ТУФРАКТАН ЯРАЛГАН ТУФАН
ТУФАН МИҢНУЛЛИННЫҢ ГАМӘЛ ДӘФТӘРЕННӘН КАЙБЕР СӘХИФӘЛӘР
Туфан Миңнуллинны иң беренче чиратта без язучы, драматург, депутат буларак беләбез. Язган әсәрләре, сәхнәгә куелган пьесалары буенча аңа бәя бирәбез. Әмма, Тукайчарак итеп әйтсәк, Туфан коеп куйган драматург кына түгел, Туфан зур ул, бөек ул, аның күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә.
Бу язмамда мин Туфан Миңнуллинның иҗаты хакында түгел, ә үзе турында, аның күпләргә билгеле булмаган кайбер сыйфатлары, соңгы елларда майтарган игелекле гамәлләре, үзенчәлекле гадәтләре турында сөйләргә булдым. Кырык елга якын аралашып-күрешеп, киңәш-табыш итешеп яшәгән энекәше буларак, минем моңа хакым бардыр дип уйлыйм.
Туфан холкы
Беренче күрүемдә мин иң элек Туфанның чәчләренә игътибар иттем. Урман- чытырман сыман уралып-бөтерелеп үскән, тимер тарак та кермәслек бу куе кара чәчләр астында гадәти генә баш була алмавы көн кебек ачык иде. Тора-бара аның холкы да чәченә охшаш икәнне аңлый башладым. Дөрес, еллар узган саен, бу чәч дулкыннары, үзләренең ярсулыгын бераз югалтып, салмаклана, тынычлана төштеләр. Әмма аңа карап Туфанның холкы үзгәрмәде, ул һаман йөрәк кайнарлыгын, яшьлек бунтарьлыгын югалтмыйча, үз исеменә бәрабәр булып кала бирде.
Шактый вакыт мин Туфанның гел кычкырып сөйләшүенә ияләшә алмый йөрдем. Телефоннан сөйләшкәндә болай да Кама Тамагына ишетелерлек итеп кычкыруы, өч кешелек мәждестә өч йөз кешелек залда сөйләгән кимәлдә нотык тотуы минем өчен сәер дә, кызык та тоела иде. Баштарак моны артистлык сәнгатен үзләштергән кешенең һөнәри сыйфаты дип кабул иттем. Алай дисәң, башка артистлар кычкырып та, пышылдап та сөйләшә-гәпләшә беләләр бит. Яши-аралаша торгач, моның да серенә төшендем бугай. Беренчедән, үзе әйтүенчә, аларның гаиләсендә һәммәсе дә һәрчак шулай кычкырып сөйләшкән икән. Мәрәтхуҗа авылында боларның өе яныннан узып барган кешеләр «Габдулланыкыларда тавыш чыккан» дип уйлый торган булганнар. Ә чынлыкта, алар бөтен гаилә белән
113
рәхәтләнеп, чөкердәшеп чәй эчеп утыралар икән. Димәк, бу читтән кергән, өйрәнелгән гадәт түгел, әлеге дә баягы үҗәт холык, әти-әнидән, нәселдән мирас булып күчкән Туфан холкы икән. Ә ул холыкның төбендә, минемчә, шәхесне шәхес иткән иң олы ике сыйфат — ихласлык һәм үз-үзенә ышаныч ята. Үз-үзенә ышанган кеше генә шулай бар дөньяга ишетелерлек итеп аваз сала, бары тик ихлас күңел аша узган әсәрләр генә башкаларның күңеленә юл таба.
