп образларга әверелеп, халкыбызның яраткан, үлемсез геройлары булып тарихта калдылар. Өченчедән, ул авылын, туган ягын ярату белән генә чикләнмәде, хәл кадәри булышырга тырышты. Аның ярдәме белән Олы Мәрәтхуҗа авылына кадәр электр линиясе яңартылды. Бу авыл районда беренчеләрдән булып газ челтәренә тоташтырылды. Тагын әле Кама Тамагында китапханә-музей комплексын төзү өчен акча табарга булышты ул. Олы Салтыкта яңа мәктәп салуның да башында Татарстан Республикасы халык депутаты (ул вакытта шулай дип атала иде) Туфан Миңнуллин торды. Мәктәп 9 айда төзелеп бетте. Ибен — ипкә, җеген җеккә китереп салынган бу бина шәһәр укучыларын һәм укытучыларын да көнләштерерлек. Без Т.Миңнуллинның игелеген бер район мисалында гына күрсәттек. СССР халык депутаты булганда да, ТР парламентында эшләгәндә дә, бөтен республикабыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән бу шәхеснең изге эш-гамәлләре бихисап.
Кече ватанына мөнәсәбәте изгелек, ихласлык, игелеклелек белән бәйле, авылдашлары алдында гали дә, гади дә була белгән Туфан аганы якташлары да яратты. Бервакыт җәй көне Олы Мәрәтхуҗа авылы кешеләре аның юбилеена бүләк ясарга — драматургның бер пьесасын сәхнәдә куярга уйлыйлар. Сәхнәне урамда коралар. Август аенда көн салкынча, болытлы була. Ярый әле яңгыр яумый. Спектакль куела. Тамашадан соң авылдашлары Туфан Миңнуллинны сәхнәгә чыгарып, урындыкка утырталар, бүләкләр бирәләр. Кыйммәтле булмаса да, бик кирәкле бүләкләр: җылы оекбашлар, ялтырап торган галошлар. Ул көннәрдә еш кына яңгыр явып тора. Авылда галошсыз буламыни?! Туфан ага бүләкләрне рәхмәт әйтеп ала.
102
Бүген безнең максат — Туфан Миңнуллинның мирасын саклау, яшь буынны ул калдырган үлемсез әдәби рухта, әдәби мохиттә тәрбияләү.
Кама Тамагының үзәк урамыннан узганда, челтәрле тәрәзә йөзлекләре куелган бик матур агач бүрәнәле йорт игътибарны җәлеп итә. Бу — Туфан Миңнуллин музее, ул авыл йорты стилендә төзелгән. Аңардан агач исе аңкый, тәрәзәләргә ак челтәрле пәрдәләр эленгән. Ишегалдында — кое, сарайда — чын арба һәм чана. Йорт тирәли — җиләк-җимеш бакчасы. Ул әле үсеп кенә килә, тиздән зур бакча булыр. Агачлар ышыгында әдипнең иҗатын сөючеләр һәм әдәбият белгечләре җыелыр. Бакчада, агач яфраклары шавына кушылып, аның әсәрләреннән өзекләр яңгырар.
Туфан Миңнуллин турында якты хатирә-истәлекләр, ул язып калдырган һәр җөмләсе гыйбарәгә тиң әсәрләр тиздән ачылачак, бистәдә яшәүчеләрнең яраткан ял урынына әйләнәчәк өр-яңа паркта да яңгырар.
Язучының Санкт-Петербург сынчылары койган һәйкәлен ачу кичектерелде. Аның өчен сайланган урын — музей ишегалды кулай булып чыкмады: һәйкәл урамнан күренми. Ул һәрьяктан күренеп торырга тиеш. Туфан Миңнуллин үзе ачык китап кебек иде, беркайчан карашларын һәм фикерләрен яшермәде. Шуңа күрә һәйкәлне дә яңа паркка, кешеләр йөри торган җиргә күчерергә карар кылынды.
Безнең якта әдәбиятка-сәнгатькә, җыр-моңга мөкиббән кешеләр яши. Сагыналар алар Туфан аганы. Мин моны һәрдаим искәреп, сизеп, күреп торам. Әдип җәен дә, кышын да, язын да, көзен дә шау-гөр килеп, дәррәү кайтып төшә торган булган. Бүген аның булмавы үзен гел сиздерә. «Нихәлләрегез бар, егетләр? Эш барамы?» — дип мыек астыннан сөйкемле елмаеп күрешүче, районның уңышларына сабыйларча куана белүче, ил агайлары, аксакаллар белән ихлас сөйләшеп утыручы, балаларның башларыннан сыйпап иркәләүче, сүзен кистереп, турысын әйтә белүче, якташларының күңелен үстереп, аларны рухландырып торучы Туфан Миңнуллинның арабызда юклыгына әлегәчә ышанасы килми. Бу күренекле шәхеснең бай, колачлы иҗаты, аның турында онытылмас истәлекләр, якты хатирәләр — барысы да якташлары күңеленә җуелмаслык булып уелган шул!
Әйе, якташлары олуг шәхеснең бәрәкәтле тәэсирен яд итеп, аның белән горурланып, ул калдырган әдәби мирасның илаһи көче белән канатланып яшәр!