УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Марсель ГАЛИЕВ
Күршеләр
Татар язучыларына да икешәр катлы коттеджлар төзелә икән, дигәч, күпләр ышанмаган
иде. Менә бит! Күп вакыт үтмәде — төзеп тә куйдылар. Унике җыелыш җыеп, үзара канга-кан
килеп бәхәсләшкәннән соң бүлешеп тә алдылар.
Иң матурын, иң зурысын Туфан Миңнуллинга бирергә дигән карар чыгардылар. Арыды...
Ничә ел буе Мәскәү парламентында эшләде...
Җирәбә салганда, аның күршесенә шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов чыкты. Кичтән Хуҗа
Насретдин булып йокыга китә, иртән Тукай булып уяна торган Мөдәррис Әгъләм:
— Яшибез болай булгач! — дип сөенеп куйды.
Күченү башланды. Туфанның мәһабәт йорты каршына өч «КамАЗ», кранлы бер япон
машинасы, ике «Волга» килеп туктады. Өлгергән Әстерхан карбызы сыман кызыл чырайлы
шагыйрь егетләр унике суыткычны (эчендәге утыз алты казылык, җиде каклаган каз, Сергач
мишәрләреннән алган ат ите белән бергә), тагын сервант һәм шуның ише биниһая авыр
кирәк-яракларны мамык урынына очыртып кына керттеләр. Егетләрне сыйлап, җайлап, көч-
хәл белән машиналарга төяп җибәргәннән соң, Туфан, самолёт трабына чыккан президент
кыяфәтендә, коттеджның икенче катына күтәрелде. Ике канатлы ишекләрне җырлатып кына
ачып, балконга чыкты. Ерак түгел авыл өйләре күренә иде. Бакчаларда, иелеп, арт белән күкне
терәп чүп утаган хатын-кызларга карап торды. Башы әйләнеп китте. Биеклекне өнәми иде
Туфан, шуңа күрә самолётка да утырмый иде. Аскы катта гына яшәрмен, ахры, дип уйлап
куйды.
Ул арада, тәрәзәләрне зыңгылдатып, дөбер-шатыр иткән тавыш ишетелде. Караса...
Күрше капка төбенә сабын савыты чаклы гына «Запорожец» килеп туктады. Тәрәзәсендә
Мөдәррис Әгъләмовның пеләш башы чагылып алды. «Запарай»ның тутыккан, калҗайган
калаен корт ашаган ишеген ача алмыйча азаплангач, Мөдәррис Әгъләм җыйнак гәүдәсен,
йомарлап, тәрәзәдән тышка ыргытты. Аксак шофёр белән икәүләп, ике минут эчендә
Мөдәрриснең байлыгын ташып та бетерделәр: тутыккан пружина эзе төшкән бер матрац та
тарихка керәсе өч капчык кулъязма-китаплар.
Бераздан калтырча «Запорожец» төтен торбасын җирдән шалтыр-шолтыр өстерәтеп
китеп барды. Мөдәррис өске катка менде, чишенеп ташлады да ялгызак матрацка сузылып
ятты:
— Шәп!
Бераздан ул, аскы катка төшеп, болдырга чыкты. Карга канаты сыман кара трусигының
Брежнев чорында тегелгән мул балакларын җилфердәтеп, сажинлы адымнар белән җирне
үлчәргә кереште. Ике арадагы ызанга Туфан, тимер чөй кагып, чәнечкеле чыбык сузып
өлгергән дә икән. Мөдәррис чөйләрне суыра башлауга, биек баскычтан Туфанның бөдрә, көр
тавышы ишетелде:
— Нишлисең, даһи?!
— Мине шигырь яздырмаскамы исәбең?! Мин үлчәп карадым, нәкъ җитмеш ике
сантиметрга аерма чыга.
— Синең якка кергәнменме?
— Киресенчә, үзеңнең якка кергәнсең!
— Ничек үземнең якка?
184
— Шулай! Миңа җитмеш ике сантиметр киңлектә җирне күбрәк калдыргансың, казып
чиләнсен, шигырь язарга вакыты калмасын, дип.
— Ә минем пьесалар язасы юкмыни?!