Туфан киеме
Халыкта «кешене киеменә карап каршы алалар» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләрдә хаклык булса да, алар нигәдер Туфанга кагылмый кебек. Чөнки Туфанның халәте төрледән-төрле булган кебек, аның киенүе дә гадәти кешенеке төсле түгел. Хәләл җефете, күренекле артисткабыз Нәҗибә ханым берзаман: «Туфан гаҗәеп зәвыклы итеп киенә белә», — дип язып чыккан иде. Аны укыгач, мин көлемсерәп куйдым, чөнки Дәүләт Советы Рәисе, гаҗәеп пөхтә киенүче Фәрит Мөхәммәтшинның: «Туфан , бу чалбарыңның үтүк күргәне бармы?» — дигәнен ишеткәнем бар иде. Ә чынлыкта, алар икесе дә хаклы. Көндәлек гадәти халәттә Туфан бик гади киенә, ул таушалган джинсы чалбар белән чәчәкле-чуклы күлмәк киеп, башына ковбой эшләпәсе элеп тә урамга чыгарга мөмкин. Тантаналы кичәдә яисә мәҗлестә — Туфанны танырлык түгел: аның өстендә яңа гына манекен иңнәреннән төшкән модалы костюм, күз явын алырдай галстук булыр! Ә Сабан туенда, милли бәйрәмнәребездә бөдрә чәчле тубал башына татар түбәтәе менеп кунаклар. Түбәтәйнең дә теләсә кайсын кими: көндәлеккә бизәксез кара түбәтәй сайлый, ә бәйрәмнәрдә чигелгәнен кияргә ярата. Язучыларның Германиядә һәм Австриядә узган халыкара конгрессларында да башыннан төшмәде аның түбәтәй. Татар язучыларын анда иң беренче чиратта Туфан түбәтәе аша танып алалар иде.
Кыскасы, Туфан кайда, кем янында ничек киенергә кирәклеген яхшы белә. Бер караганда, ул киемгә бөтенләй игътибар да итми кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Туфан авылга кайтканда — чын авылча итеп, президент янына барганда — президентларча, халыкара форумнарда Европа фраерларыча киенә.
Минем уйлавымча, күңелендә гармония, тәртип булган кеше тышкы вак-төяк тәртипсезлекләргә артык игътибар итми, ә күңеленә тынычлык таба алмаган, күңелендә болгавырлык хөкем сөргән кеше исә тирә-юнендә, шул исәптән киемендә, бүлмәсендә һәрчак идеаль тәртип урнаштырырга тырыша. Ә Туфан Миңнуллин — үзенең тынгысыз күңелендә үзе тәртип урнаштыра, күңеле белән идарә итә белә торган шәхес. Шуңа күрә дә аның киеме һәрчак күңел халәтенә бәрабәр, шуңа күрә дә Туфанның киеме аның үзенә охшаган.
Туфан гадәтләре
Туфан, гадәттә, кешеләр белән елмаеп, ике куллап күрешә. Озак күрми торган якын дусларын, очрашканда, кайчак кочаклап та ала. Әмма саубуллашканда беркайчан да кешегә кулын сузмый. Кул биреп саубуллашсаң, бөтенләйгә аерылышкан кебек буласың дип үзенчә юрый ул. Аның таныш-белешләре исәпсез- хисапсыз, дуслары да шактый, ә дошманнары, булса да, берничә генәдер. Алары да, шәхси мөнәсәбәтләрдән бигрәк, милләткә мөнәсәбәт белән бәйләнгән. Ул зур гөнаһ, иң зур җинаять дип үз милләтеңә хыянәт итүне саный. Андыйлар белән Туфан бернинди мөнәсәбәткә дә керми, ялгыш очрашканда да кул биреп исәнләшми.
Телефоннан сөйләшкәндә, ничек сәламләвенә карап кына да аның кем белән әңгәмә корганын аңлап була. Әгәр тыныч кына бер тапкыр «Исәнмесез!» дисә, димәк, ул гадәти танышы яисә бөтенләй белмәгән кеше белән сөйләшә дигән сүз. Әгәр инде йөзенә елмаю иңдереп, тавышына җылылык өстәп рәттән ике мәртәбә «Исәнмесез!» дип кабатласа, теге баштагы әңгәмәдәш якын кешесе яисә хөрмәт иткән мәртәбәле шәхес була. Ә инде тавышына яшьлек дәрте биреп, илаһи серлелек
«Туфан гаҗәеп зәвыклы итеп киенә белә», — дип язып чыккан иде. Аны укыгач, мин көлемсерәп куйдым, чөнки Дәүләт Советы Рәисе, гаҗәеп пөхтә киенүче Фәрит Мөхәммәтшинның: «Туфан , бу чалбарыңның үтүк күргәне бармы?» — дигәнен ишеткәнем бар иде. Ә чынлыкта, алар икесе дә хаклы. Көндәлек гадәти халәттә Туфан бик гади киенә, ул таушалган джинсы чалбар белән чәчәкле-чуклы күлмәк киеп, башына ковбой
РАЗИЛ ВӘЛИЕВ
115
белән өч мәртәбә «Исәнмесез!»не тәкрарласа, димәк, ул ниндидер илаһи зат — хатын- кыз заты белән сөйләшә дигәнне аңлата.
