Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУФАН КҮЗЛЕГЕ

Кайда икән ул мине гомере буе озатып килгән, мең катлы кыллардан эшләнгән серле күзлек ? Гаҗәп, күз алдымнан югалганына байтак вакыт узса да, күңелне үтәләй кисеп, радиоалгыч дулкыннары кебек нурлары белән бәреп уй-хисләр- не, хатирәләрне, узган гомер юлларын искәртеп сагындырып тора ул. Гомеремнең бер матур мизгелендә, мин ул күзлекне беренче тапкыр күргәч, гаҗәеп бер могҗизаи көч белән очрашканымны сиздем. Ниндидер төпсез күзлек. Күзлекнең төбе юк: иге-чиге булмаган ком далалары, башыңны күтәреп өскә карасаң да, биеклеге күренмәгән таулар, үтеп чыга алмаслык кара урманнар.
Туфан ага шул күзлекне кулъяулыгы белән сөртергә дип салгач, мин аның нәни баланыкыдай күзләрен күреп гаҗәпләнгән идем.
Ул күзлек мине яшәешем буена озата килде, нәрсә эшләргә алынсам да, иҗаттамы, тормыш-көнкүрештәме, яраган-ярамаган эшләрне читтән үзенең дулкыннары белән төзәтә торды, күзләде, ул күзләрдән мин һәрвакыт яшәешнең хакыйкате барлыгын, шуңа буйсынып яшәргә кирәклеген аңладым.
Күзлек мине яшәештә сизгер-сак яшәргә өндәде. Мин күзлек белән очрашкан саен тормышның катлы-катлы проблемаларын, дөньяның бөтен галәмәтен күргән кебек була идем. Анда — кайгы, анда — сагыш, ил язмышы, халык язмышы, иксез-чиксез иҗат җимешләре. Ул күзлек трибуналарга менеп, җәмгыятьне, кешеләрне үзенә әсир итә, гипнозлый, яшәешнең уңай нурларын сибә. Ул күзлек газета-журналларда, радио-телевидениеләрдә тапкыр чыгышлар сөйли, дөньяны матур итеп күреп, пьесалар, хикәятләр иҗат итә. Күзлек театрларга үтеп кереп, матур спектакльләр барлыкка китерә, адәм балаларының рухын күтәрә, театрларны үзеннән туган балалары кебек күзләп, хәстәрләп, тора. Ул күзлек космик киңлекләрдә асылынып тора, усаллана, җырлый, елый, уйный, күз яшьләре белән көлдерә. Күпләргә ул күзлек ошый, күпләргә ошамый. Ләкин күзлек барыбер үзенең көчле нурлары белән кешеләрне табигый юлдан барырга өнди, ярамаган юлны кисәтә.
Дөрестән дә, кайда икән ул күзлек, хәзер дә бик күрәсе килә, ятимлекне азга гына булса да оныттырып, сагынганны бастырып торыр иде ул...


Рөстәм ГАЛИЕВ,
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама
Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры