Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЛ БИТ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ ТУФАНЫ

Шәүкәт ГАЛИЕВ
Югалмас сүз

Хәсән Туфанга ҺӘМ аның

әдәби энесе Туфан Миңнуллинга
Мәңгелеккә хөкем чыгаргандай
Ялтырады алтын күзлекләр —
«Туфан — искергән сүз», диеп хәтта

Әйттерделәр алар сүзлектән.
Күпме авазларны йотты микән

Сикәлтәле чорның юллары?
Нидер сизгән сыман, бер авылда
Туфан атлы малай елады...
Бер сәбәпсез ярсый бит нарасый,

Хәерлегә булсын, диделәр.
Белмәделәр, адаш абыйсының

Эчкә йоткан яше иде лә...
Үсә төшкәч, малай көннәр буе

Кыр-болынны күпме гизмәде.

Борчылудан гаҗизләнгән ана:

«Туфан, кайт!» — дип, көн дә эзләде...

«Туфан, кайт!» — дип кабатлады урман —

Зур Туфанны эзли кайтаваз!
Көткән җырлар сыман каңгылдашып,

Ничәнче кат илгә кайта яз...
Бала Туфан үсте Тау ягында,

Тиешлесен инде белде ул —

«Туфан — искергән», дип үртәгәндә

Сер бирмәде, бары көлде ул.
Бер сәбәпсез көлә бит бу бала,

Хәерлегә булсын, диделәр.
«Хәсән Туфан кайткан», дигән сүзләр

Гәзитләрне узып килделәр.
Бер сүзе дә югалмасын, диеп,

Туган телгә кайтты җан атып —

Сүз-намусны, җыр-вөҗданны мәңге

Искермәслек итеп яңартып.
Очрашыла икән исән булгач,

Озын юллар да ул тар икән.

Иңнән кагып әйтте олы Туфан:
— Әдәбиятта энем бар икән!

Яшь Туфанның елгыр, шаян чагы,

Ул үзенчә булмас дисеңме:
— Рәхмәт, — диде адаш абыйсына,
— Акладыгыз минем исемне!
Ә чал шагыйрь, узган бар юлларын,

Бар моңнарын жыйган шикелле,

Җитди иде. Олы миссиясен
Шул мизгелдә тойган шикелле... ...

Сүз-намусны, жыр-нежданны инде

Энеләргә хәзер саклыйсы.
Ул аклады халык ышанычын,

Безгә әле, безгә аклыйсы...


Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
Бәһасез зат

Әйтәләр бит: кояшта да
Гыйбрәтле таплар була —
Халыкта да мәңге калыр

Бәһасез затлар була.
Андыйлар бездә дә бар ул —
Тарихта кала торган:
Әлдермештән — Әлмәндәр карт,
Мәрәтхужадан — Туфан.
Кайсы кайсын тудырган соң?
Бу — кечкенә мәсьәлә!
Алар яши,
Ә калганын
Белү безгә нәрсәгә!
Кайсы кайсына охшаган? —
Бәхәс кузгату — юкка:
Берсе Миңнуллинга тарткан,
Берсе — Биктимеровка.
Меңләп татар баласыннан
Актарып табып алып,
Зирәклек, тапкырлык дигән
Мәгънәви орлык салып,
Аларны безнең күңелгә
Алган да чейгән халык.
Гыйбрәтләр ала торган шул,
Таңнарга кала торган:
Әлдермештән — Әлмәндәр карт,

Мәрәтхужадан — Туфан.


Гәрәй РӘХИМ
Туфан-Әлмәндәр

Туфан Миңнуллинның 70 яшьлегенә
Җирне, күкне, чиксез дәрьяларны
Пыр туздырып йөри туфаннар.
Ә татарда безнең күңелләрне
Пыр туздырып дәртләндерә торган,

Моңландыра торган Туфан бар.
Пәр күңелгә җилкән килеп керә —
Ул бит безнең күңел Туфаны.
Пәр татарның рухи карендәше,
Пәр татарның рухи туганы.
Мәрәтхуҗа дигән җилле җирдән
Купкан Туфан, татар Туфаны...
Дөнья буйлап исә чистарта ул
Күңелләргә кунган тузанны.
Әлмәндәрне күреп, күпме меңнәр
Моңланганнар, елап-көлгәннәр.
Бүген инде безнең Туфан үзе
Җитмеш яшьлек бөек Әлмәндәр!
Җитмеш яшьлек Туфан-Әлмәндәр!

Роберт МИҢНУЛЛИН
Туфанга килешә ул!