Хәләл җефете Нәҗибә ханым белән Туфан мөнәсәбәте хакында аерым бер фәлсәфи трактат язарлык. Үзара аралашканда, әңгәмә корганда, Туфан Нәҗибә ханымга карата шактый кырыс булып та күренергә мөмкин. Ә инде кемдер Нәҗибә апага катырак кагылып, аны кыерсыта башласа, Туфан кинәт кенә нәсел-нәсәбен саклаучы җәнлек-җанвар затына әверелә. Шуңа күрә дә Нәҗибә ханым һәрчак мәгърур, горур кыяфәтле, шуңа күрә дә ул җиргә аягын нык басып йөри, шуңа күрә дә ул сәхнә тутырып рәхәтләнеп иҗат итә.
Еш кына безгә Туфан белән төрле мәҗлесләрдә бергә булырга туры килә. Аны һәркем белә, һәр җирдә аны колач җәеп каршы алалар. Ул теләсә кайда теләсә кем белән уртак тел таба ала. Туфан һәр кешенең күңел түренә юл таба белә, чөнки ул аңа гади әңгәмәдәш дип кенә түгел, ә булачак, язылачак әсәренең фарази бер герое, үз туганы итеп карый сыман.
Шунысы гаҗәп: мәҗлес өстәле янына килеп утыруга, ул, уңга-сулга карамыйча, бар дөньясын онытып ашарга тотына. Шулай бераз тамак ялгап алгач, өстәлдән башын күтәреп, ярамас эш эшләгән малай сыман оялып кына, тирә-юньгә күз сала. Мәҗлес әле башланмаган, кунаклар утырышып та бетмәгән, ә Туфанның инде тамагы яртылаш туеп та өлгергән. Теләсә кайсы мәҗлеснең язылмаган кануннарын бозу булса да, мин аның бу гадәтен аңлап, эчтән генә үземчә аклап утырам. Чөнки Туфан буынының (шулай ук өлешчә безнең буынның да) тамак туйганчы ашарга зар-интизар булып, ачлы-туклы узган балачак һәм яшьлек елларын бик яхшы беләм. Ул елларда без, итагать саклауны онытып, алга куелган барлы-юклы ризыкны тизрәк ашап калырга, ач корсакны тизрәк тутырырга тырыша идек. «Чир китә, гадәт кала», — дип юкка гына әйтмиләрдер инде халыкта.
Ашыгу гадәте тора-бара аның бөтен яшәү рәвешенә әверелгән кебек тоела миңа. Ул ашыгып ашый, ашыгып эшли, ашыгып иҗат итә, ашыгып яши. Балачактагы барлы-юклы саран ризык кебек, кеше гомеренең дә бик исәпле булуын, санаулы еллардан гына торуын яши-яши бик яхшы төшенгән Туфан. Төрле дәрәҗәдәге җыелышларда, хәтта Дәүләт Советы сессияләрендә дә, һич көтмәгәндә, залдан кинәт кенә кычкырып-кычкырып куюы да әйтәсе фикеренең нәкъ менә шушы мизгелдә кирәк булуын, вакыт кадерен, вакыт мәгънәсен аңлаудан, кыскасы, ашыгып яшәүдән киләдер, ахрысы.