— Пьесаларның әдәбиятка ни катнашы бар! Драматургия бит ул сбербанкның бер
филиалы гына! — диде Мөдәррис.
Бу низаг атна буена барды. Мөдәррис, ике араны үлчәп, ызанны үз ягына күчереп куя,
Туфан — үз ягына. Аптырагач, ике арадагы ызанга Туфан Сафуан Муллагалиевтән җитмеш ике
сантиметр киңлектәге тротуар җәйдерде. Шуннан соң тынычландылар.
Шундый борчулы көннәрнең берсендә Туфан «Волга» машинасының, капка баганасына
бәрдереп, ике ишеген умыртып чыгарды. Ул арада, кувалда тотып, Мөдәррис килеп җитте:
— Хәзер төзәтәбез аны, Туфан әкә, кайгырмагыз...
— Кайгырмыйм да. Миңа нәрсә тора ул ике ишек! — диде Туфан.
Ул арада Мөдәррис капканың иңен үлчәп алды:
— Иңе алты метр капкаңның. Машинаңны аркылы чыгарсаң да бәрелми бит югыйсә...
— Тизлек зур иде. Арт белән чигендем мин, туксан белән, — диде Туфан.
Кол Галидән алып Эдита Пьехага кадәр укып барган Мөдәррис Әгъләмов техникадан
хәбәрдар иде. Туксан чакрым тизлек белән чигенә алырдай машинаның безнең илдә генә
түгел, байлыгы череп ятучы капиталистларда да юклыгын уйлап, бик аптырап башын
чайкады. «Арттыра бу... Кичә Аяз Гыйләҗев белән утырганнар, ахрысы», — дип уйлады.
Сынган «Астра» сигаретын төкерекләп ябыштырды да фикерле иреннәре арасына кыстырып
куйды.
Икенче көнне Туфан утыз ике бройлер чеби алып кайтты. «Волга»ны сарай кырыена этеп
китерделәр.
— Чебиләргә менә дигән кетәклек була бу, — диде Туфан.
— «Мерседес» булмаганда, ярый инде, — диде Мөдәррис.
Туфанның уң як күршесе Гәрәй Рәхим иде. Йортны үз проекты белән төзетеп куйган шул
чукынчык Григорий Рәхим — Гәрәй Радионов. Аның мөселман һәм христиан
архитектурасының гүзәл үрнәгендә төзелгән йорты алгы ягыннан карасаң, арткы ягына
чыккан кебек, арткы ягыннан карасаң, алгы ягы кебек тоелмый иде.
Гәрәй Рәхим туган авылы Федотовкадан керәшен сарыклары алып кайтты (Батулла-
Турай энциклопедиясендә «керәшен сарыгы» дип дуңгыз атала). Тоз күзле чучка
малайларының җыбылҗык исе әрсезләнеп тирә-юньгә таралды. Аларның үтеңне сытарлык
итеп чинауларын Туфан каш җыерып тыңлап торды да: «Мөдәрристән күрәсе к азалар пүчтәк
кенә булыр, ахрысы», — дип уйлап куйды.
Туфан магнитофонга кадак кагу, балта-пычкы тавышларын яздырган иде. Магнитофонын
бар көченә борып, тахтага сузылып ятты. Берзаман торып караса, Мөдәррис тә, Гәрәй дә үз
ихаталарында үкертеп эшләп яталар. Бер сәгатьтән соң Туфан арыган кыяфәт белән баскычка
чыкты.
Шабыр тиргә баткан, еш-еш сулу алган Гәрәй Рәхим чиләгеннән генә күтәреп су эчте дә:
— Ну эшлисең дә икән, Туфан! — диде.
— Ә как же, мин бит крәстиян малае!
«Шигырь-мигырь маташтырганчы, балта тотып эшләсеннәр, файда булыр, ичмасам», —
дип, үзалдына сөйләнде.
Шулай итеп, бер атна буе магнитофоннан балта-пычкы тавышларын уйнатып,
«Диләфрүзнең кияүдән аерылуы» дигән яңа пьеса язып бетергәннән соң, Туфан дөньяга
чыкты. Караса... Гәрәй Рәхимне танырлык та түгел, Хиросима бомбасыннан исән калган кеше
кебек. Яңагы суырылып калган, Югары Совет ашханәсендә тукланып, матур гына
түгәрәкләнеп килгән корсагы кадакка эләккән футбол тубы сыман шиңгән. Кулында балта.
