ТЕАТР ДИП ЯШӘДЕ...
Режиссёр буларак беренче мөстәкыйль эшем 1976 елда Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» пьесасы буенча Актаныш халык театрында куелган спектакль булды. Алай гына да түгел, премьерага бер атна калды дигәндә, төп герой Әхтәм ролен башкаручы энем Илфак Ибраһимовны Совет Армиясенә хезмәткә алдылар. Тиз арада Әхтәмне миңа уйнарга туры килде. Спектакльне ни дәрәҗәдә «бозганмындыр», әмма калган «Әхтәмнең» үзсүзлелеге, үз дөреслеге, беркемгә дә буйсынмас холкы миңа — булачак режиссёрга ярап куйды тагын. Ни кызганыч, спектакльне карарга Туфан абыйның үзен Актанышка чакырырга җөрьәт итә алмадык ул чакта...
1983 ел. Чаллы шәһәрендә Энергетик мәдәният сарае каршында эшләп килгән Халык театрында, Чаллыда эшләвемнең икенче елында, Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» пьесасын сәхнәләштердем. Спектакль тамашачылар тарафыннан да, театр җәмәгатьчелеге тарафыннан да (ул вакытларда Халык театрларына профессионаллар да хәерхаһлы яшәделәр) югары бәяләнде... Энергетик мәдәният сарае каршындагы Халык театрының безнең куелышта К.Тинчуринның «Американ», Т. Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектакльләрен караган, күргән, югары бәя биргән Празат Исәнбәт, Минзәлә театрында эшли башлагач та, миңа һәрдаим: «Чаллыдагы Халык театрыгыз профессиональ коллектив булып эшләп китә ала иде бит», — дип гел искә төшереп тора иде. Боларны ни өчен язам, чөнки без татарның артык тыйнаклыгы әле һаман драматург Туфан Миңнуллин белән очрашудан тоткарлап тора...
2007 ел. Ниһаять, Туфан абыйга Чаллы Татар дәүләт драма театрында куелган «Саташу» спектакленең премьерасын күрсәтү бәхетенә ирешелде без фәкыйрегезгә. Чаллы телевидениесе фондында спектакльдән соң Туфан абый белән булган сөйләшү саклана. Менә ниләр сөйләгән иде анда Туфан абый: «Спектакль карарга мин бераз сагаебрак килгән идем. Чөнки ул бик катлаулы әйбер, мин аны бик озак уйланулардан соң яздым, ничек кабул итәрләр, ничек куярлар дип. Минем бөтен көткәннәремнән дә артык спектакль карадым. Заманында «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле белән Дамира Кузаева шаккатырган иде, менә бүген дә Чаллы театры үзен бу спектакль белән чын мәгънәсендә югары профессиональ театр икәнен күрсәтте. Шуңа күрә мин бик шат — шушындый катлаулы рольләрне, кешедән темперамент һәм үз күңеленең бөтен нечкә җирләре белән уйнарга таләп ителгән пьесада алар нәкъ мин көткәннәрне күрсәттеләр . Драматургның әсәре берничә шәхес җимеше — анда режиссёр , артистлар, анда композитор, рәссам да бар. Шуңа мин кабатлап әйтәм, театр бүген миңа һәм үзенә бик зур бүләк ясады».
...Күңелемнән Туфан абый белән булган очрашуларны барлыйм. Менә тагын берсе.
Түбән Камадан Рөстәм Галиев шалтырата. «Без хәзер Туфан абый белән Чаллыга, синең янга киләбез!» Дүрт-биш минут та үтми, көлә-көлә, минем эш бүлмәсенә килеп тә керделәр. «Каушама-каушама, безгә бернинди әзерлек тә кирәкми, без ял итәргә килдек! Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле. Эчемлекләр кирәкми! Әмма чәйсез булмас.
Туфан абый Түбән Камада да, Чаллы шәһәрендә дә театрларның иҗади эшләрен күзәтеп, уңышларына сөенеп, җитешмәгән якларына көенеп яшәде. Бу ике шәһәрдә дә театрлар өчен махсус биналар булмауга рәнҗеп яшәде . Бакый дөньяга күчәргә берничә көн калыр алдыннан да, Дәүләт Советы сессиясендә, бары тик Чаллы һәм Түбән Кама театрларына тиз көннәрдә, кичекмәстән махсус театр биналары салу хәстәренә керешергә кирәклегенә басым ясый-ясый, ачынып сөйләде. Урыны җәннәттә булсын!
Фаил ИБРАЬИМОВ,
Чаллы Татар дәүләт драма
театрының баш режиссёры