Аның беренче карауга сәер булып тоелган бик күп гадәтләрен мин еллар үткән саен үземчә шәрехләп, үземчә аңларга тырыша идем. Финляндиягә Хельсинки каласына Конгресска баргач, бөтен юлдашлар кибетләрдән кием-салым, төрле сувенирлар эзләп йөргәндә, олпат язучы Туфан Миңнуллинның утын яра торган балта сатып алуын күреп, һәммәбез дә аптырашта калган идек. Ә киләсе сәяхәтебездә аның бөтен Берлин каласын бетереп чылбырлы кесә сәгате эзләве дә сәер тоелды безгә. Ныклап уйласаң, ул күпләр кебек бүгенге көн белән генә яшәми, ә шулай итеп балачакта эшли алмаган эшләрен бүген эшләргә, балачак өметләрен, балачак хыялларын бүген булса да тормышка ашырырга ашыга икән ләбаса.
Депутат Туфан
Безнең җәмгыятьтә иң нык сүгелгән, иң күп каһәрләнгән кеше кем дисәгез, ул депутат булыр. Ни өчен шулай бу? Чөнки депутат — халык күзенә иң еш чалынучы зат. Аны көн саен диярлек телевизордан күрсәтеп торалар, аны сайлаучылар белән очрашуларга чакыралар, ул безнең тормышыбызны җайга салырга тиешле законнар кабул итә, халык аны «үзем сайладым, шуңа күрә аннан таләп итәргә хакым бар» дип уйлый. (Мәшһүр Тарас Бульба әйтмешли, «үзем тудырдым, үзем үтерәм» була инде бу.) Ә президентлар, премьер-министрлар ерак, аларга буй җитәрлек, сүз үтәрлек түгел. Министрларны халык бары тик өстәгеләрнең әмерләрен үтәүче, кушканны эшләүче дип кенә кабул итә. Шуңа күрә кемгә буе җитә — шуңа кизәнә, кем аны тыңлый, сүзен шуңа сөйли инде халык, моның өчен үпкәләргә ярамый. Ә чынлыкта Рәсәй дигән илдә дәүләт белән халык сайлаган депутатлар түгел, ә президентлар, хөкүмәт идарә итә. Депутатлар закон чыгара, димәк, өстәл әзерләп, ашъяулык җәеп куя, ә өстәлгә ризыкны әлеге дә баягы президент һәм хөкүмәт әһелләре китерергә тиеш була. Ә халык табында булганы өчен хөкүмәткә рәхмәт әйтә, булмаганын әлеге дә баягы депутатлардан таптыра.
Туфан Миңнуллин заманында шәһәр Советына да, СССР Югары Советына да депутат
РАЗИЛ ВӘЛИЕВ
булып сайланды, инде менә унбиш елдан артык Дәүләт Советы депутаты. Законнар кабул иткәндә, Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда битараф булган, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы юктыр аның. Парламентта чыгыш ясыйсы булсам, мин үзем, гадәттә, алдан әзерләнеп, чыгышымның һич югы тезисларын язып куям. Ә ул сессия барган чакта сикереп тора да үзенә ошамаган законны берничә минутта сүтеп ташлый, үз фикерен, тәкъдимен тавышка куйдырта һәм еш кына яклаучыларын да таба. Мин: «Ничек болай законны кат-кат укымыйча, әзерләнмичә генә шулай нигезле, саллы чыгыш ясый аласың син?» — дигәч, ул чалара башлаган мыегы астыннан елмаеп кына куя. Үзе әйтмәсә дә, аңлыйм, ул бит мондый чыгышларга бер-ике көн эчендә генә түгел, инде гомере буе әзерләнгән; күңел сизгерлеге, язучы күрәзәлеге, депутатлык тәҗрибәсе аны теләсә кайсы вакытта халык мәнфәгатен якларлык дәрәҗәгә җиткергән.
Дәүләт Советында халык борчуы белән борчылучы, милләт кайгысын кайгыртучы иң фидакарь депутатларның берсе Туфан Миңнуллин икәнен барыбыз да күреп- белеп торабыз. Әмма иң күп тәнкыйть сүзе ишетүче, төрле югары органнарга өстеннән иң күп шикаятьләр язылучы депутат та шул ук Туфан Миңнуллин... Кызык бит: берәүләр еллар буе авыз ачып сүз әйтмичә, бер генә игелекле гамәл дә кылмыйча сессияләрдә оеп утыра, аларга сүз әйтүче юк, аларны тәнкыйть итүче дә күренми. Көне-төне милләт мәнфәгатен кайгыртып та, кемнәрдер синнән булмаган гаепне эзләп, өстеңә бертуктаусыз пычрак атып торганда, тешне кысып түзү өчен зур түземлек һәм егетлек кирәктер. «Алмалы алмагачны гына шулай селкетәләр» дип, үз-үзеңне юатырга гына кала инде андый чакта.