Сикәлтәле борынын биетеп, нәселле тешләрен күрсәтеп көлгән була тагын үзе.
Мөдәррис исә бер атна эчендә, шигырь сөйләр өчен, сәхнәле итеп, иркен сарай корып
куйган. Кыяфәт тә элеккечә. Кулы коралга ябышып тора каһәрнең . Ярлы язучыларга юкка
гына ун ел буе дача төзешеп йөрмәгән икән...
— Синең, Туфан әкә, пычкың тешәлмәгән, балтаң да үтмәсләнгән. Китер, үткенләп
бирим, аннары плёнкаңа яңадан яздырырсың.
Туфан бер мәлгә өнсез калды. «Менә йөр син моны шагыйрь генә дип, бөтенесен белеп
тора, шайтан алгыры...»
Шагыйрьнең ничек булса да җаена төшәргә дип, Туфан кесәсеннән затлы сигарет кабы
чыгарды:
— Мә, җүнлене тарт!
— Үземдәге җүнсезеннән дә туйган.
«Тукай булса да булыр икән, киребеткән», — дип уйлады Туфан.
— Миндә суыткычлар күбәйгән, берәрсен алып чык үзеңә.
— Мин телевизор карамыйм бит, — диде Мөдәррис.
Күршеләр әнә шулай чөкердәшеп яши башладылар.
Искәрмә.
Үзгәртеп кору дәвере килгәч, матбугатта сүз иреге башланды, дип, Язучылар
берлегендә стена газетасын чыгармый башлаган идек. Рәисебез Туфан ага беркөнне
әйтә:
— Егетләр, стена газетасы эленеп тормагач, күңелсез бит, әйдә, чыгарыгыз
әле яңабаштан. Нәрсә турында языйк, дип тормагыз, әнә язучыларның коттедж
төзүе турында юморескалар языгыз! — ди.
Язучыларга йорт төзер өчен җ.ир бирәләр икән, дигән сүз таралган иде. Мин инде
хыялны чынга әвештереп, юмореска язып ташладым. Стена газетасы чыкты, элеп
куйдык. Бу язманы Туфан ага үзе дә ошаткан кебек булган иде. Берничә ел узгач, мин
аны “Социалистик Татарстан ” газетасында бастырып чыгардым.
Беркөнне Туфан ага чылтырата, тавышы тәшвишле:
— Син нәрсә бастырып ятасың анда?! Депутатны халык каршында рисвай
итеп... Сайлаучылар күзне дә ачырмыйлар, үзең гаделлек, намус хакында
трибуналардан шар ярып сөйләгән буласың, үзең әнә катлы-катлы йорт җ.иткереп
кергәнсең, оятын кая куярсың, диләр.
— Юморесканы ошаткан идегез бит, Туфан абый, — дим.
— Пәри — башка, җ.ен — башка. Стенада эленеп тору бер хәл, бу очракта бит
газета бөтен республикага тарала.
Минем тәмам борчуга калуымны сизенеп, ул:
— Чын күңелдән ачулана дип уйлама тагын. Болай... гына әйтүем. Гәҗиттә
басылган, телевизордан әйтелгән һәр сүзгә тулаем ышана шул безнең халык. Бу
беркатлылыгы белән кая барып чыгар мескенем..
Җәяүле Туфан
Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиев Кукмарага барырга хыялланып йөриләр. Тик менә
машина табу мәсьәләсе генә...
— Туфан Миңнуллинның машинасы бар да бит, шофёры да тыңлаучан. Иртән эшкә
тугыз белән уннарда гына килә шул Туфан. Ә безгә таң белән китәргә кирәк. Биреп тормас
шул, син сорап кара әле, сине тыңлый ул. Халык язучысы дигән исемнән дә баш тартты бит ул,
син әйткәч, — ди Гәрәй Рәхим. Кичтән Марсель Галиев телефоннан Туфан Миңнуллин
номерын җыя.