Драматург һәм депутат
Туфан Миңнуллинның 70 яшенә

Бу нәрсә бу? Туфан таша,
Татарны Туфан баса:
Театр гына ярар иде,
Парламент туфанлаша.
Парламент дигән театр...
Ул анда йөзә генә.
Өзә генә — түрәләрнең
Ну үтә үзәгенә.
Сессияләрдә дә Туфан
Еш кына кызыштыра,
Әзер сценарийларны
Еш кына бозыштыра.
Министрлар уянсынга,
Түрәләр оялсынга,
Таяк тыга парламентның
Кырмыска оясына.
Туфан кирәк дөньяларны

Болгатып торыр өчен,

Маңкортларның кайчагында

Колагын борыр өчен.
Нишлисең бит, ул шундыйрак,

Ул шундыйрак гадәтле.

Парламентта арыслан ул,

Парламентта — гайрәтле.
Әйе шул, усал гына ул,

Югыйсә тешле генә...
Тик театрда утыра
Ул песи төсле генә.
Ул анда актёр түгел шул,

Автор гына ул анда.
Яшәр Камал театры,

Андый автор булганда.
Театр түренә Туфан

Үрләде Камал аша.

Камал туфанлашкан саен,

Туфан да камаллаша.
Туфан ага! Бу татарны

Гел бәхетле ит әле!
Тик Туфан гына булсаң да,

Син Миңнуллин бит әле!


Асия ЮНЫСОВА
Кычкырасы килә яңгыратып

(Мәрсия)
Кычкырасы килә яңгыратып,
Кычкырасы килә шәр ярып:
Туфан абый, алай уйнамыйлар,
Әҗәл белән йөрмә шаярып!
Әйткән идең, анысы, әйткән идең:
«Туфан абыең да гел булмас!
Сайрыйм гына дигән сандугачка,
Куныйм гына дисә, гөл булмас!»
Ник кайтмадым икән чакырганда?
Ник карадым җаем югына?
Юбилейга түгел, бүтән вакыт —
Көз көнендә, балан җыйганда.
Ак чәчәккә күмеп киттең җирне,
Ул чәчәкләр хәзер җимештә.
Мөлдерәмә сагыш баланнарда,

Сагыш ачысы бар миләштә.
Балан-миләш белән бер халәттә,

Мөлдерәмә керәм көземә.

«Бәгырькәем», — диеп кемнәр әйтер,

Кем эретер җылы сүзенә?
Кычкырасы килә яңгыратып,

Сискәнерлек итеп тал-тирәк:

«Җирдә язлар кабатлансын өчен,

Туфан абый, Җирдә син кирәк!»


Флёра ТАРХАНОВА
Туфан

Ике Туфан күңелемдә яши:
Берсе аның — шагыйрь якташым.
Икенчесе исә — гомере буе
Милләт өчен янган ут ташы.
Яшь чакларын аның хәтерләмим —

Шактый кече идем мин аннан.
Шунысын беләм: тирән акылы белән

Туфанлыгы йөрде гел алдан.
Ә бит аның шушы сыйфатлары

Соң минутынача сакланды.
Акыл-дәрте гел бербөтен булып,

Бар гамәле илдә якланды.
Заманында Гаяз Исхакыйлар
Кайгырткан күк үзенең милләтен,

Гел көрәштә булды: саклыйк, диеп,

Халкыбызның телен, кыйммәтен.
Күпме бала укый үз телендә
Ул салдырткан күпме мәктәптә.
Йөрмәсә ул,
Татар мәктәпләре инде күптән

Беткән булыр иде, әлбәттә.
Чакматашның утлы очкыннарын
Йөрәгендә җыеп йөрткәнгә,

Наданнарның кара йөзен борды

Киләчәккә, шанлы үткәнгә.
«Үткәненә борылып карамаса,
Киләчәге юк бит халыкның», —
Дия-дия, милли дулкыннарда

Алып батыр булып калыкты.
Һәрбер сүзе аның үткен чакма —

Кадалды ул һәрчак ук булып,

Кайберәүнең хәтта туң йөрәген

Ялмап алды ялкын-ут булып.
Бармы бездә хәзер мондый шәхес —

Кем күтәрә милли әдәпне,

Кем кайгырта милли горурлыкны,

Чын хакыйкый милли сәнгатьне?
Туфан булып үтте бар гомере,

Туфан булды һәрбер чорында.

Өермәләр тузгып калды хәтта

Мәңгелеккә киткән юлында.


Ләбиб ЛЕРОН
Туфанлык

Туфан Миңнуллин ядкаре
Бу дөньяда ныклы терәк кирәк:
Кирәк дуслар, кирәк туганлык...
Халкың хакын яклап, янып, көеп

Яшәү өчен кирәк туфанлык!
Яшибез дә кебек терәк белән —

Дуслар, туганнар да бар сыман...