Соңгы 15-20 ел эчендә депутат Туфан Миңнуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән эшләнгән эшләрне саный китсәм, язмам бик озынга сузылыр. Шуларның берсен генә атыйм... 2002 елда, Республикабыз Конституциясенең яңа редакциясен әзерләгәндә, Туфан ага Төп Законга бер маддә өстәргә тәкъдим итте. Белгәнебезчә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Россия төбәкләрендәге милләттәшләребезгә балаларын татар мәктәбендә укыту, туган телләрен, гореф- гадәтләрен саклау, кыскасы, чын милли тормыш белән яшәү елдан-ел кыенлаша бара. Туфан ага тәкъдим иткән әлеге маддә нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде. Бик озак бәхәсләр һәм фикер алышулардан соң, ул, ниһаять, 14 нче маддә булып, Конституциябездә урын алды. Анда: «Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятләрен үстерүдә, туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә», — дип язылган иде. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплау, бердәм милләт итеп яшәтү һәм саклау өчен үтә дә кирәкле маддә иде бу. Соңрак «Россия хөкүмәте белән берлектә» дигән сүзләр өстәлеп, әлеге статья Татарстан һәм Россия арасындагы вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә дә урын алды, һәм ул федераль закон белән расланды.
Еш кына «Язучының төп эше — иҗат, ул үз талантын депутатлык яисә башка җәмәгать эшләренә сарыф итмәскә тиеш» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мондый кинаяләргә бөек Тукай инде моннан йөз ел элек бик ачык итеп җавап биргән. Чыннан да, әгәр бүген Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек милләтпәрвәр язучы-депутатларыбыз булмаса, туган телебезне, милли мәктәпләребезне, милли матбугатыбызны, милли мәдәниятебезне, динебезне яклап кем сүз әйтер иде икән?! Дөрес, эшләнәсе эшләр бихисап, әмма эшләнгәннәрен дә күреп, игелекле гамәл кылучыларга вакытында рәхмәтле була белү дә кирәк.
ТУФРАКТАН ЯРАЛГАН ТУФАН
117
Юлчы Туфан
Туфан Миңнуллинның беркайчан да самолётта очмавы, бары җир өстеннән йөри торган транспортта хәрәкәт итүе хакында бер тапкыр язган идем инде. Чыннан да, ул үзенең бөтен яшәү рәвеше белән Җир кешесе, аның язган әсәрләре дә Җир кешесе хакында, үзе дә бөтен килеш-килбәте белән коеп куйган авыл баласы.
Ел саен яз җитүгә, аның, Казандагы бөтен эшләрен ташлап, туган авылы Мәрәтхуҗага бәрәңге утыртырга кайтуын сөйләгәч, баштарак миңа ышанмаганнар иде. Мәскәүләрдә яшәп югары белем алган, инде ярты гасырдан артык Казан каласында гомер иткән мәшһүр драматург, депутат, илкүләм танылган шәхес үз куллары белән бәрәңге утыртып йөрсен, имеш. Нигә кирәк аңа бәрәңге? Теләсә, вагоны белән сатып алырга хәленнән килә, сораса, дуслары машинасы белән китереп аудара ала. Юк шул, Туфанга, тамыры җиргә береккән авыл малаена, үзе утырткан, үзе үстергән бәрәңге тәмлерәк. «Мин буш яткан җирне кызганам, җир дә безнең кебек эшләргә, уңыш китереп яшәргә тиеш», — ди ул... Инде ничә гасыр буе галимнәр кешенең маймылдан килеп чыгуын исбатларга тырыша. Кем ничектер, белмим, ә Туфан нәселе, Туфан кавеме, һичшиксез, җирдән, туфрактан яралган булырга тиеш.