— Исәнмесез, Туфан әкә!
— Ярыйсы әлегә. Живой, — ди Туфан.
— Сәламәтлекләр ничек, Туфан әкә? Нәҗибә ханым еш елмаямы? Сез бит Нәҗибә
ханымга гына түгел, безгә дә бик кирәкле шәхес, Туфан әкә.
— Йә. йә. — дип куя Туфан Миңнуллин, рәхәт изрәгән тавыш белән.
— Безгә генә түгел, бөтен халыкка кадерле шәхес бит сез, Туфан әкә. Шуңа күрә
сәламәтлегегез турында халык кына түгел, үзегез дә бераз кайгыртырга тиеш. Хәтерлисездер,
элек машинага гына утырып йөргән түрәләрдән көлә идегез, аяклары бетә бит бу
бичараларның, дистрофикка әйләнә баралар бит болар, дип... Менә хәзер, депутат булгач, сез
дә гел машинада... Әзрәк җәяү дә йөрергә иде, Туфан әкә. Бигрәк тә иртәнге якта... Сез бит
Казансу буенда торасыз хәзер. Менә шуннан, саф һава сулап, иртән эшкә җәяүләп барулары
186
үзе бер шифа ич... Әйтүемчә, сез бит халыкка кирәк язучы, Туфан әкә... Шекспирдан кала
икенче зур драматург.
— Йә, йә, — дип куя Туфан Миңнуллин, иркә мырылдауга күчеп. Марсель Галиевтән
болай ук кайгыртучан, җылы мактау сүзләрен еш ишетүгә күнекмәгән Туфан Миңнуллинның
зиһене таралып китә, каш арасындагы өч ермачлы җыерчыгы языла, күңеле тула.
— Рәхмәт инде җылы сүзеңә, хак әйтәсең, иртәләрен җәяү йөрергә бик кирәк тә соң...
Тукта әле! Син нишләп болай... аек баштан үзең... Хискә бирелеп киттең әле... Берәр йомышың
бар мәллә?
— Йомышым дип, Туфан әкә, әллә ни йомыш юк инде анысы. Шул... машинаңны биреп
торсаң дигән идем, иртәгә, иртәнге якта...
— Гомер булмаганны, нигә бик җәелеп сөйли дисәм... Баштан ук йомышыңны әйтергә
иде аны.
— Ул хакта бит Ризван Хәмиднең беренче һәм соңгы язган хикәясе бар, Туфан әкә, — дип,
сикәлтәле көлә Марсель Галиев. Пауза бирмәскә, Туфан әкәне мактау иләслегеннән
айнытмаска кирәк дип, тизрәк сөйли башлый.
— Күршесе Гайҗан бабайга Мансур исемле малай йөгереп керә дә: «Бабай, Рәмиснең
велосипедын алып торыйм әле?!» — ди. Шулчак Гайҗан бабай: «И-и, улым, улым, йомышыңны
алай ордым-бәрдем хәбәр итмә син, — ди. — Башта хәлне белеш, сихәтлегең ничек, бабай,
башың авыртмыймы, аякларың сызламыймы, диген. Сыерыгыз сөт бирәме, Хөсни әби коймак
пешерәме үзеңә, дип сора. Минем күңелне тәмам йомшарткач инде оныкның биләсәпитен
үзем китереп куярмын алдыңа», — дигән. Берничә көннән соң, теге — Мансур исемле малай
тагын шулай йөгереп кергән дә: «Исәнме, Гайҗан бабай, исән-сау гына торасыңмы, аякларың
сызламыймы, Хөсни әби тәмле итеп коймаклар пешерәме үзеңә...» — дип тезеп киткән. Моңа
бик күңеле булган Гайҗан бабай, малайның башыннан сыйпап: «Хәзер инде төп сүзгә күчсәк
тә була. Йомышың ни иде, олан?» — дип сорап куйган.
— Гайҗан бабай, бакча башында мунчагыз яна! — дип кычкырып җибәргән малай.