Сәхнә белән мәйдан гына түгел,
Дөньясы да безгә тар сыман.
Зур сәхнәдә уйнап яшибез күк,

Мөнбәрләрдән сөйләп туйган юк...
Түрәләрне әмма уятырлык
Гайрәт җитми, җитми туфанлык!
Милләтемне тагын йокы басты —
Кабат алыштырып куйган күк:
Яшәү өчен иң кадерле булган
Ирек-азатлыктан туйган күк!
Дус-ишләрне читкә тибәргән чак,

Ераклаша бара туганлык...
Хәлләр — җитди...
Безгә Туфан җитми!
Җитми безгә гаярь туфанлык!
...Мин Туфанны сагынамын бүген

, Килә Аңа «Кайт!» дип дәшәсе...
Кайтмасын да беләм, ә бит безгә

Яшисе бар әле, яшисе...


Рифә РАХМАН
Туфан абыйга эндәшү

Бордың йөзне фанилыктан бакыйлыкка,

Тынычланып калдыңмы син аннан ары?
Ризыкларың арта алмый акчага да,

Гомереңнең узып китсә кәрваннары...
Яшәр көннең исәпләре артмый һичбер,

Язмышыңа язылганнан да арыга.
Анысына ризалашып күз йомганда,

Мизгел җитәр милләт өчен кайгырырга!
Татарым һич яши алмас бу шартларда,

Кайгыртучы кирәк аның алдагысын.

Инде хәзер беләсеңдер, әйт җавабын:

Безнең алда яшәр көннәр калганмы соң?
Бордың йөзне вакытлыдан мәңгелеккә,

Бормадың син милләтеңнән аны һичбер.
Аллаһыга әгәр араң якын булса,
Яшәтә күр миннән соң да, дип ирештер.
Өметләрнең тамырлары корымаган,

Язмыш аны төбеннән үк кубармасын.

Югалттык без күп нәрсәне, бәрабәргә

Милләт, Ватан киләчәккә имин барсын.
Кайвакытта аһлар кылам, башны тотып:

Югалттык без олыларны, шанлыларны...
Кулыбызда юк чарасы туктатырлык:

Һәркемнең дә бара тора кәрваннары...
Вакыйгалар челтәренә карыйм да мин,

Тарихларның көзгеләрен кулга тотып:
Юллар, илләр кәрваннары... узган киткән...
Шул кәрванда — милләтләр, дим, утлар йотып.


Ленар ШӘЕХ
Туфаннар

Хәсән Туфан ҺӘМ
Туфан Миңнуллин рухына

Туфан килә, туфан калка, дибез,
Туфан баса, дибез, дөньяны.
Татар гавәменең Туфаннарын
Җаным-тәнем белән тоямын!
Туфан — шагыйрь, Туфан — сәхнә күрке,
Икесе дә олпат алыплар.
Мәгърур бөекләре белән
тагын
Лаф орамы башка халыклар?
Ике Туфан, татар Туфаннары —

Күзе кызсын чит-ят милләтнең!..

«Күңелләрдә кояш булып яна

Икесе тиң!» — диеп ил әйтте.
Ватан дәште зәңгәр күккә карап,

Туфаннарга дога укыды,
Бер Аллаһка сәҗдә, рәхмәт кылды...

Ап-ак болытларны җил куды.
Баш очында — болыт агышлары,

Татар юлы — кояш гомере.
Тау башында шаулый имәннәре,

Учагында көйри күмере.
Туфан килә, туфан калка, дибез,

Туфан күмә, дибез, җиһанны.

Йөрәгемдә ак кулъяулык белән

Төреп йөртәм ике Туфанны.
Туфан — шагыйрь,

Туфан — сәхнә күрке,

Килерләрме тагын Туфаннар?
Янә калкыр алар. Язмыш исә:

«Татар барда, дияр, Туфан бар!..» —

Кабат-кабат таңнар атарлар. —

«Туфан барда, дияр, татар бар!..»

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Классиклар китә

Т.Миңнуллин вафатыннан соң
Бүген Әҗәл үзе елый сыман:
«Төшме бу, — дип, — өнме, әйтче, Алла?»

Классиклар китә дәвер белән,

Әсәрләре нәүмизләнеп кала...
Дәвер, чорлар китә, буын китә...
Мәңге истә кала торган буын.
Әллә нинди булды шунда бу ел,

Ирексездән күккә кулым суздым.
Ирексездән сәхнә тузаннарын
Милләт яше бүген басылдырган,
Менә кабат «Татар зираты»ның
Түр башына басып дога кылам.
Дога кылам: «Милләтемне, Ходам,
Ятим итмә берүк, сакла!» — диеп.
...Каңгылдашып кыр казлары очты,

Каурыйлары белән күкне сөеп.