Самолётта очмаса да, шактый ерак сәяхәтләргә чыгарга туры килде безгә аның белән. Иң беренче сәяхәтебез, атлы арбага утырып, Азнакайдан Кама Тамагына, дөресрәге, Мәрәтхуҗага кадәр кайту булды. Ракеталы, самолётлы, машиналы заманда тагын кемнәрнең ярты Татарстанны ат койрыгына карап гизгәне бардыр, белмим, әмма бу мәгънәле һәм маҗаралы сәяхәт язучы Марсель Галиев белән миңа гомер буе сөйләрлек истәлек булып калды.
Кайберәүләр юл йөрүне бушка узган вакытка саный, тизрәк барып яисә кайтып җитәм дә чынлап торып яши башлыйм дип уйлый. Ә Туфан өчен юл гизү дә тормыш, ул юлда да бушка вакыт уздырмый, киресенчә, сәяхәттә тагын да дәртләнебрәк яши башлый. Аның юл капчыгында яшәү өчен бөтен нәрсә дә була: барып җиткәнче юлдашлары белән бергә тукланырлык төрледән-төрле ризык, ипи кисәргә пычак-пәке, чәй эчәргә кружка, хәтта күкрәк кесәсенә сыя торган яссы шешәсен дә онытмый. Ул һәр тукталышта, төшеп, тирә-юньне күзәтә, кешеләрдән нидер сораша. Поезд кузгалгач, купега кереп, өстәл янына утыра да куен дәфтәренә нидер теркәп куя. Ул юлда да ашкынып яши, юлда да дәртләнеп иҗат итә.
Берлинга килеп төшү белән, Туфан безне кибет карарга алып китте. «Ресторанда болай да әйбәт ашаталар, ашамлык кибетендә нәрсә алырга ниятли тагын?» — дисәм, аның нияте бөтенләй башкада икән. Ипинең бәясе күпме, ит-сөт-каймак кыйммәтме икәнне белешә Туфан, андагы бәяләрне безнеке белән чагыштыра. Аңа монда бөтен нәрсә яңа, бөтен нәрсә кызык. Ул таныш булмаган дөньяны балаларча кызыксынып күзәтә, аңа олыларча бәя бирә, язучы буларак һәр күргәнен күңеленә теркәп бара.
Австриянең Линц шәһәренә Бөтендөнья язучылар корылтаена баргач, ул безне шәһәр базарына ияртеп китте. Моңа кадәр дә аның «халык ничек яшәгәнне беләсең килсә, аның базарын кара», дип әйткәне бар иде. Бу юлы да бәя сорашып, чагыштырып кына йөрер, дип уйлый-уйлый барганда, моның күзе кабак сатучы рәткә төште. Соңгы елларда Туфан агайга «кабак җене» кагылганны белгәнгә күрә, минем моңа әллә ни исем китмәде. Әмма ым-ишарәләр белән аңлатырга тырыша-тырыша, татарча-русча-алманчаны бергә бутап, сатучыдан кабак төше соравын ишеткәч, мин дә колакны шомрайттым. «Бакчамда әллә ничә төрле кабак үсә, ә мондые юк, — дип, сабыйларча еламсырап әйтеп куйды ул безгә. — Кабагы белән алсаң, күтәреп кайтуы авыр, ә бу немец төшен генә бирми». Билгеле, әлеге хикмәтле кабакны бөтенләе белән сатып алып, эчендәге орлыкларын гына да алып кайтырга мөмкин иде. Тик Туфан агай андыйлардан түгел, ризыкны, малны әрәм- шәрәм итү аның өчен гөнаһ санала. Ул, гомумән, акча саный белә торган кеше. Беренче һөнәре бухгалтер булгангамы, аның маңгай тире белән тапкан һәр тиене- сумы санаулы. Әмма кайчакларда, тугарылып китеп, чиктән тыш юмартланган 118
РАЗИЛ ВӘЛИЕВ
чаклары да була Туфанның... Ә немец базарында без барыбер үзебезнекен иттек, мең хәйлә белән теге кабак орлыгын юнәтеп, Казанга хәтле алып кайттык. Хәзер инде тизрәк көз җиткәнен, Австрия кабагының Туфан бакчасында уңыш биргәнен көтәбез.