Бу кыйссаны тыңлый-тыңлый Туфан Миңнуллин бик рәхәтләнеп көлеп куя да:
— Хикәяң шәп! Ризван Хәмид язгандырмы-юкмы, әмма хикәяң әйбәт! — ди. Бераз
уйланып тора да, саранлыкка юмартлыгын, юмартлыкка саранлыгын бизмәнгә куеп карый
да: — Болай булгач, иртәгә иртән эшкә җәяү барырга туры килә инде... — ди.
Пыт-пыт
Бөтен депутатлар да юри генә уйный, ә Туфан Миңнуллин чынлап уйный... Шулай итеп,
ул, СССР Югары Советы сессиясендә законнар кабул итеп утыра торгач, 17 кило 658 граммга
кимеп, тәмам ябыгып кайтып төште. Бөтен дөньясына кул селтәде дә туган авылына юл
тотты. Трактор сатып алды. Үзенекен дә, күрше- тирә карчыкларның да бакчаларын сөреп-
тырмалап чыккан быел. Бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, помидор, кыяр утырткан. Кориандр,
әнис, борыч, тәмәке, тмин һәм тагын әллә ниләр чәчеп бетергән.
— Тракторыңның маркасы нинди? — дип кызыксына язучылар.
— Дүрт тәгәрмәчле инде, — ди ул, сорауны бик өнәмичә.
— Ә маркасы нинди?
— Арткы тәгәрмәчләре зуррак, алгылары бәләкәйрәк.
— Юк, маркасы нинди дим?
— Маркасы дип... Пыт-пыт итеп эшли инде!..
Васыять
Шигърияттә җыйнак булыгыз,
Көнкүрештә тыйнак булыгыз!
Туфан МИҢНУЛЛИН,
СССР Язучылар берлеге әгъзасы, СССР халык депутаты, СССР Югары
Советы әгъзасы, ТАССР Югары Советы депутаты, КПСС члены, СССР
ҺӘМ РСФСР Язучылар берлеге идарәсе секретаре, КПСС өлкә комитеты
әгъзасы, Азия ҺӘМ Африка илләре комитеты әгъзасы, Иделне саклау
җәмгыяте әгъзасы, «Современник» ҺӘМ Татарстан китап
нәшриятларының редсовет әгъзасы, «Казан утлары» журналының
редколлегия әгъзасы, «Идел» журналына фатиха бирүче, Татар Дәүләт
академия театрының худсовет әгъзасы, ТАССРның Культура фонды
әгъзасы, Почёт Билгесе ордены кавалеры, РСФСРның К. Станиславский
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССРның Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты, Республика комсомолының М.Җәлил исемендәге
премия лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР Министрлар советының Почёт
грамотасы белән бүләкләнгән, элекке ДОСААФ члены, элекке пионер, хәзерге
персональ пенсионер...
Искәрмә.
Бу ике юллык шигырь, чынлап та, Туфан аганыкы. Ә инде автор исеме астына ул
башкарырга тиешле җәмәгать эшләрен санап төшү—мәзәк табасы килүдән. Монда
бар да дөрес. Буталып, хаталанып бетмәс өчен, аны Туфан аганың үзеннән
яздыртып китерттем. Илле яшьлегенә багышлап чыккан нәни генә китапта
басылганнан соң ул аны, беренче кат күргәндәй, көлә-кәлә укып чыкты да:
— Бер кешегә шушы кадәр җәмәгать эшен тапшыралар димени! Җүләр илдә
яшибез бит, әй! — дип куйды.
Безнең хакта
Беркөн килеп, каһкаһәләп көләр Вакыт: Боларныңмы бөек булу
исәпләре?!.
Туфан, уйнап, робагыйлар язган чорда Йөргән күпме шагыйрь
кисәкләре.
Матурлыкка караш
— Хатын, тыңла әле! Туфан агабыз Миңнуллин чибәр хатын-кызга карата менә ничек
оста килештереп әйткән:
Язмыш сине көнче ирдән саклый күрсен - Матурлыгың көн дә тотып
кыйный торган, -
дигән. Шәп бит! Карап-карап торам да... Сине дә бит, хатын, айга бер тәпәләп торырга була, ә!
— И-ии, картым, хет атнага — бер, дисәң, кулың корыр идеме?!.
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.