Төзүче Туфан
Заманында Туфанның туган авылы Мәрәтхуҗа «перспективасыз, ягъни киләчәксез авыллар» исәбенә кертелеп, фани дөнья белән хушлашу хәленә җиткән иде. Туган авылны ничек саклап калырга? Аның өчен нишләргә? Мин нәрсә эшли алам? Шундый уйлар белән гасабиланып йөргән Туфан авылга иң элек юл салырга кирәк дигән карарга килә. Мең мәшәкатьләр белән юл салынгач, мәчет-мәктәпкә дә чират җитә. Менә миннән үрнәк алыгыз дигәндәй, шыгырдап торган нараттан төп нигезләренә йорт та салып куя. Аннан күреп, булдыклырак авыл агайлары да каралты-кураларын яңарта башлыйлар. Шулай итеп, авылга әкренләп төс куна, җан керә.
Төзүчелек дәрте Туфанга шул көннәрдә иңгәндерме, белмим, үзем шаһит булган 30-40 ел дәверендә мин аның нәрсәдер кормыйча, нәрсәдер төземичә торган чагын хәтерләмим. Шушы чорда гына ул, эреле-ваклы дачаларын-йортларын бергә исәпләгәндә, үзенә биш тапкыр нигез корды. Берсен төзеп бетергәч, анысын кемгәдер тапшырып, икенчесенә тотынды. Тора-бара масштаблары зурая барып, туган районындагы атаклы Олы Салтык авылында хан сараедай мәктәп салдырды, аны җиһазлауны да өлешчә үз өстенә алды. Кама Тамагындагы район китапханәсе, музей һәм китап кибете урнашкан мәһабәт бина да аның тырышлыгы белән җиткерелде. Кәрим Тинчурин театрын ремонтлауда, Татар яшьләр театрына җылылык кертүдә, Язучылар берлеге бинасын төзекләндерүдә, Тәтеш татар гимназиясен торгызуда, Казандагы 12 нче кызлар гимназиясенә яңа бина коруда да турыдан-туры депутат һәм язучы Туфан Миңнуллинның катнашы бар. Ә бүген ул Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге татар театрларына яңа биналар төзү хәстәрен күреп йөри. Кемнәрдер борынгы һәйкәлләребезне, халкыбызның изге хатирәләрен, аның әхлак нигезләрен җимерү, таркату белән шөгыльләнгәндә, Туфан, алны-ялны белмичә, төзи дә төзи. Язучы белән төзүче һөнәренең бер-берсенә охшаш булуын ул инде бездән әллә кайчан алданрак аңлагандыр кебек.
Бу язмамда мин Туфан Миңнуллинның биниһая бай иҗат дөньясына кагылмаска, аның исәпсез-сансыз әсәрләре хакында сүз алып бармаска тырыштым. Чөнки аның иҗаты барыбызның да күз алдында, аның пьесалары барча татар театрларында гөрләп бара. Халкыбыз инде язучы, драматург Туфан Миңнуллинга күптән үзенең лаеклы бәясен бирде, «Туфан» исемен күңел түрендәге иң кадерле урынга салып куйды.
Бу юлы мин өлкән мәсләктәшем Туфан Миңнуллинның күземә чалынган кайбер гадәтләрен, яшәү рәвешен генә бераз тасвирлап, шәрехләп үтәргә, аның Гамәл дәфтәрен актарып карарга ният кылдым. Мәгънәле һәм бәрәкәтле гомеренең — язмыш юлының яртысыннан артыгына шаһит кеше буларак, аларны үзем күргәнчә, үзем аңлаганча укучыларга җиткерергә җөрьәт иттем. Ә аның иң тулы язмыш юлы, тәрҗемәи хәле — иҗат иткән әсәрләрендә. «Язу» белән «язмыш» сүзләре юкка гына бер тамырдан түгелдер инде.
Разил ВӘЛИЕВ,
Татарстанның халык шагыйре.
2010 ел.